ЭХ, ГАТА, ГАТА!
Мин үземнең ерак туганым Мөгъсумов Гата квартирында утыра идем. Квартир әйбәт, мебель дә шәп: кайчандыр Ригадан китерелгән. Гатаның эш урыны да гүзәл: ни дисәң дә зур бүлек башлыгының икенче ярдәмчесе. Кунакта булгач, кунак буласың инде: өстәлдә әрмән коньягы, башкорт балы. Моңа өстәмә — грузин чәе. Шулай итеп утыра торгач, сүз Гатаның башлыгы, дөресрәге, аның идарә җитәкчесе Фәттахов Иркен турында башланып китте. — Туганым! — диде Гата, гадәттәгечә бер кү зен кыса төшеп.— Беләсеңме, туганым? Фәттахов алтын кеше ул. Менә мине генә ал: Фәттахов өчен үләргә дә риза мин. Риза, билләһи, риза! Әй кеше дә инде безнең Фәттахов. Мактанып әйтмим: мин аның туган көнендә өендә булганым бар. Сый, сый! Тик карының гына чыдасын: кара икра... симез күркә... тутырма тавык... Кыскасы: җаның ни тели — өстәл шыгрым тулы. Ә балык, балык дигәнең? Стерля... Осетра... теләсәң, тот та буа бу! Әмма эш башлыкта гынамени? «Иләгенә күрә чиләге, өенә күрә өйрәсе»,— дигәннәр картлар. Фәттахов үзе акыл иясе, абруйлы кеше. Талант Фәттахов, талант инде. Җитмәсә — гади. Әй гади дә инде! Әйтерсең якын туганың. Фәттаховның дуслары да бик гади. Алар белән бергә утыру үзе зур бәхет. Менә күрерсең: Фәттахов тагын күтәреләчәк. Обязательно! Чөнки ул талант һәм әйбәт кеше. Туктале, мин аңа хәзер үк шалтыратыймчы. Бүген ял итәбез ич: әгәр дачага китмәгән булса, өйдәдер, бәлки. Мәгьсумов урыныннан торды да Фәттаховның квартирына шалтыратты : — Иркен абый? Хәерле көн, Иркен абый! Мәгьсумов Гата әле бу... Рәхмәт, зур рәхмәт, Иркен абый! Сезгә дә шундый теләкләр, Иркен абый... Булды, эшләдек, Иркен абый... Иркен абый! Тагын да берәр поручение юкмы? Ярый, ярый, рәхмәт, Иркен абый... Ярый хуш, хуш, Иркен абый... Сүз бетте, Гата рәхәтләнеп авызын ерды һәм учларын уа-уа, янә өстәл каршына килеп утырды. — Беләсеңме син? — диде ул, кинәт җитди төс алып.— Беләсеңме син? Фәттаховны кайсыбер бәндәләр эштә яратмыйлар бит. Әйе, яратмыйлар! һаман бер балык башы: «Борын күтәрә, хезмәткәрләр гозеренә колак салырга теләми»,— янәсе... Вакыт тик тормый. Тизлек заманы бит. Минут-секундлар гына түгел, атналар үтеп киткәне дә тоелмый кайчак. Менә соңгы көннәрдә минем өчен дә нәкъ шулай булды. Нәтиҗәдә мин үземнең ерак туганым Мәгъсумов белән янә бер тапкыр дүрт айдан соң гына күрешә алдым. Очрашу Мәгъсумовның эшендә булды. , — Я, хәлләрең ничек, Гата? — дип сорадым мин.— Эшеңдә тынычлыкмы? Башлыгың Фәттахов белән еш очрашасыңмы? — Юк! — диде Гата, чыраен сытып.— Бездән кудылар аны. Юньсез адәм булып чыкты ул. Әйе, мәгънәсез. Мине берәр яхшырак эшкә күчерергә дә кулыннан килмәде аның. Надан иде ул. Түрә!.. Эш урыныннан файдаланырга ярата иде, төлке. Хәзер берәүгә дә кирәкми инде. Йөрсен инде менә, акылсыз шәхес булып? Гата өстәл тартмасын ачып, папирос алды һәм, бераз дәшми утыргач, үзенең яңа башлыгын мактый башлады: — Вәт кеше ичмаса! Кара син аны, ә? Килгән көнне үк коллектив белән танышып чыкты. Үзе яшь, шулай да кешенең йөрәген аңлый белә торган җитәкче. Элек тә шәп урында эшләгән икән. Бер көнне миңа, совещаниедә утырган чакта, елмаеп-елмаеп карап куйды. Әйбәт, бик әйбәт, бик шәп кеше!.. Гата тынды. Мин уйга калдым: «Эх... Гата, Гата!»