Дуслар иҗаты
Бердах, каракалпак шагыйре Бердах (чын исеме — Бердимурат. Каргабай угылы)—каракалпак халкының классик шагыйре, каракалпак язма әдәбиятына нигез салучы Ул моннан 150 ел элек Арал диңгезе буенда балыкчы семьясында туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала. соңрак мәдрәсәгә керә. Ләкин. тормыш шартлары авыр булу сл- бәпле. мәдрәсәне тәмамлый алмый. Шулай да ул. үзлегеннән күп укыганга күрә, заманының укымышлы кешеләреннән берсе булып таныла. Бердах күп я • ан һ. • м и. 97 Кем әйтер? Атасыннан яман туса, Аны яхшы дип кем әйтер? Акылсыз һәм надан булса, Аны галим дип кем әйтер? Адәмне адәм димәсә, Азамат кадрен белмәсә, Елаганнарны күрмәсә, Аны гадел дип кем әйтер? Явыз гөнаһсын белмәсә, Белеп, дарына элмәсә, һәммәне бердәй күрмәсә, Аны патша дип кем әйтер? Елаганны юатмаса, Эшне уңайга тартмаса, Ил татыганны татымаса, Аны солтан дип кем әйтер? Хак-нахакны белешмәсә, Гаделсез хөкем эшләсә, Төйнәлгән эшне чишмәсә, Аны казый дип кем әйтер? Гарипкә нәзер салмаса, Фәкыйрьгә файда кылмаса, Өзекне ялгый алмаса, Аны бай ул дип кем әйтер? Муйнына пута 1 салмаса, Нәфесен тыя алмаса, Сүзендә мәгънә булмаса, Аны суфи дип кем әйтер? Кара суны тондырмаса, Кара ташны сындырмаса, Чүлгә авыллар кормаса, Аны башчы2 дип кем әйтер? Сүзендә хикмәт булмаса, Чишмәдәй агып тормаса, Теленнән баллар таммаса, Аны чәчән дип кем әйтер? Эзләдем Заманга соң нәрсә булды, Былбыл урынын козгын алды. Дөньяга хәтерем калды, Фикердәшем эзләдем мин. 1 Пута — бу очраКта муен яулыгы, шарф. ’ Башчы — бу урында юлбашчы. Еракта туган-кардәшем, Ни кайгыга төште башым. Батыр егет булса янда, Дөреслекне эзләр идем. Арбаның ике тәртәсе, Минем ыру ике җәпле. Йөрәге арыслан затлы Халык улын эзләдем мин. Ак сөт имгәнмен анадан, Үзем бәхетсез саналмыйм. Ач өчен көеп-янамын, Аңа хак юл эзләдем мин. Юлыннан адашып калган, Кайгысыннан гаҗиз булган Ярлыгарипне яклаган Шәфкатьлене эзләдем мин. Әгәр тапсам чараларын, Үзгәртер идем түрләрне ’, Гөлчәчәк итеп җирләрне, Рәхмәт сүзен эзләр идем. Кадими китаптан качтым, Нәвоидән акыл җыйдым, Фозули җырга өйрәтте, Остазларны эзләдем мин. Бердимурат хакның колы. Сахрада үскән былбылы. Кайда гына сайрасам да, Халкым юлын эзләдем мин. Салым Былтыргыдан быел яман, Парә-парә килде заман, Ярлы халык исән калмас, Бигрәк зурдан килде салым. Минем ярый ишәгем бар, Сатып түләрмен бер базар, Ярлы күршем, ач Ерназар, Ничек түләр ул салымын. Ул фәкыйрьнең һичние юк, Ач карыннан башкасы юк, Сатарга бер тавыгы юк, Аптыратты аны салым. Өендә ач балалары, Иртәдән ач карыннары, Түр — бу урында идара. власть күздв тотыла. Күзләрдән акты яшьләре, Ай-яй, кыен булды салым. Байбәтчәләр, ишан, мулла... — Аларга салым нигә юк? Күздән яшьләр кибәрме бер, Килерме бу көткән хаклык? Яшь киленгә Кашың кара, билең нәзек, Уң кулыңда якут йөзек, Буй-сыныңны бүген күрдем, Бигрәк чибәрсең син, сеңлем. Чәчең кара, йөзең ап-ак, Озын керфек, авызың уймак, Матур борын, нечкә бармак, Килбәт ягың килгән, сеңлем. Йөзең балкый якты айдай, Туган анаң синең кандай, Сүзең ширин, телең балдай. Пәри заттан артык, килен. Күренеп тора акыл-уең, Тал чыбыктай зифа буең. «Алдым-бирдем» — туең ясап, Тиң түгелгә биргәннәр бит. Атаң шул синең мал сөяр, Зур кәрванга калым төяр. Искелекләр җиңә килер, Бәхтең шулай булды, сеңлем. Хурлык, газап булыр көнең, Елау белән үтәр төнең, Иркен сулап өнең чыкмас, Авыр тормыш килде, сеңлем. Шул яшеңнән башың иеп, Тоткында син калма торып, Бу йортның тиз ишеген яп, Бирешмә, сеңлем, тиңең тап.