Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ИҖАДИ ДУСЛЫК Татарстан китап нәшрияты белән КамАЗ арасындагы иҗади дуслык күптәннән яшәп килә. КамАЗ төзелә башлагач ук нәшриятта Кама буендагы бөек төзелешкә багышланган очерклар, мәкаләләр, репортажлар тупланган җыентыклар дөнья күрде. Китап чыгаручылар хәзер дә КамАЗга игътибарны киметмиләр. «КамАЗ китапханәсе» сериясендә алдынгылар тәҗрибәсе, камазлыларнын данлы хезмәт традицияләре турында ел саен китаплар чыгарыла. Нәшрият белән КамАЗ арасында урнашкан иҗади дуслыкны тагын да ныгыту максатыннан, июль аенда нәшрият директоры Г. Шәрәфетдннов җитәкчелегендәге делегация Чаллы шәһәре. Түбән Кама ГЭСы төзелеше объектларында һәм КамАЗ берләшмәсе заводларында булды. Нәшриятның баш редактор урынбасары. РСФСР- ның атказанган культура работнигы Н. Габитов. масса-политик әдәбият редакциясе мөдире И. Низамов. матур әдәбият редакциясе мөдире, Тукай премиясе лауреаты шагыйрь III. Галиев. «Казан утлары» журналының баш редактор урынбасары, язучы һәм шагыйрь Ә. Баянов, нәшрият редакторлары С. Сибгатуллина, В. Белокопытов. М. Зарецкий, шагыйрьләр Г. Зәйнашева, Н. Беляев, җырчы М. Галиев, гармунчы К. Нигъмәтҗанов иптәшләр ике группага бүленеп, КамАЗ берләшмәсе заводларында, тулай торакларда, китапханәләрдә эшчеләр, китап сөючеләр белән очраштылар, үзләренең иҗат планнары белән уртаклаштылар, әсәрләрен укыдылар. Аннары КамАЗ производство берләшмәсе белән нәшрият иҗади хезмәттәшлеккә договор төзеделәр. КПССның Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре Р. К- Беляев КамАЗ белән Татарстан китап нәшрияты арасында туган иҗади хезмәттәшлеккә олы бәя бирде, аның яна уңышлар китерәчәген әйтте. РЕСПУБЛИКА КУНАКЛАРЫ Казанга француз публицисты. Гомуми хезмәт конфедерациясенең «Ви увриер» атналыгының культура һәм иллюстрацияле яңалыклар бүлеге редакторы Серж Зенон һәм «Юманите Днманш» атналыгы журналисты Мишель Серрьер килде. Алар республикабызның экономик һәм культура тормышы белән таныштылар. Франциядән килгән кунакларны Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Г Батыев кабул итте. ЯЗУЧЫ МАРИЯ ЕЛИЗАРОВАГА 70 ЯШЬ 20 июньдә Татарстан язучыларының Габдулла Тукай исемендәге клубында күренекле язучы, РСФСРның атказанган культура работнигы, А. М. Горький музее директоры Мария Николаевна Елнзаровага 70 яшь тулуга багышланган кичә булып узды. Әдипнең тормышы һәм иҗат юлы турындагы докладны әдәбият галиме Л. Юдкевич сөйләде. Аннары юбилярга КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почет грамотасы тапшырылды. Шәһәребез музейларыннан, илебездәге төрле музейлардан килгән хезмәттәшләре, югары уку йортлары, партия һәм җәмәгать оешмалары, иҗат союзлары. М. Горький исемендәге колхоз һәм башка оешмаларның вәкилләре М. Н. Елнзарованың пролетар язучысы М. Горький иҗатын һәм тормышын өйрәнүдәге, пропагандалаудагы зур хезмәтенә югары бәя бирделәр, кайнар котлау сүзләрен әйтеп, яна иҗат уңышлары теләделәр. ФӘННИ ЭЛЕМТӘЛӘР НЫГЫЙ СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты галимнәре Хельсинки университеты белән якын фәнни элемтәдә торалар Соңгы елларда профессор А. Халиков бу университетта берничә мәртәбә лекцияләр белән чыгыш ясады. Күптән түгел институтның халык иҗаты секторы мөдире, филология фәннәре кандидаты И. Надиров та Хельсинки университетында фәнни командировкада булып кайтты. Ул анда фин әдәбияты һәм фольклоры җәмгыятенең эшчәнлеге белән танышты. халык иҗатын җыю-өнрәнү өлкәсендәге яңалыклар буенча тәҗрибә уртаклашты, татар фольклоры турында лекция укыды. Лекция ике мәсьәләгә — Урта Идел буендагы татарлар белән угро-фин халыклары фольклорын тарихи чагыштырма өйрәнүгә һәм татар совет фольклористикасының хәзерге торышын яктыртуга багышланган иде. И. Надиров университетка «Татар халык иҗаты» исеме астында чыга торган унике томлык фольклор җыйналмасының инде дөнья күргән өч томын бүләк итте. Казан галименең командировкасы вакытында Финляндиядәге Тукай җәмгыяте җитәкчесе Гомәр Таһир Хельсинки һәм Тампере шәһәрләрендә әлеге җәмгыятьнең нке кичәсен оештырды. Кичәнең беренче өлешендә тамашачылар II. Наднровның Г. Тукай иҗатында фольклор чыганакларын яктыртуга багышланган чыгышын тыңладылар. аннан соң «Кырлай» фильмын карадылар. Фильм кичәдә катнашучыларда тирән кызыксыну уятты. Г. Таһир бу фильмны әзерләгән һәм аны Хельсинкига җибәргән культура оешмаларына зур рәхмәт әйтте. КАРАБИХАДА ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ Ярославль шәһәре янындагы Карабиха усадьбамузеенда Некрасовка багышланган Бөтенсоюз шигырь бәйрәме булды. Шигырь бәйрәмендә СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре Алексей Сурков җитәкчелегендәге язучылар делегациясе катнашты Алар арасында 10. Друнина, В. Жуков. М. Лисянскнй, Ю Кузнецов, П Осадчук, Р. Бородулин. А. Атабаев кебек танылган шагыйрьләр бар иде. Шигырь бәйрәмендә Татарстан шагыйрьләре исеменнән шагыйрь Равил Фәйзуллин чыгыш ясады. ГАЛИМНЕҢ УҢЫШЫ В. И. Ленин исемендәге СССР Дәүләт китапханәсе каршындагы махсус гыйльми советта СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, күренекле галим Әбрар Кәрнмуллнн «XX йөз башы татар китабы» дигән темага докторлык диссертациясе яклады. Рәсми оппонентлар һәм диссертацияне яклауда катнашучы күренекле совет галимнәре Ә. Кәрнмуллнн алып барган эзләнүләргә югары бәя бирделәр. КамАЗ КЕШЕЛӘРЕ ТУРЫНДА «Бетми торган очрашу» («Встреча, которая нс кончается») — рус язучысы Анатолий Злобинның «Советская писатель» нәшриятында чыккан китабы шулай дип атала. Анда язучының Чаллыга берничә мәртәбә бару нәтиҗәсендә туган очерклары тупланган. А. Злобин КамАЗны. аның төзү челәреи яхшы белә. Шуңа күрә дә очерклардагы геройларның язмышлары укучыларны дулкынландырырлык, уйландырырлык итеп бирелгән. 1979 ЕЛ КИТАПЛАРЫ Татарстан китап нәшрияты 1979 елга тематик план бастырып чыгарды. Әдәбият сөючеләр киләсе елда татар әдипләренең бик күп яна әсәрләре белән таныша алачаклар. Проза буенча түбәндәге китаплар дөнья күрәчәкӘмирхан Еники. «Юлчы» Хикәяләр. Мирсәй Әмир. «Без бәләкәй чакларда». Авто биографик повестьның беренче китабы. Гариф Ахунов. «Без бит Арча яклары» Документаль повесть; Фатих Хөсни «Очра шулар». Хикәяләр; Әхсән Баянов. «Тау ягы повесте». Повестьлар. Шәүкәт Галнев. «Әз м.ч мәзәк» Мәзәкләр; Мөхәммәт Мәһднев. «Наратлар шаулый». Повестьлар, хикәяләр; Вакыйф Нуруллин. «Аккан су юлын табар» Повестьлар; Гәрәй Рәхим -Көннәр язга авышкач» Повестьлар; Хәсән Сарьян «Бер ананың биш улы». Повесть, Фаил Шәфигул- лнн. «Күзгә карап» Юмористик хикәяләр. Мнргазнян Юныс «Энҗе иләүчел -р». По весть, хикәяләр; Ибраһим Нуруллин «Тукай» ЖЗЛ сериясеннән. Кояш Тимбикова. «Агым уртасында» Повесть; Лнрон Хәми- дуллнн. «Онытылмас сукмаклар». Повесть; Фәнис Яруллин. «Язмышлар язылганда». Повесть; Барлас Камалов. «Канатлы кырмыска» Повесть. Шигърият сөючеләр татар шагыйрьләреннән Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Рәшит Гәрәй. Мәхмүт Хөсәен. Роза Хали- уллина. Салисә Гәрәева. Роберт Мнңнуллнн. Марсель Галнев. Нәҗип Мадьяров. Эдуард Мостафнн, Зиннур Мансуров әсәрләре белән таныша алачак. Шулай ук Дәрдмәнд- нен, Ә. Давыдовның. А. Шамуковның сайланма әсәрләре укучылар кулына барып ирешәчәк. 1979 елда драма жанры белән.кызыксынучыларга Аяз Гыйләҗев «Кар астында кайнар чишмә», Шәриф Хөсәенов «Пьесалар». Габделхәй Сабитов «Чулпан таңны уята». Ш. Зәйни «Гөмбәз асты серләре» исемле яңа китапларын тәкъдим итәләр. Тәнкыйть өлкәсендә Сибгат Хәкимнең «Халык язмышы — шагыйрь язмышы», Хәсән Хәйринең «Язучы һәм тормыш». Рафаэль Мостафинның «Җаваплылык хисе». Шәрәф Әхмәдуллннның «Киләчәкне уйлап» дигән китаплары басылып чыгачак. БЕРЛӘШМӘНЕҢ ЮБИЛЕЕ Леннногорск шәһәрендә чыга торган «Ильич васыятьләре» газетасы редакциясе каршында эшләп килүче «Чишмә» әдәбият- сәнгать берләшмәсенең яши башлавына сентябрь аенда 20 ел тулды. Шул гомер эчендә әдәби берләшмә үсте, ныгыды Заманында яңа гына чыга башлаган «Ильич васыятьләре» газетасы редакциясе каршындагы берннчә генә кешедән торган кечкенә бер оешма иде ул: Кыям Галләмов, Сәгадәт Ибраһимов. Шамил Бнкчурнн. Әнвәр Муснннар Аннары аларга Фуат Насый- буллин, Фәйзи Сәйфетдннов, Әнвәр Шарипов кебек эшче һәм укучы яшьләр килеп кушылды. Ул гына ла түгел, яңа берләшмәгә язучы яшьләр күпләп килә башлады. Җәмит Рәхнмов. Гәрәй Рәхим. Җәүдәт Дәрзаманов. Әсрар Галнев, Мәхмүт Газизов. Альберт Хәсәновлар сафны тулыландырды. Шул елларда берләшмәдә чыныгу алган иптәшләр Шамил Бнкчурнн. Гәрәй Рәхим. Җәмит Рәхнмов һәм Мәхмүт Газизов СССР Язучылар союзына кабул ителде. Сәгадәт Ибраһимов белән Әнвәр Шарипов — филология фәннәре кандидатлары. Инде берләшмәдә чыныгу алган яшьләрдән Рәшит Бәшәров белән Җәүдәт Ләрэама- новларның да икешәр китабы дөнья күрде. «Чишмә» берләшмәсе район һәм шәһәрдәге барлык язучыларны һәм башлап язузетасы битләрендә даими рәвештә әдәби сәхифәләр чыгып килә Бүгенге көндә Разим Вәлнуллии. Наил Гыйләжев. Таһир Шәмсуаров. Илпи ЗәАнетдиноа. Әсрар Галнев. Гөлисә Кәрим*-ва кебек яшьләр берләшмә эшендә актив катнашалар. вид әсәрләр иҗат итү теләге белән янып яшиләр чыларны гына түгел. үзешчән кома>>шторлар. һәвәскәр җырчылар, музыкантлар. рәссамнарны да берләштерә Берләшм • членнары ел саен авыл һәм шәһәр клубларында уннарча чыгышлар ясыйлар Җирле радио аша тапшырулар алып баралар Район га КОЛХОЗДАГЫ ӘДӘБИ ТҮГӘРӘК Әгерҗе районының Карл Маркс исемендәге колхозында оешкан «Чулпан» әдәби түгәрәгенә йөрүче яшьләр Тукай-Кырлайда :һәм Казанда булдылар. Язучылар союзында уздырылган очрашуда алар язучылардан Фатих Хөсни, Шамил Рәкыйпов, Сажидә Сөләйманова, Рәдиф Гатауллин, Зөлфәт, Разил Вәлиен. Роберт Миңнуллин, Әхмәт Рәшитов һәм Әхмәт Гаделнең әдәбиятыбыз турындагы фикерләрен, яна шигырьләрен тыңладылар. Түгәрәк эше турында сөйләделәр. үзләре иҗат иткән шигырьләрне һәм җырларны башкардылар. КҮРШЕЛӘРДӘ КУНАКТА Киров өлкәсе язучылары чакыруы буенча, язучы Ләбибә Ихсанова үзенең туган ягы. Вятская Поляна районында үткәргән әдәбият һәм сәнгать атналыгында катнашты. Ленин комсомолының 60 еллыгына багышланган бу бәйрәмгә килгән язучылар, артистлар, рәссамнар промышленность предприятиеләрендә, колхозларда, китапханәләрдә һәм район газетасы редакциясендә күп санлы әдәбият сөючеләр белән очраштылар. ҮЗӘК НӘШРИЯТТА Мәскәүнең «Современник» нәшрияты соңгы елларда татар әдипләренең күп кенә яңа китапларын бастырып чыгара башлады Шундый китапларның тагын берсе дөнья күрде. Ул — Казан шагыйре Илгиз Кәлн- муллиннын «Дорога к людям» исемле шигырьләр җыентыгы. Кереш сүзне шагыйрь Рөстәм Кутуй язган. ТОЛСТОЙ МУЗЕЕ Казанның планетариесе бинасында «Толстой — Ясная Поляна» исемле күчмә күргәзмә күрсәтелде. Бөек рус язучысының Казан чоры белән бәйләнешле тормышы турында. Ясная Поляна тарихы турында сөйләүче бу күргәзмәдә меңләгән казандылар булды. СӘХНӘ ОСТАЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ Матбугат йортында журналистларның Казанга гастрольгә килгән Липецк өлкә драма театры артистлары белән очрашуы булды. Очрашуны театр директоры С. Кон- чевскнй. режиссерлар В. Пахомов һәм Б Голубинкий, әдәби бүлек мөдире О. Нестерова алып бардылар. Алар театрның ижади эшчәилеге турында сөйләделәр. Артистлар «Минем өметләрем», «Иртән алар уяндылар», «Соңгы срок». «Тормыш вак-төякләре» һәм «Иосиф Швейк Франц Иосифка каршы» дигән спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. ЧИТ ИЛЛӘР ДӘ АЛКЫШЛЫЙЛАР Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле сон- гы елларда зур ижади биеклекләр яулый. Ансамбльне хәзер чит ил тамашачылары да яхшы белә. Июль аенда Татарстан артистлары Италия һәм Мальтада булып кайттылар Гастрольләр вакытында алар Италия коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты органы булган «Унита» газетасы бәйрәмендә катнаштылар. «ӨЧ КӨН БӘЙРӘМ» «Мосфильм» киностудиясенең ижат группасы Казан тирәсендәге авылларда һәм Аккош күле буенда ике айдан артыграк «Өч көн бәйрәм» исемле төсле нәфис фильм төшерү белән шөгыльләнде. Мәскәү- дә яшәүче кинодраматург Роза Хөсиетдинова сценарнясе буенча төшерелә торган бу фильмдагы вакыйгалар бүгенге татар авылында бара, бөтен персонажлар да — татарлар. бәйрәме дә — татар сабан туе. Шуңа күрә фильмның режиссеры Марк Осепьян фильмны төшерү өчен хәзерге заман татар авылларын, Татарстанның кабатланмас пейзажын сайлап алган. Тамашачылар ирле-хатынлы Әлфия һәм Раил. Нәбирә һәм Рим белән. Хәннфә карчык белән, Хәмзә һәм Бакый кебек авыл ' кешеләре белән танышачаклар Фильм туган җиргә, халыкның изге гореф-гадәтләренә турылыклы булырга чакыра, кеше күңеленең иң тирән катламнарын ачып сала. ЭКРАНДА—«САЗ» АНСАМБЛЕ Күптән түгел Ленинград кино документа- листлары киң экранлы, төсле музыкаль фильм төшерделәр. Бу фильм Россия Федерациясенең 30 га якын иң яхшы үзешчән сәнгать коллективлары турында сөйли. Алар арасында Казаннан «Саз» халык ансамбле (художество җитәкчесе—Татарстанның атказанган культура работнигы Рәфкать Го- мәров) дә бар. Бөек Октябрьның 60 еллыгы алдыннан Ленинград кинематографистларының ижат группасы Казанның В. В. Куйбышев исемендәге химия заводында булды. Чөнки «Саз» ансамбле членнарының күбесе шул заводтан. Биредә фильмның режиссеры һәм сценарий авторы В. Гранин һәм операторлар ансамбль членнарының эш урыннары белән таныштылар, кино тасмага төрле эпизодларны төшереп алдылар. МАКТАУЛЫ ИСЕМ Совет сынлы сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен РСФСР художество фондының Татарстан бүлекчәсе рәссамы Андрей Лаврентьевич Прокопьевка Татарстан АССРнын атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. ХЕЗМӘТКӘ ХӨРМӘТ Озак еллар күрсәткән фәннн-практнк һәм җәмәгать эшчәилеге өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының сәнгать секторы мөдире Фәтхелбәян Нурлыгаяно- вич Гыйззәтуллин (Бәян Гыйззәт) Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде.