БЕРДӘМ САФТА
Илебез күгендә Октябрь кояшы балкый. Ләкин бу көн үзеннән-үзе генә тумады. Властьны яулап алу өчен хезмәт халкына самодержавиегә каршы рәхимсез көрәшергә, күп кан коярга туры килде. Бу тарихи көрәште илебезнең барлык милләт хезмәт ияләре катнашты. Интернационализм байрагы алар- ны бердәм сафка туплады, җиңелмәс союзга берләштерде. Рус, украин, грузин, казакъ, татар, башкорт һәм башка халык вәкилләре азатлык өчен бердәм көрәшкә Беренче рус революциясе елларында (1905—1907) ук күтәрелделәр. Нәкъ менә шуп елларда,—дип язды В. И. Ленин,— «Россиянең изелгән халыклары арасында милли- азатлык хәрәкәте кабынып китте» ’. Бу бигрәк тә күп төрле милләт халыклары яши торган окраиналарда ачык чагылды. Аерым алганда, элекке Казан губернасы революцион көрәш учакларыннан берсенә әверелде. Монда халыкның өчтән бер өлеше татарлар булып, алар белән янәшәдә генә руслар, чуоащ^ар, удмуртлар, марилар башкортлар һ. б. яши иде. Шулай ук Астрахань, Саратов, Сембер, Оренбург, Уфе губерналарында һәм Уралда төрле милләт вәкилләре яшәгәнлеген әйтеп үтәргә кирәк. Кыскасы, ил халкының 57 проценты рус булмаган милләт вәкилләре була В. И. Ленин җитәкчелек иткән большевиклар партиясе алар арасында киң аңлату эше җәелдерүгә, революцион көрәшкә тартуга, буржуаз милләтчеләр йогынтысыннан саклап калуга күп көч куйды. Иң мөһиме — партия төрле милләт хезмәт ияләре>- самодержавиегә каршы көрәшкә хәзерләде. Бу уңай белән массаларны интернациональ тәрбияләү өлкәсендә большевиклар алдында нинди зур. катлаулы бурычлар торуын күзаллау кыен түгел. Бүген исә, хаклы рәвештә, Ленин партиясе аларны намус белән үтәп чыкты дип әйтә алабыз. Массаларны интернациональ тәрбияләү юлында партиябез эшчәнлеген тагы дс тулырак өйрәнергә, тирәнрәк аңларга ярдәм итә торган һәр яңа факт зур кызыксыну тудыра. Бу мәкаләдә, әлеге мәсьәләгә кагылышлы яңа табылган кайбер архив мәгълүматлары җирлегендә, сүз башлыча 1905—1907 нче елларда РСДРПның Астрахань һәм Урал комитетлары эшчәнлеге турында барачак. Бу районнарның игътибар үзәгенә алынуы һич очраклы түгел. Төрле милләт вәкилләре, шул җөмләдән татарлар да яшәгән әлеге төбәкләрдә татар большевиклары зур аңлату эшләре алып баралар Бу елларда аларның күбесе Казаннан китәргә мәҗбүр булып, үзләренә яшәү урыны итеп Уфа, Оренбург. Чиләбе, Екатеринбург шәһәрләрен сайлыйлар. Алар җирле РСДРП комитетлары белән багланышка кереп, хезмәт ияләре, шул исәптән изелгән халыклар арасында киң пропаганда эше алып баралар. Күренекле революционер Хөсәен Ямашевның якын иптәше һәм көрәштәше Гафур Коләхметов татар әдәбияты тарихында беренче булып революционерлар образын иҗат иткән әдип. Аның «Яшь гомер», «Ике фикер» кебек күләмле әсәрләре, шулай ук байтак хикәя һәм мәкаләләре безгә яхшы мәгълүм. Ялкынлы революционер һәм интернационалист буларак, ул үзе дә 1905—1907 нче еллар революциясендә актив катнашкан. Әдип 1907 елда Оренбургта X. Ямашев чыгарган беренче большевистик «Урал» газетасы белән дә актив языша. Ул яшәгән фатир большевикларның яшерен очрашу, легаль булмаган җыелышлар үткәрү урынына әйләнә. Һәм бу хакта Казан большевиклары гына түгел, бүтән төбәкләрдә дә белеп торганнар. Мәсәлән, 1904 елдан РСДРП члены, большевик Зариф Садыйков. 1905 елның декабренда Казан партия оешмасы тар-мар ителгәннән соң, Астраханьга күчеп китә. Килүенең икенче елында ук ул анда, җирле РСДРП комитеты Каршында, татар группасы оештырып 'В. И. Ленин Әсәрләр 4 басмадан тәржема. 23 том. 267 бит И Р. БӘДЫПГОВ ф БЕРДӘМ САФТА ф бмнда Зариф Садыйкоаиың .Ибраһим, кушамат., бепаи йаруе турында аэса да. моны раслап бернинди документаль мәгълүматлар китерми. Ниһаять, күптән түгел мәсьәлә тулысынча ачыкланды: Свердловск өлкә партия архивыннан кызыклы документ — Уфа губерна жандармерия идарәсе карарының күчермәсе табылды. «1909 елның 14 гыйнварында Уфада,—диелә анда —мин.- ротмистр Плотто. РСДРПның Уфа оешмасына... керүче Брагинский, Покатило, Еяре- мов, Григорьев, А. А. Черепанов, Садыйковның даими язышып торуларын тикшереп, түбәндәгене ачыкладым: ...6) Садыйков (Зариф Шәрипович) ул сул юнәлештәге төрле газеталарда «Ибраһим» кушаматы белән хәбәрче булып эшләгән, РСДРПның Уфа оешмасында член булып торган, шәһәрдә татар телендә легаль булмаган әдәбият чыгару өчен типография оештыру эшенә билгеләнгән...» * Шул рәвешле, Зариф Садыйков Астрахань большевиклар оешмасы составында зур эш алып барган, аның җитәкчеләреннән берсе булган, большевикларның таныклыгын тутырганда «Ибраһим» дип имза куйган. Беренче рус революциясе елларында Астраханьнан китәргә мәҗбүр булган 3. Садыйков Уфада, рәхимсез террор шартларында да үзенең күп кырлы революцион эшчәнлеген дәвам иттерә. 1905—1907 нче елларда башка урыннарда да татар большевикларының милли группалары оеша. Шундыйлардан берсе — Казан партия комитеты каршындагы татар группасына эзлекле марксист-ленинчы Хөсәен Ямашев җитәкчелек итә. Группа массаларны интернациональ тәрбияләү өлкәсендә зур эш алып бара, татар теленә тыелган әдәбият тәрҗемә кыла һәм басып чыгара, митинг һәм забастовкалар оештыра. Сүз уңаена, илнең Көнчыгыш район партия оешмаларының РСДРПның III съездыннан соң ук махсус конференциягә җыелуларын да искәртү әһәмиятле. Анда Астрахань, Казан, Пенза, Самара, Саратов, Сембер, Нижний Новгород һ. б. партия оешмаларыннан. Көнчыгыш бюросыннан, РСДРП Үзәк Комитетыннан делегатлар катнаша, җирле оешмаларның докладлары тыңлана. Казан вәкиле «комитетта татарлар арасында махсус эш алып баручы бер татар иптәшнең эшләве» турында белдерү ясый, һәм болай дип дәвам итә: «Кышын татар приказчикларының махсус массовкалары булды... Татар телендә махсус нәшрият эшли, листовка һәм брошюралар... (чыгарыла)»1 . Шундый ук группалар Уфа, Чиләбе һәм Троицкида да төзелә. Ижевск һәм Глазов социалдемократик группалары удмурт крестьяннары арасында нәтиҗәле эш җәелдереп җибәрәләр. Әлеге группалар җитәкчеләре бер үк вакытта РСДРП комитетларының тулы хокуклы члены булып торалар. Гомумән, массаларның революцион керешенә җитәкчелек итүче һәм аларга дөрес юнәлеш бирүче бу группалар ленинчыл пролетар интернационализм принципларын гамәлгә ашыру өчен күп көч куялар. Уралда яшәүче мөселман хезмәт ияләренә революцион көрәш идеяләрен җиткерү максаты белән РСДРПның Урал өлкә комитетына да татарлар арасыннан даими рәвештә бер вәкил сайланып килгән. Шулай ук Екатеринбург большевиклар комитетында да ниндидер бер «билгесез татар кешесе» эшләве мәгълүм. Аның комитетта күренекле роль уйнавы, массалар арасында югары абруй казануы турында түбәндәге факт та бик ачык сөйли: ул 1908 елның 10—11 маенда Златоуст шәһәрендә үткәрелгән РСДРПның Урал өлкә конференциясенә Екатеринбург партия оешмасыннан делегат итеп җибәрелә. Бу хәл жандармнар игътибарыннан читтә калмый. «...Билгесез татар шәхесе турында тулырак мәгълүматлар туплавыгызны, аның артыннан күзәтү оештыруыгызны һәм аны якын арада ябып куюыгызны үтенәм»,— дип яза Самара губернасының жандармерия идарәсе начальнигы Пермьдәге коллегасына*. Ул кем һәм ниндирәк кеше булган соң? Кызганычка каршы, бу сорау тарихчылар өчен бүген дә сер булып кала. Бу елларда нәкъ менә шундый большевиклар җитәкчелегендә әлеге регионда яшәүче халыклар телендә, ягъни рус, татар, чуваш телләрендә листовка, өндәмә, брошюралар бастырып чыгару һәм тарату киң колач ала. Ул әһәмиятле кәгазьләрдә милли мәсьәлә турында Ленин программасы киң пропагандалана, партиянең башка мөһим карарлары урнаштырыла, изелгән халыкларның милли-азатлык хәрәкәтен үз максатларында файдаланырга тырышкан буржуаз милләтчеләрнең мәкерле ниятләре Свердловск партия архивы. 41 фонд, I тасвирлама. 49 эш. 112 бит Шунда ук. Свердловск партия архивы. 41 фонд. 1 тасвирлама. 150 эш. 36 бит. фаш ителә, царизм политикасы хурлык тамгасы белән билгеләнә. Бер ук вакытта большевиклар татар телендә үз газеталарын чыгаруны да максат итеп куялар. Оренбургта большевистик «Урал» газетасы шуның нәтиҗәсе буларак чыга башлый. Укучы бу газета эшчәнлеге турында Г. Ибраһимовның «Урал һәм уралчылар». X. Хәсәнов- ның «Революционер-интернационалист» һәм «Большевистик Урал» газетасы кебек тирән эчтәлекле хезмәтләре, шулай ук башка чыганаклар аркылы таныша ала. Газетаның татарлар арасындагы революцион хәрәкәттә генә түгел, ә башка мөселман халыклары арасында да бик зур роль уйнавын искәртеп узарга кирәк. Патша хөкүмәте аны тиз арада ябарга ашыга. Хөсәен Ямашев яңадан, бүтән урында, шундый ук газета чыгару теләге белән яна башлый. Большевиклар бу фикерне хуплап, аны эшкә ашыру чараларын күрәләр. Мәсәлән, РСДРПның Урал комитеты органы булган «Уральский рабочий» газетасының 1907 елгы беренче санында өлкә бюросының 10 сентябрьдән 3 октябрьга чаклы финанс отчеты басыла. Анда татар газетасы булдыруга 20 сум бүлеп бирелүе турында әйтелә. Аның ярты ай эчендә генә җыйналуын күздә тотсак, ул заман өчен бу шактый зур сумма. Янә бер факт. РСДРПның Урал комитеты члены Кириевскийны («Червоный») кулга алганда, аннан хат табалар. «Казанга җибәрелгән татар кешесе кайтып җитмәде,— диелә анда,— шулай да бирегә 55 сум салып озатыгыз, без үзебез шрифт алырга кеше җибәрербез»’. 1907 елның 27 сентябрендә Урал өлкә партия конференциясе булып, анда Пермь һәм Вятка округларыннан, Пермь, Екатеринбург, Чиләбе, Златоуст, Миньяр, Мотовилиха, Сим һәм Уфа шәһәрләреннән делегатлар катнаша. Анда башка мәсьәләләр белән бергә мөселманнар арасында революцион эш алып бару проблемасы да тикшерелә. Конференция бу мәсьәләдә, Урал партия работникларының 1907 елгы июль киңәшмәсе карарын раслап, «әлегә татар техникасының (типографиясе—Р Б ) оеш- тырылмаганлыгын һәм татар социал-демократик газетасының чыга башламавын» билгеләп үтә |0. 1907 елның 8 августында Екатеринбургта, партия җитәкчеләре бөтенесе дә диярлек кулга алыну сәбәпле, татар телендә газета чыга алмый кала. Тентү вакытларында РСДРПның Урал өлкә комитеты секретаре Рядкина өендә җирле партия оешмаларына өндәмә табыла. Анда большевикларны мөселман эшчеләре арасында социаль-демократик идеяләр таратырга чакырган юллар да була, шулай ук өлкә комитетының татар телендә газета чыгару өчен тиешле чара күргәнлеге искәртелә 1 . Екатеринбургта татар телендә газета чыгарып булмаганлыктан, тиздән шундый ук омтылыш Чиләбедә ясала. Бу хакта мәгълүматларны башка хезмәтләрдән, аерым алганда Р. И. Нәфыйков һәм Е. И. Рябухин хезмәтләреннән табарга мөмкин. Җыеп кына әйткәндә, В. И. Ленин җитәкчелегендәге большевиклар партиясе массаларны интернационализм рухында тәрбияләүгә гаять зур игътибар бирә һәм аны тормышка ашыруда революцион көрәшнең бай арсеналыннан файдалана. Урыннарда төрле милләт эшче һәм крестьяннарының бердәм чыгышлары оештырыла, алар өчен үз телләрендә листовка, өндәмә һәм көндәлек басмалар чыгарыла. РСДРП комитетлары каршында милли грулпалар үсеп чыга. Моны Астрахань һәм Урал партия оешмалары тарихын өйрәнү дә ачык раслый булса кирәк. Шартларның үтә кыен булуына да карамастан, һәркайда большевиклар милли мәсьәләне хәл итүгә ленинчыл, пролетар позицияләрдән якын киләләр. Астрахань. Урал, шулай ук Казан, Уфа большевикларының бер үк төрле көрәш формалары һәм методларын куллануы аларның эшенә бердәм үзәктән юнәлеш бирелүе турында сөйли. Ләкин бу өлкәдә безгә байтак кына әһәмиятле һәм кызыклы фактлар әлегөчә билгеле түгел, күп нәрсәне ачыклыйсы бар. Туган якларыбызда барган революцион хәрәкәт һәм милли азатлык көрәшенең һәр этабы җентекләп өйрәнүне таләп итә. Биредә 1905—1907 нче еллар революциясендә татар большевикларының башка милләт хезмәт ияләре белән бергә иңгә-иң торып көрәшүен күрсәтүче кайбер фактлар гына китерелде. Ә Бөек Октябрь социалистик революциясе чорында исә бу бердәмлек бөтенләй яңа югарылыкка күтәрелә. Хезмәт ияләре, интернационализм байрагы астына тупланып, авыр һәм данлы көрәштә җиңеп чыктылар. Илебез халыкларының какшамас интернациональ дуслыгы һәм бердәмлегенә революцион көрәш елларында нигез салынды