Логотип Казан Утлары
Юмореска

АВЫЛ СКЛЕРОЗЫ

 на, ди. Мин бу зәхмәткә үзем дә шушы арада гына тап булдым әле. Гонконг гриппыннан да яман булып чыкты үзе. Күптән түгел хатыным Мария белән бәхетебез артты — улыбыз туды. Гадәт буенча бәби туе үткәрергә уйладык. Туйга колхоз председателе Иван Ивановичны да чакырырга булдык. Улыбыз хөрмәтенә шау-гөр килеп күңел ачасы килде. Ә безнең Иван Иванович тамчы да капмый. Алай гына булса бер хәл иде — хәмерле табында өч минуттан артык утыра ук алмый ул. Менә шулай... рачлар склерозны чир диләр. Бу чыннан да шулай булырга тиеш. Чирне, кем әйтмешли, берәү дә уйлап чыгармый, кешегә ул үзе килеп ябыша. Ә менә безнең авыл аксакалларыннан сорасагыз, алар сезгә бу чир уйлап чыгарылган диярләр иде. Әйе-әйе, нәкъ менә уйлап чыгарылган һәм аны хәзерге аксакаллы картлар түгел, ә борын замандагы бабаларыбызның бабалары уйлап чыгарган, һәм ирләр арасында ул бигрәк тә нык таралган икән. Хатын-кыз аның белән бик сирәк изала Хатын белән уйга калдык. Беренчедән, бөтен туган-тумачаны, дус- ипше җыясы килә. Чакыргач, коры чәй белән генә булмый, әлбәттә. Күңелләрен күрәсе, хөрмәт итәсе килә. Югыйсә, саран атың чыгуы да бар. Икенчедән, өстәлдә хәмерфәлән күренү- белән безнең Иван Иванович өч минуттан тора да китә инде — анысы көн кебек ачык. Инде нишләргә?.. Без Мария белән болай итәргә булдык. Бүген, мәсәлән, туган-тумачаны, дусишне чакырып, булганы белән сыйлыйбыз, бәйрәм итәбез. Ә иртәгә карчыгы белән Иван Иванович килер, самавар куеп чөкердәшеп утырырбыз. һәм шулай эшләдек тә. Әй, кызык та булды соң беренче кичне! Җыр-бию, уен-көлке, гармуны да сайрап торды. Аның каравы икенче кичне өстәлгә самавардан бүтән нәрсә куймадык. Утырабыз шулай Иван Иванович белән хәләхвәлләр, колхоз эшләре турында җай гына гәпләшеп. Кинәт ишек кактылар. Хатын барып ачарга да өлгермәде, абыйсы Костя атылып керде. — Бәхетле гаиләгә сәлам! — ди бу бусагадан ук.— Ну кичә бирдек кирәген, азындык, ә!.. Тукта, мин нигә килдем соң әле?.. Ә... әйе, перчаткам калган. Склероз, мин сиңа әйтим! Менә үзе дә, мич кырыенда... Кхм... Чәйләп утырасыз алайса? Ә минем кесәдә бер чүлти онытылып йөри. Ярый әле искә төште. Склероз, мин сиңа әйтим... Мария, кая рюмкалар китер әле. Инде өстәл янына утыртмый нишлисең. Костя шешәнең бөкесен дә ачарга өлгермәде, тагын ишек шакыдылар. Монысы минем абый Миша иде. — Мин бер генә минутка,— ди бу.— Киез итекнең галошы калган. Мария, күзеңә чалынмадымы?.. Сәер... Кайда гына ята икән соң? Хәтер диген инде шуны... Карале, сезнең теге нәрсә калган икән. Болай булгач яшибез аны, яшибез... Ярар, галошы табылыр.— һәм ул да өстәл янына килеп утырды. Иван Иванович башта мескен генә итеп миңа карап куйды, аннан Мариягә, аннан үз хатынына. Шул мизгелдә тагын ишек ачылды һәм бүлмәгә айкалачайкала күрше Макар килеп керде. Кулында гармун. — Бәйрәм белән күрше! —ди бу.— Гармунның футляры калган, пнимаеш, барып алыйм әле, мәйтәм. Уйнап утырган хәтердә, биегән, җырлаган хәтердә. Футлярны югалту — башка күсәк белән тамызсаң да искә төшмәс... Кичә менә моны җырлаган идек,— дип, Макар килеп утыруга гармунны тартып җибәрде. Музыка тавышына, утка омтылган күбәләкләр кебек, кичәге халык җыела башлады. Иван Иванович түзмәде, бүреген киде дә, хатынын култыклап ишеккә юнәлде. — Петр, бер дә яраган эш түгел инде бу,— ди ишек төбендә.— Чәйгә чакырасың тагын... Минем ул нәрсәне сөймәгәнне беләсең бит... Кыскасы, Иван Иванович үпкәләп китте. Шулай да мин өметне өзмим — бергәләп чәйләрбез әле дим. Чөнки ул да бияләен онытып калдырган. Алырга килеп чыкмый калмас. Ни дисәң дә склероз безнең авылда күпләр өчен уйлап чыгарылган чир. Монда врач кына ярдәм итәрлек түгел. Әйдәгез, үз көчебез белән дәваланыйк!..