Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКТЕР ШӘХЕСЕ. УЛ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?

Төзүче яки авыл механизаторым, укытучы яисә китапханә хезмәткәрен һәм башка күп төрле һөнәр кешеләрен нинди уку йортларында әзерләүләрен. алардагы укыту-тәрбия процессын һәркем дә диярлек шактый ачык күз алдына китерә ала. Шул ук вакытта сәнгать кешесен, әйтик, яшь рәссам һәм композитор, язучы һәм актерны кайда «сугарып үстерәләр», аларны ничек укыталар һәм өйрәтәләр, әлеге иҗади һөнәр ияләрен әзерләүнең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?— бу сорауга бик күпләр ансат кына җавап бирә алмаслар иде Әлбәттә, иҗади сәләт таләп итмәгән һөнәрләр юк дип әйтергә кирәк. Укытучымы ул. инженер яисә терлекчеме — һәр кешегә төрле шартларда әлегәчә очрамаган яңа мәсьәләләрне хәл итәргә, билгесез сорауларга җавап эзләргә туры килә, һәм ул кыенлыкларны җиңүдә, махсус белемнәр өстенә. һәркемгә дә иҗади рухлану, иҗат дәрте, хыял байлыгы, аң-белем даирәсенең киңлеге, тирән тойгы-хисләр кичерә алу сәләте ярдәмгә килә. Сәнгатьнең теләсә кайсы өлкәсендә эшләүчеләр өчен исә аеруча зарури, гаять кыйммәт.ле сыйфатлар болар. Чөнки аларның иҗат объекты гомер буе өзлексез үзгәреп тора, яңа тема, яңа әсәр, яңа образны гәүдәләндерү, тасвирлау, сурәтләү, яңгырату һәр чак иҗади шәхестән яңа уй-фикерләр. хисләр, яңача күзаллауны таләп итә. Сәнгатькяр хезмәтенең башка мөһим үзенчәлекләре дә бар, әлбәттә. Театр сәнгатен, актер хезмәтен генә алыйк. Театр сәнгатендә актерның үз шәхесе, шәхси сыйфатлары, хәтта аның буй-сыны да гаять зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә актерның үз шәхесе аның хезмәт җимешләренең кыйммәтен билгели дә Чөнки образ тудыручы да, образ тудырыла торган материал да — ул үзе Актер шәхесе — күп кырлы төшенчә. Актерның сәхнә уены оригинальлеген тәэмин итә торган индивидуаль иҗат йөзе булырга тиеш Профессиональ сәләте осте- нә аның югары культурага, интеллектуаль һәм әхлаки сыйфатларга ия булуы таләп ителә. Әмма иң әһәмиятлесе — актерның дөньяга карашы, гражданлык позициясе дип әйтер идек. Нәкъ менә аның дөньяга карашларының нык һәм эзлекле булуы, гражданин буларак өлгереп җиткәнлеге актерга сәхнәдә идея-сәнгать акцентларын дөрес билгеләргә ярдәм итә, аның уенының идея-эмоциональ тәэсир итү куәтен билгели. Бүгенге заман актеры чорыбызның алдынгы идеяләрен пропагандалаучы ул. Ул материалны чынбарлыктан алырга, тормыш хакыйкатен чагылдырырга, кешеләр арасындагы яңа мөнәсәбәтләрне гәүдәләндерә белергә тиеш Актерны әнә шундый җитди таләпләргә җавап бирерлек итеп тәрбияләү, рухи үстерү — гаять тә катлаулы бурыч. Социалистик сәнгатьнең иҗтимагый вазифасы шуны таләп итә. Актерлык сәнгате беркайчан да без яшәгән дәвердәге кебек зур иҗтимагый әһәмияткә ия була алмагандыр Чөнки бернинди җәмгыять тә элек үзалдына һәр яктан гармонияле кеше тәрбияләүне, аның иҗади көчләрен уяту һәм үстерүне иң мөһим бурыч итеп куймаган. Художникның үсеп формалашу процессы сәнгать төрләренең иҗтимагый юнәлеше. иҗтимагый асылы белән бәйле Социалистик сәнгать художестволы образлар Т системасының, барлык сәнгать чараларының эмоциональ тәэсир итүе аша тамашачыда актив тормыш позициясе булдыруга ярдәм итә. КПСС Үзәк Комитетының «Иҗади яшьләр белән эшләү турындаягы карарында уку йортларының яшь художникларны тәрбияләүдәге ролен һәм җаваплылыгын күтәрүгә аерым игътибар бирелә. Сәнгатебезнең яшь көчләрен профессиональ яктан әзерләү һәм идея-политик чыныктыру юлларын билгеләүче киң программа ул. Илебезнең бүгенге культура һәм сәнгать учакларына талантлы белгечләр генә түгел, ә югары интеллект һәм зур культурага, тирән гражданлылык сыйфатларына ия булган шәхесләр кирәк. Үзеннән-үзе аңлашыла ки, мондый шәхесләрнең өлгереп җитүе өчен иҗат атмосферасы, сак һәм игътибарлы мөнәсәбәт, таләпчәнлек һәм принципиальлек рухы хөкем сөрергә тиеш. Мәгълүм ки, уку йортлары талантлар тудыру белән шөгыльләнми, аларның бурычы — талантларны үстерү һәм тәрбияләү. Бер яктан алганда, театраль уку йортларының эше дә, һәркайдагыча, хисап, план кебек категорияләргә нигезләнә. Икенче яктан исә, биредә иҗади илһам, иҗат газаплары кебек төгәл генә хисапка алу читен булган нәрсәләр белән дә исәпләшергә туры килә. Яшь белгечләрне үзләренә генә хас индивидуаль иҗат йөзләре булган шәхесләр итеп үстерү бурычының уңышлы хәл ителүе уку йорты җитәкчелеге, укытучылар составы, партия оешмасы һәм җәмәгать оешмаларының укыту-тәрбия эшен ни дәрәҗәдә комплекслы итеп планлаштыра һәм тормышка ашыра алуына бәйләнгән. Укыту-тәрбияләү процессы уку йортына кабул итү имтиханнарыннан ук башлана. Булачак артист, музыкант яисә рәссамның потенциаль сәләте һәм мөмкинлекләре, иҗади индивидуальлеге нәкъ менә шушында чамалана да инде. Никадәр генә җаваплы булмасын, кабул итү имтиханнары әле шулай да бары тик беренче адымны атлау гына. Иҗади тәрбия процессы беренче курста ук җитди төс ала. Студентлар заманыбыз югарылыгыннан торып, совет сәнгате казанышларын күңелләренә сеңдерергә, кеше һәм кешелек язмышын үз йөрәкләре аша уздырырга, чорыбыз сулышын, аның сәнгать әсәрләрендә кабатланмас гәүдәләнешләрен тоеп яшәргә өйрәнәләр. Уку процессында профессиональ әзерлек серләрен үзләштерү идея-эстетик һәм этик тәрбия белән тыгыз бәйләнештә генә алып барыла. Социалистик реализм методын тирәнтен үзләштерү, халык тормышы белән аерылгысыз бәйләнеш, чынбарлык күренешләрен туктаусыз өйрәнү, осталыкны даими төстә үстерү юнәлешендә генә актер формалаша, чорыбызга лаек иҗат биеклекләрен яулый ала. Сәхнә осталарының яшь буыны тормышта үз урынын торган саен ышанычлырак яулый бара. Төрле күргәзмәләрдә яшь рәссамның күркәм әсәрләрен, ә сәхнәдә яшь актер тудырган уңышлы образларны күрү күңелгә шатлык хисе өсти. Яшь сәнгать эшлеклеләренең әсәрләрендәге фикер үткенлеге, хыял байлыгы безне битараф калдырмый. Әмма кайчак сәләтле яшьләребезнең кайберләре мактау сүзләрен берьяклырак кабул итә. Алар чын иҗат эше зур шәһәрләрдә, идеаль шартлар булганда гына мөмкин дип уйлыйлар. Авыл районнарында яшь рәссамнар, музыкантлар һәм башкаларга ижат эшен җайга салу өчен мөмкинлекләр нык артты. Районнардагы культура учаклары иҗат дәрте кайнап торган яшь белгечләрне көтә. Ләкин махсус уку йортын тәмамлаганнан соң авылга эшкә барудан баш тарту очраклары да бул- галый әле. Кайберәүләр театр, музыка институты һәм техникумы дипломын алып чыгу белән Мәскәү яисә Казанны «әсир итү» максатын гына күреп яшиләр. Хәлбуки, олы художникларның иҗат юлын күздән кичерә башласак, аларның үз туган җире, халык тормышыннан нык хәбәрдар булганлыкларын күрербез. Элгәре дә. бүген дә бу шулай. Халыкның рухи дөньясын яхшы белү өчен яшь актер, рәссам һәм музыкантларга да эшне теге яки бу төбәктә башларга, хезмәт кешеләре белән якыннан аралашып, белемнәрең, күңел нурларың белән уртаклашып яшәргә кирәк. Уку йортларында белем алучы яшьләребез арасында көндәлек агымга бирелеп, гамьсез генә уй-хисләр эчендә, артык борчылмый-пошынмый гына яшәүчеләр дә юк түгел. Андыйларга зур, җитди эшләр әле кайдадыр алда һәм турыдан-туры аларга кагылмый кебек тоела. Нәкъ менә шушы рәвешчә гамьсез үткәргән еллар соңыннан үкенечле була да инде. Театраль уку йортларында укучы студентларның кайберлә- ренә театрны зур һәм изге йорт итеп карау җитми. Бу исә яңа кешене тәрбияләүдә театр сәнгатенең ни дәрәҗәдә куәтле чара булуын, шул олы бурычларны хәл итүдә актергражданинның нинди роль уйнавын төшенмәүдән дә килә. Булачак иҗади шәхеснең оеткысы беренче уку елында ук салынырга тиеш, дидек. Бу елда укытучылар һәм группа җитәкчеләре студентларның индивидуаль сыйфатларын, характер үзенчәлекләрен өйрәнәләр һәм шул нигездә укыту-тәрбия процессын җайга салып җибәрәләр. Тәрбия эшен комплекслы алып баруга соңгы елларда аеруча зур игь- ♦ тибар бирелә башлады. Шушы җәһәттән Казан театр училищесында тупланып килгән - тәҗрибә дә уңай бәяләнүгә лаек. Тәрбия мәсьәләләре биредә педагоглар советы - утырышларында да, методик киңәшмәләрдә дә, ата-аналар белән берлектә даими 2 үткәрелә торган җыелышларда да тикшерелә килә, ирешелгән уңай нәтиҗәләр . гомумиләштерелә бара. Идея-политик һәм укыту-тәрбия эшенең комплекслы планында индивидуаль тәр- < бия эшенең сыйфатын күтәрә баруга аеруча зур урын бирелә. Сәнгать эшлеклеләре A әзерли торган уку йорты өчен бу — төп зарурият. Тәрбиячеләрне туып килә торган __ һәр иҗатчының кабатланмас иҗат йөзе кызыксындырырга тиеш. Булачак белгеч Һәм a художник үзенең яшеренеп яткан мөмкинлекләрен аңласын, үстерсен өчен аның индивидуаль сыйфатларын күрә һәм ача белергә кирәк. Шуңа күрә һәр педагог үзе- •- нең студентлары хакында мөмкин кадәр күбрәк белергә, уку һәм тәрбия процессын- ~ да аның теге яки бу характер сыйфатларына тәэсир итеп, юнәлеш бирә барырга тиеш. П Театраль педагогиканың нинди генә камил системасы да талантсызга тылсым •өрә алмый, әмма кеше шәхес булып өлгереп җиткәндә генә аның табигыи таланты ~ меңнәрне рухландырырлык көчкә әверелә, социаль яңгыраш ала. Ә шәхес исә куль- Z тура мирасын үзләштерү, үзеңне иҗади раслау, социалистик эпоха гражданины итеп - тою. олы идеалларның тантана итүе өчен көрәш процессында гына өлгерергә мөм- 2 кин. Алдынгы тәҗрибә үрнәкләреннән күренгәнчә, фәнни нигезләнгән һәм тормыш ~ сынавы үткән тәрбия методикасын кулланганда, педагог белән студент арасында җанлы элемтә, үзара аңлашу (ә бу кайчак бик ансат эш түгел) булганда яшь художникның табигый сәләтләрен максималь баету, үстерүдә күп нәрсәгә ирешеп була. Казан театр училищесында иҗади өлгергән, әзерлекле педагоглар коллективы эшли. Татарстанның халык артисты Е. А. Кузин, Татарстанның атказанган артистлары А. X. Хәйруллина, А. Ф Гацулина, Татарстанның атказанган культура работнигы Н. В Алексеева һәм башкалар яшь талантларны тәрбияләү процессының заманыбыз рухы белән тыгыз бәйләнештә алып барылырга тиешлеген тирән аңлап эшлиләр, күп милләтле совет сәнгате туплаган хәзинәләрне һәр укучы күңеленә үткәрергә тырышалар. Студентлар белән эчкерсез, дустанә әңгәмәләр, үзара тирән рухи элемтә булачак белгечнең күңеленә юлны тизрәк табарга, аларда максатка эзлекле омтылышлылык уятып, укыту һәм тәрбия эшендә тиешле нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Яшь белгечләрне коммунистик тезелештә актив катнаша алырлык кешеләр итеп әзерләү өчен аларны иҗтимагый үсеш законнары белән коралландырырга аларда коммунистик идеяләргә тирән ышанганлык тәрбияләргә кирәк. Укучыларны идея ягыннан чыныктыру, тормышка төпле карашлар тәрбияләү эшендә иҗтимагый фәннәрне тирәнтен үзләштерү илебезнең Конституциясен. Дәүләт законнарын ныклап өйрәнү, тәрбия эшенең ленинчыл зачет, иҗтимагый фәннәр буенча үткәрелә торган конкурслар кебек формаларын куллану аеруча зур әһәмияткә ия, Ватаныбыз тарихы — совет халкының батырлык елъязмасы ул. Данлы традицияләребез эстафетасы буыннан-буынга күчеп бара һәм шушы дәвамлылык, аталар һәм балалар арасындагы аерылгысыз тыгыз бәйләнеш — җиңелмәс куәт чыганагы, туктаусыз алга баруыбызның шарты. Әйтергә кирәк, Казан театр техникумы коллективының тәҗрибәсе бу яктан да аерым игътибарга лаек Яшьләрне героик-патриотик. хезмәт һәм революцион традицияләр үрнәгендә тәрбияләү буенча биредә инде озак еллар җитди эш алып барыла. Бөек Ватан сугышы елларында Казанда 146 нчы укчы дивизия төзелә һәм ул Мәскәу тирәсеннән алып Берлинга кадәр данлы сугышчан юл үтә. Суворов ордены белән бүләкләнә. Техникум студентлары шушы дивизия сугышчыларының батырлыклары белен кызыксына башлыйлар. Комсомол оешмасы инициативасы белән 1969 елда Тарас Рымарь исемендәге эзтабарлар батальоны төзелә. Яшь энтузиастлар батыр якташлары үткән эзләр буенча походларда йөриләр, дивизиянең бүген исән булган сугышчыларын һәм командирларын. политработникларын эзләп табалар, ветераннар белән очрашулар оештыралар. Алар шулай ук Казан мәктәпләрендә хәрбипатриотик эш җәелдереп җибәрәләр. Хәрби-патриотик эшләр училище укучылары тормышының аерылгысыз өлеше булып китә. Совет Армиясенең сугышчан данлы тарихы аталар батырлыгы хакында истәлек саклау өчен генә өйрәнелми. Ул — буыннар арасында җанлы элемтә булдыру дигән сүз. Училищены тәмамлаганнан соң кичәге студентларның күбесенә хәрби- патриотик темага багышланган спектакльләрдә уйнарга, ил сакчысы образлары тудырырга туры киләчәк. Шуңа күрә көрәш кырларын алар үзләре күрергә, сугыш шартларын үз күңелләре белән тоярга, совет кешеләренең батырлык чыганакларын аңларга тиеш Булачак художниклар өчен бу бик мөһим. Училищеда тәрбия алып чыккан күп кенә яшь актерларның хәрби тема өлкәсендә уңышлы эшләп килүләре шул хакта сөйли. Мәсәлән, училищены 1970 еллар башында тәмамлаган Александр Демидов Чистай шәһәрендә халык театры режиссеры булып эшләгән дәверендә Анкиловның «Солдат хатыны», Салынскийның «Барабанчы кыз», Макаенокның «Трибунал» әсәрләрен сәхнәгә куйды. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Илдар Хәйруллин да укыган чорда әлеге батальонның актив эзтабарларыннан берсе иде. Бу хәл аның киләчәк иҗатында да чагылмый калмады. Әле шәкертлек елларында ук ул «Моабит дәфтәре» кинофильмында уйнады, ә соңрак академия театрында яшь артистлар белән хәрби темага планнан тыш ике спектакль чыгарды. 1977 елда Илдар Хәйруллин училищега педагог-режиссер итеп чакырылды һәм татар актерлары группасын тәмамлаучы студентлар белән диплом спектакле куйды. Училищега Әлмәт дәүләт драма театрыннан килгән Дамира Кузаеваның иҗади эшчәнлеге дә шул ук фикерне раслый. Җәмәгать эшләрендә активлыгы, укудагы тырышлыгы аңа училищены уңышлы нәтиҗәләр белән тәмамларга мөмкинлек бирде. Хәзер Дамира Татарстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исемне йөртә. Республика комсомоллары исеменнән ул ВЛКСМның XVIII съездына делегат булып барды. 1977 елда Әлмәт театры Казанда гастрольдә чакта «Барабанчы кыз» спектаклендә Дамира башкарган Снешко роле әле дә хәтердә. Бу образда героизм совет кешесенең үз-үзен тотышындагы норма, табигый гамәле буларак гәүдәләнә. Аның сәхнәдә ни чаклы ихлас, ни дәрәҗәдә табигый яшәвен күргәннән соң реаль тормышта күп нәрсәгә сәләтле кеше генә шулай уйный алырга мөмкин дип уйлыйсың. Мондый мисалларны күпләп китерергә булыр иде. Шунысы кызыклы, училище эзтабарлары җыйган материаллар актерлык осталыгы һәм башка предметлар буенча дәресләрдә файдаланыла. Яшь иҗатчыларны аларның үзләре эзләп тапкан фактик материалда тәрбияләү, әлбәттә, җитди нәтиҗәләр бирүче тәҗрибә мәктәбе ул. 1976 елның 12 мартында РСФСР Культура министрлыгы коллегиясе Казан театр училищесында алып барылган хәрби-патриотик тәрбия эшен тикшерде һәм хуплады Шушы тәҗрибәне гомумиләштергән белешмә барлык культура, сәнгать училищеларына һәм техникумнарына таратылды. Казан театр училищесы комсомоллары әле 1969 елда ук КамАЗ төзүчеләренә даими рәвештә культура-шефлык хезмәте күрсәтергә чакырып, республиканың иҗади оешмаларына мөрәҗәгать иткәннәр иде. Шуннан соң Кама автозаводында студентларның диплом спектакльләрен күрсәтү, концертлар кую гадәткә керде. Техникум яшьләре Чаллы шәһәренең үзешчән сәнгать коллективларына да практик һәм методик ярдәм күрсәтеп киләләр. Профессиональ әзерлек бирү процессы шәхесне формалаштыруның аерылгысыз бер өлеше итеп карала. Югары профессиональ әзерлек шәхесне баета, шул ук вакытта актер шәхесенең нык өлгергән булуы профессиональ осталыкның чәчәк атуына китерә. Укыту процессының диалектикасы әнә шундый. Яшь актерларны тәрбияләү процессында Казан театрларының танылган режиссерлары һәм актерлары да зур урын тота. Алар студент аудиторияләренә бүгенге сәхнә сулышын алып керәләр, уку-укыту процессын үз иҗат тәҗрибәләре белән баеталар, татар совет театрының традицион уен мәктәбе алымнарын үзләштерүгә ярдәм итәләр, һәм бу осталарның училищены тәмамлаган яшь актерлар арасыннан иң сәләтлеләрен үзләре эшләгән театрларга эшкә чакыруларында зур эчке мәгънә бар. Мәсәлән. Г. Камал исемендәге академия театры баш режиссеры Марсель Сәлимҗановның унике шәкерте шул театрда эшли. В. И. Качалов исемендәге Зур драма театрында да андый яшьләр аз түгел. Уку. өйрәнү процессы театрларда дәвам итә. Остазлар үз шәкертләренең иҗади шәхес буларак үсүләрен игътибар белән күзәтеп баралар. Иң өлгер һәм сәләтле студентларны, училище курсын тәмамлаганнан соң, Мәс« кәү һәм Ленинградның театр институтларына укырга җибәрү дә — урнашып килгән традицияләрнең берсе. Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концерт программаларын алып баручы конферансьеларга мохтаҗлык күрүен истә тотып, училищеда әле беренче ел гына махсус группа оештырылды. Ул группа белән РСФСРның халык артисты Абдулла Шамуков кебек тәҗрибәле актерлар эшли. Берничә ел үтүгә, татар дәүләт филармониясенә махсус әзерлекле нәфис суз осталары килә башлаячак. Безнең илдә милли театрлар өчен кадрлар әзерләүгә гаять зур игьтибар бирелә. Махсус югары уку йортлары булмаган республикаларга актерлар А В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС), Ленинград дәүләт театр, музыка, кино институты һәм башка югары уку йортларының милли студияләрендә әзерләнә. Бу студияләрдә уку-укыту процессы СССР халыклары сәнгать традицияләрен исәпкә алып оештырыла Совет власте елларында А. В Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институты студияләрендә генә дә иллеләп группа чыгарылды. Актер уенының ышандыру көче аның темпераменты һәм осталыгы белән генә түгел, әмма образларның тирәндә ята торган идея асылына фәлсәфи яктан якын килә белү белән дә билгеләнә. Дөньяга карашындагы концепциясезлек актерны натурализмга алып килергә мөмкин. Театрдамы, кино яисә телевидениедәме,— совет актерының гражданлык позициясе иң төп принцип булып кала, һәм ул чын художникның һәрбер иҗади эшендә чагыла. Әгәр дә рольдәге актерның киеме, гримы шәп булып та, йез-кыяфәте сүлпән, карашы битараф кала икән, тамаша залы каршында ул бик тиз «сүтелеп» төшәчәк — тавышының матур һәм яңгыравык булуы да, сөйләгән сүзләренең бик хак сүзләр булуы да ярдәм итмәячәк. Миллионнар күңелен җилкетер, дәртләндерер, ярсытыр һәм шатландырыр өчен бүгенге актерга коры осталык, чынбарлыкны образлар аша күрә белү сәләте, сәнгатьнең технологиясенә ия булу гына җитми. Заман актердан чагыштыргысыз дәрәҗәдә зуррак нәрсәне — үз чорың тормышын төптән, фәлсәфи тирәнлектә аңлауны, дөньяга карашларыңда өлгереп җиткән, партиячел ихлас инанган шәхес булуыңны. гражданлык позицияңнең калку гәүдәләнүен таләп итә. Социалистик җәмгыять художнигы, М Горький сүзләре белән әйткәндә, үз иленең, үз сыйныфының сизгер җаны, аның йөрәге, күзе һәм колагы ул. Үз эпохасының җанлы авазы булган әнә шундый художник-гражданинны үстерү — иҗат яшьләрен коммунистик тәрбияләү эшендә иң югары бурыч.