Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОН СУЛАРЫН ЭЧКӘН УЛ

Заһидулла Яруллинның 90 еллыгына аһидулла Яруллин музыка сәнгатенең революциягә кадәрге тарихында тирән эз калдырган музыкантларның берсе булды. Башта атаклы гармунчы булып танылган Заһидулла Яруллин тиздән пианист булып үсеп җитә. Әмма барыннан да элек без аны музыкант-импровизатор, көйләр чыгаручы композитор буларак беләбез. Ул 1888 елның 10 Октябренда Мамадыш өязе Сон елгасы буена салынган Кече Сон- авылында ярлы крестьян Ярулла Баязитов гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенә Заһидулла шул чор татар тормышының бөтен ачысын, моңын-зарын татып үсә. Әтисен ул бөтенләй хәтерләми, бары тик аның зифа буйлы, шәп биюче булганын, ашлык суккан вакытта кибән башыннан егылып төшеп үлгәнен генә ишетеп белә. Берничә ел үтүгә алар әнисез дә калалар. Ләкин әнисенең гаҗәеп моңлы тавыш белән мөнәҗәт укуы, озын көйләргә басынкы гына җырлавы биш яшьлек Заһидулланың күңелендә гомергә онытылмаслык илаһи бер моң булып кала. Ун-унике яшьләргә чаклы Заһидулла төрле гаиләләрдә тәрбияләнә. Чистай шәһәрендә музыка кораллары төзәтү остасында асрву малай булып хезмәт иткәндә, уг гармунда уйнарга өйрәнә, хуҗалары белән ярминкәләргә йөри. Бу чорда яшь малайга русларның шәһәр музыка культурасы көчле тәэсир .ясый. 1902 елда Мәкәрҗә ярминкәсенә килгәч, беренче мәртәбә ул татар халык музыкантлары белән очраша, анарның татар, башкорт, рус көйләрен гаять оста башкаруларына хәйран кала, йотлыгып тыңлый. Заһидулла ага Яруллинның музыкант булып формалашуында башта рус музыкантларының йогынтысы зур булса, ярминкәләрдә татар халкының атаклы скрипка осталары Мөхәммәтша Мостафин, Мәкәрҗә Гайсалар белән очрашулары аның бөтен тормышын үзгәртеп җибәрә. Ярминкә бетүгә Заһидулла хуҗасы белән эшне өзеп. Нижний Новгородтагы күңел ачу ханәләренең берсенә музыкант-гармунчы булып эшкә керә. Бу елларда яшь татар музыкантларына махсус белем алу өчен мөмкинлекләр дә, милли музыка клублары да булмый. Билгеле булганча, 1905 ел революциясе Россиядә яшәгән халыкларның культура тормышына да зур үзгәрешләр кертә. Татар музыкасында да яңарыш чоры башлана. Казан, Әстерхан. Оренбург, Троицк. Уфа. Пермь, Чиләбе, Петропавловск, Омск Эстәр- летамак. кыскасы, татарлар яши торган һәр шәһәрдә диярлек әдәби-музыкаль түгәрәкләр һәм кичәләр оештырыла. Мондый кичәләрдә алдынгы татар яшьләре белән бергә халык музыкантлары да катнаша. Танылган гармунчы Заһидулла Яруллин алдында яңа мөмкинлекләр ачыла. Уфа музыканты Г. Ижбулдин чакыруы буенча Заһидулла Уфага күчеп килә Аның осталыгы бу вакытта көннән-көн камилләшә, техникасы да- шомара, үсә бара. Аның исеме атаклы гармунчылар белән беррәттән йөри башлый. Ләкин Заһидулла Яруллинны гармун гына канәгатьләндерми. Ул оста пианист булу турында хыяллана. Нәкъ шул вакытта аның эзләгән укытучысы да табыла. Уфа киноЗ Рәсемдә (алда): Заһидулла Яруллин (сулда) һәм А. С. Ключарев. Артта (сулдан уңга): Фасил Әхмэтов. Аллаһияр Вәлиуллин. Мирсәет Яруллин. театрларының берсендә пианист булып эшләүче И. Я. Шнейдер Яруллинда зур талан* барлыгын күреп, аның белән җитди күнегүләр алып бара. 3 Яруллинның сәләте бик тиз ачыла, ул күзгә күренердәй уңышларга ирешә. 1912 елны 3. Яруллин Казанда каршылый. Тиздән атаклы җырчы Фәттах Латыйпов концертында беренче мәртәбә пианист-аккомпаниатор булып катнаша. Казан Заһидулла Яруллинны яратып каршылый. Казанның атаклы җырчылары Ф Латыйпоа, С Айдаров, Ф Гумерова, Ә Бәхтизина, виртуоз гармунчы Ф Туишев, скрипка осталары И. Козлов, Г. Зайпин һәм башкалар белән Заһидулла Яруллин бик күл концертлар бирә. Шәһәр кинотеатрларында пианист булып эшли. Заһидулла Яруллин халыкның яраткан музыканты булып китә. Кинотеатрда сеанс барган вакытта картинага карап музыка уйнап утыру Заһидулла Яруллин күңеленә бик хуш килә. Аның импровизация осталыгы үсә бара. Ул үзе дә сеанслар арасында уйный торган ансамбль ечен бер-бер артлы яңа көйләр иҗат итә башлый. Өлкән музыкант Мөхәммәт Яушев әйтүенә караганда, яшь музыкант чыгарган көйләр халык арасында популярлык яулаган. Шәһәрдәге скрипкачылар, гармунчылар концертларда Яруллин көйләрен еш башкарганнар Кызганычка каршы, Заһидулла Яруллинның ул көйләре сакланмаган диярлек Нота битләренә бары ике көй язылып калган. Заһидулла аганың халык арасында нык таралып, бүген дә уйналып килгән көйләреннән берсе — «Тукай маршы», икенчесе — «Җәмилә»1 . «Тукай маршы»ның сәхнәдә уйнала башлавына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Ләкин без аны бүген дә яратып тыңлыйбыз Гәрчә «Тукай маршы» иң элек ансамбль өчен язылган булса да. 1917 елгы революция көннәрендә татар пролетариаты, революцион җырлар белән беррәттән, Тукайның үз сүзләре белән бергә шушы маршны да җырлаган. Гражданнар сугышы елларында татар полклары «Тукай маршыпн жырлап эшелоннарга төялгәннәр, «Тукай маршыпн җырлап фронтның алгы сызыгына кергәннәр Заһидулла Яруллин Казанда Г. Камал. Г. Коләхметов, Г Кариевлар белән аралаша. И. Козлов. Шиц|ков кебек рус музыкантлары белән иҗади дуслык урнаштыра. Шул ук елларда ул булачак мәшһүр композитор Салих Сәйдәшевкә музыка дәресләре бирә Заһидулла Яруллин «Сәйяр» труппасы каршындагы музыка ансамбле белән дә җитәкчелек итә. Татар халык җырлары 1941 ел. 47 бит А С Ключарев редакциясендә. Октябрь революциясен зур шатлык, тирән дулкынлану хисләре белән каршы алган Заһидулла Яруллин Совет хөкүмәте чакыруы буенча бөтен энергиясен һәм талантын культура фронтында хезмәткә, халыкны агарту эшенә багышлый. Ул Казан гарнизонының хәрби коллегиясе каршындагы татар драма труппасы оркестрында эшли, гадәте буенча гармунчы да. пианистта, композиторлык эшендә алып бара. 1922 елда Татнар- компрос каршында Академик үзәк Заһидулла Яруллинны татар совет эстрадасының иң күренекле артистлары белән бергә. Коминтернның ill конгрессы делегатларына әзерләнгән концертта катнашу өчен Мәскәүгә җибәрә. Егерменче еллар — Заһидулла Яруллин иҗатының чәчәк аткан чоры. Ул «Колхозчылар», «Ялда», «Колхозчылар җыры», «Элегия», «Авыл көе» кебек актуаль темаларга күп кенә яңа көйләр иҗат итә. Әмма кечкенәдән ятим үсеп, авыр тормышта яшәү талантлы музыкантның сәламәтлеген какшата. Шул сәбәпле аңа үзенең туган авылы Кече Сонга кайтып яшәргә туры килә. Авылда ул музыка кораллары ясау эшенә керешә, иҗади эшен — яңа көйләр язуын да дәвам иттерә. 1945 елда элекке Кызыл Йолдыз районы газетасында: «1945 елның шатлыклы көннәрендә, явыз дошманны җиңү тантанасына багышлап, 3. Яруллин яңа өч көй чыгарды», дип хәбәр ителә. 1958 елда Заһидулла ага Яруллинны, җитмеш еллык юбилее белән тәбрикләү өчен Татарстан Композиторлар союзыннан аның якын дусты Александр Ключарев, Аллаһияр Вәлиуллин, Заһидулла аганың кече улы Мирсәет Яруллин, Фасил Әхмәтовлар килә Заһидулла Яруллинның татар совет культурасы һәм сәнгате каршындагы роле аның үз иҗаты белән генә чикләнми. Ул атаклы «Шүрәле» балетының авторы—Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган талантлы композитор Фәрит Яруллинны тәрбияләп үстергән, аны музыка дөньясына алып кергән, укыткан, олы иҗат юлына чыгарган. Бүгенге көнне гаилә традициясен Заһидулла Яруллинның кече улы Мирсәет Яруллин дәвам иттерә.