САКЛАП КАЛАСЫ ИДЕ
Тарихи истәлекләрнең мөһим өлешен тәшкил итүче кулъязма китапларны, төрле характердагы документларны җыю һәм саклау мәсьәләсе хакында сөйли башлаганчы, бер сәеррәк сорауга җавап эзлисе киле. Безнең татар халкы мөстәкыйль бер халык булып формалашканнан бирле күпме язма әсәр иҗат итеп, нихәтле кулъязма китап күчерде икән? Бу сорауга беркайчан төгәл җавап булмастыр, ахры... Шулай да, моңарчы сакланып калган өлештән чыгып та, безгә кадәр килеп җитә алмаган «бербетеннең» күләме хакында азмы-күпме якынча фикер йөртеп булыр сыман. Конкрет саннарга мөрәҗәгать итик. Казан дәүләт университеты каршындагы гыйльми китапханәдә чама белән алты-җиде мең кадәре татар кулъязмасы саклана (татарча әсәрләр генә түгел, бәлки татар җирлегендә тезелгән, күчерелгән төрле телләрдәге кулъязмалар гына!). Ленинград, Мәскәү һәм Уфа китапханәләрендә еч-дүрт мең нөсхә китап бар Йөзләгән татар кулъязмасы Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты, Татарстан дәүләт музеенда саклана. Чит ил китапханәләрендә дә берничә йөз татар кулъязмасы булырга тиеш. Төмән, Тубыл, Томск, Алма-Ата, Ташкент, Бо- хара, Сәмәрканд һәм Бануларда да безнең Идел буенда күчерелгән китапларны дистәләпдистәләп очратырга мөмкин. Шулай итеп, безнең көннәрдә гыйльми учреждениеләрдә сакланучы татар кулъязмаларының тулаем санын якынча 10—11 мең дип чамаларга мөмкин (ләкин бу әле бик якынча сан гына...). Күпме, әллә азмы? Минемчә, элек тудырылган, гамәлдә булган язма репертуарның бик бәләкәй гене елешен тәшкил итә ул. Моның шулай икәнлеген күрер ечен башка характердагы саннарга мөрәҗәгать итик. Соңгы елларда Казан дәүләт универ Т ситеты каршында кулъязмалар жыю буенча махсус экспедиция эшләп киле. 1963 елдан бирле, биш йөзләп эреле-ваклы авылларны тикшерү нәтиҗәсендә, өч меңнән артык кулъязма җыелды. Шуның 80— 85 процентын татар кулъязмасы тәшкил итә. Меңгә якын кулъязманы соңгы 5—6 ел эчендә Казан һәм Уфа гыйльми институтлары хезмәткәрләре туплады. Мәгәр экспедицияләр оештыручы әлеге оешмалар татарлар яши торган төбәкләрнең нибары 7—8 процентын гына тикшереп чыга алдылар. Димәк, шундый район һәм авылларның барысын да йөреп, җентекләп эзләнеп чыксак, чама белән исәпләгәндә, без иң кимендә тагын 30—35 мең кулъязма җыя алыр идек. Хәзер инде гарәп хәрефләре белән татар җирлегендә язылган кулъязмаларның гомум язмышына игътибар итик. Татарлар бу язу белән болгар чорыннан, ягъни ту- гызынчы-унынчы гасырдан алып. безнең чорга, төгәлрәк әйткәндә, XX гасырның 20—30 нчы елларына кадәр актив файдаланган. Шул мең еллык тарих дәвамында иҗат ителгән әсәрләрнең, күчерелгән китапларның иң зур өлеше безнең көннәргә кадәр килеп җитә алмаган. Чөнки төрле яулап алу сугышлары, восстание-чуалышлар вакытында, ягъни таш диварлар җимерелеп, агач биналар көлгә әверелгән чакларда, кәгазь китаплар меңәрләп-меңәрләп һәлак булган. Идеологии бәрелешләр чорында да, әйтик, христиан миссионерлыгы һөҗүме нәтиҗәсендә туздырылган мәчет-мәдрәсә- ләрдәге бик күп китаплар юкка чыгарылган. Шулай ук өлкәбезнең агач архитектура патшалыгы булуын да онытмыйк. Бездә, мәсәлән, кайчакдыр ут афәтенә очрамаган авыллар бик сирәк. Кайбер авыллар урамы-урамы, хәтта тулаемы белән янып беткән. Билгеле, мондый иҗтимагый һәм табигый хәвеф-хәтәрләр вакытында ничәмә-ничә буыннар дәвамында иҗат ителгән, тудырылган кулъязмалар көлгә әйләнгән... Менә шул объектив бәла-казалар өстенә кәгазь дигән материалның чагыштырмача кыска гомерле булуын да өстәсәк, кайчандыр реаль репертуарда булган әсәрләрнең бик бәләкәй өлеше генә саклана алуына ышанырбыз. Шуңа күрә безнең көннәргә хәтле сакланып килгән — җыелган һәм әле җыелмаган — кулъязма байлыгыбыз элекке реаль, ягъни тудырылган репертуарның якынча өч-дүрт процентын гына тәшкил итәдер. Артык булмастыр кебек. Димәк, без авыллардан ел саен җыеп кайта торган һәм исәп-хисап документларында «ике йөз кулъязма», «өч йөз илле китап» дип күрсәтә торган «эре саннар» чынбарлыкта зур казалардан котыла алган кечкенә өлешләр, бәләкәй процентлар гына икән. Икенчерәк итеп әйткәндә, без элгәрге «бөтеннәрнең» кыйпылчык һәм ярчыкларын гына җыя алабыз икән... Менә шушы хәлләрнең барысын да игътибар үзәгендә тотсак, тарихи истәлекләрне саклау, алардан файдалану хакындагы яңа Законның әһәмияте тагы да аңлашыла төшә. Кулъязма китаплар, төрле акт документлары да, закон билгеләгәнчә, тарихи истәлекләрнең бер өлешен тәшкил итә. Яңа Закон шулай ук, моңарчы туплаган бай тәҗрибәдән чыгыл, борынгы чор истәлекләр генә түгел, бәлки яңа заман әсәрләренә дә игътибар итүне таләп кыла. Бу табигый: борынгыны белмичә, яңаны аңлап булмый, яңаны, хәзергене сакларга өйрәнмичә торып, борынгыны хөрмәт итә алуы бик читен. Ниһаять, бу Закон тарихи истәлекләр хакында берьяклы политик, яисә тар милли принциптан гына чыгып кайгыртмый, ә гомум кешелек культурасы югарылыгыннан, гомум совет культурасы интересыннан торып кайгырта. Менә шуңа күрә тарихи истәлекләрне саклау, табигатьне саклау кебек үк, яңа Конституциядә дә чагылыш тапты. Димәк, татар тарихи истәлекләре. шул җөмләдән татар кулъязмалары да, совет халкының гомум культура мирасының бер өлеше буларак, яңа Закон химаясенә алына. Халкыбызның язма культура мирасын җыю, саклау һәм өйрәнү юлында без шушы зур принциптан чыгып гамәл итәргә тиешбез. Тарихи истәлекләрне саклау һәм файдалану өлкәсендә дәүләтебез алга куйган яңа бурычларны истә тотсак, без җыя торган һәр яңа кулъязманың фән өчен нинди әһәмияткә ия булуы бик ачык аңлашылыр. Элгәрге «бөтен» турында чын-чынлап дөрес фикер йөртер өчен, аның «өлешләрен» күбрәк табарга кирәк безгә. Ләкин бурычыбыз эзләү һәм җыю белән генә чикләнми. Төп бурыч — саклау һәм файдалану. Кулъязмаларны чын-чынлап саклауны бары гыйльми китапханәләр, архив һәм музейлар гына тәэмин итә ала. Болай кистереп әйтүнең сере шунда ки. шәхси китапханәләр, кагыйдә буларак, кыска гомерле була. Чөнки һәр буынның үз уку репертуары бар. Әйтик, узган гасырда язылган, күчерелгән китапларны бүгенге ил агалары да укый алмыйлар инде. Димәк, иске китапларның реаль кыйммәте, тормышчан конкрет хаҗәте юкка чыга, шуңа күрә алар чормага менәләр, утын келәтләренә күчәләр, яисә, кызганычка каршы, юк ителәләр. Шул рәвешчә моннан 80, 90, 100, хәтта 200 еллар элек күчерелгән, шуннан бирле ата-баба истәлеге, гаилә милке булып сакланып килгән китаплар киләчәк буыннарга калмый. Алар белән бергә борынгы бабайларның уй-фикерләре, шатлык һәм моңнары, зирәк тәҗрибәсе һәм кайгыхәсрәтләре дә мәңгегә югалалар. Бабайларның җанлы авазларын, «тере сүзләрен» болай югалту гаять аянычлы, әлбәттә. Борынгы репертуарның калган хәтлесен туплау өчен, әлбәттә, галимнәрнең тырышлыгына киң җәмәгатьчелегебезнең дә булышлыгы кирәк. Укучылар шуны дөрес аңласын иде: ата-баба истәлеге булган кулъязмалар аерым кулларда, хосусый милекләрдә түгел, бәлки гыйльми китапханәләрдә генә чын мәгънәсендә гомерле булалар, хәтта яңа гомер белән яши башлыйлар. Тарихи һәм рухи культура истәлекләрен, кулъязма мирасыбызны без бер үзебез өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә сакларга тиешбез.