ПОЭЗИЯБЕЗ ТАРИХЫНА ЯҢА ИСЕМ
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының археография экспедициясе алып кайткан борынгы кулъязмаларны күздән кичергәндә, бер җыентыкның шигъри юлларында Габди сүзенең берничә тапкыр телгә алынуы, өстәвенә, язган вакыты һәм урыны да күрсәтелгән булуы игътибарны үзенә тартты. Иске кулъязма җыентык 13X16 см, текст өлеше 9 ■ 12 см зурлыгында, һәр биттә 13 юл, карасы куе көрән төстә. Европа кәгазе. Вакытында куелган бит санына караганда, баштан 10 кәгазь төшкән, соңгы бит 139 саны белән өзелә. Баштан ахырга кадәр бер кул белән язылган. Шушы кулъязманың 44—54 нче битләрендә Габди исемле авторның шигырьләре урын алган, барлыгы 520 шигъри юл. һәр вакытта тынмаюбән Сәна 1 әйтер сандугач; Мескен Габди, нә ятырсән Кичә-көндез, күзең ач. Яисә: Үлгәндин соң бу дөньяга Канда булыр кнлмәкең! . Мескен Габди, ярагъ әйлә, Белмәзмүсән үлмәкең! — дигән юлларда язучы үзенә Габди дип эндәшә. Моның поэтик исем икәнлеген аның: Хәлаеклар арасында «Мескен Габди» ирде нам, — дигән сүзләре дә аңлата. Халык арасында шагыйрь «Мөскен Габди» исеме белән танылган була. Борынгы әдипләрнең күбесе шикелле, Габдинең тормышы турында да әсәренә таянып кына сүз йөртергә мөмкин Аның яшәгән һәм иҗат иткән еллары турында да без әсәрләреннән чыгып фикер йөртәбез Сәнәдә һәм тарих ирде Мең дә йөз дә йикрем бердә. •Сана- мактау, •Канда- кайда, ничек Г яки: Тарих ирде мең дә йөз дә Йикерме бередә тез. — ди. һиҗри 1121 ел — хәзерге хисап буенча 1709 нчы елга туры килә. Мескен Габди. ярагь әйлә. Яшең улды һәм утыз, — ди ул шигырьләренең берсендә. 1709 елда утыз яшь тулгач, ул 1679 елда туган була. Бу — бунтарь йөрәкле, атаклы суфи шагыйрь Мәүла Колый иҗат иткән еллар. Мәүла Колый хикмәтләре Габдигә яшь вакытында ук тәэсир иткән булуы мөмкин. Чөнки Габди дә суфичылын карашларында торып язган. Ул үзен мелла-укымышлы кешеләрдән саный, ә Габд» иҗат итү урынының исә Казан шәһәре икәнлеген сөйли: Мескен Габди, тәгърифнамә 1 Шәһрең булгай һәм Казан. Гуаһлык иткән, язган урыны, мактаган җире Казан шәһәре булгач. Габдинең урт» гасыр татар шагыйрьләренең берсе икәнлегенә шик калмый. Шулай итеп, татарның борынгы әдипләре рәтенә яңа бер исем өстәлә, ул — шагыйрь Габди. Габди XVII йөз ахырында һәм XVIII йөз башында яшәп иҗат иткән. Бу — татар халкы тормышында бик авыр чор. Степан Разин җитәкчелегендәге крестьян хәрәкәтләре канга батырыла, татар һәм башкортларның золымга каршы чыгышлары- бер-бер артлы бастырыла тора. Социаль изүдән интеккән хезмәт халкын ислам дине тагын да тирәнрәк рухи басынкылыкка этәрә, түземлелеккә өнди. Мондый социаль атмосфера шагыйрь Габдине дә борчый, андый авыр хәлне ул җирдәге көчләрдән түгел, ә алладан дип уйлый. Мөселманнар, сабыр кылыңыз: Агыр булды бу дәвер. — дип. авырлыкның асыл сәбәпләрен аңламаса да, үзенең киңәшләрен бирә Бер-береңез арасында Кылмагыл золым, җәбер; Шөйлә2 булган кемсәнәгә Бакмагыл, йөзең чәвер 3 . Биредә исә ул үзара җәбер һәм золым эшләмәскә, әгәр андый кешеләр булса алардан йөз чөерергә, алар белән эш итмәскә куша. Авыр шартларда яшәүче кешеләрнең хәлен җиңеләйтү өчен ул юмарт булырга чакыра: Һәр ни капсаң, дус-иш берлә Ултырубән бергә йиеңез *. «Кемнәр барыр оҗмахка!» дип Сурсалар. «Сәхи!» диеңез. һәм: Сәхилекие кылган кеше Ахирәттә нур тик ярур а_. Бирмәгәннәре оҗмахка Йитмәенчә юлда калур, — ди. Бу дөньяда юмартлык (сәхилек) күрсәткән кеше үлгәч оҗмахлы булса, саран зат исә тәмуг газапларына дучар булачак дип, мал-мөлкәтлеләрне юмартлыкка өнди. 1 Т ә г ъ р и ф — мактау, тасвирлау, белдерү хаты Ул (китап, асәр) сүзе белән бергә алганлыктан. не әсәрнең нсеме итеп тә карарга була: «Мактау китабы1 Шәйлә— шулай ’Сәхи — юмарт * Я р у р — балкыр, яктырыр. Хәер кылгыл алла өчен Йимешең булса тулуг бакча; Аямагыл алтыныңны, Капчык берлә бнргел акча. Урта гасырда иҗат иткән күп кенә алдынгы фикер ияләре феодализм җәмгыяте тудырган эгоистлыкка, масаюга, хезмәт кешесен түбәнсетеп карауга каршы чыкканнар. Габди дә кешене кимсетеп карауга, аннан көлүгә каршы; Үз гаебең үкеш күргел, Кеше гаебен һәргиз 1 күрмә. Хәлаектин мәсхәр2 итеп, Күзең кыеп, кашың кирмә. — дип яза ул. Бу юллардан кешегә карата ягымлылык, аерым бер җылылык беркелс тора. = Шагыйрь кешене кимсетүгә корылган тәкәбберлекне бетерергә тели Әхлак, әдәп кагыйдәләре бер урында катып калган яисә үзгәрми торган нәрсә Е түгел, һәр заманның үз тәртипләре нигезендә оештырылган мораль кагыйдәләре ‡ §- булган кебек, әхлак тәртипләре дә бар. Габдидә дә менә шушы ике төрле мораль m бергә үрелеп бара. 5 Тикмә 3 йирдин мал алмагыл. Тырнакыңны каптырып... Сургучылар сөаль сурар, Тапмаганны таптырып; Мескен Габди йимә ашны. Хәлаекны бактырып. табигый. Энгельс сүзләре белән әйткәндә, ул вакытларда «...әгәр аерым сыйныфларның мәнфәгатьләре, таләп һәм ихтыяҗлары дини пәрдә артына яшеренгән булган икән, бу әле һич кенә дә эшнең асылын үзгәртми һәм заманның үзенчәлекле шартлары белән аңлатыла» ‘ Габди — ортодоксаль ислам өйрәтүләрен яклаучы булу белән бергә, рәсми суфичылык карашларын да алга сөрүче. Ул үз чоры җәмгыятенең җәбер-золымын заманының авырлыгын күреп борчыла. Шул шартларда мескен хәлендә яшәүчеләрне күреп кызгана, җәбер-золымны булдырмаска тырыша. Ләкин ничек?.. Беренчедән, ул күндәмлеккә, сабырлыкка өндәсә, икенче яктан, тәмуг газаплары белән куркытып, милек ияләрен, байларны игелекле кешеләр итеп тәрбияләргә тели. Кешелеклелек сыйфатларын югары бәяләп, азыр хәлдә калган халыкка ярдәм кулын сузарга чакыру — Габди иҗатының төп идея юнәлеше. Габди шигырьләре үз заманындагы хаким сыйныфларның хезмәт халкына каратэ рәхимсезлекләрен күрсәтүе белән дө зур әһәмияткә ия Ир коланын тиштермәңез. Кол кылмакта иң салып; Хатын борынын тиштермәңез Йөзләренә иң салып. 1 һ » р г и э — һичкайчан ■Хәлаектин мәсхәр итеп — кешеләрдән кәлел • Тикмә— һәрбер § К Маркс Ф Энгельс. Соч . т. VIII, 360 бит Яисә. Биредә әдәплелек мәсьәләсен дин һәм шәригать таләпләре рәвешен -.ә генә *® аңлау дөрес булмас иде. Шигырьдә мәсьәлә киңрәк куела. Монда башкаларның _ малына кулны сузмаска кирәк диелә. Габди, гомумән, әдәп, әхлакка зур әһәмият _ бирә. Ул баланы тәрбия итү һәм аның ата-анага хезмәт күрсәтергә, аларны хөрмәт ж итәргә тиешлеге хакында да яза. Кешеләрнең үз-үзләрен тотулары, әдәпле, әхлаклы булулары шагыйрь язганнарда дин морале күзлегеннән бәяләнә, әлбәттә. Урта гасыр шагыйре өчен бу караш Биредә сүз бизәнү әйберләре тагар өчен колак яисә борынны тиштерүгә каршы тору турында түгел, бәлки социаль /мәгънәгә ия булган фаҗигале күренеш хакында бара. XVII йөзнең ахыры һәм XVIII йөзнең башларында колониаль изүгә, алпавытлар золымына түзә алмый крестьяннар өледән-әле баш күтәреп тора. Кузгалышларда катнашучылар соңыннан авыр җәзаларга тартылганнар, күпләрне колакларын, борыннарын, хәтта телләрен кисеп мирзафеодалларга, алпавыт-түрәләргә коллык хезмәтенә җибәргәннәр. Мәсәлән, Оренбург комиссиясе начальнигы В. А. Урусовның 1740 елда Сенатка җибәргән кәгазендә баш күтәрүләргә катнашучыларның төрлечә җәза ителүләре санала. Шулар арасында 301 кешенең, камчы белән суктырылганнан соң. борыннары кистерелеп, «турылыклы старшина» Бардагул карамагына җибәрелүләре әйтелә. 1 Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьян сугышларында катнашучыларның да бер өлеше шундый ук җәзага тартылган2 . А. Пушкинның «Капитан кызы» повестенда 1741 еллардагы баш күтәрүләргә катнашкан өчен колагы да, борыны да. теле дә киселгән бер тоткын башкорт сурәтләнә.3 Мондый җәберләүләр хезмәт ияләре массаларын куркыту, аларны азатлык, ирек өчен көрәштән ваз кичтерү өчен эшләнгәннәр. Габди исә әнә шундый кимсетүләргә каршы чыга. Ир колакын. хатын борнын Берен-берен кисәрләр; Монда явыз кылганнары Анда исенә төшәрләр. Ир колагын тиштерсәңез — Тәмуг төбен тишәрләр. Хатын борнын тиштерсәңез,— Зөбанилар тишәрләр. Бу эшләрдин (гыйбрәт] алып. Явыз эшне ташлаңыз... Шулай итеп, шагыйрь дин аша куркыту юлы белән изүче сыйныф кешеләрен явыз эшләрдән тыярга тели Ул заманда изүчеләрнең башбаштаклыкларына турыдан- туры каршы бару аңа мөмкин булмый. һәр заманның алдынгы фикер ияләре иң катлаулы һәм авыр шартларда да хезмәт ияләренең күңеленә юл таба алганнар — аны җәбер-золымнардан араларга омтылып, кешелеклелек сыйфатларын яклап чыгыш ясаганнар. Шагыйрь Габди дә үз халкының кызганыч, авыр язмышын җиңеләйтергә хыялланган, шул турыда борчылган. Ул үзеннән соң калачак ватандашларына иң ягымлы, җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итә; Мән үләрмен, сез калгайсыз. Яраннарым, яруларым ‘. Мәндин сәлам барчаңызга, Яриләрем, бариларым. Каршыбызда Габдинең алтмыштан артык шигыре. Шагыйрь аларда тормышка мөнәсәбәтен белдергән, чынбарлыкны чагылдырган. Юллардагы ритмик үлчәүләрнең билгеле саннарда, сүзләрнең аерым тәртиптә аваздаш ярашып килүләре, аларның мәгънә тезмәсе белән үзара тыгыз бәйләнгән булып, бер бөтен музыкаль сөреш, гармония барлыкка китерүләре шигырьләрнең сәнгатьчә эшләнгәнлеген күрсәтәләр. Габди үзенчәлекле әсәрләр иҗат иткән. Аның һәрбер шигыре диярлек аерым үлчәүгә. көйләнешкә һәм формага ия. Менә «Ата-анага хезмәт ит» ' дигәне: Атаң берлә анаңа Хезмәт нткел күп-күп; ' -Материалы по истории Башкирской АССР Ч. I. Изд-во АН СССР. М..—Л . 193» 370 бит ’ С. X Алишев Татары Среднего Поволжья в Пугачевском восстании. Казань 1973 186—192 битләр ' ■ А. С Пушкин Сайланма әсәрләр. Казан. 1929. 680-681 бит. («Капитан кызы. 1 •Яру. яр— якын, иптәш. ■’ Исемнәр, шигырьләрнең эчтәлегеннән чыгып, шартлы биреләләр. Иртэ торып, һәр көн дә Аякларын үп-үп. һәр ни әйтсә, айларның Сүзләренә йүп-йүп;: Сабыр кылгыл. һәр нәчә Кыйнасалар «дөпдөп!» Бу шигырьнең язылуына өч гасырга якын, ә теле нинди гади, аңлаешлы! Сабыйларга мөрәҗәгать иткәндә, шагыйрь шундый садә, ягымлы тел белән яза алган, ф Тигез ритмик үлчәү, шигырьнең көйгә тартып торуы, рифмадаш сүзләрнең кабатла- _ кыл әйтелүләре мәгънәне тагын да көчәйтә, фикер тыгызлыгы бер бөтен боҗра u эченә алынган кебек. Шигырьнең эчтәлеге үзенә бер елмаю, җылы юмор белән дә X кыю, каш кирү, күз алартып, күңел каралту, сакал чаларту, кул алышу, атказану кебек сүзләр халык теленнән алынганнар. Аның чагыштырулары да тормыш күренешләре белән бәйле. Габди шигырьләренең вәзен-ритмы төрле үлчәүдә килгән кебек, рифмалары да бик төрле. Ул шигъри юлларның аһәңлелегенә. музыкаль яңгырашына игътибар иткән. Шигырьләренең күбесе көйләп укуга корылган, алар халык җырларына тартым. Болар һәркайсы аның үзенчәлекле шагыйрь булуы хакында сөйлиләр Габди күп гасырлы татар поэзиясе казанышлары җирлегендә күтәрелгән һәм аның үсешенә үзе дә нык тәэсир иткән, өлеш керткән. Габдидәге шигъри формалар алга таба Кандалый һәм күп кенә башка шагыйрьләр иҗатында тагын да үстерелә, сәнгатьчә яңа сыйфатлар ала. Габди шигырьләренең укымышлы Кешеләргә элек таныш булганлыгы ачыла бара. Мәсәлән, 1927 елда әдәбият сөюче 3. Максудова, Бәшир бине Габдулла тарафыннан 1770 елда Тирсә мәдрәсәсендә төзелгән җыентыктан алып, шигъри үрнәкләр бастыра Алар арасында авторлары күрсәтелмәгән аерым куплетлар һәм ата-анага хезмәт күрсәтү турындагы шигырь Габдинеке булып чыктылар. 1784 елда мелла Хәбибулла бине Хәсән күчергән икенче бер җыентыкта да Габдинең шигъри юллары бар. Габди әсәрләренең язылу вакыты һәм урыны төгәл билгеле булганлыктан, алар тел белеме өчен дә кыйммәтле ядкарьлар булып саналалар. өртелгән. Габди җирле халыкның җанлы тел байлыгына таяна. Тырнак белән каптыру, күз х ШАКИР АБИЛОВ Урта гасырдагы төрки тел фәндә күп вакытта ниндидер абстракт, гомуми, ягъни төрки халыкларга уртак бер тел итеп карала. Телнең конкрет сөйләм җирлеге һәм хәтта ул телне тудырган халык үзе дә югалып кала. Ә чынлыкта исә шагыйрь шул урында яшәгән халыкның җанлы сөйләме нигезендәге әдәби телне файдалана. Габдинең «язган җирем — Казан, телем — төрки» диюе моңа бик ачык мисал. Габди язган төрки тел — шул вакыттагы Казан татарларының җанлы сөйләм теленә нигезләнгән әдәби тел ул. Бу, үз чиратында, тел белеме фәне өчен дә зур әһәмияткә ия. Татар әдәбияты тарихының кайбер этаплары әлегәчә җитәрлек өйрәнелмәгән. Мәсәлән, XVIII йөзнең җитмешенче елларында иҗат иткән шагыйрь Мәүла Колыйдан XVIII йөзнең соңгы чирегендә яза башлаган Габдрәхим Болгаригә (Утыз Имәнигө) кадәр бер гасырлык дәвер хәзергәчә әдәбиятыбыз тарихында ак тал буларак кала килде. Әлбәттә, ул чорда да әдипләр, шагыйрьләр булган һәм иҗат иткән. Ләкин бүгенгә кадәр әдәбиятның үсү юлында аерым урын тоткан, әлеге чорда яшәп, үзеннән соң эз калдырган, чын әдип яисә шагыйрь дип аталырдай берәр зуррак шәхесне күрсәтү кыен иде Шагыйрь Габдинең поэтик авазы яңадан әдәбиятка кайту белән, XVII һәм XVIII йөз араларындагы әнә шул бушлык күпмедер дәрәҗәдә тулыландырылыр һәм моңа кадәр билгесез кала килгән бу шагыйрь әдәбиятыбыз тарихында үзенә лаек урынны алар дип ышанырга кирәк.
Түбәндә укучылар игътибарына Габди шигырьләреннән кайбер үрнәкләр китерелә 1709 ел ЗОЛЫМ-ҖӘБЕР КЫЛМАГЫЗ ГАЛИМНӘРНЕ ЯКЫН КҮР Кичә-көндез собых-шам,1 Галимнәрне төн белеш. Галим катындан сөрсәләр, Катына отры йылыш. Йыракдин күрсәң анларны, Катына килеп кул алыш. Күңелен алып, көн дә кил — Бер вакыт булма чалыш. Мөселманнар. сабыр кылыңыэ, Агыр булды бу дәвер, һәр ни булса — алладиндер. Бел. димә «кяфер-гәүр>. Бер-береңез арасында Кылмагыл золымҗәбер. Шәйлә булган кемсәнәгә Бакмагыл, йөзең чәвер. Үз кавемең арасында Мең гаебең бер куренер. Мескин Габдинең күзенгә Җөмлә галәм тиң күренер. АШ-СУ АШАТ ХАЛЫККА Аш-су ашат хәлаекка. Нигъмәтең булса, йнеңез. Сәвенмәгел угылкызың Тугганга — тугса игез, һәр ни капсаң дуст-иш берлә, Ултырубән бергә йиеңез. Кемнәр барыр оҗмахка дип, Сурсалар, «сәхи!» диеңез. Сәхилекне кылган кеше Ахирәттә нур тик ярур. Сәхилекне кылмаенча Күп адәмнәр гафил калур. АЛТЫНЫҢНЫ КЫЗГАНМА Хәер кылгыл алла өчен. Йимешең булса тулуг бакча. Аямагыл алтыныңны. Капчык берлә биргел акча. Бу дөньяның бары кырау - Малың тормас ушбу көнчә. Эстәгәнен табар кеше Бу дөньяда үлмәенчә. КУНАККА ХӨРМӘТ КҮРСӘТ Миһман— кунак • Ив. ү — ей. ’ Тагам — ашамлык Ял — түләу ШӘҺРЕ КАЗАН Мескин Габди ярагъ әйлә, Яшең булды һәм утыз... Тарих ирде мең дә йез дә Йикерме бередә тез. Яхшы атың чыгарубән Үзең очен ат казан. Бу йигетлек челлә бикин ', Карыйлык 2 мисле3 хазан4 . Алла әмерен тотмаганнар. Шиксез, ул — юлдин азан . Мескин Габди, тәгърифнамә Шәһрең булгай һәм Казан. ' БИкин — кебек, шикелле К а р Ы Л л ы к — картлык (текстта — кирыйклык) ' М ясле —кебек. 4 X а < . •• ТЕЛЕ — ТӨРКИ \ р а е ш — бизәнү, купшылану ЯЗЛАР КИЛСӘ, ИГЕН ИК •Назар к ы л ы п — күзәтеп, фикер итеп. ’ Т ә г а т ь - күндәм булу. • Зикер-ал/ исемен иска алу. Миһманны күрсәң, алыстан Йекреп барып каршы ал. Иагә 2 киптер, хермәт идеп Астына мендәр аның сал. Тагамың 3 килтер алдына. Гәр булса,— аяма бал. Хезмәтеңез заигъ булмас. Алла бирер сәңа ял *. Араешкә 1 кием кимә. Башка кимә яхшы бүрки. Мескин Габди барчадин кәм, Шәһре — Казан, теле — терки. Мән үләрмен, сез калга(й| сыз. Яраннарым, яруларым. Мәндин сәлам барчаңызга. Яриләрем. бариларым. Мескин Габди нәзар кылып . Үз тәгатен ■ кылды аз. Нә ятырсән зикер ' әйтмәй. Тәсбих әйтер торна-каэ. Тәүбә кылып, кайта күргел: Имдн вакыт булды яз. Кыш киләдер, иген иккел. Монда торыр сәңа яз.