Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Рәдиф Гатауллин

ЙОЛДЫЗ ҖАВАП ЯЗМЫЙ

Әллә җырлап, әллә елап, ләкин Сөйләде чынлап Җил: — һичкайчан, ди, кавыша алмыйлар Март белән Апрель. Менә тагын быел Мартның соңгы Көне бит каршыда. Ул Апрельне күрә алмый китә — Чара юк кавышуга. Икесе дә шундый көләч айлар, Ә гадәтләр — башка. Март буранлап дулый (ирләр холкы!) Апрель — елап, таша... Мәңге кабатлана берсен-берсе Эзләп Март һәм Апрель. ...Әллә җырлап, әллә елап, ләкин Сөйләде чынлап Җил. 1976 Шәрыкча бер шигырь Гөнаһлы теләк-уемны Син бүген, дөнья, кичер. Картайгач, беркөн сорармын: — Әй, сакый, шәраб китер! Китер чын әрем ачысын, Тормыш җамында китер. Китер мәхәббәт агуын — Минем җаныма күчер. Әй, сакый, китер дан сүзен. Мәдхия утын китер. Китер — абелхәят суын, Бер генә йотым китер. Китер, әй, теләкләремнең Соңгысын, чиген китер: Ахырдан һушны китәрер Бер садә шигырь китер! Әй, сакый! Барсын кире ал, (Кешеңне, дөнья, кичер!) Яшәртсә яшәртер икән Бу шигырь... Тагын эчер?! Ачы сагыш миндә, Ничә көннәр — сагыш... Ишетелсә иде Җырдай синең тавыш: — Күтәр әле башың, Рухың тот югары. Алдыңда бит — миңа Илтәчәк юлларың. Мин дә киңлекләргә Карыйм гел ымсынып. Мин дә бит яшимен Сүзләрең юксынып. Мин дә бит синең күк: Уй-моң бар миндә дә. Ышаныч та исән Иң кыен көндә дә! Курыкма, сүрелмәм. Шикләнмә, үзгәрмәм. ... Кабыныр идем мин Синең шул сүзләрдән. Син — ерак. Ялгыш та Юатыр бер тавыш Килми шул... Алда—җам, Эчендә — моң, сагыш. 1977 — Алдыбызда алсу шәфәкъ, Син «сүнү» димә аны! Шәфәкъ артында төн агы, Дәвамы — яңа таңы... — Сокланып сөйләдең миңа: — Яратам Август төнен. Кара: йолдыз яңгырлары! Таңгача йөрик бүген. Тавышсыз яңгыр төн ката... — Әй, яңгыр, әйдә чылат! Яуса да йолдыз, чылатмый, 1977 Йолдызлар түгел елак, Нурында коендыралар тик, Күңелдә — яктылары... Син туган ай — Август төне, Уртак — җыр, шатлыклары... Таңгача, йолдызга ашып, Тавышың яңгырады. — Бәхетебезгә шаһит сез, Әй, Август яңгырлары, Сез йолдыз яңгырлары! 1977 Бел: мин ул сәгатьләрдә шашкан идем! Шатлык башымнан ук ашкан иде,— Бәхет капкаларын ачкан идек! Мин үземдә тойдым йөрәк барын — Нидер дәште миндә күкрәк ярып. Сөенечтән онытылганнарым! Табигатькә кушылды күк тавышым. Мин канымда сиздем елга агышын, Җил исүен, каен шавын — барсын! Безне әллә көтеп торганнармы, Әй, шаулады Мари урманнары! — Мин әйтмәдем, гөлләр әйтте: ярың! Бел, җанымда учак яккан идем. Битләреңә уты капкан иде. Бәхет капкаларын ачкан идек ...Юлдаш булып бары кайткан идек. 1977 Кыз җыры Ах, булсаң икән абыем бер, Күршем, дус-иптәшем бер. Нишләргә миңа? Уйланам... (Йөрәгем, киңәшең бир!) Булсаңчы гамьсез сурәт бер, Я хыял егете бер, Йокысыз калмас идем бит... (Йөрәгем, үгетең бир!) Ах, булсаң син бәйсез зат бер, һавада очар кош бер, Карар да онытыр идем... (Йөрәгем, дәш, тавыш бир!) Ах, килсен шундый болыт бер, Телсен күкне яшен бер, ...Ник янам? Аңлата алмыйм. Сөймим — ник оныта алмыйм? (Йөрәгем, киңәшең бир!) 1977 Йолдыз җавап язмый Аңа барып җитми әллә хатым? Өметемме — хата? ...Кызыгызга хатлар килми торса, Кайгырыгыз хәтта, Габдуллаҗан абзый, Хөббениса апа! Саф хисләрем хатта! Хатым бәлки барган адресатка? Бәлки җавап язмый? Ата-аналарча, кызыгызны Орышсагыз ярый, Хөббениса апа, Габдуллаҗан абзый! Йолдызыгыз язмый! Хат артында Кеше тора ласа! Җаны тулы аның Мәхәббәте, назы. Кызыгызга шуны аңлатыгыз, Сезгә әйтәм, Хөббениса апа, Габдуллаҗан абзый! Беләм дә бит, сезнең гаеп түгел, Аңа карап әллә миңа җиңел, Хөббениса апа, Габдуллаҗан абзый! Җанда моңнар азмы? ...Мин йолдызга язам, җавап көтәм. ■Ә ул көтми. Язмый. 1977 VWWWWWV Госман Садә МӘХӘББӘТ ЕЛЫ Таш өстендә үскән чаган Җирме җитмәгән, Әллә аны дусларымы Якын итмәгән? Ник үзенә сайлаган ул Шундый язмышны? Ә асылда таш өстендә Үсү ялгышмы? Килер бер көн. Чаган, туфрак Кавышыр бергә. Тамырлары ташны ярып Тоташыр җиргә. Түрдән узыгыз Ишек ачыла, Ишек ябыла. Ишегем ачык — Түрдән үтегез! Кайчан булмасын — Рәхим итегез! Җиде ятны да Чыгармам борып. Куңел ачарбыз Әңгәмә корып. Ишек ачыла, Ишек ябыла. Кемнәр килсә дә — Ишегем ачык. Дус-ишләр килү — Үзе бер шатлык. Керегез миңа Узганбарганда, Учакта әле Утлар янганда. Төнге урман Төнге урман... Йоклый карагайлар. Ылыс аша җиргә ай бага. Менә-менә күзем йомылыр да, Чәчәк атар сыман абага. Нәрсә көтәм, нәрсә өмет итәм? Әйтерсең лә мин бер дивана. Төн үткәрәм урман кочагында, Ә алдымда учак, ут яна. Абагалар чәчәк атмыйдыр да, Тик мин, тиле, көтәм могҗиза. Ә бит кеше, могҗизалар эзләп, Дөнья гизә, күпме юл уза. Бөтәрләнеп яткан җәнлек төсле, Йоклый урман куе тынлыкта, һич ышанмыйм урман ешлыгында Могҗизалар, тылсым юклыкка. Табиплары илнең юккамыни Җыйган тамыр, кайры, аксыргак. Җем-җем яна үлән арасында Зәңгәр тылсым уты — шәмсыйрак*. Кинәт җиргә ботак сынып төшә, Мине уйга салып, төн уза. Ярый әле җирдә урманнар бар, Урман булу үзе могҗиза. Ут Адәм Кеше булыр өчен, Асылда, баксаң уйлап, Кармаланып менгән өскә Үсеш агачы буйлап. Табигатьтән өстен тылсым — Яшәү сере эзләгән. Таш-куыштан, курка-курка, Ут-яшенне күзләгән. Аңлаган ул уттан башка Дөньясының тарлыгын, Сары ялкын телләрендә Тылсым көче барлыгын. Кызыктырган гел үзенә Сүнмәс яшен камчысы. Ут — сихри сер! Ләкин кайда Сернең серле ачкычы? 1 Шомсыйрак — яктырткыч корт исеме. Шул ачкычны табар өчен Уйланган көн-төн бәндә. Күргән беркөн: очкын чыга Ташка таш бәрелгәндә. О! Ут уйлап тапкан кеше Үткәннәргә алмашка. Утнең сере күктә түгел, Гап-гади чакматашта. Бүген исә ут кемгә дә Тоелмыйдыр сер булып. Онытылган хәтер сыман Ташлар ята сибелеп. Мәхәббәт елы Быелны игълан итәм: — Мәхәббәт елы. Мәхәббәт нуры кунса, Йөрәккә җылы. Тасмалар, чәчәк белән Бизим Җир шарын. Бәхеткә юлдаш булсын Сайрар кошларым. Сөюләр кавышсын да, Гөрләп туй узсын. Дөньяга килгән сабый Назга туенсын. Онытсын бөтенләйгә Толлар сагышны, Яман сүз җәрәхәтен, Рәнҗү, каргышны. һәр йөрәк янсын дөрләп, Сөйсен, сөелсен. Парлылар үткән юлга Йолдыз сибелсен. һәркемгә җитә йолдыз — Күңел киң булсын. Сөюгә илткән юллар Бары уң булсын. һәр елны игълан итәм: — Мәхәббәт елы! Мәхәббәт нуры кунса, Йөрәккә җылы. Җырларымда, сайрар кошлар кебек, Мин кояшны телим кочарга. Малай чакта ләкин гамьсез булып Ташлар ата идем кошларга. Ә бит халык сөйгән җырчыларын Былбылларга бары тиңләгән. Сөенәм мин шуңа, шул ташларым Ул кошларга ярый тимәгән. Илбасар Килде, ватты, кырды барсын, Җир белән тигезләде. Уйлады ул: «Мәңгелеккә Юк иттем нигезләрен». Тик белмәде шул нигезләр Яңадан туачагын, Шул нигездә үскән уллар Муенын буачагын. Өстән карап көлде бары: «Җимердем нигезләрен». Тик күрмәде Шул нигездә аналарның Сабыен имезгәнен. Җил канатым Җирән кашка Куе ялың ялкынмыни — Балкып китә чапкан чакта. Тоягыңнан очкын чәчри Чакматашка баскан чакта. Оч син, әйдә, атым минем, Җил канатым Җирән кашка... Кемдер әйтер: «Атын данлый». Хәзер, имеш, заман башка. Әйтүчеләр әйтсен, әйдә. Арттамыни без заманнан. Шагыйрь һәрчак чорын данлап, Атны сөеп җырлар язган. Заман башка... Ләкин аны Син бит алдан тартып бардың. Яңа чорга чыгу өчен Буразналар, мәйдан ярдың. Заман башка... Әмма сине Без тиешме онытырга?! Табигатьнең нәфис заты, Оч син, әйдә, күчеп җырга