Поэзия
Гәрәй Рәхим Туган илем, Татарстан... Синең тарих—минем гомер башым, Киләчәгең — минем киләчәк. Син күрексез булсаң — мин күрексез, һәм син чәчәк булсаң — мин чәчәк. Мин дошманга синең җавап белән Җавап бирдем — кайтты үчләрем. Тик сүземне үлчәп сөйләдем мин — Синең үлчәм белән үлчәдем. Синең үсеш белән мин зур үстем, Синең дәртең белән дәртләндем. Канатларың белән канатландым, Шатлыкларың белән шатландым. Синең яшьлек белән яшәрдем мин, Синең яшен белән яшьнәдем... Синең көнең белән көн күргәнгә, Синең гомер белән яшәрмен. Син бит мине шундый көчле иттең, Өстәп бирдең тагын изгелек. Рәхмәт, илем! Инде үзем сине Күтәрергә көчем бар кебек. Фәннур Сафин Игенчегә Күңелеңдә җиргә кадер-хөрмәт. Кырны сыйдыралган олы йөрәк: яңгыр яумый торса, кырлар түгел, синең йөрәк яна дөрләп-дөрләп. Офыкларга кадәр уйнап-уйнап йөгерәдер алтын дулкыннарың. Төннәрен дә шулай пышылдашып үзенә дәшә сине мул кырларың. Читкә китсәң, чит кырларга ятып, син тыңлыйсың ерак кырлар шавын... Үз күңелең тулы ут булса да, кырга карап син көтәсең явым! Сөембикә манарасы янында ...Хезмәт сөйгән халкым борынгыдан, йөрәгеннән барын үткәргән... Җилкәсенә кайгы белән бергә биек манаралар күтәргән! Риваятьләр тыңлый монда халык... Манарага аңа соң нәрсә, ишетми ул, гүя көндезен дә ак йолдызлар белән серләшә. «Сөембикә» горур карап тора, эндәшергә дип баш игәндәй. «Мин халыкның хыялый бала чагы, мин гаепле түгел, — дигәндәй. — Сез тыңлагыз, сезнең җан бутамас, аерыр бит чынынялганын? Мин уйлыйм бер ерак бала чакны, сез уйлагыз үзегез калганын...» Хаклык турында Җирдә күпме сер бар, моңдаш туган, бер серләшик, бәлки, тын гына, гасырларны кичеп, бу заманга килеп җиткән хаклык турында. Чал тарихта шушы көнгә кадәр җанга газйз күпме хаклар бар?! һәрбер мизгел — гомер кебек озын, Җир шарыдай авыр чаклар бар... Гел чынбарлык булыр кебек иде кояшларга җиткән теләкләр. Бу дөньяның кайсы почмагында саркып калды алар йөрәктән?.. Килмәдеңме, Кеше, бу җир йөзен тоташ хаклык итәр өчен син?! Мин тезләнәм: изге еллар безне буш мизгелләр өчен кичерсен!.. Вәгъдәдәге ак юлларны сузып үтәр өчен туган җирләрдән, уйга талган Кеше, хаклык өчен яна, димәк, төптән, тирәннән!.. Кайту Тагын өйгә! Туган якка! — Мин сине көттем, көт-те-ем! — дигән кебек, өй өстендә бии күгелҗем төтен!.. Курай турында баллада Син сазыңда уйна бу тынлыкны, оркестрда уйнат — теләсәң! — шулай дияр идем, әгәр, туган, курай моңы барын белмәсәм. Ак пәрдәне ярсу җилфердәтеп җанга тула— язгы җилмени? — Шундый давыллы моң дулкыннарын күңел дигән якты ил тели!.. Моң сыярмы күңел ярларына? — Бәргәләнә уйлар ташкыны. Яна шулай Җирнең билгесез бер бик күптәнге һәм бик яшь моңы. Ул моңнарны беркөн пьедесталдан бөек Тукай үзе тыңлады. Болытларга кадәр күтәрелде Җирнең асыл курай моңнары. Ә бер агай шунда ник үкседе, тезләренә салып чал башын? Юаталсак аны юатыр идек, күрер идек берәр чарасын. — Ник елыйсың, агай, ник үксисең, тезләреңә салып чал башың? — Моң кагылды күңел болытына, — дигән кебек булды Тукай кинәт, — кагылмагыз аңа! Еласын... Ник кагылыйк аңа! Өзгәләнсен, шуның өчен дә бит ул — Кеше. Кешелекнең шатлык-кайгыларын ялкын итеп җанда йөртүче. Җирдә азмы андый бәхетлеләр бу мизгелдә, шушы минутта?! Бер бушанып нигә үксемәскә күңел тулы дөнья булып та, йөрәкләргә ялкын тулып та?! Күңел тулу — мең рәхмәтле булу, күңел тулу — мәрхәмәтле булу, Күңел тулу — җәрәхәтле булу, Күңел тулу — мәхәббәтле булу... һәм без киттек уйчан урамнардан, уйнамадың бүтән нигәдер... Елатырмын диеп уйладыңмы эңгер сарган Казан өйләрен. Җанда курай моңы чыңлый һаман, олы тынлык үзен тыңлый сыман... Син сазыңда уйна бу тынлыкны, оркестрда уйнат — теләсәң! — Шулай дияр идем, Ифрат туган, курай моңы барын белмәсәм... Кадыйр Сибгатуллин Кар шыгырдый 1 Көмеш тоякларын тугайларга сузып яткан ап-ак тай кебек, бишегендә — күктә кырын ята кичә генә туган Ай көлеп. Күктә үзе, тәрәзәдә күзе: өйләрендә нишли кешеләр? ...Өйдә җылы. Тышта һава чатный, каеннардан карлар ишелә. Өйдә яхшы, якты, тыныч, җылы, һавасында бала тыны бар. Ике бармак тарта каба йонын — безнең өйдә лира моңы бар. Кабасыннан кулын алмый гына бер күз ташлап ала ишеккә. Орчыклары туктап торган чакта тәрәзәгә карый — бишеккә. Тәрәзәгә нигә карый икән, тәрәз артларында кемнәр бар? Ник ишеккә карый икән әни? Ник шыгырдый икән тышта кар? 2 Берәм-берәм елдан-елга керәм, узганнарны үтәм сүткәләп... И елаган идек үксеп-үксеп, ник кайтмыйсың диеп, үпкәләп. Язмышларның мәрхәмәтсез чагы. Уйларымнан китми ул һич тә. Бик сагышлы иде һәм бик салкын, без бик мескен идек ул кичтә. Иске табак кебек изелгән Ай — бозлы тәрәзәдә шәүләсе.. Уйлап арган башын түбән игән, Сәке почмагында гәүдәсе. Салкын өйдә ике ач бәндә без, икебез дә елап арыган. Караңгыда иске шәлен капшап, иңнәренә барып сарылам. Кайсы йортлар инде көтеп ы. Үлем белән тормыш килеш > Яки кайтып, яки гүргә ятып өзде ирләр алыш-бирешне. Вафат дигән хәбәр җиңел түгел, күнәсеңдер күнгән кадәре. Өметеңне өзми ялгап торг «Хәбәрсез юк» дигән хәбәре. Әллә кайда сузып-сузып елый — әллә бүре, әллә эт улый. Ватык капкаларны кага-кага, әллә язмыш, әллә җил дулый. Тышта дөнья тынып торган чакта әллә нәрсә әни ишетә. Сискәндереп сикереп кузгала да, йөгерә-йөгерә бара ишеккә. Тәрәзәгә килә. Тыңлап тора. Тагын ишек биген күтәрә. Яңа кертеп япкан тоткын сыман, үз өендә үзе үртәлә. Язмыш шулай алдамакчы була. Ышаныр да, барыбер чыгар, ди. Өй артында, ахры, этләр йөри. Кар шыгырдый, һаман шыгырдый... 3 Мылтык тавышы дисәң, кемнәр атсын? Агач шартлый торган суык чак. Күмерен әни мичтән яңа тартты, җылы бөркеп җемелди учак. Орчыклары тынып торган чакта оныгына карый —бишеккә. Моңлы, серле, шомлы шыгырдый кар. ...Ике күзе күчә ишеккә. Ике күзе һаман ишектә. Әллә йөрәк, әллә кар шыгырдый, әллә тышта аяк тавышы. Бишекләрдә — кече оныклары. Гомерләрнең—үтеп барышы. Вафат дигән хәбәр җиңел түгел, күнәсеңдер күнгән кадәре. Өметләрне өзми ялгап тора «Хәбәрсез юк» дигән хәбәре. Кичә генә туган Ай елмая. Бишек уйный, уйный җаныбыз. Тышта салкын... Булса юрганыгыз, яңа туган Айга ябыгыз. Авыл урыны Урамнары әле беленеп тора, нигез саен — чокыр, багана. Шау чәчәкле алмагачын күреп килеп кердем үтеп барганда. Арба эзен күмгән яшел чирәм. Бака тавышлары сазлыкта. Киртәләрен баскан алабута. Авып ята черек казыклар. Инде быел буылмаган инеш. Чишмәләре кипкән, саеккан. Буш нигезнең каены ботагында йорт җиткереп кергән саескан. Сүтсәң, бәлки тузан гына калыр, исән килеш әле йорт әрәм. Тәрәзен дә каплап маташмаган, ташлап киткән икән бу адәм. Соңгы йортның инде хуҗасы юк. Кошлар торыр — алар талымсыз... Бу авылда туып-үскән кеше Калмас микән туган авылсыз? Бабалары ята шушы җирдә, кайтыр әле—карар, кадерләр. ... Китә алмый ияреп кеше артыннан туган нигез белән каберләр. Туган җирдә урын иркен безнең, кая барсаң — шунда хуҗа син. Бәхетенә таба китә кеше, ияреп бармый арттан нужасы. Бик кирәккә күрә китәләрдер, ялгыз язмышлардан котылып. Киткәннәрнең үткәннәре генә югалмасын инде онытылып. Ни әйтсәң дә, бераз ямансурак нигезенә хуҗа калмагач. ...Ак чәчәген коеп елый кебек авыл урынында алмагач. Картлар Җиңел чагы туры килмәгәнгә, онытылмаган әле авыр чаклар. Зарланмыйча гына дәшми йөри, хәтер бетте диеп, тыйнак картлар. Үз гомере белән үлчәп карый, сынап карый; болар нинди затлар? Нәрсә бөркәнсәк тә, безне таный, замананы таный сизгер картлар. Төскә түгел, алар төпкә карый. Нигә сүзләр, нигә ялган антлар?! Эшебезне, үзебезне аңлый үзебездән элек зирәк картлар. Үзләренә әле без түлисе онытылмый торган олы хак бар. Үзләреннән туган изгелеккә рәхмәт укып йөри сабый картлар. Кер булганга түгел, сер булганга гүргә кадәр бәлки әйтми саклар. Оланнарга зыян килмәсен дип, кирәк булса әгәр — сабыр картлар. Карап кына, санап, барлап кына бу тормышның гел алдыннан атлар. Әйтерсең лә әле яшәмәгән, бер дә картаймаган даһи картлар. Эскәмиядәге карт Йоклый алмый чыкты микән? Чал сакалын бер сыпырды. Түбәтәен кырынайтып, моңсу гына уйлап торды. Иреннәре көлеп куя, тере очкын — карашында. Бүлдермәгез! Карт утырды яшьлегенең канатына. ...Сәер генә карап алды утыргычның уң ягына. Гаҗәпләнде, күрә алмагач сөйгән кызын үз янында. Нинди генә булсын, мәхәббәтне тиңли алмам әрнер ярага. Бер генә көн чынлап яратсам да, әллә нигә җитә янарга. Сагышлары арттан килсә килер, илаһидыр әле бу чагым. Әле һаман дөрли йөрәгемдә унсигездә яккан учагым. һәр минутта, һәр сәгатьтә, һәр көн мәхәббәтем тота имтихан. Еллар белән юллар сынап тора. Арта гына бара ул илһам. Яратуның күгенә менгәндә дә әле тагын калыр хыялым. Кешенең бит мәхәббәте икәү: берсе — чыны, берсе — идеалы. 'Атыла йолдыз Баш түбәмдә генә, бер үземә янып тора күпме йолдызлар! Уйлымоңлыларга ялгыз чакта, әле ярый, күктә йолдыз бар. Бу төнем дә әнә шундый чагым. Барыбер миңа — җирдә, күктәме, сердәш кирәк миңа сөйләшергә, киңәшергә азга, күпкәме. Саубуллаштым йөрәгемнән йолкып. Хисләр аерылышу чатында. • Мәңгелеккә, гомерлеккә микән? ...Җавап булып йолдыз атыла. Атылсын, дим, бетмәс, бетмәс әле. Берсе сүнсә, берсе кабыныр. ... Кабынганы янда яна торыр, ә сүнгәнен күңел сагыныр. Атыла йолдыз. Миллионнардан бердер. Сизелми дә бит ул күкләргә. Минем менә бердәнбер йолдызым Атылды әле бүген... Үткәнгә