ПАРОДИЯЛӘР
Онытканмын Хуш. диңгезем — тыныч култыкларың, давылларны кичкән кыяларың!.. Вак интриган күзгә карап келә — ат перчаткаң! — булмый атышып... Хуш, диңгезем! Китәм! Нигә дисәң,— юешләнгән капрон күлмәгем... Яр тапталган... Никтер онытканмын монда элек кемнәр йөргәнен. Күңелгә гел таныш юллар килә, ә интриган күзгә карап көлә, тора, каһәр, эшкә катышып. Пистолетны өйдә жалкы бит, әй,— булмый атышып! Ярамый шул... Ә мин кенлим сине — ят күзләрдән, Иңнәреңә яткан чал туннан. Алларыңа алтын чәчен сибеп. Сер бүлешкән тенге лампаңнан. Көнлим сине, көнлим — ят күзләрдән, Бармагыңны кочкан балдактан, Ыспай чәчләреңне аралаган Үзең сатып алган тарактан. калдырганмын, Иңнәреңә яткан туннан көнлим, Син юына торган сабыннан... Галстук та, чая кызлар кебек, Муеныңа әнә сарылган. Яшерермен сине ят күзләрдән (Мин хәзергә әле сабырлы), Тик нишләтим икән шул лампаңны, Тарагыңны, тунны, балдагыңны һәм галстук белән сабынны?! Атар идем утка, барсын җыеп һәм үч итеп сиңа, юләргә!.. ...Әйе, шулай итәр идем дә бит, Ярамый шул — акча түләнгән!