Логотип Казан Утлары
Повесть

ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ

IX

Участок башлыгы Әхмәтов үзенең кабинетында телефонйан сөйләшеп утыра иде, КМУС мастеры керде. — Яхшы, аңладым. Урыны бу түгел, соңыннан, — дип, ул каты гына эндәште дә, трубканы куйды һәм. аягүрә басып, мастер белән исәнләште. — Эшләр ничек? Кайчан бетерәсең? Ул, Гадәтенчә, ике кулын кесәсенә тыгып, идәнгә карап йөренә башлады. — Начар, — диде мастер. — Нишләп? — Тишекләр дөрес калдырылмаган, аптырадым. Сүз эстакада буенча килүче торбалар турында бара иде. Өлкән прорабның кашлары гына түгел, калын кара мыегы да күтәрелеп киткәндәй булды. Ул әрле-бирле йөрүеннән туктап — Ничек? — дип сорады Аннары күрше бүлмәгә дәште. — Петр Ефимович, син андамы? Кер әле бире. Олы яшьләрдәге прораб Телегин керде. Монтажчылар мастерына баш какты. — Җылылык трассасында будканы син ничек эшләргә куштың? — Проект буенча. — Тишекләр кайда? Телегин кәгазьгә сызып күрсәтте. — Дөрес, — диде участок начальнигы сызымга карап. — Әйдә барыйк әле. Алар төп объекттан әллә ни ерак булмаган җылылык трассасына киттеләр. Монда ташчылар бригадасы будканың түбәсен ябып, соңгы эшләрне төгәлләп килә иде. Сызым буенча тикшереп карыйсы да юк, Ахыры. Башы 9 санда. өлкән прораб тишекләрнең дөрес түгеллеген шунда ук аңлады. Ул бригадирны чакырып китерде. Озын буйлы, юан корсаклы бригадир Пашков, мыш-мыш килеп, анык каршына басты. — Син нишләп субподрядчыларга тишекләрне дөрес калдырмадың? — Ничек куштылар, шулай эшләдем. * — Кем кушты? ® — Башта Телегин, — диде бригадир, тир агып торучы йөзен про- ® рабка борып. — Аннан Самойлов. « Әхмәтов кызарып-бүртенеп аны сүгәргә тотынды s — Синең прорабын кем? Телегинмы? Тыңла шуның сүзен. Бәлки ™ сиңа иртәгә берәрсе СУ-3 тән килеп болай эшләмә, тегеләй эшлә дияр, “ Вообще, уз башың белән эшли белмәгәч, нинди бригадир син? Синсы- л зымны су кебек эчәргә тиеш. Бездельник. Петр Ефимович, зинһар өчен, < сүтеп эшләргә кирәк. — Самойлов үзе эшләсен, — диде Телегин киреләнеп. — Минем бү- £ ген кызның туган көне дә... и. — Ярар инде, үтенеп сорыйм. Эшне көйләгәч, кайтып китәрсең. * Телегин сүгенеп алды да, читкә борылып ачу белән җиргә төкерде. ° — Бетермичә кайту юк инде болай булгач. Җиһангир Шәмсиевич, ♦ җиде-сигез кеше кирәк булачак. Конторга барып кил, алайса, бишәр s сум эшлә инде. җ Әхмәтов кесәсеннән бумажнигын чыгарып, прорабка кырык сум * санап бирде дә, машинага утырып конторга китте » Петр Ефимович әле һаман нишләргә белмичә аптырап, аның күзе- * нә карап торган бригадирга ике ташчы һәм ярдәмче эшчеләр белән -° эштән соң калырга кушты Прораб будкасына барып, измә китерүлә- < рен сорап, бетон заводына шалтыратты Тагын бер балта остасын һәм ж сылаучыны кисәтеп куйды Кирпеч җитәрлек иде. Үзе дә эшчеләр белән бертигез эшләгәч, тиз тоттылар. °- Шулай да алар химкомбинат капкасыннан чыгып киткәндә сәгать ун тулып килә иде. — Кыз ачуланыр инде. Үпкәләгәндер, — диде ул бригадир Пашковка трамвайга утырышлый.— Бүләк алырга да өлгермәдем. Ә-ә. эштә онытып калдырганмын диярмен. — Яхшы түгел, Петр Ефимович, — диде бригадир иренеп кенә һәм авызын зур ачып иснәде Бераздан Телегин үз хәйләсеннән үзе куанып, елмайды — Складта иде, табельщица мина әйтмичә бикләп киткән диярмен. Ә иртәгә төш турында берәр магазинга барып килермен. Шулай бнт? Пашков йомшак урындыкта йокымсырый башлаган иде ннде. — Монысы ярый, — диде күзен ачмыйча гына — Ваня, әйдә безгә киттек. Анда хәзер мәҗлеснең иң кызган чагы. — Рәхмәт, Петр Ефимович, — диде Пашков, прорабның тәкьднме бик кызыктыргыч булса да баш тартып Икенче көнне Әхмәтов үзенең бригадирларын, прораб-мастерларын планеркага җыйды. Узган көнгә анализ ясап, алда торган эшләрне, һәр объектның ин мөһим дип саналган, кичекмәстән төгәлләнәсе «тар» урыннарын билгеләде. Бригадаларга гына түгел, аларның звеноларына кадәр бер атнага конкрет эш бүлеп бирде. — Август-сентябрь — менә безгә соңгы срок. Чигенергә урын юк, артта... план. Шуннан ары безне монда тотмаячаклар. Ике, өч сменага бүленеп эшләргә, әмма бетереп китәргә... Ул сүзен бстерер-бетермәс, прораб будкасына идарә башлыгы Мәх- мүтов керде. Ул әкрен генә исәнләште һәм өлкән прорабка сүзен дәвам итәргә кушты Кемдер ишек янынарак шуышып аңа урын бирде. Әхмәтов: — Мин бетердем, — диде.— Ләкин дисциплина турында бер-ике сүз әйтеп үтмичә булмый. Участокта хезмәт дисциплинасы турында аерым сөйләшү булыр, аны партбюро белән берлектә уздырачакбыз. Ә бүген инженер-техник работниклар арасындагы дисциплина турында. Иптәш Самойлов, син кайсы объектта эшлисең? Бу сорау шундый көтелмәгәндә яңгырады, бер мәл бригадирлар, мастерпрораблар гына түгел, Мәхмүтов та аптырап калды. «Ничек инде участок начальнигы үзенең мастеры нинди объектта эшләгәнен белми?» дигән сорау бирә язды. Ләкин ул, өлкән прорабның тавышына карап, тел төбендә нидер ятканын бик тиз аңлап алды. Мастер Самойлов бурлаттай кызарып, колгадай сураеп басты. Авыз эченнән нидер мыгырданды. — Ачык ишетелмәсә дә, аңлашылды, — диде Әхмәтов. — Ә ташчыларга будкадагы торба тишекләрен билгеләдеңме? — Әйе, — диде мастер. Ул, эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп, башын түбән иде, сары чәче йөзенә үк төште. — Янадаи кеше эшенә тыгылма. Үзеңне күрсәтәсең килсә, күрсәт, ләкин Телегинны юкка чыгарырга тырышма. Ул үз эшен синнән башка да бик яхшы белә, егерме ел төзелештә. Сиңа да шуны’ ук телим. Әхмәтовтан соң идарә башлыгы да бер-ике генә җөмлә белән эш, дисциплина, документ кәгазьләре тутыру, объектларны төгәлләү турында әйтеп үтте. Ишектән керә-керешкә аның борынына ниндидер ят ис бәрелгән иде. утыра торгач ул моның хәмер исе икәнен һәм аның кемнән килүен дә абайлады. — Җиһангир Шәмсиевичның баягы сүзләренә ялгап, һәр ИТРның үзүзен тотышы, шәхси үрнәге турында әйтеп үтәсе килә, — диде ул һәм Петр Ефимовичка карап алды.— Эш вакытында бригадирның, я мастерпрорабның аракы эчүен белсәм, икенче көнне үк куам да чыгарам. Соңыннан үпкәләштән булмасын! Кем булуына карап тормыйм, колагыгызга нык киртләп куегыз. Идарә башлыгы сүзен бетергәч, Әхмәтов планерканы япты. Кешеләр тарала башлады. Мыштым гына чыгып баручы Телегинны Мәхмүтов- ның көр тавышы туктатты. — Петр Ефимович, сез калыгыз әле. Прораб башын бер яккарак борып, борын сөрткән булып авызын каплабрак идарә башлыгы каршына килеп басты. — Кем бакчасына таш атканны сизгәнсездер, шәт, — диде Мәхмүтов урыныннан күтәрелеп. Аның янында прорабның юка гәүдәсе тагын да кечерәеп калгандай булды. Җыерчыклар белән сыргаланган какча йөзенә сизелер-сизелмәс кызыллык йөгерде. Яшьләре бер чама булса да. Телегин идарә башлыгы янында үзен бала сымак итеп тойды. — Аңладым, Ислам Бакирович. Минем кичәгедән ул,— диде прораб, сүзне уенга бормакчы булып. — Анысы мине кызыксындырмый. Сезнең кул астында мастерлар, бригадирлар һәм берничә дистә эшче... Икенче мондый хәлдә күрмим. Барыгыз. Петр Ефимович башын түбән иеп, ишеккә юнәлде. Мәхмүтов өлкән прорабка, әйдә, күрсәт хуҗалыгыңны, дип аны урамга алып чыгып китте. — Ислам абый, — диде Әхмәтов, икәве генә корпуска таба атлаганда,— Телегинга юкка алай каты бәрелдегез. Ул Самойлов ясаган бракны рәтләп кичә төнгә калды. Шуның өстенә кызының туган көне иде. Әле йокламагандыр да... Ничек аягында йөри торгандыр, белмим. — Андый хәл булгач, бөтенләй килмәскә иде. — Юк. кешесе ул түгел. Эш аңа, солдатка строй кебек — изге нәрсә. — Әйт үзенә, бер-ике сәгать йоклап алсын. Я кайтарып җибәр. — Әйтеп карармын. — Әти-әниең ни хәлдә? — Исән-саулар. Нишләп бу арада килеп чыкмыйсыз? — Кая вакыт? Ял көне дә эш кәгазьләре белән утырам. Аннары... апаң кешегә бару түгел, ишек төбенә чыгып утырырга да читенсенә. Җайлы булмады... • — Кем уйлаган шулай булыр дип. — Да-а. әйтмә... Язмыштыр Үзеңдә ничек? Туеңны күрәсе килә, егет. Ә туй синең уеңда да юкмы? Утыз яшь — Ислам абый, онытмагыз, егерме тугыз гына, — диде Әхмәтов елмаеп. — Барыбер инде... Билгеле, кем шул рәхәтне калдырып, камыт кисен. Аерым фатир, машина... Артына тибеп яшисең инде дөньяның. — Ислам абый, энекәшнең хаты киләме? — дип сорады Җиһангир Шәмсиевич, сүзне икенчегә борып Мәхмүтовның быел гына институт бетергән малаен күптәй армиягә озатканнар иде. — Бер хаты килде. Урта Азиядән. — Бик ерак киткән икән. — Исән йөрсен. Сугыш вакыты түгел... Җиһангир, мин беркөн баш бухгалтерга участокларга анализ ясарга кушкан идем. Картина шәптән түгел: күләмсез, акланмаган эшләр бцк күп. Форма ике буенча акча ♦ түләүче юк, ә нәрәтләр буенча без түләгәнбез. Монысы гомуми күре- s неш. Конкрет синең участок буенча: Телегин кирпеч стена сүтүне ике- s өч тапкыр язган. Бу — чын мәгънәсендә приписка. Аннан синдә вакыт- * лы эшчеләр күп очрый. Кара аны, мин сиңа кунакта абый, ә эштә ка- л ты торачакмын. * — Бала-чага түгел лә, аңлыйм. -° ...Петр Ефимович яңадан әйләнеп килгәндә, Мәхмүтов белән Әхмә- < тов прораб будкасы янында тыныч кына сөйләшеп торалар иде. Теле- * гин дәшмитынмый узып кнтмәкче иде. начальник аны дәшеп алды. £ — Петр Ефимович, килегез әле бире. Катырак бәрелдем, ахры, ләкин үзегез гаепле. Телегинның ла керпе энәләре шиңде. — Юк, мин бүген эчмәдем. Кичә кызның туган көне иде. — Беләм. Ишеттем. Җиһангир Шәмсиевич әйтте Гафу ит. — Аннан начальник теманы үзгәртте. — Петр Ефимович, кайчан ауга чыгабыз? Сезне баш инженер бик һәвәс аучы дип мактады. — Мин әзер. Хет иртәгә. Сез дә яхшы аучыдыр, борыныгыз ис сизә,— диде Телегин көлеп. — Су-4 нең элекке начальнигы шулай иде. Ул әле хәтта иснәп тә чыга торган иде Бервакыт мин аңа. миндә йогышлы авыру, якын килмәгез, дидем Шуннан бирле иснәмәс булды. Көлешеп алдылар. — Мин андыйга ук барып җитмәм, — диде .Мәхмүтов. — әгәр мәҗбүр итмәсәгез. Минем ауга һәвәслек юк. сирәк-мирәк балыкка гына йөргәлим. Петр Ефимович, сез монда килгәнче дүртенчедә идегез бит?— дип сорады. — Әйе. — Ә болай үзегез кайсы яклардан? Әле ныклап белеп җиткермим. Техникумны читтән торып бетергәнсез бугай. — Шулай туры килде, — диде Телегин. — Сугыш башланганда дүртенче курска җиткән идем. Сугышта булырга туры килде. Ә соңыннан укый алмадым. Әти-әнн карт, сеңелләр бар иде. Заманасы авыр — карточка. Безнең Пенза ягында гына түгел, бөтен җирдә шул булды инде. — Да-а, ул вакытлар баллы булмады. — Илле алты алтмыш җиденче еллар минем Краснояр краенда узды. Совхозда столяр, бригадир булып эшләдем Прораб киткәч, мине аның урынына куйдылар. Бер егет минем элек укыганны әйткән дә... — Син шул еллардан бирле прорабмыни? ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ — Ну, анда кечкенә объектлар, кеше әз иде. Эшләргә була иде, билгеле, тик хатын авырды, бөер беләң. Су ярамады. Киттек Казан ягына... — Бала-чага ишлеме? — Бер кыз да бер малай. Кыз КИСИ I да укый, ә егет әле тугызда гына. Үзем Мәскәүнең заочный техникумын бетердем, Шабловкада. — Күптәнме? — Биш ел элек. ... Бераздан идарә башлыгы үз эшләре белән китеп барды, ә Әхмәтов белән Телегин прораб будкасына юнәлделәр. X Кара күзлек кигән, кулына калын гына китап тоткан Әзһәм автобустан төште. Көн эссе, кояшлы һәм автобуста да бөркү булганга аның тамагы кипкән иде. Тукталыш янындагы киоск ябык, квас мичкәләре дә бикле. Ул урамның икенче ягындагы яңа ачылган кибеткә юнәлде. Ял көне булгангамы, урам тулы халык — каядыр баручылар, кайту* чылар, яшьләр-кызлар... Урам аркылы чыкканда, Әзһәм хатыны белән каяндыр кайтып килүче, яшь бала күтәргән бер танышын очратты. — Кая чаптың? Килеп тә чыкмыйсың. Байтак вакыт сөйләшеп тордылар. — Вакыт юк бит, кем әйтмешли, кыл да сыймый. Менә бүген дә бер егетнең өенә килеш иде. Бюродан тагын бер кыз булырга тиеш, сәгать җидедә очрашырга сөйләшкән идек. — Ул егет нишләгән соң? Кем ул? Мин беләмме? — Юк, белмисең. Прогул ясаган. — Аларны әзрәк авызлыклап тоту ярый, азмасыннар. Ну, хәлләр ничек? Дусты Әзһәмнең укуы, төзелеш идарәсендәге хәлләр белән кызыксынды. Чөнки үзе дә, Донбасстан Казанга кайткач, шунда балта остасы булып эшләгән иде, хәзер шофер. Аннан ул Әзһәмне үзенә кунакка кыстый башлады. — Әйдә, эт мөгезе, безгә, чәйләп утырырбыз, — диде ул серле елмаеп. — Чәй куәтләре җитмәсә... Әйеме, карчык!.. — Бер килеп чыгармын әле. Алардан аерылгач, Әзһәм азык-төлек кибетенә керде. Тоташ пыяладан эшләнгән якты кибетнең бер башында сок саталар иде. Газлы су юк микән дип, Әзһәм икенче башка барып килде. Анда да су юк икән. Кире килгәндә бер сатучы кыз аннан вакыт сорады. Егет башта кызга, аннан сәгатенә карады. — Җиденче ун минут. — Рәхмәт. Үзе дә абайламастан, аның карашы кызга озаграк тукталды. Кыэ коңгырт күзләрен түбән төшерде. Әзһәм дә үз юлына китте. Чиратка басты. Әлеге сатучы кызны искә төшереп елмайды. Бер стакан слива согы эчте. Сәгатенә карады. Әле шактый вакыт бар икән. Ул баягы кибетче кыз янына килде. Кыз кәгазь тартмалар өстенә утырган иде. Прилавка каршында кеше пәйда булуга җәһәт кенә торды. — Арыдыгызмы әллә? — дип сорады Әзһәм. — Әйе шул. Көнозын аяк өстендә бит. — Сезнең бүлектә кеше бик аз икән. I КИСИ — Казан тезүче-инженерлар институты. — Бүген ял көне бит?Миндә, гомумән, кеше аз була, анда да карчык-корчык кына. Бу бүлектә чәй, каплы печенье, шикәр, варенье, повидло ише әйберләр сатыла иде. Стенада бер рәсем: түбәтәйле, ак сакаллы татар карты аякларын бөкләп зур самавар янында чәй эчеп утыра. Кыз егетнең күз карашын сизеп: ♦ — Ул минем иптәшем, — диде. « — Бик карт бит. Элек кенә кызларны шундый картларга икенче § хатынлыкка көчләп биргәннәр. = — Сез инде бигрәк. Мин болай гына, бергә эшли торган иптәш дип әйттем. п Ак яулыклы бер карчык килеп чәй сорады. Ике кап чәй алгач, ул: 5 — Кызым, теге катысын да бир әле, — диде һәм такта чәй дә алды. * Карчык китеп баргач, Әзһәм баягы сүзгә кайтып — Ә сезнең иптәшегез булырга иртәдер әле? — диде. — Минем инде кызым бар. ° — Ышанмыйм, — диде егет. Сатучы прилавка астыннан ридикюлен алды һәм аннан бер кар- < точка алып Әзһәмгә сузды. Карточкадан сатучы һәм йөз чалымнары о белән бераз аңа охшаган бер-ике яшьләр чамасындагы бала карап то- * ра иде. Егет артык гаҗәпләнмәде һәм тагын кибетчегә карап куйды. — Ә әтисе кайда? s Шул чак прилавка янына бер кыз килде һәм Әзһәм белән янәшә < басты. Ф — Халидә, нихәлләр? Авылга кайтканың юкмы? — диде ул. * — Юк әле, Сания Үзең нишләп йөрисең? — Менә вак-төяк алдым,— диде кыз, сумкасына ишарәләп.— Син < хәзер кайда торасын? Ә Вагыйз кайда? Абыйларында калдымыни? Кы- * зың кая соң? Ф — Авылда, әни янында. “■ — Кайчан кайтасың соң? — Киләсе атнада. — Ярый, сау бул, китим әле, — дип, сатучының иптәш кызы китеп барды. Әзһәм беравык дәшми торды. Берничә минут вакыт өчен артык күп иде бу яңалыклар. Бу кадәр төгәл мәгълүматны кайбер кешедән берничә көндә дә алып булмый бит. — Тамагыгыз кипмәдеме? Сок алып килимме?—дип сорады Әзһәм, үзе дә сизмәстән. — Юк, рәхмәт. — Чыннан да. — Юк, юк. — Мин боларны монда калдырып торыйммы? — дип сорады егет, китабы белән күзлеген витрина өстенә куеп. — Калдырыгыз. Китабыгызны карыйммы? — Әлбәттә. Ә минем исемем — Әзһәм. Әйберләрен елмаеп торучы Халидәгә биреп, Әзһәм тагын соклар бүлегенә чиратка басты Ул кулъяулыгы белән тирләгән маңгаен сыпырып алды. Башын чайкап куйды. «Кызык бит. Ә нинди сөйкемле, яныннан китәсе килми». Халидә дә бу минутта егет турында уйлап алды. Белмәгән-күрмәгән кеше белән үзенең шулай җиңел генә сөйләшеп китүенә гаҗәпләнде. Хәер, ул аны яңадан әллә күрә, әллә юк. болай гына, эч пошканнан гына сөйләште бит ул. Артык бәйләнми, күп төпченми, сөйләшсә ни булган Әзһәм стакан белән алма согы алып килгәндә, Халидә янында төсе J, , — диләр кызлар, күбесенең ул якларны күргәне булмаса да. Зөһрә башка звено җитәкчеләренә дә нинди эшләр башкарачакларын әйтте. Хәер, кичтән ул аларга задание биргән нде инде, исләренә генә төшерде. Гадәттә, ул алдагы көн өчен эшләрне кичтән биреп куя. Чөнки иртән конторда тоткарланган чаклары була, бригада төрле җирдә эшләгәндә башка объектларны да йөреп чыгарга туры килә. Бу арада бигрәк тә күңеле алгысып йөргән вакыт. Нишләптер участок начальнигы белән тыныша алмыйлар. Бригада ару гына бер урында эшлй башлый, начальник тота да икенче төшкә җибәрә. Кайчагында звеноларны бригадирга әйтмичә дә күчергәли. Аннары килеп, мастер, прораблары арасында да килешүчәнлек юк, уң кул нишләгәнне сулы белми. Зөһрә кемгә барып сүз катарга да аптыра ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘШӘ ды. Чөнки эшкә төпле тотынган идарә башлыгы юк иде, баш инженер да нишләптер аның сүзенә колак салмады. Әллә Зөһрәнең үзендә дә гаеп бар инде, характеры кырысрак, картлар әйтмешли, талканы корырак бугай шул. Нишләсен, кырыкка житкәч, кеше үзгәрми торгандыр инде. Эш өчен янып-көеп йөри бит — үз мәнфәгатен кайгыртмый. Менә шуңа күрә участок башлыклары да, прорабмастерлар да бригадир Кәбирова белән телгә килмәүне кулайрак күрәләр иде. Ә бу өлкән прораб аны санга сукмыйчарак йөри. Әгәр һаман да тыныша алмасалар, башка идарәгә күчү идё Зөһрәнең теләге. Элек бергә эшләгән кешеләр чакырып тора, үзләренә алырга дүрт куллап риза. Ләкин менә нәрсәдер аны тотып, тыеп тора. Бер ияләнгән кешеләрне, сине чолгап алган мохитны эчендә җаны булган кешегә алай тиз генә ташлап китү җиңел түгел шул. Бригада өчен ул борчылмый, таркалмас, үз урынына калырдай кеше дә табылыр, ләкин .менә тиктомалдан китеп бару —бригада членнарына хыянәт булыр кебек. Чөнки алар Зөһрәгә күнеккәннәр, кайвакыт катырак дәшә торган гадәте булса да, авыз турсайтмыйлар, чөнки бригадир апалары юкка орышмый, алар да үз әниләренә ышангандай ышаналар, ни әйтсә шуны тыңлыйлар. Әнә беркөн ике кыз Дусяны тотып кыйныйбыз дип ажгырып торалар иде. Көлсәң көл, еласаң ела, дигәндәй, менә хәзер яшьләр нинди. Егетләрмени?! Шуннан бригадир икесен дә чакырып алды да: «Әгәр дә мәгәр аңа тырнак белән генә чиертсәгез дә, миннән рәхим-шәфкать көтмәгез», — диде. Әлегә ул-бу ишетелми. Күрәсең, үзара килешкәннәрдер. Әнә Гөлфия белән Ганҗә эшлиләр бит, сүз әйтерлек түгел. Ә бит алар- ның да арасы эт белән мәченеке кебек иде. Ир-ат аркасында низаг килеп чыкты. Хәер, әле һаман да сөйләшкәннәре юк бугай. — Тагын тартасыңмы? — дип сорады бригадир, Дусянын яшереп кенә чалбар кесәсенә шырпы салуын күреп. Кыз дерт итеп китте. Аннан ничектер гаепле елмаеп: — Ачуланма инде, Зоя апа, җаным,— диде.— Берне генә, иртәгә ташлыйм. — Тукран тәүбәсе, — диде Ганҗә тышкы яктан. — Әйтмә ичмаса, Зөһрә апа, шуңа телеңне әрәм итеп. Бригадир дәшми-тынмый гына ишектән чыгып баручы Миләүшәне күз карашы белән озатып калды. Акыллы, тыйнак кына кыз дип йөри иде, бу арада монысы да сәеррәк күренә башлады. Я моңаеп, уйланып утыра, я кирәгеннән артык шаяра. Әллә гыйшык утына эләкте инде. Зөһрә дежур кызга будкада тәртип ясарга кушып, үзе иң соңыннан чыкты. «Менә бит, — дип уйлады ул, — шул балаларны (әйе, балаларны, чөнки алар бит кемнеңдер балалары, әниләре минем кызым фәлән җирдә, фәлән кешеләр кулы астында эшли дип уйлый торгандыр), менә шушыларны ни җаның белән ташлап китәсең? Күбесе әле аягына ныклап басмаган. Тормыш сукмагы тайгак бит ул, буының сыек булса, егылуыңны көт тә тор. Ярый ла, таеп киткәндә иңбашын куючы булса. Ә булмаса?» Бригадирлыгының беренче елларында шулай булгала- ды да. Хәтта бер кызы төрмәгә дә эләкте. Менә шул хәл Зөһрәне күп уйланырга мәҗбүр итте. Бигрәк тә кызның әнисе әйткән сүзләр. «Мин аны сезгә ышанып тапшырдым. Сезгә хөкүмәт эш өчен генә түгел, ә аларны тәрбия иткән өчен дә акча түли». Дөрес, бераз гади, тупасрак әйтелгән, ләкин аны киңрәк, артында нинди мәгънә ятканын аңларга кирәк иде. Ул вакытта Зөһрәнең үзенә дә егерме алты яшь кенә иде. Шулай да Зөһрә һәр кызның әнисе дә булырга тиеш икәнен аңлады. Менә хәзер шул кызларны, балалар йортында үскән Дусяларны ничек ташлап китәсең? Утызлап кеше — һәрберсе туганыңдай якын .. «Идарәгә яңа начальник килде, бәлки эшләрне бераз рәткә салыр», — дип уйлады Зөһрә Кәбирова, киенү-чишенү бүлмәсеннән чыгып барышлый. ... Прораб тешке аштан килүгә Зөһрә жилтерәтеп дигәндәй аннан сорау ала башлады. — Фаяз Гомәрович, кая буяулар? Пумала да юк. Озын буйлы, ябык чырайлы Фәхретдиновның аксыл кашлары жые- рылды. Ул: ♦ — Белмим, — диде һәм будкасына кереп китте. Бригадир аның артыннан калмады һәм каршына килеп басты да те- Ф генең озын бармаклары белән нәфис папирос тотып, тәмәке кабызга- S нын көтеп торды. Фәхретдинов иркенләп бер суырды да, утырып, урын- - дыгында бераз янтаеп әйтте: | — Белмим, Зөһрә, белмим. g Аның бу кыланышына Кәбированың жен ачулары чыкты. Ул кулла- ь рын бутап сөйләргә кереште, чөнки бирешергә исәбе юк иде. — Сезгә рәхәт, билгеле, белмәгәннең беләге авыртмый. — Мин нишли алам? Китермиләр бит — Ничек инде нишли аласың? Син бит прораб, сора, шалтырат, та- ь ләп ит. Маңка малай шикелле мәлжерәп утырасың. Фәхретдинов корт чаккандай урыныннан сикереп торды. Зөһрәнең ° күзләренә чекерәеп карады. ♦ — Син нәрсә мине мыскыл итәсең? = — Ә син нигә минем каршыда киерелә-сузыла тәмәке төтәтеп уты- s расың? Кыланышың кырга сыймый. — Зөһрә,- шуны аңла: давай, давай дип эшли торган заман түгел Ф хәзер, һәр нәрсә фәнни нигездә, алдан билгеләнгән план буенча эшлә- * иергә тиеш, центрозавоз бар... - 3 — Алайса, бигрәк тә әйбәт. Безгә буяу кирәге әллә кайчан билгеле < бит, мәктәпне беренче сентябрьгә өлгертергә кирәге дә көн кебек ачык. * — Ну, нишли алам соң мин? Китермиләр бит. — Синең кулыңда машина бар. а — Миндә юк. — Соң участокта, водозаборда бар. Сора. Фәхретдинов кул селтәп — Әй, чәнчелеп китегез лә, — диде һәм ишеккә юнәлде. — Әнә телефон, шалтырат та сора. Табарсың микән... — Алайса, кешеләрне жыям да монда алып керәм. Тик утырсыннар. Шул вакыт прораб каршында иелеп ишектән кереп килүче Мәхмү- тов пәйда булды. Ул йонлач дәү кулын сузды. — Исәнме. Аннары бригадирга дәште. — Зөһрә, исәнмесез. Төксе генә исәнләшүеннән, урамга ук ишетелгән тавыштан идарә башлыгы бераз төшенгән иде, шулай да эш нәрсәдә икәнен үзләреннән сорады. Фәхретдинов, акланыпнитеп тормыйча, эшнең асылын, гауганың нидән килеп чыкканын әйтеп бирде. Мәхмүтов тирләгән муенын кулъяулыгы белән сөртеп алды. Өстәл янына килеп, телефон трубкасын күтәрде, көчкә-көчкә номер жыйды: чөнки номер чокырына бармагы керми, дискы ычкынып китә иде — Диспетчермы? Мәхмүтов бу. Мин мәктәптән. Замга әйт, кичекмәстән буяу һәм пумалалар жибәрсен. Тап Булмаса, үзең йөгер. Бетте — Нинди эштер инде бу? һаман бер балык башы —- Ярар, Зөһрә, тынычлан. Алып килерләр — Килерләр... Ә мин утыз кеше эшсез утырганда тыныч кына карап торыйммы? Аларга бит житмеш-сиксән тиеннән дә кнм ябып булмый Мәхмүтов елмаеп, прорабка ымлады. — Менә бит яныңда миллионер, ач тотмас. — Ислам Бакирович, эш бит акчада гына түгел, эшсез утырдылармы, алар хәзер кыбырсый башлыйлар: берсенә кибеткә чабарга кирәк, икенчесенә ательега, өченчесенә поликлиникага... Хәзер таркала башлыйлар. — Ярар. Әйдәгез әле объектка. Алар өчәүләп ике катлы мәктәпнең һәр бүлмәсен йөреп чыктылар. Мәхмүтов кызларның эшеннән кәнәгать иде. Эленке-салынкы йөргән бер генә кеше дә күренмәде, эшләгән эшләре дә күнелгә хуш килерлек. — Зөһрә, бөтен кеше эштә, ә син эшсез утыралар дисен. — Бүгенгә бар. Ә иртәгә, берсекөнгә... — Фаяз Гомәрович, ишеттеңме? — диде идарә башлыгы хәйләкәр елмаеп. — Да, болай барса, вакытында бетерәчәкбез. Мәхмүтовның кәефе күтәрелеп китте. Җитәкче органнарның күзәтүе астында булган, ике башыннан да урам якка үстереп, янкорма салынган мәктәп үзенә шактый көч таләп иткән иде. Монтажчылар, ташчылар инде китеп барды. Столярлар да тиз тотарга чамалый. Буяу-сылау эшләре генә калачак иде. — Ярар, Зөһрә, темпны киметмә. Материал булыр. Үзем контрольдә тотармын, — диде Мәхмүтов. — Ә без Идел буеннан әйләнеп килик әле. Хәзер китеп барачак, дип уйлап кына торганда начальникның бу тәкъдиме прорабны шөбһәгә төшерде. — Фаяз Гомәрович, сез дүртенче ел эшлисезме инде? — Әйе, — диде Фәхретдинов һәм бераздан өстәп куйды, — прораб булып. — Анысын беләм, — диде Мәхмүтов, ләкин соңыннан гына сүзнең ничек әйтелүенә игътибар итте, асылына төшенде. — һаман прораб булып дип әйтәсе килүегезме? — Дөрес аңлагансыз. — Ләкин миндә хәзергә вакансия юк. Аннары... — Мәхмүтов фикерен әйтеп бетермәде. — Сезнең эленке-салынкы эшләвегезнең сәбәбе шул гынамы? — Җитмәгәнмени? Мәхмүтов су кырына җнтәр-җнтмәс туктап калды. Фаяз да адымын акрынайтты. Алар кара-каршы басып торалар иде. Берсе — чалара башлаган кара чәчле, күпне күргән, тормыш тәҗрибәсе туплаган, икенчесе — яшь, төз гәүдәле, үз-үзенә нык ышанган, үзен яхшы белгеч дип санаучы, ләкин белгәннәренә эштә куллану таба алмыйча, барысына битараф караучы. — Әгәр мин сезгә иртәгә участок бирсәм? Йөкне тарта алырсызмы? — Алырмын. — Ә мин ышанмыйм. Хет үтер — ышанмыйм. Синдә ниндидер меланхолия бар. Неужели син шул буяуны үзең юллап алалмый идең? — Ала идем. — Эш нәрсәдә? — Теләмәдем. — Циник! Да мин сине иртәгә үк эштән куып чыгарам! Идарә башлыгының кызара-бүртенә ярсуына каршы. Фәхретдинов түш кесәсеннән кәгазь алып, тыныч кына ана сузды. — Менә гариза. Күптән әзер. Кул куегыз. Мә.хмүтовның әйтерсең башына таяк белән суктылар. Ул. үз-үзен белештермичә, кәгазьне прораб кулыннан тартып алды да ачу белән ерт- калап атты. — Син нәрсә? Бирермен мин сиңа! Гариза, имеш. Аннан ул тынычлана төште. — Ә мин кем белән эшләрмен? Синең урынга дүрт класс белемле бригадирны прораб итеп куйыйммы? Хәлеңне аңлыйм. Синең түштә институт ромбигы, ә участок начальнигы техникум гына бетергән. Аңлыйм Үземнең дә баштан узган. Ләкин синең әле барысы да алда. Өлкән прораб, баш инженер да булырсың, идарә житәкчесе дә... — Беләсезме, Мопассан булса кирәк, болай дигән: «Кешегә бәхет ул инде аңа лаек булмый башлагач килә». Ә мин алай булуын теләмим. Картаеп, бөкрем чыккач, комым коелып беткәч, миңа берни дә кирәк- * ми! Миңа барысы да хәзер булсын. « Мәхмутов аның җилкәсенә кулын куйды. ты җитеп канат чыккач очарга талпынган кош баласыдай, очсыз-кы- = рыйсыз киңлекләргә ашкынуы иде. s Бу — ургып-ургылып агучы язгы ташкын иде. Ул ташкын үз юлын- < да бернинди киртә алдында да туктап калмый. Ул сулар, таулар аша £ уза, урманнардан үтә. Аны бернинди көч тә туктата алмый. Аны хәтта * меңләгән чакрым аралар да тыя алмый. Бу ташкын яшь йөрәкләргә -а бер генә мәртәбә килә һәм мәңгегә йөрәкнең соңгы тибешенә кадәр < саклана. Бу — иң изге, сабый бала елмаюыдай самими, чишмә суыдай * саф ташкын. X Ләкин ул кояштан көчлерәк яндыра, көйдерә. Бу ташкынның куә- а. тен, яндыру көчен үзе татып караган йөрәк кенә әйтеп, тасвирлап бирә ала. Андый йөрәк мен мәртәбә бәхетле! Бу ташкынга эләккән йөрәкнең бер минуты давылсыз, утсыз пыскып янган йөрәкнең гомеренә тора. Күпме шигырь язылып, күпме җырларда җырланып та, әле һаман да тасвирланып бетмәгән һәм бетмәячәк сихри көч белән тулы ыле бу унҗиде яшьлек ике йөрәк шушы минутларда. XIV Миләүшәне озатып куйгач, Гөлүс тулай торакка тиз генә кереп китмәде. Бүген аның күңеле канатланган, йөрәге дәртләнеп тибә, менә- менә күкрәген тишеп чыгар төсле иде. Ул, үз-үзен белештермичә, байтак вакыт тулай торак тирәсендә йөрде. Аннан бер эскәмиягә килеп утырды. Вакыт соң иде инде. Тулай торакның берничә бүлмәсендә генә ут яна, күрше йортларның да тәрәзәләре караңгы. Кешеләр дә сирәк: эштән кайтучылар ашыга, кызларын озаткан егетләр соңгы автобуска йөгерә. Гөлүс эскәмиягә чалкан ятты Нәкъ аның баш очында йолдызлар җемелди, тулган ай йөзә. Әллә болытлар зур тизлек белән акканга, ай зур йомгакны хәтерләтеп тәгәри дә тәгәри. Алабуга өстендә дә шул ук ай, йолдызлардыр. Тик кешеләр генә башка. Анда Гөлүснең әнисе. Әле \ л да йокларга ятмагандыр. Бу минутларда әнисе ниләр уйлый икән? Бәлки улы турындадыр. Хәзер бит ул берүзе. Гөлүснең моңарчы бу турыда бер дә уйлаганы юк иде. Әнисенә хәзер җиңел түгелдер. Гөлүс хәзер генә әнисенең аны ни өчен-үз яныннан җибәрәсе килмәвен аңлады. Пристаньга килгәч тә әнисе нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин сүзне тагын икенчегә борды. Ул чагында Гөлүс моны анларлык түгел иде, аның бөтен теләге үзе кебек үк кызлар, егетләр белән бергә комсомолның удар төзелешендә эшләү иде. «Метеор» кузгалып киткәч тә, әнисе бик озак пристаньда басып торды, улына яулык болгап калды. Гөлүс карасу болытлар арасыннан әнисен күргәндәй булды. Аның белән янәшә Миләүшә басып тора. Элек егет өчен дөньяда бер генә иң якын кеше бар иде. Хәзер алар икәү. Кызык, бер белмәгән, күрмәгән кеше синең йөрәгеңдәге иң кадерле урынны биләп ала. Син аның өчен теләсә нишләргә — утка да, суга да керергә — барысына да риза. Нигә алай икән ул? Гөлүс ирексездән көлеп куйды һә.м кинәт аягына басты. Чалбарын каккалап, тулай торакка кереп китте. Егетләр йокларга яткан иде инде. Гөлүс туфлиен салып, караваты янына узды да, тавыш-тын чыгармаска тырышып, чишенә башлады. Шул чак өч карават та җанланды һәм егетләр торып утырдылар. — Шула-ай, мәхәббәт шаукымы Гөлүскә дә кагылды, — диде Ил- фир авыр сулап. — Әй, дөнья, әле кайчан гына төпсез ыштан киеп, өстәл астында күмер ашап йөргән бала, хәзер кызлар куенында назлана. — Без картаябыз, яшьләр үсә, тормыш алга бара. Эх, бу яшьлек, әллә төштә, әллә өндә булды, күрми дә калдым. Моны бу бүлмәдәге дүртенче кеше Насих әйтте. Безнең егетләр элекке тулай торактан монда күчкән арада Николай тагын дөнья гизәргә китеп барды һәм алар өчесе бергә Насих яшәгән бүлмәгә керделәр. Ә элек монда торган бер яшь егетне башка бүлмәгә күчерделәр. — Хәзер үк яшьлегеңне сагынасың. Ә үзең өйләнергә йөрисен. — Яшең өч дистәне түгәрәкли башлагач, өйләнми булмас шул инде, Илфир. Альберт та сүзгә кушылды. — Гөлүс, кайсы читлектәге кошны эләктердең? Ничәнче этаждан? — Алтынчыдан, — диде Гөлүс елмаеп. — Оһо, менә монысы — да! Шулай инде, беренче мәхәббәт серле була. Бәлки әле кешегә белдермәскә дип сүз дә куешкансыздыр? — Әйе шул, шулай иттек. Илфир тәрәзә янына килеп тәмәке кабызды һәм: — Син, Альберт, кешедән көләргә генә торасың. Аның яшендә үзен дә шулай булгансыңдыр әле. Барыбызның да баштан үткән бит, — диде Гөлүсне яклап. — Hj>ap инде, теге кем әйтмешли, авыл мәхәббәтендә нәрсә аңлыйсың соң син. Армиядән кайтканыңа ике ел инде, әле кызлар озатканыңны күргәнем юк. Синең внешность белән... Үзен спортсмен, ә үзең... — Мин укыйм, аның ише вак-төяк белән шөгыльләнергә вакытым юк, — диде Илфир, кызларга бик исе китмәгәнне аңлатып. — Вак-төяк димә. Кызлар үзеңә дә кырын карый башларлар. Өйләнә алмый аптырарсың. Сакалың билеңә җитәр. — Юк инде, Насих дус, анысы өчен кайгырма. Сакал билгә түгел, теге Бельгия әдәменеке кебек ике метрга җитсә дә, Галя мина кырын карамас. | — Галя, Галя дип, авыз суларың корыды инде. Шул бала-чага белән нәрсә турында язышасыздыр, белмим. Альбертның бу сүзләре Илфирның ачуын китерде. Ул папиросын тәрәзә төбенә куйды да ут кабызды. Аннары, тумбочкасын ачып, нәрсәдер актара башлады. Кулына бер кап хатлар тотып Альбертның борын төбенә китерде. — Мә, укы! Мондый хатлар язучы булса, син ул кызның үкчәсен үбәр идең! Хәер, синамы соң андый нечкә хисләрне аңлау. — Мин аңламыйммы, минме? Мин андыйларны йөзне табам! — диде Альберт кабарып-бүртенеп. — Укып күрсәт сер булмаса. Ишетик бала-чаганын нәрсә язганын. Атна саен килгән хатларның барысы да бердер инде. Гөлүс боларның бәхәсен тыныч кына тыңлап ятканнан сон: — Андый хатларны кешегә укымыйлар инде, юкны сөйләмәгез,— диде. — Нигә укымаска? Менә тыңлагыз. ♦ Илфир караватына утырды. Хатларны одеал өстенә таратып сал- | ды. Беренче туры килгәнен кулына алып, әкрен генә, ниндидер бер кү- ? тәренкелек, тантана һәм ягымлы эчке хис белән укый башлады. «Исәнме, Илфир! • х Хәзер генә синең хатыңны алдым һәм жавап язам, Үзем турында бер-ике сүз. Бүгеннән икенче ярты еллык башланды. * Беренчесен бик үк яхшы төгәлли алмадым, дүртлеләрем күп. х Яна ел бәйрәмен мин дә матур каршыладым. Утызы көнне безнең * мәктәптә кичә булды. Ә калган көннәрне без клубта үткәрдек. Анда 1 бик күңелле булды. * Илфир, синең бәйрәмне әйбәт уздырганыңны белгәч, бик шатлан- * дым. Мин синең хәлләрең яхшы икәнен белсәм, гомумән, һәр вакыт г куанам. Илфир, ягымлым, хат яз. Түземсезлек белән көтәм. Сау бул. Кыз- * лардан сәлам. Яз, көТәм... Галя. 20 январь». — һи әйттем бит, бала-чаганың бала-чагача инде,— диде Альберт* кычкырып көлеп. .— Ашыкма, ашка пешәрсең. Менә икенчесен тыңла. «Исәнме, Илфир! л Синнән хат алгач, шатлыгымның чиге булмады. Син бик аз язсаң £ да, мине ул да бик куандырды. Мин хәзер үзем дә белмим минем белән нәрсә булганын. Син киткәндә мин барысы да үтәр, онытылыр дип ® уйлаган идем. Синең белән бергә без бик аз булдык бит. Анда да баш 2 та безнең мөнәсәбәтләр бик үк яхшы булмады, бары сонгатаба гына яхшырды. Барысы да үтәр дигән идем, юк, үтми икән... Син, сагынасыңмы, дип сорагансың. Әйе, бик сагынам Шулай да, язып узганнан күренгәнчә, ничектер вакытны уздырам. Мин сине һәр көн искә алам, син һәр вакыт минем күз алдымда. Мин сине соңгы вакытта бигрәк тә еш искә төшерәм. Клубтан башка беркая да йөрмим. Укуым яхшы гына бара. Бик күңелсез дәресләрдә гел сине искә алам, җәй көннәрен.,. Әйе, мин ул вакытта нәрсәнедер аңлап җиткермәгәнмен икән, хәзер генә мин барысын да аңладым. Ә ни өчен? Чөнки миңа озакламый унҗиде яшь була бит. Күп түгел, шулай да җитәрлек. Менә мин сиңа бөтенесен ачып салдым. Ә син, син мине искә аласыңмы? Әллә хат килгәч кенә минем турыда уйлыйсыңмы? Бу хатны укыгач, син бәлки көләрсең. Ә миңа бер дә көлке түгел. Миңа... Сау бул. Синең Галяң». — Имәндә икән чикләвек. Менә сиңа бала чага. Ничек матур язган, ә?! — Җитәрме, әллә тагын укыйммы? — Укы, укы. — Җитәр, майлы ботка күп булмый ул, — диде Илфир. Ул, гадәте буенча, хат укыганда да берничә тапкыр чәчен сыпырып куйды. Аның кызгылт йөзе тагын да нурланып китте, карашы хәзер тагын да ягымлырак иде. Ул хатларын берәмтекләп җыеп тагын тумбочкасына салып куйды һәм караватына килеп утырды. Гөлүс Альбертны үчекләп: — Бу синең модницаларың яза торган записка түгел, агайне. «Ах, Альбертик, мольбертнк, миленький...» — дип куйды... — Без тебя тошно, — диде Альберт коры гына. — Их, егетләр, белсәгез иде... — Илфир караватына сузылып ят- гы.— Безнең старшинаның буй җитеп килә торган кызы бар иде. Галины беренче тапкыр мин аның янына килгәч күрдем. Тәбәнәгрәк, юантык кына гәүдәле кыз. Бер толым итеп үргән саргылт чәчле, битендә сипкеле дә бар, шулар өстенә зәп-зәңгәр күзләр... Беренче күрүдә үк текәлебрәк караганмын, күрәсең, икенчесендә мине күрү белән кыр кәҗәсе кебек кача бу миннән. Шулай ерактан гына карашып йөреп шактый күп вакыт узды. Яз җиткәч, алар безнең белән туп суга башлады, көрәш ярышларын карарга килгәләделәр. Менә шунда әз-мәз сөйләшә башладык. — Үбешмәдегез дәме?—дип сорады Альберт. — Юк. — И мәми авызлар. Сөйли, җитмәсә... — Үбешүдә генәмени хикмәт! Без аның белән Иделне, Кремльне, Знаменскийлар капкасын карарга ярата идек. Ике тапкыр Федор Волков театрына бардык. Монысы инде соңрак булды. — Нигә алып китмәдең соң? — Кая, әле яшь иде бит. Мин кайтып киткәндә ул апасы белән вокзалга килгән иде. Юньләп сөйләшеп тә, саубуллашып та булмады. Әле дә күз алдымда кул болгап калулары. Җитмәсә, болай да өзгәләнгән үзәкне телгәләп паровоз кычкырта... — Да, егетләр, әллә миңа да чын-чынлап гашыйк булырга инде, — диде Альберт, уенын-чынын бергә кушып. — Әллә нәрсә шунда. Пустота, егетләр, эчтә безвоздушное пространство! Әллә безгә нечкә хисләрсез дә ярап торырмы? Буталмыйча төгәл исәбен алып барсаң, шул җитәрме? Илфир, ә, Илфир, давай чакыр син аны. Эшкә урнаштырырсың, шаулатып туй итәрбез. Көнләшәм мин синнән, дускай, көнләшәм . Их, кабер тактасын тибеп сындырасы, мин дә яшим... Альберт одеалын башыннан ук бөркәнеп ятты да башкача сүз дәшмәде. Нигәдер ямансу булып китте. Илфир баш кагып кына Гөлүскә утны сүндерергә кушты. Бераз шыгырдап алгач, караватларның дүртесе дә тынып калды. Аларның хуҗалары әллә татлы йокыга талды, әллә тирән уйга чумды, тәгаен генә әйтүе кыен иде. XV Президиумга сайлангач, Семагин башта бераз дулкынланган иде. Дөрес, кызыл постаулы өстәл артына беренче генә утыруы түгел, элекке эшендә еш туры килгәләде. Ә монда ул әле яңа кеше, барысына да таныш түгел, ул да бик әзен генә белә. Ләкин комсомол оешмасы секретаре Әзһәм Шәрипов доклад укырга керешкәч, Семагинның беренче минутларындагы каушавы бетте. Ул иркенрәк итеп, докладчыга карап, дикъкать белән тыңлап утырды. Шәрипов трибуна өстендәге стаканнан бер йотым су кабып, докладның соңгы өлешенә күчте. Залдагылар кул чабып, докладчы кәгазьләрен җыештырган арада, җыелышны алып баручы Мәхмүтов президиум өстәле артыннан күтәрелде. Аның өстендә өр-яңа кара костюм иде. Ак нейлон күлмәгенең өске сәдәфен ычкындырып, ул гастугын бераз бушайтып куйды. — Иптәшләр, сораулар бармы? — Юк. Булса язма рәвештә бирерләр,— диде урта рәттән берәү. — Яхшы, килештек. Кемнәр сөйләргә тели? Кызыл почмак беравык тын торды. Аннары, идарәнең баш механигы «мин> дип күтәрелгән иде, аңа залдан берьюлы берничә тавыш каршы чыкты. — Ашыкма, башта участок начальниклары сөйләгәнне тынлап утыр, аннан соң сүз сорарсың. Халык көлешеп алды. Мәхмүтов үзе дә елмайды. — Җыелышка буйсынырга туры килә. — Дисциплина, — дип, кулларын җәйде баш механик һәм, кнн елмаеп, кире урынына утырды. 4 — Алайса, сүз иптәш Танеевка бирелә. д йомгак кебек тәгәрәп, кечкенә юантык гәүдә трибуна янына чыкты = Тулы йөзле, сап-сары чәчле Танеев трибуна артына түгел, ә президиум = өстәле кырыена килеп басты. Бер кулы белән өстәлгә, икенчесе белән * бөеренә таянып: j — Бәлки бу җыелышны кичектерергә һәм тугыз айга йомгак ясар- 5 га иде, — диде. — Башка идарәләрдә әйбер табалар, ә бездә юк. * Идарәнең баш бухгалтеры реплика ташлады. 5 — Конкрет сөйлә. Өстенә шакмаклы пиджак, җылы күлмәк кигән Танеев кызу-кызу, с сел кеһәсел кенә сөйли башлады. Кулындагы кәгазе дерелди. Чәчен сым пырып алды.< — Ну, әгәр конкрет икән, пенобетон юк... Белмибез нишләргә. Де- с жур кием кирәк. Мичләр кирәк... « Идарә башлыгы аның чыгышын ошатмыйча торып басты. Залга __ карады. Карасу-коцгырт йөзе тагын да караңгыланды. Күзлеген өс- “ тәлгә бәргәләп: « — Иптәшләр, мондый чыгыш кемгә кирәк? — диде. — Нигә син без- £ не Совет власте өчен кул күтәрергә өндисең? Участок начальнигы — к ул зур объектның, коллективның җитәкчесе. Ничек эшләргә, нәрсә л эшләргә җыенасыз — сез менә шул турыда сөйләргә тиеш. •- — Ул турыда минем сөйлисем дә килми. Бу — сүз боткасы куерту. * — Без ул турыда әйтергә тиешбез. Монда партия җыелышы,— • диде калын тавышлы Мәхмүтов, көрәктәй кулы белән залга ишарәләп. ® — Яхшы,— диде Танеев теләр-теләмәс кенә, ул тирләп чыкты, тотлыга башлады, — сөйлим. Әйбәт күрсәткечләр турында тыңлавы күңелле булыр иде, ләкин быел мактанырлык эшебез юк. Мәсәлән, ме ханика заводында заказчы эшләнеп бетмәгән эшләр ведомостен әзерләмәде. Без дефектларны бетерә алыр идек. Трест базасында саф техник сораулар, очы-очка ялганмаган нәрсәләр күп. Механизмнар белән тулысынча тәэмин иттеләр: уналты һәм егерме тонналы краннар, ә алар тик тора. Безнең коллектив эшкә атлыгып тора, ләкин УПТК тарафыннан ярдәм юк. Югыйсә, үзебезнең база. Ул трибунадан төшешли борынын сөртеп, сары чәчен сыпырып куйды. Семагин өченче участокның башлыгы Михайлов турында шактый күп ишеткән иде. Ул яше белән дә, эш тәҗрибәсе белән дә өлкән прораблар арасында иң өлкәне. Озын, таза гәүдәле, күз кабаклары шешебрәк торган кызгылт йөзле, карап торуга кырык биш илле яшьләр тирәсендәге бу кеше турында аңа төрле каршылыклы фикерләр дә ишетергә туры килгәләде Өстенә шакмаклы көрән пиджак кигән Михайлов трибунага менеп тормады. Җыелыш алдына чыгып, җир асты коммуникацияләре кору һәм гомумтөзелеш эшләре башкаручы участоктагы хәлләргә тулы һәм конкрет анализ ясады. Сүзенең ахырында болай диде: —Участок авыр хәлдә, эш юк иде Ләкин хәзер ярыйсы. Шулай да баш механик бүлегенә зарыбыз зур. Күчмә электр станцияләре тиз сафтан чыга, бетон җылыту өчен дә, бигрәк тә металл опалубкаларны, хәзердән үк әзерләнергә кирәк. Михайловның тулы чырае караңгыланып китте һәм ул президиумга яны белән борылып, сорау бирде. — Безгә кайчан ял бирерләр икән? Мәхмүтов урыныннан торып: — Нинди мәгънәдә? — дип сорады. Михайлов кинәт ярсып: — Хәтта сугышта да ял иттерәләр иде. Ә монда ишәк кебек эшлисең дә эшлисең. Участок начальниклары, мастер-прорабларның ике- шәр-өчәр ел отпускала булганы юк, — диде һәм залга карамыйча гына урынына барып утырды. — Мин моны беләм, Иван Алексеевич, — диде Мәхмүтов, залга карап.— Төзәтербез, Иван Алексеевич, төзәтербез бу хәлне, ял бирербез. Михайлов белән янәшә утырган баш инженер көлеп: — Компенсация алырсың, Иван Алексеевич, — диде. — Үзегез алыгыз. Минем акчам җитәрлек, — дип Михайлов йөзен читкә борды. Мәхмүтов каләм белән графинга бәргәләп, дилбегәне тагын үз кулына алды. Начальник урынбасары Белыйның чыгышы Семагин карашынча җыелышта әллә ни яңгыраш тапмады. Чөнки ул бер балык башын чәйнәүдән гыйбарәт иде — тегесе юк, монысы юк, база гаепле, трест гаепле. Ә үзе ни караган? Нинди чара күргән? Җыелыш моны ишетмәде. Семагинга бу җыелыш мөһим бер вакыйга булып, идарә һәм үз тормышында ниндидер әһәмиятле бер эз калдырыр сыман иде. Трест управляющие килү дә моңа сәбәпче иде булса кирәк. Бу хәл җыелышның әһәмиятен төзү идарәсе тормышында бермә-бер арттырырга тиеш иде. Җыелышта утыручы башка кешеләр дә моны шулай кабул иттеләр. Алар уенча да бу җыелыш коллектив тормышында әһәмиятле бер этап булырга тиеш иде. Белыйдан соң чыгыш ясаган Зиннәтнең бер генә сүзе дә, бер генә җөмләсе дә артык та, ким дә түгел иде. Бу өлкәдә тәҗрибәсе зур булган Семагин моны бик тиз аңлады, һәр сүзе уйланган, тисә тиенгә, ти- мәсә ботакка дип сөйләнгән нотык түгел иде бу, ә шартлатып маңгаена бәрә торганы. Партбюро исеменә тәнкыйть сүзләре шактый эләкте. — Әле бригадалардагы прогул ясау, эшкә соңга калу кебек житешсезлекләр белән көрәш тә партбюро эшендә тиешле чагылыш тапмады. Әлбәттә, беркадәр эш эшләнә, ләкин җитәрлек түгел, халык контроле, комсомол прожекторы рейдларын да ешлатасы бар,— диде Зиннәт. — Билгеле, партбюроның мөмкинлекләрдән түбән эшләве кайбер объектив сәбәпләр белән дә аңлатыла. Соңгы вакытта секретарь Иннокентий Федорович авырды, Шәриповка ике йөкне бергә тартырга туры килде. Ләкин бу аклану була алмый... Начальник урынбасары Зиннәт чыгышыннан соң урындыкка иңгәндәй булды. Эшченең һәр сүзе Белыйның тамак төбенә кылчык булып кадалды. Чөнки материал булмады, булган кадәресенең дә начар сыйфатлы икәне конкрет мисалларда күрсәтелгән иде. Бияләй, эш киеме, газ кискечләре, эретеп ябыштыру агрегатларында кабель җитмәү — болар бер Зиннәтне генә борчыган сораулар түгел иде. Ләкин яхшы гына башланган чыгыш аның көлкегә калуы белән төгәлләнде. — Монтаж пояслары сынау үтмәгән. Берәр җиргә менәрсең дә...— дип, Зиннәт егылып төшүне русчалатып, гап-гади, ләкин кәгазьгә языл- мастай сүз белән әйтте дә куйды. Зал егыла-егыла көлде, президиумдагылар да, ике-өч бөртек хатын- кыз да елмаеп утырдылар. Әле ярый, трибуна артында түгел иде, Зиннәт кыпкызыл булып, ялт кына урынына утырды. Шулай да көлеш, шау-шу тынгач, торып җыелыштан гафу үтенде. Монысы тагын бер елмаеп алырга сәбәп булды. Тагын бер-ике кеше чыгыш ясаганнан соң, Мәхмүтов сәгатенә карап алды. Беренче участок башлыгыннан: — Җиһангир Шәмсиевич, сезнең әйтер сүз юкмыни? — дип сорады. — Минем эшләр хәзергә көйле бара. Ул турыда сөйләсәм — макта ну булыр. Ә вак-төякне эш барышында да хәл итәрбез, — диде Әхмә- тов урыныннан кузгалмыйча гына. — Яхшы. Ул чагында миңа бер-ике сүз әйтергә рөхсәт итегез,— ф дип, идарә башлыгы өстәл арасыннан трибуна артына күчте. — Иптәшләр, монда ИТРлар тарафыннан инженерларча фикерләү әз булды а Сез бит үз эшегезнең профессорлары. Ә сез зәңгәр читле алтын тәлин- S кәдә алып килеп биргәннәрен көтәсез. Башмакның кайсы төштә кысак сын алдан ук белеп торырга кирәк. Сентябрьгә үз көчләребез буенча = план йөз егерме мең, ә безгә ике йөз мен кирәк. Тәэмин итү яхшы ч куелганда без өч йөз мең дә бирә алабыз бирүен... “ Управляющий әйтеп ташлады: a — Узганында йөз алтмыш мең бирдегез. — Әйе, ләкин без өч йөзне бирә алабыз. Кабышев үзалдына көлеп, башын чайкады. Ислам Бакировичның * тулы йөзе тыныч, ышанычлы иде. Ул җитди төстә дәвам итте. £ — Менә сез көләсез, ә без юк. Монда утыручылардан берәү дә 5 көлми. Расчетлар буенча... шулай бирә алабыз дигән фикергә килдек Ярдәм итегез безгә, Василий Георгиевич. Без үз казаныбызда үзебез _ кайныйбыз. Аннары, Василий Георгиевич, безгә тагын егерме-утыз гы- “ пытыушник бирә алмассызмы? Безнең алда торган бурычлар зур, ачык. < Кем әйтмешли, ыштаннан чыксак чыгарбыз, ләкин эшләрбез. Без әле * үз хуҗалыгыбызны да тәртипкә китерергә уйлыйбыз. Конторны зурай- х тасы, тагын бер склад саласы булыр. Ә баш механик чыгышына кара- л та шуны әйтәм: безгә әле тагын унлап будка кирәк, һәр бригада саен н бер генә түгел, ә икешәр булсын... * Семагин идарә башлыгының чыгышын дикъкать белән тыңлап, аның * ышандыра белә торган сөйләм осталыгына сокланып утырды. Мәхмү- о. тов трибунада терсәкләренә таянып, әкрен, тыныч сөйли, вакыт-вакыт бармакларын араланлырып куя. Идарә коммунистлары, гомумән, коллектив аны үз арасына кабул иткән. А1оны залда тынлык булудан, чебен очкан тавыш та ишетелерлек тынлыктан да шәйләп була нде. Се- магинга бу әллә ни гаҗәп тоелмады, чөнки ул Мәхмүтовны бик күптәннән белә иде. Аның кеше белән аралашучан икәнлеге дә хәтерендә яхшы сакланган. Дөрес, ул чагында Мәхмүтов әле Ислам гына иде, яшь иде, төз гәүдәле, чибәр, чем-кара чәчле яшь егет иде. Хәзер аның гәүдәсе авырайган, борыны да зурайган кебек, иреннәре элеккечә калын, йөзе карасукызгылт, ләкин тупасланган — җыерчыклар күренгә- ли. Элек ул күзлек кими иде, хәзер ансыз укый алмый. Шулай да трибунада аны да салып куйган нде. ... Кабышев зур, таза гәүдәсен артка ташлап, кашларын җыера төшеп, залга карап утырды. Аның йөзе һәр вакыт җитди, хәтта бераз кырысрак та нде. Күзләре усал һәм беренче карашка ул үзе дә усал кешедер кебек тоела. Күрәсең, Себер Я1ының кырыс табигате ана тугач та үзенең тамгасын салып калдырган. Трибунага чыккач, аның йөзе ачылып киткәндәй булды. Ләкин бу бер генә мәлгә шулай күренде: ул агарган чәчен уч төбе белән сыпырып, түшенә депутат значогы таккан аксыл пиджак кесәсеннән күзлеген алып киде һәм залга карап сөйли башлады: — СУ-5 коллективы яңадан трестта әйдәп баручыларның берсенә әверелергә тиеш, иң мөһим эшләрне тапшырырга була. Кешеләр килде ... Менә идарә начальнигы яңа, энергияле иптәш, күрәсезме, нинди дәү ул, аның энергиясе өч кешегә җитәрлек. Залда көлешеп алдылар. Мәхмүтов үзе дә елмаеп куйды. Кабышев күзлеген салып, маңгаен сөртер алды. Трибунага таянып, идарә эшендәге чатаклыклар турында сөйләде, аларны тиз көндә бетерү юлларын аңлатты. Ахырда ул сүзен болай тәмамлады: — Ә сезнең тәкъдимне, Ислам Бакирович, тикшерербез. Ике участок булмас булуын, әмма фәкать җир асты коммуникацияләре һәм эстакадалар гына коручы аерым участок оештырырга кирәк булыр. Аны Михайлов участогы базасында оештырганда начар булмас дип уйлыйм. Трест управляющиеның бу сүзләреннән соң Мәхмүтовның канәгать булуы йөзенә ук чыкты. Ул баш инженер Коновка карап алды. Алар- ның күзләре очрашты. Моны алар икәве генә белә һәм бу алдан уйла- нылган нде. Чөнки торба салу һәм тимер-бетон эстакада монтажлау кебек күләмле эш һәр вакыт булып торганда идарә планының яртысын булмаса да, өчтән берен бу участок берүзе биреп барачак иде. Дөрес, бу эшләр пычрак, юеш, һәр вакыт ачык һавада башкарыла торган мәшәкатьле эшләр иде, ләкин шул ук вакытта алар төшемле дә иде. Мәхмүтов та үзенә: «Җайлап кына башка идарәләрдән эретеп ябыштыручылар һәм монтажчылар да сорарга кирәк»,— дип куйды. Чөнки монысы табигый хәл, үзеннән-үзе килеп чыгарга тиешле нәтиҗә дип уйлый иде ул. Кабышев сәгатенә карап алды һәм үзен җыелыштан җибәрүләрен горады. Кырык минуттан химкомбинат директоры белән горкомда булырга тиеш икәнен әйтте. ..Семагннны яңа партбюро составы исемлегенә кертергә тәкъдим булгач, арттагы рәтләрдән берәү каршы чыкты. «Без аны белмибез, ул әле яңа кеше», — диде. Билгеле, коммунист хаклы иде, моны бер- хем дә инкарь итмәде. Председательлек итүче Мәхмүтов торып басты. — Иптәшләр Александр Вениаминовичны мин яхшы беләм. Ул фронтовик, моряк. Торпеда катерлары дивизионында без бергә хезмәт иттек. Әгәр теләсәгез, мин сезгә аның нинди батырлыклар эшләгәнен дә сөйли алам... Ә соңгы тапкыр аларның катеры үтә мөһим сугышчан задание үтәгәндә минага эләгеп шартлады. Семагин үлеп терелгән кеше... Сугыштан соң күп еллар балалар укыткан, колхозда, мәктәптә партоешма секретаре вазифасын башкарган, гаиләсе белән дә таныш, ике баласы бар. Тагын нинди мәгълүматлар кирәк? — Җитәр! Исемлектә калдырырга,—диде баягы тавыш. Бер Семагин өчен генә түгел, ә Мәхмүтов өчен дә бу җыелышның әһәмияте бик зур иде. Чөнки аңа гомуми картина, идарәнең сулышы тагын да ныграк ачыла төште: кешеләрне танып белүдә дә җыелышның файдасы тиде. Кем нәрсәгә сәләтле, кем ни уйлап яши, авыр чакта кемнәргә таянырга була — болар хәзер Мәхмүтов өчен зурайткыч пыяла аша караган әйбер кебек ап-ачык бер хакыйкать иде. XVI Беркөнне иртән сәгать җиделәрдә әле дүртесе дә рәхәтләнеп йоклый иде, күрше егете кереп Илфирне төрткәләп уятты — Илфнр, Илфир, тор әле. — Нәрсә бар? — Анда берәү сине сорый. — Кем ул? Таң тишегеннән йөрмәсә. — Каян белим. Вахтер янында. Егет чыгып киткәч, Илфир спорт костюмы гына киеп сукрана-сук- рана аска төшеп китте. Дүрт-биш минут үттеме-юкмы, ул артына ут капкандай бүлмәгә атылып керде һәм егетләрнең одеялларын чөеп атты. — Егетләр, тизрәк, тизрәк, торыгыз! Килде! — Кем? Нәрсә? — Үзе килде, үзе, егетләр! Ул тиз-тиз урынын жыештыра башлады. — Ял көне дә рәхәтләнеп йоклатмыйлар,— дип шыншыды Альберт. — Юньләп әйтергә булмыймыни? Кем килде? — Галя дим бит, ничә мәртәбә әйтергә була! * — Ә?! я Башланды ыгы-зыгы, шау-шу. Тагын берничә минуттан урын-жир « ялт иткән, егетләр чын ясау киенгән иде инде. Илфир тагын аска тө- к шеп китте һәм бераздан бүлмә ишеген шакыдылар. х Ул оялып кына килеп керде. Исәнләште. Егетләр аны таныдылар, g әлбәттә, карточкасын күргәннәре бар иде. Ләкин бу Илфир сөйләгән, £ егетләр хыялында туган юантык гәүдәле, кечкенә буйлы Галя түгел а иде. Бер толым итеп үрелгән чәч урынына матур прическа ясалган, < сипкелләре дә беленер-беленмәс кенә, зифа гәүдә. Кыз-кыркынны = шактый күп күргән Альберт та аның килешле буйсынына сокланып ° карап куйды. а Ул оялып кына егетләр куйган урындыкка утырды. Итәген тартып, 5 аякларын бер якка авыштырыбрак куйды. Илфир үзе дә аннан ким каушамаган иде, ахры, бары бераз торгач ♦ кына:s — Егетләр, таныш булыгыз — Галя, —диде ул. Аннары берәм-бе- s рәм аларның исемнәрен әйтеп чыкты. Бүлмәгә әйтерсең зур чәчәк бәйләме кертеп утырттылар, һәркем- Ф нең карашы анда. Ул бөтен дөньяны нурга чумдырды, ямьләп жнбәр- * де. Илфир Гөлүскә ымлап өстәлдәге чәйнеккә күрсәтте, ә Альбертка - 0 баш какты. Аяк очларына гына басып, егетләр чыгып сыздылар. На- < сих Илфиргә: * — Әйберләрен урнаштыр, — диде.— Галя, ничек килеп життегез? £ Юлда читен булмадымы? °- — Юк, бик рәхәт булды. Рәхмәт. Шулай хәл-әхвәл сорашкалап, вак-төяк сөйләшкән арада табын әзерләделәр. Үзләрендә стаканнан һәм чәй пешерә торган калай кружкадан башка савыт-саба заты юк иде. Альберт йөгереп кенә вахтер хатыннан бер пар чынаяк алып менде, ашханәдән ризык, тәлинкәдер, кашык-чәнечкедер юнәттеләр. Шулай итеп, кадерле кунакны иртәнге чәй белән сыйладылар. Бераздан егетләрнең дә телләре ачылды. Галя үзе дә телгә бик юмарт икән, оялу-тартыну бетеп житмәсә дә, сөйләшеп утырды Аннары Илфирдән кала өчесенең дә бик мөһим йомышлары, кичектергесез эшләре булуы беленде. Билгеле инде, кунакны калдырып китү гаеп саналса да, кунак килде дип барасы жиреңә бармыйча калу килешмәс диделәр һәм, Галядан гафу үтенеп, чыгып киттеләр. Бары Илфирнең генә барыр урыны да. танышфәләне дә юк икән. Нишлә сен, бахыр, ул өйдә утырып калды. «Молодцы минем егетләр!» дип куйды ул эченнән генә. — Галя, синме соң бу?! — диде ул, кыз каршына утырып. — Таныйм да, танымыйм да. Кыз башын иде. Аның да йөрәге урынында түгел иде. . Күпме хыялланып йөри торгач, менә, ниһаять, тагын Илфирне күрде. Ирексездәк күзләре яшьләнде. Ул мөлдерәмә күзләрен тутырып егеткә карады. Илфир урыныннан торды да Галяның каршына тезләнде, кулларыннан тотты һәм күзләренә карады. Я ходай, күпме шатлык, бәхет иде анын зәп-зәнгәр күзләрендә. Илфир кызның куллары белән битен каплады һәм аларны йомшак кына үбеп алды. Галяның кайнар куллары егетнең муенына сарылды. Ул әле аннан ояла, тартына, бөтен тәне ут яна иде, шулай да бөтен көчен жыеп, Илфирнең иреннәренә үрелде. Анын күзләре йомык иде. Кызнын кайнар иреннәрен кат-кат суырып, бөтен сагынуларын берьюлы белдерергә, аны өзелеп яратуын аңлатырга теләде егет. Әйе, кыз аны аңлый, үз хәле дә егетнекеннән ким түгел иде. — Илфир!—диде ул йокы аралаш эндәшкән сыман. — Галя! Кадерлем! Бераздан икесе дә аңнарына килеп, айнып, тагын кара-каршы утырдылар Ләкин әле күзләре күреп, куллары иркәләп туймаган иде. Илфир кызны жиңел генә урыныннан торгызды да тагын кочып алды. Бөтен дөньяның назын, жылысын, бөтен гомеренең яшәү шатлыгын жыйган йомшак иреннәрен эзләде. Үзләре дә назга, сөюгә сусаган иреннәрне табу читен түгел иде. Ниһаять, алар күктән жиргә төштеләр. — Бик арымадыңмы? Ял итәсеңме? — Юк, — диде Галя. — Алайса, мин сиңа безнең башкаланы күрсәтәм. Чыгасыңмы? — Алып чыксаң, билгеле, чыгам. — Мин бая сораган идем бугай, апаң, әти-әниләрең ни хәлдә? — Барысы да исән-сау. Апа курсын яхшы бетерде. Әти дә, әни дә сиңа сәлам әйтергә куштылар. —• Рәхмәт, Галя, әгәр сине монда калдыруларын сорап язсам, нәрсә диярсең? — Белмим шул, — диде Галя серле генә елмаеп. — Мин монда нишләрмен соң? — Эшкә урнашырсың, укырга керерсең. Тик менә документларыңны да соратырга туры килер. — Ә мин паспорт белән аттестатны да ялгыш үзем белән алып килгәнмен. — Чынмы? Галя, кадерлем, чын әйтәсеңме? Егет көчле куллары белән кызның биленнән кочып алды да, бүлмә буйлап бөтерелеп йөри башлады — Илфирем, төшер инде, куркам, — диде Галя, аны муеныннан кочаклап. Бераздан алар шәһәр карарга дип урамга чыгып киттеләр. Чөнки аларның шатлыгы, бәхете, куанычы тулай торакның бер бүлмәсенә генә сыярлык түгел иде. Аларның сөенече шәһәр кебек зур, урам кебек киң, күңел шатлыклары Иделдәй тирән һәм тулы иде. XVII Бик еш булмаса да, Әзһәм Халидәне озаткалый иде. Күпчелек вакыт ул кибет ябылуга килә дә, аны өенә кадәр озатып куя. Әле алар үзләренең хисләре, киләчәк турында берни дә сөйләшмиләр иде. Ике таныш кеше арасында була торган гадәти сөйләшү генә була, бер-беренә хәерле төн теләп аерылышалар иде. Бүген дә Әзһәм кибет ябылуга килде, һәм Халидә эшен бетереп чыккач, алар урам аркылы чыгып, кайту уңаена юл тоттылар. Халидә, гадәттәгечә, подъезд янында туктамады, әйдәгез, өйгә керик, диде һәм эчкә узды. Икенче катка күтәрелгәч, ридикюленнән ачкыч алып, каршыдагы фатирның ишеген ачты. Керделәр. Халидә ут яндырды, аяк киемнәрен салды. — Узыгыз инде. Туфлиен коридорда калдырып, Әзһәм эчкә узды. Халидә аңа диваннан урын күрсәтте. — Рәхмәт, — диде егет һәм үзе кыяр-кыймас басып торуында булды. Ике бүлмәле квартира. Шифоньер янында кечкенә карават. Комод естендә зур карточка. Аның астына Халидәнең рәсеме кыстырылган. Комод пыяласы арасына аның кызы белән төшкән рәсеме куелган. — Утырыгыз инде. Әзһәм диванга утырды да, бераз иелебрәк, кулларын тез арасына куеп, Халидәгә карап тора башлады. Ул аңа үз итеп, якын итеп карый * «де. Хатын моны сизде дә оялып башын түбән иде. ге — Монда сез үзегез генәме? э — Абыйлар отпускала, ә кызым авылда. = — Сагынасызмы? — Сагынмаган кая ул. Кибеткә берәрсе бала күтәреп керсә, день- 5 ямны онытып карап торам, көнләшәм. Ул хәзер белә бит инде. Кайт- g -сам, башта ятсынып тора, аннан ияләшә, әбисе чакырса да бармый. w Быел аны яслегә урнаштырасы бар. Әгәр укырга керсәң, алырбыз, * .диделәр. ч — Сез элек укымадыгызмы? о — Педагогическийда ике ел. Тагын ике ел бар иде. Әгәр укыган * •булсам, минем балам булмый иде. < Әзһәм яшь хатынның кияүгә чыгуына да, баласы булуына да үкен- g мәве, гомумән, язмышыннан зарланмавын сизде һәм ул балконнан . керләр алып кергәч, сорап куйды. * — Кайберәүләр баланы җәфа диләр бит, бигрәк тә сезнең хәлдә. - — Мин моңа ышанмый идем, бервакыт «Азат хатынэда бер язма < -укыгач, йөрәкләрем әллә нишләп китте. Әзһәм диваннан торды һәм бүлмә буйлап йөри башлады. 2 — Алар бит безнең җәмгыятьнең калдыклары, һәр җәмгыятьнең, д •ул нинди генә алдынгы булмасын, бозык кешеләре була. н — Вагыйз, кыз тапкан дип, беренче көнне янга килмәде. Алырга * такси белән килгән иде. Шофер, кем белән котларга була, ди. Ә ул кү- е зен-кашын җимереп, кул селтәде. Шофер беренчесе кыз булуы яхшы ™ аның дигәч, кыз — кеше хатыны ул, диде. Җир тишегенә керердәй булдым шул чагында. Ә ул шундый матур иде, түгәрәк битле, әтисенә охшаган, минем кебек каз түгел. Миңа энем шулай дия иде. Ник син әнигә охшамагансың, каз шикелле дия иде. Ә аның чәчләре оп-озын, врачлар прическа белән туган дип көләләр иде. Кайткач, Вагыйзга, кара әле кызыңа, дигән илем, йөзенә җирәнү чыкты. Кулымны этеп җибәрде дә чыгып китте. Хәтта аю да үз баласын аппагым, керпе дә йомшагым ди. Ә ул... гарьлегемнән утырып еладым. Үз баласы бит, әйтерсең лә мин аны ияртә килгән. Әзһәм байтак вакыт дәшмәде. Халидәнең кызы белән төшкән карточкасына карап торды. Бала чыннан да матур иде. Башында ак шапка, килешле кием... Аннары егет балкон каршына килде. Урамнан музыка тавышы ишетелә. Бала-чага чыр-чу килә. Каршыдагы бакчада кечкенә кызлар, малайлар качышлы уйныйлар. Арырак, агачлар артында башнялы кран. Анда йорт төзиләр — Күрәсең, — диде ул Халидәгә таба борылып, — малай булачагы аның күңеленә береккәндер. Ул бит авылдан Ә элек авылда кемне көтүләрен үзең беләсең. Дөрес, хәзер җир бирмиләр, ләкин борын-бо- рыннан килгән гадәт бит ул. Аннан, кеше күңеленә берәр нәрсә берексә, аны ул уйдан кире кайтаруы бик авыр. Менә минем белән бергә торучы бер энекәш тә укуын ташлыйм дигән иде. Мин ана ике сәгать аңлаттым, барыбер аңламады. — Аңа ничә яшь иде соң? — Егерме. Күрәсең, соңдыр. Яисә аның үз фикере куәтледер. Ә икенчесен үз фикереннән кайтардым. Ул яшь егет, унҗидедә, ун класс бетергән. Физика, химия, математиканы яхшы белә. Фантастик китаплар ярата. Эрудициясе бик көчле, үз иптәшләреннән күп алга киткән Аның үзенең фәлсәфи фикерләре бар. Беркөн шулай матдә турында сүз чыкты. Мин аны идеалист дип уйлаган идем. Ә ул метафизик булып чыкты. Мин аңа ялгышып әйттем һәм аны исбатлап бирдем. Мине әле бәхәстә җиңүче кеше юк иде, ди. — Димәк, сез акыллы. Әзһәм елмаеп: — Мин андый комплимент өмет итмәгән идем, — диде. — Эш монда икенче нәрсәдә: кешене үз фикереннән кайтару кыен, ләкин була. Аңларга теләсә. Бәлки әле ул да аңлар, килер. — Юк, әйтмәгез аның турында. Мин аны кичерә алмыйм. Узган елберәүләрдә фатирда тора идек. Беркөн килә бер хатын. Мин кер юа идем. Вагыйз монда торамы? ди. Әйе, дидем. Урын бирдем. Утырды. Ул кайда соң? ди. Чыгып китте каядыр, кайтыр, дим. Ә бу аның кеме, кызымы әллә? диаптырап. Ә сез аның кеме буласыз? дим. үз чиратымда мин дә шикләнеп. Ул аптырап карап торды-торды да, ашыгып чыгып китте. Вагыйз элек тә шул авылда командировкада булган икән, шул хатын белән торган. • Халидә кечкенә кулъяулыгы чыгарып күз яшьләрен сөртте. Борын тартып алды да сөйләвен дәвам итте. — Кибеттә хатыннар, син аны судка бир, алиментка, ди. Кирәк түгел, минем аны берни белән дә борчыйсым килми. Аңа типтерергә- дә акча күп кирәк бит. Халидә торып үзенең фоторәсемнәрен алып комодка салды. Әзһәм аның янына килеп, кулына үрелде. — Калдырыгыз. Урынында торсыннар, кире куегыз, — диде һәм нишләргә белмичә торган Халидәнең кулыннан карточкаларны алып кире урынына куйды. — Тормышны аны үзең әз-мәз яшәп карагач кына беләсең икән. Мин элек беркатлы, шул кадәр ышанучан идем. Частныйда торганда- сәгать ничәдә кайтса да, аның әйткәненә ышана идем. Ә хәзер... үз- үземә аптырыйм. Утырыгыз, нигә басып торасыз?.. —• Болай фикерләү сәләте яхшы, баш әйбәтрәк эшли. Утыргач» йокыга тарта, кеше гамьсезләнә. Халидә көлә. — Мин әллә шулай укып карыйм микән. Сез — философ. Әзһәм: —• һәркем үзенчә философ, — диде. — Уйлый, фикер йөртә, нәтиҗә ясый. Менә аю баласына бик рәхәт. Гомумән, адәм баласына яшәве бик үк рәхәт түгел. Чөнки ул уйлый, кайгыра, сөенә, шатлана, хафалана!.. Менә тагын фәлсәфәгә бирелде диярсең. Өстенә яшел күлмәк, кара йон кофта кигән Халидә кулына радио- һәм телевидение программасын алды да бераз күз йөртеп чыккач: — Сез миңа ничә яшь бирәсез? — дип сорап куйды. — Сезгәме? — диде Әзһәм уйланып.— Егерме ике-егерме дүрт. — Менә күрәсез, ә миңа унҗиде көннән егерме бер генә тула. Әзһәм башта Халидәгә текәлеп, ышанмыйчарак карады. Аннары бу караш соклануга күчеп, ул аңа яратып карап тора башлады. Менә- шул коңгырт чәчләрен сыйпыйсы, күкрәгенә кысасы, иркәлисе килә- аның тормышта бәхетсезлеккә тарган бу яшь хатынны. Халидәнең дә егеткә булган карашы үзгәрде. Барысын да бер калыпка салып, барлык ир-атны да үз кирәген генә кайгыртучылар дигән уе әкренләп югала барды һәм моңа, әлбәттә, Әзһәмнең тыйнаклыгы, төпле фикер йөртүе, сагызланмавы сәбәпче иде. Аның ачык күз» карашы, гомумән. Вагыйз белән чагыштырганда күп уңай яклары булуы Халидәне бу егеткә икенче төрле карарга мәҗбүр итә иде. Ул бу егетнең үз тормышына минут саен ныграк керә баруын, менә ул хәзер саубуллашып чыгып китсә дә, уйларының аның турында булачагы» сизә иде. Әйе, ул шулай булачак. Яхшылык җирдә ятмаган кебек, ке- шеиең яхшы уйлары да башкаларда да якты уйлар, тирән хисләр уя- ' та. Кеше хыяллана, уйлана башлый һәм анын уңай сыйфатлары тагын да калкурак күренә, хәтта булмаганнары да күренә башлый. Менә шуңа күрә Халидә үзен мәҗбүр итеп булса да икенче төрле дә уйлый иде. Әйе, егет аңлаган сурәттә дә ул аны үзенә бәйләргә җыенмый. , Моны аңа хәзер үк әйтү, һич булмаса искәртеп, сиздереп кую хәерле. Соңыннан икесе дә газапланырлар. Вагыйз кебек каты бәгырьле бул- g са иде, ләкин Әзһәм бит андый түгел, ул да уйланыр, борчылыр... 5 — Әзһәм, гафу итегез, безгә чыгарга кирәк. 5 — Димәк, куасыз. - — Сезгә кайтырга кирәк. Автобуслар йөрми башлар. g — Бөтен кайгыгыз, борчылуыгыз шул гынамы? Юкка. Бәлки сез £ кеше сүзеннән куркасыздыр? Подъезд төбендә безнең кереп киткәнне күрделәр бит. < — Юк, алар мине беләләр. Мин анысыннан курыкмыйм. Н — Ә нәрсәдән? 2 Халидә дәшмәде. Нәрсәдән? Дөресен генә әйткәндә, нәрсәдән икә- о. нен ул үзе дә белми. Ул инде бу егетне якын күрә башлады, аның үз 5 янында, янәшәсендә булуын Тели. Ләкин шул ук вакытта менә шуннан ° курка иде ул. Әйе, берәүләр дә яшьтән үк үзе белгән, күргән кешене ♦ генә яратмыйлар. Киресенчә, күпчелек очракта күз күрмәгән, белмә- = гән кеше соңыннан иң якын кешегә әверелә. Халидә елмаеп куйды, s авылда бер кыз елый икән, әнине әтигә биргәннәр, мине чит кешегә * бирәләр, дип. Халидә, үзенчә батыраеп, дөресе, үзүзен батыраерга л> мәҗбүр итеп, Әзһәм каршына килде. * — Әйдәгез, чыгабыз. Егет аның иңбашыннан тотты да күзләренә карап тора башлады. < Халидәнең бөтен уйлары күзендә һәм йөзендә чагыла иде, шуңа күрә * Әзһәмгә аның эчке халәтен аңлау кыен түгел. Әйе, шик тә юк. бу ха- X тын Әзһәмнән курыкмый, аны тиң күрә, аның һәр сүзенә ышана, әйт- а, кән бер сүзен күңеленә сеңдереп бара, егет ни-генә әйтсә дә, ул аны чын күңелдән кабул итәчәк. Әйе, Әзһәмнең моңа шиге юк иде. Әнә аның күзләрендә, ирен читләрендә елмаюы сизелә, күпме газаплардан соң эссе чүлдә кое күргән юлчы кебек, аның бөтен барлыгы хәзер шатлык белән тулып ташырга тора иде. Аның бу минутта шатлыктан елап, я җырлап җибәрүе дә бик мөмкин. Озак вакытлар явым көткән үләннәр дә шифалы яңгырдан соң шулай тулып, яшәреп китәләр. Халидә дә бу минутларда шул хәлдә булгандыр. Егет ни әйтсә дә. ни эшләсә дә. Халидә аңа сүз әйтәчәк түгел иде. Әзһәм моны яхшы аңлады. Ләкин... ул аны күкрәгенә кысып бер кочты да: — Әйдә, чыгабыз, — диде һәм ишеккә юнәлде. Урамда караңгы. Йолдызлар җемелди. Ай йөзә. Электр лампочкалары яна. Подъезд ишеге төбендә эскәмиядә яшьләр утыра. — Сезне автобуска кадәр озатып куйыйммы? — Юк, рәхмәт, — диде Әзһәм, йорт башында туктап. — Менә шушында әзрәк сөйләшеп торыйк та, китәрмен. — Нәрсә турында сөйләшик соң? Үзең уйлап кара, Әзһәм, минем кызым бар. Син яшь егет, синең йөрәгеңдә беркайчан да мина урын булмаячак. — Ә синең йөрәгендә миңа урын булырмы? — диде Әзһәм, Халидәнең караңгыда тагын да озая төшкән аксыл йөзенә карап. Халидәнең юка иреннәре дерелдәп китте. Аннан соң да әле алар вакыт-вакыт кыймылдап куя иде. — Нигә дәшмисең? — диде Әзһәм, Халидә җавап бирмәгәч — Сорамагыз ул турыда, әйтә алмыйм Белмим Урамда этләр өрә, кешеләр берөзлексез йөреп тора. Озынча буйлы бер егет үтеп китте. Әзһәм аны Вагыйзга ошатты. Аннан егетнең кү ңелен ниндидер аңлатып бирә алмаслык тойгы биләп алды. Ул үзен җинаять өстендә тотылгандай хис итте. Аның акылы белән йөрәге тартыша башлады. Йөрәк хисләр агышы белән яши, акыл вакыйгаларга аек күз белән карарга киңәш итә. Әзһәм Вагыйз белән очрашканда нәрсә дияр? Бәлки әле алар тагын аңлашырлар, кавышырлар... һәм егет китәргә булды. — Ярый, мин китим, алайса. Әзһәмнең бу сүзләрен ишетеп, Халидә кинәт каушап калды. Бу каушау аның күзләрендә чагылды һәм ул аларны мөлдерәмә тутырып егеткә карады. — Әйе, китәм. Мин сезгә комачауларга теләмим. Мин аны яхшы бе- ләм, ул безгә килеп йөри, элек бергә тордык. Кешедә намус, оят дигән нәрсә дә бар бит әле. Әлбәттә, төрле кеше бар: дусты янына килеп, эчеп, аның хатыны белән йоклап китүчеләр дә була, ләкин мин... просто не могу. Дөрес аңла! Миңа аның күзенә күренү ничектер уңайсыз булачак. Син, әлбәттә, бу егет куркак икән дип тә уйлый аласың, ихтыярың. Юк, эш анда түгел. Төкерәм мин анысына. Ләкин мин йөрәгемне түгел, акылымны тыңларга телим, йөрәгем белән мин синең яныңда калам. Ләкин баш белән уйлаганда... Дзержинскийның бер сүзе бар: чекист кайнар йөрәкле, салкын башлы һәм чиста намуслы булырга тиеш, дигән. Мин моны чекистлар өчен генә кулланма димәс идем. Шулай, Халидә, сез әле бәлки кавышырсыз да. Син ул өметеңне дә өзмә әле. Халидә нәрсәдер әйтергә теләп авыз ачкан иде, Әзһәм аны бүлдерде: — Беләм, сез, бер киселгән икмәк кире ябышмый, дип әйтергә телисез. Ләкин кешеләрдә өмет дигән нәрсә бар. Ансыз шайтан гына. Ә бәлки... Менә шул нәрсә кешеләрне күп вакыт тотып, үзенә биләп тора. Ә бәлки... Монда киресен дә уйларга була. Ләкин оптимист булырга кирәк. — Эх, сез, — диде Халидә әрнү белән. Ул бу сүзләрне эйтм’эгэн булса, Әзһәм бәлки китеп тә барган булыр иде. Ә хәзер... Юк, юк, ул чыннан да китә алмый. Халидә дә китмәсен. Әзһәм инде китеп барырга җыенган Халидәне кулыннан тотып, кире борды. — Әйдәгез, әзрәк йөреп киләбез. Асфальт сукмак. Караңгы. Уңда балалар бакчасы. Сулда агач койма, аның артында кран кукыраеп утыра. Алда йортлар. Тәрәзәләрдә утлар сирәк. Парлылар йөри. Урак кебек ай саргылт төстә, йолдызлар җемелди. Күк йөзе куе зәңгәр, караңгы. Бераз вакыт алар юлдан бардылар. Ә аннан балалар бакчасы янында уңга борылдылар, тагын янәшә сөйләшеп бардылар. Бакча янында тукталдылар. Әзһәм койма башына кулын куеп, уйланып торды. Халидә дә дәшми — ул агач ботагы сындырып ала, әкрен генә аны кулында бөтерә. Аннан тәбәнәк койма өстендә башын тотып уйлана. Әзһәм аңа карый. Халидә аның карашын сизеп, егетнең артына чыга һәм коймага сөялә. Ялгыш терсәгенә кагылып китә. — Син минем китүне телисеңме? — Әйе. — Моны бит синең йөрәгең әйтми. — Сез бит үзегез, йөрәк белән түгел, ә акыл белән эш итәргә кирәк, дидегез. — Мин аңлыйм, барысын да аңлыйм. Ләкин... Ярар, ул турыда калдырып торыйк. Кайчан килим? Иртәгә килимме? — Белмим. Мин иртәгә ял итәм. Аннан бер атна эшлим, икенче атнаны авылга китәм. Юк, сез килмәгез. — Мин кибеткә килермен. — Белмим. Кайтасызмы? — Әйе. Киттек. Бакчаның икенче башына барып җиткәч, Әзһәм туктады: — Ышанасызмы, китәсе килми. — Сезгә минем янда кызык түгел бит, минем моң-зарымны тыңлап торуы. — Мин сезне төне буе тыңлар идем. — Ярый, китегез инде, — диде Халидә, Әзһәмнен ун кул терсәгеннән тотып, аннары каршысына чыгып басты. — Китегез. — Иртәгә килимме? — Белмим, әгәр мәҗбүри булса, килмәгез. Әзһәм көлеп куйды. — Ул бит суд тарафыннан билгеләнгән мәҗбүри эш түгел. Халидә дә көлде. — Алайса, килегез. — Кайчан? — Мин көне буе өйдә. — Кич сәгать сигезгә килермен. Халидә китеп барды. Аннан яңадан килеп, егетнең каршысына басты. һәм аңа кулын сузды. — Сау булыгыз. — Хәерле төн. Әзһәм аның йомшак, салкынча кулын кысты да тиз-тиз атлап китеп барды. XVIII Сәгать дүрт тулып килгәндә Яббаров Гөлүс янына килде дә: — Бүген төнгә калырсың, битум казанына ягарга кирәк.— диде. Егет карышып тормады, ярар, диде дә китеп барды. Ләкин нидер исенә төшепме, кире килде. — Низами абый, ә рөхсәт бармы? — Нинди? — Янгын сүндерүчеләрдән. — Ну, юмор син, Гөлүс. Сиңа нигә кирәк ул? — Пропуск алганда инструктажда әйттеләр бит: рөхсәт язуы булмаса, ут якмаска, әгәр берәрсе мәҗбүри куша икән, килеп әйтергә дип. — Бар, барып әйт, — диде Альберт көлеп. — Я, бетте, әзрәк шаярдык, җитте. Мастерда була ул, бездә түгел. Яббаровның сүзләреннән соң Гөлүс үзе дә беркатлылыгы өче» уңайсызланып куйды. Билгеле, мастер да, бригадир да ул белгәнне генә белә торганнардыр. Алар өстенә төщкән җаваплылык Гөлүснеке нше генә түгел бит. Төзүчеләр кайтып киткәч, участок бушап, тынып калды. Прораббудкасында каравылчы белән аның эте генә иде. Гөлүс кичтән бик күп итеп утын әзерләде, төне буе битум казаны» якты. Ул төнлә бер-нке мәртәбә каравылчы янына кереп сөйләшеп утырды, төзелеш мәйданындагы алтмыш метрлы торбага менеп химкомбинатны, шәһәрне күзәтте. Дистәләгән озын-озын цехлары, алар тирәсендә сузылган эстакадалары һәм меңләгән утлары белән җемелдәп торучы химкомбинат төнлә тагын да матур икән. Ә уңда берөзлексез җилфердәп торучы факел утлары үзенә бер хозурлык белән тнрә- якны бизәп, күңелгә якын булып тора. «Ә шулай да ул факел матурлык өчен генә, ә матди яктан караганда шактый күп акчалар җилгә очадыр»,— дип уйлады Гөлүс. Төнге шәһәр гаҗәеп матур икән. Төрле к «к. У » м ю. РӘФКАТЬ КӘРАМ 11 + ОЧАР КОШДАР БЕЛӘН Я|1ӘШӘ төстәге реклама утлары ерак-ераклардан балкып, шәһәрне тагын да бизиләр, ямь өстенә ямь өстиләр. Гөлүс шәһәр, үзе төзи торган химкомбинат, гомумән, кешеләр турында да шактый вакыт уйланып утырды. Көндез я эш, я уен белән андый уйларга бирелергә вакыт юк. Ә монда төрледән-төрле уйлар башка килә. Әнисе белән Миләүшәне дә бәлки очкылык тоткандыр. Алар турында да егет шактый вакыт уйланып утырды. Иртән кешеләр килгәндә казанда битум быгыр-быгыр кайный иде инде. Бригадир аны хәтта мактап куйды. Чөнки элегрәк төнгә калучыларның өендә йоклап, иртән генә килеп ягуларын белә иде ул. Гөлүс кайтырга җыенган иде инде. Бригада членнары будкадан чыгып таралышырга торганда прорабскидан табельчы кыз чыгып халыкка мөрәҗәгать итте. — Иптәшләр, бер генә минутка игътибарыгызны сорыйм. Әле генә контордан шалтыраттылар: безнең бер егет больницада ята икән, малокровие белән. Менә шул егетнең хәле бик мөшкел, ашыгыч рәвештә кан кирәк. Кемнәр бирергә тели? Бераз вакытка тынлык урнашты. Аннары Зиннәт кулын күтәрде дә: — Мин, — диде. Аның артыннан Яббаров, Гөлүс һәм тагын берничә кеше кан бирергә ризалыкларын белдерделәр. Гөлүс белән янәшә генә торган Альберт: «Үземә дә җитми әле, әнә патриотлар бирсен», — дип, халык артынарак шуышты. Гөлүс үз колакларына үзе ышанмыйча артына борылып карады. Әйе, Альберт, чыннан да, аның яныннан китеп барган иде. «Әгәр үзе больницада ятканда башкалар шулай эшләсә?» — дип уйлады Гөлүс һәм беренче мәртәбә аның күңелендә Альбертка карата ризасызлык уянды. Кан бирергә теләүчеләр тиз генә будкага кереп, инструментларын куйдылар, кием алыштырдылар. Аннары, төзелеш идарәсеннән килгән автобуска төялеп, шәһәргә юл алдылар. Гөлүснең колак төбендә Альбертның: «... патриотлар бирсен», дигән сүзләре чыңлап торды һәм ул беренче мәртәбә тирә-юненә, аны әйләндереп алган мохиткә, кешеләргә ышаныч һәм соклану белән генә түгел, ә тәнкыйть күзлегеннән дә карарга кирәк икәнен төшенде. Ә октябрь башларында аларның шеф колхозга баруы һәм анда булган җәнҗал Гөлүс белән Альберт арасында башланган эчке бәрелешнең тышка чыгуына ук китерде. XIX Колхозга баручыларны бер автобус төзү идарәсе янында көтеп то- ~ра иде, ә икенчесе трест каршында, диделәр. Сәгать җидедән үк ташчы, монтажчы, бетончы, балта остасы егетләр һәм буяучы-сылаучы кызлар берәм-берәм, күмәкләшеп конторга җыела башладылар. Гөлүс Миләүшәне кичәгенәк күрә алмады, шуңа көенеп, ләкин эчке бер сиземләү белән конторга килүче кызларны ерактан ук күзәтә иде. Муенына аскан гитара кылларын чирткәләп, янында Альберт басып тора. Кемдер транзистор акырта. Конторга керәләр, чыгалар, тыз-быз киләләр, кайберәүләр, алдан килгән урын өчен дип, автобуска да утырыша башладылар. Шул вакыт механика мастерское артыннан бер кыз белән Миләүшә килеп чыкты. Ул өстенә җылы свитер, куртка һәм резин итек белән чалбар киеп алган, кулында җылы перчатка. Башына ак фуражка, өстенә замоклы куртка һәм резин итек кигән Гөлүс Миләүшә каршысына атлады. — Исәнмесез, кызлар. — Исәнмесез. — Миләүшә, син дә безнен беләнме? — Нигә, әллә алып бармас идеңме? — диде кыз шаяртып. Егет куанычыннан нишләргә белмәде. - — Менә әйбәт булган! Ул арада Әзһәм Шәриповның: — Яшьләр, автобуска! — дигән яңгыравык командасы ишетелде. Альберт авызын кыйшайтып һәм сул күзен кыса төшеп: — Сәлам, килен, — дип куйды һәм, сорау билгесе кебек бөгелеп, Миләүшәнең кулына үрелде. Кыз аңа «кыланчык» диде дә автобуска кереп, артка барып утырды һәм үз янына Гөлүсне дә чакырды. Егет Миләүшә белән аның иптәш кызы арасына кысылды. Автобус кузгалып китүгә комсомол оешмасы секретаре кая һәм ни өчен баруларын, үз-үзләрен ничек тотарга кирәген яшьләрнең исенә төшерде. Аннан ул шофер янына аягүрә басты да, кулларын дирижер кебек як-якка жәсбрәк алга сузды, тынычлануларын көтә башлады — Әйдәгез, безнең көйне. Уртадагы урыннарның берсендә кызлар белән янәшә утырган Зиннәт баянын сызып җибәрде. Шәрнпов үзе үк җыр башлады. Забота у нас простая. Забота наша такая... Җырның кушымтасын дәррәү күтәреп алдылар. II снег, и ветер, И звезд ночной полет... ’ Меня мое сердце В тревожную даль зовет. Бертуктаусыз һаман алга омтылучы, бернинди авырлыкларга да карамыйча гел алга баручы яшьләр җыры автобусның ачык тәрәзәләреннән шәһәрнең киң урамнарына таралды. Шәһәр читенә чыккач, икенче автобусны куып җиттеләр. Юлның бер ягында текә яр, аның артында саргылт төскә кергән урман, ә икенче ягында калкулыклар. Юл урман эченә кереп бераз баргач, кинәт кемдер шатланып кычкырып җибәрде. — Куян! Куян! Барысы да ул күрсәткән якка, тәрәзәләргә ябырылдылар. Соры куян, җитез, озын аякларына нык ышанып, терек-терек чаба. Яхшы йөгерешче аны куып та җитәр кебек. Шул вакыт Альберт, тиз генә тәрәзәне төшереп, авызына ике бармагын тыгып, әче итеп сызгырып җибәрде. Куянның кечкенә койрыгы гына күренеп калды. Кызлар, үзенең бу кыланышыннан канәгать булып, авызын ерып утыручы Альбертка ташландылар. — Нигә куркыттың инде? ' — Сызгыра беләсеңмени? Альберт берни булмагандай: —Мадемуазельләр, мин бит сезгә куянның нинди тизлек белән чабарга сәләтле икәнен генә күрсәттем, — диде. — Хәтерем ялгышмаса, ул сәгатенә илле километрга кадәр бирә ала. Кәефегезне кырган булсам, гафу үтенәм, түбәнчелек белән гафу үтенәм Пардон. Аннан ул озын бармаклары белән сакалын төзәткәләде дә, муенына аскан гитарасын җайлап куеп, карлыккан тавыш белән җырлап җибәрде. РрФКАТЬ КӘРАМ II ф ОЧАР КОШЛАР БЕЛӘН ЯНӘЦ1Ә Эх. бар иде яшь чаклар. Кесә тулы борчаклар. Саламнан тәртә каерып. Чикерткә жиккән чаклар. Яшьләр автобусны күтәрердәй булып көлеп җибәрделәр. Бу көлү Альбертны бермә-бер дәртләндерде. Ул гитара кылларына тагын да катырак суккалап, тамак төбеннән гыжлап чыккан тавыш белән джаз мотивына икенчене җырлый башлады. Җиһаншин буги, Җиһаншин рок. Җиһаншин кебек берәү дә юк. Сау бул намус, сау бул кайгы, Америкада Җиһаншин калды. Сау бул кәләшем. Татарстан. Негр кызына әйләнәм... Ләкин ул җырлап бетерә алмады, Шәрипов аны шып туктатты. — Әллә җырларга да ярамыймы? — диде Альберт, ана ачуланып. — Ярый, тик авызың ни сөйләгәнне колагың ишетсен. — Блатной җырларны аңлыйсызмыни сез? Кая барсаң да — активистлар, шаярганны да аңламыйлар. Кечкенә гәүдәле бер кыз: — Зиннәт, «Яшь имәннәр»не уйна әле, — диде дә баянга кушылып җырлап та җибәрде. Колхозга барып җиткәнче җырладылар, уен-көлке, шигырь, анекдот сөйләделәр. Алдагы автобустан да вакыт-вакыт җыр тавышы ишетелеп китә иде. Сәгать тугызда «Ватан» колхозы идарәсе каршына килеп туктадылар. Болдырга брезент кожан, аягына кирза итек, башына күн бүрек кигән тәбәнәгрәк буйлы, юантык бер кеше чыкты. Колхоз рәисе булса кирәк. — О, шефлар, килеп тә җиттегезмени? Исәнмесез. — диде ул, кулларын җәеп, трестның комсомол комитеты секретаре һәм тагын берничә егет белән исәнләште. — Машинадан төшеп маташмагыз, туп-туры кырга китәбез. Кайсыларыдыр аны чеметтереп алырга да өлгерде. — Арышыгыз да калмадымы? Без музейдан урак та алып килгән идек. — Бәрәңге Яна ел бәйрәме алдыннан алсаң бик тәмле була, диләр. Сез моңа ничек карыйсыз, иптәш председатель? Колхоз рәисе кызарып, алдагы автобуска кереп утырды һәм шоферга юл күрсәтеп барды. Тар гына елга аркылы салынган такта күперне чыгып, бер урамлы кечкенә авылны үттеләр, тау башына менделәр Аннан төшеп бераз баргач, бәрәңге басуына килеп чыктылар. Егетләр, кызлар шау-гөр килеп автобуслардан төштеләр, оеган аякларын язар өчен йөгерешеп, төрткәләшеп алдылар. Күк йөзе карасу болытлар белән капланган. Октябрь ае икәнен сиздереп әче җил сызгыра. Ул телогрейка эченә дә керә, җылы свитерларны да капшап карый. Өске төймәләрне каптырып, шәльяулыкларны тыгызрак бәйләргә, фуражкаларны батырыбрак кияргә мәҗбүр итә. Кырны шаулатып биш төрәнле сабан таккан ике-өч трактор бер-бер артлы килә. Алар артыннан кулларына чиләк тоткан колхозчы хатыннар иелеп бәрәңге чүплиләр. Чиләкләре тулгач, алар бәрәңгене әкрен генә килүче атлы арбаларга бушаталар. Арбасына чиләкләр төягән колхоз бригадиры да килеп җитте. Яшьләр йөгереп барып чиләкләргә ябырылдылар. Кайсыларына җитми дә калды. Гөлүс бер чиләк эләктерде дә Миләүшә янына килде. — Икебезгә берәү җитәрме? — Җитә, — диде резин итек кигән аякларын бер-беренә бәргәләп торучы Миләүшә. — Туңамы? — Печтик кенә. Әйдә чүпли башлыйк, эшләсәк җылынырбыз. . Бер читтә Галя белән Илфир дә бәрәңге чүпләргә керешкәннәр иде. ♦ Илфир Гөлүскә: ® — Ну, держитесь, кем күпме җыяр икән!—дип кычкырды. | — Карап карарбыз! Миләүшә, борыннарына чиртәбезме? = — Билгеле, — диде кыз һәм Галяга кул болгады. Телогрейка якасын күтәргән, зур козыреклы фуражкасын батырып £ «игән Альберт күшегүдән сорау билгесенә охшап калган. — Мин өйләнгәч, төн кыскарды, дип әйтте ди бер егет тә. Тырышып кына эшләп, колхозга файда китерим дигән идем, чиләк җитми калды. < — Йоклап йөрмәссең. Ашарга соңга калмассың әле, — диде аңа = Миләүшә. 2 — Нигә инде шулай каты бәреләсең. Минем сүз күтәрмәвемне бе- а ләсең бит. Ярый инде, мин сиңа ачуланмыйм. Әйдә, өчәү бергә эшләр- С без. Уңайлы да булыр, җиңелгә дә туры килер. — Юк инде, егет булсаң, әнә берәр кызның чиләген ал да, күтәреп ф йөр, — дип, Миләүшә аны куып җибәргәндәй кызлар ягына китәргә _ мәҗбүр итте. s Менә эреле-ваклы бәрәңгеләр даң-доң чиләк төбенә төшә башлады. < Гөлүс чиләк күтәреп бара, ә Миләүшә жәһәт-җәһәт иелеп бәрәңге „ чүпли. Вакыт-вакыт Гөлүс үзе дә үрелгәли. * Алар янәшәсендә Альберт бара. Егет ник кенә бер иелсен. Моны л җүреп, Миләүшәнең ачуы чыкты. £ — Альберт әллә уклау йоткан инде, — диде ул юри кычкырып. * — Ай, телең дә телең, Миләүшә. Үзең чибәр генә... — Анысында синең эшең юк. а. — Гөлүс, тый инде кызыңны, — диде Альберт аптырагач. — Борынгылар, ир — баш, хатын — муен, дигәннәр бит. — Ахмак,— диде Миләүшә, Гөлүскә карады.— Нигә шуңа бер сүз дә әйтмисең? — Сөйләнсен әйдә, — диде Гөлүс кул селтәп. Кырның икенче башыннан кулына фотоаппарат тоткан Әзһәм Шә- рипов килеп чыкты. — Егетләр, кызлар, бер-ике кадрны корбан итим әле үзегезгә. Миңа табарак карагыз. — Була ул, оныкларыбызга җитмешенче еллар комсомолларының истәлеге булыр, — дип, Альберт чиләген югары күтәрде. Комсомол секретаре ике-өч тапкыр аппаратын чыртлатып алды. — Кайткач, һәрберегезгә ясап бирермен. Әзһәм фотоаппаратын япты да йөгереп барып, бер тракторга менеп утырды. Тракторчының колагына нәрсәдер әйтте. Тегесе бераз урын күчкәч, ул рычагларны үз кулына алды. — Карагыз, безнең секретарьның эшләмәгән эше юк. Әллә трактор да йөртә инде? — диде Галя сокланып. Илфир аңа: — Белмәскә, элекке танкист бит ул,— диде. — Галя, туңдыңмы? — Юк. — Ә нишләп иреннәрең күк-күмгәк булган? Җылытыйммы? — Кирәкми, — диде кыз оялып. — Мә, кулымны җылыт. — Әем, — диде Илфир татарча. — Нәрсә сон ул? — Не буду дигәнне аңлата. Понятномы? — Ул көлеп җибәрде дә Галлның перчаткаларын салдырып кулларын учына алды — Җылынамы? — Юк, — диде Галя, юри иренен турсайтып. Егет аның кулларын башта битенә тидерде, аннан муенына шудырып төшерде. — Ә хәзер? — Ой, сина салкын бит! — Алма инде, әзрәк җылынсыннар. Галя, мин кичә синең ике мәсьәләңне чишкән идем. Сездә дә безнең электротехническидагы кебек каты икән. Мин төзелеш техникумында уку чүп кенә дип йөри идем. — Каты булмаган кая. Кышын дүрт экзамен бирәсе. — Әле аңа кадәр контроль эшләреңне эшләп тапшыр. — Тырышырбыз инде, — диде кыз көлеп. — Электротехникадан син булышсаң, сызымнан Гөлүс ярдәм итәм диде. — Ә-ә, син миңа шуна күрә Миләүшә мәсьәләләрен дә бирдеңмени? — Әйе, билгеле. Ә математика белән төзү материаллары үзебезгә кала инде. Алар икесе дә рәхәтләнеп көлделәр. Аннан Галя: — Гөлүс бик башлы егет икән, — диде. — Белмим, үзе ничек институтка керә алмагандыр? — Керер иде, — диде Илфир көрсенеп, — физикадан сынау биргәндә янындагы бер кызга булышып, үзенекен эшләп өлгерә алмаган. Мин аңа шул билгеләрең белән техникумга бар, бер елың бушка уза бит дигән идем, тыңламады. Институтка гына, ди. Әнә, әле ничек кирәк алай хәзерлек курсларына йөрергә күндердем... Сәгать унберләрдә бәрәңге кырына салам, утын һәм вак такта кисәкләре төягән колхоз машинасы килеп туктады. Аларны ике урынга бушатып, учаклар ягып җибәрделәр. Кызлар учак ягына караштыра башлады. Җир салкыны аякларга гына түгел, бияләй, перчатка аркылы кулларга да күчә иде. Миләүшәнең күгәрчен тәпие кебек кызарган бармакларын Гөлүс берничә тапкыр тыны белән өреп җылытты. Тагын берникадәр вакыт эшләгәч кенә Әзһәм Шәрипов яшьләрне учак янына чакыра башлады. Борыннарга көлдә пешкән чикмәнле бәрәңге исе килеп бәрелде. Салам өстенә клеенка җәеп табын да хәстәрләгәннәр. Анда булары чыгып торган ак бодай күмәчләре, консерва банкалары, берничә кап шикәр, тоз. калай кружкалар тезелгән. Чнттәрәк ике бидон тора, берсендә салкын су, икенчесендә кайнар чәй. Альберт тиз-тиз генә кулларын юды да, кесәсеннән пәке чыгарып ипи кисә башлады, Зиннәт. Гөлүс һәм тагын берничә егет консерва банкаларын ачып куйдылар. Аннары, көл арасыннан чүпләп, пешкән бәрәңгеләрне чиләкләргә салдылар. Яшьләр түгәрәкләнеп утырды да яңак мускулларын эшләтергә керештеләр. Кулларында әвәли-әвәли бәрәңге чистарттылар. Ярмалы бәрәңге шундый тәмле, йомшак булып пешкән, дөньяда аннан да тәмле ризык юктыр кебек. Әзһәм сиздерми генә торды да бер-ике тапкыр карточкага төшереп алды. Кызлар чыр- чу килеп яулыкларын төзәткәли башладылар. Ләкин соң иде инде. Әзһәм аппаратын тоткан килеш икенче табынга китеп барды. — Секретарь, аша инде, аннан төшерерсең, — диде бер кыз, ул кире килгәч. — Мин үземне алдатмам, — диде егет. Өреп суыта-суыта, зур кружкалардан кайнар чәй эчтеләр. Егетләр, после вкусного обеда, по закону Архимеда, дигән булып, көйрәтеп җибәрделәр. Кызлар учак тирәсендә аяк җылытты. Төштән соң һава бөтенләй үзгәрде. Каралй-аклы болытлар бөте» күк йөзен томалап алдылар һәм, озак та үтмәде, җилләп-давыллап кар яварга тотынды. Куллар күшегә, аяклар туңа, әле генә җылы чәй эч сәләр дә, тәнгә суык үтә башлады. Ләкин яшьләр салкын көчәйгән саен бәрәнгене тизрәк җыйдылар. Атлар килеп өлгермәсә. өемнәргә өйделәр, кыскасы, йөгереп кенә йөрделәр. Комсомол секретаре әле берәүләр, әле икенчеләр янына килеп, уен-көлке сөйләп яшьләрнен күцелен күтәреп торды. Трестта инженер булып эшләүче бер егет өс-башын салып атты да, ♦ кар белән тәнен ышкый башлады. Ана карагач, Альбертның тәне эсселе-суыклы булып китте. Каз ите = чыкты. Ул чиләген калдырып, Гөлүс янына килде дә колагына: — Әйдә, рәтлибезме? —дип дәште. Гөлүс аңламады һәм Миләүшәгә чиләген биреп, туктады. S — Нәрсәне? — Мин бәрәңге ташучы авыл малайлары белән сөйләштем. Кибет13 ләре эшләми икән, сатучы авырый, ди. Моннан өч чакрымда бер татар $ авылы бар, диләр, шунда барып киләм. Анда булмаса, ары китәрмен. | — Берүзең, сорамыйчамы? — диде Гөлүс. , — Менә юләр, сорап кем җибәрсен. Эштән соң җылынмасак, үпкәгә салкын тидерүебез бар. Әнә бит нинди зәһәр җилли, үзәкләргә үтә. < Кая, рәтең бармы? Гөлүс як-ягына карап алды да кесәсеннән өчлек чыгарып Альберт- ф нын учына төртте. — Фатирга бергә керербез. Мин тагын бер-ике егет белән “ сөйләшәм. < ... Кич белән яшьләр машиналарга төялеп авылга кайттылар. Ка- £ рангыда бригадир аларны берничә төркемгә бүлеп фатирга урнашты-* рып йөрде. j Гөлүс, Альберт һәм тагын берничә егет ялгызы гына торучы бер н маржа әбигә туры килделәр. Әбинең кәбестә ашы пешкәнче кәрт уй- 2 нап алдылар. Ниһаять, аш өлгерде. Аш алдыннан бераз кабып та куй- ө гач, көне буе эшләп арган, туңган яшь тәннәр язылып китте, тагын 2 көч-куәт өстәлде. Киенеп клубка юл тоттылар. Бакыр чәчле бер үсмер генә ярты стаканнан мәлҗерәп, өйдә калды. Гөлүс Миләүшәләрнең кайсы йортка тукталганын шәйләп калган иде, алар турыннан узганда: — Альберт, кызлар чыгар микән? — дип сорады. — Чыкмыймы соң! Клубта утыралардыр инде, — диде Альберт һәм Гөлүсне җиңеннән тартып колагына әйтте. — Син аны бүген чамала. — Пичек? — Ну, кысып кара. Бергә эшләгән, бергә яшәгән дусты булса да, Гөлүснең егеткә ачуы чыкты. — Мин аны яратам... — Яратсаң ни... Ул да сине яратса, тагын да җиңелрәк булыр. Гөлүс Альбертка ташланудан үз-үзен көчкә генә тыеп калды. Бая Миләүшә, нигә килгән ул, дигәч, ялганларга туры килүе дә. комсомол секретаре Альбертның кайда икәнен сорагач, белмим, диюе дә — барысы да, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, җыелган иде. Гөлүснең «шеше» тулып, менә-менә тишелергә тора иде. Аннары үзен батыррак тотарга аракы ла ярдәм итә, ахры. — Миләүшә әйбәт кыз... Альберт аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, урам яңгыратып көлеп җибәрде. — һа-һа-һа. әйбәт кыз!—Тавышын бераз акрынайтып өстәде.— Баксаң, бәлки кыз да түгелдер инде. Гөлүс кинәт борылды да сул кулы белән Альбертны якасыннан эләктереп, уны белән яңагына сугып та җибәрде. Аның бу хәрәкәте егетләргә генә түгел, үзенә дә көтелмәгәндә булды һәм ул бермәлгә каушап калды. Альберт моннан файдаланып җавапсыз калмады. Яннарында барган егетләр араламаса, бу хәл нәрсә белән бетәр иде, әйтүе кыен. Клубка барырга чыккан трест комсомол комитеты секретаре Әзһәм, Зиннәт белән башка егетләр дә килеп җиттеләр. Шәрипов артык сүз куертып тормады. — Кайтыйк әле, мин сезнең белән икенче төрлерәк сөйләшермен.. Тапканнар урынын, шефлар бит, «үрнәк күрсәтәләр». * * Җыелыш бишенче яртыга билгеләнгән иде. Шулай да барлык участоклардан да яшьләр килеп җиткәнче сәгать биш тулды. Озын корпусның икенче катында беренче участокның кызыл почмагы урнашкан иде. Өстәлдәге газета-журналларны җыеп бер читкә куйдылар. Эскәмия һәм урындыклар җитмәгәч, кайберәүләр тәрәзә төпләренә утырды, идәнгә чүгәләде. Әзһәм Шәрипов башта сәгатенә, аннан ишеккә карап алды да, участок комсоргларыннан исемлек барлаткач, җыелышны ачып җибәрде. Көн тәртибен барысы да белә иде инде. Шәрипов аңлатмасыннан соң ук Гөлүсне бастырдылар. — Мин үз гаебемне таныйм, әйе, булды андый хәл, — диде егет.— Моннан соң кабатламам. — Булдырды ичмасам! Конкрет һәм ачык итеп әйтте, вәгъдә дә бирде, — диде Миләүшә белән янәшә утырган бер кыз һәм Гөлүскә сорау бирде. — Ә ни өчен икәнен нигә әйтмисең? — Булды инде. Күпме генә тырышмасыннар. Гөлүстән авылда сугышуның сәбәбе» әйттерә алмадылар. Альберт та алай бик җәелеп китмәде. Бик аптыраткач, ул бөтенләй икенче сәбәп уйлап чыгарды. Аңа ышандылар да,, ышанмадылар да. Гөлүс Альберттан бик канәгать иде, чөнки ул аннан сәбәбен әйтмәүне үзе үтенгән иде. Җыелышка махсус чакырылган Яббаров: — Яшьләр белән була торган хәл, дүрт аяклы ат та сөртенә, — диде,, маңгаеннан тирен сөртеп — Ә алар әле яшьләр бит. Әлбәттә, мин аны җәзасыз калдырырга димим, шелтәме, кисәтүме, нәрсәдер бирергә кирәк. Ләкин кайбер яшь иптәшләр әйткәнчә комсомолдан ук куарга кирәк түгел. Әз-мәз якалашкан һәрберегезне комсомолдан куа башласагыз, и_ртәгә монда утырырга кеше дә калмас. Ну, монысын үзаралый гына әйтүем. Ул сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң рәхәт юл. Ә бит безгә Гөлүс кебек яшь егетләрне, кызларны чын кеше итеп, Ватаныбызга турылыклы, киләчәктә коммунизмда яшәячәк кешеләр итеп тәрбияләргә кирәк. Коммунизм төзүченең мораль кодексы безгә шулай ди. Дөресме? Шулай, иптәшләр. Гөлүс бригадирның чыгышын ике төрле мәгънәдә аңлады. Бер яктан тормыш тәҗрибәсе булган өлкән кеше чыгышы кебек тоелса, икенче яктан үзенең, агай-эне ак-мыек, бер-беребезне какмыек, дигән фикерен алга сөрүе иде шикелле. Бригаданың башка членнары да егетләрне яклап чыктылар. Бары Зиннәтнең сүзе генә төпле һәм яшьләр турында чын кайгыртучанлык белән сугарылган иде. Ул бригадада хезмәт дисциплинасының түбән булуы, бригада членнары арасында татулык, үзара дуслык булмавы, бердәм коллективның әле оешып җитмәве һәм шуларның чагылышы булып яшьләрнең хәтта шеф колхозга баргач та сугышулары турында ачынып- сөйләде. Аның чыгышы күпләрне уйга калдырды, бүгенге җыелып» Гөлүс белән Альберт тәртибен тикшерүдән битәр, гомумән, яшьләр тормышы турында уйланырга мәҗбүр итте. Шактый бәхәсләр, сүз куертулар, очынып-очынып кунулардан соң, егетләрнең икесенә дә каты шелтә чәпеделәр. Җыелыш беткәнче башын аска иеп, бер кызарып, бер агарып, хафаланып‘утырган Миләүшә урамда Гөлүсне куып җитте. — Гөлүс, ни өчен сугыштыгыз? Миңа гына әйт инде. Ф — Болай гына, егетләр арасында ни булмас. — Гөлүс, әйт инде, югыйсә... а — Сорама, Миләүшә, барыбер әйтмим. — Үжәт син. Эчкәнсең... сугышкансың... Сорагач, гаебеңне яшек рәсең. = — Мин гаебемне таныдым.— диде Гөлүс коры гына — Мин сине яхшы егет дип йөри идем, ялгышканмын... Хуш. « Кыз еларга җитешеп йөгереп китеп барды. Ә Гөлүс үз уйларына о. чумган иде, моңа әллә ни әһәмият бирмәде. =; Ә егетләр инде үзара килешкәннәр, берни булмагандай бергә сөйлә- § шеп кайттылар. Альберт бүлмәгә керү белән үк әйбер-караларын * җыешты) а башлады. £ — Китәм мин, Гөлүс. Син теләсәң нишлә. Миңа ирек кирәк, тыным g кысыла башлады. Гөлүс дәшмәде. Ул әле нәрсә эшләргә икәнен хәл итмәгән иде. Әллә * ничек к<‘ ә башланды аның тормыш юлы. Ул күз алдына китергәнчә = түгел. Бәлки аңа мәктәптә, семьяда дөресен сөйләмәгәннәрдер, торг мышта бөтенесе дә һәрчак ал да гөл генә була дип тукып килгәннәр- а. дер, ул тәгаен генә әйтә алмас иде. Ләкин ничек кенә булмасын, £ хәзергә ул үз-үзеннән дә, эшеннән дә канәгать түгел иде. Гөлүс төне буе уйланып ятты. Әллә китәргәме? Кая? Альберт бе- ләиме? Төпле күренми. Тагын аның кул астында булу егетне Альберт < белән китүдән тыеп тора иде. Эштә — Яббаров. Нәрсә соң бу? Чын тор- £ мышмы соң бу, әллә галлюцинацияме? Шайтан белсен. Кеше нигә яши » соң ул вакытта? Элек гомер буе иза чигеп тә рәхәт күрә алмыйча үлеп а киткәннәр. Корчагиннар ачлы-туклы яшәп бу яңа тормышның нигезен корганнар. Аларны моңа нәрсә этәргән? Әйе, заманы шундый булган Ә соң хәзер кеше ничек яшәргә тиеш? Гөлүснең әтисе шикелле көне-төне эшләргә, эшләргә^дә, көннәрдән беркөнне .. Әллә Яббаров кебек үз кадерен үзе белеп кенә, тормышын уңайлы бер җайга салып кына яшәргә тиешме? Кайда дөреслек? Кайда бәхет? Кеше бәхетле дә булырга тиештер бит. Ә үлгәч нәрсә кала? Кем сине искә алыр? Нәрсәң кала синең киләчәк буыннарга? Гомумән, кирәкме ул? Син үлгәч, исемең калса ни дә, калмаса ни — барыбер түгелмени. Бәлки, чыннан да, идеаллар, романтика буш сүздер? Газета, китап сүзе генә бит болар. Ә чын бәхет үз- үзең турында кайгырту, дөнья гизү. Эч, аша, йокла рәхәтләнеп, хатын- кыз... Гөлүс гомерендә беренче мәртәбә әтисен малае буларак кына түгел, ә кеше буларак, аңлы рәвештә шул кадәр сагынып исенә төшерде. Дөрес, ул аның үлеме белән килешкән. Аны чынбарлык итеп күңеленә сеңдергән иде инде. Ә хәзер әтисе белән ул ирләрчә сөйләшер, киңәшер иде. Киңәшер кешеләр юк түгел түгелен. Ләкин ата кеше кебек каты һәм гадел дә, кырыс һәм ягымлы да, һәрчак туры юлга өндәүче, синең һәр адымыңны күзәтеп, кирәк чакта ярдәм кулын сузарга әзер торучы кем бар соң бу дөньяда?!. Әллә һич бул м аса кайтып абыйсы, әнисе белән киңәшеп килергәме? Юк инде... Бу кичне Миләүшә рәхәтләнеп, бер гамьсез, тәмле төшләр күреп йоклады дию дөреслеккә туры килмәс иде, билгеле. Кыз үзенең ялгышлык эшләп ташлаганын кайта-кайта сизде, ләкин соң нде инде. Гөлүс янына кире барырга, гафу үтенмәсә дә, янында гына булырга, болай да янган йөрәгенә тоз сипмәскә була нде. Ләкин әгәр боларнын барысын да алдан уйлап эшләсә, ул Миләүшә булмас иде, аңа унҗиде яшь тә булмас нде, ә... Әйе, тиле, бәхетле, җил-давыллы, ут уйнатып, очкын чәчрәтеп, абына-сөртенә, алдын-артын уйламыйча гел алга ашкынучы яшьлек булмас иде. Икенче көнне Гөлүс эштән соң ук төзелеш идарәсенә китте. Секретарьмашинистка хатын аның йомышын сорады да көтәргә кушты, начальник буш түгел икән. Егет кабул итү бүлмәсендәге буш урындыкларның берсенә түнде. Начальникка да, баш инженер кабинетына да әледән-әле сызымнар, папка тоткан кешеләр кереп-чыгып йөри. Ә Гөлүс һаман утыра. Әнә җил-җил атлап Әзһәм Шәрипов килеп керде. — Ә, Гөлүс, сәлам, — диде ул кулын сузып. — Исәнмесез. — Ни хәлләр бар? Кичәгедән соң кәеф шәптән түгелме әллә? — Ярыйсы. Китәм мин. — Нәрсә? Син нәрсә, Гөлүс, койрыкны сыртка салмакчы буласыңмыни? Бик тиз бирешкәнсең, егет, тиз. Гаризаң да әзерме? — Бар. Комсомол секретаре бераз уйланып торды да, кинәт башын күтәреп: — Әйдә, минем бүлмәгә керик әле, — диде. — Бераз уйлашыйк, бәлки ашыккансыңдыр. — Кермим, —диде Гөлүс тыныч кына. — Башта начальниктан гаризама кул куйдыртам. Мин барысын да уйладым инде. — Ярар, алайса. Шәрипов өстәлдәге телефоннан каядыр шалтыратып сөйләште дә, секретарь-машннистканың колагына нәрсәдер әйтеп, чыгып китте. Гөлүс сәгатенә карап алды. Алты тулып килә иде. Кызыл иренле секретарь хатын да башын күтәреп стенадагы сәгатькә күз төшереп алды һәм язу машинкасының төймәләрендә бармакларын тагын да җитезрәк биетә башлады. Начальник кабинетына кереп киткән берәү ишеген ябып бетермәде һәм эчтән сөйләшкән авазлар ишетелде. Сүз ниндидер канализацияне төзеп бетерү турында бара иде. Аның срокларын билгеләделәр һәм папкалар кыстырган ике кеше кабинеттан чыгып китте. Гөлүс кермәк- че булып башын тыккан иде, анда начальниктан башка тагын берәү калганын күреп кире утырды. • Начальникның калын тавышы ачык ишектән бу бүлмәгә дә аермачык ишетелә иде. — Юрий Прокофьевич, корпусны ун көннән монтажчыларга тапшырырга тиешбез. Беләсезме? — Беләм. Нигә алай сорыйсыз? — диде участок начальнигы Танеев сагаеп. — Эшләр акрын бара, шуңа сорыйм. Нигә корпус янына вак таш бушаттыгыз? — Башка урын булмады. — Мин бит сезгә почмакка бушатырга куштым. — Анда машиналар керә алмый, сазлык. Начальник тавышы тагын да көчәя төште. — Ә корпустан читкәрәк бушатырга була иде бит. Кулына чиләк һәм себерке тоткан җыештыручы карчык кабул итү бүлмәсенә керде. Начальник кабинетына үрелеп карады да кире чыгып китте. Секретарь-машинистка шакылдавыннан туктады. Яна баскан кәгазендә бозгыч белән нәрсәдер бетерде. Бераз тынып торганнан соң кабинеттан кабат начальник тавышы ишетелде. — Аннан, Юрий Прокофьевич, бер башлаган эшне ахырынача җиткерергә кирәк. Ә синең участокта бер эш тә төгәлләнмәгән. — Кешеләр җитми. — Сон синдә бит болай да кеше артык. Аларны эш белән тәэмин итәргә кирәк, эшне дөрес оештырырга. Синнән бит хәзер кешеләр кача башлый. Борһанов бригадасы, зинһар, безне моннан алыгыз, ди. — Алар эшләргә яратмый, — диде Танеев ышанычлы тавыш белән. Ләкин Мәхмүтов ана каршы төште. — Юк, ялгышасың. Кешеләрне эш белән тәэмин ит, эшләгән өчен * түлә. Менә шул чагында алар эшләр. Борһановны яхшы беләм мин. 2 Ул эштән курыкмый, элек минем кул астында эшләрбн. иде, ләкин буш- о ка эшли торган кеше дә түгел. Чөнки әле заманы ул түгел. Аннан, син 5 бер эшне биш эшләмә. Эшчеләргә ничек түләрсең? Синен нәрәтләренне = уздырмабыз бит. Ә кешеләр эшләгән. 2 — Мин биш тапкыр эшләмим. й — Ә тимер-бетон плитәләрне ничә тапкырурыныннанкүчердең? . — Өч. < — Җитмәгәнмени?! = — Прораблар әйткән сүзне тыңламый, син аңа бер эшкушасың, ә ° ул икенче нәрсә эшли. а. — Соң участокта син бит начальник, тыңлат. Әгәр дә син мин куш- - канны эшләмәсәң, миңа бит синең белән саубуллашырга туры киләчәк. ° Идарә башлыгы бераз тынып торды, аннары, нәрсәдер исенә төше- ♦ рергә теләгән булса кирәк, ишекле-түрле йөри башлады. — Да, тагын бер нәрсә, кичә мин сезгә корпус янындагы плитәләр- < не алырга кушкан идем. Алдыгызмы? — Алдык, Ислам Бакирович. Начальник, үз-үзен белештермичә, бөтен кабинетны яңгыратып кыч- * кырып җибәрде. — Тукта! < Аның тавышыннан секретарь-машинистка сискәнеп китте һәм калып * журналга нидер язуыннан туктады. — Нигә алдашасың? Бүген үзем шунда булдым Әле алынма- а- саннар иде. — Ну, дүртәү калган иде. — Менә бит, дүртәү. Ә син алдашасың? Син мине алдыйсың, мин трест управляющиен, ә ул югарыны. Сон министрга кадәр алдакчы булып чыга түгелме соң? Ә ул кемне алдый? Халыкны. Сине, мине Без бит сннең белән бала-чага уены уйнамыйбыз, байга да эшләмибез, ә дәүләт предприятиесе төзибез. Менә шулай, Юрий Прокофьевич, әйткәнне тыңларга, кушканны эшләргә кирәк. Үзенә буйсынганнардан да шуны таләп итәргә кирәк. Миңа башка йомышың юкмы? — Юк. — Ярый алайса, хәзергә хуш. Өстенә мех якалы кыска куртка кигән Танеев кабинеттан бурлаттай кызарып чыкты. Аның маңгаенда бөрчек-бөрчек тир бөртекләре, чырае караңгы иде. Гөлүс начальник кабинетына атлады. — Керергә ярыймы, Ислам Бакирович? — Керегез, — диде ишек төбеннән түргә кадәр сузылган «Т» хәрефе формасындагы өстәл артында утырган таза гәүдәле, кара чәчле Мәхмүтов. — Әйдә, әйдә, керегез. Ул өстәлдәге бер кәгазьгә кызыл каләм белән тамга ясады да башын күтәрде. — Ни йомыш? Кабинетның, яшел постау белән капланган өстәлнең зурлыгыннан бермәл югалып калган Гөлүс кыяр-кыймас кына атлап начальникка үзенең гаризасын сузды. Мәхмүтов тиз генә күз йөртеп чыкты да стенадагы кнопка төймәсен» басты. Ишектә секретарь-машинистка пәйда булды. — Комсомол секретарен чакырыгызмы. — Ул хәзер үзе кереп җитәчәк, Ислам Бакирович. — Яхшы. Утырып тор, егет, — диде начальник. Гөлүс урындык читенә генә утырды да кабинетка күз ташлады. Түрдә Ленин портреты, ян-як стеналарда сызымнар, графиклар, китаплар- белән тулы пыяла ишекле шкаф. Ишек катында кара сейф, өстәл артында һәм стена тирәли каты урындыклар тезелеп киткән. Өстәлдәге тәлинкәгә сулы графин һәм стакан куелган. Начальник алдында язу приборы, төрле төстәге, яхшы итеп очланган каләмнәр салынган кызыл савыт, пресс-папье, ак телефон, өстәл календаре, юка тышлы берничә папка һәм төрле кәгазьләр ята. Секретарь-машинистка ишектән башын тыгып, саубуллашып кайтып китте. Бераздан кабинетка Шәрипов килеп керде. — Тыңлыйм, Ислам Бакирович. — Әзһәм, бу синең егетме? — Әйе. — Колхозда кәмит күрсәтеп кайтучымы? Шәрипов уңайсызланып, әкрен генә: — Әйе, Ислам Бакирович, берсе ул, — диде. — Икенчесе иртән булган иде инде. Кул куеп җибәрдем. Ә монысын нишләтик? Егет, ә, нишләтик сине? Сиңа да, бар, дүрт ягың кыйбла, дип әле ике генә җөмлә язылган хезмәт кенәгәңне тоттырып җибәрикме? Ә? Дәшмисең? Әле гел өметсез түгел икәнсең. Шулаймы, Әзһәм? — Шулай, Ислам Бакирович, ул әле яшь бит. — Күреп торам, яңагында әле бала йоннары гына күпереп тора,— диде Мәхмүтов һәм тәмәке кабызды. Ул торып тәрәзә янына килде, беравык тын торды. Аннары борылды. Аның йөзендә елмаю чагыла иде. — Килегез әле, егетләр. Гөлүс аптырап тәрәзә янына килде. Шәрипов Мәхмүтовның икенче ягына басты. — Күрәсезме химкомбинатны? Бөтен илдә тиңдәше булмаячак моның. Юк, сез уйлыйсызмы үзегезнең кайда эшләвегез, нәрсә төзүегеэ турында? Ә бит уйларга кирәк, Уйларга, егетләр, һәр чорның үз Комсомолкасы, Магниткасы, Днепрогэсы бар. Ул турыда уйларга гына кирәк. Егет, ә син беләсеңме монда әле нәрсәләр төзеләсен? Кызганыч, Монда бит тагын берничә комплекс төзеләчәк, ә һәр комплекс үзе завод эчендә завод дигән сүз. Бу бит гигант төзелеш. Күпме техника, механизм... Әнә сора Фатыйх абыеңнан, метроны ничек төзегәннәр икән. Көрәк, кәйлә, ат... Ә ул аларны ничек сагынып, горурланып искә ала. Чөнки аның яшьлеге ул. Мәхмүтов шулай диде дә бераз тынып калды. Аның үзенең дә яшьлеге ерак Урал таулары буенда зур заводның мәһабәт корпуслары булып торып калды. Әйе, корпусларым дип авыз тутырып әйтергә аның хакы бар. Ул бит анда беренче адымнарын кара эшче булып башлады, аннары кулына кельма, балта, вибратор да алырга, хәтта түбә ябу һөнәрен дә үзләштерергә туры килде. Техникум, институт ишекләре ана шактый соң ачылды. — Нәрсә, егет, җыелышта катырак бәрелделәрме әллә? Син җиңел генә узар дигән идеңмени? Сабак булыр. — Мин хаклы идем, Ислам Бакирович. — Бик яхшы. Ә нигә бер-береңә кул күтәрергә, — диде Мәхмүтов һәм сәгатенә карап алды. — Мин дә хаклы идем. Әле Уралга барып эшли генә башлаган чак. Бервакыт мине бер егет җилтерәтеп тотып атты, карават астына кереп киттем. Ни өчен диген, идән себермәгән өчен. Бүлмәдә алмашлап дежур тора идек. Беркөнне Вася исемле таза, усал егет, бар, Ислам, идән себер, ди. Ә мин алдагы көнне генә дежур торган идем. Шуны әйттем, чират синеке дим. Бу, тагын себер, ди. Шулай да тыңламадым. Бу тагын әйтте дә, тыңламагач, тотып атты. Үзем * унбиштә генә, ябык булсам да, буйлы идем. Карават астыннан мүкәләп g чыктым, сикереп торып тегеңә баш белән... Хаклы идем, шулай да җые- » лышта икебезгә дә бертигез эләкте. « — Ислам Бакирович,гаризагакул куегыз. = — Китәсеңмени? 2 — Әйе. й — Ну-ка, утыр әле, — диде Мәхмүтов һәм үзе дә өстәл артына ба- х рып утырды. Аның йөзе кызарып чыкты. — Син нигә монда килдең-* 1 Дурака валять итәргәме, әллә эшләргәме? Без сине эшкә алдык, тулай э торактан урын бирдек, һөнәргә өйрәтәбез. Әзрәк кулың эшкә йога баш- 2 лагач, син — таярга. Син бит моңарчы кемнеңдер урынын биләп тор- а. дың. Бәлки ул кеше синнән йөз мәртәбә яхшырак эшләр иде. Ә без аны $ эшкә алмадык, чөнки син бар идең. Хәзер ул да юк, син дә китәсең. Мин ° иртәгә тагын бер маңка малайны алып эшкә өйрәтиммени? Әгәр ул да ♦ синең шикелле өч-дүрт айдан табан ялтыратса? Мә гаризаңны, бераз эшлә, әгәр дә кабат уйласаң килерсең? Беттеме? Бар. Гөлүс теләр-теләмәс кенә гаризасын кулына алып чыгып китте. Шә- рипов начальникка мөрәҗәгать итте. — Ислам Бакирович, иртәгә комсомол прожекторының рейды булачак. Бер-ике иптәшне эштән азат итеп булмасмы? — Кемнәр ул һәм кайда эшлиләр? — Монда язылган, — диде секретарь һәм ана бер бит кәгазь сузды. — Икәү генәме? — дип сорады начальник кәгазьгә карап. — Калганнары икенче сменада эшлиләр, эштән азат итү кирәк түгел — Ярый, эшләрбез. Тагын нәрсә? — Бетте. — Алайса, минем бер-ике сүзем бар. Әлеге егет кебекләр киләчәктә безнең таяныч, чын төзүчеләр булачаклар. Шуңа күрә һәрберсе өчен көрәшергә кирәк. Төрле юллар, төрле ысуллар белән. Берсен дә югалтмаска кирәк. Разгильдяйларын куарга, ә боларын сакларга, үстерергә кирәк. Аңладыңмы? Әгәр берәр ярдәм кирәк булса, кил, тартынма. — Ярый, Ислам Бакирович, аңладым. Сау булыгыз. — Хуш. XXI Төзүчеләр төялгән машина киң болынга килеп чыкты. Сулда, таш койма артында химкомбинат, ә алда һәм уңда болын, сазлык, әрем, алабута, чикләвек куаклары. Митинг сәгать тугызда башланды. Калкурак урынга ышкыланмаган такталардан тиз-тнз генә трибуна әмәлләнгән, микрофон куелган иде. Берничә җиңел машина, самосваллар килеп туктаган. Халык сабан туендагы кебек мыж килә. Әле һаман агыла торалар. Химкомбинатта эшләрен бетергән төзүчеләр, машиналарга төяп, эш коралларын, кием- салымнарын алып киләләр, куәтле тракторлар тәгәрмәчле, чаналы күчмә будкаларны өстери. Якында гына берничә экскаватор, бульдозерлар тык-тык эшләп утыра, такта һәм арматура өемнәре калкып тора. Менә трест, төзү-монтаж идарәләренең җитәкчеләре, партия, профсоюз, комсомол работниклары, заказчы һәм субподрядчылар вәкилләре, кунаклар трибунага якынрак җыелдылар. Трестның партком секретаре микрофон янына кнлеп, аңа бармаклары белән чнрткәләп карады. ШакРӘФКАТЬ КӘРАМ II ■шок бәргән тавыш ишетелде. Ул микрофонны сул кулы белән тотып, җыелган халыкка мөрәҗәгать итте. — Иптәшләр! Шау-шу басылды. Ара-тирә көлешкән, сөйләшкән тавышлар да тынды. Хәрәкәтләнү бетте. Барысының да дикъкате алга, трибунага юнәлгән иде. — Иптәшләр,, — дип кабатлады Алексей Степанович, — без бүген истәлекле вакыйга алдында торабыз. Бүген полиэтилен комплексының яңа чиратын төзи башлыйбыз. Бу — мактаулы һәм бик тә әһәмиятле бурыч. Чөнки ул партия һәм хөкүмәтебезнең химия промышленностен тагын да үстерү турындагы карарларын тормышка ашыруда алга таба бер адым булачак. Полиэтилен комплексының яңа чиратын төзүгә багышланган тантаналы митингны ачык дип белдерәм. Төзүчеләр дәррәү кул чабарга тотындылар, фотохәбәрчеләр, кино һәм телевидение хезмәткәрләре эшкә кереште. Җәен тургайлар, әрлән һәм йомраннар гына хуҗа булган киң болын тагында җанланып китте. Аннары Алексей Степанович трест управляющие Кабышевка сүз бирде. Управляющий күп сөйләмәде. Ул монтажчылар һәм төзүчеләр алдында торган бурычлар, аларны үтәү юлларын әйтеп үтте. — Бу производствода, — диде ул, — бер мең биш йөз эре җиһаз монтажланачак, эстакадаларда һәм җир астында бер йөз илле километрдан артык торба салыначак. Яна комплексны сафка бастыру өчен алтмыш биш мең кубометр җыелма һәм егерме биш мең кубометрдан артык монолит тимербетон таләп ителә, ике йөз илле мең кубометр җир эшләре башкарасы бар. Управляющийның кулында кәгазь-фәләне юк иде, шулай да ул күзлеген рәтләп куйды. — Яна комплекс сафка басканнан соң Татарстан башкаласы полиэтилен җитештерү буенча илдә иң зур үзәккә әвереләчәк. Бу бер-ике айда гына һәм бүрек атып кына эшләнә торган эш түгел, ләкин без үтәп чыкмаслык дип тә әйтеп булмый. Чөнки без сезнең белән ялан кырда химкомбинат кебек зур гигантны аякка бастырдык инде. Мин сезгә, комсомоллар һәм яшьләргә, үзебездә үсеп чыккан алдынгы төзелеш ветераннарына нык ышанам. Кабышевка сүзен дәвам итәргә ирек бирмәделәр, көчле алкышлар яңгырады, ул үзе дә бер-ике мәртәбә кул чабып алды. Аннан күтәренке рух, көр тавыш белән сүзен тәмамлады. — Без полиэтилен комплексының яңа чиратын төзүне һәм файдалануга тапшыруны үз вакытында башкарып чыгарбыз, чөнки ул бөтен -илебезнең престижына бәйләнгән. Үзегезгә мәгълүм, җиһазлар чит илдән сатып алына. Сезгә хезмәтегездә яңа уңышлар телим! Янә кул чабулар булып алды. Аннары кыска-кыска гына нотыклар белән тагын берничә кеше чыкты. Төзүчеләр арасында буталып калган Гөлүс аларны белми дә, танымый да иде. Ә менә трест комсомол комитеты секретареннан соң... сүз бишенче төзү идарәсе буяучысы Миләүшә Галиевага бирелә дигәч, егет аптырап китте. Микрофон янына озын буйлы, зәңгәр куртка кигән кыз — ул чыгып басты. Каушау һәм дулкынланудан аның битләре тагын да алсуланган. Миләүшә кулларын кая куярга белмәгәндәй маңгаена төшкән чәчен төзәтте, аннан, ярдәм көткәндәй, янында торучыларга карап алды. Бөтен батырлыгын җыеп, кесәсеннән кәгазь чыгар- * ды да укый башлады. — Иптәшләр! Без бүген... Ләкин ул әле яна гына сөйләгән ораторлар кебек остармаган иде, бер-ике сүз әйтү белән тотлыгып калды, бөтен рәсмилеге юкка чыкты. Кәгазен бөтәрләп: — Мин үземчә генә сөйлим. Гаепкә алмагыз, яме, — диде. Халык көлешеп алды. — Безнең хыялыбыз тормышка ашты, без төзүче булдык. Бу бик зур шатлык бит, әйеме? Ә бүген әйтеп бетергесез зур к\а- ныч: без яңа комплексның беренче нигез ташларын салабыз. Шулай булгач, ул баш-аягы белән безнеке булачак. Комплекс дүрт елда төзелеп бетәргә тиеш икән. Без менә бригада һәм идарә комсомол-яшьләре ♦ белән киңәштек тә мондый карарга килдек: әйдәгез, бу комплексны g срогыннан бер ел алда, өч елда төзеп бетерәбез. Бу... Бераз суына башлап бер читтәрәк басып торучы хәбәрчеләр, опера- 5 торлар тагын хәрәкәткә килделәр, әле кул чабучы төзүчеләргә, әле три- _ бунага борылалар. о Гөлүснең артында гына кемдер сорап куйды. — Бу безнең Миләүшәме сон? — Әйе, үзе бит инде. < — Кара син чәтертәнне, ничек йөрәге җитеп чыккан. = Алкышлар тынгач, Миләүшә дәвам итте. — Бу бит шундый яхшы булачак, иптәшләр. Полиэтиленнан клеен- а калар да эшлиләр бит, безнең әниләребез ничек шатланырлар, безнең < кызларыбыз, улларыбыз төзегән химкомбинатта эшләгәннәр бит моны ° диярләр, әйеме. Балаларга да күпме уенчык булыр, аннан бит уенчык- ф лар да ясыйлар. s Кызның бу сүзләре мнтингтагыларны елмаерга мәҗбүр итте. Әллә г дулкынланды, әллә каушады, Миләүшә тотлыгып калды, колакларына < кадәр кызарды да трибунадан йөгереп төшеп иптәш кызлары янына ф басты. * ... Эшләрне механизацияләү идарәсенең алдынгы машинисты кызыл л әләмле экскаваторыңа менеп утырды. Экскаватор, яхшы ат кебек, бер- < ике мәртәбә пошкырып алды да, үткен тешләре белән умырып, чокыр-* казырга кереште. Берничә минуттан балта осталары бу кечкенә чокыр- * га опалубка урнаштырдылар. Яна гына килеп туктаган самосвал бето- - нын җиргә агызуга, бетончы кызлар аны опалубкага тутырдылар. Трестның комсомол комитеты секретаре һәм тагын берничә яшь төзүче ике-өч метр озынлыгындагы арматура тимеренә беркетелгән щитны шунда алып килделәр. Гөлүс, үзе дә сизмәстән, алгарак омтылды. Чөнки яшь төзүчеләр арасында Миләүшә дә бар иде. Ләкин егет аны яхшылап күрә дә алмады, аның каршына озын буйлы бер төзүче баскан иде. Комсомоллар арматура тимеренең бер башын бетонга батырдылар. Хәзер щиттагы язуны да иркенләп укырга була, анда мондый сүзләр язылган иде. БУ УРЫНДА ПОЛИЭТИЛЕН КОМПЛЕКСЫНЫҢ ЯҢА ЧИРАТЫ ТӨЗЕЛӘЧӘК . Яшелгә буялган фанерга тигез, эре хәрефләр белән язылган бу сүзләрне йөзләрчә авазлар кабатлый, йөзләрчә йөрәкләр моның хыял түгел, ә тормышка ашачак олы бер максат икәненә чын күңелдән ышана иде. Митинг бетеп, халык тарала башлагач, Гөлүс үзеннән берничә адымда гына Миләүшәне күрде. Аны иптәш кызлары сырып алган иде. Кыз да егетне шәйләде, ахры, аңа карап елмайды. Әллә Гөлүскә генә шулай тоелды инде. Үзенең дулкынлануын сиздермәс өчен ул ашыгып бригада членнары янына китеп барды. Хәзер эшкә тотынырга кирәк нде. Юлда Гөлүс Илфир белән Галяны очратты Исәнләште. Тегеләрнең шатлык белән балкыган йөзләренә карап «Болар нинди бәхетле!» дип хйлап куйды. Шулай да ул күңел төшенкелегенә бирелмәде Чөнки гомуми ташкын, яңа төзелешкә керешүгә бәйле вакыйга аны да үз эченә бөтереп алды. Алда олы эшләр көтә нде.