НИЯТЛӘРЕ ЯХШЫДАН ТҮГЕЛ
Бу китапка килү юлым шактый әйләнгеч булды. Библиографик күрсәткечләрне актарганда, 1975 елда Берлинда Клаус Ремер тарафыннан аңарга рецензия язылган булуын белдем башта, һәм беренче чиратта шул рецензия белән танышып чыктым. Эзләнүләр СССР Фәннәр академиясенең Иҗтимагый фәннәр буенча фәнни информация институтына китерде. Шунда гына Патрик фон цур Мю- ленның «Свастика һәм совет йолдызы арасында. Совет көнчыгышы халыкларының икенче бөтендөнья сугышындагы милләтчелеге» (1971 ел, Дюссельдорф)1 хезмәте белән танышырга насыйп булды. Тышлыкта ук автор турында кыскача мәгълүмат бирелгән. Шушы китап нигезендә ул Рейн университетының философия факультетында (Бонн шәһәре) диссертация дә яклаган икән. Димәк, бу фәннилеккә дәгъва иткән хезмәт булып чыга. Хәер, шактый күләмдәге библиография дә шул хакта сөйли булса кирәк. Автор ФРГ- ның күп кенә дәүләт архивларында казынган. Берлин документлар үзәгендә шактый гына папкалар актарган һәм Нюрнберг процессы материаллары белән танышкан. Кулланылган әдәбият исемлегендә берничә совет галиме һәм хәрби җитәкчеләренең дә хезмәте искә алына. Әмма китапны укый башлау белән авторның фән кешесе һәм объектив булырга азапланулары күз алдында эреп юкка чыга. Мюлен «абверпрофессор» түгел-тү- гелен (сугыш чорында фашистларга хезмәт итеп, гитлеризм тар-мар итолгечтен поли ' Patrik von iur Muhlen. Zwtschen Hakenkreuz und Sowjetstern. Dvr Natlo. naliamua tier sowjotlachen Onentvolker im Zweiten W'-Itkrleg. 1971. Droste Verlag. DUeseldorf. 256 s. тик фәннәр өлкәсенә ташланган әрсезләрне шулай дип атыйлар). Димәк, аңа акланып яисә үз-үзен агартырга маташып торасы да юк. Ул сугыштан соң гына мәйданга чыккан буын вәкиле, эре буржуазия карашларын яклап чыгыш ясаучы тарихчы, һәм, тулаем алганда, тарихи фактларга да ул буржуаз объективизм күзлегеннән чыгып якын килә. ФРГның кайбер ачыктан» ачык реакцион позициядә торган тарихчылары кебек Мюлен фашизмны акларга омтылмый. Алай гына да түгел, автор фашистларның кансызлыкларына күпмедер нәфрәтләнеп тә карый кебек әле (21 һәм 46 битләрдә). Әмма кешеләр белән мөнәсәбәттәге ерткычларча явызлыкны ул, немец илбасарларына гомумән хас нәрсә дип түгел, а гестапо һәм СДнын аерым «тай- пылышмлары буларак кына аңлатырга Мюленның игътибар үзәгендә милләтчелекне идеологии һәм политик аспектларда өйрәнү мәсьәләсе тора. ГДР галимнәренең фикеренчә, авторның төп методологик бәласе дә нәкъ менә мәсьәләнең куелышыннан ук башлана. Милләтчелек төшенчәсе астында ул туган җирен ташлап качкан ак эмигрантлар милләтчелеге белен совет хезмәт халкының патриотизмын бер казанга салып бутамакчы була. Мәсьәләнең социаль-политик эчтәлегенә авторның аңлы рәвештә күз йомарга азаплануыннан башка нәрсә түгел бу Ә бит Мюлен фәлсәфәсенә карап фикер йертсәң, имеш, буржуаз милләтчелек белән совет патриотизмы арасында артык зур аерма да юк икән... Чынлыкта исе боларның беренчесе социализмга каршы юнәлтелгән реакцион хәрекет, е икенчесенең шул яңа системаны яклап көрәшне күтәрелгән зур бор көч булуы һичкемнән яшерен-батырын түгел. Б Автор Көнбатыш Европа советологлары арасында шактый киң таралган мифтан, СССРда рус һәм рус булмаган халыклар арасында конфликт яшәп килә дигән сафсатадан чыгып, һәр урында шушы «антаго- низмпны эзләп иза чигә. Бигрәк тә шунысы аянычлы, ул фәнни кызыксынудан чыгып кына түгел, бу мәсьәләне фашистлар Германиясенең икенче бөтендөнья сугышында ничек файдалануы һәм, янәсе, файдаланылмаган мөмкинлекләр турында да фикер йөртә. Нәтиҗәдә, Мюленның эзләнүләре ачыктан-ачык советка каршы юнәлеш ала. һичкемнән дә сер түгел, әле бүген дә Көнбатышта СССР халыклары арасындагы милли мөнәсәбәтләрне киеренкеләтергә азапланучылар байтак, һәм бу пропаганданың турыдан-туры социалистик җәмгыять һәм дәүләт строебызны какшатуга юнәл- телгән булуы да аңлашыла... Шундый перспективадан чыгып Мюлен, беренче чиратта, Кавказ, Урта Азия һәм Идел буе районнарыннан киткән буржуаз милләтчел эмигрантларга мөрәҗәгать итә. Дөрес, ул аларның эшчәнлеген бәяләүгә, чагыштырмача объектив килергә тырыша, хәтта аларның шпионлык эшләренә һәм турыдан- туры фашизмга хезмәт итүләренә дә күз йомып уза алмый. Китапның икенче бүлегендә (ул барлыгы 7 бүлектән тора) фашистларның совет хәрби әсирләренә мөнәсәбәттә алып барган политикасы «анализлана». Фашист илбасарларының әсирлеккә дучар ителгән совет гражданнары белән ерткычларча мөнәсәбәтен танырга мәҗбүр булса да, бу күренешне ул сугышның беренче периодына гына хас нәрсә иде дип аңлатырга тели. Ә тарихи фактлар исә моның киресен сөйли. Фашистларның «кешелеклелеген» (бу сүзләрне янәшә куюым өчен гафу үтенәм— М. А.) күрсәткәндә автор бигрәк тә Ро- зенбергның Көнчыгыш министрлыгына һәм көнчыгыш халыкларын «өйрәнүче» фашист профессоры Г. Мендега үзенең ачыктан- ачык симпатиясен яшерә алмый. Аларны аз санлы милләт вәкилләренең тормышын саклаучы фәрештәләр итеп күрсәтергә омтыла (48 бит) Фашистларның хәрби әсирләрнең бер төркемен үз якларына аударырга азаплануы да бит кеше ресурслары табар башка чара калмаганнан уйланылган буш бер омтылыш кына була. Моңардан кешелеклелек идеяләрен эзләүне һич кенә дә башка сыйдырып булмый. Илбасарларның төрле милләт вәкилләреннән аерым легионнар төзеп маташуы, барыннан да элек, СССР халыкларының бердәмлеге, дуслыгын какшатуга юнәлтелгән булуы да сер түгел. Чөнки бу бердәмлек һәм какшамас дуслык Бөек Ватан сугышы елларында гаять зур һәм хәлиткеч моральполитик фактор булып торды Әмма Мюлен үзе дә «милли легионнар» һәм «милли комитетлар» төзергә азапланулардан фашистлар зур булмаган милләт вәкилләренә нинди дә булса хокуклар бирергә омтылдылар дигән нәтиҗә ясарга җөрьәт итми кебек (59,65 битләр). Чөнки шул ук фашизмның СССР халыклары вәкилләрен «унтерменш«лар (кеше булып формалашып җитмәүчеләр) итеп санавын кая куясың... Шулай да ул үзенең хезмәтендә фашизм идеологиясенең кайбер каршылыкларын сиземләсә дә. аның авантюристлыгын һәм совет гражданнарының социалистик Ватанга булган олы мәхәббәтен, бирелгәнлеген аңларга теләми. Гомумән, Көнбатыш Германия тикшеренүчесе, шактый бай фактик материаллардан файдалануына да карамастан, ясаган нәтиҗәләрендә, кагыйдә буларак, нигезсез кала. Күзәтелә торган китапта «милли комитетлар» функциясен яктыртуга да урын киң бирелә Аерым алганда. «Идел-Урал» комитеты һәм 1944 елда Грайфсвальдта уздырылган «милли» татар конгрессы эшчән- лекләренә игътибар юнәлтелә. Мюлен фашистлар тарафыннан оештырылган һәм аларның контроле астында узган әлеге җыелышны татарлар үз теләкләре белән чакырдылар дип ышандырырга тели. Ә Идел-Урал буржуаз дәүләтен төзүнең әле 1918 елда ук хезмәт халкы тарафыннан кире кагылуы һәм аның көн тәртибендә гади халык вәкилләренең һичнинди омтылышлары да чагылыш талмавы турында ләм-мим. Бу оешма җитәкчесе Шәфи Алмасның принципсыз һәм буш кеше булуын таныса да. автор герой-шагыйрь Муса Җәлил батырлыгын бәяләүдә бөтенләй урынсыз һәм сәер яңгырашлы нәтиҗәләр ясый. Янәсе, М. Җәлил эшчәнлеге аның бары тик милли хисләре, үз халкы культурасы өчен янып яшәве белән генә аңлатыла. Ул күзгә бәрелеп торган хакыйкатьне күрмәгән булып кылана — татар совет шагыйренең ялкынлы патриот булуын, социалистик Ватанга һәм коммунистик идеалларга бирелгәнлеген «абайламый» уза. Кайбер примитив, наив сәбәпләр табып һәм шуларга нигезләнеп, патриот-шагыйрьнең фашизмга кар- шы көрәшкә күтәрелүен очраклы хәл дип аңлатмакчы була. Бу очракта да Мюлен совет патриотизмының тугандаш халыкларны уртак Ватан өчен көрәштә берләштергән һәм рухландырган тиңдәшсез зур көч булуын аңлый алмый. Сүз уңаенда мәсьәләнең тагын шул ягына игътибар итми узу ярамас. Китапның авторы еш кына артык ашыгычлык белән олы нәтиҗәләр чыгарырга ярата. Мәсәлән, Муса Җәлил һәм фашистларга каршы аның җитәкчелегендәге оешма турында, сноскалардан күренгәнчә, Мюлен үз Ватаныннан йөз чөергән сатлык җаннардан алынган мәгълүматлар буенча гына фикер йөртә. Юкса, М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең Г. Солтанов ише шундый сатлык җаннар доносы нәтиҗәсендә кулга алынулары һәм җәзалап үтерелүләре күптәннән мәгълүм бит. Куллары канга буялган андый адәм актыкларының ни сөйлисе алдан ук билгеле булса кирәк... ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 елның 9 августында кабул ителгән «Татарстан партия оешмасыйда политик-масса һәм идеологии эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турындаигы карары уңаена да сүз куертып шундый ук принципсызлык күрсәтә автор, һичнинди җитди дәлилләре булмауга да карамастан, ул татар коммунистларын милләтчелектә гаепләргә омтыла (209 бит). Иен университеты доценты Клаус Ремер (ГДР) бик урынлы билгеләп үткәнчә, Мю- ленның эзләнүләре, нигездә, совет халкының Коммунистлар партиясе җитәкчелегендәге казанышларын һәм Бөек Ватан сугышы кырларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларын буяп, киметеп күрсәтүгә юнәлтелгән. һәм шул ягы белән ул К. Гелен, С. Штеенберг, В. Штрик-Штрикфельдт, И. Хофманн кебек «советологлариның хезмәтләрен хәтерләтә. Тулаем алганда, Мюленның бу хезмәте безгә социалистик тугандашлыкның дошманнары әле дә яши һәм атмосфераны элеккечә буржуазмилләтчелек идеяләре белән агуларга әзер торалар дигән хакыйкатьне тагын бер кат искәртә булса кирәк