Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛГӘ БАГЫШЛАНГАН КИТАП

Татарстан китап нәшрияты язучы Махмуд Максудның Муса Җәлил турындагы «Сагынган минутларда» дигән китабын яңадан бастырып чыгарды (беренче басмасы 1963 елда дөнья күргән иде). Бу — авторның соңгы хезмәте. Муса Җәлилнең вакытсыз •■югалуы» Мәхмүд Максудка нык тәэсир итте. Әмма ул якын иптәше, дусты һәм туганы Мусаның шулай билгесез генә югалуына ышанмады. М. Җәлилнең 1976 елда Мәскәүнең «Матур әдәбият» нәшриятында чыккан сайланма әсәрләренә кереш сүздә шул уңайдан Мостай Кәрим: «...Махмуд Максуд миңа Җәлилнең бо- пай тик кенә, «билгесез...» югала торганнардан түгеллеген кат-кат әйтте»,— дип язган иде. Әйе, шулай нык ышана иде Махмуд. Аның ышанычын бернинди шомлы хәбәрләр дә какшатмады. Хакыйкать ачыклангач, Мусаның һәлакәте өчен чиксез кайгырды. Бу кайгы тирән шатлык һәм горурлык хисләре белән бергә үрелгән иде. Мусаның үзе юк. асылда исә ул мәңге үлемсез! Мәхмүд Максуд, каты авыруына да карамастан, Муса турында яза башлады. Озак язылды бу китап. Әмма бер дә өзелмичә диярлек язылды. Баштарак автор китап өстендә көн саен берничә сәгать эшләп, сәламәтлеге начарланган саен эш вакытын кыскарта барды һәм, ниһаять, эш «сәгате» көнгә 50 минуткача кимеде. Мәхмүд Максуд китабының кереш сүзен болай башлый: «Муса Җәлил турындагы язмаларымны элек мин истәлекләр белән генә чикләргә уйлаган идем. Ләкин моның мөмкин түгеллеген бик тиз аңладым. Муса Җәлилнең тормышы аерылгысыз рәвештә иҗаты белән бергә бәйләнгән Төгәлрәк әйтсәк, болар икесе бер бөтенне тәшкил итәләр». Кечерәк форматтагы 200 гә якын биттән торган китапта без Муса Җәлилнең иҗатын һәм тормышын күрәбез. Т хуҗасы киң күңелле иде, дидек... киң күңелле генә түдел, киң карашлы, киң колачлы иде ул»,— дип яза автор. Бу бүлектә әңгәмәләр вакытында ике дусның төрле мәсьәләләргә тукталулары хакында сөйләнелә. Алар шигырь турында да, фәнни коммунизмның нигез ташын салган Карл Маркс эшчәнлеге турында да һәм, ниһаять, Гейне шигырьләре турында да зур кызыксыну белән сөйләшәләр. Утырдашлар Гейне шигырьләрендәге нәфислеккә сокланалар, аның русча, немецча һәм татарча вариантларын укып үзара фикер алышалар. Германиянең олы шагыйре Гейне әсәрләре илебез халыклары телләренә тәрҗемә ителеп, йөз меңнәрчә тираж белән чыгарылган бер вакытта, фашист ерткычлары ул әсәрләрне утка яктылар. Шул ук фашистлар хөр ирекле Гейнега гашыйк Муса Җәлилне тоткын иттеләр, фашистлар тарафыннан үлемгә хөкем ителгәч тә Җәлил Гейне турында изге хисләр саклый. »Ал- ман илендә» дигән шигырьне тирән дулкынланмый уку мөмкин түгел'. Ул шигырьдәге Гейне исеме Маркс, Энгельс, Тельман, Клара Цеткин һәм немец халкының башка онытылмас уллары һәм кызлары исеме белән рәттән, телгә алына. Борыгыз муйнын комсыз карчыганы». Кояш чыксын Алман жиренә Күтәрелсен Тельман трибунага. Маркс. Гейне кайтсын иленә,— ди Муса Җәлил. Муса Җәлилнең газета-журнал редакцияләрендә эшләве турындагы истәлекләр дә зур кызыксыну уята. Автор егерменче елларда Мәскәүдә татар телендә чыккан газетажурналларны искә алып, аларны хәзерләүдә М. Җәлил башкарган эшнең колачына сокланып сөйли. Мәсәлән, «Октябрь баласы» редакциясендә җаваплы редактор Мусаның үзеннән башка күпмедер вакыт тагын бер сотрудник эшләгәне хәтеремдә. Ул секретарь булгандырмы, анысын ачын хәтерләмим, һәрхәлдә, Муса журналның бөтен эшен үзе алып бара иде»,— дип языла китапта. Авторның хәтере чынбарлыкны дөрес саклаган. «Октябрь баласы» редакциясендә утызынчы еллар башында секретарь булып Рабига Зарипова эшли. Шулай да журналга урнаштырылган кечкенә генә хәбәрне дә Муса үзе укымый яисә редакцияләми уза алмаган. Журналистлар үрнәк алырлык яхшы сыйфатлар гомумән бик куп була Мусада. "Шагыйрь трибунада» дип исемләнгән бүлектә «Муса кешенең күңелен үзенә тарта белә иде. Ул ничектер, сиздермичә генә, күңел түрендә үзенә гомерлек урын ала белә иде. Муса турында сакланган иң кадерле тойгы дип менә шуны әйтәсе килә... Аның ашыкмый гына әйткән гади генә сүзләре ары-бире чәчелеп югалмый, бәлки, җылы тойгы яисә нәфрәт хисе булып, күңелгә берегә»,— дип искә ала автор. һәм аның сәхнәдә торып: Җыелыш иде... йөрәгеннән Чыккан тавыш белән эндәште: — Я. егетләр... фронт. Кем языла? Кем иле өчен курыкмас көрәшче? кебек юлларны укуын күз алдына китерә. Шул уңайдан уйлануларга бирелә: «Туктагыз. сәхнәдә кем соң? Йөрәгеннән чыккан тавыш белән комбат сүзләрен шагыйрь сөйлиме, әллә комбат үзе шагыйрьме? Шулайдыр, ахрысы. Шагыйрьдер ул ком- ■Тар гына бүлмәнең киң күңелле хуҗасы» дигән бүлектә исә Муса Җәлилнең Мәскәүдәге бүлмәсе, кечкенә генә шул бүлмәдә барган зур әңгәмәләр турында, шагыйрьнең киң күңеллелеге һәм кунакчыллыгы турында сөйләнелә. Чыннан да, сокланырлык сыйфат бит ул киң күңеллелек һәм кунакчыллык. Ул безнең бөтен халкыбызга хас! Бу хакта сүз чыккач, Җәлилнең кунакчыллыкка һәм киң күңелле- леккә мөнәсәбәтен белеп китү дә кызыклы булыр. Мәсәлән, китапта шагыйрьнең Ялтада авырып ятучы Галимҗан Ибраһи- мов янында булуы һәм аннан алган тәэсирләре турында языла. 1928 нче елда Муса Җәлил Севастопольдән Ялтага хәтле җәяүләп барып, иң башта Галимҗан Ибраһимовның хәлен белешергә юнәлә. Авыру язучы аны бик яхшы һәм ачык чырай белән каршы ала, «үзенең иң яраткан энесе килгән шикелле шатлана». Бу йортта Муса Җәлил өчен хәтта ванна да хәзерләнә. Шагыйрь бу очрашу турында китапның авторына түбәндәгечә сөйли: — Я, үзең уйлап кара инде, мин кем аның каршында? Бер малай бит! Ә шундый зур хөрмәт! Шундый кайгыртучанлык! Бик уңайсыз булды булуын, ә шулай да җаным рәхәтләнде. Көч җыйдым мин Китаптагы бүлекләрнең берсе «Генрих Гейне — Муса Җәлилнең кунагы» дип атала. «Кечкенә генә, тар гына бүлмәнең Герой-шагыйрь истәлегенә багышланган хезмәтләр һәм китаплар аз түгел-тү- гелен Мәхмүд Максудның «Сагынган минутларда» исемле китабы исә Җәлилнең тормышын һәм иҗатын гәүдәләндерүдә үзенчәлекле урын алып, әлеге хезмәтләрне тулыландырып тора. Китап җиңел укыла һәм күңелгә тирән үтеп керә «Сагынган минутларда»ны икенче кат чыгару герой-шагыйрь Муса Җәлилгә дә. китапның авторы Мәхмүд Максудка да ихтирам билгесе дип аңлыйм. Китапта, беренче басмасы белән чагыштырганда, байтак кына үзгәрешләр дә бар. Ә үзгәреш, ягьни төзәтүләр әсәрне яхшыртуга хезмәт итәргә тиеш. Кагыйдә буларак, төзәтмәләрне автор үзе кертә. Инде автор юк икән, бу җаваплы эш редактор җилкәсенә төшә. Редактор Гөлшат Зайнашева иптәш тә үз бурычын үтәргә тырышкан һәм беренче басмадагы кайбер төгәлсезлекләрне уңышлы итеп үзгәрткән. Әмма яңа басмага кертелгән аерым үзгәртүләрне уңышлы дип әйтмәс идем, аларның кайберләре Мәхмүд Максудка хас ук түгел... Мәсәлән, титул битнең икенче ягында кыска гына аннотация урнаштырылган Анда, «китап 1960—1963 елларда язылды», диелгән. Мәхмүд Максуд исә 1962 елның 10 ноябренда безнең арадан киткән иде инде. 19нчы биттәге икенче абзац «..шигырьнең нәфасәте турында фикер йөртү безгә алай бик кыен булмады» дип тәмамланасы урынга, «...бик рәхәт, күңелле булды» дип тәмамланган. Бу бөтенләй икенче нәрсә, «рәхәт» каян килеп чыккан соң? Сүз Гейненың немец телендәге шигыре уңаена ике татар әдибенең фикер алышуы турында бара иде бит. «Барган саен Мәскәү якынлаша» дигән бүлектә Ватаныбыз башкаласы Мәскәүнең төрле халык вәкилләреннән сәнгать осталары тәрбияләп үстерүе турында сөйләнелә. Бу татар композиторларыннан Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһановл архитектор Гайнетдинов иптәшләр мисалында гәүдә- ләндерелә. Ни сәбәптәндер, «...ә беләсезме. хәзер ул үзе (сүз Гайнетдинов турында бара) Мәскәүдә архитектура институтында укыта», дигән җөмлә кыскартылган. Революциягә кадәр университетларда, институтларда татарлардан укытучы түгел, студентлар да юк дәрәҗәсендә иде бит. Авторның шуңа басым ясап әйтәсе килүе табигый. 141 нче биттә: «Бер хикәядә. мәсәлән, бер урта хәлле крестьян Теләче базарыннан исереп кайта да, канга батырып хатынын кыйный».— кебек җөмлә урнаштырылган. Бу Мәхмүд Максудныкы түгел. «Михнәттән башы чыкмаган ярлы крестьян»... дип тасвирлый ул. Бу хәлдә картина бөтенләй икенче төс ала. «Сагынган минутларда» китабының 101 нче битендә Мәхмүд Максудның: «...Муса Җәлил әсәрләрен туплаучы һәм анализлаучы иптәшләр төрле басмалардагы текстларны чагыштырып, авторча бирергә тиешләр», дигән сүзләре бар Бу киңәшне башка язучылар мирасы белән эш иткәндә дә хәтердән чыгармаска иде бит