Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЛЕ СОҢ ТҮГЕЛ

 

Үткәндәгеләргә илтифат — мәдәнилекне вәхшәттән аерып торучы бер сыйфат ул. А. С. П у ш к и н. үптән түгел Казан урамыннан колхоз базарына таба баручы, аркасына берничә кием чабата аскан бер авыл бабаена күзем төште. Өч дүрт шәһәр кешесе бабайны туктаттылар да чабаталарын шундук алып та бетерделәр Бу хәл мине кызыксындырды. Нигә кирәк булыр икән хәзерге шәһәр кешеләренә чабата? Чабата сатып алучы бер ханымнан сорамыйча булдыра алмадым «Кызык бит. Мондый аяк киеме турында күп ишетсәм дә. юньләп күргәнем юк иде. Минем ата бабам чабата киеп үскән кешеләр бит!..»— диде ханым. Бу ханымның сүзләрендә мин халыкның башыннан узганнарга игътибарлылык, ата бабасына ихтирам ишеттем. Революциягә кадәр шәһәр мещаннары сала кешесен әнә шул чабата белән битәрлиләр: • «Әй, гыйбеди! Кая тыгыласың монда чабатаң белән?!»— дип мыскыллыйлар иде... Заманалар үзгәрде. Революция елларында калага килгән чабаталы авыл егетләре һәм авыл кызлары, тиз арада шәһәр культурасын үзләштереп, яңа тормыш коручылар сафына бастылар. Кечкенә чакта безгә «утка төкермә, иренең кутырлар, җилгә каршы төкермә, үз битеңә тешәр» ди торганнар иде Тарихны «төзәтергә» ярамаган кебек, аннан көләргә до ярамый, бәлки аны ничек булса, шулай өйрәнергә, белергә, хәзерге һәм киләчәк тормыш өчен аннан гыйбрәт алырга кирәк. Хәзерге яшьләр арасында илебез ирешкән җиткелекле тормышның кадерен белмичә, дәүләт һәм җәмәгать милкен исраф итүчеләр, ваемсызлык һәм җавапсызлык күренешләре аз түгел Болар, ми К немчә, күбесенчә, тарихны белмәүдән, аннан сабак алырга теләмәүдән килә. Кайбер яшь кешеләр тарихта безнең заман кешесе игьтибар итәрлек бер ни дә юк, ченки безнең бабайлар элек тоташ надан булганнар, бик йомыкый һәм томана яшәгәннәр дигән фикердә тора. Дөрес, ул заманнардагыны хәзерге белән чагыштырып булмый. Аерма бик зур. Шулай да халыкның культура дәрәҗәсе аттестатлар, дипломнар саны белән генә үлчәнми бит. Халыкның мең еллардан бирле тупланып килгән бай тормыш тәҗрибәсе, гасырлар буена халыкны халык итеп саклап килгән үз теле, изге гореф-гадәтләре, үз культурасы бар. Бу бай культура аның күңелендә сакланган, фольклорында, җиде-сигез гасыр буена язылып килгән әдәбиятында, ниһаять, матди җиһазларында, архитектурасында, кулланыш һәм бизәнү әйберләрендә гәүдәләнеп калган. Минемчә, халыкның матди культурасына да игътибар итәргә, аны да өйрәнергә вакыт җитте. Чөнки саклау чарасын хәзер күрмәсәң, бераздан бик күп нәрсәнең бөтенләй юкка чыгуы ихтимал. Бу хакта хөкүмәтнең махсус карары чыгу уңае белән, әлеге иксез-чиксез бай мирасның иң элек кайсы төрләренә игътибар итәргә соң? Хәзер авылларның байтагында этнографик музейлар ачу гадәткә кереп бара. Мин моны ифрат кирәкле культура чараларының берсе дип әйтер идем. Мин үзем, бу изге эшне иң элек халык тормышында зур әһәмияткә ия булган төрле зур вакыйгаларга бәйләнешле материалларны туплау һәм саклап калудан башларга кирәк дияр идем. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның төрле истәлекле әйберләре, солдат хатлары, өс-баш киемнәре, кораллар, медальләр һ. б. Кайбер авылларда бик күп еллардан бирле язылып килә торган шәҗарәләр табарга мөмкин. Инде борынгырак заманнарга кереп киткәч, иң кирәкле материаллар итеп, мин башта халыкның зирәклеген, тапкырлыгын күрсәтә торган оригиналь әйберләр туплауны максат итеп куяр идем, мәсәлән, бөтен авылны бетереп, көтүче таягын эзләр идем. Көтүче бабайның үзе озынлыгы шул сырлы-сырлы сөян таягы кечкенә чагында безгә әкиятләрдәге суксаң теләсә нәрсәне барлыкка китерә торган тылсымлы таяк кебек күренә иде. Ниләр генә булмый иде ул серле таякта! һәр йортта ничә сыер, күпме тана, сарык, кәҗә йөри бабайның көтүендә? Шуларны көткәнгә Гыйльмениса, Хәерниса, яисә Бибиҗамал, Гайникамал түти күпме түләгән, тагын күпме түлисе калган? Авылның барлык терлек-туарын теркәргә бухгалтер дәфтәрендә, ихтимал, берничә бит кирәк буладыр. Ә менә көтүче бабай шуны куш бармак калынлыгы бер таякка язусыз-нисез сыйдыра иде. Бабайның чалгы пәкесе бер кирт ясадымы — бер сыер, тагын бер кирт — ике тана, алты сарык та бер кирт... Әле бит һәр йортныкы аерым- аерым исәпләнә. Анысы тамгалар ярдәмендә. Тамга дигәннән, авыллардагы һәр йортның җир тамгасын җыеп музейда күрсәткәндә ифрат кызык чыгар иде. Нинди билгеләр генә очратмыйсың тамгалар арасында! Каз аягы, дуга, балта, боҗра, сәнәк тамга. Аларны чынлап торып өйрәнгәндә, тамгаларның мәгънәсез сызыклар гына түгел, бәлки борын заманнардан бирле буыннан-буынга күчеп килә торган нәсел символлары булуы ачыкланыр иде. Элекке морзалар, князьләр, графларның үз герблары булган икән, нигә игенче агайга алардан калышырга? Яисә менә элекке һөнәрчеләрне алыйк. Аларның, хәзергечә әйткәндә, клиентлар белән ике арада квитанция урынына йөртелә торган биркәләре дә бик кызык иде. Буяучы яки тире иләүче буе өч-дүрт, калынлыгы бер сантиметр булган сөяк кисәгенә пәке белән ниндидер билгеләр ясый да, шуны урталай ярып, яртысын киндергә яки тирегә тага, яртысын сиңа бирә. Менә сиңа квитанция! Аны бер мошенник та боза да, төзәтә дө алмый! Тарихчылар раславынча, борынгы заманнарда хезмәт иясенең күпчелеге мохтаҗлыкта, шактый ук кысынкы шартларда яшәргә дучар ителгән. Әмма халык, әнә шул авыр тормышны аз гына булса да җиңеләйтү өчен, әйләнә-тирәсен, эш коралларын кулыннан килгән кадәр матурларга, аларга күркәмрәк төс бирергә омтылган. Әгәр дә игътибарлырак булсагыз, сез хатынкыз эшендә кулланылган киерге, каба, бәләк, орчык кебек эш коралларыннан башлап, көянтә, чиләк кебекләргә кадәр һәммәсендә төрле матур орнаментлар, күңелгә хуш килердәй бизәкләр очратырсыз. Болар һәр* кайсы билгеле бер эстетик зәвык белән эшләнгән булыр. Мәсәлән, көянтә-чиләк ак- сыл-зәңгәргә яисә яшелгә буялып, чиләккә көмеш чәчәкләр яисә йолдызлар төшере* лә. Әгер урган җир өстеннән челтер-челтер килгән тавыш ишетсәң, белеп торасың. Мәкәрҗә урагы челтери һәм ул урак кызлар кулында булырга тиеш! Нигә челтери! Ченки уракның сап очына металл боҗра тагылган. Авыл музейларына куярга элекке сырлы-сырлы, буяулы дугаларны, шул дугаларга тагыла торган төрле зурлыктагы кыңгырауларны табыл булмасмы икән! Шулай ук урак урганда киеп чыгыла торган җиңсәләр дә музейларны тулыландырып җибәрер иде. Халыкның, бигрәк тә хатын-кызның бик борынгыдан килә торган бизәнү әйберләре үрнәкләрен саклап калганда ифрат та мактаулы бер эш башкарылган булыр иде. Мәгълүм ки, алка, йөзек, балдак, беләзек, чулпы кебек бизәнү әйберләрен чүкеп, коеп һәм башка ысуллар белән эшләп чыгаруда бу һөнәр белгечләре заманында гаҗәп зур осталыкка ирешкәннәр иде. Галимнәрнең раславына караганда, татар һөнәрчеләренең алтын-көмештән эшләп чыгарган бизәнү әйберләре оригинальлек, нәфислек, затлылык ягыннан мәшһүр Көнчыгыш осталарының эшләре белән тиңләрлек дәрәҗәгә менгән булган. Менә шуларның үрнәкләрен киләчәк буынга да саклыйсы иде бит. Кайберләрең, бик тырышканда, бәлки сувенир итеп хәзер дә эшләп чыгарырга мөмкинлек туар иде. Су һәм җил тегермәннәренең халык тормышында зур урын тотулары өлкән яшьтәге кешеләрнең һәрберсенә билгеле. Бу корылмалар үзләре һәм алар тирәсендә булып узган күп төрле тарихи вакыйгалар матур әдәбиятка да, халыкның авыз иҗатына да кереп калган. Гомумән, элекке заманда тегермәнсез авыл булмаган диярлек Болардан җил тегермәннәре хакында сүз алып бару, ихтимал, бөтенләй урынсыздыр инде. Чөнки безнең республикада җил тегермәнен никадәр эзләсәң дә таба алмыйсың. Әмма җил тегермәне элекке татар авыллары пейзажының аерылгысыз бер элементы булганлыктан, балаларны таныштыру өчен, музейларда аларның макетларын күрсәткәндә дә яхшы булыр иде. Ә менә су тегермәннәренең кайберләрең саклап калырга мөмкин әле. Балтач районының Янгул һ. 6. кайбер авылларында, Азнакай районында берничә су тегермәне әле дә бар. Су тегермәнен, аның буасын, гомумән, бөтен тирә-юнен бозмыйча саклауның тарихи яктан гына түгел, бәлки хәзерге хуҗалык өчен дә әһәмияте зур. Хәзерге яшьләрнең кайберләре «надан, чабаталы» дип кимсетеп телгә ала торган борынгы авыл кешеләре алай мәнесез надан булмаганнар, буаларны урынын белеп, барлык инженерлык законнарын дөрес һәм акыллы кулланыл, мәңгелек итеп буганнар. Шуның нәтиҗәсендә, алар буаны комплекслы файдалануга ирешеп, бер атуда дүрт- биш куян алганнар Менә уйлап карагыз! Тегермән ашлык тарткан, ярма ярган, буаның шул суы еракларга кадәр дым таратып, болыннарда мул үлән уңышы үстергән; буада һәм инешләрдә күп булып төрле балык үрчегән,- авыл тирәсендә суга муллык булганлыктан, каз-үрдәк асрарга киң мөмкинлек туган. Моннан тыш, буа тирәсендә яшеллек зонасы хасил булып, анда игенчегә файдалы вак кошлар һәм җәнлекләр үрчүен, андагы микроклиматның якын-тирәгә дымлы һава һәм кислород таратып торуын, табигать матурлыгын һ. б. искә алмыйча мөмкин түгел. Кызганычка каршы, су тегермәннәре бөтерелгәндә буалар да ерылып акты, авыл болыннары өстә санап үтелгән әнә шул уңайлыклардан бөтенләй мәхрүм калды. Шуның өстенә, электән килгән экологии баланс бозылу нәтиҗәсендә, су буйларында, болыннарда эрозиягә киң юл ачылды, элек булмаган чокырлар, коры елгалар хасил булды, якын-тирәдәге чишмәләр корыды, тегермән тирәсендәге яшеллек юкка чыгып, ул тире ташландык җиргә әверелде. Буалар мәсьәләсен хәзер кайберәүләр мелиораторлар өстенә аударырга әзер торалар. Дөрес, соңгы елларда мелиорация эшләре киң колач алды. Ләкин мелиораторларның хәзергә әле зур массивлар белән эш итүен истән чыгарырга ярамый. Авыл җирендә агып ята торган кечкенә елгаларда, инешләрдә су режимын тәртипкә салуны мелиораторлардан көтеп ятуның һич кирәге юк. Элекке буаларны тәртипкә китәрергә, инженерлык кагыйдәләренә туры китереп яңасын салырга һер колхозның көче җитөчек. Ростов һ. б. елкәләрдә авыл буаларының кирәклеген күптән шулай аңладылар инде. Халыкның архитектура һәйкәлләрен саклау җәһәтеннән, минемчә, кайбер мәчет биналарына, шулай ук татар авылларында гына очрый торган, бик тә оригиналь стильдә салынган аерым өйләргә игътибар итәсе иде. Дингә өндәү урыны буларак, хәзер мәчетләрнең һичбер кирәге һәм әһәмияте калмады. Ә халыкның архитектура һәйкәле итеп саклардай мәчет биналары очраштыргалый әле. Латвия ССРдагы Юрмала шәһәреннән үрнәк алып, бәлки кайбер мәчет биналарын этнография музее итеп файдалану мәслихәттер? Инде торак йортларга килгәндә, андый оригиналь йортлар Арча районының Әтнә, Яңа Кенәр. Олы Мәңгәр авылларында сакланган булырга мөмкин. Бу йортларның төрле бизәкләре, орнаментлары да халыкның эстетик зәвыгын өйрәнергә файдалы материал булыр иде дип ышанасы килә Моңа кадәр тарихи әһәмияте яки культура ягыннан кыйммәте булган матди байлык хакында сүз барды. Болардан тыш тарихи вакыйгаларга яисә бөек шәхесләргә бәйләнешле урыннар һәм йортлар да күп бит әле. Мәсәлән, Казанда Л. Толстой, М Горький һ. б. яшәгән, А. С. Пушкин булган йортлар бар. Шулай ук әдәбиятыбызның классиклары Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ф. Әмирхан исеме белән, революционерлардан Мулланур Вахитов, Хөсәен Ямашев, Камил Якуб исемнәре белән бәйләнешле йортлар да аз түгел. Безнең уебызча, Татарстан урамындагы Г. Тукай яшәгән «Болгар» номерлары һичшиксез сакланырга, анда Г. Тукайның мемориаль бүлмәсе ачылырга тиеш. Үз вакытында патша реакциясенә һәм дини караңгылыкка каршы көрәшнең иң «кайнар ноктасы» булган «көфер почмагы», шул тирәдәге чиксез кыен шартларда кыю фикерле, прогрессив һәм революцион эчтәлекле гаэета-журналлар чыгарылган биналар бөтен килеш сакланса, киләсе буыннар һәм тарих каршында зур әһәмиятле эшләр башкарылган булыр иде. Уйлашыйкчы, әле соң түгел!