Логотип Казан Утлары
Драма

КЫР КАЗЛАРЫ АРТЫННАН

ИКЕ КИСӘКТӘН

КАТНАШАЛАР:

Малик Бикташев — кирпеч заводында каравылчы, 65 яшьтә. Я с м и н ә—хатыны. сельпода бухгалтер, 47 яшьтә, Рим — уллары, 17 яшьтә. Халик Бакыевич Бикташев — археология отряды җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты, 67 яшьтә. Зөлхия — тол карчык, 70 яшьтә. Д ә р и н ә — 17 яшьтә. Әкбәр — 55 яшьтә. Ядкарь — шофер. 23 яшьтә. Борынгы кеше тавышы. Вакыйга безнең көннәрдә бара. Август ае. Пролог Сәхнә алды. Халик Бикташев керә. Халик. Туган ягым!.. Бала чагым йөгереп узган кыр-болын- нарым, яшьлегем давылланган тау-урманнарым, басу капкасын ачып олы юлга озаткан кадерле авылым... Саумысыз?-. Күп еллар кайтал- масам да, мин севне һәр вакыт күңелемдә йөрттем... Ядкарь (керә). Их, Халик абый, килеп җиткәндә генә ватылды бит!.. Халик. Төзәтерлек түгелмени, Ядкарь? Ядкарь. Тиз генә рәтләрлек түгел шул... Ярый, борчылмагыз, берәр машинага тагып тарттырырмын мин аны. Халик. Без инде килеп җиттек, Ядкарь! Әнә — алдыбызда — минем туган авылым Турай! Текә ярлы елга буенда, кырыйдагы йортта, энем Малик яши!.. Я д к а рь. Энегезнең өе янына китереп җиткерелмәдем... Әсәр 1976 елда язылган. Драма буенча эшләнгән спектакль Республика күчмә театры, халык театрлары сәхнәләрендә уңыш белән бара. X а л и к. «Узып китмә, балам» дип, әни туктаткандыр безне. Ядкарь... Менә монда гына аның изге туфрагы. Иң беренче булып мин шунда бардым... Исән-сау кеше туган җиренә кайчанда булса бер әйләнеп кайта. Әти генә кайта алмады. Ядкарь. Юкка гына сагынмагансыз — сез туган яклар чыннан да матур икән, Халик абый! X а л и к. Мин туган җир генә түгел, Ядкарь... Бабаларыбызның бабалары туган җир... Ядкарь. «Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары»... Халик. Әйе, түрләре, почмаклары! Кайчак мин, борынгы бабаларыбызның эзләреннән барганда, аларның васыять авдзларын, җырларын ишетәм сыман... Ядкарь. Сезгә археолог түгел, шагыйрь буласы калган, Халик абый! Халик. Археология — үзе бер шигърият дөньясы... Туган җиремә аяк баскач мин тагын да ныграк тоям: борынгы бабаларыбыз безгә нидер әйтергә телидер сыман... Башта музыка, аннан борынгы кешеләрнең сүзсез хоры ишетелә. Халик шул фонда борынгы кешеләрнең чакыруын шигырь итеп әйтә. Халик. Кил, диләр, Кил безгә... Көрәштә егылган бабаңнар Туфракка әйләнгән нигезгә — Кил безгә... Җан биреп яуланган Хаклыкның Дәвамы булып син кил безгә! Киләчәк көнеңә барышлый Узганнан ваемсыз атлама, Кил, диләр, Кил безгә... Бабаңнар яшәгән нигездә Хәзинәң, табышың саклана?.. Ядкарь. Аңлыйм, Халик абый! X а л и к. Ярый, мин киттем! Ядкарь. Мин сезне авылда көтәрмен, Халик абый... Икесе ике якка китәләр. БЕРЕНЧЕ КИСӘК Вакыт кичкә таба. Ерак фонда — Кама. Якында гына Кама кушылдыгы, текә яр. Урман. Уңда — балкып торган өр-яңа өй, ишегалды. Өйгә «Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны Малик Бикташев яши» дигән язулы такта кадакланган. Алда — тирбәлә торган кресло, эскәмия. Сулда — Зөлхиянең кечкенә генә искергән өе. Коймасы җимерелгән. Әкбәр, Маликның өе алдында капка ясый. Алдында—эш кораллары тартмасы. Әкбәр (җырлый.) Кара дуга, пар кыңгырау Безнең атларда гына... Үз тавышы үзенә ошады бугай, һаман шуны кабатлый. Дәринә кереп, Әкбәрнең җырлаганын тыңлап тора. Әкбәр, Дәрннәне күреп, аңа карап җырын дәвам иттерә. Рәхәтләнеп йоклап калдым Сабый чакларда гына... Дәринә. Әкбәр абый, һаман бер җырны кабатлыйсыз, башка җыр белмисезмени? Әкбәр. Моннан әйбәт җыр юктыр, валлаһи! Дәринә. Йокларга яратасызмыни? Әкбәр. Үлеп! Сабый чакта дөньяны онытып йоклаган чаклар төшләргә керә... И йоклый идем, и йоклый идем... Д ә р и н ә. Йокы мичкәсе... Әкбәр. Әгәренки йокының мичкәсе булса, шунда кереп ятар идем дә, җиде төн, җиде көн йоклар идем... Минем хыялым шул... Ә син хыялыңа ирештеңме? Кәефең шәп күренә... Д ә р и н ә. Ирештем бугай! Әкбәр. Алдылармы? Д ә р и н ә. Алдылар бугай. Инде җавап көтәм. = Әкбәр. И дөрес! Син алмаслыкмы? Яшьрәк булсам, үзем алыр £ идем, валлаһи... Өй салыргамы? Д ә р и н ә. Архитектор булырга. з Әкбәр. Минем кебек? Д ә р и н ә. Синең кебек үк түгел, киләчәк йортлары төзергә, Әк- £ бәр абый... * Әкбәр. Уз, Дәринә, таптап уз... Киләчәк синеке! Синең кебек о. чибәр кызлар таптап узса да, рәнҗемәм. Их-ма! Әйдә өйгә кереп берне сыздыр әле! Дәринә- Малик абый юкмы соң? Әкбәр. Юк! Дәринә- Рим? ш Ә к б ә р. Ул да юк! Дәринә. Кайда? Әкбәр. Район үзәгендә! Сагындыңмы? * Дәринә. Юк ла... Ct Әкбәр. Яратасыңмы? Дәринә (кызарып, ачуланып). Юк, искә дә төшмәде! Әкбәр. Бер генә яшибез! Яшь чакта яратып кал, сеңелем... Их-ма... Кара дуга, пар кыңгырау... (Ишекне ачып.) Кер, берне җиф- фәр әле... (Дәринә өй эченә керә. Пианинода заманча бер көй уйнаганы ишетелә. Әкбәр тәрәзәне ике якка ачып куя.) Минем көйне уйна әле! Их-ма! Кара дуга, пар кыңгырау... Юк, минекен уйнамый... Өеннән көянтә күтәреп Зөлхия чыга. Зөлхия. Әкбәр улым, буламы? Әкбәр. Тссс! Кил әле монда... Зөлхия (тәрәзә янына килә). Ни бар? Әкбәр. Өздерә бит! Зөлхия. Өздерүен өздерә... Әкбәр. Әмма ләкин минем көй түгел... Зөлхия. Син дә сөйләнеп торган буласың... Көең бармыни синең. Карачкы! (Ул булып.) Кара дуга, пар кыңгырау... Әкбәр. Зөлхый, яратам мин сине, дөньяда ике генә әйбәт кеше бар, берсе — үзем, икенчесе — син... Зөлхия (кесәсенә тыгылып). Гомер буе эшләп, туймадың инде акчага... Бер тәңкә җитәме? Әкбәр. Саранланма, чибәр түти, өстә. Зөлхия. Оялмыйсың да, пенсия акчасын... Әкбәр. Миңа бит пенсия бирмиләр, Зөлхый. Ояты юк. Тамак ачлыктан түгел... Зөлхия. Эчәргә инде... Кая куясыздыр шул акчаны, умырасыз гына үзегез. Малигыңнан сора! Әкбәр. Иллә дә шул гадәтеңне яратмыйм, Зөлхый, бурычка барыбер бирәсең бит инде, ник шул кадәр ялындырасың... Зөлхия. Акча бирәм, әмма бер шарт белән: «Кара дуга, пар кыңгырау» дип тәрәзә төбемдә теңкәгә тимә! Әкбәр. Була ул, Зөлхый! Зөлхия- Мә, тот, Әкбәр! (Акча бирә.) Әкбәр- Аллаһе әкбәр! Д ә р и н ә (тәрәзәдән). Зөлхия әби! Зөлхия. Әбәү! Кем шулай өздереп уйный дисәм... Дәринә кы- әым, кайттыңмыни! Юлың уңдымы? ф Дәринә. Уңды! (Йөгереп чыгып Зөлхияне кочаклый.) Зөлхия. Ходай тәгалә бишле билгеләрен генә биреп, усал укытучыларның күзен каплап, эчми-тартмый торган, машиналы кияүгә юлыгып, балда-майда йөзеп кенә яшәргә насыйп итсен, кызым! Әкбәр. Аллаһе әкбәр! Зөлхия. Буй-сының, килеш-килбәтең күз явын алырлык, кызым. күз тия күрмәсен... Менә бу чалбар киюең генә... Дәринә Мода бит, Зөлхия әби! Зөлхия. Мода артыннан куам дип, чалбар балагына абынып егыла күрмә тагын... Әкбәр. Сез картларга ярап булмас инде. Безгә, мәсәлән, яшьләргә, кызлар чалбар кисә дә, кимәсә дә ошый! Зөлхия. Монысы дөрес! Яшь чакта арыш капчыгы кисәң дә килешә! Капчык эче генә буш булмасын! Дәринә. Бир, Зөлхия әби, суга үзем барып киләм. Күршеләргәме? Зөлхия. Колонкага бар. Суы тәмлерәк... Мин, алай булса тиз генә кибеткә барып, чәй-шикәр алып килим! Рәхәтләнеп чәй эчәрбез! Дәринә. Ярый, Зөлхия әби, киттек! (Көянтәне иңенә салып, китә.) Зөлхия (карап калып). Әбәү дә инсафлы, күз генә тимәсен. «Ычкындырма асыл кошны» дип, Римга күпме тукыдым. Яңа йортка менә дигән килен! Әкбәр. Йорт кичек? Зөлхия. Курчаклар яшәрлек инде. Әкбәр (карчыкны читкәрэк тартып). Син аны ерактанрак кара. Абзыең эшләсә эшли инде... (Сокланып.) Шәп, чукынган, ә? Зөлхия. Унҗиде яшьлек кыз сыман балкый. Тәрәзәдән күзне алмый карап торам. Рәхәтен күрсеннәр инде, ходаем! Әкбәр. Әкбәр салган өй бәхетле була. Шәп бит, ә? 3 ө л х и я- Өй шәп! Үзеңнең генә рәт юк: ни өең, ни хатының... Әкбәр. Тамак тук, өс бөтен, аллаһе әкбәр, миңа тагы ни кирәк? Акча кесәгә керә дә сәлам биреп кенә уза. Зөлхый, дөньяда ике юньле кеше бар... Зөлхия. ...берсе — мин, берсе — син. Тагы ни кирәк? Акча бирдем. Әкбәр. Акча бар! Мәле... (Зөлхиягә акча бирә.) Шунда берьюлы, үзеңә чәй алганда, миңа мәй алып кил инде! Зөлхия. Кит аннан, ялкау дисәм, Малийка менә дигән өй салып бирдең... Әкбәр. Ялындырма, барыбер алып кайтасың ич... Зөлхия. Сиңа аракы ташырга мине кем дип белдең?! Мә акчаңны! Үзең бар бик эчәсең килсә! (Акчаны капка баганасына куеп, чыга.) Әкбәр (акчаны алып). Бозылды карчыклар, бозылды... Ата ялкауга әйләнделәр... (Балтасын алып эшкә тотына.) Кара дуга, пар кыңгырау... Рим (йөгереп керә). Ура! Сөенче! Әкбә*р! Әкбәр. Кибеттә ак бармы? Р и м. Юк! Әкбәр. Лоторей оттыңмы? Рим Юк’ Әкбәр. Г; шыйк булдыңмы? Рим. Юк! Ә к б Р р. Үзең әйт! Рим (кулындагы таныклыкны күрсәтеп). Менә! Кара! ♦ Әкбәр. Нәрсә? 5 Р и м. Права! 5 Әкбәр. Нинди права? Е Рим. Машина йөртергә! з Әкбәр. Колхозныкынмы? Рим. Үземнекен! Ура! Әкбәр. Ура! Рим, Дәринә кайтты! 1 Рим (исе китмичә). Шулаймыни... Әкбәр, мин бүгеннән үз маши- $ нама утырам! « Әкбәр. Сөенче синнән! Йөгер кибеткә! Юабыз! Р и м. Аны юасы юк, ялт итеп тора! Әти кайда? 5 Ә к б ә р. Каравылда. * Рим. Барыйммы? Көтимме? Нишлим? ф Әкбәр. Кибеткә барып кил! в Рим. Үзем дә эчмим, кешене дә эчермим! (Креслога җәелеп уты- ы ра да тирбэлә-тирбәлә.) Тәки хыял тормышка ашты бит, малай! “ (Ирония белән.) Синең хыялың бармы соң, Әкбәр? 2 Әкбәр. Кибеткә барасы иде — зур сөенеч! Р и м. Минем сөенеч сиңа кагылмый! (Атасы тавышы белән.) < Эшлә! Әй, Акбяр! Әкбәр. Әү? х Рим. Игь^ бир әле! Әкбәр (тартмадан игәү алып бирә). Мә! Нишләмәк буласың? Рим. Анысы — минем эш! (Джинс чалбарын игәү белән ышкырга тотына.) Әкбәр. Нишлисең? Рим. Игим! Әкбәр. Өр-яңа чалбарны... Туздырасың ич! Рим. Аның тузганын көтсәң, бер ел узар... Мин аны игәп момент туздырам! Әкбәр. Төшенмим, энекәш! Рим. Мода! Хиппилар иске-москы, тузган чалбар киюне затлы киемнән артыгрдк күрәләр! Әкбәр (сызгырып). Сызгыра беләсеңме, абзыкай?.. Яңаны туздырганчы, мә, минекен ал да ки! Рим. Их, Акбар, Акбар!.. (Үртәп). «Кара дуга, пар кыңгырау...» Кара дуга кебек кәкрәйгәнсез... Ә без башкача җибәрәбез. (Җырлап.) Нечкә билле чибәр кызлар Безнең Зилләрдә генә... (Биеп китеп, Әкбәрне көчләп танцевать иттерә.) Бие, Әкбәр, эшләмә! Бәйрәм! Тукта! Әтидән дә сөенче алыйм! (Чыгарга барганда, каршы- га килгән Зөлхиягә һәм Дәринэгә бәрелә. Дәринәнең сулары түгелә. Зөлхияне кочаклап.) Зөлхый, сөенче. Зөлхия. Ялгыштың! Менә Дәринәне кочакла! Дәринә (атлыгып). Рим, мин кайттым! Р и м. Сөенче! Зөлхия. Сөенче булмый ни! Сагынып беткән үзеңне! Рәхәтләнеп чүкердәшегез! (Әкбәргә.) Карама, картлач, яшьләрне оялтасың... Үз вакытың белән керерсең, кызым... (Өенә кереп китә.) Р и м. Машина — минеке' «. «к У.» м I». 81 Дәринә (сөенеп). Шулаймыни? Р и м. Права алып кайттым. Менә! (Күрсәтә.) Әтине генә утыртам. Дәринә. Мине дә йөртерсеңме, Рим? Р и м. Юк! Д ә р и н ә. Нигә? Р и м. Әллә нәрсә уйларлар. Д ә р и н ә. Ни уйларлар? Дәринә сине ярата дипме? Р н м. Юк, башкача уйларлар. Дәринә. Ничек? Р и м. Рим Дәринәне ярата дип... Дәринә. Мине яратмаганыңны барысы да беләләр. Борчылма, Рим, мин тиздән авылдан китеп югалам. Рим. Кердеңмени? Дәринә. Әйе! Р и м. Шундамы? Дәринә. Әйе! Ни эшләргә уйлыйсың, Рим? Рим. Энә түгелмен, югалмам! Дәринә. Укырга исәп юкмыни? Р и м. Мин хәзер чылбырдан ычкынган юлбарыс! Ун ел интектем! Җиткән! Гарык булдым! Әти бармы? Бар! Әни бармы? Бар! Баян, магнитофон, телевизор, транзистор, машина — барысы да минеке! Нигә миңа вуз! Әнә, әти биш класс белеме белән дә дөньяның артына тибеп яши! Менә яши әти! Нәселгә бер профессор җиткән! Казанда Халик абыйга кердеңме? Ул ярдәм иттеме? Дәринә. Юк! Үзем... Тиздән синең күзеңә күренмәс өчен китәм! Р и м. Ә мин сине барыбер сагынмам! Дәринә. Ә мин сине барыбер сагынырмын... Классташ итеп булса да... Фотоңны алып китәм... Р и м. Кайсы? Мин биргәннеме? Дәринә (кесәсеннән алып фоторәсем артындагы язуны укый). «Дәринә, онытма, барлык юллар да Римга илтәләр». Рим (кул селкеп). Балаларча шаяру... Дәринә. Ә мине барлык юллар Римнан алып китәләр... (фоторәсемне сала.) Син машинаң белән җилдәй узып китәрсең... Р и м. Курыкма, без очрашмабыз. Бер юлдан бармыйбыз. Син вуз тәмамларсың, кияүгә чыгарсың. Аның машинасы, дачасы булыр... О, машина! Мин киттем! Иң беренче пассажир — әти! Нечкә билле матур кызлар Безнең Зилләрдә генә... Дәринә (кычкырып кала). Мин беркайчан да кияүгә чыкмыйм! (Көянтәсен күтәреп китәргә кузгала.) Ядкарь (җимерек койма артыннан). Дөрес! Кияүгә чыкмагыз! Дәринә. Ой, сез кем? Ядкарь. Соңга калган юлчы. Фатирга кертмәссезме? Дәринә. Колхозның кунак йортына барыгыз! Ядкарь (Дәринә алдына чыга, япь-яшь гүзәл Дәринәне күреп, телсез кала. Дәринә, оялып, өйгә кереп китмәкче була). Туктагыз... Зинһар өчен... бер генә минутка! Дәринә. Әй лә... Мин сезне белмим... Ядкарь (һаман Дәринәне карап). Сез... кем? Дәринә. Мин — Дәринә... Ядкарь. Дә-ри-нә... Дәринә. Мин китим инде... Эшем күп... Ядкарь. Чиләкләрегез авыр икән... Куеп торыгыз! (Чиләкләрне алырга үрелә, Дәринәнең күзләренә карап тагын таң кала.) Ах, Дәри- не... Исемеңне кемнәр куйган, сине күреп кем туйган?.. (Чиләкләрне алып җиргә куя.) Дәринә. Сез кем? Ядкарь. Таныш булыйк: археология экспедициясе шоферы Ядкарь Сирматов. Ф Д ә р и н ә. Әллә Сез Халик абыйданмы? Ядкарь. Халик абый белән! = Д ә р и н ә. Ә үзе кайда? Ядкарь. Тиздән килеп җитәр. (Яңа йортка карап.) Малик Бик- = ташев биредә яшиме? Д ә р и н ә. Дөрес килгәнсез, Малик абый сөенер инде? Ядкарь (тактадагы язуны укып). «Биредә Ватан сугышы вете-2 раны Малик Бикташев яши»... Турай авылының кызлары гына түгел, < йортлары да матур икән... Әлбәттә, Сезнең бу өйгә бәйләнешегез бар?., S Сез аның кызы? Д ә р и н ә. Юк! (Зөлхия йортына күрсәтеп.) Минем менә бу өйгә о. генә бәйләнешем бар, Зөлхия әбинең туганы мин... Ядкарь. Димәк, килене түгел? Д ә р и н ә (ояла, көлә). Мин нинди килен булыйм, ди... Я д к а р ь. Ә нигә, менә диген килен! ш Дәринәкәй суга барган. Көянтәсе, чиләге, Көянтәсе берни түгел, а Үзе кура җиләге! Ч Хуҗа үзе өйдәме? Д ә р и н ә. Ул өйдә сирәк була. Төнлә — каравылда, көндез — ке- - шеләргә өй сала. Ядкарь. Бу өйне дә үзе салдымы? Д ә р и н ә. Юк, үзе түгел. Ядкарь. Кызык, кем? Д ә р и н ә. Әнә... Әкбәр абый. Ядкарь (капка ясаучы Әкбәр янына килеп). Сез салдыгызмы? Әкбәр. Салдым дип... бераз бар инде... Ядкарь. Йортны әйтәм. Әкбәр. Әйе, тегесен дә, монысын да салабыз. Ядкарь. Кулыгыз алтын икән Сезнең, абзый? Тәрәзә челтәрләре, кәрниз нәкышләре, һичшиксез, борынгыдан. Халик абый белән ачыкларга кирәк булыр. Әкбәр. Нәрсәне?.. Зөлхия (тәрәзәне ачып). Дәринә кызым, кайда югалдың?! Д ә р и н ә. Хәзер керәм! Зөлхия (Ядкарьны күреп). Яныңда чит кеше дә бар икән... Ядкарь. Исәнмесез, Зөлхия әби! Мин чит кеше түгел! Дәринә. Халик абый белән килгән ул! 3 ө л х и я. И, Халик улым кайттымыни? Әйдәгез, алайса, барыгыз да чәйгә! Керегез, балакайлар, керегез!.. Табында бары белән кунак итәрмен. Ядкарь (Дәринәнең көянтәсен алып). Талдин нечкә билләрегез авыртмасын, Дәринә, бирегез үзем күтәрим... (Көянтәне күтәреп, Дәринә артыннан өйгә кереп китә.) Әкбәр. «Ачыкларга кирәк»... Пәриләр шунда эч пошырып... (Эшли.) Кара дуга, пар кыңгырау... Малик, аның артыннан ияреп Рим керә. Малик эш киеменнән, кулында—балта Малик. Кем анда безнең өй каршына машинасын ташлап киткән? Рим. Белмим! Әти, бир инде машинаны! Туйдым матайдан! Права алгач бирәм дигән идең! Малик. Акылга утыргач дидем! Рим. Акылга утырдым, әти! Эчмим, тартмыйм! Кызлар белән йөрмим! Малик (Әкбәргә). Эшләр барамы? Әкбәр. Бара. Синеке? Малик (креслога килеп утыра). Бармый карасын! (Римга.) Утырдым дисең инде? Рим. Утырдым, әти! Малик. Акылга утыру өчен ничә шарт кирәк әле? Рим. Өч, әти! Малик. Кабатла! Р и м. Бәхетең узып барганда йоклап калма, — сикереп торып тот! М а л и к. Бу булды — бер! Рим. Бәхетең капкаңа кермичә китсә, куып җитеп тот, ычкындырма! Малик. Ике! Рим. Бәхет эзләп еракка чапма, аяк астыңнан чыгып сызмасын! Малик. Маладис! Рим. Бир машинаңны, әти, бензин салынган! Малик. Моның белән генә бетмәде. Син кем нәселе? Рим. Бикташевлар нәселе! Малик. Машинаны кем алып бирде? Рим. Син, әти, син! Малик. Нигә алып бирде? Р и м. Бәхет ычкынса куып тотар өчен... беттеме, киттеме? Урам әйләндеримме, әти? Малик. Бетмәде, тагын өстим! Рим. Өстә! Малик. Кыр казына кызыкма! Рим. Ярар, әти! Малик. Аягыннан бәйләсәң дә күккә карый. Йорт казын тап.. Рим. Булды, әти! Малик. Кемнәр турында әйтәм — төшендеңме? Рим. Төшендем, әти, кызлар турында әйтәсең... Кирәге юк! Малик. Берсен тап... Ашыкмыйча тамга салып куй, кирәге чыгар! Рим. Мин кызлар эзләмим, кызлар мине эзли. Урамга чыгып бер сызгырсам — йөз кыз йөгереп килә!.. Малик. Син сызгыра белмисең ич, хәчтерүш! Р и м. Тормыш өйрәтер әле... Малик. Әкбәр, бу малайны синең белән икәүләп, балта тотарга, өй салырга, кирпеч заводын каравылларга өйрәттек. Эшкә кулы ятамы? Мине алыштыра аламы? Әкбәр. Малай шәп, бер генә кимчелеге бар: ата ялкау! Каравылга килеп ятарга өйрәттем. Безне дә уздыра! Малик. Сызгырырга өйрәт әле шул молокососны! Әкбәр. Була ул! (Сызгырып җибәрә). Тәрәзәдән Зөлхия карый. Сиздеңме? Рим. Машинаны бирдеңме, әти? Малик. Бикташевлар нәселендә ялкаулар юк, шул җөмләне мәңге онытмасаң — бирәм! Рим. Онытмам, әти! Малик. Халик абыең әнә профессор! Әтиең дә, беләсең, төшеп калганнардан түгел... Әкбәр. Халик, дигәннән, монда бер кеше йөри... Малик. Кем? Нинди кеше? Әкбәр. Халиктан килдем дигән була. Ф Малик. Халиктан?.. Әкбәр. Халик та монда ди... х Малик. Халик? Рим. Ура! Халик абый кайткан! Әти, машина!.. Малик. Атаңның баш сөяге, нигә аны әйтми торасың? Халик?! g Чынмы? Кайда ул? Әкбәр. Хәзер монда килә ди. з Малик. Менә бу сөенеч!.. Рим. Машина белән барып алыйммы? Малик. Бар, оч! Эзләп тап! (Рим йөгереп чыга.) Халик кайткан! * Нәрсә карап торасыз? Чаң сук, бөтен авыл ишетсен! (Сызгырырга а. тырыша, булдыра алмый.) Яшьтәш, сызгыр! (Әкбәр сызгырып з җибәрә.) . Ясминә (ашыгып кереп). Атасы ни булды? Малик. Халик кайткан, тиз генә — базга! Ясминә. Халик?! Атасы, үзем генә өлгерермен микән? Малик. Әкбәр! Сызгыр! (Әкбәр сызгыра, Зөлхия өеннән Дәри- £ нә, Ядкарь һәм Зөлхия йөгереп чыгалар.) Зөлхия. Кибеткә индийский чәй кайтканмы әллә? Ясминә. Оятка калабыз инде, берни әзер түгел... Зөлхия. Ни булды, балалар? Малик. Халик кайткан! Ясминә! Ясминә. Әү, атасы!.. Малик- Өстәлгә тез бөтенесен! Кара аны, оятка калырлык булмасын! Ясминә. Ярый, әтисе, син дигәнчә булыр! Малик. Зөлхый! Зөлхия. Тыңлыйм, Малик улым! Малик. Ясминәгә ярдәмгә! Өй ялт итеп торсын! Зөлхия. Ярый, улым! (Чыга.) Малик. Дәринә! Дорино, аның артыннан Ядкарь кералар. Дәринә. Исәнмесез, Малик абый? Ядкарь. Исәнмесез? (Малик игътибарсыз калдыра.) Малик (Дәринәгә). Исән! Кайттыңмы? Тавык тот! Бер әтәч, ун тавык! Йөгер! Тукта, башта өйгә кереп, пианиноның тузанын сөрт! Дәринә. Очтым! (Өйгә кереп китә.) Малик. Әкбәр! Әкбәр. Тыңлыйм! Малик. Пычагың кайралганмы? Әкбәр. Кайралган! Малик. Ун тавыкны — кых! Әкбәр. Була ул! (Чыга.) Малик (Ядкарьга). Әй. син! Сез кем! Ядкарь. Исәнмесез. Малик Бакыевич! Таныш булыйк — Халик Бакыевичның шоферы Ядкарь Сирматов! (Кулын суза.) Малик (күрешә). Теге әби патша арбасы синекемени? Исәнме, энекәш! Кайда соң үзе? Ядкарь. Әниегез каберенә китте. Малик. Шулаймы?.. Халик абыең белән миндә кунак булыр сың. Кайткач, минем ничек яшәгәнемне академикларга сөйлә, аңлашылдымы! Ядкарь. Тырышырмын. Малик. Бар, өйдән паласны алып чык! Я д к а р ь. Ә сез аны үзегез алып чыгыгыз! Малик. Ә? Егет, кунак булсаң тыйнак бул! (Өйдән паласны алып чыга.) Күрсен Халик энесенең дә дәрәҗәсен... (Паласны җәя башлый.) Беренче тапкыр җәелә! Иранский! Ядкарь. Мондый келәмнәр җәеп элек патшаны гына каршылаганнар! Малик. Халик патшадан киммени, ә? Ядкарь. Ким. Малик. Нәрсәсе! Ядкарь. Халик абый җәяү дә йөри, ә патшалар җәяү йөри торган җиргә генә җәяү барганнар. Малик. Минем малай анда да мотоциклда бара. Баласы шулай, ә атасы? Бикташевлар алдында патша ни, министр ни... Син өйнең эчен кереп күр... Аннан соң болай кукыраеп тормассың! Ядкарь. Май чүлмәге — тышыннан билгеле! Малик. Әйдә, синең дә бер ярдәмең тисен. Өстәлне алып чыгыйк әле монда... Ядкарь. Анысы — мөмкин... (Өйгә кереп өстәл алып чыгалар.) Малик. Мондый өстәл күргәнең бармы? Ядкарь. Юк. Малик. Венский. Первый сорт! Авылда миндә генә! Ядкарь (өстәлнең астын карап). Чыннан да заграничный икән... Монда «Шумерля» печате сугылган... Малик. Ә? Шумерля? Утыртканнар, чукынганнар. Ярар, соңыннан мунчага куярсың. Энекәш, өй ничек? Ядкарь, һич тә моны өй димәссең, цивилизация! Бүгенге культура. Малик (өстәлне җыеп). Культураның түбәсенә, түренә менеп, аяк салындырып утырам, төкерсәм — түбәндә калганның баш түбәсенә төшәр! Бер наданы булса — боларны алла бирде дияр иде! Әй- тәм ич — Маликта юк нәрсә юк! Тырышалар, алышалмыйлар Малик белән! Хатын! Ясминә (йөгереп чыга). Әү, Малик! Малик. Нишлисең анда? Ясминә. Токмач кисәбез! Малик. Кунак алдында авызыңны турсайтып утырма! Миңа — синең хуҗаң — сельпо председателе түгел, академик килә! Ядкарь (тәрәзәдән Дәринәне күреп). Гафу итегез, мин сезнең өйдә томтом китаплар күрдем. Карарга рөхсәттер? Өйгә кереп китә. Малик (Ясминәгә). Мин әйткәнне аңладыңмы? Ясминә. Нишлим соң, Малик? Малик. Елмай. Ясминә. Елмаерга вакыт юк бит, Малик... Малик. Кайчандыр авылда иң чибәр кыз булганыңны онытма... Ясминә. Искә төшерүең өчен рәхмәт. Малик. Төшендеңме?! Ясминә. Тырышырмын, Малик. Малик. Эшеңдә бул! (Ясминә чыга.) Зөлхый! Зөлхия (кереп). Нишлим, Малик улым? Малик. Мин синең улың түгел... Кунак алдында ул сүзеңне әйтмә. Зөлхия. Улым кебек күргәнгә әйтәм инде, кем, Малигулла... Камилем белән бергә киттегез, бигрәк тә авыр ич ана кешегә, син кайттың балкып... ул калды ятып, әзмәвердәй яшь егет... (Күз яшьләрен сөртә.) Малик. Каян чыга бу кадәр күз яше... утыз ел елыйсың инде... Узган эшкә салават. Син нәрсә, Зөлхый карчык, күпсенәсеңме әллә * безнең тормышны? _ J Зөлхия. Алла сакласын! Малик улым, сөенепләр бетә алмыйм < тормышыгызга... Халик та кайткач, күңелем тулып китте, ачулана = күрмә... Малик. Кунак алдында узганнарны искә төшереп, балавыз сы- < гып утырма, ишеттеме колагың? Бүген безнең өйдә бәйрәм, сиздеңме, я Зөлхый карчык?! Зөлхия. Бәйрәмдә кайгы качып тора, ди... Малик. Кара кайгыңны оныт та ак мунча як’ S Зөлхия. Була ул, Малик, кайгымны мунчага ягармын... Сез- а нең мунча — оҗмах инде, суы үзендә, уты үзендә! > Малик. Төтене бөтен авылга күренерлек итеп як! Зөлхия. Күренер, алла боерса, мондый мунча — синдә генә... ♦ Малик. Дошманнарның күзенә кереп, яшь чыксын! Көнләшү- а ләреннән шартласыннар! Зөлхия. Фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килсә, шарт- « ларлар... Малик. Менә сиңа бер тәңкә акча... Дәринә сыра алып кайтсын... ташка сибәргә... Ясминәгә әйт — мунчаның тәрәзә төбенә быелгы юкә балы куйсын — сырага болгатып ташка тондырырлар чабын- ч ганда... s Зөлхия. Маликкаем, шунда миңа да бер калак кына юкә балы бирмәссеңме, авыруым кузгалып тора, Гайникамал карчык... Малик. Калса — алырсың... Бар! Зөлхия. Рәхмәт төшсен, балам... (Чыгарга бара.) Малик. Тукта, бу атнага сөт өчен түләдеңме? Зөлхия. Чәй-шикәр алам дип, акчам бетеп китте, Малик, пенсиям килсен инде... Малик. Бурычка алып түлә, мин төгәллек яратам! Төшендеңме? Кешедә аласым булса, йоклый алмый интегәм. Зөлхия. Төшендем. Малик. Сыраның сдачасын үземә бирерсең. Бар. Дөрләт мунчаны! «Ах, Малик мунчасы, көн дә шулай булсачы!» диярлек булсын! Зөлхия. Диярләр, язган булса! (Чыга.) Малик (урамда машина тавышын ишетеп). Киләләр! Иллә дә маладис! Сигнал бир! Көндез дип торма! Фараларын кабыз! (Сигнал.) Әнә шулай! (Үзе рульгә утырган кебек кылана.) Кызлар бер ча- кырымнан юл бирсен, казларның йоннары очсын! Кермә! Тагын бер ура! (Тәрәзәдән Ядкарьга.) Шофер! Ядкарь (тәрәзәдән). Ни боерасыз? Малик. Әнә магнитофонны ал... берәр мировой көй җибәр! Яңгырасын авыл! Бүген — Бикташевлар көне’ Ядкарь, магнитофонны тэроза тобена куеп, музыка җибара. Халик, анык артыннан Рим кере. Ядкарь музыканы туктата, үзе Дарина артыннан айдан чыга. Дарина кита. Ике туган беркадар вакыт, бер-берсенә карап торалар. Халик. Малик! Малик. Халик (кочаклашалар). Р и м. Әти, машина шәп! Бер дигән! X а л и к. Син үзгәрмәгәнсең! Малик. Син дә — танырлык! Ха л и к. Күпме җилләр исте, күпме сулар акты... (Пауза.) Ә кайчан гына әле без шушы өстәл буе гына малайлар идек... (Малай чактагыча итеп.) Малик — балык... Малик — балык... Малик (уенны кабул итеп). Минме балык? X а л и к. Син — балык! Малик. Тагын бер тапкыр әйтсәң, кирәгеңне бирәм... Абый дип тормам! Мин синнән көчле! X а л и к. Малик — балык! (Кача, аны Малик куып йөри.) Малик. Минме — балык? X а л и к. Молекула! Малик. Минме — молекула? (Көрәшә башлый.) X а л и к. Ә син шулаймы?! (Алыша башлыйлар. Уенны аңламый калган Рим белән Ядкарь аларны аерырга тырышалар.) Рим. Әти, нишлисең син, ник сугышасың? Ядкарь. Халик Бакыевич... ни булды? X а л и к. Без малай чакларны искә тө пердек! Ядкарь. Ул чакта кем җиңә иде, Халик Бакыевич? Рим. Әти булмый кем булсын? Дөресме, әти? Малик. Үзеннән сорагыз! Халик. Кечкенә булса да, ул абыйсын җиңә иде. Рим. Халик абый, машина ничек, шәлме? Халик. Машинаң да, үзең дә шәп! (Маликка) Римны башта танымадым. Сине куып җиткән! Малик. Егет бер дигән! Халик. Әйе, замана алар кулына күчә... Малик. Бирешергә исәп юк, замана безнең кулда әле! Рим. Әти! Урам әйләнеп килим! Малик. Бар, улым, бар! Дөньяны әйлән! Рим. Очтым! (Чыга.) М а л и к. Я, өй ничек? Халик. Сарай. Малик. Син аның эчен күр! Ядкарь. Ул андагы кгйгап — ни генә юк! Малик. Өй эчен бизәргә алдым. Дәринәдән башка укучы гына юк! Халик. Әйдә, алайса, эчен дә күрик! Малик. Рәхим ит! Кара, күр! Малик белән Халик өйгә керәләр. Ядкарь ачык тәрәзәдән ей әчене карыйз Дәринәне эзли. Кулына эскәтер тотып, өйдән Дәринә чыга. Аның апгъяулы* җәйгәнен Ядкарь күзәтеп тора. Дәринә. Карамагыз шулай... Ядкарь. Сине күрү белән, күңелгә җыр килә, Дәринә— Өстәлгә эскәтер җәйдем Чукларын салындырып. Йөрәгемнең уртасында Торасың ялындырып. Дәринә. Сез борынгы җырлар яратасыз, ахры... Ә мин заман җырларына гашыйк! (Көйли.) Ядкарь. Күпме җырласаң да искерми торган җырлар бар, Дәринә... Дәринә. Ә мин мәңге искерми торган йортлар төзү турында хыялланам. Төзелеш институтына имтиханнар бирдем. Ядкарь. Студент б; луыгыз белән котлыйм, Дәринә! Димәк, без әле Казанда очрашырбыз! Минем дә хыялым бар... Д в р и и в. Малик абыйлар кебек барысын да булдырасыгыз киләме? Кызыгасызмы, Ядкарь? Ядкарь. Вакыты җиткәч барысы да булыр, Дәринә! Минем максат әлегә башкачарак — акылны баетасы иде! Дәринә. Сез дә институтка керәсезме әллә? Ядкарь. Киләсе елга! Сине куып җитәсе булмаса да, артта калмаска исәп. Дәринә. Тырышып карагыз! Ой, чыгалар!.. (Дәринә китә.) Малик белән Халик өйдән чыгалар. Малик. Күрдеңме? Халик. Сезнең өчен бик шатмын, Малик! Котлыйм! Малик. Синең ничә ел кайтканың юк әле? Халик. Ун елга якын... Малик. Халик, озаккамы? Халик- Археология экспедициясе белән күрше районга килдек. Казу эшләре алып барабыз. Төп базабыз — Борнашта. Бер генә кичкә туган нигезгә кайтып килергә ниятләдем. Малик. Керми китсәң — борылып та карамый идем! X а л и к. Я, тормышларың ничек, Малик? Малик. Тормыш бит ул кая борсаң шунда борыла, Халик! Халик. Машина да алып җибәргәнсез... Мали к. Сатсалар, самолетын алырга була! Янсын председательнең йөрәге. Халик (көлеп). Бик ачуыңны китердеме председатель? Малик, һәр эшкә аяк чалды... Аягы булмауга карамастан... Ярты бакчаны кисеп алды. Ветеран, имеш: минем өйгә дә әнә балалар язу чәпеп киткәннәр — сугыш ветераны дип. Күрдеңме? Юкка якалашты Малик белән! Бнкташевлар баш бирә торганнардан түгел! Председательнең өен кара да, минекен! Ничек, ә!? Халик. Өегез котлы булсын, Малик! Чыннан да — авылда иң матур өй синеке! Үзең салдыңмы? Малик. Әкбәр эше! Оста булсаң да үз өеңне үзең салма, башка остадан салдыр, диләр бит. Халик. Әллә син ул һөнәрне ташладыңмы? Малик. Башкаларга Әкбәр белән икәү салабыз. Мине беләсең, эшне кызу тотарга яратам, ә Әкбәр ташбака сыман бара, озак эшләп җан ачуларымны чыгара. Халик. Синең өйне дә озак эшләдеме? Малик. Озак, но ләкин дә нерва бозылмады, җиренә җиткереп эшләде... Әмма ачуны китерә торган бер ягы бар Әкбәрнең... X а л и к. Бу — кызык... М а л и к. Өй салган өчен акча алмый... Халик. Алмый? Малик. Алмый и вәссәлам! Халик. Бәлки, азсынгандыр? Малик. Мин бәядән тора торган зат түгел... Тотылмаган өр-яңа шытырдап торган йөзлекләрне менә шушы ялтырап торган өстәлгә ыргыттым — мә, Әкбәр, санамый гына ал! Халик. Алмады!? Ядкарь. Чынлапмы? Малик. Алмады... И алмый!.. Ялынып та карадым, сүктем дә, үз туксаны туксан. Халик. Хезмәте өчен акча алудан баш тартуны Әкбәр үзе ничек аңлата? Малик. Мин дуслардан акча алмыйм, ди... Ядкарь. Акчасы күптер аның... Малик. Акчасы күп булса, мин моны әйтеп тә тормыйм! Хикмәт тә шунда — акчаны без көрәвен көрибез, Әкбәр акчасын күрми дә кала, алдан ук муеннан бурычка баткан була... Салып бетерә акчасын... Өендә казыгы да юк! Монда үзе... Миңа капка ясый... X а л и к. Тагын бушлай? Малик. Синең килү әйбәт булды әле... Сине тыңлап акчаны алмасмы? Зөлхыйдән бер тәңкә алса алыр, миннән — бурычка алмас, миннән аракы эчмәс! Тукта, нишләп әле без кунакны сүз белән сыйлыйбыз... X а л и к. Ә Ясминә нигә күренми? Малик. Әй, кызлар! Самавар, чынаяклар, чәйнек күтереп Ясминә. Зөлхия керәләр. Менә Халик абзагызның сезне күрәсе килә. Исәнләшегез! (Хатын- кызлар оялчан гына исәнләшәләр.) Халик (Ясминә белән исәнләшеп). 0, Ясминә, бөтенләй яшь кызлар кебек! Малик. Тамагы — тук, өсте — бөтен, кайгысы юк... Халик. Зөлхый апа, сезне дә таныдым! Зөлхия. Тануыңа мең рәхмәт. Халик бәгърем, атагыз Бакый мәрхүм дә бер чакрымнан танып хәл сораша иде... Малик. Бик бетеренде карчык, хәлсезләнде... Ялгызы бит... Без ярдәм итәбез инде аз-маз... Сыеры да юк... Зөлхия. Әй, онытып та торам, Малигулла, сездән алган сөткә узган атна өчен түләмәгән бит... Бик зур рәхмәт, мә, санап ал, син бит төгәл кеше, Дәринә кызым коткарды, рәхмәт төшкере, менә өч сум... унике тиен... (Барысы да уңайсызланалар.) Малик. Зөлхый карчык, вакыты түгел! Ясминә (төзәтергә теләп). Зөлхый, синнән кем акча сорый инде. (Өстәл тирәсендә кайнаша, зиннәтле савыт-саба, эчемлек, шәраб алып чыга.) Зөлхый (акчаны өстәлгә куеп). Алай димәгез, күршеләр, акча сездән артмый ул... Аллага шөкер, ялгыз башка акча җитә... Малик (ачулы). Зөлхый! Халик (уңайсыз хәлне төзәтү нияте белән). Зөлхый апа. коега һаман безгә... (төзәтә) монда йөрисезме? Зөлхия. Атагыз мәрхүмнең коесы урамда булыр ие, күрше- тирә, үткәнсүткән, талчыккан-сусаган эчеп китәр ие... Ширбәт ие, ширбәт... Ерак булса да, колонкага барам, әллә нишләп Малигулла коесының суы каты... Малик (чыгырыннан чыгып). Туктыйсыңмы-юкмы син, Зөлхый карчык? Зөлхия. Зөлхый түгел, Зөлхия мин. Туктадым, бетте! Халик. Гафу итегез, Зөлхия апа... Малик. Бар, мунча ягуыңны бел! Зөлхия. Мунча ягылган, Малигулла, төтене бөтен районга күренә! Малик. Юлыңа ак җәймә! Халик. Уңайсыз килеп чыкты, Зөлхия апаны өстәл янына чакырырга кирәк иде... Малик. Аларның заманы узган, Халик! Ташла әле шуны’ Әйдәгез өстәлгә, монда утырабыз!!. Бөтен авыл күрсен! (Өстәлгә эчемлек тезеп.) Иң кадерле кунак өчен алынган... Син кайсын эчәсең, Халик? Әрмән коньягы? Француз коньягы? Куба ромы? Халик. Очрашу хөрмәтенә әнә... цинандали эчәрмен... Малик. Юк. биш елга бер тапкыр очрашып... су эчеп утырмассың инде... (Коньяк сала.) Бу егетең эчәме? X а л и к. Ядкарь, утыр... Ядкарь (утырып). Бары тик цинандали! Башка берни дә кирәкми! Малик. Эчкән кешене җенем сөйми, үзем дә эчмим! Әмма да ләкин бүген шушындый очрашуда академик туганым белән... ф X а л и к. Академик түгел, Фәннәр академиясенең сотруднигы белән... ± Малик. Барыбер! Тот, Халик! (Ядкарьга.) Мә, энекәш... Ун тавык | пешә торсын, без салыйк! з Халик. Туганнар белән очрашу хөрмәтенә! Малик. Яшик без! (Тост күтәрәләр.) Халик. Тукта әле, нигә әле без хөрмәтле хатын-кызларны та- з бынга чакырмыйбыз? Малик. Хатын-кызны алыштыра торган берәр машина уйлап - таба алмыйсыз, галим дуслар, шулай булса, кызларыбыз өстәлебез- * нең бизәге булып кына утырырлар иде... а. Ядкарь. Халик Бакыевич, патриархат? в 2 Малик. Ярый, бүген сезнеңчә булсын!.. (Табын тирәсендә йөге- - pen йөрүче Ясминәгә.) Утыр, карчык! Бу венский өстәлгә... Ядкарь (төзәтеп). Шумерлинский... Малик (Ядкарьга). Тик тор! (Ясминәгә)... утырырга синең пол- u ный хакың бар! Сельпода бухгалтер, акчаны тиененә кадәр өйгә алып ? кайта, хатын бер дигән!.. Ясминә. Минем ирем, ичмасам, кунаклар алдында мактый белә... ч Халик. Ялгышмасам, Ясминә матур итеп җырлый торган идегез... Ясминә. Юк, юк, Халик абый, биш былтыр инде җырлаганым юк... Оялмыйча... Малик. Чыннан да, карчык, син элек җырлый идең түгелме? (Халикка.) Хәтерең шәп икән! (Ясминәгә.) Әйдә, Казан профессорлары алдында берне җиффәр әле булмаса... Шәһәрчә! Пианинога кушылып! Халик. Пианиногыз да бармыни? Малик. Миндә юк нәрсә юк! Хромка, баян! Шуйский, Тульский! Аларның инде заманы узган! Пианино! Немецкий! (Баш бармагын күрсәтеп.) Менә! Халик. Аларда кем... Рим уйный торгандыр инде? Малик. Кагылганы да юк! Халик. Кем уйный соң? Малик. Без өйдә юкта Дәринә уйныйс Шулай йөри йөри остарып бара кыз... (Кычкырып.) Дәринә! Д ер и н« керә. Өйгә кереп немецкий пианиноның көмеш телләренә басып кына, Ясминә апаңны җырлат әле... Дәринә. Исәнмесез, Халик абый. (Халик исәнләшә.) Ясминә апа, нинди көй җырлыйсың? Ясминә. Миңа ияр... Д о р и в о ейгә керә. Ясминә җырлаганда пианинода уйный. Ядкарь җырчыны түгел, eft эченнән ишетелгән музыканы бирелеп тыңлый. Кыр казлары артыннан Очарга дип талпынам. Тик очалмыйм, карап калам Кыр казлары артыннан. Кыр казлары артыннан Биеклеккә тартылам. Хыялыма китар идем Кыр казлары артыннан. Кыр казлары артыннан. Китар идем, тартынам; . Үз-үземке бәйләгәнмен Хыялым канатыннан. Тын булып кала. Дәринә чыга. Ядкарь аның янына килә. Ядкарь. Искиткеч! X а л и к. Әйбәт җырладыгыз, Ясминә, рәхмәт... Дәринә, сезгә дә.» Дәринә. Үзегезгә рәхмәт... (Чыга. Аның артыннан Ядкарь чыга.) Малик. Туктале, карчык, мин аңламадым, шундый да шатлыклы көндә нигә дип кайгылы җыр җырлыйсың?.. Ясминә. Башка җыр белмим, Малик... Малик. Белмәсәң дә, син андый хәсрәтле җыр җырлама! Әллә моның берәр көенече бар микән дип уйлаулары бар. Бар җирең дә җитешле, бөтен, шулаймы? Ясминә (елмаеп, Маликның күңеле булсын өчен). Юк нәрсәм юк, Малик, шөкер... Малик. Өйләнгәндә балда-майда йөздерәм дип вәгъдә бирдемме, хатын, әйт. Халик абыең алдында? Ясминә. Вәгъдә бирдең... Малик. Үтәдемме? Ясминә. Үтәдең, Малик, рәхмәт инде... Малик. Ефәккә төрәм дидем, төрдемме? Ясминә. Төрдең, әтисе, анысына да рәхмәт. Халик, эче пошып, йөрергә тотына. Малик. Бәхетле иттемме үзеңне?.. Ясминә. Бәхетле иттең... Малик. Сез әнә шифоньерны кереп карагыз! Кием кибете! Барысы да Ясминәнеке! Дөресме, хатын?! Ясминә (ачуы, килә барып). Барысы да минеке! Кигән юк!» (Чыга.) Малик. Киеп йөрергә вакыты-җае гына юк... Председатель: абыеңнан артта калгансың, дигән була! Я, Халик, төшеп калмадымы Малик? Ярый, син галим булдың! Минем ким җирем бармы синнән? Халик (бер читкә китеп уйланып тора). Ким җирең юк, Малик... Малик. Син үзеңә машинаны әллә кайчан алгансыңдыр инде? Халик. Минем машинам юк. Малик. Аның каравы өең минеке кадәр генә түгелдер? Халик. Бер бүлмәле. Миңа шул да җиткән. Малик. Карале, синең хәлләр ничек соң? Хатының һаман шулмы? Халик. Минем хатыным да юк! Малик. Киттеме? Халик. Китте. Малик. Яратмадымы? Халик. Эшемне яратмады — мин җәй буе экспедициядә... Малик. Барып чыкмады диген, алайса?.. Хатын ташлаган... И дөрес эшләгән! Нинди хатын синең белән торсын! Их, Халик, Халик, әти карт мәрхүмнең хатасын кабатлыйсың’ X а л и к. Ә? Нәрсә? Әти карт хатасын? Нинди хатасы бар әтинең? Малик. Аның бөтен тормышы хата. Хәтерлә — халык председатель итеп сайлагач, ни кыланды... Бар иеме мөмкинлек мал җыярга? Халик. Бар иде. Малик. Бар ие... «Кемнең кулында — шуның авызында» диләрме әле? Халик. Шулай диләр! Малик. Ә ул... Өйгә бер кадак та алып кайтмады. Имеш, «халык ничек яши — мин дә шулай яшим!» Әйттеме шулай!? Ф X а л и к. Әйтте! Малик. Хәтерлә клуб мөдире булып эшләгән чагын. Барлы-юк- = лы акчасын клубка тотты. Имеш, халыкка кирәк! Хәтерлә — трудар- S миягә барудан котылып була идеме? X а л и к. Була иде! Малик. Ә ул... Сыңар үпкә белән заводка китте. Халык язмы- ■< шы хәл ителә, имеш! Әйттеме шулай? з X а л и к. Әйтте! М а л и к. И нәтиҗә — үлде! И вәссәлам! X а л и к. Ул үлмәде, хезмәт фронтында һәлак булды! Малик. Шуннан аңа ни файда? Әни дә аның ише иде... X а л и к. Әнигә тел тидермә — якты кеше иде мәрхүмә. Матур яшәде, матур китте. Әле генә аның изге туфрагыннан килдем. . Малик. Әле дә яшәр ие... Үзе гаепле. Сугыштан соңгы авыр * вакыт юк! Ә менә алар безне нужада калдырып киттеләр! Мин хәзер 4 аларның ялгышын төзәтү өчен, көн-төн ял итми эшлим! X а л и к. Ата-ана нигезендә аларга яман сүз әйтәсе булма! Малик. Ата-ана нигезе? Юк аларның нигезе! X а л и к. Без басып торган туфрак — ата нигезе! Малик. Бу нигездә аның бер тамчы өлеше юк! Бу — минем нигез! Я, әйт, ул безгә нәрсә калдырды? X а л и к. Ул дөньяга сине, мине калдырып китте. Малик. Нинди файда? Миңа атадан сукыр бер тиен дә калмады! Өйне үзем салдым, малны үзем таптым! Мин аның хатасын төзәттем! X а л и к. Тукта! Әтине тагын бер начар яктан искә алсаң... (Тыела алмыйча баганага тотына.) Малик. Нишләтерсең? Их, әти мескен, әти мескен... Көч сынашырга исәпме? Карап карыйк! Ядкарь (йөгереп кереп). Халик абый, нишлисез? X а л и к. Дөрес, Ядкарь... Без акыл белән җиңәсе кешеләр! Их, Малик, Малик... ата нигезендә бит... Малик. Яшәүнең ни икәнен белмәгән нигездә менә мин яшим ичмасам! Халик. Кайтмый калган Камил, әти һәм әни минем күңелдә синнән терерәкләр! Малик. Таптың бер сүз: ата нигезе! (Баскыч астыннан баш сөяге һәм тимер кисәге ала.) Менә шушы баш сөяге белән черек тимер кисәгеннән башка бернәрсә юк аның нигезендә! (Халик алдына атып бәрә.) Халик (сөякне кулына алып). Малик, нәрсә бу?! Малик. Гап-гади баш сөяге. Халик (тимер кисәген тотып, гаҗәпләнеп). Ә монысы?! Моны каян алдың?! Малик. Таптым. Халик. Җир астыннанмы?! елларда, тездән пычрак ерып, утыз чакрымнан чәчү орлыгы ташыр- _ га кем мәҗбүр итте? Шуннан кайтып егылды да! Яшь кеше түгел — u калала иде. X а л и к. Бу сүзләрне әйтергә ничек оялмыйсың, Малик? Мин ж куйган ташны үлән баскан... Әни туфрагына юлың өзелгән. * Малик. Таш куюың өчен рәхмәт анысы! Без бит эш кешесе — Малик. Әйе. X а л ик. Баш сөяге белән бергә идеме? Малик. Мин үзем күрмәдем! Бергә бугай? X а л и к. Малик, кем тапты? Малик. Әкбәр. X а л и к. Каян? Ядкарь. Каян? Малик. Капка баганасы казыганда. X а л и к. Әкбәр кайда? Малик. Әнә... шунда йөри... X а л и к. Чакыр аны тиз генә! Малик. Әкбәр! Әкбәр (керә). Нәрсә бар? Исәнме, Халик, кайттыңмы? X а л и к. Исәнмесез, Әкбәр... Баш сөяген сез таптыгызмы? Ә к б ә р. Ә? Нинди баш сөяге? Халик. Менә шуларны? Әкбәр. Күргәнем дә юк! Халик. Менә монысын да сез таптыгызмы? Әкбәр. Нәрсә соң ул? Беренче тапкыр күрәм. Халик. Әкбәр, сез капка баганасына чокыр казыдыгызмы? Әкбәр. Казыдым. Халик. Шушыларны сез таптыгызмы? Әкбәр. Юк! Юк! Халик. Әнә Малик әйтә: Әкбәр тапты, ди... Әкбәр (Маликка). Саттың? Малик. Курыкма, болар милициядән түгел! Халик. Без — Фәннәр академиясеннән... археологлар... Әкбәр. Шулаймыни? Нигә соң аны башта ук җүнләп аңлатмыйсыз? Әллә ниләр уйлап бетердем... Халик. Боларны, димәк, сез таптыгыз? Әкбәр. Мин таптым. Менә моның капка баганасын казыганда... шушында... Халик. Туганкай, беләсеңме бу нинди зур хәзинә, нинди кыйммәтле табыш? Бигрәк тә менә монысы... Малик. Кыйммәтле... табыш?.. Нәрсә соң бу?.. Халик. Бу — борынгы бабаларыбызның көмеш битлеге дип уйлыйм... Малик (көмеш битлекне Халик кулыннан йолкып ала). Көмеш?! Халик. Көмеш. Әмма без аны тикшереп карарга тиешбез. Синең өй янында фәнгә гаять кирәк булган табылдыклар чыкканлыктан, мин тиздән монда казу эшләре алып баруны кирәк табам. Малик. Тукта әле, син туганыңа кунакка килдеңме, әллә минем өй астында казынып акча сугаргамы? Халик. Мин сиңа түгел, әтиемә генә дә түгел, борынгы бабаларыма кунакка килгән булып чыктым, Малик! Малик. Булмаган ата малын даулашасыңмы? Халик. Син фән файдасына бу табылдыкларны бирергә тиеш буласың. Малик. Сиңа? Халик. Әйе. Малик. Төшендем. Ата малы! Бүләбез! Бетте-китте — вәссәләм! Менә сиңа монысы... борынгы бабаңның баш сөяге? (Бирә.) Миңа — монысы... Халик. Рәхмәт, Малик! (Баш сөяген ала.) Малик (аптырап). Алдың?! Шуны алдың? Их, Халик, шул көнгә төштеңме? Иске каберлектән скелетлар җыеп йөрергә калдыңмы? Әти мәрхүм дә шул хәлгә төшмәгәнне... X а л и к. Мин әле кулыңдагы табылдыкны да бирерсең дип өмет итөм. Малик. Кемгә ачык йөз күрсәтсәң ямаулык сорый, дп? Шушыны? Көмешне? X а л и к. Әйе! ф Малик. Сез, сүз боткасы пешереп, галим, бер дә тир түкмичә генә баемакчы буласыз? Малик үзе тапкан малын сезнең кебек акыл- - лы башларга таратып бирә... Таптыгыз бер җүләр! X а л и к. Бир, Малик, атамның изге рухы белән сорыйм... = Малик. Төшендем! Маликта да анлык кына баш бар. Мин сиңа - бу нәмәрсәне бирәм... X а л и к. Ышанам... з Малик. Ал... < X а л и к. Бир. Малик. Түлә. Кыйммәтле табыш — сатып алыш! 2 X а л и к. Малик! Ул миңа түгел, фән өчен... о. Малик. Кем өчен булса да, болар — минеке, телим — сатам, телим — атам! е X а л и к. Синең хакың юк! Малик. Их. абый, шуларны сатып алырлык та акчаң юкмыни? “ Үз кесәңнән түләмисең ич... ш X а л и к (катгый). Күпме сорыйсың? Малик (уйланып торып). Өч йөз! Я д к а р ь. Өч йөз?! * X а л и к. Малик, ничек оялмыйсың, ул — синең милкең түгел, et халыкныкы! Малик. Ах, шулаймы? Минем милкем түгелме? Алайса, баш х сөяге белән бергә — биш йөз! Ядкарь. Биш йөз?! Халик Бакыевич... Тынлык. Малик. Телсез калдыгыз? Көчегездән килмимени? Шушы баш сөяген сатып алырга да хәлегез юкмыни? Мин акчасыз, ятим йөргәндә, миңа беркем дә бушлай мал китереп бирмәде... Мин малны хәләл көчем белән, сөялле кулларым белән таптым! Кайберәүләр миннән «атаңнан энә дә калмады» дип, бармак төртеп көлделәр! Менә хәзер миннән көлеп карагыз! Көлегез миннән! Ник көлмисез? (Кесәсеннән төргәк акчалар алып.) Менә алар, акчалар, җаныкайларым... Мин аларны җир астына төшеп, шахталарда эшләп таптым! Шушы җилкәм белән бүрәнәләр күтәреп йортлар салдым. Шушы кулларым белән, шушы күкрәгем белән! Беркемнең бернинди катнашы юк! Менә уЛ байлык... менә... (Акчаларны өстәлгә сибә.) Аларның ничек табылганын өнә Әкбәр дус белә... Әкбәр, җаным, синең монда хәләл көч белән тапкан акчаларың ята... Ал, Әкбәр, мә, төп-төгәл мең тәңкә! Әкбәр. Юк, Малик, алмыйм! Малик. Ал, яшьтәш, үз акчаң бит, син болар сыман кеше тапканны теләнеп йөри торганнардан түгел... Ал! Әкбәр. Әйттем алмыйм дип, бетте! Малик. Соңгы тапкыр әйтәм, Әкбәр, ал! Алмыйсыңмы? Әкбәр. Алмыйм! Малик. Алмыйсыңмы? Белом: син үзсүзле, кире кеше! Ул акчалар миндә дә тора алмый! Мин кеше тапкан акчаны сакламыйм! (Зажигалка чыгарып йөзлекләрне яндырмакчы була.) Кирәкми миңа кеше тапкан! (Әкбәр кузгалмый.) Ядкарь. Йөзлек! Яндыра! (Акчага омтыла.) Халик (Ядкарьга). Ядкарь, кит!.. Малик. Хәзер мине туктатса, Әкбәр дус кына туктата ала... Ядкарь. Әкбәр абый?.. Әкбәр. Малик, бир, алам... Малик. Акылыңа килдең... Алырга булдың тәки? (Әкбәргә килеп.) Мә, Әкбәр, намуслы эшең өчен... Санап ал... Әкбәр (акчаларны алып, Халикка). Мә, Халик абый, сатып ал кирәк нәрсәләреңне... (Акчаларны бирергә килә.) Малик (акчаларны тартып алып). Юк! Бармый! Мин хәрәм акчалар алмыйм! Хәләл акчаларың юкмыни? (Тынлык.) Юк синең акчаларың?.. Ә мал бушка сатылмый... Пәрдә ИКЕНЧЕ КИСӘК Беренче кисәктәге күренеш. Төн. Халик ялгызы. Халик. Малик... Малик... Шушы нигездә уйнап үскән энем, нишләдең син? Ул вакытта игътибар итмәгәнмен: бала чакта ук син тиеннәр җыя торган идең... Малик... Малик... (Портфеленнән баш сөяге ала.) Әй, борынгы кеше, кайчандыр син дә киләчәк кешесе белән— минем белән, хыялыңда булса да, сөйләшкәнсеңдер. Син дә кайчандыр җир өстендә йөргәнсең, күкрәгеңдә кайнар йөрәгең типкән. Кайсы чор кешесе син? Ниләр уйладың, ниләр кичердең? Кылган эшләрең изгеме, явызмы? Әллә сугыш һөнәрен үзләштереп, халыкларны талап, кырып йөрдеңме? Әллә туган җиреңне яклап яуда һәлак булдыңмы? Әллә күршеләреңнең кем икәнен дә белмичә, әрлән шикелле, бар тапканыңны үз куышыңа ташып, үз байлыгың үзеңә ишелеп, эзсез югалдыңмы?! Борынгы кеше, син мине ишетәсеңме, син мине ишетәсеңме?! Борынгы кеше тавышы. Мин сине ишетәм. Халик. Мине син чакырдыңмы? Борынгы кеше. Син минем чакыру авазын ничек ишеттең? Халик. Мин җир астын колак салып, күңел биреп тыңладым. Борынгы кеше. Тыңларга кем өйрәтте? Халик. Әти. Синең тавышың әтинеке кебек... Борынгы кеше. Синең тавышың да минекенә охшаган. Халик. Минем әтием Бакый биредә яшиме? Борынгы кеше. Яши. Халик. Димәк, син минем борынгы бабам? Борынгы кеше. Әйе. Күпме еллар, гасырлар мин сине чакырдым, көттем... Балам, киләчәк, исәнме? Халик. Исәнме, бабам? Борынгы кеше. Кил, тагын да якынрак кил... Сине кочаклыйсым, чәчләреңнән сыйпыйсым килә... Халик. Мин үземнең синнән дә ераграк бабаларыма барырга телим. Хаклык өчен, Ирек өчен бабаларым ничек көрәшкәннәр — шуны белергә телим! Борынгыкеше. Әул сиңа нигә кирәк? Халик. Бүгенгене, Киләчәкне төзү өчен! Борынгы кеше. Онытмавың өчен рәхмәт, балам! Ләкин син аны белә алмассың... Халик. Нигә? Борынгы кеше. Чыганаклар җир астында югала баралар... Халик. Яхшылык, Матурлык җир астында калмый, югалмый! Борынгы кеше. Шуларның берсе — көмеш битлек югалды. Халик. Көмеш битлек? Борынгы кеше. Әйе. Ерак бабаларыбызның рухын саклаган көмеш битлек. Аны кигән кешене бер дошман да җиңә алмаган, чөнки халык аңа әллә ничә гасырлар җыелган байлыгын, җан матурлыгын салган. Илбасарлар, патшалар көмеш битлекне кулга төшерү өчен сугышканнар, кан койганнар һәм аны юк итәргә тырышканнар... ♦ Ул көмеш битлекне күпме эзләсәк тә, без таба алмадык... X а л и к. Көмеш битлек табылды! = Борынгы кеше. Табылды? Кайда ул? X а л и к. Ул минем туганымда, Маликта. Әмма ул аны безгә би- з рергә теләми. Б о р ы н г ы к е ш е. Көмеш битлек мал түгел! X а л и к. Әйе, мал түгел! Борынгы кеше. Мин ышанам, балам, синең кебек оныклар яшәгәндә, көмеш битлек югалмас! X а л и к. Ышан, бабам, мәңге югалмас! Борынгы кеше. Югалмас! Югалмас! Югалмас! (Тавыш җир j астында югала.) * Ядкарь (кулына сөлге тотып керә). Халик абый, сез биредәме- ф ни? Сез төн буе йокламадыгыз, ахры. Машинада салкын булды шул... я Халик. Син дә соң гына йоклап киттең... Ядкарь. Уянып китсәм — сез юк!.. Халик абый, мөмкин бул- £ са, әйтегез, сез ни уйладыгыз? 2 Халик. Мине Малик борчый... Аптырап калдым әле мин. Яд- х карь... Ядкарь. Аңлыйм... Мин энегезне нәкъ сезнең шикелле итеп күз алдына китергән идем... Халик. Ни булган аңа, ни булган? Без бит бер ата, бер ана балалары... Ядкарь. Аттан ала да, кола да туа диләр бит.„ Халик абый, әйтегез әле. энегез кулындагы көмеш битлекнең сере нәрсәдә соң? Халик. Башта мин аның турында легенда барлыгын ишеттем. Эчтәлеге әлегә билгесез. Аннан соң мин көмеш битлекнең үзен күрдем. Ядкарь. Кайда? Кайчан? Халик. Ватан сугышы чорында... Разведчик юлдашым Владимирны күмәргә дип җир казыганда, көрәгем каты бер әйбергә бәрелде. Ул — көмеш битлек булып чыкты... Кара диңгез буендагы ул табылдыкны тылга озаттым... һәм менә... көтмәгәндә... шул битлекнең ише — ата нигезендә... Ядкарь. Моңа таянып. Сез нәрсә әйтә аласыз соң? Халик. Әнә... зәңгәр күк йөзендәге болытларны күрәсеңме? Ядкарь. Күрәм. X а л и к. Бабаларыбыз, әнә шул болытлар шикелле, күчеп йөргәннәр. Тарихта Бөек күчү дип аталган чор булган. Кайбер археологик табылдыкларга таянып, без бабаларыбызны Азов. Дон. Кара диңгез буйларыннан килеп урнашканнар дип фараз итә алабыз. Ләкин бу гипотезаны исбат итәрлек дәлилләр күп түгел. Шушы табылдыкны фәнни тикшереп, икесенең игезәк икәнен исбатлый алсак, бу — фән өчен бик әһәмиятле бер дәлил булачак! Ядкарь. Димәк, без аны ничек кенә булса да. Малик абыйдан алырга тиеш. Ә ничек? Халик. Мин ул сораган акчаны табам! Ядкарь. Алай да бирмәсә, тартып алабыз! Халик. Бирер. Ул кызып китте. Без аның төнге каравылдан кайтканын көтик. Ярый, ул кайтканчы, мин бер әйләнеп килим. (Чыга). Ядкарь (Зөлхия тәрәзәсенә килә. Тәрәзә чиертеп). Дәринә. Минемчә, син нәкъ шушы тәрәзә янында йоклыйсың. Уян, Дәринә, таң ата... Мондый чакта йоклап яту — гөнаһ... (Акрын гына сызгыра, тәрәзә пәрдәсе күтәрелә.) Алтын йөзек бирер идем Көмеш йөзек биргәнгә. Җаным суырып бирер идем, Дәринәкәй, сылуым-иркәм. • Сөям, җаным» дигәнгә. Борынгы бабаларыбыз борынгы әбиләребез янына менә шулай килгәннәр. Якут ташыннан куйдырдым Йөзегем пыяласын. Бер үрелеп карасана. Кемнәрдән ояласың? Тәрәзә ачыла: Дәринәнең нурлы йөзе күренә. Дәринә... Җыр белән җавап бир! Дәринә. Тс...с! Ачмыйм тәрәзәмне ул килмичә. Ятларны сөярмен белмичә... Ядкарь. Дәринә, бабаларыбыз шушы Чулман буйларына җиде диңгез кичеп килеп, җиде ятка гашыйк булганнар. Андый хәлнең хәзерге заманда да булуы бик ихтимал. Элек егетләр кызларны тәрәзәдән генә тартып алганнар. Ризасыңмы? Дәринә. Риза! (Тәрәзәдән сикереп төшә.) һоп! Ядкарь (тотып алып). Тирә-якта козгыннар күренмиме, җаным? Дәринә (кочагыннан ычкынып). Үзегез козгын түгелме? Ядкарь. Хәзерге козгыннар соң уяна. Аларга тыныч йокы! Дәринә. Юлыма төшмәгез! Мин ашыгам! Ядкарь. Дәринә, бәлки, юлларыбыз бер яккадыр? Дәринә. Ә сез кай якка барасыз? Ядкарь. Узган заманга. Д ә р и н ә. Ә мин — киләчәккә! Ядкарь. Киләчәк кызы, икебез ике төрле юнәлсәк тә, чынында без бер якка барабыз. Безнең юллар барыбер бер ноктада очрашалар. Минем белән очрашмыйча торып, син үзең төзиячәк киләчәккә барып җитәлмисең. Сизәм: борынгы кеше эзеннән бара-бара, мин сиңа — үземнең киләчәгемә килеп җиттем! Дәринә... Әйдә төшик су буена... Дәринә. Әйдә! Ядкарь. Суларын эчик эле... Канатлы кошлар артыннан Канатсыз очыйк әле... (Китмәкче булалар)- Р и м (өйдән килеп чыга). О! Хәлил! Галиябану! (Ядкарь өстенә килеп.) Беләсеңме, мин бүгенге заманның Исмәгыйле! Әмма мин си- ңе атмыйм! Ядкарь. Рәхмәт! Р и м. Беләсеңме, мин сине ншпләтәм! Ядкарь. Әйтеп кара! Рим. Мин сине үземнең территориядән куам! Ядкарь. Ә мин китмим! Бу территориядә безнең экспедиция фәнни эш белән шөгыльләнә! Рим. Безнең авыл кызының фәнни эшкә катнашы юк! Борынгы табылдыклар да, Дәринә дә — минем территориядә? Син нәрсә, Дәри- нәне дә бүләргә килдеңме? Дәринә. Рим! ♦ Ядкарь. Син бит Дәринәне яратмыйсың! J Р и м. Әйе. Мин аны яратмыйм! Сиңа да бирмим! Ул мине ярата. < Димәк, синең хакың юк! Ядкарь. Кызганыч, ләкин факт: мин монда кешеләр тудырган - матурлыкны үзенеке генә дип уйлаучы кешеләрне күрәм! Рим. Калдыр да Дәринәне, ычкын! Дәринә- Рим, тынычлан! Ядкарь. Син аңа хуҗамыни? Р и м. Мин өч вариант тәкъдим итәм! 5 Ядкарь. Әйтеп кара! о. Р и м. Энҗе кебек тезелеп торган тешләреңне кесәңә тутырып ки- з тәсең! Монысы — иң шәп вариант! Ядкарь. Китмим! * Рим. Безнең зират матур... Агачлар шаулавын... кошлар сайра- ® Ядкарь. Шартың? Рим. Текә яр башына басабыз. Бокс! Дәринә. Мин рөхсәт итмим! Ядкарь. Мин дуэльне кабул итәм! Р и м. Ярый... Хәзер мин район үзәгендәге дустымнан бокс перчаткалары алып киләм! Курыкмасаң — көтәсең! Ядкарь. Мин үз сүземдә калам! Ри м. Минем белән юкка узышасың, тәти егет! Карап карарбыз: киләчәккә кем алданрак барып җитәр? Ядкарь. Мин узышмыйм! Киләчәккә — узганның, борынгының фатихасын алып барам. Р и м. Ярый, син Зөлхый әбиеңнең фатихасын ала тор! Ватык арбаңны кемгә васыять итү турында да уйла! Мин хәзер киенеп чыгам да выжт! (Өенә керә). Дәринә- Рим, тукта! Ядкарь. Менә ахмак! Борчылма, Дәринә! Мин аиы имгәтмәм! Киттек юынырга! Чыгалар. X а л и к керә. Зөлхиянең җимерелгән коймасы янына килеп уйга кала. Такталарны рәтләп куймакчы була. Өеннән Зөлхия чыга. Зөлхия. Халик балам, синме бу? X а л и к (борылып). Хәерле иртә. Зөлхый апа! Зөлхия. Син генә булса да исемемне дөрес әйт инде. улым. Зөлхия диген... Сугыш чорында ирләр урынына җигелеп, үгезләргә, атларга акырып тупасланып беткәч, Зөлхый дигән кушамат такканнар ие, ябышты да калды... Олысы да, кечесе дә Зөлхый дигән була... Ачу килми тагы... Зөлхия дисәләр, кыз чаклар искә төшеп, рәхәт булып китәр ие дә соң... X а л и к. Ничек йокладыгыз. Зөлхия апа? Зөлхия. Әй телләрең, май кебек эретә лә. Халик улым. Кая инде безгә йокы... Менә син кайткач, тагын Камил баламны искә тө вын тыңлап ятасың! ы Ядкарь. Ятмыйм! Р и м. Җаның тәнеңдә чакта тай моннан! Мин Дәринә кебек чибәр * кызны хан заманы арбасында килгән кучерга биреп җибәрә алмыйм! £ Дәринә. Туктагыз! Мин үз язмышымны үзем хәл итәм! Рим- Өченче вариант — мин сине дуэльгә чакырам! шердем, төшкә дә килеп керде үзе... Шуның өстенә иртән синең шоферың, кем әле. Ядкарь дисеңме, тәрәзә янында җырлап җибәрмәсенме? Яшь чагым дип белеп, үзем тәрәзәдән сикереп төшә яздым, менә сиңа, ә? X а л и к. Ни хәлләрдә яшисең, Зөлхия апа? Зөлхия. Биргәненә шөкер, Халик улым- Авыр елларда чишелмәслек төеннәрне чишә чишә, тешләр генә төшеп бетте. Әй, чәй эчәргә теш кирәкмени? Йөрәге кайчак айгыр кебек дулап куймаса, яшибез әле, улым, яшибез... Тик менә соңгы вакытта дулап куя шул... Халик. Ялгыз башка авырга килмиме, өегез дә бик тузган... Зөлхия. Энемнең кызы Дәринә бик акыллы..- бик тә ярдәмле... Өй нигә инде миңа, үз гомеремә җиткән... Күпме яшисе калгандыр инде... Авыл советыннан өй салып бирәбез дип килгәннәр ие дә, үзем риза булмадым... Безгә хәзер кеше бәхетенә сөенеп яшәргә генә калды... Карале, улым, нишләп сез машинада төн үткәрдегез, бу Кинәт- байларның өе болын кебек ич... Халик. Машинада иркенрәк, Зөлхия апа... Зөлхия. Әй, әттәгенәсе, үз абыйсына да урын тарайганмыни! Кил миңа, Халик улым, һәммә дусларыңны алып... Идәнгә утырып аяк бөкләп чәй эчәрбез... Халик. Рәхмәт, Зөлхия апа, керербез... Зөлхия- Карале, улым, бу Кинәтбай энең җир казыганда көмеш битлек тапкан ди, хакмы шул сүз? Халик. Хак. Зөлхия. Син шуны эзләп йөрисеңме? Халик. Ул минем өчен көтелмәгән табылдык булды. Зөлхия. Бик кирәкме ул сиңа? Халик. Миңа түгел — ул фәнгә кирәк. Зөлхия. Көмеш битлек диген... Менә сиңа әкият. Бәгырь кисәгем Камил дә шундый бәет, җыр, әкият кебек нәмәрсәләр белән җенләнер ие..- Хәтеремдә, ул да көмеш битлек әкиятен эзли торган ие... Халик. Әйе, әйе... Зөлхия апа, тизрәк әйт, ул аны таптымы? Зөлхия. Тапты. Халик. Тапты?! Кайда ул? Зөлхия. Укытучыларына илтеп биргән ие. Мәктәптә янгын вакытында бөтен җыйганнары янган, Камилем бик кайгырып йөргәне хәтеремдә. Халик. Зөлхия апа. сез ул әкиятне үзегез хәтерләмисезме? Зөлхия. Юк шул. Карт кешенең хәтере — тишек иләк, ди. Халик. Камилнең ул әкиятне кемнән язып алганын белмисезме? Зөлхия. Хәтерем ялгышмаса, Камил аны Ак бабайдан язып алды шикелле. Халик. Ак бабайдан? Әйе. әйе. исемә төште, Урайданмы? Ул исәнме? Зөлхия. Өлкән кеше, кичә бар, бүген юк... Халик. Без аны ничек кенә булса да күрергә тиеш! Зөлхия- Син аны сөйләштерә алмассың шул, балам... Ул чит кеше белән сөйләшми. Колакка да таман... Үзем генә бармасам. X а л и к. Зөлхия апа... Зинһар, ярдәм ит! X а л и к. Ядкарь! Рим! Ядкарь, Рим. Дәринә өйдән, чыгалар. Ядкарь. Тыңлыйм! Халик. Ядкарь! Зөлхия апа сине Ак бабай янына. Урай авылына алып барыр. Көмеш битлек турындагы легенда шунда... Ал магнитофонны. һәр сүзне язып бар! Машинаны төзәттерү ягын мин үзем карармын- Аннары, иң мөһиме: киткәнче миңа Малик белән аңлашырга кирәк! Ядкарь. Көмеш битлекнең серен ачарбыз, Халик абый! • Зөлхия. Киттек, улым! (Дәринәгә.) Син, Дәринә кызым, кунакларга өстәл әзерли тор! Кадерле изге кешеләр болар! Дәринә. Ярый, Зөлхия апа! * Халик. Зөлхия апага биш чакрым җәяү йөрү авыр булыр, Рим, х’ бир машинаңны Ядкарьга, яки үзең илтеп куй ялт итеп кенә! < Рим (Ядкарьга күрсәтеп). Шушы Тутанхамонны? Яныннан җил- х дәй узып киткән «Зил»ләргә карый-карый, барсын әле тәпи-тәпи ге- £ нә! Юк, Халик абый! Үзеңә булса — рәхим ит, моңа — шиш! Без- < нең — дуэль! Хәзер район үзәгенә — бокс перчаткалары алырга ба- 3 рам! 5 Зөлхия. Ялынмагыз шуңа, улларым... Мин иркен сәхрәләрдә „ җәяү йөрергә яратам... Бигрәк тә менә шундый Камил улыма охша 5 ган егет булганда... Әйдә, балам... а Ядкарь. Әгәр арысагыз, машинасын да табарбыз, Зөлхия әби... з Хуш, Дәринә! Дәринә. Хәерле юл сезгә, исән-сау әйләнеп кайтыгыз! ♦ Зөлхия. Сау бул, кызым Дәринә, улым Халик... (Римга) син дә ® сау бул...ы Рим (тупас). Бар, бар, юлыңда бул! Сез барып җиткәнче, борын- " гы бабагыз аягын сузмасын! Зөлхия белен Ядкарь китәләр. < (Дәринәгә) Дәринә! Әйдә минем белән! ч Дәринә (ачулы). Бармыйм! Зөлхия өенә кереп китә. Халик (Римга нәфрәт белән). Син нигә аларны машинаң белән илтеп куймадың? Р и м. Беренчедән, алар үзләре ялынмадылар, икенчедән, хәзер мин район үзәгенә барып киләм. Әйттем бит: дуэль! Халик (үз-үзен тыныч тотарга тырышып). Мин синнән сорыйм: син ник аларны машинаң белән илтеп куймадың?! Рим. Машина — минеке! Кемне телим — шуны утыртам? Халик (чыгырыннан чыгып, Римның чигәсенә сугарга кизәнә дә тукталып кала). Гафу итегез... Рим. Сукмыйсыңмы? Ә без, киләчәккә баручылар, сезгә, борынгы кешеләргә, шундый итеп сугарбыз, — археологлар да эзләрегезне эзләп таба алмаслар!.. Халик. Югал күз алдымнан! (Рим чыга). Әкбәр (керә, капка эшләргә тотына. Җырлый) Рәхәтләнеп йоклап калдым I Сабый чакларда гына— X а л и к. Каравылда йоклап булмыймыни, Әкбәр? Әкбәр. Мин саклаган ташлар гына йоклый... Халик. Әкбәр, мин сиңа карап-карап торам да, нишләдең син? Ә к б ә р. Нәрсә? Кирпеч саклау гаепмени? Халик. Юк. Гаеп түгел. Кирпечне бит җитмеш яшьлек пенсионер да саклый ала. Әкбәр. Каравыл ул болай гына... X а л и к- Эшләгән булып күренү өчен генәме? Әкбәр. Безнең төп эшне белсәң... Энекәшең Малик белән өй салып йөрибез. Йорт салабыз да табышны икегә бүләбез... Салабыз да икегә бүләбез... X а л ик. Күрәм. Малик баеган. Синең малың бармы соң? Әкбәр. Нигә миңа мал? Үзем белән алып китәргәме? Менә Маликка кирәк... Ул озак яшәргә җыена... Мин бүтәнчә уйлыйм: гомер болай да кыска, яшәп калырга кирәк... X а л и к. Ягъни мәсәлән, ничек? Әкбәр. Бүген тапкан — бүгенгә таман гына... Иртәгә — күз күрер... Менә шушы куллар барында — Әкбәр югалмас! Я, ничек, өй матурмы?/ X а л и к. Тышкы яктан караганда ул бик матур, Әкбәр! Чыннан да, кулларың алтын! Куллар алтын булу гына җитми әле. Дөньяда алтыннан да кадерле нәрсә бар..- Әкбәр. Син беләсең, бу өйне салган өчен мин сукыр бер тиен дә алмадым... X а л и к. Әгәр дә кешегә чыннан да яхшылык эшләргә теләсәң, ни өчен йортны Маликка салырга кирәк иде?.. Үзе балта остасы, көче җитә, саусәламәт... Әкбәр. Туктале, син нәрсә, үз туганыңнан күпсенәсеңме әллә? Менә монысы инде килешми, агай-эне... Бигрәк тә сиңа... Малик әле бер хәл... X а л и к. Әгәр мин Малик урынында булсам... Әкбәр. Нишләр идең? X а л и к. Иң башта өйне Зөлхия түтигә салып бирер идем... Әкбәр. Ә? Кемгә дисең? X а л и к. Зөлхия түтигә! Әкбәр. Зөлхиягә? Моңа? X а л и к. Әйе, аңа! Әкбәр. Ни өчен аңа? X а л и к- Малик Зөлхия апа алдында мәңгегә бурычлы... Әкбәр. Бурычы булса түләр иде... Көче җитә... X а л и к. Юк, акча белән үлчәнә торган бурыч түгел ул... Җан бурычы. Исеңә төшер: Зөлхия түтинең улы Камил белән Малик сугышка бергә киттеләр... Фронтка барганда ук дошман алар барган эшелонны бомбага тоткан. Камил аны туфрак-балчыктан актарып алып, саклап калган, үзе фронтка китеп, сугышның өченче елында һәлак булды, ә Малик госпитальдә ятып... туган авылга кайтты... Әкбәр. Монда аның гаебе юк инде... X а.л и к. Мин моны аны гаепләү өчен әйтмим... Зөлхия апа аның тормышын саклап калган кешене дөньяга тудырган кеше. Миңа Маликның аңа булган мөнәсәбәте аңлашылмый... Зөлхия апа аннан сөт ала... Ә минем туганым Малик шуннан оялмый, пенсиясен түләгән карчыкның тиеннәрен саный... һәм сез, икәүләп, Зөлхия түтинең иске өе янында сарай салып ятасыз! Җаныгыз бармы сезнең, әллә кирпеч заводын саклый-саклый, җаныгыз да ташка әйләндеме?! Әкбәр. Бер-ике көнгә кунакка кайтып тегене-моны күрү, гаеп итү җиңел ул... Ә менә син үзең нишли аласың? X а л и к. Риза булса, мин Зөлхия апаны Казанга үземнең квартирага алып китәм. Дәринә белән шунда торырлар. Мин аларга комачауламам, өйдә сирәк булам. Әкбәр. Беләм, үзем дә беләм Маликның кайбер якларын. Ниндидер бер шайтани көч бар явызда ычкындырмый торган... X а л и к. Әкбәр, бир әле балтаны! Андый эшкә әвәслегем юк- югын, бераз булса да коймасын рәткә китерергә кирәк... Әкбәр. Син Әкбәр эшенә кагылма, академик, үз эшеңне кара... мин әнә ялгыш синең эшкә тыгылып, бабаңның баш сөяген тартып чыгардым... (Балтасын уйнатып.) Каяле... Бигрәк искергән ич бу такталар... Шулай диген, Халик кордаш, ә? Безнең аяк астында зур-зур калалар, авыллар яшәп яткан, диген, ә? Барысы да эзсез югалган, кара син, ә? X а л и к. Юк, Әкбәр, югалмаган! Әкбәр. Баш сөяге торып калган и вәссәлам! Бар — кеше, юк — кеше! > X а л и к. Юк, баш сөяге генә түгел. Кешеләр кулларына балта тотканнар, өй салганнар, мылтык тотып ерткычлардан сакланганнар, х чәчү чәчкәннәр, тормышларын матурайтырга омтылганнар, хыяллан- х ганнар, зәңгәр күккә, кыр казларына караганнар. Менә үзең ясаган з өй кәрнизенең өлгесен син, үзең дә белмәстән, көмеш битлектән ал- £ гансың... Ә кемнәрдер кешеләр тудырган матурлыкны үзенеке генә _ иттереп баю турында гына уйлаганнар... Әмма андыйлар, мал артын- f нан куып, җан матурлыгын югалтканнар... Әкбәр. Тагын нәрсә калган?.. < X а л и к. Кешелек җәмгыятен үстерергә, дәвам итәргә без калган- * быз. Мәхәббәт калган. Бездән дә мәхәббәтнең матур ядкаре булып, балалар калыр. Балалар ничек булса, киләчәк шундый булыр... * Әкбәр. Ягъни мәсәлән, балаларың булмаса? Бик нык теләп тә... > X а л и к. Андый кешенең матур эшләре, кешеләргә булган мәхәб- я бәте кала... Бәхетсез мәхәббәт тә кала... Әкбәр. Мәхәббәт каламыни? “ X а л и к. Урта Азиядә экспедициядә йөргәндә мин Назлымхан а сараен күрдем. Аның диварында «барысы да югала, мәхәббәт кала» а дип язылган. Имештер, мәхәббәтнең ни икәнен белмәгән явыз хан < Назлымхан исемле чибәргә гашыйк була, әмма теләктәшлек тапмый — кыз сарайлар төзүче алтын куллы егетне ярата. Ярсыган хан, s Назлымханга атап, егеттән сарай салдырта һәм егетне үтерер алдыннан диварга: «Барысы да югала, мәхәббәт кала» дип яздырта. Хан да, егет тә сарайны Назлымханга багышлыйлар. Күпме гасырлар узган, ә чибәр Назлымхан белән алтын куллы егетнең мәхәббәте һәйкәл булып калган... Явыз хан исә онытылган! Әкбәр. И калыр мәхәббәт, и югалмас мәхәббәт, и вәссәлам! (Кулында балта уйнатып эшли.) X а л и к. Малик эштән кайтканчы, мин бер әйләнеп килим! Кита. Өй эченнән Ясмина чыга. Ул затлы, матур күлмәкләрен кигән, зиннәтле алка-муснсаларын таккан, иңнәрендә — чиләкле көянтә. Ул бик яшь. чибәр күренә. Әкбәр (балтасын куеп, гаҗәпләнеп аңа карап тора да. кыюланып аңа каршы төшә). Ясминә... Ясминә. Әбәү лә... кем бу? Ә к б ә р. Бу мин... Ясминә. Әкбәр... шулай иртә килдеңме?.. Ә мин, кеше-фәлән уянганчы, чишмәгә барып килмәкче идем... Әкбәр. Мин синең менә шулай элеккечә Ясминә булып чыгуыңны ничә еллар көттем, Ясминә... Син яшь, мөлаем, нәкъ мин яраткан Ясминә... Ясминә. Әкбәр, син ни сөйлисең, әллә иртән үк эчтеңме? Әкбәр. Юк, Ясминә, бер тамчы да эчмәдем... Әмма сине күргәч, ачуланма, бер җырлыйм әле... (Җырлый.) Тамыр җәйдең, чәчкә атмадың Йөрәгем уртасында... Ясминә. Бу хакта сөйләшергә соң инде, Әкбәр... Мин инде чәчкә ата алмыйм... Әкбәр, нигә син өйләнмисең? Әкбәр. Шушы яшькә җитеп аңладым: ярату бер генә була икән, синнән башка берәүне дә ярата алмадым... Өйләнеп берәүне дә бәхетсез итәсем килмәде... Ясминә. Син мине шушы хәлемдә дә яратасыңмы әллә, Әкбәр? Әкбәр. Менә, Ясминә, кара... сиңа булган мәхәббәтем шушы булып калсын! Мин аны сиңа атап салдым! Ясминә. Менә ни өчен син өй салган өчен акча алмыйсың икән... Ә мин әллә ниләр уйлап бетердем... Әкбәр. Хәзер инде ачыктан-ачык сөйләшсәк тә була, Ясминә, әйт яшермичә, синең күңелеңдә миңа карата әз генә булса җылылык бармы? Ясминә. Син — дөнья бәясе кеше, Әкбәр, эчү сиңа бер дә килешми... Әкбәр. Эчәм икән — ул да йөрәк янудан, Ясминә... Әйт, Ясминә, ачык кына, һич шикләнмичә, мин сезнең тормышны бозарга ниятләмим. Дөресен әйт тә бир, басылсын бераз йөрәк януы. Нигә син минем сугыштан кайтканны көтмичә, Маликка кияүгә чыктың? Исән- сау кайтсам, кыр казлары киткәндә туй ясыйбыз дип вәгъдәләр бирешкән идек... Ясминә. Минем үземне дә гомерем буе шушы сорау телгәли, Әкбәр... Син сорама, мин җавап бирмим... Әкбәр. Шулай да син бәхетлеме Малик белән? Бөтен нәрсәң җиткән, тулы... Бәхетең йөзеңә чыккан... Әгәр дә бәхетле булсаң, мин сөенәм генә... Ясминә- Мин бәхетле булып кыланам гына... Әкбәр. Малик сине бәхетле иттем дип уйлый, ә чынында алай түгел икән... Ясминә. Син күңелең белән һич тә аңа пар түгел, Әкбәр... аның белән бергә каравылда торып, өй салып йөрүеңне аңламыйм... Әкбәр. Бары сине күрү өчен генә, Ясминә! Ерактан гына булса да, нурлы гәүдәңне күрү өчен, ягымлы тавышыңны ишетү өчен... Ясминә. Мин хәзер тормышымны үзгәртә алмыйм, Әкбәр. Син бит үзеңнән көчлерәк, Әкбәр. Хуш, исән бул, без башка болай очрашырга тиеш түгел... Кыр казлары кычкырган тавыш ишетелә. Әкбәр (югары карап). Кыр казлары... Ясминә... кара... Ясминә (күккә омтылып). Кая очалар алар? Китәргә иртә ич әле... Әкбәр. Ел саен китәләр, кайталар... Безнең булмаган туйны хәтерләтеп очалар. Ясминә. Алар китәләр дә мени? Әкбәр. Җәй салкын килде, китәләр... Ясминә. Хушыгыз, кыр казлары... Ерактан җыр тавышы ишетелә. Кыр казлары артыннан Биеклеккә тартылам. Хыялыма китәр идем Кыр казлары артыннан... Әкбәр. Ясминәм... Ясминә (һаман күккә карап)- Хуш, яшьлегем, хыялым! Хуш, Әкбәр җаным! Мәңге гафу ит! Кыр казлары артыннан китә. Әкбәр аныц артыннан карап кала. Ә к б ә р (эшкә тотына). Хыялыма китәр идем Кыр казлары артыннан... Их! Малик кайтып керә. Кәефе — әйбәт. Малик. Нихәл, Әкбәр дус? Әкбәр. Әйбәт. Малик. Эшләр барамы? Әкбәр. Бара. Малик (утыра). Кил әле, ял ит бераз! Сөйләшик күзне-күзгә терәп... Әкбәр (балтасын тотып аның янына килә). Килдем. Малик. Утыр әле! Әкбәр (утыра). Утырдым. Малик. Тыңла! Әкбәр. Тыңлыйм. Малик. Яшибез, малай, ә? Әкбәр (мәгънәле). Яшибез... Малик. Кеше ишетерлек итеп әйт. яшибез! Яшибез бит, малай, ә! Әкбәр. Кем? Безме? Малик. Без яшибез! Әкбәр. Синең белән мин? Малик. Кем булсын синең белән мин булмыйча? Без яшәмичә, Зөлхый яшәсенмени? Әллә бабасының баш сөяген эзләп килгән Ха- лик яшиме? Замана — безнеке! Без яшибез дөньяның артына тибеп... Әнә, узган-барган бөтен кеше күреп тора: (тактадагы язуны укып) Биредә Ватан сугышы ветераны Малик Бикташев (басым ясап) яши! Әкбәр, барып, коймасын төзәтергә тотына. Тукта, син нишләп ул якка чыктың әле? Әкбәр. Койма төзәтәм... Малик. Кемнекен? . Әкбәр. Зөлхия түти коймасын. М а л и к. Ә капка? Әкбәр. Нинди капка? Малик. Минем капка! Әкбәр. Ул минем капка түгел. Синеке! Малик. Син нәрсә, шаяртасың? Әкбәр. Шаяртмыйм. Малик. Каптыңмы? Әкбәр. Капмадым! Малик. Тәк. Ә капканы кем эшләр? Әкбәр. Мин өй салып бирдемме? Малик. Салдың. Рәхмәт! Әкбәр. Кулыңа балта тота аласыңмы? Көчең бармы? М а л и к. Ә? Әкбәр. Тот та эшлә! Малик. Син нәрсә? Әкбәр. Ә менә ялгыз карчык Зөлхый түтинең иске өен, җимерек коймасын кем төзәтергә тиеш? Аның улы Камил... Мали к Камилнең сугыштан кайтмавына мин гаеплеме? Әкбәр. Әйт: Зөлхый түтинең өен кем ремонтларга тиеш? Мали к. Авыл советы! Әкбәр. Авыл советы — ул син,-мин. Мөхәммәтәмин... (Тыныч булырга тырышып.) Иң беренче чиратта Зөлхый түтигә өйне сия салып бирергә тиеш! Мали к. Мин!? Әкбәр. Әйе. син! Малик. Мин — Малик Золхыйга өй салып бирергә тиеш. Ха ха ха! Өй салган өчен бәлки мин аңардан акча да сорамам? Синең кебек... Әкбәр. Әйе, бушлай! Малик. Бушлай булгач, син салырсың инде!.. Әкбәр (усал). Син аңа өй салып бирәсең! Син! Малик. Ярый, ярый, алайса: өй салырга кем ул миңа? Әкбәр. Зөлхый түти — синең күршең, тол карчык... Малик. Тол карчыклар — буа буарлык... Әкбәр. Аның улы Камил — сине үлемнән алып калган... Малик. Каян казынып таптың? Әкбәр. Археолог абыйларың мең ел җир астында яткан серне дә ачалар... Камил да сине җир астыннан казып чыгарган... Малик. Дөрес! Шуның аркасында мин сугышка барып җитәл- мәдем, исән калдым... И шуның белән үземне бәхетле саныйм. Үземне генә түгел, мин хатынны, улымны да бәхетле иттем... Сине дә юньле юлга кертергә йөрим. (Дустанә.) Әкбәр дус, хәзер генә эш сөйләшеп > кайттым. Күрше Урай авылында. Бәясеннән тормыйлар. Каравылдан ' чыгабыз да, балтаны тотып машинага гына утырып — вышт! Киттек, малай, иртәгә үк... Мә бишне! (Кул бирә.) Әкбәр (кулын алмый). Димәк ки, Зөлхый түти өен ремонтламыйсың? Малик. Мин — җүләр түгел... Димәк ки, син минем капканы эшләп бетермисең? Әкбәр. Юк! Малик. Эшлисең! Әкбәр. Син — хан, мин борынгы зират каравылчысы түгел! Малик. Эшләмисеңме? Әкбәр. Юк! Мали к. Иртәгә минем белән Урайга бармыйсыңмы? Ә к б ә.р. Юк! Малик- Иртәгә каравылга чыгасыңмы? Әкбәр. Юк! Мин хәзер үк председательгә барам. Күптән төзүчеләр бригадасына барырга уйлап йөрим. Иң беренче эшем итеп — Зөлхый түтинең өен ремонтлауны сорыйм! Малик. Башка сүзең юкмы? Әкбәр. Безнең ара өзелгән! (Балтасын куя). Малик. Сыз моннан, йолкыш, эзең дә калмасын! Әкбәр. Юк, Малик, ялгышасың, төзүче егетнең йөрәк җылысы, мәхәббәте (өйгә күрсәтеп) ядкарь булып калыр, ә явыз ханның эзе дә калмас! (Чыга.) Малик (артыннан кычкырып). Синнән башка да яшәрмен! (Кулына балта алып, эшләргә тотына. Көянтә күтәреп, судан Ясминә кайта. Малик, балтасын куеп, Ясминәгә аптырап карап тора.) Ай-яй- яй-яй... Нинди бәйрәм хөрмәтенә киендең шулай? Ясминә. Туганыңның кайтуы бәйрәм түгелмени? Малик. Андый туган белән каберең якын булмасын — казып чыгарып адәм рисвае итәр... Ясминә. Килешмәгәнне кыланма инде... атасы, болай да халык әллә ниләр сөйли, баш сөяге өчен талашып, канга батып беткәннәр, имеш... Мали к. һаман шул бер Малик башын чәйниләрме? Мин талашмыйм, Халик! Чистый әфтәритне төшереп бетерде. (Сарказм белән.) Абый! (Ясминәнең киемнәренә карап.) Үз коебызның суы сиңа ярамаганмы? Чишмәгә нигә дип бардың инде? Гомергә киенмәгән киемнәреңне киеп, бизәнеп-ясанып... Үзеңне күрсәтергәме? Ясминә (чиләкләрен куеп). Шулай дисәм, ни әйтерсең? Малик. Үзеңне күрсәтергәме? Ясминә. Әйе! Малик. Кемгә? Ясминә. Кешеләргә! Малик. Кешеләргә... Төкер һәммәсенә! Кирәк чакта килеп миңа беркем дә ярдәм кулын сузмады! һәркем үзе өчен яши! Әнә, фронтка барган һәркемнең күкрәгенә медаль чәпәп чыктылар. Миңа — юк! ♦ (Язулы тактага күрсәтеп). Шушы тарта кисәге өчен сугышып йөрдем, _ димәк ки? Үзләренең дә потлары бер тиен! Ясминә- Нигә дип син миңа бу зиннәтле киемнәрне, алкаларны = алдың? Мактану өченме? £ Малик. Мактанырлык та! Кем үзенең хатынына шундый бү- £ ләкләр ала! _ Ясминә. Үземнең дөньяда барлыкны белдереп, иремнең бүләк- f ләрен киеп, авыл буйлап уздым... Күрсеннәр, яйәсе... Күрделәр, бар- ч мак төртеп күрсәтеп, көлеп калдылар... Карагыз, хан хатыны суга < бара!.. Малик. Көнләшүдән шартласыннар! Ясминә. Малик, син, чынлап та, минем тормыштан көнләшәләр * дип уйлыйсыңмы әллә? ♦ Малик. Ә? Нәрсә? Син канәгать түгелме шушы тормыштан? m Алган чакта сүз бирдем! Ефәккә төрәм, дидем. Төрдемме ефәккә? “ Ясминә. Төрдең. Малик. «Миңа кияүгә чыксаң, алтын-көмешкә күмәм!»—дип 2 ант иттем. Күмдемме алтын-көмешкә? о. Ясминә. Күмдең. Ефәк кәфенгә урап, алтын-көмешләрем белән < тере килеш күмдең... е; Малик (көтмәгән иде, аптырап). Ясминә, туктале, син ни сөй- s лисең?.. Ни җитми? Бөтен нәрсәң җиткән, тулы, бу өйне мин сиңа атап салдым... Ясминә. Салдырдың... Малик. Валлаһи, Малик сарае дип әйтерлек! Син дә шуңа канәгать булмасаң... Ясминә. Малик, нигә дип син мине алдың? Малик. Авылда беренче кыз булганың өчен, Ясминә! Ясминә. Соң булса да, аңладым, син мине машина алдым, төсле телевизор алдым, кер юу машинасы алдым, тузан суырткыч алдым, дип мактанган шикеллеЯсминәне алдым дип, күкрәк сугар өчен алдың... Янәсе, мондый әйбер авылда миндә генә! Малик. Туеп сикеренәсең? Рәхәткә чыдамыйсың? Ясминә. Әйе, мин әйбер... Синеңчә, затлы әйбер... Халик абый әйтә: элек ханнарны затлы әйберләре белән бергә күмгәннәр, ди... Малик, син оныттың, кайчандыр минем тыпырчынып торган кайнар җаным бар иде!.. Малик. Мол-чать! . Ясминә. Син мине суыткыч шикелле бер әйбергә әйләндердең... Малик. Тузса — суыткычны алыштырып була... Я с м и н ә. Ә менә сине алыштырып та булмый! Малик. Башка сүзең юкмы? Ясминә. Юк! Малик. Кер өеңә! Югал! Тынлык. Ясминенең авыр икеләнү кичергәне күренә. Еракта кыр казлары кычкырган таныш һәм таныш җыр ишетелә. Кыр казлары артыннан Биеклеккә тартылам. Хыялыма китәр идем Кыр казлары артыннан... Ясминә. Китәләр... Китәләр! (Тагын Маликка карый. Аннан, язмышына буйсынып, акрын гына өй эченә кереп китә). Малик (капка янына утыра). Кыр казлары артыннан... Болын кебек өй... Кабер салкынлыгы... Ах! (Йөрәген тота. Торып, ярсу белән балтасын баганага кадый.) Бетте! Иң якын дус дип йөргән Әкбәр ташлады... Таянычым дип йөргән хатынга ышаныч бетте! Әле дә ярый улым бар!.. Улым бар!.. (Капка эшләргә тотына.) Малик әле озак яшәргә җыена! Малик капкасыннан бәхет керүен керер, әмма чыкмас! Теләсә дә чыгармас Малик. (Үзе дә сизмәстән.) Кара дуга, пар кыңгырау Безнең атларда гына... Тьфү! X а л и к (керә, Әкбәр дип белеп). Әкбәр... (Малик борылып Халик- ка карый, әмма эндәшми ) Ә мин Әкбәр дип торам... Син икән, Малик! Кайттыңмыни? Хәлләрең ничек? (Капка янына утыра.) Сөйләшик әле бер туганнарча... утырып... Малик (утырмый, Халикка текәлеп). Халик, нигә син кайттың? X а л и к. Сине, туганнарны сагынып... Малик. Әйт, нигә син мине казып чыгардың? Халик. Син борынгы кеше түгел, Малик... Шулай да син үзеңне- үзең күмә барасың, туганкай... Малик. Син зират казырга кайттыңмы? Халик. Мин сине коткарырга телим... Малик. Син кайтканчы тып-тыныч яшәдем. Кайттың — бер көн, бер төн, тавыш-гауга, җәнҗал! Минем тормышны нигезеннән җимерергә кайткансың икән, туган абый! Халик. Бер көн эчендә нигезне җимерү мөмкин түгел. Димәк, тормышыңның нигезе дөрес салынмаган... Малик. Минем нигезем менә монда — монда мин яшим! Халик. Бабаларыбыз, аталарыбыз безгә җир-туфрак кына калдырмый, шуның өстенә алар безгә кул белән тотып булмый торган ядкарь — бабаларының йөрәгенә күчеп кала торган иң изге орлык — мәхәббәт, матурлык рухы калдырганнар. Җаныңда әнә шул орлык корып бармыймы икән? Уйлаганың юкмы? Малик. Мин тел белән тегермән тартып яшәмәдем, мин хәләл көчем белән, шушы саф кулларым белән мал табып яшәдем. Бүген мине дустым дип йөргән Әкбәр ташлап китте! Дүрт ягы кыйбла! Аны син котырткансың... Зөлхый улы Камилнең мине казып чыгаруын син генә беләсең! Ни пычагыма кирәк булды шуны казып чыгарырга! Халик. Дөньяда без оныткан, әмма онытырга тиеш булмаган нәрсәләр бар, Малик энем... Онытмыйк, без җирдә Камилләр өчен дә яшибез... Әгәр дә кешеләр үзләренең көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен генә яшәсәләр, кешелек һаман тау куышында яшәүче борынгы кеше дәрәҗәсендә калыр идеМалик. Миңа үз куышымда җылы, рәхәт иде... Хәзер анда кабер җиле исә... Синең аягың авыр булды... Яхшылык белән әйтәм- җүиле чакта сыз моннан!.. Халик. Син моны... миңа, абыеңа әйтәсеңме? Малик- Юк, абыема әйтмим... Халик. Мин сиңа кем? Туганмы? Әллә... Малик. Туган булганчы, тумаган булсаңчы... Юк минем абыем, юк!.. X а л и к. Ярый, хуш. Син абыеңны туган итеп санамыйсың... Шулай да булсын, ди... (Авыр сулап). Абый буларак, мин синнән китәм... Ә археология отряды җитәкчесе Халик Бикташев буларак, мин сездән китмим, Малик Бикташев? Рәхим итегез, менә минем рәсми кәгазьләрем... (Документлар чыгара.) Минем сезгә ике үтенечем... Юк... Таләбем бар... иптәш Бикташев..- Беренчесе — фәнни әһәмияте барлыкны искә алып, без тиздән баш сөяге һәм көмеш битлек табылган урынны казырга тиеш булабыз? Сез каршы килмисезме, иптәш Бикташев? Малик (балтасын күтәреп). Болай да җитәрлек казындың! Шу- ф шы баскан урынымнан бер карыш та артка чигенмим, аңлашылдымы? Милиция алып килсәң дә кузгалмыйм! (Исе китмәгән кыя- = фәттә багана эшләргә тотына.) X а л и к. Отрядның икенче таләбе: фәнгә кирәк булуын искә з алып, җир казыганда табылган көмеш битлекне Сез безгә бирергә £ тиешсез! Малик. Көмеш битлек? Бик кирәкмени? Мин сораган сумманы з алып килдегезме соң, академик иптәш? X а л и к (акча чыгарып). Рәхим итегез... < Малик (эшеннән туктап). Әһә... Болай булганда уйлап карый- * быз. Хәзер алып чыгам мин аны... (Кереп китә дә көмеш битлекне * алып чыга.) Шулмы? X а л и к (омтылып). Әйе. Шул! Бирегез! ф Малик. Тәки акча таптың ә?.. (Елга ярына якынлаша.) Ә миңа а синең борынгы таныш-белешләреңнән сорап җыйган тәңкәләреңнең м сукыр бер тиенгә кирәге юк! Бу — минем мөлкәт! Теләсә нишләтәм! “ Телим икән — биткә киям! (Кия.) Я, таптыңмы эзләгәнеңне? Таптың- g мы? Битлек кигән шушы адәмне казып чыгардыңмы? Ә минем ул адәм белән очрашасым килми, беләсеңме шуны? Миңа борынгы ба- < баң да, үзең дә кирәк түгел! Минем алтын-көмеш, мал калдырырлык ® туганым юк! Менә, мә сиңа көмеш битлек! Әйләндереп тора да, текә ярдан елгага ыргыта. X а л и к (битлек артыннан ташланып). Тукта! Акылыңа кил! Их!.. (Маликның өстенә бара.) Нишләдең син, ә?.. Нәрсәне югалтканыңны беләсеңме? (Өстенә килә.) Мин сине... моның өчен... Малик (балта тотып). Якын киләсе булма... Ядкарь йегереп керә. Ядкарь (кычкырып). Халик абый... Малик абый!.. Дәрннә чыга. Д ә р и н ә. Ни бар? Халнк та. Малик та җавап бирми. Ядкарь. Халик абый... Дәринә... анда фаҗига... Халик. Ни булды?! Малик капка ялында утыра. Ядкарь. Урайдан кайтканда Зөлхия әбинең йөрәгенә кинәт приступ... Дәринә. Зөлхия әби?.. Ул... исәнме?! X а л и к. Кайда ул? Киттек? Ядкарь. Юлда очраган машинага салып, больницага алып бардык. Ләкин врачлар коткара алмадылар... Дәринә. Зөлхия әби!... (Битен куллары белән каплый). Ядкарь. Аны үлемнән коткарырга мөмкин иде. Зөлхия әбинең ңәле авырайгач, узып баручы машинаны туктаттык. Ул — Рим булып чыкты. Мин аннан Зөлхия әбине Урандагы больницага илтүне үтендем. Әмма ул. «ашыгам, юл уңае түгел!» диде дә район үзәгенә китеп барды. Икенче машина килеп җиткәнче, ярты сәгатьләп вакыт узды. Зөлхия әбинең хәле тагын да начарланды... Тышта машина тавышы ишетелә. Р и м (йөгереп керә, кулында бокс перчаткалары). Кайда теге Тутанхамон! (Ядкарьны күреп, аның алдына перчаткалар ыргыта). Мә! Киттек! (Дэринэгэ.) Секундант! Шүрләдегез!? Тынлык, беркем дәшми. Д ә р и н ә (Рим каршысына барып). Син — үтерүче! Р и м. Ә? Нәрсә? Үтерүче? Д ә р и н ә. Мин сине егет дип, кеше дип йөргәнмен... Рим. Аңламыйм... Д ә р и н ә. Син Зөлхия әбинең үлүенә гаепле, син! Р и м (тыныч). Зөлхый үлдемени? Шулай да булсын, ди... Монда минем ни катнашым?.. Ядкарь. Син аны йөрәгенә приступ булган хәлдә ташлап киттең. Аны коткару мөмкинлеге бар иде Р и м. Карт кеше белән ни булмас... Минме? Минме гаепле? Мине нишләтерләр? Д ә р и н ә. Таш бәгырьле генә түгел, куркак та икәнсең... Их, дөнья бәясе кеше иде Зөлхия әби!.. Рим (Маликка). Кара, болар мине гаепләп маташалар! Малик. Карчык болай да бер аягы белән кабергә баскан ие... Бүген ычкынмаса, иртәгә дигәндәй... Курыкма! Мә, тот балтаңны! Рим. Балта? Нигә ул миңа? Малик. Капка ясарга! Р и м. Капкаңның миңа нигә кирәге бар? Малик. Капканы ачып керүгә — атаң малы! Рим. Нигә миңа мал? Миңа машина булса — җиткән! Малик. Мин сиңа кем, башсыз малай?! Р и м. Үзең беләсеңдер! Малик. Кем мин? Тот, мин сиңа әйтәм, балтаны? Рим. Үзең тот! Малик (акрын гына)- Улым, тот балтаны... Әтиең әйтә бит... Бөтен өмет синдә! Әкбәр ташлады. Дүрт ягы — кыйбла! Минем уң кулым — син бар! Иртәгә үк Әкбәр урынына каравылга син барасың! Рим. Бармыйм! Малик. Берәүгә әйбәт бәягә йорт салырга сөйләштем. Әкбәр урынына — син!.. Рим. Бармыйм! Малик. Син дә миңа каршы баш күтәрәсеңме, башсыз малай! Кем монда хуҗа? Атамы? Рим. Хуҗа монда — мин! Син инде бер аягың белән кабергә баскансың... Малик. Ә?.. Син әле шулаймы? Колагыңнан тартып аякка бастыргач. ата кирәк түгел?! Рим. Күп телеңә салынма! Вакыт юк! Мин китәм! Малик. Китәсең? Кая? Рим. Машина — минеке! Акча сугарга! Малик (йомшап). Улым... Тукта... сөйләшик... Инде син дә карт атаңны ташлыйсыңмы? Җаның бармы синең? Син уйнапмы, уйлапмы? Рим. Прощай, кенәз!.. Малик Кит! Югал! Машинаны калдыр!.. Рим. Мал бүлгәндә, машина барыбер миңа эләгәчәк... Сиңа нигә машина? Син анда җәяүләп тә бараласың! Малик. Кит!.. Рим (Даринага). Алып китәм! Барасыңмы? (Дарина дашми, аңа нафрэт белан карап тора. Ядкарьга, Халикка) Ә сезнең белән, академиклар, тормыш юлларында очрашырбыз! (Ядкарь алдыннан перчаткаларны ала.) Дуэль — үз көчендә! Чао! (Чыга). Ф Малик. Атасыз яши алсаң да, малсыз яши алмассың... Кайтырсың? (Халикка) Син, ата нигезенә килеп, бөтенесен айкадың, ниятеңә = ирештең... X а л и к. Ни калдырдың син киләчәккә, кемне калдырдың?!. = Малик. Мин беркемгә дә, бернәрсә дә калдырмыйм! Миннән £ васыять көтмәгез! Бер кадак та!.. Ә хәзер... китегез... Барыгыз да ки- < тегез.. (Картайган, халсезлангэн кыяфәттә акрын гына өй эчена кереп з бара.) Ядкарь. Халик абый... без... китәбез? X а л и к. Әйе, Ядкарь, базада безне төп эшебез көтә... Машинаны * төзәткәч, син дә кайтырсың... а. Ядкарь. Ә көмеш битлек? Халик. Көмеш битлек тагын эзсез югалды. . Ядкарь. Ничек? Югалды? ' Халик. Ул аны елгага ташлады! Ядкарь. Елгага ташлады?! Халик- Моннан да яманрак вариантның булуы мөмкин иде. g Борчылма, Ядкарь, без көмеш битлекне табарбыз! Базага кайткач, мин мондагы табылдыклар турында җитәкчебез белән киңәшермен. * Ышанам, без монда тагын килербез! Килербез! st Ядкарь. Килми мөмкин түгел! 4 Халик. Сез Ак бабайдан легенданы язып алдыгызмы? Ядкарь. Өлгерә алмадык. Ул дөньядан китеп барган. Әмма мин өмет өзмим! Легенда шушы төбәктә яшәргә тиеш! Халик. Әйе, инде очраштык дигәндә, борынгы кешенең эзләре тагын югалды... Ядкарь. Аның каравы, бүгенге заман неандерталецын1 казып таптык! Отчетка кертәбезме, Халик абый? Халик. Бу табылдыкны бернинди отчетка да кертеп булмый. Ядкарь! Ул минем вөҗданымда кала. Үз гомеремдә мин җир астында калган йөзләгән авылларны, калаларны таптым, ташларга язылган, беркем укый алмаган хәрефләрнең серләрен ачтым, җиргә күмелгән тәңкәләрнең даталарын ачыкладым! Җир астында ниләр генә тапмадым! Борынгы заманда кемнәр яшәгән, ничек яшәгән? — мин гомерем буе шул сорауга җавап бирү белән мәшгуль булдым. Ә менә борын төбендәге туганым җир өстендә ничек яшәгән — шуны белмәгәнмен... Бу үз гомеремдә ачылган табылдыкларның иң көтелмәгәне, иң авыры... Хәзергә хуш, Ядкарь... Зөлхия апаны хөрмәтләп, соңгы юлга озат... Минем исемнән дә... (Кыр казлары каңгылдашкан тавыш.) Хуш, Ядкарь! Кыр казлары артыннан китә. Ядкарь- Хушыгыз, остаз! Баскычта Малик күренә. Ядкарь Маликка аркасы белән тора. Малик (Ядкарьга карамыйча). Кем бар анда? Син кем? Ядкарь. Мин — узып баручы кеше! Малик. Каян киләсең? Неандерталец — хәзерге кешенең беренче бабасы. Ядкарь. Борынгы заманнан! Малик. Кая юл тоттың? Ядкарь. Киләчәккә! Малик. Нигә монда тукталдың? Ядкарь. Киләчәккә барганда бер уйланып алу өчен туктадым. Малик. Сиңа кем кирәк? Ядкарь (язулы тактага карап). Малик Бикташев дигән кеше биредә (басым ясап) яшиме? Яшиме? Малик. Юк, ул монда яшәми! Яшәми! Ядкарь. Малик Бикташев дигән кеше монда яшәдеме? Малик («Биредә Ватан сугышы ветераны Малик Бикташев яши» дигән язуны ала). Чыннан да, яшәдеме?.. Яшәдеме?!- Караңгыланып калган өй эченә кереп югала. Еракта — Кама өстендә — салават күпере нурлана. Д ә р и н ә (Ядкарь каршына йөгереп килә. Туктап, кайгылы-сөе- нечле күз яшьләре белән). Ядкарь!.. Ядкарь. Дәринә!.. Д ә р и н ә. Сез китмәдегезмени?! Ядкарь (Дәринә каршысына бара-бара). Мин моннан ничек китим ди, Дәринә? Югалтуларым да, табышларым да монда! Мин монда тормышымдагы иң гүзәл табышны — сине таптым! Узганым да, киләчәгем дә шушында — борынгы бабаларыбыз нигезендә! Матурлык өчен, киләчәк өчен дуэль дә шушында булачак! Биредә кайчандыр яшәп җирдә матурлык калдырып киткән Бакыйлар, Камилләр һәм монда бүген яшәүче, көрәшүче Халик абыйлар рухы яшәр! Мин моннан ничек китим ди, Дәринә?!