Логотип Казан Утлары
Очерк

КҮПЕР

Кама буе —туган як, Гөлләр үсә торган як' Гүзәллеге күңелләрдән Җырга күчә торган як йтәсе дә юк, нинди гүзәл, ниндиен мәһабәт елга ул безнең Кама! Аның ярында басып торганда күңелдә туган канатлануны, омтылуны, шатлыкны тел белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Шуңа да халык аның матурлыгын, мәһабәтлелеген, бөеклеген җырларда җырлаган, дастан итеп сөйләгән. Зурлыгынмы? Әйе, Кама Иделнең иң зур кушылдыгы, аның озынлыгы ике мең километрга якын, югары агымында ук елганың киңлеге уры- ны-урыны белән дүрт йөз метрга җитә. Ә инде Агыйдел килеп кушылгач, аның ярлары бер-бе Алкынлыгыымы? Ихтимал. Удмуртиянең төньягында кечкенә генә Карпушата дигән авыл кырыенда мәгърур утырган карт каен төбеннән күз яшедәй саф сулы чишмә бәреп тора. Ул, юлында очраган чишмә-инешләрнең суын үзенә куша-куша, төньякка таба ага, исемен телгә алырлык елгага әверелә. Аннан: «Барлык зур елгалар Боз океанына коя ич», дигәндәй, кисәк кенә уңга борылып, зур гына кармак ясый да, кара урманнар эченнән. Урал тауларыннан агып чыккан бихисап вак елгаларның суын җыя-җыя, Пермь өлкәсе буйлап кабат Удмуртиягә ашкына, Татарстан җиренә килеп керүгә, икенче бер гүзәл — Агыйдел белән кавыша һәм республикабызны урталай ярып диярлек Иделгә омтыла. Татарстан буйлап ул өч йөз сиксән чакрым юл үтә. Кама төньяктан — кара урманнар, Урал чытырманлыклары ягыннан килә, бөтен буена диярлек шул яшел хәзинәдән аерылмый, шуңа суы мул, агымы саллы. Хисапсыз чишмә- инешләрне, вак елгаларны әйтеп тормастан, аңа Вишера, Ык. Иж. ОЧЕРКЛАР реннән ике чакрымга кадәр ераклаша, тирәнлеге инде унбиш-егерме метр тәшкил итә. Каманың бассейны ярты миллион квадрат кило метрдан артыграк. Буй кебек эрерәкләре дә коя, ә Вятка белән Агыйдел үзләре генә дэ елына 56 миллиард кубметр су китерәләр. Кама үзе исә Иделгә елына 130 миллиард кубметр, ягъни Иделнең үзеннән күбрәк су алып килә. Кайсы төп елга, кайсы кушылдык икәнен бар аерып кара син аларның. Юмартлыгынмы? Бик мөмкин. Кама буе — илебезнең бик мөһим хуҗалык районнарыннан берсе. Мондагы хәзинәне кыскача гына санап чыгу да күп нәрсә турында сөйли: калий һәм аш тозы, ташкүмер, алмаз, төрлетөрле металл рудалары, нефть, электр энергиясе һәм менә инде куәтле йөк машиналары... Кама буеның дугалы атларны күмешле иген басуларын, Минзәлә, Актаныш күмәчен кемнәр белми! Урман һәм агач материаллары, кәгазь тагы! Кама бассейнында урманнар унбиш миллион гектарны биләп тора. Төньякта ул чыршы һәм ак чыршыдан торган тайга, комлырак урыннарда Себер агачлары — эрбет чикләвеге һәм карагай катыш наратлар. Елга көньякка авышкан саен, аның ярларында ылыслылар янында тар һәм киң яфраклы агачлардан торган урманнар башлана. Каманың түбәнге агымында исә инде юкә, имән, өрәңге, каен, усак, элмә, карама гына үсә. Шулай да Алабуга тирәсендә чыршы һәм ак чыршыдан торган урманнар очрый әле. Урман чытырманлыклары арасындагы дистәләрчә леспромхозлардан Кама ярына туктаусыз агач килеп тора. Алар биредә уннарча мең кубметрлардан торган салларга бәйләнә. Җәен инде сал кәрваннары берөзлексез түбәнгә — көньякның урмансыз районнарына ага, кайберләре — тазараклары — Каспий диңгезенең хәтәр дулкыннарын кичеп чыга, Кавказ тауларына барып җитә. Кама буеның яшел хәзинәсе Красновишерск һәм Соликамск комбинатларында эшкәртелеп, кәгазь рәвешендә бөтен илебезгә тарала. Матди байлыклардан тыш Кама хезмәт ияләренә сәламәтлек тә өләшә. Аның ярларында — күп кенә санаторийлар һәм ял йортлары. Ижевск минераль чишмәсе курорты исә ашказаны авыруларын дәвалау буенча тирә-якта дан тота. Әллә соң тарихымы? Булыр да. Кама буеның искиткеч байлыклары, җәнлек тиреләре сәүдәгәрләрнең күзен бик борынгыдан яндырган. Новгород һәм Мәскәү купецлары төрле-төрле юллар белән елганың югарыгы агымына барып чыккан, Урал һәм төньяк халыклары белән сәүдә иткән. Унбишенче гасыр башында монда бертуган Калинниковлар тоз чыгару эшен башлап җибәргән. Казан ханлыгы җиңелгәч исә, Кама чын-чынлап Урал капкасына әверелгән. Эшкуар Строгановлар биредә күп күләмдә тоз чыгаруны җайга салганнар, күпләп балык тотуны оештырганнар. Бу яктагы борынгы шәһәрләрнең исемнәре дә тозга бәйле: Усолье, Сольвычегодск, Соликамск... Кама буйлап Уралга ачкүз Демидов тозагына төшкән тоткыннар узган. Таш билбауда бер-бер артлы заводлар барлыкка килгән, ә түбәнгә — Россия үзәгенә тимер-чуен әйберләр, туплар, башка кораллар аккан. Халык күңелендә — болгар бабаларыбызның нигезләре, ил азатлыгын даулап йөргән азаматларның якты истәлеге саклана. Кама буенда Россиянең данлы кызлары: кавалерист-кыз, фельдмаршал Кутузов ординарецы Надежда Дурова, шагыйрә Марина Цветаева мәңгелек йокыда. Бу якларда Пугач полковнигы Бәхтияр баһадир, илебез фәненең даны һәм горурлыгы Дмитрий Менделеев, В. И. Ленинның дусты һәм көрәштәше Надежда Крупская, герой-шагыйрь Муса Җәлил, рәссамнар Шишкин һәм Максимов, башка бик күпләрнең эзләре, якты истәлекләре. Елга ярында егерменче гасырның иң зур төзелеше — Кама автомобиль заводы. Матурлыгын, мәһабәтлегендер? Мөгаен, шулай. Кама буйлап теплоходта узганыгыз, «Тарловка» санаторие янындагы текә ярга ба- сып, бу бөек елгага, иксез-чиксез су өстенә, зәңгәр рәшә булып еракеракларга сузылган урманнарга карап торганыгыз, елга буеның бормалы юлларыннан җәяүләп узганыгыз, Минзәлә ягындагы болыннарда печән чапканыгыз, тугай күлләре буенда ауда йөргәнегез, шул болыннардагы яшел ястыкка ятып аунаганыгыз бармы сезнең? Шул рәхәтлекләрнең берсен генә татысагыз да, Кама буе ф мәңге күңелегездән китмәс. Инде бәрәкәтле бу якларда булганыгыз юк икән, гафил калмагыз, киләсе җәйдә үк ял алыгыз да, куаныч- = тай ак теплоходта, яисә йөгерек ♦Метеор»да узыгыз елга өстеннән, j Гомер кармак тотканыгыз булмаса да, ау кирәк-яраклары алып, елга буена чыгыгыз, балык бер генә тапкыр чиертмәсә дә, көн буе * ярда утырыгыз, йокысыз төн уздырыгыз, Кама таңын каршылагыз. ® Күптән онытылып беткән чыбык очы кардәшегезне хәтергә төшере- ~ гез дә Минзәлә ягына барып чыгыгыз. Ярдәмгә килдем дигән булып, = болында билдән үскән печәнне теземгә салып карагыз. Аннан ярның * иң текә җиренә басып, Кама киңлекләрен күзәтегез. Менә шунда а. гына бу якның үзенә бер хуш исле һавасын татырсыз, башы бо- к лытларга тигән ак чыршы ябалдашлары астында назланырсыз. = Мондагы урман чытырманлыклары арасына әллә нинди серләр, £ әкиятләр яшеренгән төсле. Менә хәзер Тукайның Шүрәлесе килеп чыгар, Шишкинның аюлары күренер сыман. Бу яктагы тугай-әрә- мәлекләр тагы! Ул андагы карлыганнарның каралыгы, шомыртларның тәмлелеге, җиләкләрнең үлән арасында тәгәрәшеп ятуы, ул миләш-баланнарның әллә каян ымсындырып торуы, ул печән чүмәләләренең хуш исе! Юк, Кама буеның матурлыгын язып кына аңлату мөмкин түгел, аны үз күзләрең белән күрергә, үз күңелең белән тоярга кирәк. Әлбәттә, әнә шуларның барын да үз итә, ярата халык. Миңа калса, мондагы һәр нәрсә, һәр истәлек Кама буеның комына кадәр кадерле. Шулай да бу якларның тыйгысызлыгы, биредәге хезмәт ыгы- зыгысы тарта төшә минем күңелне. Кама буенда — Чистайда дөньяда иң төгәл сәгатьләр эшләнә, Менделеевен заводында илледән артык төрдә химия продукциясе җитештерелә, Алабуга һәм Бондюг якларында «кара алтын» чыгарыла. Карт Чаллының боегып калган агач йортлары кырыенда ук тугыз-унике катлы өр-яңа ак кала күтәрелде, шәһәр янәшәсендә үк калкып торган гигант заводның җыю цехыннан «КамАЗ» маркалы машиналар чыгып чаба. Чаллы күршесендә генә яшьлек каласы Түбән Кама. Анда синтетик каучук, автомобиль шиннары эшләнә. Бераз арырак Европада иң зурлардан саналган Зәй ГРЭСы. Аның плотинасы кырыеннан ук нефть скважиналары башланып китә, асфальт өслекле олы юл республикабызның нефть районнарына илтә. Кама буеннан башланып, Оренбург өлкәсе чигенә барып тоташкан шушы гаять зур промышленность комплексы көнен дә, төнен дә шаулый, гөрли, чыңлый. Шулай, тынгысыз як бу, игелекле як, бәрәкәтле як! Тукта, чамадан тыш хыялланып кителде бугай. Шулай инде, Кама ярында кеше елганың гүзәллеген-илаһилыгын гына, нгелзкле- леген бөеклеген генә күрә. Ә бит уйлап баксаң, шушы ук Кама — олы бер су киртәсе — күпме кыенлык мәшәкатьләр дә ясап килде. Бүген менә, Кама буен зәгъфран, гәрәбә, әфлисун төсләренә бизәп. илебезгә муллык алып бай көз килгәндә, шушы кыенлык-мәшә- катьләр бары бергә кинәт кенә юкка чыкты — гасырлар буе берәүгә дә баш бирми җөгәнсезләнеп аккан мәгърур елга сабырланып калды: Прометейлар ихтыярына, Алыплар көченә, Сократлар зирәклегенә ия совет кешесе. Туган ил, партия. Ленин акылы, бүгенге заман фәне-техникасы белән коралланган совет кешесе тезгенләде аны. Әнә ул «тезген» — Кама өстеннән утыз метрлар калкып торган бетон умырткалы дамба — биредән, минем аяк очыннан ук башланып, алкын елганың гомерлек юлына аркылы яткан. Дамба да, аның бер өлеше булып сузылган ГЭС бинасы да, гигант гидроузел- ның башка корылмалары да инде әзер диярлек. Тик урта бер җирдәге йөз илле метрлар чамасы киңлектәге «китек» кенә томаланмаган. Шуңа да Каманың ярсу суы иректә әле, ул йөзләрчә чакрымнарга сузылган су саклагычка җәелмәгән. Алай да елга кысрыклауларын, үзенә авызлык кидерергә маташуларын сизә, шуны өнәмичә, дәһшәтле улап, китектән түбәнгә ташлана. Гидротөзүчеләр исә аның ярсуын, үзен җөгәнләтмәскә тырышуын гүя сизмиләр, аны соңгы штурмга әзерлиләр. Бер канаты аръяктагы зәңгәрләнеп торган урманга кереп югалгандай тоелган дамба буйлап алга атлаганда күзем баганадагы күркәм плакатка, эре хәрефләр белән язылган сүзләргә төшә: «Каманы буарга ике көн калды!» Күр инде, илкүләм олы эш хакында гап-гади дүрт-биш сүз белән язып куйганңар. Ә бит йөзләрчә инженерларның, техникларның, экономистларның, галимнәрнең җентекле хезмәтләрен, кыю фикерләрен, уй-исәпләрен, күп меңнәрчә эшчеләрнең күкрәк көчләрен, миллионнарча ат көчен туплаган машина-механизмнар- ның куәтләрен таләп иткән эш бу. Фәнни-тикшеренү институтлары коллективларының, белгеч-галимнәрнең тырышлыгы белән барлыкка китерелгән дүрт-биш томлы проект турында фикер йөртмичә, менә биредә, елга өстендә башкарылган эшләрне генә күз алдына китерергә тырышып карыйк. Каманы буу ул — балчык бөяләр белән елганы бер тарафка кысрыклап, шул дамбалар белән уратып алынган мәйдандагы суны суыртып алу. ГЭС бинасы урнашачак шушы урынны казып, утырма балчыкны, комны башка җиргә күчерү; ныклы токымнарга — материк токымнарына тоташ бетоннан коелган нигез салу, аннан көнне төнгә ялгап, атналар-айлар буе корыч һәм бетон ташып, биеклеге—бораулау вышкасы, буе ярты чакрым чамасы станция бинасы салу; шул ук вакытта һәркайсы 78 мең киловатт егәрлекле уналты турбина, дистәләрчә арыкларны ачу-ябу җайланмалары, берьюлы берничәшәр йөз тонна йөк күтәрешле краннар һәм хәзерге заман гидроузелы өчен кирәкле бихисап башка механизм-приборлар монтажлау дигән сүз. Елганың юлын томалау өчен тагын, Кама төбеннән исәпләгәндә, утызкырык метр биеклектәге, як-ягы бетон белән түшәлгән өч чакрымлы плотина, ике рәт суднолар үтеп йөрешле шлюз, аванпорт, РСФСР Елга флоты министрлыгының ремонт-эксплуатация базасы һәм портка килү юлларын саклый торган дүрт-биш километрлы дамба корырга кирәк. Әнә шул эшләрне башкарганда казып алынган балчык, ташып өелгән ком-таш, салынган бетон һәм тимер-бетон миллионнарча кубметрлар белән исәпләнә монда. Менә шушы инде ул Каманы буу дигәнең! Әле болары да менә моннан — дамба өстеннән күренеп торганнары гына. Ә су саклагыч урынын хәзерләү кебек берничә елларга сузылган эшләр тагы. Анысы, ай-һай, мәшәкатьлесе, ай-һай, күп хезмәт сорый торганы. Алай гынамы, ыгы-зыгылысы, ызгыш-талаш- лысы. Шөкер, алары да инде артта калды: су басу зонасына кергән 2850 квадрат километрдагы мәйданда урман-әрәмәләр кисеп ташылды, чистартылды, 134 авыл һәм поселокны — барысы 13200 йортны, 139 колхозны, 21 совхозны һәм ике йөзгә якын башка объектларны, юл-күперләрне, электр-элемтә линияләрен, каберлекләрне күчерергә туры килде. Шушы эшләргә ГЭС төзүгә каралган чыгымнарның яртысы диярлек —368 миллион сум акча тотылды. Тагы берничә көннән олы бер диңгез хасил булачак монда! Аның халыкка хезмәт итәчәк. Әле егерменче елларда ук — Совет республикасына Антанта тырнагы сузылганда, Идел буенда коточкыч ачлык хөкем сөргәндә, больницалар тиф чиреннән җәфаланучылар белән тулып, крестьян өйләрен чыра яктырткан чорда, бөек Ленин җитәкчелегендә ГОЭЛРО планы эшләнә һәм чынбарлыкка әверелә башлый. Утызынчы елларда исә «Зур Идел» планы туа. Бу план, Иделдә, Камада һәм башка елгаларда суднолар йөртү эшен яхшыртудан тыш, энергетика, басуларны сугару хаҗәтен, искиткеч зур районны су белән тәэмин итү һәм башка күп мәсьәләләрне күздә тота. «Зур Идел» — ул олы-олы су саклагычлар да, Идел буендагы коры далаларны сугару да, Мәскәү һәм Казан кебек зур калаларны биш диңгез порты итү дә, Мәскәү исемендәге, Идел-Балтика. Идел-Дон каналлары да, Европаның иң зур елгасы саналган Иделдән океанга чыгу мөмкинлеге дә, ВАЗ һәм КамАЗ кебек гигантлар, яңа калалар да, балык үрчетү бассейннары, Үзәк Россиядә флора һәм фаунаны саклап калу заповедниклары да, ниһаять, дистәләрчә гидроэлектростанцияләр дә. Соңгыларын инде тиз генә санап чыгышлы да түгел. Идел-Кама каскадында гына күпме алар. Иваньково, Углич, Рыбинск, Горький, Куйбышев һәм Волгоград ГЭСлары. Менә инде Камада өченчесе сафка басты. Тагы Чабаксар ГЭСы, Астраханьнан астарак Иделдә иң көньяктагы гидроузел һәм Югары Кама ГЭСы төзелгәч, Идел һәм Кама тоташ күлләр тезмәсеннән торган искиткеч мул су хәзинәсенә әвереләчәк. Төньякка ага торган елгалардагы суның бер өлешен Каспий диңгезенә бору да шул ук «Зур Идел» планы бит ул. Әйтик, Печора елгасы суының бер өлешен Камага юллагач. Чаллы янындагы ГЭСның гына да куәте тагын кырык процентка артачак. ...Көзге салкынча иртә. Октябрь кояшы әле офыктан күтәрелергә өлгермәгән, ә Кама буе инде сабан туе мәйданына охшап калган. Бәйрәмчә киенгән халык, плотина турындагы ярга гына сыешмыйча, гидротөзүчеләр поселогының елгага якын урамнарын да тутырган. Бүген соңгы ыргым, ярсу Камага соңгы һөҗүм — плотинадагы йөз илле метрлы «китек» томаланып, алкын елганың гомерлек юлы ябыла! Моның өчен бар да әзер инде: яр буена меңнәрчә тонна таш, тимер-бетон ватыклары, махсус ясалган бетон пирамидалар ташып куелган. Вакытлыча ясалган бөя ерылып, котлован су белән тутырылган, ә әлеге «китек»нең ике яры йөзмә күпер бе киңлеге күз күреме җиргә җәелеп, озынлыгы Кама буйлап — 283. Агыйдел буйлап 205 километрга сузылачак. Яңа «диңгез»нең бөтен параметрлары да күптән зур төгәллек белән исәпләнгән инде: 13800 миллион кубметр су тупланып, өслеге генә дә 2651 квадрат километрга җитәчәк! һәм бетон боҗрага алынган шул көч-гайрәт лән тоташырылган. Менә штурм сәгате килеп җитә — шартлы сигнал бирелә. Шуны гына көтеп торган йөзләрчә үзбушаткычлар Кама өстенә ташлана. Менә алар күпергә килеп керәләр һәм акрын гына алга баралар. һәркайсы күрсәтелгән урында борылып, арты беләп күпер кырыена килә һәм: «Ву-ух!» Ярсу агымга таш кантарлары, пирамидалар оча. Машиналар тагы һәм тагы килеп тора, елгага меңнәрчә тонна йөк чума. Ул исә әкияттәге Гуҗ сыман бөтен нәрсәне йотып кына тора. Менә су өстендә бетон пирамиданың очлы почмагы күренә. Икенчесе, өченчесе... Көчле су шавын күмеп, куәтле «Ура!» яңгырый, һавага баш киемнәре оча... Мин, шатлыктан әсәрләнгән кешеләрне көч-хәл белән аралап, калкурак урынга күтәрелом һәм биноклемне халык диңгезенә таба борам, һай, кемнәр генә юк бүген Кама ярында! Шушы каланы, гигант автозаводны һәм искиткеч зур гидроузелны салган ир-егет- ләр, хатын-кызлар гына түгел, могтәбәр аксакаллар да, муеннарындагы ал галстуклары җилфердәп торган укучылар да бар монда. Чү, бинокль пыяласына таныш йөзләр килеп керде түгелме соң? Мин Түбән Кама ГЭСы директоры Марат Габбасович Йосыповны җыйнак, төз гәүдәсеннән танып алам. Әнә төзелешнең баш диспетчеры хаккае Роман Евграфович Коков, «Гидрострой» трестының участок начальнигы Абдулла Адельшин, бригадирлар Рәшит Фәтхетдинов, Анастасья Ильинична Давыдова, Мансур Шакирҗанов, Төймә Сө- ләймановлар, төзүчеләр Фәрит Вәлиев, Виктор Мардасов, Әнвәр Батыршин, Фәнисә Уразова, Зәлия Якупова, Нина Краснова... Шундый көндә ни уйлыйлар икән бу азаматлар? Теләсә кайчан, теләсә нинди шартларда сабыр, басынкы булып кала торган Абдулла ага Адельшин Орелдан Берлинга кадәр тупчы булып авыр фронт юлы узуы хакында уйланамы, әллә үз куллары белән күтәрешкән Новосибирск ГЭСын, Чита ГРЭСын, Обь һәм Енисей елгаларында салышкан башка гидроузелларны күз алдына китерәме? Әллә соң биредә, Түбән Кама ГЭСы төзелешендә үзе җитәкләгән һәр өч бригаданың социалистик ярышта гел алда баруларын хәтергә алып горурланамы? Барын да уйлый булыр сугыш һәм хезмәт ветераны, Кызыл Баймак, Кызыл Йолдыз, Икенче Дәрәҗә Ватан сугышы һәм «Октябрь революциясе» орденнарын юкка гына күкрәгенә такмагандыр бүген. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Мансур Шакирҗанов хатыны Фәния белән төзелешкә килгән көннәрен, шушында бер гаилә кешеләредәй дус булып киткән Мария Соловьева, Анна Дмитриева, Раиса Кириллова, Гөлҗиһан Ногманова, Алексей Гаус, Шәйхеразый Мөхәммәдиев, Закир Афзаловлар белән бергәләп меңнәрчә тонна бетон салган көннәрен башыннан кичерә булыр. Шундый зур төзелештә гел хатын-кызлардан торган бердәнбер бригада җитәкчесе Анастасья Давыдова бүген дә кызлары уртасында. Төзүчеләрнең йөзләрендә шатлык, елмаю, һәр вакыттагыча чыркылдыйлар, җорланалар булыр. Шулай, куанырга, горурланырга хаклы алар бүген. Төрле милләт вәкилләреннән төзелгән бу интернациональ бригада төзелештә үзенең дуслыгы, бердәмлеге белән дан тота. Бригадир үзе Украинадан, Нина Краснова белән Тамара Петрова — рус кызлары, Рима Миңнебаева, Сания Гайфетди- нова һәм Зәлия Якуповалар шушы төбәктән. Сәгыйдә Илигбаева әнә мари кызы, Оля Юлтимирова — чуваш, Фәнисә Уразова — башкорт... Бу чуарлык аларга җиң сызганып эшләргә дә, бергәләп туйлар, бәйрәм кичәләре уздырырга да комачауламый. Бригадир күкрәген «Халыклар дуслыгы» ордены бизи. Любомир Чкалов, Михаил Фролов, Владимир Ключник, Фәрит Вәлиев, Әнвәр Батыршин, Виктор Мардасовлар биредә беренче агрегатның статорын монтажлаган көннәрен һич онытмаслар. Алар Нарск, Братск, Красноярск, Павловск, Ингури ГЭСларының агрегатларын монтажлаган, Әрмәнстандагы атом электр станциясен төзешкән егетләр. Шулай да һәр төзелешнең үз үзенчәлеге. Монда да яңа, эксперименталь статорлар монтажларга туры килде аларга... Икенче көнне гидроузел тирәсе чагыштырмача тынып калган иде. Тик плотинага су җыелуы һәм ГЭС бинасында белгечләрнең, агрегатларны җибәрүгә әзерләнеп, мәш килеп йөрүләре генә биредә, Кама өстендә берничә елларга сузылган киеренке хезмәт турында сөйләп тора иде. Ә бөтен мәһабәтлеге белән калкып чыккан яңа ГЭС исә халкыбызның тагы бер гүзәл җиңүе булып күңелләрдә горурлык хисе уята. Татарстан җирендә тагы гигант — халык хуҗалыгына ел саен 1248 киловатт электр энергиясе биреп торачак гидроузел сафка баса. Ул завод цехларына, нефть промыселларына, авылларга арзанлы энергия бирүдән тыш, Камада елга тамагыннан алып. Соликамск шәһәренә кадәр тирән су юлы хасил итә, Агыйделдә суднолар йөрү өчен уңай шартлар тудыра, Татарстан шәһәрләрен һәм Кама аръягы промышленность комплексын су белән тәэмин итә, балык үрчетү өчен зур мөмкинлекләр ача. ГЭС һәм аның буасының болардан башка да игелекле яклары байтак. Шуларның берсе — су саклагычның хезмәт ияләренә ял итү урыны булуында. Куйбышев, Саратов һәм Волгоград «диңгезләре» янында җиде йөзләп ял итү урыннары булып, аларда берьюлы туксан мең хезмәт кешесенең сихәтләнүе мәгълүм. Нигә безгә дә форсаттан файдаланмаска? Түбән Кама «диңгезе» күп кенә шәһәр- авылларыбызның кырыена ук килеп җитәчәк бит. Елгадан йөз-йөз илле чакрымдагылар да килеп-китеп йөри алалар анда. Кил, су кер, балык каптыр, көймәдә йөз. Спортны, бигрәк тә су спортын киң җәелдерү өчен шартлар бер дигән булачак монда. Кояшта ялтырап яткан корыч рельслар һәм булачак автомобиль юлы буйлап плотина өстеннән атлыйм. Менә син, әй, Кама аша күпер дә бит әле бу гидроузел! Плотина КамАЗны, Татарстанның нефть районнарын Мәскәү—Свердловск тимер юлы белән бәйли. Шуны тәэмин итү өчен Әгерҗе — Круглое Поле тимер юлын салу төгәлләнеп килә. Казан — Чаллы автомобиль юлы сафка басты. Әйе. яңа ГЭС Кама аръягында яшәүчеләрне республикабыз үзәге Казан белән, рус җире белән, Европа белән бәйләүче күпер дә әле ул. Ниһаять, киләчәккә күпер ул Түбән Кама ГЭСы