Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ БӨРТЕК КҮЗ ЯШЕ

 Кышын йортта көнне Хәйдәр башлый, алгы якта чәчрәтмичә-шалтыратмыйча гына юына да, газ плитәсенә чәйнек һәм кичәдән калган атпны куйгач, эчке бүлмәгә кереп, Гөлбануның җилкәсенә кагыла. — Тор, сиңа озак йокларга ярамый, ялкауланырсың, — дип пышылдый ул хатынына. Кайсы көнне: — Миңа кирәкми андый хатын,— дип тә өсти. Гөлбануы торгач, Хәйдәр, майкасы өстеннән тунын киеп, кулына сулы чиләкләр күтәрә дә Алар бер-берсен иртәдән үк шулай куалый башлыйлар һәм кичен дә, күзләре йомылганчы, сүз дөнья-гаилә мәшәкатьләре турында бара, әле дә ярый, көндезләрен очрашмыйлар, югыйсә тагын эш турында гына сөйләшерләр иде. Хәер, бу өйрәтү-куалауларда күңелгә тия торган кытыршылыклар юк, бер-береңә эш кушу, көнлек хезмәтең белән кызыксыну инде кайчандыр әйтелгән мәхәббәт сүзләренең табигый дәвамы булып тоела аларга. Авыл тормышы шулай күнектерде Хәйдәр белән Гөлбануны — адәм рәтеннән төшеп каласың килмәсә, син инде, кем булуыңа карамыйча, ут уйнатырга тиешсең. Ә Хәйдәр белән Гөлбану дәрәҗәне тота беләләр. Гөлбану кияүгә чыкканнан бирле колхозда сыер сава, балалары яшь чагында да фермасын ташламады, ел да алдынгылар рәтендә, әлеге касәләр — аның беренче алган бүләге. Хәйдәр исә армиягә киткәнче үк комбайнга укыды, армиядә шофер иде. Кайткач, тагын комбайнда мал-туар карарга чыга. Аның әйләнеп керүенә, тәлинкәләргә аш бүленгән, алтынсу каймалы касәләргә чәй ясалган, Хәйдәрнең алдына бер стакан катык куелган була. — Бигрәк озак мыштырдыйсың инде, — дип каршылый аны Гөлбану. — Эшне аны кызу тотарга кирәк. Солдат җәһәтлеген кайда җуйдың соң син? эшләде. Язны чәчүче булып башлый да урак өстен көне-төне басуда үткәрә, аннары колхоз мастерскоенда слесарьлык итә. Аларның яллары да, хезмәтләре дә әнә шулай сиздермичә генә бер-берсрнө кушылып-ялганып бара да бара. Гөлбану тиз-тиз генә капка лады да сыер саварга чыгып китте. ♦ Хәйдәргә ашыкмаса да ярый — Әнәс белән Әлфинурны мәктәпкә я озаткач кына җыена әле ул. ...Гөлбану белән беренче очрашу-танышуларына әле кайчан гына „ иде, хәзер инде балалары үсеп җитте, Әлфинуры дүртенчедә, Әнәсе 5 тугызынчыда укый. Эш дигәндә балалары да әти-өнисеннән калыш- и мыйлар: Әлфинуры фермада әнисе янында чуала. Әнәсенә комбайн « җене кагылган, бишенче классны бетергәннән бирле Хәйдәрнед үзе J белән уракка төшә, быел комбайнны чиратлашып йөрттеләр. Әнәс “ бигрәк тә беренче урын өчен тырышты, чөнки авыл хуҗалыгы ида- =* рәсе район ярышында җиңүчегә бишекле «Иж» мотоциклы бүләк ■ итәчәк иде. Мотоцикллы булырга бик хыялланды инде Әнәс. Әмма ф урак беткәнгә әллә кайчан, яңа ел җитеп килә, ә ярышны һаман я йомгакламыйлар. Яңа ел тантаналарына калдырганнар, күрәсең. а Беренчелек Хәйдәрдә түгел, Кадыйрда, имеш, дигән хәбәрләр дә йө- < ри, белмәссең тагын. Югыйсә алай була да алмый шикелле. Кадыйр * да шушы колхозныкы, тәҗрибәсе зур, Хәйдәрдән алданрак комбайн * йөрткән кеше, беркайчан да алдынгылар рәтеннән төшми. Былтыр * да районда малае белән ул җиңеп чыкты, Хәйдәрләр дүртенче урын- , да калды. Ләкин быелгы урак өстендә Хәйдәр белән Әнәс, урдырган * мәйдан ягыннан да, суктырган ашлык күләме белән дә, Кадыйрлар- £ ны бер генә көн дә алга уздырмадылар. Ә менә хәзер, урак бетеп и ярыш сүрелгәч, Кадыйр суктырган ашлыкның центнер исәбе саллырак, урдырган гектар саны ишлерәк, имеш. Беренчелекне Кадыйрга бирсеннәр дә ди инде, Хәйдәр үзе моңа бәлки офтанмас та иде, тиң җиңүчедән җиңелүче булып калуны Әнәскә ничек аңлатып бирергә менә? Беркөнне, кичке табын янында, Хәйдәр малаена икенче урынның да әйбәт икәнлеген төшендер- мәкче иде дә, әңгәмә күз яше белән очланды. — Кадыйр абый озак эшләгән кеше, беренче урынны аңа бирсәләр дә карышыр хәл юк, улым, — дип сөйли башлаган иде Хәйдәр. Әтисенең сүзе малайның күз алдын томанландырып җибәрде, бите комачтай кызарып, авызын турсайтты да, сүзен әйтә алмыйча катып калды ул. Бераздан гына, калын иреннәрен калтырата-кал- тырата: — Дөреслек буламы соң инде ул алай, әти? — диде. — Ярыш шартларында, озак эшләгән комбайнчыга түгел, быел әйбәт урдырган кешегә бирелә, диелгән ич мотоцикл... Бер ышандыргач инде.. Әнәснең күзләренә яшь бөртекләре кунды, ахры, шуларның тәгө- рәвен күрсәтмәс өчен, ул, ашавыннан бүленеп, өйалдына чыгып керде. Ике бөртек яшь... Теге чакта Гөлбануның күзләрендә дә ике бөртек яшь җемелдәп торган иде бит. Әмма алар Әнәс күзләрендәге яшь бөртекләре кебек җанга тимәгәннәр иде. Алар якты иде, Хәйдәрнең билгесезлек томаны каплаган күңелен яктыртып җибәргәннәр иде алар. ...Саратовта хезмәт итте Хәйдәр, Гөлбануны шунда очратты. Беркөнне яшелчәләр алырга базага барган иде ул. Ч&стька кайтырга җыенганда гына машинасының алгы тәгәрмәче сызгыруын иш тте. Моны күреп үзе дә нечкә итеп сызгырып җибәрде, сытылган тәгәр мәчкә аяк очы белән типте һәм кешеләр узып йөрүенә игътибар итмәстән: — Менә нинди була икән ул — шалкан кәлҗемәсе! Мәлҗерәеп күрсәтте, әй, — дип татарчалап әйтеп салды. — Син үзең мәлҗерәмә, солдат егет! — дип төрттереп узды аңа бер кыз. Хәйдәр монда татарча эндәшүгә сөенсә дә, кызга җавап кайтармады. Икенче көнне килгәч кенә, шул кызны очратып: — Чибәр туташ, миңа тиз генә яшелчә төятеп җибәр әле,— диде. — Мин склад мөдире түгел шул, гади эшче генә. Аннары безнең складта шалкан да юк, сиңа шалкан гына кирәк бит, — дип шаяртты чая кыз. — Исемеңне әйтсәң, үземне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп санар идем, чибәр туташ. — Исемемме? Гөлбану. Я, солдат егет, бәхетле булдыңмы? ...Шаяру сүзләре очрашкан саен артты. Дөресрәге, эшнең инде шаярудан узып барганын сизеп шаярышалар иде бугай алар. — Әйләнәм мин сиңа, Гөлбану, валлаһи, әйләнәм! — Сиңа ышанаммы соң? Солдат бүген — монда, иртәгә — тегендә. — Мин сиңа солдат хезмәтен тутыргач әйләнәм дә үзем белән авылга алып кайтып китәм. Тик син шәһәр кызы шул, авылны ошатырсың микән менә? — Үзең миңа ошарга тырыш син, үзең. Яратышып яшәсәң, авылга ни булган ди! , — Алайса, килештек, Гөлбану, безгә кайтып туй ясыйбыз! — Килешми торыйк, Хәйдәр солдат. Үзең генә кайтырсың инде, яме, юлыңны беләсең. Мин кияүгә чыгарга ашыкмыйм әле. Бәлки гомер буе ялгызым гына да яшәрмен. — Кызык туташ икән син, әй! Ничек инде бер ялгызың яшәмәк кирәк? — Яшим ич әле менә. Кияүгә чыгып, аерылган исеме күтәрер ниятем юк. Хәзер бит алалар да аералар. Яратмыйм кимсетелүне. — Сине аерсам, мине җир йотачак, Гөлбану! Гөлбану рәхәтләнеп көлде. — Күр син аны, инде өйләнгән кебек сөйли, хатыны дип белә, ахры! Хәйдәр бераз уңайсызланып торды да: — Шулай шаярып кына яшәсәң икән тормышта, Гөлбану, — диД е - — Кем туры килер бит әле миңа, холкы синеке кебек булса ярый да. Мин чынлап әйтәм, Гөлбану. — Якыныма да киләсе булма! Йөрерсең аннары синең авылыңны эзләп, бала күтәреп... Бу сүзләр ярым шаярып әйтелсә дә, Хәйдәр аларны чынга алды, аннары Гөлбануга кабат-кабат ялынырга егетлек горурлыгы да ирек бирмәде бугай. Авылына үзе генә кайтып китте. Туган якта кызлар бетмәгән, хатынның яхшымы-яманмы буласын алдан кем белгән, өлешеңә тигән көмешең тагын, дип уйлады ул. Әмма ике айдан Саратовка кабат әйләнеп килде Хәйдәр. Хат язып искәртмәде, туры Гөлбануларның өенә барды. Ишекне Гөлбану ачты. Кыз куе чия төсле халат кигән, кыска ак алъяпкыч япкан иде. Каршысында Хәйдәр басып торуга гаҗәпләнмәде шикелле, халат изүләрен рәтләп каплады да, әллә ничек бик җиңел генә итеп: — Килдеңме, Хәйдәр? — диде. Гөлбану моны шундый үз итеп әйтте, аның сүзләре, сораудан бигрәк, авылга бергә кайту турында Хәйдәрнең элеккеге тәкъдименә ризалык җавабы булып ишетелде. — Килдем, Гөлбану. Менә шул чакта инде шатлык яшьләре ялтыраган иде Гөлбану- * ның күзләрендә. Ә Әнәс күзләрендәге яшьләр тонык та, боек та иде... “ — Әле һаман ашап бетермәдеңмени? — дип, уйларыннан бүлде * Хәйдәрне Гөлбану, сөтле чиләген сепарат беркетелгән кечкенә өстәл- * гә куеп. — Батарейларга җылы төшер. — Үзең кара инде бүген, Гөлбану. — Күрче син аны! Мин ничек өлгерим ди! Сөтне аертырга кирәк. м Иртәнге савуга соңга калам ич аннары. — Синең өлгермәгән эшең юк ла. Мин мастерскойга иртәрәк бар- . макчы идем, балалар үзләре җыенып китәрләр. Колхоз идарәеенә дә сугылырга исәп. Мотоцикл турында хәбәр юкмы икән? — Хәйдәр * кинәт рухланып, тавышын көчәйтеп өстәде. — Мотоцикл безгә бул- * са, илла чайкап та күрсәтәбез инде, Гөлбану! Барлык механизатор- >, ларны чакырып сыйлыйм. Илла сөенер инде Әнәс! Үз хезмәтенең * нәтиҗәсе бит. ж — Кайгырмагызчы шуның өчен. Инде сине икенче урынга кал- 5 дырсалар, сөт савуда мин колхозда беренче урынга чыгам, бу биш л көндә генә мине берәү дә куып җитә алмый. Үзең әйткәндәй, минем £ беренчелекне юабыз! Сыер савучыларның барысын да кунак итәбез, х — Сүз минем турыда гына бармый ла! Әнәс бар. Әнәс. Аның күңеле кителмәсен иде, дим. Хәер, нигә инде күрәләтә торып гаделсезлек кылырга тиешләр ди! Безнеке була, Әнәскә була мотоцикл!.. Иртәнге савудан соң колхоз канцеляриясе яныннан — авыл уртасыннан урап кайтырга булды Гөлбану. Хәйдәрне ул шунда күрде. Ике катлы кирпеч бинаның шома баскычында, әле ишек ягына, әле урамга борылып, таптанып тора иде ире. — Ничек булган? Бармы берәр хәбәр? Хәйдәр тире бияләйләре белән тезенә сугып алды, Гөлбануның баш өстеннән читкә карады. — Кадыйр абыйны җиңүче иткәннәр... — диде ул, Гөлбанудан башка кеше ишетүдән курыккандай пышылдап. — Хәерле булсын, — диде Гөлбану, күңелсез хәбәрне ишетергә алдан ук әзерләнеп килгәндәй. — Әллә авыл хуҗалыгы идарәсенә барыргамы икән? — дип аяк очларына карап торды Хәйдәр. — Мәгълүматларның колхоздан буталып бирелүен әйтсәң, андагы җитәкчеләр мәсьәләне ачыкламый калмаслар иде. — Йөрмәсәнә, Хәйдәр, кирәкмәс. — Бухгалтер янына керергәме дип тә уйлыйм. Ярыш күрсәткечләрен ялгыш бутадылар микән, әллә инде Кадыйр абыйны гел җиңүче ясарга теләделәр микән? — Ике аягыңның берсен дә атламыйсың. Бүләк артыннан йөрмиләр дә, сорап та алмыйлар аны. Бухгалтер ялгышса, председатель дә саный белә. Синең урак буе беренчелекне тотуың икесенә дә сер түгел аннары. — Әнәскә ничек аңлатырга соң? — Алдашмыйча, дөреслекне-хаклыкны әйтәсең дә бирәсең. „.Өйалдында аяк тавышлары ишетелгәч, Хәйдәр башлаган шешәне өстәл астына яшерде, стаканны, салынганын эчеп, самавар артына куйды. Йөзенә шундук кызыллык йөгерде. Әнәс белән Әлфинур бергә кайттылар. Әлфинур карлы итекләрен селтәп кенә салды да: — Нинди билгеләр алганымны әйтмим, әйтмим, үзегез белегез менә! — дип такмаклагач, түр якка кабаланып кереп китте, әти- әнисенең йөзендәге үзгәрешне сизмәде. Әнәс исә күңелсезлекне ишектән керүгә үк сизде, дөресме икән бу хәбәр, дигәндәй, әле әтисенең, әле әнисенең күзләренә сынап карады һәм, каушап, пальто төймәләрен таба алмыйча кармаланды. Хәйдәр, Әнәс янына килеп, аның пальтосын салдырышты, Гөлбану малаеның башыннан бүреген алып чөйгә элде. Әти кеше: — Болай бит әле, Әнәс, эшләр... — диде дә тукталып калды. Бәхетенә каршы, сүзне Гөлбану эләктереп китте: — Улым, без... ни бит әле... Әтиең белән уйлаштык-киңәштек тә, син каршы төшмәсәң, машина алырга булдык. «Жигули»ның иң яңа маркасын. — Ул иренә күз карашы белән ым какты. — Беренче булып, әтиеңә чаклы ук син йөртеп карарсың, яме, улым... Гөлбануның бу хәбәреннән Әнәснең йөзенә шатлык йөгерде. Хәйдәр Гөлбануның да, Әнәснең дә күзләрендә яшь бөртекләре яктырып җемелдәвек күреп сөенде. 1977