ӘГӘР СИН ЯНМАСАҢ, ӘГӘР БЕЗ ЯНМАСАК
Шигъриятебезгә гражданлылык күзлегеннән бер караш Весь мир разорван по самой середине. А так как сердце поэта — центр мира, то в наше время оно тоже должно самым жалостным образом разорваться. Генрих Гейне. Тукай тирәнгә кергән, уртага, диңгезнең актарылган төшенә кергән, диңгез белән бергә кайнаган, диңгез үзен яр читендәге ташларга китереп бәрер дип куркып капмаган. Сибгат Хәким. дәбиятыбызның нигез ташы булган, соңгы 60—70 ел эчендә генә дә халкыбызга Г. Тукай һәм һ. Такташны, М. Җәлил һәм Ф. Кәримне, X. Туфан һәм С. Хәкимне алып килгән, бүген дә татар әдәбияты дигәндә аның йөзек кашы буларак күз алдына килгән поэзиябез турында сөйләшәсе сүзләр, уртага салып аңлашасы мәсьәләләр байтак. Бүгенге поэзиябезнең гражданлык йөзе мәсьәләсе — шуларның берсе. Гражданлылык (әлбәттә, аны олы мәгънәсендә — үз мәгънәсендә аңлаганда) поэзиянең генә түгел, гомумән, әдәбият һәм сәнгатьнең мәртәбәсен, сугышчанлыгын һәм иҗтимагый тормыштагы урынын, йөзен билгеләүче сыйфат. Чын сәнгать әсәре аңардан башка мөмкин дә түгел. Шигъриятьтә исә, хис һәм акыл көче бергә кристаллашкан үтә нәфис жанрда, гражданлылык әсәрнең һәм иҗтимагый, һәм эстетик кыйммәтен билгеләүче төп критерийга әйләнә. Әйе, эстетик кыйммәтне дә билгеләүче критерийга. Шигырьне — шигырь, шагыйрьне — шагыйрь иткән дә, чамасызлык, гамьсезлек яисә битарафлык күрсәтелсә, шигырьне һәм шагыйрьне харап иткән дә ул — Ә гражданлылык. Дөрес, чын сәнгать әсәрендә авторның гражданлык позициясе су өстендә йөзеп йөргән майны хәтерләтергә тиеш тугел һәм ул. мин монда дигәндәй, ерактан кычкырып та тормас. Әсәрнең эчтәлегеннән саркып, рухыннан бөркелеп, аңардан алынган эстетик ләззәткә какшамас һәм көчле бер пафос биреп торырга тиеш ул. Ә бу пафос үзенең табигате белән иҗади шәхеснең тормышка мөнәсәбәте, иҗтимагый-политик карашлары һәм фәлсәфи-эстетик позицияләренең сәнгатьле фор- “ мадагы чагылышы булып тора. Бездә гражданлык поэзиясе төшенчәсен шактый тарайтып аңлау һәм аңлату да " яшәп килә әле. Аны нинди дә булса бер актуаль иҗтимагый-политик вакыйга яисә < проблема уңаена язылган публицистик рухлы шигъри юллар белән, күзгә төртелеп = торган риторика белән генә чикләп карау бар. Бу нигезсез һәм тар караш, әлбәттә. _ һәм ул үзенең нәтиҗәләрен дә күрсәтә килә. Соңгы еллар өчен характерлы булган — бер мисал: Чили вакыйгалары бөтен прогрессив кешелекне тетрәндерде Көньяк ь Американың иң ерак читендә урнашкан бу ил патриотларының батырлыгы һәм фа- 2 шистик хунтаның кансызлыгына татар шагыйрьләре дә битараф калмады. Дистәләгән п авторлар тарафыннан дистәләгән шигырьләр язылды Башта алар вакытлы матбугат ♦ битләрендә дөнья күрде, аннан шагыйрьләрнең җыентыкларында урын алдылар Бу ® кадәресе өчен күңелдә бары шатлык хисләре генә туа. Ә менә ул шигырьләрнең - эчтәлегенә, тематик диапазонына, шагыйрьләребезнең алардагы мөстәкыйльлеге һәм cj табышлары ни дәрәҗәдә булуга игътибар итүче булса, яхшы хәтерлидер: ихтыяры. ™ туган җиренә мәхәббәте үлемнән дә көчлерәк булган азатлык сөюче шагыйрь һәм 7 җырчы Виктор Хара истәлегенә багышланган иде ул шигырьләрнең күпчелеге һәм. о нигездә, игезәкләр иде алар. «Хара» исемен «гитара» белән рифмалаштыру һәм ® гитараның өзелгән кылларын өзелгән җыр. өзелгән гомергә тиңләүдән узучы булмады да диярлек. Бу кадәресе дә олы һәм чын поэтик табыш, әлбәттә. Әмма шунысы н кызганыч, ул табышларны безнең шагыйрьләр бары тик кабатлады гына Нәтиҗәдә. < әлеге шигырьләр үзәк матбугатта басылган, үзәк телевидениедән яңгыраган җыр ~ һәм шигъри әсәрләрнең кайтавазы сыман гына кабул ителде. Бу уңайдан М. Әгълә- с. мовның «Тагын бер көн...» дип исемләнгән шигырен генә аерым искә алмый мөмкин түгел Әлеге оригиналь әсәрдә яшь шагыйрьнең зур гражданлык пафосы белән сугарылган тирән кичерешләре үзенчәлекле һәм кабатланмас шигъри яңгыраш тапкан. Ерак тарихка караган Болгар темасы белән дә шундый ук хәл кабатланды һәм дәвам итеп килә. Шәһре Болгарга мөнәсәбәт, нигездә, шагыйрьләребезнең ерак бабалары белән горурлануы яисә хәрабәләргә карап моңлануыннан ерак китмәде Төрле авторлар— яшь, урта буын һәм хәтта өлкән шагыйрьләребез дә —поэтик материал белән эш итүдә бер тирәдә таптандылар, җитди теманың яңа катламнарын үз иҗат мөмкинлекләренә генә таянып, мөстәкыйль рәвештә әлегә күтәрә алмадылар. Ә уйлап баксаң, шул характердагы мисаллар байтак икән Бу күренешне ничек аңлатырга соң? Аны тудырган сәбәп поэтик шәхеснең граж- данлылыгына барып тоташа кебек. Шагыйрьләребездә гражданлылыкка омтылыш чиксез зур һәм алар аеруча актуаль, киң җәмәгатьчелекне тирәнтен кызыксындырган, борчыган мәсьәләләргә я булмаса билгеле бер чорда популярларшып киткән темаларга игътибарлы булуны үзләренең беренчел бурычы саныйлар. Ә менә шушы бурычны, әһәмиятле һәм олы бурычны, мөстәкыйль рәвештә һәм сәнгатьчә югарылыкта хәл итү өчен һәр очракта да әзер булмыйлар, ашыгалар. Түл җыйганны көтми, күңелдән, йөрәктән кат-кат кичерми, тема белән рухланып йокысыз төннәр үткәрми генә җәмәгатьчелек фикере аша эләктереп алынган факт һәм мәгълүматлардан шигырь ясарга тотыналар. Аерым очракларда моның нәтиҗәсе кызыклы гына һәм хәтта җылы гына да булып тоелырга, кабул ителергә мөмкин. Бу кадәресе инде шагыйрь- ләребеэнең профессиональ осталыгыннан килә, ә ул түбән түгел. Әмма шигырь — туңган йөрәкләрне дә җылытырлык, күңелләрне тетрәндерерлек, яисә назлап иркәләрлек шигырь — алай гына тумас. Югары гражданлык поэзиясен һич кенә дә авторның. изге ният белән (I), әмма ашыгыч рәвештә, үзенең җәмәгатьчелек каршындагы гражданлык бурычларын үтәүгә омтылышы нәтиҗәсендә язылган шигъри юллары белән бутарга ярамый. Омтылыш — яхшы нәрсә Шулай да әле ул күктәге ак болытлар, кысыр болытларны гына хәтерләтә. Күпме генә көтмә, алардан шифалы яңгыр тамчылары барыбер таммас, кырлар һәм болыннарның сусавы басылмас. Гражданлык поэзиясе, әлбәттә. тематик яктан чикләнмәгән. Ул тема белән түгел, ә шагыйрьнең шәхес һәм гражданин буларак үсеш дәрәҗәсе, югарылыгы, идея-политик хәзерлеге һәм рухи байлыгы белән билгеләнә. Шунда .ук табигый талантның хәлиткеч ролен хәтердән чыгарырга ярамас. Әйтик, һәммә йөрәкләр өчен дә исем& изге һәм якын булган даһи Ленинга багышлап безнең татар шагыйрьләре генә дә- күпме шигъри әсәрләр иҗат иткән. Араларында чын мәгънәсендә оста язылганнары да байтак. Ә менә әдәбиятыбызда Ленин образының чагылышы турында сүз чыктымы, ни өчендер икеләнеп яисә аралап тормый гына, иң элек Һади Такташның «Гасырлар Һәм минутлар» поэмасын искә алабыз — чөнки ул шагыйрьне мәшһүр В. Маяковский югарылыгына күтәргән әсәр. Аннан тел очына, нәфис шигъри миниатюра- буларак. С. Хәкимнең «Күңелем Ленин белән сөйләшәпсе килә. Казан әле. Казан уянмаган. Яфрак белән яфрак серләшә. Йөрим таңда Ленин урамында, Күңлем Ленин белән сөйләшә. Бу юлларны вакыт-вакыт, эчке бер күтәренкелек белән каядыр ашкынып атлаганда, уйламастан үзалдыңа көйли башлыйсың, һәм шундый мизгелләрдә үз-үземне бүлеп сорау биргәнем, уйга калганым бар. Нигә әле бөтенләй искә дә алмаганда нәкъ менә шушы әсәр тел очына килгән, хикмәт нәрсәдә — темадамы, әллә ул юлларның шигъри камиллегендәме? Сүз дә юк, тема һәм әсәрнең камиллеге дә үзенекен итә, әмма төп сәбәп — шигырьнең югары гражданлык пафосы белән ихлас (!) сугарылган булуында. Өлкән шагыйребез иҗатыннан тагы бер шигырьгә мөрәҗәгать итәсе килә: Авыруыма врач кирәк түгел, - Йөрәгемнең беләм дәвасын: һәр ел саен кайтып иснәп киләм Авылыбызның чиста һавасын. Язар өчен илһам эзлә, диләр, Урын эзлә, диләр, ямьлерәк. Никтер минем шигъри хисләремә Арышларның исе тәмлерәк! Яннарына барам агайларның. Фикерләрен ишетеп карарга; Җырларымда телим гомрем буе Алар рухы белән янарга. С. Хәкимнең «Шигырьләр» томына эпиграф буларак китерелгән ул. һәм очраклы рәвештә генә түгел, бик урынлы китерелгән. Чөнки ул шигырь — шагыйрьнең, без белгән шагыйрьнең, нәкъ үзе! Туган җиргә һәм Ватанга булган иксез-чиксез кайнар мәхәббәтен шулай сабыр гына, салмак кына, әмма үткәзеп, күңелләргә сеңдереп әйтә белә Сибгат ага. Аның бөтен яшәү мәгънәсе, уй-фикерләре. шатлык һәм борчылулары әлеге мәхәббәт, олы мәхәббәт белән бергә береккән. Шагыйрьнең «Немец дәфтәреннән» һәм «Карловы Вары шигырьләре» цикллары да, ерак җирләргә бәйле булуга карамастан, туган җиргә мәхәббәт хисләре белән өртелгән, кая гына барып чыкмасын, ул үзенә тормыш бүләк иткән төбәге Арча якларына, Татарстанга тугры кала. Поэзия секциясе утырышларының берсендә яшьләр С. Хәкимгә: «Сез шагыйрь булмасагыз, нинди һөнәрне сайлаган булыр идегез?» кебегрәк сорау бирде. «Врач яисә агроном...» — җавап кыска булды. Күрәмсең, шагыйрь өчен көтелмәгән сорау булмаган, аның сөйләвеннән үк бу хакта инде моңа кадәр дә уйланган булуы сизелеп тора иде. Шагыйрьнең кешегә һәм табигатькә булган эчкерсез мәхәббәте аның бөтен иҗаты буена лейтмотив сыман кабатланып килә, дәвам итә. Бер карашка алай артык күзгә бәрелеп, ташланып тормаган лирик шигырьләрнең халык тарафыннан җылы кабул ителүе һәм күңелләрнең түреннән урын алуы серен дә сабыр холыклы өлкән шагыйребезнең чын мәгънәсендә үз Ватаны гражданины булуыннан, җиргә һәм кешеләргә мәхәббәтенә ахыргача тугрылыгыннан эзләргә кирәктер. ... Сүз бүгенге поэзия турында бара. Ә күңелдә Кол Гали Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Кандалыйлар... Көр күңелле, азатлык сөючән, көчле рухлы һәм сугышчан поэзиябезнең чишмә башы шулардай булгангамы. Шигъриятебездә яңа дәвер ачкан Тукай рухы исә бөтен поэзиябезгә — аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә нур сибеп тора. Шул нур яктылыгында һ. Такташ, М. Җәлил. Ф Кәрим һәм X. Туфаннар йолдызлыгы балкый. Кайсын гына алма, иҗаты һәм бөтен тормыш юлы белән чын * гражданлык үрнәге булып торалар. _i Шигъриятебез олы, традицияләрне искә алганда күңелдә горурлык хисләре уяна. 5 Чын шагыйрьләр һәрчак Ватан һәм халык белән булган, алар белән бергә утка кер- * тән, үзе янса янган, әмма рухын, намусын, җиргә һәм кешеләргә булган мәхәббәтен X Ватанга һәм халыкка тугрылыгын яндырмаган, исән килеш алып чыккан. Бүгенге та- _ тар поэзиясе әнә шундый традицияләре булган поэзия ул. Шагыйрьләрен халык - элеккечә үзенең рухын чагылдырган җырчы, күңеле көзгесе, намусы һәм ышанычы буларак таный, хөрмәт итә. Тукай, Такташ. Җәлилләр яулаган шушы ышаныч һәм олы 2 исемне бүген актив иҗат итүче шагыйрьләребез ни дәрәҗәдә аклыйлар соң? Күңел шул сорауга җавап эзли. ♦ Бүгенге шигърият турында сөйләшүне иҗат индивидуальлекләре белән беренче а ш карашка ук үзләренә җәлеп итеп торган аерым исемнәр тирәсендә генә фикер алы- - шуга кайтарып калдырасы килми. Чөнки укучыга Татарстан китап нәшрияты гына да =1 ел саен дистәләгән авторларның шигырь җыентыкларын тәкъдим итә, Соңгы еллар иҗаты белән Нури ага Арсланов гаҗәпләндерүдән туктамый. Әллә j инде без олыгаябыз, әллә шагыйрь үзе яшәргәннән-яшәрә генә бара, вакыт узган co саен аның хикмәтле поэзиясе укучылар арасында киңрәк мәйдан яулый килә. * Өлкән буын вәкилләреннән Гамил Афзалның уйчан һәм сабыр лирикасы, үтә g чәнечкеле сатирик шигырьләре бүгенге татар поэзиясенең үзенчәлекле һәм бай сә- н хифәсен тәшкил итми диеп кем әйтә алыр?!. < Язмышның авыр баскычларын узып, туган җиргә, азатлыкка һәм кешеләргә бул- 2 ган мәхәббәте кат-кат сыналган Нәби Дәүлинең уй-кичерешләре дә шигырь сөюче- о. ләрне битараф калдыра алмый. «Сезнең белән очам, очам!» — диеп. Торналарга әйттем сүземне. Йөгердем дә. кинәт җирне үптем. Җир дә үпте минем йөземне. Шагыйрьнең шундый гадәти юллары да үзенә бер җитдилек белән кабул ителә, ассоциатив фикерләүгә җирлек бирә. Дөрес, заман укучысының таләпләрен искә алып бетермәүдәнме, бераз сузыбрак яза шагыйрь, салмак, басынкы агышлы шигырьләрне ярата төшә. Зәки Нури да Бөек Ватан сугышы елларында яшьли чыныгу алган, шәхес буларак сыналган шагыйрь. Әмма. Н. Дәүлидән аермалы буларак, ул кыска яза Аның җор телле, нечкә юмор белән сугарылган лирик шигырьләре һәм дүртьюллык сатирик миниатюралары да җиңел кабул ителә, җылы кабул ителә. Сүз дә юк. 3. Нури поэзиябездә гасырлар буе яшәп килгән сугышчанлык традицияләрен дәвам итүче ша- гыйрьләребеэнең берсе булып тора. _ Ялкынын ерып атладык. Ә карын «җылы» дидек. Чөнки без Ватан сакчысы. Без Ватан улы идек. Сукмакларны кушып, юллар Сузыла төрле якка. Маягым иткән җырым бар Юлларда йөргән чакта: «Яшәсен җирдә уртак юл. Юл ача куңел кузен!» — Бу — минем кыйблам яктысы, Илемне сөю сүзем. Әлеге юллардагы ватанпәрвәрлек пафосы шагыйрьнең бөтен иҗатына хас күренеш. һәм гаҗәп тә түгел, ул — аның тормыш сукмагы — үткәне, бүгенгесе, гомумән, яшәү мәгънәсе белән бергә береккән, кат-кат сыналган, кичерелгән сыйфат. Ул шагыйрь иҗатында жанр яисә тематика кысалары белән генә дә чикләнми — лирикада, сатирада булсын, бер ук дәрәҗәдә чагылыш таба, ачыла килә. 3. Нуриның соңгы еллар иҗаты белән танышудан туган нәтиҗәләр бу. Урта буын шагыйрьләребез дигәч тә, күз алдыма Шәүкәт Галиев белән Илдар Юзеев килә. Ш. Галиев балалар өчен шигърияттә сокландыргыч зур уңышларга, табышларга иреште. Ул тудырган образлар — Шәвәлидәй тапкыр һәм шук замана балалары — яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә, балаларда әдәбиятыбызга мәхәббәт уятуда әйтеп бетергесез әһәмиятле роль уйныйлар. Өлкәннәр өчен әсәрләрендә исә ул, я үтә нечкә сиземле лирик, я җиңелчә юмор белән өртелгән шаян шигырьләр авторы, я кешедәге кимчелекләрне, бер карашка уйнап-көлеп кенә, ә чынлыкта үткен каләме белән күздән яшьләрне чыгарырдай итеп тәнкыйтьли дә белгән сатирик буларак күз алдына баса. Шагыйрьнең рухи дөньясы бай һәм күпкырлы... (Гомумән, безнең тәнкыйтьтә әлегә поэзиядәге юмор һәм сатирага игътибар җитенкерәми, гражданлык мәсьәләсе уңае белән дә шигъриятнең бу сугышчан төренә махсус тукталырга мөмкин булыр иде. Г. Афзал, 3. Нури, Ш. Галиев, һәм Г. Рәхим кебек шагыйрьләрнең сатира һәм юмор өлкәсендәге уңышлары моңа нигез бирә. Мәсьәлә көн тәртибендә тора, аны тикшерү якын киләчәк эше.) И. Юзеевның да иҗат диапазоны шактый киң. Әмма ул, барыннан да бигрәк, поэзиябездә халык иҗатыннан ук килгән традицияләрне дәвам иткән тирән кичерешле лирик, халкыбызның үзе кебек үк оптимист шагыйрь, музыкаль һәм моңлы шагыйрь. .Бу ике шагыйрьне үзара якынайткан сыйфет шулай да нидән гыйбарәт соң?.. Икеләнми әйтергә була — иҗатларының шигъри камиллеккә ирешкән гражданлылыгын- да, хәрәкәтчән һәм актив булуында ул охшашлык, һәр икесенең уй-кичерешләре заман һәм халыкның иҗтимагыйполитик, рухи-эстетик омтылышлары белән бергә үре* леп килүендә. Алар бәхетле шагыйрьләр — илебезнең ышанычлы адымнар белән алга үтүенә ихлас шатлана беләләр. Алар борчулы шагыйрьләр.— җәмгыятебез өчен чит булган һәр кимчелекне, үзара мөнәсәбәт һәм әхлактагы теләсә нинди җитешсезлекне күреп уйга калалар, тирән кичерәләр. Дөнья, кешеләр һәм тормышның гүзәллеге аларны эчке бер күтәренкелек белән иҗатка рухландыра. Мәхәббәте олы, рухы нык, кичерешләре тирән һәм борчулары күп булган шагыйрьләргә ышанмый мөмкин түгел. Урта буын шагыйрьләр арасында X. Камалов, М. Шабаев, Ә. Баянов. С. Сөләй- манова һәм Р. Гәрәй кебек иҗатлары белән махсус игътибарга лаеклы кызыклы һәм үзенчәлекле лириклар да бар. Әйтик, Хисам Камалов белән Рәшит Гәрәй исемен безнең тәнкыйть соңгы елларда ни сәбәптәндер оныта төште. Бит X. Камаловның үзендә генә дә күпме яну, күпме кайнарлык бар. Аның һәр шигъри әсәрендә ачыргаланып типкән ярсу йөрәкнең сулышын тоймау мөмкин түгел. Тормыш һәм авыр сугыш сынауларын узган шагыйрь рухы белән бирешмәгән, аның идеаллары якты. Ә Р. Гәрәй лирикасы миңа тымызык кына, үткәзеп, сеңдереп кенә яуган җәйге җылы яңгырны хәтерләтә. Үзенең сабырлыгы һәм әйтелү формасы белән генә түгел, күңелләргә алып килгән шифасы белән дә җәйге челләдә яуган яңгырга охшаган аның шигырьләре. Кешелек алдында заман үзенең проблемаларын куя тора. Җирдә тынычлык өчен көрәш, коралсызлану, әйләнә-тирәлекне, табигатьне саклау мәсьәләләре бүген шу- ларның иң әһәмиятлеләре. Туган илебез һәм ленинчыл партиябез аларны тормышка ашыру, хәл итү өчен көрәшнең инициаторы һәм әйдәп баручысы. Бөтен прогрессив кешелекне тирән дулкынландырган, борчыган һәм хәтта тетрәндергән әлеге глобаль проблемалардан читтә торган шагыйрь булырга мөмкин түгел. Шәхес һәм гражданин буларак шагыйрь бу көрәшнең алгы сызыгында торырга, М. Җәлил, Ф. Кәрим, А. Алиш, Г. Кутуй һәм Н. Баяннар кебек батырлыкка әзер булырга тиеш һәм мин шагыйрьләребез әлеге олы көрәштән читтә торалар дип әйтергә һич кыймас идем X. Туфан һәм С- Хәким, Н. Арсланов һәм Н. Дәүли. 3. Нури Һәм Г Афзал кебек өлкән буын шагыйрьләребезнең бөтен иҗаты Ватанга һәм туган җиргә, кешеләргә чиксез мәхәббәт хисләреннән тора. Ә урта буын вәкилләре һәм яшьләр заман тудырган җитди мәсьәләләрне бөтен- . ләй яңа шартларда яңача күтәреп чыгуга омтылыш белән иҗат итәләр. Ш. Галиев һәм И. Юзеев, X. Камалов һәм Ә. Баяновның шигырь һәм поэмалары бер-бер артлы — күз алдыннан уза. Каберләре бөтен Европада... Исемнәрен бергә җыйганнар — Авылдашлар мәйдан уртасына Уртак бер таш — һәйкәл куйганнар. Взвод-взвод баскан солдатлар күк Исемлекләр саф-саф торалар... Үткәннәрдә алар калсалар да. Киләчәкне саклап торалар. (Ш. Галиев). Үсмер чагы, хыял канатларында гына йөзәр чагы авыр сугыш елларына туры килгән шагыйрьнең күңелендә озак йөргән, кат-кат кичерелгән уйларның кайтавазы ишетелә бу шигырьдән. Ул сугыш кырларына әтиләрен, туганнарын озатып калган, әле малай гына булсалар да эчке бер батырлык белән шунда атлыгып торган буын вәкиле Фронттамы, тылда — хезмәт фронтының алгы сызыгындамы, һәрхәлдә, ул буын өлешенә дә җитәрлек эләккән, язмыш иркәләмәгән аларны. Шуңа күрә дә сугыш афәтенең байтак кыенлыкларын бик яшьли татырга өлгергән, яшьли олыгаерга мәҗбүр булган шагыйрьләрнең тавышына колак салганда икеләтә игътибарлырак булырга омтыласың. Аларның өзелеп калган үсмер чак хатирәләре, югалткан иптәш һәм кардәшләре «үткәннәрдә калсалар да, киләчәкне саклап торалар». Ә киләчәк турында онытырга хакыбыз юк!.. Инде шигърияткә алардан соң килүче буын вәкилләре: Җиребезне исән килеш Кояш тирәли тагын бер Зырылдатып әйләндердек — • Бәхетлерәк кем бар бездән!! — дил, чын күңелдән куана икән (Ренат Харис шигыре) — бу поэзиябездә озак еллар буена сыналып, күтәрелә килгән гражданлык рухы сүнми-сүрелми. ә көчәя бара дигән сүз. Гомумән, әлеге буын шагыйрьләр шигъриятебездә яңа һәм кызыклы күренеш Бу бәхәссез! Сүз Р Фәизуллин. Р. Харис, Г Рәхим. Р Мингалимов. Р. Гатауллин, Рәшит Әхмәтҗанов һәм К. Сибгатуллиннар турында бара Буыннар арасында үзе бер атау буларак күз алдына килгән Роберт Әхмәтҗановны да. шигъри фикер йөртү үзенчәлегеннән чыгып, шартлы рәвештә, алар белән янәшә куярга мәмкиндер Ә алар артынндн М. Әгъләмов һәм Зөлфәтләр килә. Әдәбиятка зур эрудиция, белем һәм бай фантазия белән килүче буын бу Аларның тормыш тәҗрибәсе дип аталган багажы да җиңелләрдән күренми Бәлки ул багаж артык бер төрлерәктер—анысы бик мөмкин. Чөнки соңгы ун-унбиш елда әдәбиятка килүче яшь авторларның биографиясе, гомумән, бер-берсенә, ике тамчы су кебек үк булмаса да. шактый охшаш күренәләр. Шуны искә төшергәндә көрсенеп куярга да мөмкин, әмма артык борчылыр урын шулай да юк. Поэтик шәхесләр буларак төрле-төрле алар, һәркайсының үзенә генә хас стиль үзенчәлекләре бар. Ике Әхмәтҗановны үзара бутау мөмкин булмаган кебек (туганнар яисә игезәкләр түгел!), Р. Файзуллин белән Р Харисны, Г. Рәхим белән Р. Мингалимовларны янәшә куюыбыз да шулай ук бик күп шартлылыкларны истә тотып кына. Бүгенге татар поэзиясен алардан башка күз алдына китерүе кыен Һәм шунысы аеруча куанычлы, алар иҗаты донья һәм туган илебез халыклары шигъриятенең бүгенге югарылыгыннан калышмый РИНАТ МӨХӘММӘДИ г. н — Телсез экрандагы сыман, оеп Тора кырлар! Ап-ак, чырайсыз— Җил исәргә кыймый торган юлдан Җырлап үтү кая!! Уңайсыз-. Сагындырдың, узган яшьлек сыман, коргаксыттың, яңгыр, син безне! Дымнарыңны алып безнең яктан син сыйлыйсың, әнә, диңгезне!.. Күк диңгезгә тамчың тешеп сүнә. күбекләнеп коя суга су... Те и е буе йерәгемә яваАһ, йерәгем түгел шул басу!- Роберт Әхмәтҗановның бу шигырендә («Коры елда») генә дә күпме яну. тыигьн сыз йөрәкнең күпме өзгәләнүе бар. Яңгыр тамчысына сусаган басуларның халәтен— хәер, бер басулар гына сусый микән әле — ике күзен офыклардан алмый көн-төн яңгыр болытларын көткән игенченең халәтен, өмет һәм борчуларын шулай гади, шагыйранә әйтеп бирү өчен шагыйрьдән күп кирәкме?. Аз да түгел, күп тә түгел — олы гражданлык һәм талант кирәк. Талант — табигать бүләге, ә гражданлык хисләре— ата-ана һәм мәктәп, коллектив һәм җәмгыятьтән, поэтик шәхес формалашкан шартлардан. Уңдырышлы туфракта туып, рухы көр. хезмәте белән гүзәл кешеләр арасында үскән буын вәкиле Роберт Әхмәтҗанов. Шуны аңлап, табигать һәм үзен тудырган халкы алдында зуррак җаваплылык хис итсен иде. үсүдән, эзләнүдән туктамасын, бер тирәдә тупырдаган тышаулы атка охшап калмасын иде ул. Шагыйрь, иң беренче чиратта — шәхес, ә аннан җәмгыятьнең актив әгъзасы — гражданины да булырга тиеш! Чын хакыйкать шундый, аны исбатлап тору таләп ителми. — Күзләремне йомдым... Ил хакына Кичеп шомлы, биек үткелне. Өнсез, тынсыз биек тау сыртында Туганнарым бара шикелле. Арада — мин. Ялгыш ташка бастым!.. — Әни! Кичер, китәм мин җырдан... Тик Ил өчен тынлык кирәк чакта Хәтта сиңа «Ху ш!» дип кычкырмам. Бу юлларның авторы яшь шагыйрь Зөлфәтнең заманча актив һәм көрәшчеләр рухы белән сугарылган поэзиясе елдан-ел җитдиләнә бара, көтелмәгән яңа яклары белән ачыла килә. Кайберәүләр аның аз язуына, сирәк басылуына борчылалар кебек Ә мин исә иҗатында ярсу, романтикларга хас ашкынулы шагыйрьнең матбугат битләрендә басылуга килгәндә үтә сабыр һәм аек акыллы булуына сокланам гына. Уйлавымча, бу — шагыйрьнең пассивлыгыннан түгел, әдәбият һәм укучы алдында олы җаваплылык тоеп иҗат итүеннән, иҗади шәхес буларак үз-үзенә үтә таләпчән булуыннан килә. Яшерен-батырын түгел ич, Зөлфәт һәм М. Әгъләмовның болай актив кына күренгән яшьтәшләре дә байтак, әмма аларның бер ишесе иҗади активлык белән әрсезлек арасында буталып күп кенә көчләрен сарыф итәләр, вакыт-вакыт шигърият дигән олы дөньяны примитивлаштырып аңлауга кадәр җитәләр, һәр язганыңны шигырьгә санап укучыга тәкъдим итүдә түгел, ә үз халкыңның рухын, гамен, йөрәк тибешен тоеп, шуны шигъри камиллек дәрәҗәсенә күтәреп берәгәйле тасвирлау, берәгәйле әйтеп бирә белүдә шагыйрьнең активлыгы. Әдәбиятның, шигъриятнең һәм сәнгатьле сүзнең абруен төшерергә ярамый безгә!.. Есенинның «Минем бөтен иҗатым бер олы мәхәббәткә, Ватаныма мәхәббәткә багышланган» кебек сүзләре бүген аеруча актуаль яңгырыйлар кебек. Заманыбыз үзе максатларның олылыгын, төпле булуын, вакланмавын таләп итә. Шагыйрьләр шигъри шәхесләрнең дә тоткан юлы туры, киң һәм якты булсын иде шулай. Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалимов, Рәдиф Гатауллинның соңгы җыентыклары һәм •бигрәк те Рәдифнең «Европада татар шагыйрьләре» циклы белән танышканда күңелдә әледән-әле поэзиябезнең киләчәге өчен ышаныч һәм матур өметләр уяна Яулан- ган биеклекләр белән генә канәгатьләнергә җыенмый шагыйрьләр. Юкса, соңгы елларда профессиональләшү куркынычы, яшьлек януларының сүрәнләнә баруы, борчуларының кими төшүе яный башлаган иде аларга. Лирик поэзиябезнең матур тради- ♦ цияләрен дәвам иткән бу өч авторның үсеш юды—максатларының эреләнә баруы, гражданлык позицияләренең активлаша төшүендә. Шул күзлектән караганда, яшьтәшләре Р. Файзуллин Һәм Р. Харис иҗаты күп кызыйлырак. Йөрәк кыса кайчак. Тын кысыла... Һавадандыр, диләр, һавадандыр... Һавадандыр — Урасы ашлыкны черетә яңгыр Һавадандыр — һава Җирдәге бар нәрсәгә кагылып тора. Ил-җирләрне тоташтыра — Кипрны да. Кытайны да. Ливанны да. Чилидагы канга баткан диварны да... Истән, күңелдән чыкмый йөрәкне һәм тынны кысып торган әнә шундый борчулар, олы борчуларда яши Ренат Харис. Басудагы игеннәр өчен булсын, илләр, халыклар һәм Җир язмышы өчен булсын, аның борчуларында мин шагыйрьлек, олы гражданлык күрем. Шул ук вакытта үзенчәлекле шигъри табышлар, оригиналь образларга да бай бу шагыйрь әсәрләре, вакыт-вакыт үзен рәссамга да охшатып куясың. Дөрес. Р. Харис шигырьләре алай ук йөгерек укылмыйлар, стиль авырлыгы һәм сурәтләү чараларының без гадәтләнгәннән ешрак килүе, бер-берсенә янәшә торуы да аларны кабул итүдә өстәмә мәшәкатьләр тудыра Әмма нәтиҗәләр ясарга ашыкмыйк, ул поэзиядә өзлексез эзләнә, өстә яткан катламнарда гына түгел, ә тирәннән эзләнә, һәм таба да!.. Поэзиябезгә миңа «ошыйошамый» критерийларыннан чыгыл кына бәя бирүдән, шигъри индивидуальлекләргә мөнәсәбәттә үзебезнең чикләнгәнлектә чикләнеп, традицион формалар тарафдары гына булып калулардан котылырга, качарга иде бит. Мәсәлән, Р Фәйзуллинның «Кыска шигырьләрьен — бер. ике, өч дүрт ( ) юллыкларын үзем дә шигъри бөтенлеккә ия әдәби продукция буларак кабул итә алмыйм Аларның формасы ук ясалма булуларына ишарәли сыман. Шигырь төшенчәсенә тар караштандыр ул бәлки Кат-кат укыйм, нидер бар да кебек үзләрендә — тәэсир итә. -хис һәм тойгыларны да уята түгелмеТ Зәңгәр күктә ап-ак болытлар! Ватаным, дип баккан күзләремҖигелдеме гомеремнең яртысына! Билләр сына. Гөлләр сына. Илләр сына... Донья болай тыныч кына... ҖИНАЯТЬ Болында мин ялгыш ездем тамыры белән бер ал чәчәкне! РИНАТ МӨХӘММӘДИ ЕВ ф ӘГӘР СИН ЯНМАСАҢ Салават күперендә ал төс тоныкланып калгандай булды. Чын-чынлап шигъри һәм тирән ассоциацияләргә нигезләнгән юллар ич. Аларның га- дәти булмаган формасына артык игътибар биреп, эчтәлегенә, сулышына колак салырга онытмыйбыз микән? Ул кыска шигырьләр арасында әле, чынлап торып уйлаганда, мөстәкыйль әсәр булып өлгермәгәннәре дә булырга мөмкин (кемдә генә юк алар?..). Нибарысы матур бер шигъри деталь, шигъри заготовка хәлендәге юллар да очрый. Ләкин нюанслармы, диалоглар яисә монологлармы, кыска шигырьләрме — һәркайсы өзлексез иҗади эзләнүләрдә булган шагыйрьнең үсеш юлында яңа бер этап, һәм бу тәҗрибәләрне дә Р. Фәйзуллинның һәркемгә якын, үз булган шигырь, поэмаларыннан аерып карарга ярамый. «Мин сиңа йомшак таң җиле...», «Менә без дә үсеп җиттек, әни!..», «Аккошлар», «Башны салларга салып...» кебек чын мәгънәсендә халыкчан җыр һәм шигырьләр авторы, фәлсәфи лирик шагыйрь (әлеге кыска шигырьләр дә фәлсәфи уйланулардан гыйбарәт) Ватанга һәм кешеләргә бетмәс-төкәнмәс олы мәхәббәт белән эзләнә, иҗат итә. «Гадиләргә гимн» һәм бигрәк тә «Көрәшчеләр» поэмасының пафосына, рухына колак салыгыз: Әгәр без дә эндәшмәсәк! Күрә торып, күрмәс булсак, ишетә торып, ишетмәсәк! Уяу бул. Рух! һәр мизгелдә мәгънә. Бер мизгелдә гөл ава ала, ил ава ала... Колак төбендә Сибгат Хәким кабатларга яраткан: «Шагыйрь борчылырга тиеш! Шагыйрь янарга тиеш!..» кебек сүзләр яңгырап тора. Шагыйрь — борчуларда Шагыйрь — яна... Соң, әгәр ул янмаса, әгәр син янмасаң һәм әгәр без янмасак, кем җылытыр икән дөньяны?..