Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЭШЧЕ СЫЙНЫФЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАПЛАР №76—1978 елның шушы тема әсәрләре конкурсын ВЦСПС президиумы һәм СССР Язучылар союзы игълан иткәннәр иде. Күптән түгел ана йомгак ясалып, бер беренче бүләк Петр Проскурннга («Имя твое» романы), ике икенче бүләк Олесь Гончарга («Берег любви» романы) һәм Аркадий Первенцевка («Гегемон» романы) бирелде. Өч әдип (Кокоулин, Скоп, Мир- мухсин) өченче бүләккә лаек булдылар. Кызыксындыру бүләгенең берсен безнең әдибебез Эдуард Касыймов Татарстанның Бондюг химиклары турында язылып, русчага «Чулман —река внуков» исеме белән тәржемә ителгән романы өчен алды. ДӘРЕСЛЕКЛӘР КАМИЛЛӘШЕР ҺӘМ СТАБИЛЬ БУЛЫРЛАР Республикабыз Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан китап нәшрияты шул турыдагы мәсьәләне конкрет тикшерделәр. Анда министр В В Иванов, профессорлар М. 3. Зәкиев һәм Д. Г. Тумашева, КДУ һәм КДПИ укытучылары. Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарйх институты, РСФСР. Мәгариф министрлыгының милли мәктәпләр фәннитикшеренү институты галимнәре, педучилище һәм урта мәктәп укытучылары катнашты. Чыгышларда татар телендә аерым дәреслекләрнең сыйфаты анализланды һәм күп кенә эшлекле тәкъдимнәр әйтел к «ВОЛГА» ЖУРНАЛЫ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Унынчы бишьеллыкның зур эшләре һәм казанышларына «Волга» журналы керткән өлеш турында сөйләшү июнь азагында Саратовта үткәрелде Бу нжадн конференциядә Мәскәүдән, Идел буеның унтугыз өлкә һәм республикаларыннан килгән вәкилләр журнал материалларының сыйфаты һәм аның авторлар белән нжадн элемтәләрен тагын да ныгыту перспективалары турында сөйләделәр Татарстан язучылары исеменнән анда Мәжнт Рафиков һәм Равил Файзуллин чыгыш ясады Киләсе елда «Вол- га»ный бер саны бүгенге татар әдәбиятының ни яхшы әсәрләрен махсус туплап чыгарачак. ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН Казандагы Яшьләр үзәгендә яшүсмерләр өчен республикада беренче махсус китапханә ачылды. Аның фондында — 30 мең ярым том китап, күп төрле исемдәге көндәлек матбугат теркәмәләре, күп санлы диапозитивлар һәм грампластннкалар кол лекциясе. МАРИ ДУСЛАРЫБЫЗ СЪЕЗДЫ Йошкар-Олада мари язучыларының би шенче съезды булып узды. Анда күрше республика әдипләренең соңгы биш елдагы нжаты партия билгеләгән бурычларны хәл итү юнәлешендә, нлнең күп" милләтле зур әдәбияты үзәненә кушылган агым булып үскәнлеге, жирле һәм үзәк нәшриятларда 150 дән артык китап чыгарулары билгеләп үтелде. Мәскәүдән һәм тугандаш республикалардан килгән әдипләр исә. шул жөм- ләдән Татарстан язучылары вәкиле Самат Шакир заман темасына язылган һәм төп проблемаларны художестволы хәл итүгә багышланган әсәрләрнең киләчәктә бер« ■>• берсе кабатламый торган, тормыш яңалыгын кыю ачышлы итеп, киләчәккә үткенрәк караш белән язылсыннар иде дигән теләк белдереп чыгыш ясадылар. УДМУРТИЯДӘ ИЖ.АТ БӘЙРӘМЕ Инде күптәннән Воткинск заводының пролетар традицияләре булган. Октябрьдан соң исә промышленность һәм авыл хужа- лыгы. фән һәм культура үсешендә гадәттән тыш зур сикереш ясаган удмурт дуслар илендә СССР Язучылар союзы үткәр гән совет әдәбияты атналыгында Татарстан әдипләре коллективыннан Гариф Ахунов катнашты. ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ 20—21 июньдә Уфа шәһәрендә «Урал һәм Идел буе халыкларының әдәби мнрас проблемалары һәм бүгенге тормыш» дигән темага региональ фәнни конференция булды. СССР Фәннәр академиясенең Башкорт- стан филиалы тарих, тел һәм әдәбият институты тарафыннан хәзерләнгән бу конференциягә Казагыстан ССР, Татарстан. Удмурт. Мари, Чуваш. Мордва. Карел авто- ном республикаларыннан да галимнәр килгән иде Конференциядә Казан тел. әдәбият һәм тарих институты галимнәреннән профессор М. JC Гайнуллин, филология фәннәре кандидатлары А. Г. Әхмәдуллнн. Ш Ш Абилов. М. В. Гайнетдннов. Казан педагогия институты галнме Ф Хатнпов доклад һәм чыгыш ясадылар. Конференциядә катнашучылар арасында туган якларына кайтышлый Уфада туктаган прозаик Әмирхан Еники дә бар иде. ТАНЫШ ЯКЛАРДА Ленинград шагыйре, дистәдән артык шигырь китабы авторы Михаил Сазонов 1942 елда фронтта каты яралангач, Казан госпитален.) озатыла, биредә аның күзләрен өлешчә булса да күрә торган итеп дәва аыйлар. Аннары ул Казанда слесарь булып эшли һәм поэзия өлкәсендә дә үзенең сәләтен сынын башлый. Күптән түгел шагыйрь яңа китапка материал туплар өчен Татарстанга килде. Казанда һәм КамАЗда булды. * Җәй урталарында Казанда булып, илдә күптән танылган кино һәм театр артисты, якташыбыз Раднер Моратов Татарстанда яшь киносөючеләрнең икенче республика слетында эстетик зәвыклы булырга өндәми матур, бик гыйбрәтле чыгыш ясады. Төрле киностудияләр төрле елларда төшер- I )н алтмыштан артык фильмда дүрт дистәләп милләт вәкиле рольләрен уйнаган бу оста быел республикабызның Зеленодольск районы «Үрнәк» поселогында төшерелгән «Бәйрәмнең өч көне» исемле нәфис фильмда татар кешесе образын башкарачак. ХАЛЫК ХӨРМӘТЕ Әдәби телебезгә нигез салышучыларның берсе, атаклы шагыйрь Габделжаббар Кандалыйның кабере, мәгълүм булганча. Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы. Иртуган авылы (Иске Кандал) җирендә. Үткән елны шагыйрьнең тууына 180 ел тулу уңае белән «Восход» колхозы идарәсе (председателе Ә Сафиуллин, партия комитеты секретаре Р. Габбасов) шул кабер өстенә яна чардуган кордырып. шагыйрьнең исеме язылган гранит таш куйдырды. МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ТАГЫН БЕР МУЗЕЕ Ул Җиңү көне уңае быел Пермь шәһәренең 70 иче номерлы мәктәбендә ачылды. Үзәк районның мәктәпкә шефлык иткән предприятиеләре аның матур бинасын җиһазлауга күп көч куйганнар. Мусаның яшьлек дуслары, сугышка хәтле үк Пермьдә эшләгән. Мусаның тормышы һәм иҗатын армыйталмый пропагандалаучы Ибраһим һәм Биби ханым Кадыйровлар музей өчен шактый кызыклы яна экспонатлар тапканнар һәм алар зур осталык белән әзерләнгән. Музей зур җәмәгатьчелек катнашы белән тантаналы төстә ачылды. Анда Ташкенттан филология фәннәре кандидаты. Муса һәм аның көрәштәшләре турында белгеч Исхак Зәбиров та катнаша һәм музейга үзенең кандидатлык диссертациясенең бер данәсен. «Җәлил белән бергә» дигән китабын бүләк итә. Ә Пермь өлкәсенең «Белем» җәмгыяте исә аның Муса батырлыгы һәм үлемсез иҗаты турында чытышларың хәрби частьта. Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә, фармацевтика институтында, елга училищесы һәм хореография училищесы, 5 нче һәм 52 нче номерлы мәктәпләрдә һәм предприятиеләрдә оештырылган, барлыгы 2500 кеше катнашкан аудиторияләрдә үткәрә. Мусага багышлап уздырылган шундый ук зур кичәләрнең берсе Ташкентта М. Әш- рәфн исемендәге консерваториянең актлар залында уздырыла. Анда Муса турында истәлекләрен Хәдичә Җәлилова сөйли һәм фән кандидаты, Үзбәкстан Журналистлар союзы премиясе лауреаты Исхак Зәбиров чыгыш ясый. кереш сүзеннән сон яшь авторлар Роберт Рәкыйпов. Венера Туктарова. Әхтәм Фәх- ретдннов яна шигырьләрен укыдылар. КАЗАННАН ЧИТТӘ Теркестан хәрби округының Ташкентта үткәрелгән 60 еллыгы тантанасында шагыйрь Зәки Нури катнашты. «Кичке Ташкент» һәм хәрби округның «Фрунзевец» исемле газеталарда аның хәрби темага шигырьләре басылды. Укытучы Таһир Шәмсуаровнын яна шигырьләр кулъязмасы тикшерелде. Анын уңай һәм җитешмәгән якларын билгеләп, Ә. Маликов һәм К Булатова заман темасы әсәрләренә күбрәк игътибар итәргә кирәклеген әйттеләр. Хабаровск шәһәре китап нәшриятында чыккан «Доблесть поколения» исемле китапта Ленин һәм Дәүләт премияләренә лаек булган шагыйрьләрнең БАМ төзүчеләренә багышланган шигырьләре тупланган Анда Сибгат Хәкимнең «Дәверләр капкасы» дигән кечкенә поэмасының тәрҗемәсе дә кертелгән. Лениногорскидан яшь шагыйрь һәм музыкант Разим Вәлиуллнн җитәкчелек иткән вокаль квартеты һәм С. Мортазин җитәкләгән бию ансамбле Беренче Бөтенсоюз сәнгать фестивале лауреатлары исемен алганнар иде. Шул ике коллективтан сайлап алынган группа Польшаның Варшава. Краков. Закона не һәм Жешов шәһәрләрендә чыгышлар ясады. «Поэзия» альманахында (Мәскәү, «Молодая гвардия» нәшрияты, 21 иче чыгарылыш) шагыйрә Мәрзия Фәйзуллинаның русчага Римма Казакова тәрҗемә иткән алты шигыре басылды. Чирмешәи районының Урманасты Үтәмеш авылы клубында Леннногорск әдәбият берләшмәсе членнары әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Быел Голландиянең Амстердам шәһәремдә дөнья күләмендәге фотокүргәзмә оештырылды. Анда төрле континент фотографларыннан барлыгы 400 рәсем кабул ителде Шулардай утызы — СССР фотографлары эше иде Безнең Татарстаннан анда «Азат хатын» журналы фотохәбәрчесе Рифкать Якуповның сабан туе темасына төрле елларда төшерелгән рәсемнәре күрсәтелде Автор киләчәктә андый сурәтләрне тематик альбом итеп тупларга җыена СОЮЗЫБЫЗНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ УКЫТУЧЫЛАР БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ 1978 елның июнендә Тольятти шәһәрен- , лә башлангыч мәктәп укытучыларының өл- кәара курслары эшендә филология фәннәре кандидаты Гөлчәчәк Әдһәмовл катнашты. Ул РСФСРның унөч өлкәсеннән килгән 70 укытучы алдында татар балалар әдәбиятының бүгенге торышы турында сөйләде. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Татарстан китап нәшриятының 1978 елда бастырып чыгарган китаплары һәм 1979 елга төзелгән планы белән таныштырды. Леннногорск әдәбият берләшмәсе утырышында язучыларның нжат активлыгы турында сүз барды. Анда Әдип Маликов. Шамил Бнкчурин, Җәмит Рәхнмои һәм башкалар берләшмә эшенең уңай һәм кимчелекле якларына тукталдылар, яңа әсәрләргә анализ ясадылар. Татарстан радиосыннан Әлмәт әдәби берләшмәсе членнарының чыгышы булды. Берләшмә җитәкчесе Сажндә Сөләйманова МАКТАУЛЫ ИСЕМ Тарих фәнен үстерүдәге хезмәтләре, нәтиҗәле педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1978 ел. 26 июнь Указы нигезендә тарих фәннәре докторы, профессор. В И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының КПСС тарихы кафедрасы мөдире, «Казан утлары» журналының редколлегия члены Рафыйк Измайлович Нәфиковка Татарстан АССР- ның атказанган фән эшлеклесе днг-н мактаулы исем бирелде