ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ ҺӘМ ЭСТЕТИК ТӘРБИЯ
Алсу күбәләге июнь иртәсенең, Тәрәзәмә килеп чиртәсең. Яшьлек, сиздермичә киләсең дә, Сәлам, дисең һәм тиз китәсең. Такташ мәрхүм үзенең яшь гомерен Зәңгәр урман итеп сурәтли. Шулай инде, табигый бер закон: Китә яшьлек, ике сойләшми. ...Ләкин үкенмәслек безнең яшьлек. Кире кайтмас булып китсә дә. Яуладык без иркен, мул тормышны, Без бәхетле, картлык килсә дә. Бу юлларның авторы Габделхак Сафиуллин Буа районы ■Коминтерн» колхозында шофер булып эшли. Аның авылдашы Ибраһим Садриев пьесалар һәм шигырьләр яза. Арада басылганнары да бар, сәхнәдә уйналганнары да Әлбәттә, мондый мисалларны теләсә кайсы авылдан табып буладыр. Шул ук районның Иске Суксу авылыннан Д. Камалетдинова авыл советында секретарь булып эшли Буш вакытларында ул да илһамланып шигырь яза. Сагнуларым. ярсу диңгез кебек. Ярларыннан ташый ыргылып. Тыңларсыңмы, таңнар аткан чакта Яңгырасам матур җыр булып!.. Фәния Әхмәтова исә Яңа Чынлы авылында яши -Мин,—ди ул, — бала чактан бирле беренче группа инвалиды 32 ел урын естендә. Иери алмыйм » Әмма Фәниянең язмыш сынауларына бирешергә исәбе юк, әдәбиятны ярата һәм уэе дә шигырьләр яза. Яшеп чыршы — әй түрендә. Тирәсендә — балалар. Кыш бабай бүләк әләшә — Кыш конендә алмалар. Шук. шаян шул кыш бабай да Нәниләрне келдерә; Гел бншлегә укыгыз, дип Үз теләген белдерә. Китерелгән мисалларның мәгънәсе шул: эшче булсын, колхозчы булсын, интеллигент булсын, ул танылган язучыларның әсәрләрен уку белән беррәттән, үзе дә кулына каләм ала. Бу — иҗат эшенең массалашу күренеше, коммунизм тезүче җәмгыятьтә яшәүче кешенең эчке дөньясы үсүен, баюын раслаучы дәлил. Шундый шартларда әдәби-эстетик тәрбия мәсьәләләренең әһәмияте бермә-бер арта. Чөнки моны һәрьяктан камил кеше — коммунизм җәмгыяте кешесен тәрбияләү 'бурычы таләп итә. Партиябез дә хезмәт ияләренең иҗади сәләтләрен, ихтыяҗларын, зәвыкларын даими камилләштерә баруны идеология эшенең бер бурычы итеп самый. Бу бурычны тормышка ашыруда әдәби тәнкыйтьнең роле аеруча зур. КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындавгы мәгълүм карарында мәсьәләнең бу ягына махсус игътибар юнәлтелгөн иде. Хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләүгә татар совет тәнкыйте нинди өлеш кертә соң? Куанычыбызга каршы, аз өлеш кертми. Мәсәлән, талантлы әдәбият галиме Хатип Госманның күп кенә хезмәтләрен һәм мәкаләләрен искә алырга мөмкин. Тормышка һәм шагыйрь иҗатына тирән караш, конкретлык, дәлилләргә байлык, фикер ачыклыгы аның хезмәтләрен укучыга аеруча якын итә. Тәнкыйтьче белән бергә фикер йөртүдә укучы бит үзе дә катнаша, сәнгать телен өйрәнә, аның сурәтләү чараларын сиземли, күрә, тоя, танып белә. Әйтик, һ Такташның «Алсу» поэмасындагы: Салкын карга басып Алсу килә. Үзе көлә, Үзе сөйкемле, Үзе усал, Үзе болай бер дә Усал түгел кебек шикелле. — дигән строфада «үзе» сүзенең кабатланып килүе бар кешегә дә аңлашылып бетмәве мөмкин. Ә X. Госман аны нечкә сиземләү белән укучыга аңлатып бирә: «Бу сүзнең функциясен шагыйрь ике яклы итеп алган булса кирәк: бер яктан, «үзе» сүзе Алсудагы характер сыйфатларын берәмлекләп, аерым-аерым атап бирү өчен һәм сыйфатны калкытып күрсәтү өчен кирәк, икенче яктан, Алсуның гаять җитез, алмашынып, уйнаклап торган, хәтта бер-берсенә капма-каршы төсле күренгән бу характер сыйфатларын шагыйрь «үзе» сүзе аркылы бер үзәккә җыйнап ала... берберсе белән һич тә килешмәстәй нәрсәләрнең (үзе усал, үзе усал түгел шикелле) Алсу характерында сокландыргыч рәвештә килешә алуларын күрсәтә, шушының белән аның тирәндә яткан сыйфатын — рухи бөеклеген ачып сала». Күрәсез. Хатип Госман сүзнең, сурәтләү чарасы һәм образ тудыра торган куәтле корал буларак, эчке халәтен тирән тоемлау белән аңлатып биргән. Болай конкрет фикер йөртү укучы өчен исә бик әһәмиятле. Ул әдәбиятны аңларга, матурлыкны тоярга өйрәтә, укучының эстетик зәвыгын камилләштерә. Әйе, сәнгать матурлыгын тою, хис итү өчен сәнгатьне аңлый белергә кирәк. Ә эстетик зәвык кешегә әзер килеш тумыштан ук бирелми. Ул төпле белемгә таянган хәлдә генә уяна, үсә, камилләшә ала. Аны башта уятырга кирәк, аннары үстерергә тәрбияләргә, камилләштерергә— Әдәби тәнкыйть менә шушы юлда укучының ышанычлы ярдәмчесе булып тора. Нәкъ менә әдәби тәнкыйть сәнгать телен үзләштерүдә укучыга ярдәм итә, аны сәнгать матурлыгын бәяли белергә өйрәтә, аңа матурлык критерийларын бирә. Дөрес, тәнкыйтьнең үзенә генә хас тикшерү объекты бар. Китап һәм тормыш, китап һәм автор, китап һәм әдәби процесс — ул объект шуннан гыйбарәт. Әмма тәнкыйтьче үзенең һәр адымын, мөмкин кадәр, укучы белән бергә атларга тиеш. Икенче төрле әйткәндә, әдәби тәнкыйть мәкаләсе укучыга яхшы аңлаешлы булсын «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындапгы карарда да бу таләп махсус искәртелә. «...Редакцияләр.— диелә анда.— тәнкыйть материалларының... аңлаешлылыгына җитәрлек игътибар бирмиләр». Укучы белән ачыктан-ачык сөйләшүнең, аңлаешлы тәнкыйть мәкаләләренең ни дәрәҗәдә зарури булуын күрсәтү өчен Фәнис Яруллинның «Кешене кешеләр күтәрә»** исемле мәкаләсеннән бер өзек китерик: «Минем алдымда,— дип яза ** «Казан утлары». № 10. 1972. 175 бит Ф Яруллин,— бик күп хатлар ята... Адреслары терле булган кебек, хатларның авторлары да төрле кешеләр. Кайсы укытучы, кайсы пенсионер, кайсы мәктәптә укучы, кайсы сатучы. Төрле-төрле һөнәр ияләре язуга карамастан, хатларның күбесендә бер үк сораулар кабатлана. «Җилкәнне җилләр еккач» дигән повестьның герое Фәнияр чынлап та бар кешеме? Аның адресы ничек? 5 ...Мари республикасы, Бәрәңге районыннан Рушания Газизова: «Повестьның герой- — лары Фәнияр белән Илсөянең адресын сала алмассызмы? Олы йөрәкле, саф мәхәббәтле Илсөягә хат язып, аның белән якыннан танышасым килә» Норлат районыннан Рәмзия Мәулетова: «Фәүрия. Илсөя. Гаделшин, Гөлсәйдә. s Нәсимә һәм Ризваннарның чын исемнәрен язып җибәрегез әле» Свердловск шәһәреннән Янчурина Әлүдә: «. Оятыма каршы, Фәнияр Гатауллин- х; ның бер нинди шигырен дә укыганым юк. бәлки, игътибар итмәгәнмендер Повестьны укыган көннән башлап, Фәнияр бердә уемнан китми Әгәр мөмкин булса. Фәни- J яр турында язып җибәрегез әле. Ул университетны тәмамлый алдымы? Шигырьләр — язуын дәвам итәме? Кайда яши? Илсөя белән бергәме?» л Күренә ки, хат ааторлары образлар телен аңлауда бер үк хатаны кабатлыйлар: Е сәнгать факты белән тормыш факты арасына тигезлек билгесе куялар. Шул харак- “ тердагы хатлар тәнкыйтьчене искәртеп торалар: әдәби әсәргә анализ ясаганда укучыны онытырга ярамый. Киресенчә, укучы тәнкыйтьче белән бергә фикер йөртүдә н катнашсын, аның ярдәмендә сәнгать телен, образлар телен аңларга өйрәнсен үзенең Е хисләрен яңартсын, эстетик зәвыгын үстерсен, камилләштерсен, әдәби фикерләү сә- п ләтен көчәйтсен. Сүз уңаена немец шагыйре, коммунист И. Р Бехер сүзләрен искә го алып үтәсе килә: «Укучы — тәнкыйть иң элек менә кем игътибарына юнәлтелергә тиеш. Укучы — менә кемнең эстетик зәвыгын, әдәбият буенча фикер йөртү сәләтен үстерү өчен тырышырга тиеш тәнкыйтьче. Чөнки укучы үсмәсә. язучының да иҗат үсеше тоткарланырга мөмкин» '. Әйтергә кирәк, татар әдәби тәнкыйте вәкилләре үз хезмәтләрендә күпчелек очракларда шулай эшлиләр дә Югарыда Хатип Госман хезмәтләрен телгә алып үткән идек инде, андый мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Проза тәнкыйтебездән И. Нуруллин мәкаләләрен дә искә алырга була. Гадәттә ул авторларны да. укучыны да бер дәрәҗәдә күздә тота: беренчеләре өчен аның фикерләре — күрсәтме, икенчеләре өчен — сабак булып тора. Алыйк Рафаэль Мостафинның «Тема, идея, әдәби осталык» исемле мәкаләсен. Биредә барлык мәсьәләләр — әдәби процесска, язучы эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр укучы катнашы белән хәл ителәләр. Укучы биредә тәнкыйтьчене тыңлый, аның белән бергә әсәрләрне дөрес бәяләргә ойрәнә, матурлык критерийларын танып белә. «Әдәби әсәрләргә бәя биргәндә, — дип күрсәтә Р Мостафин, — без төрле критерийлардан чыгып эш итәбез. Шулерның иң нык таралганы, мөгаен, тематик критерийдыр». . Тәнкыйтьче шунда ук укучыга аңлатма бирә: «Бу бик табигый һәм аңлашыла торган нәрсә. Чөнки әсәрдә дистәләрчә, йөзләрчә еллар элек булып узган тарихи вакыйгалар турында сүз барамы, әллә бүгенге көннең иң мөһим күренешләре тасвирланамы, язучы тормыштагы интим нәрсәләр тирәсендә әйләнәме, әллә заманның зур проблемаларын күтәрәме — безнең өчен барыбер түгел» Укучыларга сәнгать телен өйрәтү буенча күргәзмәле сабак бирү җәһәтеннән караганда, филология фәннәре докторы Гали Халитның «Шагыйрь, чор. герой» ' исемле теоретик хезмәте, шулай ук Нил Юзиевнең «Шигырь гармониясе» †† ‡‡ зур әһәмияткә ия булып тора. Гәрчә әлеге хезмәтләр катлаулы теоретик мәсьәләләрне чишүгә багышлансалар да, дәлилле фикер йөртүләре белән укучыга сәнгатьнең асылын, аның табигатен, үзенчәлеген, телен аңларга ярдәм итәләр. Әлбәттә, укучыларның әдәбиятны аңлау дәрәҗәсен күтәрүгә, аларның эстетик зәвыкларын тәрбияләүгә хезмәт итүче әдәби тәнкыйть югарыда китерелгән мисаллар белән генә чикләнми Биредә тагын Азат Әхмәдуллин. Флорид Әгъэәмое. Флүн Му- ' И Р Бехер Шигърият принцибы Т 14. 419—420 бкт. 1972. Бер-тии (немец телендә) 1 Рафаэль Мостафин «Казан утлары». 1972. М 9. I5I-IM битлә𠇇 Гали Халит Катай. 1971 ' Г(нл Юанев. Катан. 1972 inәРәФ ӘХМӘДУЛЛИН син хезмәтләрен, Фәрваз Миңнуллин, Нурмөхәммәт Хисамов, Хуҗи Мәхмүтов... мәкаләләрен, Фатих Урманчиев, И. Ахунҗанов... рецензияләрен күрсәтергә кирәк, Бу уңайдан азучыларыбыз өлешен дә истән чыгарырга ярамый, әлбәттә. Укучыларга сәнгать телен өйрәтүдә сабак булырлык мәкаләләр алар тарафыннан да әле- дән-әле языла тора. Элегрәк еллардан шагыйрь Әхмәт Исхакның бер мәкаләсе хәтергә кереп калган. Анда автор: «Чагыштыруны Тукай үзенең иҗатында аеруча күп һәм уңышлы куллана*,— дип язуга ук, әлеге мәсьәләне гомуми халык иҗаты процессына нисбәтән алып карый һәм анда нинди урын тотуын ачыклый. «Татар халык җырлары да бит,— дип күрсәтә Әхмәт Исхак,— нигездә шундый чагыштыру чараларына корылып төзеләләр. Дүрт юллык җырларның беренче ике юлы күп вакытта нинди дә булса бер күренешне ала да, җырчының кичерешләрен шундый күренешләр белән янәшә куеп, аларны бер-берсе белән чагыштыра — охшата, тиңли яки каршы куя». Әйтелгәннәрне раслау өчен автор дәлил китерә: Иделләр агып бетсә дә. Комнары кала икән, Хәсерәтләре үтсә дә. Моңнары кала икән. Шуннан соң гына Әхмәт Исхак укучыны яңадан Тукай иҗатына алып килә, фикерен һәркемгә аңлаешлы формада дәвам итә. Шул рәвешчә, укучы авторга ияреп фикер йөртә, өйрәнә. Кызганычка каршы, әле еш кына әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә укучы турында онытыла. Тәнкыйтьченең игътибары бары ике адресатка — әдәби процесс һәм авторга гына юнәлтелә. Тәнкыйтьче үз фикерләрен конкрет мисаллар белән дәлилләп торуны зарури санамый. Бу җәһәттән Т. Галиуллинның «Тормыш — шигърият чишмәсе» исемле мәкаләсе гыйбрәтле. «Татар халкының батыр улларын калкурак, масштаблырак итеп сурәтләүгә омтылу,— дип яза Т. Галиуллин,—яшьләр иҗатында да ачык төсмерләнә». Бу — тезис. Ә менә аны исбатлау: «Р. Харисовның «Мулланур» шигыренә динамика, киеренке драматизм, «лирик накал» хас. Шагыйрь Мулланур батырлыгының бөеклеген, эчке рухи матурлыгын, үлемсезлегенең нигезен ачып бирергә ниятли. Ул иске теманы яңача чишә, героена яңа сызыклар өсти» '. Ләкин бу «исбатлау» дигәнебез үзе исбатлауны сорый торган булып чыккан. «...Калкурак, масштаблырак итеп сурәтләүгә омтылуины ачып саласы, күрсәтәсе урынга тәнкыйтьче яңадан тезис артыннан тезис тезеп китә. «Мулланур» шигыренә динамика, киеренке драматизм, «лирик накал» хас», «Мулланур батырлыгының бөеклеген, эчке рухи матурлыгын, үлемсезлегенең нигезен ачып бирергә ниятли»; « Иске теманы яңача чишә, героена яңа сызыклар өсти». Болар үзләре ачыклауны, исбатлауны таләп итәләр. Әйтик, «иске теманы яңача чишә» дибез икән, моны һичшиксез дәлилләргә кирәк. Укучы өчен коры тезис санама, «теманы яңача чишү»не күрсәтеп бир. Бары тик шундый конкрет сөйләшү генә укучыга сәнгать телен үзләштерергә ярдәм итәргә мөмкин. Тәнкыйтьче исә бу хакыйкатьне истән чыгарган. Хәлбуки, Т, Галиуллин — әдәбиятны, сәнгать телен тирәнтен сиземләүче оста белгеч. Аның мәкаләләрендә укучы ихтыяҗларын, эстетик зәвыкларын камилләштерү зарурлыгын да онытмавы аерата әһәмиятле. Бу теләкне «Тормыш моңын тоеп» исемле мәкалә авторлары Рифат Сверигин һәм Фәрит Хатипов игътибарына да ирештерәсе килә. Чөнки алар да үзләренең югарыда исемләнгән хезмәтләрендә укучыны онытып җибәрәләр, сүзне, башлыча, язучы белән ике арада гына алып баралар. Алыйк мәкаләдәге мондый тезисны: «Әмирхан Еники кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең һәм кеше язмышының эчке, психологик тирәнлекләренә үтеп кереп, шул тирәнлектә яткан драматизмны да үзенчә бер осталык һәм төгәллек белән ачып бирә белә» Әлбәттә, болай раслау язучы өчен җитәрлек ачык, конкрет. Ә менә укучы әлегә канәгать түгел. Чөнки ул «...кеше язмышының эчке, психологик тирәнлекләренә үтеп керүпне тәнкыйтьченең ачып бирүен көтә. Әйе, син, тәнкыйтьче, әнә «...шул тирәнлектә 1 Т Галиуллин Яңа үрләр яулаганда 1972. 17 бит ’ Рифат Сверигин. Фарит Хатипов Тормыш моңын тоеп.— «Казан утлары*. № 1. 1978, 131 бит. •тквн драматизмны... үзенә бер осталык һәм төгәллек белән бирә» белүне укучыга исбат ит. Әйтик, язучы ничек «үтеп керә», ничек «ачып бирә?» Моның өчен ул сүз сәнгатенең нинди сурәтләү чараларыннан файдалана? Укучы менә шундый сорауларга җавап көтә. Мәкаләдә исә андый җавап юк. һәм шул характердагы мисалларны әлеге мәкаләдән күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Яшь тәнкыйтьче Мансур Вәлиеа мәкаләләре белән танышканда да шундый кимчелекләр белән әледәнәле очрашырга туры килә... Әдәбият турында сүз йөрткәндә укучыны истән чыгару я булмаса аның белән дәлилсез сөйләшү газета-журнал редакцияләренең әдәби бүлек эшчәнлегендә дә үзен нык сигдерә. Матурлыкны, әдәби осталыкны танып белергә омтылучы һәм шул ук вакытта үзләре дә иҗат дәрте белән янучы кешеләргә әдәби бүлек гадәттә шундый җавап бирә: «Шигырегезне баса алмыйбыз. Әдәби эшләнеше йомшак». Бу йомшаклык нидән гыйбарәт? Моңа җавап булмый. Әйе, редакция бүлегендә авторларның һәр- кайсына озын хатлар язып өлгерә алмыйлар. Ләкин моннан чыгу юлы бар: ул — тәҗрибәле язучыларны, яшь тәнкыйтьчеләрне файдалану. Аннары редакциягә килгән кулъязмалар турында матбугат битләрендә әледән-әле әңгәмәләр оештыру кирәк. Дөрес, андый әңгәмәләр моннан берничә еллар элек аз булса да газета битләрендә күренгәлөп килә иде. Соңгы елларда гына бу әһәмиятле эш ни өчендер гамәлдән төшеп калды. Әйтәсе дә юк, бик кызганыч. Әдәби тәнкыйтьнең эстетик тәрбия өлкәсендәге ролен киметүче сәбәпләрнең тагын берсе бар: тәнкыйть күп вакыт әдәби хәрәкәтнең алгы сафында атлаучылар иҗаты белән генә шөгыльләнә, бер исемнәр тирәсендә генә бөтерелә. Сафның урталыгында, як-ягында ниләр бар! Бу мәсьәлә аның игътибарыннан төшеп кала. Әйтик, Рәшит Гәрәй — күптәннән бирле язып килүче шагыйрь. Хәлбуки, аның иҗаты, һәм бер аның гына түгел, күпме шагыйрьләр иҗаты турында хәзергә кадәр матбугатта төпле фикер әйтелгәне юк әле.— Бу фактларның эстетик тәрбиягә ни бәйләнеше бар? — диюләре мөмкин. Бәйләнеш шул: матурлыкны раслауда кулланылган буяулар, үзенчәлекле төсләр хезмәт, ияләренең әдәби-эстетик зәвыкларын тәрбияләүдә тулы килеш файдаланылмый кала. Хәзерге чорда әдәби тәнкыйтьнең бурычлары зур һәм катлаулы, шундыйларның берсе — киң катлау хезмәт ияләрендә югары эстетик зәвык тәрбияләү, халык иҗат көчләренә ярдәм итү. Бу бурычны үтәү буенча тупланган уңай тәҗрибә — киләчәктә тагын да баетылырга тиеш.