Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨТЕН ХАЛЫК ЭШЕ

Совет халкының матди һәм рухи байлыкларын саклап тоту һәм ишәйтә бару безнең социалистик җәмгыятьтә дәүләт күләмендәге эш. бөтен халык эше итеп карала. Тарих һәм культура һәйкәлләренә сакчыл караш тәрбияләү — шул зур эшнең зур бер өлеше. Бездә тарих һәм культура һәйкәлләрен саклаучыларның Бөтенроссия җәмгыяте менә ун елдан артык эшләп килә. 1976 елның Октябренда ил күләмендә тарих һәм культура һәйкәлләрен саклау буенча махсус Закон кабул ителде. Совет халкы үзенең төп Законында: «Тарихи истәлекләрне һәм башка культура байлыкларын саклау турында кайгырту — СССР гражданнарының бурычы һәм вазифасы*, дип язды. Илебезнең матди һәм рухи байлыкларына сакчыл мөнәсәбәттә булу, аларны ишәйтә баруга хезмәт кую барыбызның да бурычы һәм вазифасы... Журнал редакциясе шул турыдагы фикерләре белән уртаклашуны сорап. Татарстан АССР Министрлар Советы Председателе урынбасары, тарих һәм культура һәйкәлләрен саклау буенча Бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан бүлеге Советы президиумы председателе, профессор Мансур Хәсән улы Хәсәновка. СССР Фәннәр академиясенең археография комиссиясе әгъзасы, доцент Миркасыйм Габделхәй улы Гос- мановка. СССР дәүләт премиясе лауреаты язучы Гомәр Бэшир улы Бэшироека мөрәҗәгать итте. Түбәндә аларның җаваплары урнаштырыла.

Мансур Хәсәнов

БӨТЕН ХАЛЫК ЭШЕ

Безнең социалистик җәмгыятьтә тарих һәм культура һәйкәлләре социалистик милек, җәмәгать милке, халык байлыгы дип игълан ителгән. Халык милкенә сакчыл мөнәсәбәттә булу — СССР гражданнарының төп конституцион бурычларыннан берсе, «...байлыкларны саклау, арттыра бару һәм алардан киң файдалану», Конституциядә күрсәтелгәнчә, «совет кешеләрен әхлакый һәм эстетик тәрбияләү, аларның культура дәрәҗәсен күтәрү өчен» кирәк. Менә нилектән эшче һәм крестьяннар дәүләте беренче көннәреннән үк, Владимир Ильич Ленин инициативасы белән, тарих һәм культура һәйкәлләрен исәпкә алу һәм саклау, аларны хезмәт ияләрен тәрбияләүдә файдалану юнәлешендә хәлиткеч чаралар күрде. Менә нилектән партиябез һәм Совет хөкүмәте тарих һәм культура байлыкларына карата ленинчыл мөнәсәбәттә булып килде һәм шундый мөнәсәбәтне илебезнең яңа Конституциясендә законлаштырды. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Леонид Ильич Брежнев партиянең XXV съездына отчет докладында, совет кешеләрен «идея ягыннан тәрбияләү мәсьәләләре, коммунизм төзүче яңа кешене тәрбияләү проблемалары безнең бөтен эшебездә зур урын алып торуын» ассызыклап әйтеп», «... бөтен тәрбия эшенең куелышына комплекслы якын ки Б лү, ягъни, хезмәт ияләренең төрле группаларының үзенчәлекләрен исәпкә алып, идея-политик, хезмәт һәм әхлак тәрбиясенең тыгыз бердәмлеген тәэмин итү» бурычын куйды. (КПССның XXV съезды материаллары. Татарстан китап нәшрияты, 1976 ел, 74 бит.) Хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүнең шушы колачлы программасы Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан тагын да нәтиҗәлерәк төстә тормышка ашырыла башлады. Барлык тәрбия эшләре совет халкының революцион һәм хезмәт традицияләрен үстерә баруга, социалистик патриотизм һәм интернационализм рухын тирәнәйтүгә, хезмәт ияләрендә югары әхлак сыйфатлары, коммунизм идеалларына бирелгәнлек хисләре тәрбияләүгә багышланды. Шушы зур эштә халыкның культура һәм тарих һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең дә өлеше күзгә күренерлек. Мондый оешма Россия Федерациясендә инде дистәдән артык ел дәвамында эшләп килә. Җәмәгать тәртибендә эшләүче бу оешма бүгенге көндә унике миллионнан күбрәк кешене берләштерә. Җәмгыятьнең мөмкинлекләре елдан-ел зурая бара. Мәсәлән, узган ел дәвамында һәйкәлләрне саклау һәм реставрацияләү эшләренә кырык миллион сум акча тотылды. Бөек Октябрь социалистик революциясенең алтмыш еллыгы хөрмәтенә уздырылган Бөтенроссия смотрына кушылып, безнең Татарстан җирендә тарих һәм культура һәйкәлләрен барлау, төзекләндерү җәһәтеннән дә күзгә күренерлек эшләр башкарылды. Мәгълүм ки, безнең республика революцион көрәшкә. Совет власте үсеше тарихына бәйләнешле, бишьеллыклар дәвамында эшче һәм крестьяннарның хезмәт батырлыгына караган истәлекләргә гаҗәеп бай. Башкалабыз Казан шәһәрен генә алып карыйк. Ул — В. И. Ленинның революцион яшьлеге чыныккан шәһәр Юлбашчыга бәйле изге урыннары белән ул дөньяның төрле почмакларыннан миллионнарча кешеләрнең күңелен үзенә тартып тора. Казандагы В И. Ленин музей-йортында кырык ел эчендә йөз дә дүрт илдән дүрт миллионнан артык кеше булды. Безнең җәмгыять Ленин урыннарын өйрәнү һәм пропагандалауны үзенең иң мөһим эшләреннән берсе итеп саный. М. И. Калинин. Я М. Свердлов. Н. Э. Бауман эшчәнлеге белән бәйле тарихи урыннар ачыкланды һәм төзекләндерелде. Җәмгыять шулай ук Г. Тукай һәм Г. Иб- раһимовның 90 еллыгын. М. Җәлилнең 70 еллыгын лаеклы рәвештә үткәрүдә зур өлеш кертте: аларның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган фәнни конференцияләрне оештыруга катнашты, аларга бәйләнешле истәлекләрне барлады, М. Җәлилнең архивын сатып алды, Г. Тукайның туган ягы Тукай-Кырлайда мемориаль үзәкне коруга акчалата ярдәм күрсәтте Күренекле химиклар А. М. Бутлеров һәм А. Е. Арбузовның тормыш һәм эшчәнлеге Татарстан җире белән бәйле. А. Е. Арбузовның йөз еллыгы республикада зурлап уздырылды. Быел А. М. Бутлеровның йөз илле еллыгы билгеләп үтелә Моңа әзерлек эшләре 1976 елның ноябренда Татарстан АССР Министрлар Советының шул юбилейга хәзерләнү турында махсус карары чыгарылгач та башланды. Бөек галимнең истәлеген мәңгеләштерү буенча хәзер гаять зур эшләр төгәлләнеп килә. Мәгълүм ки, Лев Николаевич Толстойның балалык һәм яшьлек еллары Казанда үткән. Быел боек әдипнең тууына 150 ел тула. Безнең җәмгыять шушы истәлекле юбилейны үткәрүгә дә үзеннән зур өлеш кертә. Тарих һәм культура һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең халык арасында тәрбия эше шул һәйкәлләр саклап тотылганда гына нәтиҗәле була ала. Ә аларны саклау эше исә матди чыгымнар тотуны сорый. Шуңа күрә дә булган мөмкинлекләрне кирәгенчә файдалануның һәм идеологии, һәм экономик җәһәттән мөһим әһәмияте бар. Җәмгыятьнең Татарстан бүлеге республикадагы тарих һәм культура һәйкәлләрен төзекләндерү, саклануга кую һәм реставрацияләү буенча 1976—1980 нче елларга махсус план эшләде. Анда Казан Кремлен реставрацияләү эшләре зур урын алды. Казанлылар һәм башкалабыз кунаклары күреп торалар: биредә стеналар һәм баш- нялар яңартыла, галереялар яңартыла, агач түбәләр ныгытыла. Кремльдәге эшләр белән беррәттән, Казанда тагын Әҗем. Апанай мәчетләрен. Петропавел соборын. XVII Йөз һәйкәле — София чиркәвен, Казан университетының Астрономия обсерваториясен реставрацияләү буенча да эшләр алып барыла. Борынгы Болгар дәүләтенә кергән Биләр, Сувар һәм башка шәһәрләрнең архитектура һәйкәлләрен, Свияга һәм Раифа архитектура һәйкәлләрен ремонтлау һәм реставрацияләүгә, саклап тотуга зур чыгымнар билгеләнде. Бу бишьеллыкның ахырына борынгы Болгар һәйкәлләрен торгызу, яңарту буенча төп эшләрне төгәлләп, аларны халыкка күрсәтерлек музей хәленә китерү күздә тотыла. Соңгы елларда биредә бик күп нәрсә эшләнде дә инде. Шул уңайдан, мәсәлән, Болгар һәйкәлләре өчен бүлеп алынган җирләрне сөрдермәү, заповедник мәйданында аэродром һәм төрле корылмалар төзетмәү өчен республиканың һәйкәлләрне саклау органнарына күп көч куярга туры килде. Тарих һәм культура истәлекләренә карата саксыз мөнәсәбәт күренешләре Куйбышев районында гына түгел, башка урыннарда да, кызганычка каршы, әле очрап куйгалый. һәйкәлләрне барлау, төзек тотуның тәрбияви әһәмиятен пропагандалауның иң ышанычлы мөмкинлеге — аларга шефлык итү. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең утыз еллыгына әзерлек вакытында йөзләрчә обелисклар, монументаль сәнгать һәйкәлләре безнең җәмгыятьнең башлангыч оешмалары һәм коллектив әгъзалары тарафыннан үрнәк төстә тәртипкә китерелде. Бу юнәлештә Казан шәһәренең Ленин район советы эше аеруча мактау һәм хуплауга лаек. Биредә барлык төр һәйкәлләр промышленность предприятиеләре карамагына тапшырылган: һәйкәлләрнең төзеклеге өчен алар җаваплы. Соңгы елларда гына бездә ике йөздән артык тарих һәм культура һәйкәле исәпкә алынды. Шулардан алтмыш сигезе дәүләт саклыгына тәкъдим ителде. Бу эштә Казан төзүче-инженерлар институты, Казан университеты студентлары, Киров районы халык музее җитәкчелегендәге ветераннар актив катнашалар. Тарих һәм культура һәйкәлләренә шундый игътибарлы мөнәсәбәт үрнәкләрен күпләп санарга мөмкин булыр иде. һәйкәлләрне барлау һәм өйрәнү нәтиҗәсендә Казандагы дүрт йөз истәлекле урын һәм һәйкәл хакында белешмә материал тупланган бер том хезмәт әзерләнде. Хәзер Татарстандагы һәйкәлләргә багышланган икенче том өлгертелә. Безнең җәмгыять — иреклеләр, патриотик аңы һәм йөрәге кушуы буенча җәмәгать тәртибендә эш алып баручы гражданнар оешмасы ул. Без җәмгыятьнең сан ягыннан да үсә баруына, аның башка җәмәгать оешмалары белән дә эшлекле бәйләнешен ныгытырга тырышабыз. Җәмгыятьнең республика Советында тарихи-революцион һәйкәлләр, архитектура истәлекләре, әдәби һәйкәлләр, пропаганда һәм музыка культурасы, һәм халык хореографиясе һәйкәлләре секцияләре эш алып бара, һәйкәлләрне халык арасында пропагандалау секциясенең тырыш эшчәнлеген күрсәтеп үтү кирәк. Алар матбугат, радио һәм телевидение аша республикабызның тарихи һәм культура мирасына багышланган әңгәмәләр оештыралар: Татарстанда революция хәрәкәте эшлеклеләре. гражданнар сугышы һәм хезмәт ветераннары турында сөйлиләр, 1976 елда Казан шәһәренең тарихи һәм культура һәйкәлләрен пропагандалауга игътибар аерата зур булды. Әйтик, телевидениенең «Кичке Казан», «Идел» кебек тапшыруларында бу тема даими урын алды. Татарстанның истәлекле урыннарын рәсемнәр һәм илһамлы сүз белән сурәтләгән альбомнар чыгарылды, Казандагы архитектура истәлекләрен күрсәтүгә багышланган фотокүргәзмә оештырылды, татар әдәбияты эшлеклеләренең тавышлары язып алынды. Музыка культурасы һәм халык хореографиясе һәйкәлләре секциясе дә үз эшен җәелдерә башлады Татар халык җырларын язып алу буенча экспедицияләр оештырыла. Инде әйтелгәнчә. Казан галимнәренең күпчелеге безнең җәмгыятьнең күпкырлы эшчәнлегендә бик теләп катнашалар. Ләкин без алардан тагын да күбрәк ярдәм көтәргә хаклы. Җәмгыятьнең файдалы эшчәнлегенә үз өлешләрен кертүне Казан тарихчылары үзләренең патриотик бурычын һәм конституцион вазифаларын үтәү итеп карау дәрәҗәсенә күтәрелә алырлар дип ышанырга кирәк. Моңарчы без туган якның истәлекле һәйкәлләрен чагылдырган значоклар, су- венир әйберләр, открыткалар җитешмәвенә зарлана идек. Хәзер бу кимчелек тә тезәтелеп килә. «Казан» альбомы, «Татарстан шәһәрләре буйлап», «Ульяновскидан Казанга кадәр» дигән китаплар һ. б. чыкты. Казанның шәһәр төзелеше үзенчәлекләре турында хезмәт әзерләнде. Җәмгыять әгъзаларыннан кино һәм фотосөючеләр эшчән- леге җайга салынып килә. «Аталарыбызның данлы юлыннан», «Сөембикә манарасы» дигән фильмнар, мәсәлән, Бөтенроссия фестивалендә яхшы бәя алды. Казан турында һәм «Волгарь-доброволец» фильмнары да фестивальгә тәкъдим ителде. Җәмгыятьнең Татарстан бүлеге дүрт йөз меңләп кешене берләштерә Зур сан бу! Әмма бурыч шундый: мәктәп яшеннән алып бар халык безнең сафларда булырга тиеш. Чөнки тарих һәм культура байлыкларына хуҗаларча мөнәсәбәт тәрбияләү — коммунизм җәмгыятенең яңа кешесен тәрбияләүнең аерылмас бер өлеше ул. Җәмгыятьнең кайбер башлангыч оешмаларында үз якларындагы кыйммәтле истәлекләрне күрепбелеп җиткермәү кебегрәк кимчелек яшәп килә, үткәндәге яки бүгенге, тарихтан сакланып калган һәм сакланырга тиешле нинди дә булса истәлекле урын, һәйкәл булмаган төбәк юк. Өйрәнергә, ачыкларга, сак астына алырга һәм халыкта шуларга карата хуҗаларча кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк. «1976—1980 нче елларда СССР халык хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләре»ндә шул хакта бик ачык итеп: «Музейлар эшен, тарих һәм культура һәйкәлләрен саклау һәм пропагандалауны яхшыртырга», диелгән. Коммунизм җәмгыятенең матди нигезен күтәрә баруга юнәлтелгән хуҗалык планнары гомум коммунистик тәрбия эшебездәге бүгенге һәм перспективага караган бурычларыбыз белән әнә шулай тыгыз бәйләнә.