Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ДӘРТЕ, ДӘРМАНЫ БЕЛӘН

Язучы Нурихан Фәттахның иҗат портретына эскизлар әр әдипнең төптән, ерактан килә торган иҗат тамырлары була, булырга тиеш. Ул тамырлар әдәбиятыбызның бик куп буын вәкилләре калдырган әдәби-культура мирасына, әдәби традицияләргә дә, халыкның үткән һәм бүгенге тормыш-яшәеш катламнарына, аның иксезчиксез күңел дөньясына да барып тоташа. Менә шундый җирлектә язучының кешелек идеаллары, гражданлык асылы, иҗади шәхесе үзенең конкрет гәүдәләнешен, табигый яшәешен таба. Шул тамырлар әдипнең иҗатын үз халкының рухы, күңел яктысы, туган җир һавасы, аның моң-аһәңнәре белән сугаралар; идеаллар, әхлакый кыйммәтләр, диварга беркетелгән лозунглар булып калмыйча, әдип әсәрләренең һәр күзәнәгенә сеңәләр, сурәт-образ- ларны, аларның һәр хәрәкәтен, омтылышларын эчтән яктыртып торалар. Куптарып кара син аларны әсәрдән, кымшатып кара әдип, шагыйрь күңеленнән! Дөрес, бу югары материяләр, еш кына очракларда теге яки бу әсәрдә өскә калкып, күзгә бәрелеп тормый, аларны кулга тотып күрсәтүе кыен, чөнки алар төптә, күзәнәкләр эчендә, дөресрәге, алар — әдәби тукыманың эчке рухы, җаны. Аны күңел белән генә тоярга була. Алда әйткәннәребезне бүгенге буын каләм осталарыбызның бик күп әсәрләре мисалында расларга булыр иде. Прозаик Нурихан Фәттах иҗаты да шундый. Нурихан Фәттах әдәбият мәйданына бик яшьли аяк басты, һәм бик табигый рәвештә шул юлдан атлап та китте. Н. Фәттахның илленче елларда язган беренче хикәяләре үк ниндидер бер садә табигыйлекләре белән аерылып тора. Алар талгын һәм тигез агышлы, сүэләр-сурәтләр дә үзләреннән-үзләре туып, калкып, сиздермичә генә күз алдыннан үтә торалар, ага торалар. Әсәрләренең теле дә шундый — агым су кебек табигый һәм гадәти. Бу очракта автор әдәби телне, халыкның сөйләм телен нык өйрәнгән, әйбәт үзләштергән дип әйтү ничектер коры һәм килешсез ишетелер кебек. Дөресрәге — тел аның үзенеке, ул аның канында һәм җанында, әдип һәм тел икесе дә — бер бөтен. Язучының заман темасына язылган хикәяләре, повесть, романнарының геройлары хакында да шуны ук әйтергә туры килә. Геройлар дигәч тә, кем әйтмешли, аларның да күбесе «әллә кем түгел»^ безнең һәрберебез дә көн саен очраша, таныша, аралаша, дуслаша яисә ачуланыша торган «үз» кешеләр. Авылдан ФЗОга укырга китеп шахтер булган Әхтәм ("Буранда» хикәясе), шәһәрдә яшәүче кызының баласын асрарга алып кайтып килүче әби («Эттә!»), сугыш кырында башын салган егетенә менә Һ мичәмә еллар инде тугрылык саклап яши торган Газима апа («Бер тамчы куз яше»), техникум бетереп, авыл медпунктында мөдир булып эшләүче Саҗидә, авыл агайлары, студентлар, яшүсмерләр — барысы да язучының замандашлары, куз күргән яисә без бик яхшы белгән кешеләр. Эш шунда ки. бу га- дәти кешеләр турында Н. Фәттах бик гадәти яза, геройларны гадәттән тыш хәлләргә куймый, алар әсәрдә ниндидер шаккатырлык эшләр дә башкармыйлар, күз алдында ук әллә кем булып, үзгәреп тә китмиләр Күп очракта алар хикәя яисә повестька килеп кергәнче, хикәяләү барышында һәм әсәргә нокта куелганнан соң да әле шактый вакытлар шул ук хәлдә, элекке эш-гамәлләрен кылып яши бирәләр. Автор гүя ки алар гомеренең бер өлешен, үзләренә сиздермичә генә, тылсымлы нурлар белән яктыртып ала. Ут сүнә, ә әлеге танышларыбыз, бик якын кешеләргә әверелеп, безнең күңелләрдә яшәвен дәвам иттерә. Күңел байлыгы, хисләр киеренкелеге, фидакарьлек, олы җанлылык рухи гарип булмаган һәр кешедә бар икән, үз уйларыбыз белән мавыгып, _ үз тормышыбызны кайгыртып һәм тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, без аларны < күреп, тоеп кына җиткермибез икән... Язучының әсәрләренә салынган бердәнбер фикер түгел бу. әлбәттә. Н. Фәттах к геройлары, бик гадәти һәм гади кешеләр булсалар да, һич тә сүлпән, инерт кеше- = лөр түгел. Башка бер шартларда, көтелмәгән хәлләрдә алар кыю адымга да. тәвәм- — кәллеккө, хәтта кайчак дуамал эш эшләп ташларга да сәләтле. Шулай да язучы әсәр- g ләрендәге уңай типларның, әйтик, Һарун, Мансур. Фәридәләрнең («Бала күңеле далада»), Зәйтүнә. Сәгыйтьләрнең («Сезнеңчә ничек?»), Мәдинә, Ләйләләрнең (шул исем- — дәге хикәяләр), яисә Газимәнең характерларындагы төп сыйфатлар—тыйнаклык, чы- а. дамлык, хискә бирелүчәнлек. Әмма җиңел холыклылык түгел ул Хисләре тирәндә ята, уй-тойгылар каяндыр төптән кузгала; тормышка бик җитди карый торган беркатлы, вөҗданы саф кешеләргә хас булган сабыр, басынкы хисчәнлек ул. Автор, күрәсең, шундый кешеләрне ярата, аларга битараф кала алмый Хәер, Н. Фәттах әсәрләрендә башкарак типтагы уңай геройлар да аз түгеп. Аларны нәрсә берләштерә соң? Ни өчен алар беренче карашка (ник беренче карашка гына?) шундый гади, садә кешеләр булып күренәләр дә. әллә ни зур үзгәреш кичермичә, әсәрдән китеп тә баралар? Мондый әсәрләрнең сәнгать ягыннан кыйммәте зурмы. укучыга алар нәрсә алып килә? Сорауларны шулай кабыргасы белән тезеп куюыбыз бары фикерне калкурак, ачыграк итеп әйтү өчен кирәк. Монда бөтен эш язучы сайлап алган тасвирлау ракурсында, күрем яссылыгында, сурәтләү алымында. Үз геройларының күп төрле потенциаль сыйфатлары арасыннан берсен, икесен күз уңына алып, шуларны калку итеп күрсәткән, үстергән, үрнәк булырлык итеп сурәтләгән каләм осталары бар. Андый әсәрләрдә шәхеснең героик сыйфатлары ничек тәрбияләнүе, формалашуы, әйдәп баручы төп характер билгесенә әверелүе, ниһаять, аның кылган батырлыгы яисә кире типның акрынлап никадәрле тирән әхлакый упкынга тәгәрәве сурәтләү объекты ител алына. Әдәбиятыбызда лаеклы урын алган мондый әсәрләр бездә байтак. Н. Фәттахның стиле, алымы башкарак. Аның геройлары күбесенчә гадәти көнкүреш шартларында, көндәлек мәшәкатьләр эчендә яшиләр, гади эш-фигыльләре белән мәшгуль булалар. Автор аларның яшәү шартларын, шөгыльләрен, кешеләр белән нинди мөгамәләдә булуларын җентекләп һәм тәфсилле итеп сурәтли. Әмма иң әһәмиятлесе шунда ки, һәр тормыш детале, деньяның «вак- төяге», нәни ситуацияләр, кешеләрнең кылган гамәлләре һәм алар арасындагы төрле каршылыклар, бәрелешләр геройларның психологиясе аша үткәрелә, автор тор 2 п 3 мыш-яшәеш вакыйгаларын образларның эчке дөньясы аша чагылдыра, аларның психологиясен шул ситуацияләр аша яктырта һәм сыный бара. Конкрет тормыш детальләре һәм вакыйгалары аңа шул максат өчен хезмәт итә. Н. Фәттах образның эчке халәтен һәр мизгел тоеп, тәфсилләп аңлатып бара. Геройлар асылда әсәрнең буеннан- буена рухи һәм әхлакый сынау үтәләр, кешелек сыйфатларын эзлекле һәм котылгысыз рәвештә ача баралар. Укучы исә әсәрнең башыннан ук геройларының күңел дөньясына керә, герой белән бергә шул ук сынауларны үтә. Н. Фәттах, шул рәвешчә, үз геройларын рухи чыныгу процессында күрсәтергә ярата Бу, әгәр шулай әйтергә яраса, кешенең гомер агышында очравы ихтимал булган кискен, хәтәр сынауларга хәзерлек чоры, һәркемдә дә яшь чагыннан ук ниндидер сыйфатлар өзлексез тупланып килә, акрынлап характер калыплана, ныгый. Язучы үз геройлары гомеренең бик аз өлешен генә тасвирласа да. укучы аларның киләчәктә ничек яшәячәкләрен, ниләр майтарырга сәләтле булуларын яхшы ук ачык күзаллый. Әлбәттә, Н. Фәттах геройлары да кайчак кискен хәлләргә, гадәттән тыш ситуациягә эләккәлиләр. Мәсәлән, «Буранда» исемле хикәядә шахтер Әхтәмнең авыру әнисен күрергә кайтканда бәлага очравы тасвир ителә. Поезддан төшеп, авылга менә кайтып җиттем дигәндә коточкыч буран чыга Мондый хәлдә юлны югалтуың, адашып һәлак булуың да ерак йөрми. Кыскасы, ситуацияне теләсәң ничек куертырга, көтелмәгән борылышлар ясарга мөмкинлек туа. Ләкин автор андый юлга басмый. Аның бөтен игътибары үз героеның эчке кичерешләренә, рухи дөньясына туплана. Ә егетнең кемлеген, бөтен эч серләрен белү өчен буран үзе генә дә бик җиткән. Безнең Әхтәм үлем газаплары яисә нинди дә булса маҗаралар кичермичә, өенә исән-имин кайтып җитә. Монда шунысы мөһим: Әхтәм бу төндә кар-буранны гына түгел, үз-үзен, үзенең ваемсызлыгын җиңгән. Ул инде тормышка, әнисенә, тирә-ягын- дагь! кешеләргә карата башкарак мөнәсәбәттә булачак, һәрхәлдә, тормыш агымында гамьсез генә тирбәлеп баручы йомычкага әверелмәячәк. Я булмаса, «Ләйлә» хикәясендәге киеренке коллизияне алып карыйк. Авыру Ләйләнең, үлем куркынычы янавына карамастан, бала табарга, ана булырга җыенган вакыты. Шундый хәвефле, шундый изге ниятләр белән яшәгән Ләйләне, үлем белән якалашыр көннәре җиткәндә, һич уйламаган җирдән газиз ире ташлап китә. Хәл, чыннан да, гадәттән тыш киеренке. Әмма авторның максаты фаҗиганы куертуда, шул фонда героиняны мөмкин кадәр калкурак итеп күрсәтүдә түгел. Ләйләне алда тагын да җаваплырак сынаулар көтә, аның әле газиз баласын тәрбияләп үстерәсе бар. һәм язучыны үз героинясының рухи дөньясындагы үзгәрешләр, аның күңелендәге яңа. якты башлангычның җиңеп чыгуы кызыксындыра. Драматик вакыйга кояшлы, оптимистик яңгыраш ала. Персонаж язмышына шушы рәвешчә якын килү язучыга сурәт колачын киңәйтергә, замандашларыбызның тулы канлы психологик портретларын тудырырга ярдәм итә. Әйләнәтирәбездә төрле эш-фигыль, көндәлек гадәти тормыш мәшәкатьләре белән мәш килеп йөргән кешеләр, үзләре гади булган хәлдә, бай рухи дөньялары, мәгънәле яшәешләре, күңел түрләрендә яшеренеп яткан күркәм сыйфатлары белән ачылып китәләр. * Язучының башлангыч чор иҗатында, аерым алганда, 1957 елда ук дөнья күргән «Сезнеңчә ничек?» романында һәм кайбер хикәяләрендә, шулай ук 1966 елда басылган «Бала күңеле далада» романында да кимчелекләр юк дип булмый. Мәсәлән, «Куян йөрәк» (1956), «Ялгыз нарат» (1958) хикәяләрендәге Нургали, Гата карт образларына нәкъ менә психологик яктан нигезләү җитенкерәми, аларның кылган гамәлләре вак бер әшәкелек күренеше булып кына кала. «Бала күңеле далада» романындагы кибетче кыз Мәрьям, механизаторлар бригадасы комсоргы Мансур образлары исә бер очракта эзлеклелек җитмәүдән, икенче очракта психологик характеристиканы артык ваклап җибәрү нәтиҗәсендә төгәлләнми калалар. Н. Фәттахның кайбер әсәрләрен сюжеткомпозиция ягыннан да җыйнаграк итеп булыр иде. Кыскасы, тәнкыйть сүзе әйтерлек, бәхәсләшерлек урыннар да бар. Ә биредә исә' без. беренче чиратта, каләм остасының художниклык үзенчәлеген абайларга, психологик сурәт остасы буларак, күзәтүләре үткенлеген чамаларга тырыштык. Чыннан да, бу сыйфат-хасиятләр— Н. Фәттах иҗатының көчле һәм отышлы ягы. аның «үз ияре». СП F И М Ш И Р И ф АНЫҢ ДӘРТЕ. ДӘРМАНЫ БЕЛӘН совхозында яши, чирәм күтәрүчеләрнең тормыш һәм хезмәтен җентекләп өйрәнә, бик күп кешеләр белән таныша, дуслаша. Шул ук вакытта язучы иркен далаларда терлек-туар асрап көн күрүче казакъ картларыннан борынгы легендалар, сөйләкләр тыңлый, аларның тормышкөнкүрешен, гореф-гадәтләрен игътибар белән күзәтә... Шушы ерак сәфәрләрнең нәтиҗәсе буларак, 1962 елда «Бала күңеле далада» исемле роман язылып бетә. Чирәм җирләр күтәрергә килгән якташларыбыз тормышын һәм эшләрен сурәтләгәндә дә автор (гәрчә тема һәм тормыш материалы мөмкинлек бирсә дә) героик пафоска күчми, артык куе буяулар кулланмый. Әсәр башыннан ахы- рынача реалистик сурәтләү чаралары белән хәл ителә. Бары тик аеруча истәлекле вакыйгаларны тасвирлаганда (мәсәлән, дала буйлатып беренче буразнаны салганда) гына әдип романтик хикәяләү алымына мөрәҗәгать итә. Авыл егете Һаруннар, армия хезмәтеннән кайткан Барыйлар, шәһәр кызы Фәридәләр — гап-гади яшь егетләр һәм кызлар, шапырынмыйнитми генә фидакарь хезмәтләрен башкара бирәләр. Бу җирнең төп тоткалары — әнә шундый кешеләр. Әсәрдә чирәм җирләр күтәрүче якташларыбызга лаек булырлык күркәм образлар тудырылган. Бригадир Барый, аш пешерүче Фәридә һәм башка геройлар саф намуслы, ихлас күңелле кешеләр булып хәтердә калалар. Ә тракторчы Һарун, бөтен совет әдәбияты күләмендә алып караганда да. чирәм җирләрне үзләштерүчеләрнең әдәби образлары арасында иң уңышлыларыннан саналырга хаклы. Моннан ун ел элек аерым китап булып чыккан «Мөдир Саҗидә» повесте белән язучы яшь замандашларыбызның әдәби портретлары галереясен уңышлы дәвам иттерде Ул әсәр Н. Фәттахның заман темасына багышланган иң отышлы әсәре дисәк тә хата булмас. Повесть әдипнең арсеналында моңарчы файдаланылмый килгән әдәби мөмкинлекләр, яңа сурәтләү чаралары барлыгын күрсәтте. Әсәр җиңел һәм җыйнак ритмы, теленең нәфис гадилеге белән аерылып тора, ул гүя үтәдән-үтә кояш нурында коендырылган. Ә Саҗидә образы безнең әдәбиятка ниндидер яңа нәфис аһәң, яңа көй алып килде шикелле. Болай караганда әллә нәрсә юк та кебек үзе. Булдыра алган кадәр тырышып кына эшли кыз. авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүне җайга салырга омтыла. Авылның культура-агарту эшләрендә дә катнаша. Тик бер кимчелеге бар: җиңелчәрәк холыклы, җитмәсә, бераз гына үпкәчел дә. Әмма никадәрле күңел сафлыгы, ихласлык, бәхетле киләчәгенә нинди нык ышаныч аңарда! Шулар аны рухи нәфис итә. Без ирексездән Саҗидә характерындагы кечкенә кимчелекләрне гафу итәбез, киләчәктә аның алардан арыначагына ышанабыз. Повестьтан яшәү дәрте, оптимизм рухы бөркелеп тора. Шик юк ки, әсәр яшь буынны рухи тәрбияләү эшендә киләчәктә дә әле безнең җәмгыятькә озак хезмәт итәр. Мөдир Саҗидә. Ләйлә, Мәдинә. «Кол Гали» трагедиясендәге Чәчкә... Н. Фәттах әсәрләрен укыганда хатын-кыз образларына игътибар итми кала алмыйсың. Сокландыргыч эчке гүзәллеккә ия алар. Олы җанлылыклары, сизгер нечкә күңелләре, тугрылык сыйфатлары белән әдәбият күген яктыртып торалар. Хезмәт сөючән, ихлас күңелле, тыйнак фидакарьлек сыйфатларына ия булган замандаш образларын иҗат иткәндә язучы халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи мирасы, мәңгелек рухи кыйммәтләре хакында да уйланмый калмый. Бөек Октябрь революциясе хезмәт иясе массаларының гасырлар буена яшеренеп, басылып яткан эчке энергиясен, яңа гадел җәмгыять төзү өчен көрәш дәртен уятты, ил бәхетен һәм азатлыгын саклап дан алган меңнәрчә батырларны үстерде. Әдип шушы каһарманлык, фидакарьлекнең генетик һәм әхлакый тамырларын эзли, халыкның азатлык, хөрлек рухы чыганакларын табарга омтыла. Әнә шулар язучыны тирәнгә, тарих катламнарына чакыралар да инде. Әдәбиятыбызда җитди тарихи әсәрләргә ихтыяҗ күптәннән сизелеп килә иде. Шул зарури ихтыяҗны сизгән хәлдә, Н. Фәттах бүгенге буын әдипләребез арасыннан беренче булып әдәбитарихи жанрда эзләнүләрен башлап җибәрде. Әмма аңа тарихи әсәрләрне иҗат итү принциплары, сюжет-композиция, сурәтләү алымнары һәм тел. тарихи вакыйгаларны тасвирлаудагы документальлек һәм язучының хыял иреге кебек мәсьәләләрне хәл итүдән элек бөтенләй башка эш белән щөгыльләнер- гә туры килә. Халкыбыз тарихы, шул исәптән болгар чоры хакында җентекле попу- ляр хезмәтләрнең һич тә җитәрлек булмавы әдипне җиң сызганып беренчел тарихи чыганакларны өйрәнүгә керешергә мәҗбүр итә. Н. Фәттах шәһре Болгар хәрабәләренә һәм болгар тарихы белән бәйләнешле башка урыннарга сәяхәтләр ясый, әйткәнебезчә, археологик экспедицияләрдә катнаша, борынгы һәм хәзерге заман тарихчыларының хезмәтләрен, сәяхәтнамәләрне өйрәнә. Язучы эзләнүләре барышында фольклор әсәрләренә генә түгел, телнең үзенә дә мөрәҗәгать итә, борынгы терки ♦, гелне өйрәнү белән бергә, хәзерге татар һәм башка төрки телләр лексикасындагы : тарихи катламнарны күтәрә. Үз сүзләре белән әйткәндә, «кешенең борынгы аң-ка- рашларын, борынгы тормышын чагылдырган һәм җанлы сөйләм телендә әлегәчә § сакланып килгән кайбер сүзләрнең һәм сүз тезмәләренең «археологик» катламна10 рын ачып, төрки халыклар тарихына һәм этнографиясенә кагылышлы» материаллар 3 туплыйVIII, Әдипнең фәнни юнәлештәге эзләнү һәм тикшеренүләре инде ике дистә ел- < лар дәвам итә. £ п Әнә шул рәвешчә, язучының иҗат лабораториясе белән янәшә фәнни эзләнү һәм тикшеренү лабораториясе дә барлыкка килә, һәм, әйтергә кирәк, Н. Фәттахның боларның соңгысында башкара торган хезмәте мөстәкыйль әһәмияткә ия. £ л Менә шушындый киң колачлы эзләнүләр, тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак, соңгы сигез ел эчендә Н. Фәттахның «Этил суы ака торур» романы (1970), «Кол Гали» з« трагедиясе (1974), «Ерак гасырлар авазып (1976) исемле тарихи язмалары мәйданга 3 чыкты2 . < Тарихи әсәр иҗат итәргә алынган әдип, һичшиксез, тарихи гыйлемле булырга, та- ♦ рих фәне туплаган белемнәр югарылыгында торырга тиеш. Монысы һәркемгә аңла- а шыла торган шарт. Әмма тарихчы әдип болар белән дә канәгатьләнеп кала алмый. ° Ул үзе сурәтли торган чор-дәверләрнең рухи тормышына, халыкның тарихи психо- логиясенә, шул чор кешеләре кичергән уй-хисләр дөньясына үтеп керергә омтыла. =4 һәр халыкның дөньяны күзаллавында, эчке табигатендә, уй-фикерләү рәвешендә ” дәвердән-дәвергә бик акрын үзгәреш кичереп һәм, халык теле кебек үк, нигездә сак- х ланып килә торган үзенчәлекләр дә бар. Тарихчы әдип боларны бик нечкә тоярга, * хәтта махсус өйрәнергә тиеш. Ул үзенчәлекләр шул заманның рухына керү өчен — язучыга үзенә бертөрле күпер хезмәтен дә үтиләр. Н. Фәттахның тарихи әсәрләрендә бу сыйфатлар сизелеп тора. Ул болгар чоры дөньясын, анда яшәгән халыкның холык-фигылен, уйларын һәм гамәлләрен шактый а. калку төсмерли, җанлы итеп күз алдына бастыра. «Этил суы ака торур» романында сурәтләнгән X гасыр һәм «Кол Гали» трагедиясендә гәүдәләндерелгән XIII гасыр — болар һәр икесе Урта Идел буе халыклары тарихында хәлиткеч дәверләр. Төрки халыклары тарихындагы героик чор — Беренче һәм Икенче хаканлык заманнары инде үткән, Хазар хаканлыгы да X йөздә үк инде сүнүгә, таркалуга таба бара. Ул чорлардан нигездә тарихи риваятьләр, легендалар, сөйләкләр генә торып калган. Ләкин тормыш тукталмый. Игенчелек һәм һөнәрчелек, сәүдә үсә. Идел буенда мәктәп-мәдрәсәләр салынып, китап гыйлеме, укымышлылык тарала башлый. Утрак тормышта яшәүче ыруглар саны артканнан-арта, яңа шәһәрләр калка, аларда төрле кавем, кабилә, ыруг кешеләре туплана бара. Шул нигездә яңа этник берәмлек — болгар халкы оеша. Ләкин боларның барысы эзлекле рәвештә тормышка аша барсын өчен бер шарт — үзәккә туплаучы тотрыклы дәүләт булуы кирәк, һәм Урта Идел буендагы беренче феодаль дәүләт — бөек Болгар патшалыгы барлыкка килә. Идел-Чулман болгарлары, бигрәк тә аның хәрби-феодаль катлавы өчен бу дәвер — үзенә күрә шулай ук героик дәвер. Алар Идел. Чулман, Агыйдел, Җаек буйларында яшәүче күп санлы кабиләләрне берәм-берәм үзләренә буйсындырып, бер үзәккә туплап, шактый көчле дәүләт төзүгә ирешәләр. «Этил суы ака торур» романында язучы Болгар иле тормышындагы өнә шул киеренке, катлаулы чорны тасвирлый. Сөреләчәк җирнең ызаны сызылгач, хикәяләү юнәлеше билгелән VIII «Казан утлары». 1976 ел. 9 can, IS2 бит ’ Әле күптән түгел Н Фаттах тагын «Сызгыра торган уклар* исемле зур күләмле тарихи әсәренең беренче китабын тәмамлады гәч, әдипнең хыялы эшкә тотына. Романның алдагы бүлекләрен укуга ук бер-бер- сенә капма-каршы теләк-омтылышлар, персонажларны котылгысыз бәрелеш-орыш- ларга китерәчәк ситуацияләр, алышынып торган кискен вакыйгалар эченә кереп чумасың. Шунысын да әйтеп куярга кирәк: сюжет хәрәкәте, киеренке көрәш күренешләре һәрберсе диярлек төгәл тасвирланган көнкүреш шартлары фонында бара; ныгытылган кальга, аның эчендәге өйләр, чатырлар, сырганнар, табигать күренешләре — болар кинога төшерерлек дәрәҗәдә җанлы, төгәл, ачык. Автор хәтта кешеләрнең фикерләү рәвешен, суз сөрешләрен, сөйләшү-көлу, елау-сыктау, сөенеч-шатлык- ларын күрә, ишетә кебек. Монда да язучы иң элек тарихи мәгълүматларга, үзенең белем һәм эрудициясенә таяна. Романның төп каршылыклары тарихи чынбарлыкка нигезләнгән. Хазар хаканы белән Алмыш хан, Алмыш беләм Ямгырчы би, Күрән би, болгар тарханнары белән тирә-яктагы ыруг-кабиләләр арасындагы бәрелешләргә тукталмыйча. Ак бүре ыругы башлыгы Күрән би белән Утташ кам арасындагы эчке көрәшне генә алып карыйк. Утташ кам — ыругның дин башлыгы, Тәңре белән «алыш- биреше» булган, йола сагында торучы кеше. Ә ыругның көнкүрешендәге яңа шартлар: утрак тормышта яшәү, җитештерү һәм сәүдә үсеше, чит халыклар белән аралашу, Идел буенда гарәп алласы белән төрки Тәңресе арасында башланып киткән ярыш, гыйлемукымышлылыкның таралуы куп кенә борынгы йолаларның да, Тәңренең дә көчен киметкән. Утташ кам сихерләре генә Ак бүре ыругына иминлек тәэмин итә алмый башлаган. Шушы нигездә Күрән би белән дин башлыгы арасында каршылык кискенләшә. Әмма ул әлегә ачыктан-ачык бәрелешкә барып җитми. Утташ кам яшертен рәвештә үч алырга мәҗбүр. Мәсьәләнең әнә шулай куелышы тарихи барышка туры килә. Әсәрнең отышлы якларын күпләп санарга булыр иде. Автор еракта калган чорның киң картинасын, бер дәүләт булып оешып килүче кабиләләр тормыш-көнкүрешенең шактый тулы панорамасын тудыра алган. Әсәр матбугатта күренү белән укучыларда зур кызыксыну тудырды, кызу-кызу бәхәсләр уятты, төрле очрашулар, роман буенча фикер алышулар вакытында авторга бик күп теләкләр әйтелде. Ул теләкләрнең күбесе шул чор тормышының әсәрдә гәүдәләнеш тапмый калган якларына кайтып кала иде. Әмма язучыдан анысын сурәтлә, монысын яз, дип таләп итү бигүк дөрес түгел. Хәер, вакытлар үтү белән әсәргә җәмәгатьчелекнең карашы да тотрыклана төште, романның иң төп хасиятләрен билгели торган сыйфатлары тиешенчә бәяләнде дип әйтергә мөмкин. Әлбәттә, әдәбиятыбызның тарихи роман жанрындагы беренче тәҗрибәсе буларак, әсәр кайбер җитешсез яклардан да азат түгел. Принципиаль булмаган детальләргә тукталып тормыйча,' әсәрнең төп уңай герое Тотыш образының ничек хәл ителүе мәсьәләсен алып карыйк. Менә без ярсу хисле һәм шул ук вакытта дуамал холыклы шул Тотыш белән очрашабыз Аңарда угыз белән Чулман төркие биенең каны бергә кушылган. Ярым кыргый табигать эчендә иркенлектә үскән, йола һәм түрә кагыйдәләренә буйсынып яшәргә өйрәнмәгән, күңеле белән беркатлы, хис- тойгыларга тиз бирелүчән һәм шактый тотнаксыз бу егет укучыны көтелмәгән вакыйгалар, хәтәр борылышлар эченә алып кереп китә. Романның сюжеты төрле маҗараларга да, драматик вакыйгаларга да бай. Язучының фантазиясе яңадан-яңа коллизияләрне өстәп кенә тора. Сюжет җепләре нык төйнәлә, хәтта бераз гына чуалып та китә. Язучы бердәм дәүләт оешу процессын, бик хаклы рәвештә, канлы бәрелешләр, мәкерле интригалар аркылы тасвирлый да. Хазар хаканына бәйлелек- тән котылу, илне имин яшәтү өчен бердәмлек кирәк, һәм нәкъ менә шушы чорда Урта Иделдә яшәгән кабиләләр арасында, тарихи зарурият рәвешендә, бер үзәккә тартылу тенденциясе өстенлек ала. һичкемгә баш бирергә теләмәгән, Алмыш ханны дошманы санап йөргән Тотыш алыпка да, объектив мәҗбүрияткә буйсынып, болгар патшасына хезмәт итәргә туры килә. Язучы тарихи үсешнең объектив закончалыкларын биредә өнә шулай сәнгать чаралары белән оста гәүдәләндерә. Ләкин алга таба әсәрдә Тотышның шәхси сыйфатлары, дуамал хис-тойгылары өстенлек ала башлый. Ул тарихи барышның эзлекле хәрәкәтенә бер ялгызы каршы чыга, баш күтәрә һәм ахырда үзен-үзе һәлакәткә китерә. Әмма аңарчы ул әле, өермәле хисләрендә бөтерелеп, әсәрнең эзлекле сюжет җебен шактый чуалтып өлгерә. Монда урта гасыр шәрык әдәбияты, мәхәббәт дастаннары үрнәкләренең тәэсире сизелә кебек. Батыр һәм тәвәккәл болгар хатын-кызлары, Тотышның дөньясь н ташлар, сөйгән яры артыннан читкә китүе һ. б кайбер детальләр шуңа ишарәли. Биредә менә нәрсәгә басым ясап әйтәсе килә. ИделЧулман буйларында беренче дәүләт — болгар бабаларыбыз иленең иминлеге өчен көрәшеп, бәйсезлеген саклап, аның нигезендә таш булып ятып калган меңнәрчә каһарманнар да булган. Аларның хәрби куәте болгар дәүләтенең ничә гасырлар яшәвен тәэмин иткән, культура үсеше, этник бердәмлек— болгар халкы оешу өчен тышкы шартларны булдырган. Идел болгары ♦ чорына багышланган күләмле әсәрнең төп геройлары рәтендә әнә шулерны күрәсе килү шуңа бик табигый дә. = «Этил суы ака торур» романы, тулаем алганда, үз туган җирең, халкыңны яра- 2 тырга, аның белән горурланырга, көчеңне кызганмый аңа хезмәт итәргә өйрәтә л Әсәрнең зур иҗтимагый әһәмияте дә шунда. 3 Халыкның борынгы рухи тормышы, эчке дөньясы, туган җиренә мәхәббәте ту- « рында сөйләгәндә тагын бер мәсьәләгә тукталып китмичә булмый. Сүз М. Кашга- £ риның мәгълүм сүзлегендә теркәп калдырылган, Идел-Чулман төркиләре, болгарлар 3 җырлаган борынгы мәшһүр җыр хакында бара. Романның исеме дә «Этил суы ака торур» дип, шул җыр юлыннан алынган. Бу, чыннан да, бик борынгы һәм бик мәш- £ һүр җыр булса кирәк. Җырның халык иҗаты тегермәнендә бик нык эшкәртелеп. 2 халык телендә шомарып, шигъри яңгырашы җиренә җиткерелгән булуы да шул ту- _ рыда сөйли. Җырда Иделйортта яшәүче бабаларыбызның уз туган җирләренә мә- з хәббәте, аның бай һәм гүзәл табигате белән горурлануы чагыла. Идел буйларында < яшәгән төрки кабиләләр, борынгы болгарлар бу җирләрне үзләренең туган туфрагы дип санаган булулары күренә. Әмма, шул ук вакытта, җырның бүгенге телебездәге аңлатмасы гаҗәпсенү хисе уята. Әсәргә сүз башында җырның соңгы ике юлына •Күлләрендә бака һәм балык күп булыр» дигән аңлатма бирелгән. Хәер, бер монда х гына түгел. Кемдер аны беренче булып шулай «тәрҗемә иткән» һәм җыр инде ни- * чәмә ел әнә шул аңлатмада бер фәнни хезмәттән икенчесенә күчеп тик йөри бирә Ләкин төрҗеМә ышандырмый. Чыннан да, ник әле балык белән бака янәшә куелып, «бака муллыгы» зур горурлык хисе тудырсын икән? Бу халыкның эстетик зәвыгына “ туры килми. Бака халык иҗатында беркайчан да матурлык идеалы булып тормаган х Бака белән балыкны бер-берсенә торырлык җан ияләре кебек санап янәшә куярга Э бернинди нигез юк. һәм дөрес тә: бу җырда бака турында сүз бармый. Игътибар г белән карап бакканда, бака сүзенең җир-су хайваны булмыйча, багу, күрү тамырын- 2 нан икәнлеге күренә. Җырның беренче юлында «ага» фигыленең «ака». икенче юлда а «кага»ның «кака» формасында килүе дә шуны раслый. Димәк, «Балык телим бака торур» дигән юлны «балыкны күп багар, үстерер» дип укырга тиеш булабыз. Җырдагы образлылык, чынлап та, эстетик яктан төгәл һәм эзлекле: Иделебез тау, урманнар, далалар кичеп, талгын дулкыннарын текә ярларга, биек кыяларга кага-кага киң күкрәгендә бихисап күп балыкларны тирбәтә-тирбәтә багып үстерүче шәфкатьле ана булып күз алдына баса. Инде килеп, җырның соңгы юлы да дөрес аңлатылмаган. Дересрәге. аңа аңлатма бөтенләй бирелми, алдагы юл белән кушып: «Күлләрендә бакасы да. балыгы да күл булыр» гына диелә. Хәлбуки. «Күлең текый күшәрүр»нең үз мөстәкыйль мәгънәсе бар. Беренчедән, Идел турындагы җырда тагын ниндидер күлләр турында сүз бармый. «Күлең» сүзе кулъязмадан күчергәндә үк дерес укылмаган булырга тиеш. «Күлең» урынында «кулың», ә серле һәм аңлаешсыз булып тоелган «күшерүр» сүзе урынында гап-гади төрки сүзе «кушыру» булуына шикләнмәскә мөмкин. Әле дә татар агае «кулың кушырып утырма» дип сөйли. Шул рәвешчә, монда сүз Иделдәге балыкның кул кушырып, кушучлап сөзәрлек дәрәҗәдә күп булуы хакында бара. һәм монысы тарихи чыганакларга да бик туры килә. Гареп сәяхәтчеләре, мәсәлән. Идел буена XIV гасырда килгән гарәп сәяхәтчесе ел-Гарнати, чыннан да. Иделдәге балыкның күплегенә хәйран калып, кушучлап алырлык дигәнрәк мәгънәдә яза Шулай ител, җырны: «Идел суы ага торыр, кыя төбен кага торыр; балыгын да бик күп багар, куп кушырып алырлык», дип уку дәрес булачак Бу хакта тәфсилләп сөйләвебезнең сәбәбе шунда ки. «Этил суы ака торур» романындагы вакыйгалар нәкъ менә шул Идел-Чулман буйларында бара, әсәрнең геройлары. башка җырлар белән беррәттән, шушы җырны да көйләп үсәләр Автор әледән-әле үз геройларының эчке дөньялары, тойгы-омтылышлары, туган җиргә, ил-көнгә, нәселыруга бирелгәнлек хисләре хакында сөйли. Идел һәм бихисап бо- лак-инешләрнең, шул елга-күлләр, чишмәләр буенда җәйрәп яткан болын-тугайлар- ның табигый матурлыгын бик нечкә тоя белүче кешеләрне сурәтли, һәм шул ук вакытта алар җырлаган гүзәл җырларның берсе — безгә килеп җиткән бердәнбер җыр — әсәрнең беренче битендә ук хата аңлатыла. Дөрес, алда әйткәнчә, авторның ул үз аңлатмасы түгел, автор монда инерция буенча, электән килгән әзер «фәнни аңлатманы» файдаланган. Н. Фәттахның «Кол Гали» трагедиясе язучының конкрет образ аша тарихилык принцибын чагылдыруында яңа зур адым булды. Әсәрнең үзәк герое — тарихи шәхес, шагыйрь Кол Гали — биредә яңа сыйфатта гәүдәләндерелә. Ул бөтен көчен һәм гомерен Болгар-йортның бердәмлеген ныгытуга багышлый, илгә кара яу булып ябырылып килгән дошман һөҗүменә каршы бөтен кавемнәр белән бергә күтәрелгәндә генә халыкны, дәүләтне саклап калып булачагына тирәнтен ышана, Элекке әсәрендә хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләргә язучы биредә җавап бирә, төп геройны гәүдәләндерүдә, образ чишелешендә алга зур адым ясый. Шагыйрь күктәге алладан бигрәк, җирдәге гүзәллеккә, мәхәббәткә, кешеләрнең эчке һәм тышкы матурлыгына табына, шул җир кешеләренең күңелендә бөреләнеп, илаһи бер көч-кодрәт белән бәреп чыккан шигъри сүзгә тугрылык саклый. Аның коллыгы да, галилеге дә шушында. «Кол Гали» трагедиясендә Н. Фәттах шагыйрьне нәкъ әнә шундый итеп күз алдына бастыра. Нурихан Фәттах тарихи әсәрләре белән халкыбызның бик еракта калган тарихын сәнгатьчә гәүдәләндерүнең моңарчы күрелмәгән үрнәкләрен бирде, матур әдәбият чаралары белен ил һәм халкыбыз кичергән җаваплы дәверләрне, аның ерак гасырлар тузаны астында күмелеп яткан тормыш һәм көрәш сәхифәләрен ачты. Якын киләчәктә яшь каләм ияләребез арасыннан шушы эзгә басучылар табылыр, өлкән язучы үрнәге аларда әле үзенең сурәтчесен көтә торган тарихи чорларыбыз капкасын кагарга дәрт, дәрман уятыр дип ышанасы килә. Язучы Нурихан Фәттах үз гомеренең бишенче дистәсен түгәрәкләде. Илле яшь иҗат гомеренең әле бары тик яртысы дип санаган хәлдә, аның киләчәк гомере яңа иҗади ачышлар, казанышлар белән яктыра барачагын шикләнми әйтергә мөмкин.