Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАҺИДӘ БУРНАШЕВА

Шушы елның ноябренда яңа революцион күтәрелеш елларында әдәбиятка килеп, лирик шигырьләре белән танылган, 1918 елда Коммунистлар партиясе сафына кереп, бөтен көчен революция казанышларын саклау һәм үстерүгә биргән Заһидә Бурнашева озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды. Ул 1895 елның 19 Октябренда хәзерге Рязань өлкәсенә кергән Әҗе авылында сәүдәгәр семьясында туа. Мәктәптә укыган елларында ук, фамилиясен яшереп, шигырьләр бастыра. 1915—1916 нчы еллар арасында аның «Гыйффәт туташ шигырьләре» исеме белән өч кисәктән торган шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Капитализм чорында гаделсез тормыш изүенә, хатын-кызларның хокуксызлыгына протест мотивлары 3 Бурнашева поэзиясендә төп урынны алып тора. 3. Бурнашева революциянең беренче көннәреннән башлап көрәш сафына баса. Партия тапшыруы буенча күп еллар Көнчыгыш хатын- кызлары арасында җаваплы эшләр башкара. Башта Самарканд өлкә комитеты органы «Михнәттәшләр тавышы» дигән газетада эшли. Аның җитәкчелегендә 20 нче елларда ук үзбәк, таҗик, төркмән кызларыннан күп кенә укытучылар, культура, партия работниклары хәзерләнеп чыга. 1920 нче елларда Заһидә Бурнашева Төркестан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетында хатын-кызлар бүлеге мөдире булып эшли. Бер үк вакытта укыту-педагогик эшчәнлеген дә алып бара. Шул чакта Коминтернның Мәскәүдә уздырылган II Конгрессында кунак булып катнашу һәм Владимир Ильич Ленинның ялкынлы речен тыңлау бәхетенә ирешә. 1921—1924 нче елларда тагын РКП(б) Үзәк Комитетының хатын- кызлар бүлегендә инструктор булып эшли. Аннан соң күп еллар партия тапшыруы буенча Көнчыгыш хатын-кызларын укыту-тәрбияләүдә Урта Азия республикаларында була. Шул хезмәтләре өчен Үзбәкстан, Кыргызстан Верховный Советлары Президиумының Почет грамоталары белән бүләкләнә. Заһидә Бурнашева 1952 елдан пенсиягә чыгыл, Татарстанга кайта һәм иҗат эшен дәвам итә. 1971 елда аның «Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан» исемле китабы басылып чыга. Халкыбызның турылыклы кызы, Ленин партиясенең өлкән буын коммунисты Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева хезмәтләрен партия һәм хөкүмәтебез югары бәяләде — «Почет билгесе» ордены һәм берничә медаль белән бүләкләде.