ЯЗМЫШЛАР ТУРЫНДА УЙЛАНУ
Аяз Гыйлзҗевнең иҗат двньясы буйлап — Кешеләр... Каа баралар алар! (А. Гыйләҗев «Зәй энҗеләре»). — Табигать мине ими яраткан! (А. Гыйләҗев «Өч аршын җир»). ешеләр .. һәр вакыт нәрсә белендер мәшгуль булган, нидер зшләүче. хәл итүче, каядыр ашыгучы, җитешергә тырышучы — шушы омтылыш белән күпме кеч түгүче, никадәр газап, авырлык күрүче кешеләр— Бу ашыгу һәм мәңгелек хәрәкәт аларны кая илтә, нинди максатка алып бара соң! Тырышу, кабалану, газаплану — һәммәсе ни эчен, нинди зур мәгънә, нинди ахыргы нәтиҗә эчен кирәк! Кешеләр үзләренең»гомер юллары, буйлап кая. нәрсәгә баралар соң! Язучы Аяз Гыйләҗев иҗаты җирдә кешеләр уза торган әнә шул юлның юнәлешен сиземләргә мөмкинлек бирә сыман. Аның геройлары тормышын күзәтү безгә, укучыларга, җирдәге яшәешнең мәгънәсенә тешенергә ярдәм ите шикелле. Ул юлның башында — үзенең «Табигать мине ник яраткан!» дигән зур соравы белән «Өч аршын җир» повестеннан Мирвәли тора. Уйлануларыбызны әнә шул кеше — Мирвәли тормышын күзәтүдән башлыйк. Мирвәли үзенең бәхетен — җирдә яшәүдән омет ителгән бердәнбер куанычын югалткан кеше Ә аның ул бәхете бар иде зур иде Мирвәли, әтисенә каршы килеп булса да. ярлы кызы Шәмсегаянга әйләнде. Әтисе силәреннән куып чыгаргач, алар Таифә карчыкларда тора башладылар. Эшләделәр. сөештеләр— кемнәре кояшлы иде. Тик бервакыт Мирвәлинең әтисе — Шәйхеразый кулак үлеп, аның бар җыйган мал-мелкәте калгач кына, аларның кояшлы көннә- рене болыт күләгәсе якыная башлады Мирвәлинең үзенә сиздерми генә, ләкин аяусыз чынлыгы белән якынлашты ул. Шәмсегаян гына бераз сизенде кебек—«кирәкми ул мал беэге, Мирвәли» дип аны. нәрсәдән икәнен үзе дә белмичә, сакларга, кисәтергә ымсынды Ләкин меңләгән еллар буена җир кешеләрен үз иркендә тоткан яшәү рәвеше кануннары каршында яшь күңел сизенүе генә кечсез иде Шәйхеразыйның җыйган мөлкәте Мирвәлигә күчте аныкы булды. (Хәзер, вакыйгалар агышыннан алгарам китеп караганда, сорау туа — ул чакны Мирвәли әтисе байлыгыннан баш тарта һем шуның белен үзен алда кеткем зур трагедиядән саклап кала ала идеме соң! Юк. әсәр буенча без белгән конкрет шәхес — Мирвәли андый адымга бара алмый иде Чөнки бу адым әле ул чор тормышы — кешеләр психологиясенә күлчелек мәнфәгатьләрен кайгырткан социалистик яшәү тәртибе урнашып җитмәгән вакыт өчен гадәттән тыш булыр иде һәм ул адымны бары тик гадәттән тыш кешеләр, әлеге яшәү рәвешеннән өскерәк күтәрелгән көчле шәхесләр генә зшлм ала иде Ә Мирвәли, әсәрде күргәнебезчә, андый гадәттән тыш кеше түгел. Ул — гадәти җир кешесе һәм бу ситуациядә аның әтисе байлыгына хуҗа булып калуы да шәхес характеры һәм тормыш рәвеше кушуы буенча булып чыга) Әгәр шуннан соң дөнья К барышында зур үзгәрешләр булмаса, Мирвәли әле үз бәхетен — эшләү һәм сөю бәхетен, шуларның кояшлы көннәренә сөенү бәхетен бөтенләй үк югалтмас иде Ул—эшчән егет — үзе эшләр һәм кешеләрдән бик аерылмаска тырышыр иде. Ләкин бу чор — аның әтисе Шәйхеразый кулак һәм шуның ише байлар тарафыннан таланган хезмәт ияләре михнәт чиккән вакыт. Алар үз хәлләреннән канәгать булып тора алмыйлар. Алар «безгә дә рәхәт тормыш кирәк, мөлкәт кирәк!» дип бөек үзгәреш — революция ясаганнар. Шулай итеп, тормыш Мирвәлине үзенең элекке хәленә капма-каршы булган позициягә китереп куя. Чөнки хәзер рәхәт, тигез тормыш таләп иткән кешеләргә кирәкле мөлкәт Мирвәли кулында тупланган. Әсәргә күз салыйк. Авылның ярлылар комитеты байларның йорт-җирен, мал-мөлкәтен тартып алу, үзләрен авылдан сөрү хакында карар чыгара. Мирвәли өчен бу карар—аны талау. Гасырлар буе тупланып килгән яшәү рәвеше аңа: «Атаңнан калган байлык бары тик синеке генә»,— дип тәкрарлый. Ул байлыкка кул сузарга маташучылар — Мирвәли өчен иң зур гаделсезлек эшләүчеләр. Болар — бер-берсенә капма-каршы килеп баскан ике көч. Аларның һәркайсы үзен дөрес саный һәм шул дәреслекнең киләчәктә җиңәчәгенә ихлас күңелдән ышана. Әйе, чыннан да, аларның икесе дә үзләренчә дөрес. Тик ул дөреслекләр арасында зур аерма бар. Аның берсе — яшәлгән, артта калган тормыштан, аның кануннары һәм яшәү рәвешеннән чыга торган дөреслек. Шул дөреслек Мирвәлинең, конкрет чорның иҗтимагый продукты буларак, үз байлыгына хокукын аклый. Ә икенче як — тормышның киләчәгенә хуҗа. Аның дөреслеге социалистик яшәү рәвешеннән чыга. Берсе — үзенең иҗтимагый хәле белән тарихка, аның хәрәкәтенә каршы «мин» — шәхес, икенчесе — тигезлек таләп итүче, тормышның объектив агышы тудырган «без» — халык. Үз хәленең трагедиясен Мирвәли әле аңлый алмый, чөнки «без» дигән төшенчә һәм яңа тормыш тәртипләре аның өчен чит нәрсәләр. Аның өчен яшәү һәм бердәнбер дөнья — әле «мин» генә, күпләгән «мин»нәр дөньясы гына. Тормышны, дөньяны аңлауның шушы дәрәҗәсе, шушы биеклеге — Мирвәли шәхесе формалашкан һәм яши торган туфрак, нигез. Шушы нигез егерменче гасыр кешеләренең рухи күтәрелү юлындагы этелеп китү, кузгалу яссылыгы — «нуль» биеклеге булды. ... Мирвәли гомере—вакыйгалар агышыннан югарырак күтәрелеп, аны тарихи дә- вамлылыкта һәм алмашынучанлыкта күрә алмауның типик бер мисалы. Шуңа күрә дә барган юлы аны бәхетле нәтиҗәгә китерә алмады. Дөрес, аның күңеле тупикка килеп керүен, башкачарак яшәү кирәк булганлыгын сизенә. Әсәр ахырында аның яңадан авылына кайтуы шуны аңлауга таба бер адым булып аңлашыла. Шулай итеп, җир йөзендә озак еллар яшәп килгән бер тип шәхес дөнья белән зур каршылыкка кереп, үз җилкәсендә шул каршылыкның бар авырлыгын кичереп, күтәреп яшәгәннән соң бу яссылыкта, бу нигездә үзе өчен яшәү шарты, туклану суты беткәнлекне тоеп, акрынлап икенче дөньяга — яңа мөнәсәбәтләр, дөньяны яңача аңлау югарылыгына — коммунистик принциплар буенча яшәү югарылыгына таба кузгала. Кеше. рухи үсешенең зур бер этабын төгәлләп, газаплы күтәрелү юлы буенча яңа яссылыкка аяк баса... Мирвәли үз-үзенә һәм безнең каршыга «табигать мине ни өчен яраткан?» дигән сорауны куйган иде. Үз тормышында ул бу сорауга җавап таба алмады. Кешелек акылы әнә шундый — Мирвәли кебек намуслы кешеләрнең ялгыша-ял- гыша булса да, кешечә, уз күңелләренә, аның тавышына, таләбенә тугры калып яшәргә омтылулары, җирдә әнә шундый яшәүгә шартлар тудырырлык юнәлеш, урын эзләүләренең. аларның сирәк табышларының ныклы яссылыгына басып өскәрәк, биеккәрәк, яктыгарак күтәрелә. Намуслы тормышлар — кешелек җәмгыятенең рухи үсеш баскычлары. Алар аша кешенең күңел максаты атлый, көрәшә-көрәшә алга бара. Мирвәли тормышы — яктыга, югарыга чыгу юлын капшанып, газапланып эзләп карауның бер чагылышы... Җир кешеләренең бару юлы яңа биеклектә, яңа тормышта, яңа төрле көчләр, каршылыклар дөньясында дәвам итә. Исхак белән Тәнзилә — Мирвәли үз гомерендә күтәрелә алмаган яңа яссылык яшәешен үзләштерүчеләр. Исхак («Берәү» повестеның герое) җирдә яшәп берьюлы ике мәхәббәтен — сөйгәнен һәм җирен җуйган кеше. Аның җанын әнә шул бушлык — ике зур мәхәббәтнең бушлыгы газаплый. Исхакиың сөйгәнен сугыш алды, сугыш мәңгегә юк итте, һәлак итте. Ә җирен — басыл тору, яшәү, бәхет тою мәйданын нинди көч алды соң? Агрономлыкка укучы Исхак практика үтү өчен үзенең авылына кайта, яшьлек дәрте белән эшкә тотына, һәм, җир язмышына битараф карап, эш эшләми генә үзләренә карьера ясарга теләгән кешеләр белән каршылыкка керә. Намуслы, җиргә күңеле ф белән тугры, әмма акылы белән әле ничек көрәшү кирәклеген белеп бетермәгән җир кешесе һәм күңеле, яшәве, максаты белән үк җиргә чит булган, анда аакытлы гына торучы кеше — ике көч очраша. Әнә шул бәрелештә Исхакка җиңеп чыгу өчен көч һәм тормыш тәҗрибәсе җитми. Ул чигенә, ихлас күңелле җир кешеләрен клубта — халык алдында гаепләп, алариы вакытлы җилләргә яраша алмаганнары өчен хурлау күренеше Исхакның бару юлын бөтенләй җирдән читкә бора, ул авылын һәм аның намуслы кешеләрен калдырып, китеп бара. «Качак» хикәясенең герое Тәнзилә дә җирдән, авылдан китү алдында тора. «Җитәр! Эш дип. ферма дип әле дә түзеп килеигән инде. Үзең хакында, гомер хакында уйланырга вакыт та калмаган. Уйлап карасаң, тәмам һушың китәр валлаһи! Ни гомер кичке уенга чыкканы юк Тәнзиләнең, кино карамаганга да күпме инде. Бик кызык китап дип ишеткәч, Тургеневның «Асяпсын алып кайткан иде Ул да ике бите генә укылган килеш ята. Кисеп куйган крепдешин күлмәкнең кисәкләре, өлгеләре таралып, югалып бара. Берсенә дә кул җитми, һаман эш тә эш. Эшенең мәгънәсе булса икән, ходаем. Район газетасы килсә, укырга оят. колхозың, арттан караганда, иң алдынгылар рәтендә...» Заман тормышын, атмосферасын тоел, шуны күңеленә, җанына сеңдереп үскән яшь шәхес заманның яшәү көче бирүче чишмәләренә тоташырга, шулердан тукланырга тели. Шундый чишмәләрне тормышында ул /таман ныграк кирәксенә, юксына башлый. Әнә шул эчке ихтыяҗ Тәнзиләне дә читкә, туган җирдән китәргә әйди Әмма, ахыр чиктә, күрше колхоз тормышы белән танышканнан соң, Тәнзилә авылдан китмәскә карар кыла. «Яхшы тормыш өчен көрәшергә, аны төзү өчен җаныңны аямаска дип укытканнар иде бит аны мәктәптә... Төзедеме ул?.. Көрәштеме?.. Тәнзиләнең фикерләвенә, тормышына әнә шулай итеп «көрәш» сүзе килеп керә. Ләкин Тәнзиле аңа сәләтлеме соң? Үз колхозында ул нәрсәләр үзгәртә алачак? Тәнзиләнең зур үзгәрешләр ясавына ышануы кыен. Аның авылда калырга уйлавы да үрнәк бирү нияте белән ясалган бер адым булыбрак аңлашыла. Әлеге Исхакның да, Тәнзиләнең дә тормышта шәхес буларак үсү. күтәрелү, олыгаюы өчен ныклы нигезләре, ышанычлы туфраклары, баскан урыннары сизелми, күренми. Мирвәли үз нигезеннән шушы яссылыкка кадәр күтәрелгән һәм туктап калган иде. Исхак белән Тәнзилә шул яссылыкта туып яшәделәр һәм әлеге үсүне дәвам иттерү, күтәрелү өчен ныклы нигез таба алмыйча, икеләнеп, уйланып гомер итәләр. Алар торган яссылыктан күтәрелү үсү мәйданы кайда соң? 60—70 нче елларда яшәүче шәхес өчен Аяз Гыйләҗев иҗатында табылган үсү, ныгу җирлеге, күтәрелү нигезе —олы эш. олы эш дөньясы «Зәй энҗеләре» повесте герое Гәрәй Шамин — олы эш кешесе. Моңарчы тормышта һәм әдәбиятта булган эш кешеләреннән үзгә: тормышка, эшкә бөтенләй башка төрле — яңача мөнәсәбәттәге кеше. Гадәттән тыш кеше. Аның бөтен энергиясе әнә шул олы эшкә, шуның җанлы яшәешенә юнәлгән, шуның организмына тоташкан Гәрәйнең олы эштән читтә һич нәрсәсе — гаиләсе дә. мәхәббәте дә, дуслары да юк. Аның эштән башка, гомумән, яшәеше юк. Гадети булмаган бу кешенең яшәү рәвеше аның үэена һәм кешеләргә нәрсә бирде соң? Ул яшеү Герөй Шаминны һәм кешеләрне уртак бер биеклеккә күтәрде Бу уртак биеклек кешенең моңарчы пассив яшәгән энергия күзәнәкләрен уятты аларны кешеләрнең үзләре ечен үк кирәк булган матурлык тудыру максатына юнәлтте кеше җанын дөнья белән актив мөнәсәбәткә тартты. Бу биеклек исе кешеләргә дөньяны, тормышны катлаулырак, тулырак итеп, сферик рәвештә тоярга, аңларга мөмкинлек бирде Кеше табигать алдында олырак көчкә әйләнде Мирвәли дә. Исхак та, Тәнзиле дә һәм алар башлаган юлны иң югары биеклеккә күтәргән Герен Шамин да үзләренең яшәү рәвеше, тормышлары белен кеше асылы МАНСУР ВЭЛИЕВ ф ЯЗМЫШЛАР ТУРЫНДА УЙЛАНУ ның бергәлеккә, бөтенлеккә, тулылыкка омтылуын чагылдырдылар, шуны расладылар. Кеше шәхесе шул юлда иң югары биеклеккә күтәрелде. Кешеләрнең табигый үсешендә, хәрәкәтендә чагыла торган бу тенденция — бер- бөтенлеккә омтылу тенденциясе — кешелек җәмгыятенең дә яшәү максатын, мәгънә- сән сиземләргә мөмкинлек бирә. Аерым бер шәхес җирдә кешеләр белән күмәк яшәргә омтылган кебек, кешелек җәмгыяте дә мәңгелек җиһанда бергәлеккә, чиксез дөньяда таралган акыл һәм җан ияләре белән аралашуга, берлеккә, тулылыкка омтыла. Бу бөек миссия — кешелекнең яшәү мәгънәсе, аның чиксез ерак, әмма реаль максаты. Шулай итеп, язучы иҗаты тудырган кешеләрнең яшәешен күзәтү безгә дөньяның, тормышның бер олы мәгънәсен ачыклау мөмкинлеге бирде... Язучы Аяз Гыйләҗеа иҗаты — саф нәфислеккә, тормышның матур нечкәлегенә омтылу, шул көчле омтылышны тоеп яшәү дөньясы, һәм, иң беренче чиратта, ул бүгенге тормышның нечкәлекләренә омтылу, шәхес алдына килеп баскан ситуацияләрне җентекләп өйрәнү, заман тормышын аңларга омтылу, аны өйрәнү сферасы. Язучының соңгы ун елда иҗат иткән әсәрләренә күз ташлау безне моңа тагын да ныграк ышандыра. Бу чорда, безнең уебызча, Аяз Гыйләҗев чын мәгънәсендә заманның актуаль һәм үткен проблемалары белән янып яшәгән. Игътибарны язучы өчен аеруча характерлы булган «Җиргә тапшырылган серләр» драмасына юнәлтик. Әсәрнең төп мәгънәсенә Зәнә сүзләре ачкыч бирә кебек: «Без монда «Кәҗә белән capi?iK» әкиятен ятлап йөргән арада Пастернакларны аңлый торган кешеләр туган. Яңа буын. Яңа кешеләр. Алар барын да беләләрдер, барын аңлыйлардыр... Аларга яшәү дә җиңелдер». Зәнәләрнең укытучысы Кәрим сүзләре дә аерым игътибарга лаек: «Укучының яшәешен шулай оештырырга кирәк, ул сорауларны үзүзенә күбрәк куйсын!» Яңа буын ул — яңа заманның яңача яшәү рәвеше җимеше. Кешеләр күңелендәге, иҗтимагый тормыштагы яңа омтылышлар, көчләр, таләпләр җимеше. Әнә шуларны, аларның үсүен, үзгәрүен сизми калган, күрми калган кешеләр котылгысыз рәвештә яңа тормыш һәм яңа буын белән аңлаша алмау мескенлегенә дучар булалар. Бу әсәрдә шундый хәлгә укытучылар — уз укучыларын, яшьләрне аңлый алмаучы тәрбиячеләр төшкән. Нәтиҗәдә аларның һәрбер эше, хәрәкәте яшьләрдә кызганыч елмаю һәм капма-каршы реакция, хәрәкәт тудыра. Язучы нечкә тотып алган әлеге конфликтлар яссылыгы безнең көннәрдә үзенә аеруча зур игътибар таләп итә. Конфликтны уңай хәл итү юлын автор урта буында, Көрим кебек фидакарь кешеләр, яңа буын, яңа көчләр каршында да тоныкланып, югалып калмаслык шәхесләр булуда күрә. Язучы вакыт үткән саен 'тормышның катлаулы мөнәсәбәтләре, каршылыклы хәрәкәте, диалектикасына якыная бара. Ул яңалыкларның яшәеше әсәрдән-әсәргә тулырак, күпьяклырак, перспективалырак итеп карала. Яңа әсәрләр торган саен тормышның киңрәк һәм куәтлерәк көчләрен иңли, сыйдыра баралар. «Эңгер-меңгер» — алда без карап үткән әсәрдән бер генә ел соңрак язылган. Бу әсәрдә инде каршылыклар аермачык булып күренеп тора: максатсызлык һәм яшьлек. Кайчандыр көрәшеп яшәгән кешеләр хәзер үзләре ирешкән рәхәтлек биеклегендә максатсыз, хәрәкәтсез, мәгънәсез яшәү дәрәҗәсендә туктап калганнар. Алар өчен хәзер иң әһәмиятлесе — шушы тынычлыкны, шушы хәлне югалтмау, аны саклау өчен хәрәкәт итмәү, бер генә адым атлаудан да шикләнү, рәхәтлекне югалтудан чын-чын- лап курку! Ләкин табигать хәрәкәтсезлекне кабул итә алмый. Чөнки анда бөтен нәрсә хәрәкәттә. Туктап калганны аркылы үтеп, тормышның үз эчендә әзерләнгән, тупланып килгән яңа, яшь көч бәреп чыга! Әсәр геройлары Алим һәм аны яклаучы Роза әнә шундый көчнең ачык бер гәүдәләнеше. Биредә язучы инде фидакарь шәхес кирәклеген генә игътибар үзәгенә куймый, ә шәхеснең торгынлыкка, җансыэлыкка каршы аяусыз көрәшергә тиешлеген дә искәртә. «Эңгер-меңгер»дәге Алимнең максатсыз яшәешкә ярсып каршы чыгуы, мондый яшәү рәвешен кире кагуы — аны үзгәртергә, башкача, икенче төрле итәргә чакыру иде. Лекии Алимнең «ничек үзгәртергә?» диген сорауга җавабы, уңай программасы күренми һәм аның әлегә анда барлыгы да сизелми иде. Ә ул сорауга җавапны тормыш үзе таләп ите. Шул талап язучы иҗатымда яңа геройларның тууына китерде — «Урамнар артында яшел болын» романы язылып, Идрис һем Әхәт кебек яңа геройлар иҗат ителде. Алар үз тормышлары белен нәкъ менә шул «ничек?» дигән сорауга җавап бирү өчен яратылган кешеләр кебек иде! Алар әнә шул «ничек»нең реаль яшәеше, диалектикасы, чынбарлыгы иде. Бүген ничек яшәрге? Ничек көрәшергә? Кайсы юл дәрес! Алдыбызда ике вариант. Әхәт — җитезлек, кискенлек, кырт өзел уйлау һәм хел итү. дөнья һәм тормыш үзгәрешләренә тиз реакция, алар эчендә аек акыл белен хәрәкәт итә алу символы кебек. Чыннаи да, шәхес өчен кирәкле, бүгенге көндә намуслы кешеләргә бик еш кына җитенкерәми торган сыйфатлар. Бу яктан — намус- лылыкның актив булуы ягыннан караганда. Әхәт Идристән көчлерәк шәхес кебек күренә. Идрис — дөньяны күбрәк күңеле белен сизүче, тоючы натура Ул бик нечкә коллизияләрне дә күңеленә кертә, йөрәге аша үткәрә, аларга күп вакыт һәм дикъкать бирә. Ә болар исә аны күбрәк эчке хәрәкәт — кичерешләр, уйлар драматизмында яшәргә мәҗбүр итә. һәм нәкъ өнә шуңа күрә — тоюның фикергә караганда дөньяны тирәнрәк һәм нечкәрәк сизә алуы аркасында — Идриснең дә дөньяны, тормышны тоюы Тирәннәнрәк, лекин акрынрак (тыштан караганда) бара. Күрәсең, тормышта фикер активлыгы хәрәкәтчәнрәк һәм ул еш кына алгарак чыга. Ә бераздан үзенең ялгызлыгын тоя, кичерә башлый. Моны заман күренеше — акыл активлыгы чорының тормышка тәэсире нәтиҗәсе булган кайбер яшьләр мисалы да вчык күрсәтә. Намуслы һәм кискен Әхәт күңел активлыгына таба хәрәкәт итеп олырак шәхескә, тирәнрәк эчке дөньялы шәхескә әйләнәчәк. Аның характер логикасы шуңа таба үсә. Тормыш таләп иткән «ничек» соравына язучының «Урамнар артында яшел болын» романы өнә шундый бер җавап — яшәүнең бер вариантын тәкъдим итә. ... Аяз Гыйләҗев геройлары дөньясы. Ул дөньяның үзенә генә хас булган нинди характерлы билгеләре бар соң? Башка дөньялардан ул үзенең кайсы сыйфатлары белән аерылып тора? Язучы Аяз Гыйләҗев иҗатының төп һәм үзенең булуы белән башка үзенчәлекләр тудыра торган үзлеге — анда кешенең һәм ул яшәгән заманның бер тигез яктылыкта бердәй игътибарлылык һәм аңларга, төшенергә теләү теләге белән каралуындадыр, кү ресең. Язучы күңеленең конкрет шәхес, кеше дөньясына үтеп керергә омтылуы белән бер үк вакытта, ул яшәгән киң мәгънәдәге тормышның, яшәүнең дә җанына керергә. аның кабатланмас образын тудырырга, характерын тоярга, сурәтләргә тырышуындадыр. Аның иҗатында кеше һәм заман, агач һәм аның җимеше кебек органии берлектә бирелә. Язучының басылып чыккан иң беренче хикәясе «Ян. учагым. ян!»нан алып барлык әсәрләрем карап чыгыйк — аларның һәркайсында диярлек игътибар үзәгенә кеше һәм заман образ лары куела. Шул ике тормыш бер берсен тулыландырып үсә бара. «Урамнар артында яшел болын» да, «Өч аршын җир» дә. «Урталыкта» да «Язгы кәрваннар» һәм башкалар — барысы да кеше һәм заман дигән ике исемдәге бер геройның, ике чагылыштагы бер бетемнең, бер материаль день» берлегенең яшәү мәйданы. Тормышны тою һәм дөнья белән актив элемтәдә булу А. Гыйләҗев әсәрләрендәге перспективалы проблемалылыкка китерә. Юк. бу проблемалылык, кайберәүләр уйлаганча, авыл яки шәһәр тормышы тудырган, гомере берничә дистә елдан артмаячак мәсьәләләрне әсәргә кертү генә түгел, шулар белән мавыгу һәм нәтиҗәдә әдәбиятның боек миссиясен кечерәйтү түгел; бу — шехес һәм тормыш диген ике елы кем арасында меңге бара торган бәхәснең чагылышы булган проблемалылык Ә бу перспективалы проблемалылык, үз чиратында язучының әсәрләренә олы хәрәкәт рухы бирә. Аларда һәр вакьп нәрсәдер хәл ителә нидер эзләиеле... Олы хә- рекет рухы әсәрнең барышында һәм стилендә дә сизелә, автор гел алга омтыла, барысын да күрергә, белергә, аңларга тели. Аяз Гыйлеҗәе әсәрләренә шул ук вакытта тыгыз яшәеш хас. Бу — язумы дәньясы- ның аерылгысыз бер халәте Күрәсең, ул язучы шәхесенең психологик үзенчәлеге МАНСУР ВӘЛИЕВ ф ЯЗМЫШЛАР ТУРЫНДА УЙЛАНУ белән — тышкы дөньяны зур киңлектә, тирәнлектә эләктереп ала алуы, шәхеснең караш, куру, тою көченең зурлыгы белән аңлатыладыр. Язучы индивидуальлегенең тагын бер чагылышы — аның дөнья реальлеген үзенә кабул итүе һәм шуның тәэсирендә күңелендә туган яшәешне укучы күңеленә күчерү рәвешендә, ысулында. Бу мәсьәләгә бераз киңрәк тукталып үтик. Кеше күңеленең яшәеше, реальлеге — бик нечкә, үтә катлаулы. Анда беркемгә таныш булмаган процесслар, кичерешләр, агымнар, халәтләр бар һәм алар һәр мизгелдә мең төрлегә үзгәрә, алышына торалар. Аларның исем, атамаларын, аларның чикләнмәгән про- странствода һәм вакытта чиксез хәрәкәтен тулы итеп белгертә алу предметлы күзаллау, рәсемләп тасвирлау аша гына мөмкин түгел. Күңелдә туган кичереш дулкынының бөтен реальлеген телдә булган конкрет сүзләрнең бер генә төрле тезмәсе дә аңлатып бетерә алмый, ул аңа омтыла гына... Ә бу исә күңел яшәеше реальлеген нык кына бозуга китерә. Шуңа күрә проза, нигездә рәсемле тасвир юлыннан үссә дә, дөньяны тою, аңлауның бүтән ысулларын да актив кулланмый булдыра алмый торгандыр, һаман катлаулана, нечкәрә баручы тормыш, кеше күңеле реальлеге әнә шундый таләпләр куя бугай... Прозаның әнә шул ихтыяҗын сизү һәм тормышка ашыру — Аяз Гыйләҗев әсәрләренең бер зур үзенчәлеген билгели. Менә мисалга «Үги ана яфраклары»н алыйк. «— Ул исемне тапкан кеше шагыйрь булган... Гомумән, безнең бабайлар шагыйрь булганнар алар! Күккә караганнар да Киек каз юлы дигәннәр. Тимер казык йолдызын белгәннәр. Җиргә караганнар да, менә шушы иң төссез, салкын чокыр яфракларына Үги ана исемен биргәннәр. — Сәер исем. — Бу үләннең чәчәге яз башында, кар китүгә үк чыга. Кайбер авылларда аны умырзая дип тә йөртәләр. Бездә кимәшә башы дип атыйлар. Кимәшә нидер тагын, яздыр, мөгаен. — Күргәнем бар! Чәчәге сап-сары була, яр буенда сибелеп утыра. — Чәчәген ата. ә яфрагы һаман юк. Яфрак белән чәчәк бервакытта да очрашмыйлар. Яфрак үсеп чыкканда, чәчәге беткән була инде. — Бер дә, бер дә очрашмыйлармы? Кызганыч... Егет тә, кыз да ниндидер серле мәгънә алган салкын яфракларны җыя башладылар. Яфраклардан ниндидер төче саз исе, ләм исе аңкый иде. Галимҗан үз кулындагы яфракларны кызга сонды. — Менә!» Шушы кыска гына өзектә язучы күңеленең әдәби әсәрдә ничек, нинди рәвештә яшәве бик характерлы чагыла сыман. Хикәянең бөтен барышында да мәхәббәт турында сүзләр сөйләнелми. Ә шулай да ихлас сөю, яратышу, аның кеше күңелен бизәве, ямь бирүе хакында никадәр образлылык анда. Шул тойгы һәм кичерешләрнең нечкә агышы серле үги ана яфракларына килеп тоташа. Чәчәк һәм яфрак... Әллә ул чәчәк аларның мәхәббәте, яратышуымы? Әллә үги ана үзенең барлыгы, яшәве белән кешеләр яшәешендәге бер олы каршылыкка ым бирәме? Шул каршылыкларны аңлау өчен бер ачкычмы әллә ул? Мәхәббәт белән тормышның бергә була, тоташа алмавымы әллә? Чәчәк — мәхәббәт, ә яфраклар — гомер итү, яшәешме? Алар мәңгегә кавышмый торган ике матурлыкмы әллә? Яшь егет белән кыз моны сизмиләр... Алар мәхәббәтнең юл башында гына әле... Алар чәчәк матурлыгына сокланалар... Чын тормыш үзе алда әле... Менә шундый урыннарда әдәбият һәм сәнгать үзенең иң көчле мизгелләрен кичерә. Ул кешегә гаять нык тәэсир итә, аңа күп хис һәм тәҗрибә бирә төсле. Шушындый урыннарда әдәбият, сәнгать төрләренең иң көчлесе, иң бөеге булган музыкага якыная бугай. Кайвакытта без әсәрләрдәге нечкәлекне тоймыйча, күрмичә бары тик рәсемләп бирүне генә таләп итә башлыйбыз, шул таләпне генә критерий итәргә тырышабыз. Ьу — дөнья чынбарлыгын үзеңә билгеле булган әзер кысаларга сыйдырырга маташу шикеллерәк. Аяз Гыйләҗев әсәрләрен аңлау, аларны бар булган тулылыгында, көчендә тоя, кичерә алу белән бәйләнгән тагын бер мәсьәләгә тукталасы килә. Безнең тәнкыйть җанлы әдәби әсәрне бәяләгәндә еш кына бары тик тема, идея, сюжет, композиция ке- бек төшенчәләр аша, шулерның катгый таләпләре рамкасыннан чыгып кына эш итә. Уйлавыбызча, тормыш кебек үк әдәбият һәм сәнгать тә өзлексез хәрәкәттә үсештә. Бүгенге әдәби әсәрләрнең элекке кысаларга гына сыймавы бик мөмкин, һәм моңа мисаллар да шактый. Безнең әдәбиятта әсәрләрне бәяләгәндә иҗади эш итә алмау бигрәк тә Аяз Гыйләҗев иҗатына карата — тормыш үзгәрешләренә иң сизгер дөньяга карата бигрәк тә калку сизелде. Мисалга «Урамнар артында яшел болын» романы тудырган реакцияне генә алыйк. Бу роман бүгенге тормышның бик күп нечкәлекләрен. ♦ рухи байлыкларын һәм. иң әһәмиятлесе. яңа кеше язмышын чагылдырган әсәр иде Шактый дәрәҗәдә бүгенге тормышның энциклопедиясе иде ул. Бу сүз классиклар өчен генә кулланылмый торгандыр, аннан курьлсмыйк. Ә роман турында язаргаашыгып алынган кайбер тәнкыйтьчеләр әсәрне «композицион яктан төзек түгел» дип бәяләүдән уза, аның бай һәм нечкә коллизияләрен (бигрәк тә алдынгы шәхес һәм киләчәк буын язмышы белән бәйләнгән нечкәлекләрен) тою, кичерү, аңлау бәхетенә ирешә алмадылар. Бу безнең тәнкыйть өчен шактый кызганыч хәл иде. — Моннан нәкъ утыз ел элек — 1948 елда егерме яшьлек Аяз Гыйләҗевнең «Ян. учагым, ян1» исемле беренче хикәясе китапта басылып чыккан. Исеменнән үк күренгәнчә, көчле омтылыш, яшьлекнең бер балкышы булган хикәя, иҗат юлы башында ягылган учак. Ә шуннан соң яшь язучының иҗат юлы нинди юнәлештә үсә соң? Ул кая таба бара? Шундый җавап эзләп язучының соңгы әсәрләреннән берсе «Кар астында кайнар чишмәогә тукталыйк. Беренче әсәрдә кеше — тоташ омтылыш, теләк гәүдәләнеше. Аның әле реаль тормышы юк диярлек... Заман сферасы да — бетен кешенең эшкә дәртләнүе, гомуми җанлылык, ярсу булып кына чагыла ул әсәрдә. Тормышның реаль кәчләре. конфликтлары төсмерләнми, тоелмый, сизелми. Соңгы әсәрдә исә иеше — чын мәгънәсендәге җанлы яшәеш ул күл катла* күп мәгънәле, күп кырлы — аны белеп һәм аңлатыл бетереп булмый. Ул эчкә һем тиранга таба — материягә таба төпсез һәм чиксез. Заман һем тирәлек сферасы да бу әсәрдә инде гомуми планда гына түгел, е кечләриең конкрет гәүдәләнешендә, үзара мөнәсәбәтендә чагыла. Шулай итеп, язучы көчле омтылыш һәм теләкләрне тасвирлаудан шул омтылаЛшны югалтмаган реаль яшәүне сурәтләүгә таба, шул реаль яшәү аша үэгерә баручы тормышның үзәгенәрәк, аның мәңгелек асылын билгели торган тирәнлегенә таба якынлаша, тормышның «мәгънә» дип аталган үзәгенә таба керә бара Язучының әнә шул хәрәкәтендә бер олы һәм ышанычлы юлдашы бар. Ул — намуслылык. Әнә шул намуслылык аны заман тормышының иң четерекле мәсьәләләренә китерә, шул намуслылык аны яңа кешенең иң тирән күңел упкыннарына төшерә, шул ук намуслылык иң кискен көчләрнең бәрелешү нокталарына алып киле. Язу- чыну| тормыш намусы — әдәбият дөнья буйлап йөртә. £ Язучының дөнья, тормыш буйлап хәрәкәте турында сөйләгәндә бер кызыклы күзәтү турында әйтмичә үтеп булмый. Тормышның, дөньяның Аяз Гыйләҗев иҗатында табылган һәм тасвирланган төбәкләре, берникадәр вакыт үткәч, илебезнең башка азучылары иҗатларында килеп чыга, кабатлана. Хәтта шактый аваздаш, охшаш ук булып кабатлана. Андый әсәрләрдән тулы бер исемлек тезеп була диярлек: А. Гыйләҗев. «Камыш бармак, кемеш тырнак». — В. Распутин. «Живи и помни». А. Гыйләҗеа. «Язгы кәрваннар». — Ч. Айтматов. «Ранние журавли». А. Гыйләҗеа. «Урамнар артында яшел болын.» — Ч. Айтматов. «Белый пароход»; Г. Панджикидзе. «Камень чистой воды». А. Гыйләҗев. «Зәй энҗеләре». — И. Дворецкий. «Человек со стороны». А. Гыйләҗев. «Җиргә тапшырылган серләр». — В. Тендряков. «Ночь после выпускного бала». А. Гыйләҗев. «Өч аршын җир». — И. Авижюс. «Потерянный кров». Бу кызыклы факт безгә шактый гыйбрәтле нәрсәләр турында сөйли. Аерым алганда, үзебезгә карата: «без — әдәби әсәрләргә бәһа куючылар — һәр вакыт заман яңалыгы дәрәҗәсендә, биеклегендә торабыз микән?», «без һәр чакта да сәнгатьнең бар нечкәлеген аңлый алабыз микән?», «әдәби әсәрләргә Һәм алариың язмышына карата без гел заманча, объектив бәһа бирә алабыз микән?» «ебе« сорауларны муйдыртмый кала алмый. Әмма, киңрәк караганда, бу факт—бәзнең язучыбыэгетМАНСУР ВЭЛИЕВ ф ЯЗМЫШЛАР ТУРЫНДА УПЛАНУ кан юлның илебез әдәбиятында (һәм әле аның иң күренекле вәкилләре иҗатында!) зур аваздашлык, охшашлык табуы — безнең әдәбият өчен куанычлы хәл, халыкларның рухи үсеш якынлыгы хакында сөйли торган күңелле күренеш! Язучының «Урталыкта» дип исемләнгән әсәре бар. Ул урта буынның хәзер дөнья һәм тормыш язмышын билгели торган буынның язмышы турында. Аның өлкән һәм яшь буын арасында тоташтыручы боҗра булуы турында. Шул урта буынның ныклыкка, тугрылыкка баруы хакында. Язучы үзе дә урта буын вәкиле, һәм ул инде урталыктан узып бара. Ныклыкка, тормышка булган олы тугрылыкка якынлашып килә А. Гыйләҗвв. Алда аны ныгу юлының яңа биеклекләре, каршылыклары көтә. Язучының киләчәктә юлы ничек дәвам итәр? Үткән юлны күздән кичерү тәҗрибәсеннән чыгып, бераз шул турыда уйланып карыйк. Безгә калса, язучының ныгу процессы ике төр каршылыкларны җиңү аша барачак. Аның беренчесе — заман тормышы тудыра торган зур ихтыяҗдан, халыкның иң өлгергән рухи таләбеннән туучы, шуннан килеп чыгучы тирәнәю каршылыклары. Икенчесе — үткән чорда үзләрен сиздергән, язучы иҗатына тирәнәюгә комачаулаучы нәрсәләрдән котылырга, аэвт' булырга тырышу каршылыклары. Башта соңгы төр каршылыкларны карап үтик. Язучының тормышка үтеп керүенә нәрсә комачаулый соң?.. Аяз Гыйләҗеа иҗаты тормышның күп коллизияләрен, каршылыкларын сыйдыра дип билгеләп үткән идек инде. Шушы сыйфат язучыны бер йомшаклыкка китерә сыман. Ул — тормыштагы тотрыклылык тамырларына игътибар җитеп бетмәү. Бу җитеш- сезлекне бетерә алу язучыга тирәнәю өчен бик зур мөмкинлек бирер кебек, чөнки тормыш — бик хәрәкәтчән булган хәтле үк, шул ук дәрәҗәдә тотрыклы да, һәм ул тотрыклылыкның тамырлары кешеләр, аларның язмышы аркылы үтә. Аларга игътибар күбрәк кирәк. Язучының киләчәк иҗат юлында көчәйтелергә, тулыландырылырга тиешле икенче як — тормышны һәм аның кешеләрен мөмкин кадәр күләмлерәк, сферик рәвештәрәк, катлаулырак күрә алу? Әнә шул сыйфат әдәбиятның кешелек тормышындагы көче, әһәмияте һәм яшәүчәнлеге артуга китерә. Язучының иң уңышлы әсәрләре үзләре үк — «Өч аршын җир», «Үги ана яфраклары», «Көзге ачы җилләрдә», «Урамнар артында яшел болын», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Камыш бармак, көмеш тырнак»— безне бу фикергә ышандыручы ачык дәлилләр булып яшиләр. Инде тагы бер мәсьәлә. Аяз Гыйләҗевнең җитмешенче еллар башында язылган кайбер әсәрләрендә («Урталыкта», «Кызлар хатлары», «Күзгә-күз») бер карашка бик зур проблемалар, фикерләр күтәрелә. Алар укучыларның җитди игътибарына лаек була. Әмма ул проблемалар еш кына геройларның, әсәрнең яшәү дөньясына, тормышына әйләнеп бетмәгәнлектән, читтөрәк, шул тормыш белән органик рәвештә тоташ- мыйчарак кала. Нәтиҗәдә, язучының әдәби әсәр биеклегенә күтәрергә тырышкан тормыш проблемасы беркадәр шәрә һәм җансызрак булып чыга. Язучы иҗатына җитенкерәмәгән яклар турында сөйләгәндә тагын бер нәрсәне онытып булмый. Ул—кайбер урыннарда кирәкмәгән, акланмаган ашыгу, кызулык, тормыш тирәнлегенә олы игътибар җитеп бетмәү. Бу җитешсезлек әле санап киткән әсәрләрдә һәм язучының беренче драмаларында шактый сизелә. Аларны һич кенә дә Аяз Гыйләҗевнең индивидуаль стиле белен аңлатып, аклап булмый. Киләчәктә язучының ныгу юлында җиңеп үтәсе икенче төр каршылыклар — халык тормышының яңа, калын катламнарын үзләштерү кирәклеге дигән идек. Бу юнәлештә АязГыйләҗев үз көчен, сәләтен, өлешчә, күрсәтте дә инде. Югарыда санап кителгән уңышлы әсәрләр әнә шуның матур мисаллары. Инде язучыны шул юнәлештәге яңа, тагын да тирәнрәк, олырак катламнар көтә. Соңгы елларда, гомумән, татар прозасы алдында торган бурычлар нык үсте, аларны үтәү торган саен күбрәк көч, кыюлык һәм тормышка игътибарлырак булуны сорый. Заман тормышын аңлый, аның белен нечкә бәйләнешкә керә алу сәләтенә ия булган язучыларга зуррак кыюлык һәм омтылыш кирәктер. Ә Аяз Гыйләҗев нәкъ әнә шундый бәхеткә ия — ул тормыш белән нечкә контактта яшәүче язучы һәм шәхес. Быел бишенче дистәсен тутырган язучыбызның киләчәктә тагы да олырак полотноларын— тормыш турында олырак сүз әйткән әсәрләрен күрәсе килә.