Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ МОҢЫН ТОЕП

Әмирхан Еникинең иҗат портретына штрихлар

Халыкның рухын-фикерен, моңын-уйларын, хыял-омтылышларын заман укучысына һәм киләчәк буыннарга барып җитәрдәй итеп сурәтләү сәләтенә ия булган талантлы художниклар турында сүз чыкканда, шуларның берсе итеп Әмирхан Еники исемен телгә аласы килә. Бүгенге көндә ул психологик прозабызның күренекле вәкилләреннән санала.

Ә. Еники кеше күңеленең үтә нечкә тибрәнешләрен, уй-хисләре агышын, рухи дөньяның үз эчендә бара торган драматик көрәш-бәрелешләрне үзенә бертөрле зирәклек белән тоеп, сизеп яза. Әдип катлаулы чынбарлыкны, кешеләр тормышын гүяки эчке яктан яктырта, аның кеше психологиясендәге чагылышын күрсәтә. Ул кешенең рухи халәтен, моңын, настроениесен, хыял-омтылышларын, уй-кичерешләрен зур пөхтәлек белән сурәтләргә омтыла. Шуңа күрә аның әсәрләрен матур көй тыңлаган кебек укыйсың, соңыннан исә шул музыка колакта яңгырап торган кебек — әсәрләрнең моңы да күңелгә кереп кала.

«Аның әсәрләре, Сәхрадәге елга кебек, ашыкмый гына, талгын гына ага — сюжет җепләре күренер-күренмәслек кенә үрелә, әмма ул җепнең берсен дә тартып алып булмый — югыйсә, бауның сүтелүе мөмкин», — дип яза Ибраһим Абдуллин. Бу фикерне Гали Халит та куәтли. Чыннан да, Ә. Еники үзенең хикәя-повестьларында маҗаралы кискен борылышлы, җитез хәрәкәтле, үтә эффектлы вакыйгалар белән мавыкмый. Еш кына ул гади, гадәти, кешеләргә якын-кадерле хәл-вакыйгаларны ала да, шуларның хәрәкәте дәвамында, шуларга бәйле рәвештә кеше күңеленең моңарчы без белмәгән якларын чигеп-рәсемләп бирә, күңел картинасы тудыра.

Менә Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясе. Карап торуга бер дә алай искитәрлек нәрсә юк кебек. Җәйге ялга кайтышлый шәкертләр Бәдретдиннәрдә тукталып, чәй эчеп чыгалар. Шушы гади күренеш аркылы әдип никадәр тирән хисләрне сөйләп, хикәяләп бирә. «Матурлык» дигәч тә, зиннәтле пулатлар да, чибәр туташлар да тасвирланмый монда. Киресенчә, соң чиккә җиткәч ярлылык, шәкерт әнисенең рәхимсез чәчәктән ямьсезләнеп калган йөзе сурәтләнә. Матурлык исә икенче нәрсәдә — ана белән баланың бер-берсен өзелеп яратуларында, кадерләү, юатуларында. Хикәянең тар кысасында язучы әнә шундый олы, гуманистик якты хисне зур шагыйрьләргә тиң художество көче белән әйтеп бирә алган.

Әйе, Ә. Еники — күңеле белән шагыйрь кеше. Ул тормыштан, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдән гүзәллек, гармония эзли. Аның һәр әсәреннән күңел байлыгы, тормышка мәхәббәт, халыкка ышаныч, аңа соклану бөркелеп тора.

Сугыш чоры әсәрләре

Дәһшәтле сугыш елларында Әмирхан Еники Калинин һәм Беренче Балтик буе фронтларында хезмәт итә. Шушы елларда ул чын язучы булып җитешә дә. «Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Бер генә сәгатькә» (1944) хикәяләрендә, «Мәк чәчәге» (1944) исемле нәсердә сугыш фаҗигаләре, үлем рәхимсезлегенә яшәү көче, совет кешеләренең мораль ныклыгы капма-каршы куела.

Олы фаҗигаләр, зур югалтулар күңелне телгәли, әрнетә, вакыйгалар драматизмы соң чиккә җиткерелеп, кискенләштереп бирелә. Геройлар яшәү белән үлем арасындагы соңгы чиккә куела. Автор аларны кешедән иң хәлиткеч адым ясауны сорый торган мизгелләр аша үткәрә. Шушы кискен, кешенең кемлеген билгеләүче моментта Ә. Еники геройларының карарлары бер һәм гадел — алар бердәнбер дөрес юлны сайлыйлар.

Урман эчендә якыннарыннан аерылып калган кызчыкны күтәреп баручы татар егете Зариф («Бала») сабыйлар бәхетен яклап көрәшкә күтәрелгән совет сугышчысын символлаштыра. «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә» хикәяләрендә авыр югалтулар, бәхетсезлекләр, корбаннар фонында кешеләрдәге кичерешләр, тойгылар сурәтләнә. Сугыш темасы бу хикәяләргә якыннарны югалту ачысы, аерылышу фаҗигасе һәм сагышы рәвешендә дә килеп керә.

Сөекле энесенең фронтта үлеп калганлыгы турында хәбәр алган Рәхиләнең («Ана һәм кыз») кичерешләре күңелләрне тетрәтә. Каты авыру хәлендәге әнисеннән шомлы хәбәрне яшерердәй көч һәм мөмкинлек таба бу минутта Рәхилә. Кешедән корычтай ныклык сорый торган шушы эпизод психологик планда гаять тәэсирле итеп сурәтләп бирелгән.

Ә. Еники кеше халәтенең иң кискен, иң катлаулы мизгелләрен сайлый дидек. Бу бигрәк тә ачык булып «Бер генә сәгатькә» хикәясендә чагылыш таба. Солдат, фронтка узып барышлый, туган өенә кереп чыгарга мөмкинлек таба. Вакытның бик кыска — бер генә сәгать булуы — ситуациянең драматик көчен бермә-бер арттыра төшә. Шушы киеренке хәлдә солдатның үз-үзен тотышы зур осталык һәм төгәллек белән сурәтләнә. Биредә очрашу шатлыгы һәм аерылышу хәсрәте дә, ата-әнигә хөрмәт, ихтирам дә, балалар белән горурлану да бергә аралашкан. «Бер генә сәгатькә» — язучының иң яхшы психологик хикәяләреннән берсе, ул детальләрнең искиткеч төгәллеге белән аерылып тора.

Язучы үлем афәте үтеп киткән җирләрдә дә зәгыйфь кенә тормыш үрентеләре күреп сөенә. Бомба чокырына төшеп үскән мәк чәчәге дә, очраклы рәвештә муенына пычак тими калган ялгыз каз да дошман әсирлегеннән исән-имин котылып кайткан тәҗрибәсез сугышчылар да — әнә шул һич бетмәслек яшәү көченең эреле-ваклы бизәкләре, шул иеч алдында табыну, ышануның төрле рәвешкә кергән чагылышлары.

Ә. Еникинең сугыш еллары әсәрләренең оптимистик көчен билгеләүче төп фикере соңгы елларга кадәр дәвам иттерелә — аның иң матур үрнәкләре итеп «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады?» (1956) хикәяләрен, «Без дә солдатлар идек» (1971) повестен күрсәтергә мөмкин.

«Тауларга карап» хикәясе

Фәлсәфи тирәнлек, сурәтләнгән хисләрнең эстетик тәэсире җәһәтеннән «Тауларга карап» хикәясе Ә. Еники әсәрләре арасында аерым бер урын алып тора. Ике герман сугышы Локман карт нәселенең җаннан газиз ике кешесен — улы белән оныгын чәчәктәй гүзәл чагында тартып ала. Шул ачы язмыш картны тирән хәсрәткә сала, әсәрнең беренче битләрендә аның җайсызлыгы, «яшен суккан агачтай сүнеп калуы» күзгә ташлана.

Локман карт һәр вакыт үз уе, үз хәсрәте белән. Картлык зәгыйфьлеге аңа берәр юаныч, эш табып, аз вакытка онытылып торырга да ирек бирми. Менә ул «сары тунын киеп, капка төбенә чыгып, шомарып беткән зур ак таш өстенә иләп кенә утыра. Ул шулай, кулларын җиңнәре эченә тыгып, аркасын кояшка куеп, җылынып утырырга ярата. Кешенең үзенә генә хас шундый кабатланмас җылы, тыныч көннәре була. Кояшның дәртләнеп балкуы, күкнең биек, зәңгәр булуы белән ул үтеп киткән җәйге көннәрне дә хәтерләтә. Әмма ейләнә-йөндәге хәрәкәтсез тынлык, шул тынлыкта табигатьнең күзен йомган, иңбашларын салындырган шикелле оеп утыруы, офыкларның күк белән тоташмыйча каядыр шунда үзеннән-үзе эреп югалуы бу көннең кичегеп килгән соңгы, кабатланмас бар көне булуын әйтеп тора».

Ә. Еники укучыны үзе тасвир итәчәк вакыйга-күренешләргә әзерли белә торган әдип. Бу очракта да әлеге моңсу талгын табигать картинасы Локман картның киң эчке монологына аваздаш булып тора. Бу монолог аша картның үткән тормыш юлы сурәтләнә. Чәчәк авыруыннан исен калган бердәнбер баласы — Тимерҗан искә төшә. Аның бала чагы, бергәләп тегермәнгә, утын кисәргә барулары, өйләнүе картның күз алдыннан үтә. Тимерҗан «каядыр Польша җирендәге юеш окопта» ятып кала, киленнәре Зәйтүнә тифтан үлә, карт белән карчык кулында оныклары Батырҗан гына кала.

Әдәпле, инсафлы, тырыш егет булып үсә Батырҗан. Әмма озакламый аның да үлү хәбәре килә. «Батырҗан үлгән, кайтмый, юк ул, — менә мәрхәмәтсез хакыйкать шул. Һәм бу хакыйкать белән карт ахырда чарасыз килеште. Килешүе дә булды, ул үзен фани дөнья белән һәртөрле алыш-биреше беткәндәй итеп тойды». Сугыш кеше күңелендә әнә нинди тирән яралар, хәсрәтләр калдыра. Әсәр сугыш уты кабызучыларга зур нәфрәт белән сугарылган.

Хикәянең бик әһәмиятле идеясе ахырга калдырылган икән. «Көннәрдән бер көнне өстенә офицер шинеленнән бозып тегелгән путалы пальто киеп, башына ак шәл ябынган яшь кенә бер хатын җыйнак кына биләү күтәреп, Локман карт ихатасына килеп керде». Бу хатын — Батырҗанның фронттагы дусты, сөйгәне, Локман картның килене, ә кулындагы яшь бала — Батырҗанның улы булып чыга. Шушы нарасый Локман картның ике буыны өзелеп калган нәселен кабат ялгап, тергезеп җибәрә. Бу хәлне ишетеп Шөмсинур әби дә, Локман карт та бер мәлгә телсез калалар, соңыннан карт, аюдай гәүдәсе белән, калтырана-калтырана елап җибәрә. «Тормыш бетми, һаман, һаман дәвам итә» — шул рәвешчә хикәядә тормышның куәте күрсәтелә. Сугыш гомерне, тормышны өзә, мәхәббәт ялгый, дәвам иттерә. Әсәр яшәү мәгънәсен, аның бөеклеген раслый.

«Без дә солдатлар идек» повесте

Ә. Еникинең сугыш темасына язылган әсәрләренең иң зур күләмлесе һәм яңасы. Солдатлар хәрби складлар саклыйлар. Аларга биредә һәркөнне үлем дә янамый, олы маҗаралар, вакыйгалар да очрап тормый. Әсәрнең исемендә үк җиңелчә ирония сизелеп тора. Әмма бу ирониядә фронттан читтә булган солдат хезмәтенә кимсетү, аннан көлү түгел, ә үз-үзеңә карата ирония яшеренгән һәм бу ирониядә дошманны җиңү өчен барган аяусыз көрәштә алгы сафта була алмаган өчен канәгатьсезлек тә бар.

Кыскасы, язучы үзен шактый ук чикләнгән шартларга куя. Сайланган тормыш материалын күпләрнең отышсыз, төп идеяне ачу өчен уңайсыз дип табулары да ихтимал. Әмма болай дип Ә. Еники иҗатының хасиятен, юнәлешен аңламаган, төсмер-бизәкләрен тоймаган укучы гына әйтәчәк. Нәкъ менә бер караганда гадәти, шау-шусыз, тормышның артык салмак тоелган агышын сурәтләгәндә Ә. Еники каләме аеруча үткерләнә, кеше психологиясенең бик нечкә, катлаулы яклары оста ачыла, күрсәтелә. Кемгә ничек, ә Ә. Еники өчен бу материал гаять бәрәкәтле, отышлы һәм кызыклы булып әверелә.

Совет Армиясе җиңүле адымнар белән алга бара. Менә-менә туган илнең газиз җире фашист баскыннарыннан азат ителәчәк. Шул җиңү шатлыгы якынаеп килгән көннәрнең берсендә кара урман эчендә солдатларның кечкенә бер отряды хәрби складлар саклый. Хәрби каравылның төгәл торуын, алмашынмавын тәэмин итү эшенә алар кушканны үтәү дип кенә түгел, ә бик әһәмиятле дәүләт эше итеп карыйлар.

Әлбәттә, детектив жанрда эшләүче язучы бу ситуациядә дә гаять күп маҗаралар, кискен күренешләр таба алыр иде. Ә. Еники алай эшләми. Киресенчә, бу тормышның эчпошыргыч бертөрлелеген сурәтләү юлы белән генә дә ул төрле характерларны ачуга ирешә. Бу батырлык нидән гыйбарәт? Уя кискен бер моментта гына күрсәтелгән батырлык түгел. Батырлык монда көннәр, айлар, еллар буе дәвам итә.

Халыклар дуслыгы темасы

«Без дә солдатлар идек» повестенда Әмирхан Еники халыклар дуслыгы дип аталган изге теманы үзенчәлекле һәм матур итеп яктыртуга ирешкән. Төрле милләт вәкилләренең бер коллективта бер тугандай яшәүләре әдәбиятта өлгедән-өлге күрсәтелә. Моның мисалларын без тормышта да һәр адым саен диярлек очратабыз.

Татар язучысы Ә. Еники тугандаш халыклар турында аеруча җылылык белән сөйли. Мәсәлән, үлемне бар дип тә белмәүче үзбәк Ишмәмәт, менә тапкыр чуваш егете Емелькин һәм, ниһаять, беркадәр юмор катнаш ихтирам белән ясалган казакъ егетләре образлары. Биредә казакъ халкына бик күп урын бирелгән. Ә. Еники тугандаш казакъ халкы, аның традиция-гадәтләре турында белеп, яратып сөйли, күркәм сыйфатларын ача.

Әсәр композицион яктан җыйнак, төгәл эшләнгән. Дошман уты астындагы хәтәр юлдан снарядлар эшелонын фронтка илтеп җиткерү — әсәрнең иң югары ноктасы. Бу урында без повестьта сурәтләнгән солдатларның теләсә нинди катлаулы заданиеләрне дә намус белән үтәп чыганакларына ышанабыз. Изге ватанны саклау темасы, совет кешесенең олылыгы әнә шулай әдипнең бөтен иҗаты буенча дәвам итеп килә.

Психологик проза остасы

Ә. Еники кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең һәм кеше язмышының эчке, психологик тирәнлекләренә үтеп кереп, шул тирәнлектә яткан драматизмны да үзенчә бер осталык һәм төгәллек белән ачып бирә белә. Язучы үз геройларын катлаулы уй-кичерешләр тудырырлык хәлләргә куя.

«Рәхмәт, иптәшләр!» повестенда геройларның эчке дөньясы авыл советы сессиясендә ферма мөдире Нургалинең отчетын тыңлау һәм кимчелекләрен тәнкыйть итү ситуациясендә ачыла. Ферма мөдире Нургали иптәшләренә ышанмыйча, шикләнеп карый, үзен тәнкыйтьләүне күтәрә алмый, бу начар ният белән эшләнә дип уйлый. Повестьның төп конфликт сызыкларын, идеясен Нургали күңелендәге эчке каршылыклар билгели. Бу кешегә үтә шикләнүчәнлек, үз-үзеңне бик яратып та, әйләнә-тирәдәгеләргә ышанмаучанлык хас икән.

Повесть Нургалинең ямьсез фикерләрдән арынуы турында сөйли. Герой характерындагы яхшы сыйфатларның өстенлек алуы, уңай якка таба үзгәрүе психологик дәлилләр белән нигезләнә. Язучы характерның үсеш, үзгәреш мотивларын бик җентекләп, чамасын исән саклап хәзерли. Әнә шул борылышны психологик дәлилләү әсәрнең үзәгендә тора. Нургали коллектив хезмәтен аңлы рәвештә, чын коммунистларча карый, әнә шуңа күрә дә ул әсәр ахырында үз ялгышын аңлый. Нургали уйлары колхоз байлыгын үстерү, терлекләрне саклап калу хәстәре тирәсендә әйләнә. Әнә шул чын эш атмосферасы аңа ямьсез, авыр уйлардан котылырга, иптәшләренең фәкать яхшылык кына теләүләрен аңларга ярдәм итә.

Конфликт эчке көрәш рәвешендә үткәрелә, герой үз-үзе белән көрәшә. Характерның шундый эчке катлаулылыгы, монолит булмавы, үзгәрүе Әмирхан Еникинең соңрак язылган «Саз чәчәге» (1954—55) һәм «Рәшә» (1962) исемле повестьларында да күренде.

Туган як темасы

Туган ил, туган як темаларыннан башка Ә. Еники иҗатын күз алдына да китерү кыен булыр иде. Бу тема фронттан кайткан егетнең туган-үскән шәһәрен — аның урамнарын, кешеләрен яңадан күрү шатлыгында да («Икенче көнне»), авылга кунакка кайткан кызның туган җир ямен, кешеләрнең матурлыгын беренче тапкыр төсмерли башлавында («Туган туфрак») яисә Акъәбинең гомер турындагы уйлануларында да («Әйтелмәгән васыять») үзенчәлекле чагылыш таба.

«Туган туфрак» хикәясендә шәһәрдә үскән Клара мәрхүм бабасының туган-үскән якларын, гомер иткән нигезен барып күрә. Авыл кешесе өчен гади, таныш күренешләр. Ләкин шул уңай белән Клара күңелендә яңа, тансык тойгылар туа. Ул туган туфракның күңелгә бик якын, кадерле, газиз икәнлеген сизә башлый. Хикәядә без нәкъ әнә шул хисләр агымына ияреп, мавыгып барабыз да.

Туган авыл, туган як кешеләре Ә. Еники әсәрләрендә бик тату, бер семья кешеләре кебек итеп тасвирланалар. «Бер генә сәгатькә», «Ана һәм кыз», «Туган туфрак», «Әйтелмәгән васыять» хикәяләренең геройлары үзара ярдәмләшүче, кунакчыл, баш ияләре кешеләр. Төп фигура рәвешендә еш кына олы буын кешеләре, тормышның ачысын-течесен татыган картлар, карчыклар алынуы да тикмәгә түгел. Язучы алар аша күп еллар дәвамында тупланган халык тәҗрибәсен, милли традицияләрне, халык акылын, бүгенге тормышның үткәннәр белән тирән бәйләнешен күрсәтергә тели.

«Әйтелмәгән васыять» хикәясе

«Тауларга карап» хикәясендәге Локман карт һәм Шөмсинур әби, «Әйтелмәгән васыять»тә Акъәби, Миңлебай карт һәм башка күп кенә эпизодик персонажлар — әнә шундый тирән мәгънәви кочлы, ия тәҗрибәле, сабыр табигатьле, мәэлүм кешеләр. Бу образлар аша авторның фәлсәфи-эстетик карашлары үткәрелә.

Ә. Еники хикәяләре тормыш диалектикасы турында тирән уйланулар белән тулы. Бу уйлануларда үткән һәм хәзерге тормышның үзара бәйләнеше, тарихка, халык үткән опыты тәҗрибәгә тирән ихтирам хисләре дә, тормышның тизләтелгән ритмы, ыгы-зыгысы эчендә кайбер күренешләрнең югалып баруына борчылу да сизелгәләл китә.

Шулай да, барыннан да бигрәк, әдипне кеше күңеленең олылыгы, нечкәлеге сокландыра, аңа аз гына дорфа кагылу да рәнҗетә. Кеше горурлыгы белән исәпләшмәү, мещанлык кебек күренешләргә Ә. Еники үз мөнәсәбәтен белдерми кала алмый.

«Әйтелмәгән васыять» (1965) — тирән уйлар кузгата торган әсәр. Әдип биредә бүгенге башкорт тормышын, ил агалары Миңлебай картны, Акъәбине, аның нәселен, башкорт тормышы колоритын, туган якларның җир-суларын, гореф-гадәтләрен, легендаларын сурәтли. Табигатьнең кеше кулы тимәгән матурлыгы, моңсулыгы турындагы юллар белән ачылып китә бу хикәя:

«Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш — дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!.., һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында!»

Никадәр йөрәк җылысын кушып, туган як табигатенә сокланып язылган юллар! Чиксез дала, тырышып һәм кабаланып йөгерүче кылганнар, биттән сөюче шаян җил — гаҗәп отышлы һәм хикәянең җанын, сулышын алдан билгеләп куючы детальләр болар.

Әсәрнең үзәгендә Акъәби образы, аның уй-тойгылары, үтә кешелекле һәм җитди. Акъәби — бик тыйнак, сабыр, киң күңелле карчык. Барына канәгать булып, балалары, оныклары шатлыгы белән тыныч кына яши бирә. Акъәби гомере буена хәләл көч белән көн күргән киң күңелле хезмәт кешесе, зур хөрмәткә лаеклы зат. Бу тыйнак өлкән кешенең балаларына, яшь буынга васыять итеп калдырырдай бик мөһим фикерләре, изге уйлары да бар икән.

Ул ике нәрсәгә игътибар итә. Беренчедән, аның балалары һәм оныклары бүгенге шат, бәхетле тормышта яшиләр. Совет власте шартларында зур югарылыкка, дәрәҗәгә ирешәләр. Икенчедән, туган халкыңа, аның рухи байлыгына, борынгыдан сакланып килгән гореф-гадәтләренә тирән мәхәббәт-хөрмәт саклау кирәклеге, һәр халык тормышында да моның изге, мөкаддәс булуы хакында әйтеп калырга тели ул. Бу рухи байлыкның үтә кадерлесе, гасырлардан килгәне, иң зурысы — туган тел. Акъәби оныкларының үз телләрен белмәвен, алар белән ана телендә гәпләшә алмауны авыр кичерә.

Рухи байлык, әлбәттә, үткәннәр өчен түгел, бүгенге һәм киләчәк буын өчен кирәк. Материаль муллык белән рухи хәзинәнең бергә кушылуы тормышны тагын да ямьлерәк, куанычлырак, мәгънәлерәк итә, эшкә, иҗатка рухландыра, күнел күтәренкелеге, ышаныч, перспектива бирә. Йөз яшәр Миңлебай картның «Карый тор, учагыңда ут сүнмәсен» дигән сүзләре халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, халык үзенең үткәнен хөрмәт итсен дигәнне аңлата. Өлкәннәрнең шул мәгънәле сүзләре — хикәянең әйдәп баручы мотивларын тәшкил итә, аларның васыятьләре халык тормышын рухи төссезләндерүгә каршы, киләчәк буыннар тормышын рухи яктан тагын да матуррак итеп күрү теләге белән бәйләнгән.

Новаторлык һәм мещанлыкка каршы көрәш

Ә. Еники — кыю һәм новатор язучы. Аның новаторлыгы тышкы формада түгел, ә әдәби образларның функцияләрен яңача аңлауда, тормышчан проблемаларның гаять үткен һәм яңача куелышында. Мәсәлән, «Рәшә» повестенда тискәре персонаж Зөфәрне үзәккә куеп сурәтләү билгеле бер дәрәҗәдә безнең әдәбият өчен яңа күренеш иде. Характерның эчке катлаулылыгы бу әсәрдә аеруча ачык күренде. Безнең алда җаны-тәне белән мал-мөлкәт дөньясына чумган эгоист кеше. Әйе, Зөфәр Сабитов кебек мещанлык дөньясы хакына вөҗдан сатып, үз рәхәтен генә кайгыртып йөрүче, исәп-хисап белән генә яшәүчеләр дә бар әле. Әмма иртәме-соңмы аларның юлын саф, намуслы кешеләр бикләячәкләр. Гадел хөкем алдында алар инде бүген үк калтырап яшиләр, зирәк укучы моны әсәрдән яхшы аңлый, саф күңелле Рәшидә Зөфәрнең кем икәнлеген белеп, аның белән араны өзә, мораль җиңүгә ирешә.

Автор Зөфәр Сабитов кебек мещаннарның киләчәге булмавын повестьның икенче вариантында аеруча ачык күрсәтә. Бу вариантта художество көченең ничек артуы Н. Гыйззәтуллинның «Ә. Еники повестьларының сюжет-композиция үзенчәлекләре» исемле хезмәтендә конкрет дәлилләнә.

Мещанлык — Ә. Еникинең иң явыз дошманы. «Рәшә» повесте туклык, рәхәтлек артыннан куып, үз ихтыяҗларын кайгырту дигәндә юлда очраган һәр нәрсә, һәр кемне изеп, таптап китүчеләргә, бүтәннәр хисабына яшәүчеләргә каршы ачу, нәфрәт белән сугарылган. Кешенең горурлыгы белән исәпләшмәү күренешләрен, мещанлыкның төрле формаларын ул башка күп әсәрләрендә дә фаш итә. Уйнап-көлгән генә булып, студент егетнең саф мәхәббәт хисләрен мәсхәрәләгән «дама» («Шаяру»), яшьлек мәхәббәтенә хыянәт ясап, шуны оныта алмый йөрүче карт профессор («Төнге тамчылар») кебек персонажларны Ә. Еники иҗатында еш очратып була. Язучыны кеше күңеленең байлыгы, нечкәлеге сокландыра, аңа дорфа кагылу, яисә тупаслыкны ул гафу итә алмый.

Язучының иҗат принциплары

«Яхшы язу — намус эше. Шуңа карап, язучының үз иҗатына мөнәсәбәтен белергә була. Ә бу мөнәсәбәт үз нәүбәтендә бер генә максат белән билгеләнә: язганыңны укучы кабул итсен, укучы яратсын. Шуңа күрә дә бит кайчагында ак кәгазьгә соңгы тамчы каныңны сыгып тамызырдай буласың. Җиңел генә язып, яхшы әсәр килеп чыгуына мин үзем ышанмыйм», — ди Әмирхан Еники язучылык турында.

Ә аның әсәрләренең теле исә музыкальлек, гаҗәп бер эчке гүзәллек, төгәллек, гармония белән күңелне җәлеп итә. Аның күп хикәяләре романтик моңсулык белән өртелгән. Ә. Еники әсәрләренә сибелгән бу моңсулыкның характерын, гомумән әсәрләрнең тонын, яңгырашын тәэмин итүче факторларны аерыл алып күрсәтү бик читен. Әлбәттә, боларның нигезендә художникның үз эстетик дөньясының байлыгы ята. Әсәр тукымасына бу дөнья бай рухлы геройның кичерешләре, табигатьнең, тормышның сафлыгы, гүзәллеге рәвешендә дә кертелә. Бу мөнәсәбәттә Әмирхан Еники иҗатының Һади Такташ, Хәсән Туфан кебек шагыйрьләр иҗаты белән аваздашлыгы да юк түгел.

Җыр һәм моң

Ә. Еники әсәрләренең музыкаль яңгырашына аерым очракларда турыдан-туры җыр, халык җыры да ярдәм итә. Җыр һәм моң аның күп кенә әсәрләрендә яңгырап тора. Бу сызыкның ни дәрәҗәдә эзлекле булуын язучының яңа әсәрләре «Җиз кыңгырау» һәм «Гөләндәм туташ хатирәсе» исемле повестьлары да раслый.

«Җиз кыңгырау»ны автор ерак яшьлек елларына сәяхәт рәвешендә тәкъдим итә. Бу — хикәяистәлек. Яшүсмер Әхтәм үзенең туганнары янына кайта. Ә тегеләре үзләре башка авылга туйга барырга торалар икән, алар егетне дә үзләре белән алырга тиеш була. Атка утырып, бергәләп Абзан авылына чыгып китәләр. Кара дугага тагылган җиз кыңгырау чылтырый. Һәм бу вакыйга яшь егетнең күңелендә уелып кала. Хәзер инде ул «кара дуга да юк, кара дуга белән җигелгән ат та, хәтта дилбегә тотып утырган хуҗа үзе дә юк, ә менә җиз кыңгырау ничектер торып, сакланып калган». Җиз кыңгырау — лирик геройның яшьлек хатирәсе, истәлекләре ул.

Әсәрнең әһәмияте татар туеның ритуалын, этнографик картиналарны, инде онытылып килә торган туй йолаларын күңелдә яңартып, хәзерге укучыга сөйләп бирүдә генә түгел. Вакыйгалар бик тә сизгер, нечкә күңелле Әхтәм исеменнән сөйләнелә, без дә аларга үтә саф, чиста, бөтен әшәкелекләрне, ямьсезлекләрне читкә этәрә торган, дөньяның гел матур якларын гына күрсәтә торган күзлек аша карыйбыз сыман. Әлбәттә, тормыш үзенекен итәр, бу караш та тора-бара җитдиләнер, реаль караш белән алмашыныр. Тик әнә шул шигъри бер мизгел геройның гомерен бизәп торачак.

Әхтәм — лирик герой, ул матурлыкны аңлый белүчеләрдән. Язучының үзе кебек үк, дөньяга художникларча карый белә ул:

«Сары ат йомшак юл тузанына теп-топ басып кына атлый. Абзыкай башта, ниндидер бер көйне исенә төшерергә теләгәндәй, әкрен генә сызгырырга тотынды. Аннары күзләрен яртылаш йомып, тавышын калтырата төшеп, башта авыз эченнән генә сузыл, тик соңгы сүзләрен генә ачык әйтеп җырлый башлады:

И-и-м— яланнары сарылан кәрешкә-ә-ә-ү._ Тырышлыклар кирәк лә һәр эшко-о-о-о-а.

Тормыш диңгезен кичкән кешене дә, кичәсен дә язучы саф, пакь итеп күрергә тели. Ул кеше өчен һәр заманда кирәкле кешелек сыйфатларын идеаллаштыра, шундый үрнәкләрдә яшьләрне тәрбияли. Ә. Еники куйган эстетик үрнәкләр бер үк вакытта нечкә һәм катлаулылар да. Язучы күбрәк әхлак категорияләрен эзли, таба, аерып ала һәм зур образлар тудыра.

Мәхәббәт темасы

Ә. Еники — мәхәббәт җырчысы. Г. Халитның «Кайчандыр, кайдадыр, кемгәдер кабынып калган» мәхәббәт сагышы Ә. Еники иҗатында әледән-әле лейтмотив булып яңгырап тора. Бу — мәхәббәтнең үткене генә үкенү түгел. Ул сагышта яхшы кешеләрне, туган-үскән җирләрне һәм яшәү матурлыгын ярату шикелле зур уй-кичерешләр дөньясына бәйле тамырлар да тибәләр («Икенче көнне», «Кәккүк ни диде» һ.б.).

Әмма шулай да «абаттен уя нырга, балкып янарга тиешле беренче мәхәббәт романтикасы үзенең мөлаемлыгы, самимилеге һәм газаплы ләззәте белән үтәдән-үтә сызылып бара», — кебек уйлануларында тирән хаклык бар.

«Йөрәк сере» (1957) повестенда Зөһрәнең мәхәббәт хисләре һәм гаилә кору мәсьәләләренә бәйләнешле тойгылары сурәтләнә. Зөһрә әсәрнең сюжетын оештырып бара, аңа психологик киеренкелек бирә. Автор аның тормыш, мәхәббәт, кешеләргә караш мәсьәләләрендәге үтә тәҗрибәсез чагын, җиткән кыз вакытын күрсәтә. Зөһрә — Октябрь революциясеннән соң тормышның һәр өлкәсендә азатлык алган, үзен илнең тулы хокуклы ватыны итеп сизгән яңа буын хатын-кызларның бер вәкиле. Чын мәхәббәткә нигезләнгән гаилә корырга омтылу — бу бит хатын-кызлар азатлыгының бер чагылышы, бәхетне үз кулың белән төзергә тырышуның гәүдәләнеше.

«Вөҗдан» (1964—68) кичерешләргә бай, драматик киеренкелек белән сугарылган әсәр. Ул үтә тыгыз һәм җыйнак язылган булуы белән аерылып тора. Әсәрнең үзәгенә бер-берсен өзелеп яратучы егет белән кызның гыйшкы куелган. Бу мәхәббәт сөенеч белән башланып, үкенеч белән төгәлләнә. Интим мөнәсәбәтләр әхлак, производство, иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр белән тыгыз бәйләнештә күрсәтелгән. Боларның һәркайсы укучы күңелендә тирән кичерешләр, катлаулы хисләр уята. Әлеге уй-кичерешләр, бәя-мөнәсәбәтләр агымы әсәр сюжетына драматик төс бирә.

«Гөләндәм туташ хатирәсе»

«Гөләндәм туташ хатирәсе» (1975) исә мәхәббәт лирикасы һәм драматизмы белән сугарылган әсәр. Аңа аеруча җылылыкны яшь Салих Сәйдәшев образы, портреты биреп тора. Күренекле композиторның биографиясе чагылган беренче әсәр әле бу. Без саф йөрәкле, музыкаль хисле кеше, халыкның яңа тормышы җырчысы Салих Сәйдәшев, төгәлрәк әйткәндә, шушы олы шәхес, олы композиторның туып килү вакытын күрәбез.

Шулай да бу Салих Сәйдәшев турындагы әсәр генә түгел. Бу — Әмирхан Еники иҗатында инде ныклап урнашкан мәхәббәт темасының яңа бер варианты. «Гөләндәм туташ хатирәсе»н композитор турындагы роман дип кенә кабул итү дөрес булмас иде. Әсәрнең үзәген яшь композитор Салих кына биләп тормый, биредә аның белән янәшәдә лирик герой — Гөләндәм дә бар. Бер генә минутка Гөләндәмнең партнеры ител Сәйдәшевне түгел, ә башка берәр кешене күз алдына китереп була. Хәтта бу очракта да без Ә. Еникинең мондый мәхәббәт тарихын сөйләп бирүен хуплар идек. Чөнки әсәрдә кешенең җаны бар, күңел матурлыгы, тирән хисләр бар. Шулар укучыда да гүзәллек тойгысы тәрбияли.

Ә инде алгы планга Салих Сәйдәшев кебек тарихи шәхеснең куелуы повестька (әсәр кечкенә роман дип аталса да, бу атама аның жанр үзенчәлеген билгеләми, ә мәхәббәт романы дигән мәгънәне генә белдерә, моны автор үзе дә шулай аңлата) яңа төсмерләр, яңа бизәкләр бирә. Югарыда әйтелгәннәрдән тагын бер нәтиҗәгә килергә мөмкин: Ә. Еники — прозабызда зур новаторларның берсе. Ул билгеле бер тип повестьның нечкенә мәйданында байтак ачышлар ясаган чын художник.

«Гөләндәм туташ хатирәсе» дә нечкә лирик бизәкләрдән тукылган, романтик буяулар мул салынган, кешеләр арасындагы, бигрәк тә яшьләр арасындагя мөнәсәбәтләрнең сафлыгы, гүзәллеге турындагы, авторның тормыш фәлсәфәсен, художниклык позицияләрен эченә алган әсәр. Биредә билгеле бер чорның күренешләре — унсигезенче еллар атмосферасы да әйбәт бирелгән. Тик героиня көрәшнең алгы сызыгындагы кеше түгел әле, шулай да Салих һәм аның иптәшләре йогынтысында аның күзләре көннән-көн ачыла бара, шул көрәшкә Гөләндәм дә якынаеп килә.

Нәтиҗә

Язучының гаять бай, катлаулы иҗат дөньясын үзләштерү-өйрәнү эшендә әле беренче адымнар гына ясала. Әмма шунысы бәхәссез: безнең алда күпкырлы талант. Әлегә бу талант иясе үз көчләренә үзе дә тиешле бәяне биреп җиткерми сыман. Безнеңчә, ул үз әсәрләренең тематикасын беркадәр киңәйтә һәм бүгенге көн ихтыяҗларына тагын да якынайтып төшә алыр иде. Кыскасы, Ә. Еники талантының потенциаль мөмкинлекләре шактый зур. Язучы иҗатындагы мул һәм күркәм сыйфатлар бу турыда ышанып сөйләргә тулы нигез бирәләр.