Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘЙФ САРАЙ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ ЮЛЫНДА

Әдәбият тарихымда XIV гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сарай нигездә ике әсәре белән билгеле. Аның берсе — «Гөлестан бит-төрки» («Төркичә Гөлестан») шәрыкмың иң атаклы шагыйрьләреннән Сәгъдинең фарсыча «Гө- дастан» поэмасының төрки теленә тәрҗемәсе (1391 ел) Икенчесе — «Сөһәйл вә Гелдерсеи» дастаны (1394). С. Сарамның тормыш һәм иҗат юлый чагылдырган кайбер хезмәтләр булуга да карамастан, халкыбыз күренекле шагыйрь турында әле бик аз белә Бу, әлбәттә, шагыйрь иҗатының әле җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән булуыннан һәм С. Сарай турында бөтендөнья күләмендәге фәнни әдәбиятны тирәнтен өйрәнеп язылган махсус гыйльми деэмәтнең, шагыйрь турында кулга алып укырлык китапның булмавыннан да киле иде. Шушы ааыр һәм җаваплы эшне— С. Саран турында монографик хезмәт язумы Хатэт Миннегулое башкарды: 1976 елда Казан универогтеты нәшриятында аның «Сәйф Сарай. Тормышы һәм иҗаты» ««өемле китабы басылып чыкты Китап алты бүлектән тора. Беренче бүлемне автор «Әдипнең мирасын өйрәнү тарихыннан» дип исемләгән. Биредә ул С. Сарай иҗатының бөтендөнья күләмемдә, көнчыгыш әдәбиятлары, шул исәптән татар әдәбияты белемемдә, моңа кадәр ии дәрәҗәдә өйрәнелгән булуы, иҗат мирасының күләме һәм характеры турында сөйли, «Гөлестан бит-төрки» һәм «Сөһәйл вә Гэлдерсен» әсәрләренең кулъязмаларына тасвирлама бирә Әдипнең тормыш юлын яктыртуга дә автор аерым бер бүлек багышлаган. «Сейф Сарайның туТан-үлгән еллары турында тегел мәгълүмат юк Монда чама белән генә эш итәргә туры килә», — дип искертә укучыны галим һәм, шагыйрь турымдагы фәнни хезмәтләргә, аның үз әсәрләренә таянып. С. Сарайның тормыш юлын күздән кичерә. Сәйф Сарай Алтын Урда дәүләтенең Камышлы исемле бер торак пунктында туган. Шагыйрь 1360—1370 иче еллар тирәсендә Серай шәһәреннән Мисырга күчеп китә. Анда мамлүк дәүләтенең инша диваныма (сотам сарае маршындагы канцеляриягә) эшкә урнаша. Шунда эшләгән вакытта ул Сәгъдинең «Гелестәи» әсәрен терки теленә тәрҗемә итә (С. Сарайга ул вакытта 70 яшьләр тирәсе була). 1394 елда «Сөһәйл еә Телдерсен* поэмасын яза Шагыйрь 1394 елда вафат була. Билгеле булганча, Сәгъдинең «Гөлестан» поэмасы бөтендөнья әдәбиятының иң күренекле әсәрләреннән санала. И. С Брагинский сүзләре белән әйткәидә, шәрык халыклары аны «бер үк вакытта термыш дәреслеге дә. уку өчен мавыктыргыч китап та» итеп кабул иткәннәр Чыннан да. җиде гасыр буена аны укып кемнәр генә сокланмаган да. кемнәр генә ләззәт алмаган! Шушы аакыт эчендә ул, әлбәттә, күп телләргә тәрҗемә ««телгән. Аның терим теленә дә берничә тәрҗемәсе бар Шул тәрҗемәләрнең иң эпгергесе һәм иң күренеклесе — Сәйф Сарайның «Гөлестан бит- төрки» әсәре Сәгъдинең «Гелестан»ы кебек бетен дөньяга мәшһүр әсәрне бер телдәм икенче телгә тәрҗемә итү үтә дә җаваплы һем үтә дә авыр хезмәт. Тәрҗемәчедән бу бөек әсәрнең барлык фикер һәм хис тирәнлеген сиземли һәм аны үз туган телендә бирә алырлык олы поэтик талант та. зур эрудиция дә. фарсы һәм терки телләреннән тирән белемле булу да соралган. X. Миннегулое раслаганча С Сарай бу таләпләрнең барысына да җавап бирерлек шәхес була Иң элек ул үзе дә тәҗрибәле Һәм сәләтле шагыйрь «С. Сарай «Гөлес- таи»ны төркичәгә күчерүгә бетен күңелен осталыгын биргән, бу эшне намус белән башкарган. Шуның нәтиҗосе буларак, яна тел җирлегендә үскен «Гөлестан», алты Ә гасырлап вакыт үтүгә дә карамастан, укучы күңелен һаман да ләззәтләндерә»,— дип яза автор (81 бит). «Гелестан» — тоташ сюжетлы әсәр түгел. Ул шигырь белән прозаны аралашты- рып язылган төрле зурлыктагы композицион берәмлекләр җыелмасыннан гыйбарәт. X. Миннегулов Сарай тәрҗемәсен Сәгъдинең «Гөлестаноы белән (бу әсәрнең 1959 елда Р. М. Алиев тарафыннан хәзерләп чыгарылган тексты белән) бик җентекләп чагыштырыл чыккан. «Гелестан бит-төрки»дәге шигырьләрнең шактые — фарсы тезмәләренең тәрҗемәсе. Ләкин бу очракта «тәрҗемә» — киң төшенчәле термин. Хезмәттә С. Сарайның тәрҗемәдә, нигездә, оригиналның эчтәлегенә һәм үлчәменә тугрылыклы булып калуы, фарсы шигыренең мәгънәсен дөрес һәм тулы чагылдыруы турында сөйләнелә, моңа мисаллар китерелә. Ә инде С. Сарайның иҗади тәрҗемәсе үзенчәлекләрен аңлатканда X. Миннегулов сүз сөрешен тәрҗемәнең эстетик кыйммәтен ачып бирүдән бигрәк аның тышкы форма үзенчәлекләрен тикшерү юнәлешендә альт китә (52—63 битләр). «Гелестан бит-төрки» әсәрендә ул «төгәл һәм ирекле тәрҗемә үрнәкләрен дә, Урта гасыр шәрык әдәбиятлары өчен хас булган нәзыйрә һәм контаминация рухындагы юлларның да» булуын билгели, аларның һәрберсенә аерым туктала, мисаллар китерә. Әмма «Гелестан бит-төрки»нең нәзыйрә алымы белән тәрҗемә ителгән урыннарына ясалган анализда, безнең карашыбызча, билгеле бер аңлашылмаучанлыкка урын калган. Игътибар итик, X. Миннегулов Көнчыгыш әдәбиятында нәзыйрә алымы белән иҗат итүнең асылын аңлатып, болай яза: «Нәзыйрә алымы белән яңа әсәр иҗат итү — гадәти ияреп язу гына түгел. Нәзыйрәче шагыйрь мәгълүм теманы ачуда һәм сюжетны эшкәртүдә үзе сайлаган автор белән ярышка чыга, шигъри җавабында ул үз көндәшенең, яисә үз остазының әсәрендәге теге яки бу моментларны ныграк яктыртырга, я аларны кире кагарга, я булмаса бүтәнчәрәк аспектта чагылдырырга омтыла» (91 бит). Күренә ки, нәзыйрә алымы белән язганда шагыйрьләр үзара поэтик ярышка да чыгалар икән. Димәк, Сәйф Сараи да мәшһүр Сәгъди белән иҗат ярышына чыккан, төрки шигырендә аңардан уздырырга теләгән дип уйларга урын кала. Ләкин бу һич кенә дә дөреслеккә туры килми. X. Миннегулов бит үзе дә башка бер урында укучыны искәртеп уза: «С. Сарай фарсы «Ге- лестан»ына аңлы рәвештә нәзыйрә кылуны үзенең максаты итеп куймый, — дип яза ул. — Сәгъди әсәре төрки шагыйре куйган максатларга үз хәлендәге килеш тә җавап бирә. Шуңа күрә «Гелестан бит-төр- ки»дәге нәзыйрә алымы белән язылган юлларны тәрҗемә процессында туган иҗади дулкынлануларның ихтыярсыз бер гәүдәләнеше итеп карарга кирәк» (94 бит). Бәс, шулай булгач, «Гелестан биттөрки»дә- ге шигъри өзекләр Сәгъди әсәренең ирекле тәрҗемәсе генә булып чыга түгелме соң? Бәлки аны әдәбият белемендә кабул ителгән теге яки бу терминга яраштырырга, аерым терминнар белән атарга гына ашыкмаска кирәк булгандыр... Хезмәттә әдипнең фарсы һәм төрки телләрен гаҗәеп дәрәҗәдә яхшы белүе ас- сызыклап күрсәтелә, фарсы һәм төрки телләрендәге фразеологизмнар, мәкаль, әйтемнәр, троплар һәм аерым сурәтләр белән эшләвенең үзенчәлекләре ачыла. Әйтергә кирәк, X. Миннегулов Сарай тәрҗемәсенең бу сыйфатларын бик тулы һәм оста тикшергән. Автор күрсәткәнчә. Сарай 8 төрки шагыйренә нәзыйрә рәвешендә 7 газәл, бер касыйдә иҗат иткән. Хезмәттә бай фактик материалга нигезләнеп. Сарайның нәзыйрәче буларак үзенчәлекләре билгеләнә. Галим Сарай Нәзыйрәләрен шактый күп кырлы һәм тирән итеп анализлый. Ләкин шуның белән беррәттән. Сарай Нәзыйрәләренең эстетик кыйммәтләрен, аларның башкалар белән чагыштырганда татар әдәбиятына нинди яңалыклар, яңа образлар алып килүен тагын да тирәнрәк итеп ачарга мөмкинлек калган әле. С. Сарайның нәэыйрәчелек эшчәнлегенә багышланган бүлекнең тагын бер уңышлы ягы — автор татар әдәбиятында Сарайдан соң нәзыйрә алымының ничек дәвам иттерешүенә тукталып китә. Китапта шулай ук С. Сарайның оригинал иҗаты, аерым алганда, «Сөһәйл вә Телдерсен» дастаны да анализлана. Бу әсәр фәнгә әле 1965 елда гына билгеле булды. Аны беренче булып үзбәк галиме Н. Дәү- ранов Үзбәкстан ССРның Коканд районыннан табып алды һәм аның турында фәнни әдәбиятта языл та чыкты. X. Миннегулов та бу әсәргә шактый киң туктала Ул укучыларны дастанның эчтәлеге белән таныштыра, аның сюжетын тарихи вакыйгалар һәм халык легендасы белән чагыштыра, алар арасындагы уртак һәм аермалы моментларны билгели. Шунысы кызыклы, әлеге дастанда шул чор вакыйгалары шактый тулы чагылыш тапкан. Бу күренешне аңлатып, X. Миннегулое: «Автор фольклорда һәм әдәбиятта эшкәртелмәгән вакыйгага мөрәҗәгать итә, үз геройлары Сөһәйл белән Телдерсен язмышын шул чордагы реаль күренешләргә үреп тасвирлый», — дип яза һәм моны «әдипнең максаты һәм иҗат процессында «чыньлык тенденциясен алга сөрүе»нә бәйләп аңлата. Безнең карашыбызча, биредә тикшеренүне Сарайның иҗат методы мәсьәләләрен өйрәнү юнәлешендә алып бару уңышлырак булмас идеме икән... Әсәрне анализлаганда авторның төп игътибары шагыйрьның әдәби чаралар белән эш итү осталыгын тикшерүгә юнәлгәлә. Сарайның метафора, чагыштыру, антитеза кебек тасвирлау чараларын, фразеологик тезмәләрне ничек куллануын, табигать күренешләрен ничек сурәтләвен, дастан теленең лексик составын, строфа формасын, рифмалар төзелешен өйрәнүгә шактый киң урын бирелә. Шуның белән бергә дастанны әдәби әсәр буларак характерлый торган башка моментлар, мәсәлән, реалистик моментлар белән романтик чараларның үзара бәйләнеше һ. б. тулырак һәм җентекләбрәк өйрәнелсә, әлбәттә, тагы да яхшырак булыр иде Хезмәтнең «Сәйф Сарай кулланган жанрлар» дип исемләнгән соңгы бүлеге әдәбият белемебезне күп кенә яңа мәгълүматлар, яңа күзәтүләр белән баета. Башта автор Сарайның «Гөлестан биттөрки» әсәренең формасын һәм анда файдаланылган дидактик жанрларны — хикәят, хикмәт, нәсыйхәт, мәсәл һәм моназарәларне карап үтә, бу жанрларның әдип иҗатында кулланылуының үзенчәлекләрен билгели. Аннан соң автор әдип иҗатындагы лирик жанрларның хасиятләрен ачыклауга күчә. Ул Сарайның газәл, касыйдә, робагый, мәснәви кебек жанрлар белән ничек эш итүен җентекләп өйрәнгән. Шунысы әһәми|гтле, тикшеренүче алариы бары Сарай иҗаты рамкасында гына чикләнеп карамый, ә бәлки күп кенә башка төрки шагыйрьләрдәге кулланышлары белән дә чагыштыра. Ул шулай ук газәл, касыйдә һәм мәснәви кебек жанрларның төрки поэзиясендә үткән юлларын, кайчан барлыкка килүләрен, нинди үсеш кичерүләрен һәм Сарайдан соң кайсы татар шагыйрьләре тарафыннан ничек дәвам иттерелүләрен өйрәнүгә дә зур игътибар биргән. Ә менә кыйтга, фәрд кебек жанрларны тикшерүгә игътибар җитәрлек булмаган. Ә бит Сарай иҗатында алар аз түгел. Гомумән алганда. X. Миннегулоа хезмәте Сәйф Сарай мирасын җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә язылган Автор татар һәм рус телләрендәге генә түгел, бәлки немец, инглиз, гарәп, фарсы, терек, үзбәк һәм башка телләрдәге чыганаклардан да иркен файдалана. Аеруча шунысы куанычлы: авторның бу хезмәте укучыларга төрки-татар әдәбияты тарихының моңа кадәр өйрәнелмәгән чоры һәм әле аз билгеле булган әдибе турында киң мәгълүмат бирә. Китап урта гасырлар төркитатар әдәбиятын киләчәктә тагын да тирәнрәк һәм колачлырак ител ейрәнү эшенә зур ярдәм итәчәк. Киләчәктә авторга бу өлкәдәге эшчән- легендә яңадан-яңа уңышлар теләргә кирәк.