Склероз түгел, пылау
Гөлҗамал карчыкны мәктәп балалары нигәдер Гөлгели апа дип йөртәләр иде. Гөлгели апалары үзенең картая баруын да сизенә иде инде. Ләкин ул бер дә бу турыда картына белдерәсе килми иде. —Быел мин самолет белән генә Ташкентка барып килмәкче булам, син ничек уйлыйсың, Икрам?—диде ул картына. — Сәкинәбез бик чакыра бит! — Син барып кил, мин өй саклап монда калам. Гөлгели карчык ялгызы гына Ташкентка очты, бер ай чамасы кунак булып кайтты. —Ну, ничек кунак иттеләр үзеңне? — дип, карты сораша башлагач, Гөлгели берәмләп санарга кереште: — Көн дә пилмән, көн дә бәлеш, аннары... Карчык, исенә төшерә алмыйча, башын тотты. Икрам, карчыгының хәтерли алмыйча, шулай башын тотып торганын күргәч: — Склероз! — дип куйды. Карчык, кулын маңгаеннан алып: — Юк, юк, склероз түгел, аның дөгесе дә, җимеше дә бар иде,— ди. — Но, алайса, ул пылау була инде. — Әйе, әйе, нәкъ менә үзе шул инде — пылау! Ташлады да башлады — Әти, тәмәкеңне ташларга бик вакыт! — ди Марат. —Ташла, ташла, дисең, ә үзең врач булып та тәмәкеңне ташлый алмыйсың. — Дөрес, әти, миңа да аннан котылырга кирәк! — Но шулай булгач, әйдә сүз беркетик, бүгеннән башлап... Шул көннән башлап, картның да, врач егет Маратның да тәмәке кабызганы күренмәде, шулай да... Йортка газ кертелгәннән соң, ишегалдындагы утын сарае бушап калган иде Тәмәке ташлаган Икрам карт, шул сарайга кереп, кеше- кара күрмәгәндә тәмәке көйрәтеп утыра башлады. Бер көнне караңгы төшкәч, карт гадәте буенча шул сарайга кереп, тәмәке көйрәтеп утыра иде, шыпырт кына ишекне ачып, Марат килеп керде. Керде дә, ишек өстен кармалап, тәмәкесен капты. Шырпы кабызып папиросны көйрәтим генә дигәндә, караңгы почмакта әтисенең тәмәке тартып утыруын күреп, Марат шаркылдап көлеп куйды.