Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ ОСТАСЫ

Иҗат портретына эскизлар ның геройлары — шушы җирдә туып ускан гал-гади җир кешеләре Үзара мөгамәләдә мөлаем һәм эчкерсезләр, рухи яктан пакь, пөхтә кешеләр. Аларда күңел көрлеге, оптимизм белән катнаш ниндидер бер эчне интеллектуальлек, тәрбиялелек сизелеп тора. Көндәлек шөгыльләре, фикер сөрешләре белән дә алар тамашачыга якын һым бик таныш. Актерның үз тышкы кыяфәте дә галгади: уртача буй, тулы гәүдә. Атлаганда як-якка бераз атыныбрак та йөри... Кыскасы, мәһабәт һәм гүзәл сынлы дип әйтел булмый. Ә менә «гүзәл актер» дип атыйлар үзен Тышкы матурлыгы өчен түгел, күңел байлыгы өчен. Аның индивидуаль кешелек сыйфатлары — нечкә күңеллелек, эчкерсезлек, сизгерлек һәм интеллигентлылыгы үзе уйнаган күп рольләрендә чагылыш таба. Тышкы килеш-килбәте, атлап йөрүләре, сүз сөреше, хәрәкәт-омтылышлары төрле спектакльләрдә бер үк диярлек яисә бик охшаш. Кайчан карама, сәхнәдә адымын бер дә эреләтмичә һәм гәүдәсен як-якка чак кына атындыра биреп, йомшак кына басыл йөрер. Аз гына карлыккан, әмма ягымлы һәм күркәм баритон тавышы белән җөмләләрне езеп-өзәп әйтер. Шул ук вакытта — моңа игътибар итик — гәүдәсе һәрчак диярлек салмак хәрәкәттә, ә юка гына итеп, сиэелер-сиэелмәс кенә салынган грим аша йөз чалымнары, йомшак, ягымлы елмаюы ачык танылып тора. Актерны якыннан белгән, уйнавын яратып карый торган тамашачылар кем турында сүз баруын шәйләп тә өлгергәннәр булыр. Ә аны сәхнәдә бары бер-ике тапкыр гына күргән яисә бөтенләй күрмәгән укучыларыбыз ни уйлар икән? Теләсә нинди рольдә дә бер үк кеше булып кала торган артист хакында «гүзәл актер» дип ничек әйтмәк кирәк, димәсләрме алар? Әйе, бик урынлы сорау бу. Әмма хикмәт тә шунда шул. актер уенындагы тышкы бертөрлелек, даимилек рухи фәкыйрьлектән до. элек табылган билгелә бер елгеге иярүдән дә түгел, бөтенләй бүтән нәрсәдән киле. Ул. реаль лсияологмк уен мәктәбе актеры буларак, образ сурәтенә персонажның уй-фикер сөрешен, эчке дөньясын сиземләү, тою аша керә, героеның иң тирән һәм яшертен «күңел кылларын» тотып ала. Кыяфәте, йөзе, үзенчәлекле уен рәвешеннән актерны сәянәдә җиңеп танысалар да, эчтән ул һәрчак бүтән кеше булып чыга, үзенә бертерле характер сыйфатларына ия булган образ тудыруга ирешә Ә бу исе актер театрда үзенең индивидуаль иҗат стилен, үз тавышын, үз йөзен тапкан, үз эзен салган дигән сүз. Аның сәнгатьтә яратхан үз тамасы, гәүдәләндерергә теләген уңай идеалы бар. Кешенең кеше булып формалашуы, шәхес булып үсеп җитүе мәсьәләсе ул. Кешеме А чын мәгънәсендә кеше ите торган рухи сыйфатлар ничек туа? Нинди ул — кеше? Актер енә шундый сорауларга җавап эзли. Ләкин, Татар дәүләт академия театрының күренекле актеры булып танылганчы, Шәүкәт Биктимеров күп еллар буе тир түгәргә, зур актерлык мәктәбе үтеп чарланырга, иҗат маясы тупларга тиеш була әле. Хәер, хезмәт сөючәнлеккә килгәндә, Шәүкәт Биктимеров беркайчан да артта булмады. Хәзер дә шулай. Аның бу сыйфаты, күрәсең, бала чагыннан ук килә. СССРныц халык артисты Шәүкәт Биктимеров. ятып тора. Мәктәптә дә аңы зирәк, зиһенле укучы дип мактыйлар. 1945 елның көзендә, Казанда театр техникумының яңадан ачылуы хакында ишеткәч, Шәүкәт Биктимеров башкалабызга ашыга. Техникумда сынаулар узганнан соң аны Татар дәүләт академия театры режиссеры Ширьяздан Сарымсаков курсына кабул итәләр. Татар театр сәнгатенең иң төп сыйфаты, юнәлеше—табигыйлек, спектакль геройларының сәхнәдә табигый рәвештә, реаль психологик җирлектә, үз стихиясендә яшәве. Техникум студентлары укуның беренче елыннан ук әнә шул хакыйкатьне үзләштерә башлыйлар, реаль геройларны гади һәм төгәл гәүдәләндерү осталыгына өйрәнәләр. Шәүкәт сәхнә уены чынлыгына, рольдә үзен иркен һәм табигый тотуга омтыла. Шуңа ирешсә, өлгергән актер булып җитешер төсле тоела аңа. Башкарачак рольләрнең формасы, персонажның тышкы гәүдәләнеше, пластикасы, образның күпкырлы бай сурәтләнешләрен табу турында ул әле уйлап җиткерми. Илебез театрларында «кичереш мәктәбе» белән бергә «тамаша мәктәбе» дә яшәп килә. Актер анысыннан да үзе өчен файдалы нәрсәләрне ала белергә тиеш. Хәер, барысын да берьюлы эләктереп алып та булмый икән шул. Дәресләрдә егет әлегә «кичереш мәктәбе» серләрен үзләштерү белән мәшгуль. Күп еллар үтеп, танылган сәхнә остасы булып үсеп җиткәч, ул инде образ сурәтен бер яссылыкта гына түгел, ә жанр һәм стиль таләп иткәнчә, төрле ысул һәм чаралар белән гәүдәләндерү юлларын табачак, образга салынган фикерне ачарга ярдәм итә торган, психологик яктан акланган чараларны гына кулланырга өйрәнәчәк. Шәүкәт Биктимеров Саба районы Мәңгәр авылында- 1928 елда туа. Укытучы әнисе аны китаплар дөньясына бик иртә алып керә, малайда әдәбият һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли. Ватан сугышы башланганда аңа әле ундүртенче яшь кенә була. Колхозда иң«авыр эшләр яшүсмер егетләр җилкәсенә төшкән чак бу. Башкалар белән бергә Шәүкәт тә кая кушсалар шунда эшли. Малайның һәр эшкә диярлек кулы Сирәк булса да, авылның бертөслерәк аккан тормышына ямь биреп, театрлар килеп киткәли. Менә мондый көн Шәүкәт өчен чын бәхет инде: алгы рәткә үк утырган килеш, ул сәхнәдә барган вакыйгаларны, персонажларның һәр сүзен, хәрәкәтен гүя үзенә сеңдереп бара. Яшьлек мавыгуы егет күңелендә акрынлап тамыр җәя, аңарда гомерен театрга багышлау теләге ныгый. Катгый бер карарга килүдә аңа якын кардәше — Татар дәүләт академия театры актеры Галимә Ибраһимова да этәргеч бирә. Күбрии. чумырып апырг. телас.ң, аяса, ,ш түгал ул т Баш„ргая дер җитмәсә, төн йокылары кача... Өйрәнчек спектакльләр, студентлык еллары артта калып, чын сәхнәгә менә-менә аяк басар вакыт җитә. Юк. менә-менә түгел, ерак, ай-һай, ерак икән әле... Шәүкәт кез башында ук армиягә алына, ерак-ерак җирләрдә өч ел хезмәт итә. Анда ул үзенә бөтенләй өр-яңа һөнәр—радистлык эшен үзләштерә. Ял сәгатьләрендә үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри, интермедияләрдә катнаша, яттан шигырьләр сөйли. Ә күңе- 3 лейдә театр, зур сәхнә һаман яши дә яши. Үтеп китә торган яшьлек мааыгуы гына < булмаган ул, юк... Хәрби хезмәттән Шәүкәт туп-туры Казанга кайта, аны шунда ук Татар академия театрына кабул итәләр. 1953—1954 ел сезонында була бу Шәүкәт Биктимеров театрда эшләгән беренче елларында да укуын дәвам иттерә » күпләр кебек үк, өйрәнчеклек чорын кичерә. Гөлсем Болгарская, Хәлил Әбҗәлилов ' Гөлсем Камская, Хөсәен Ураэиков, Фатыйма Ильскаялар янәшәсендә уйный ул. Күңелеңдә илһам чаткысы бар икән, мондый остазлар янында иҗат дәрте белән рух- * ланмыйча кала алмыйсың, һәм яшь артист бөтен күңеле белән иҗатка бирелә. Театр- О да эшли башлавының дүртенче көнендә аны авырып киткән артист урынына ролы? кертәләр. «Ул рольне ничек уйнавымны һәм берничә көн эчендә нинди образ «иҗат t; итәи алуымны хәзер инде үзем дә хәтерләмим».— дип искә ала ул елмаеп. Әмма = ничек кенә булмасын, егет инде сәхнәдә, көн саен диярлек тамашачылар алдына S чыга, масса күренешләрендә, сүзсез һәм эпизодик рольләрдә катнаша, ярыйсы ук = саллы рольләр дә бирелә тора—тәэсирләреңне, тәҗрибә җимешләрен күңел санды- н- гьңа салып кына өлгер. 1956 елда республикабызда яшь артистлар иҗатына смотр үткәрелә. Көндәлек “ матбугат битләрендә Шәүкәт уены хакында да фикерләр әйтелә. А. Остроаскийның «Талантлар һәм баш иючеләр» әсәрендә аның Мелузов ролендәге уены уңай бәя ала. Биктимеров иҗаты турында сөйләгәндә аның шушы беренче чорда уйнаган рольләрен бүген инде искә дә алмыйлар диярлек һәм бу аңлашыла да. Мул сулы дәрьяны тамаша кылганда без аның вак кына инешләрдән хасил булуы хакында уйламыйбыз бит. Алай да, актерның уңышлы эшләреннән берсе буларак, «Беренче мәхәббәт» спектакленнән (X. Вахит әсәре) Төлгат ролен аерып күрсәтергә мөмкин. Саф күңелле, якты хыяллы ул яшь егет образында Шәүкәтнең уңай геройларны гәүдәләндерүдәге үзенчәлеге, гражданлылык позициясе, һәртөрле ялганга нәфрәт белән каравы яхшы ук төсмерләнә. Шушы ук елларда Ш. Биктимеров иҗаты тагын бер өлкәдә җәелеп китә. Ул Татарстан радиосының әдәби-драматик тапшыруларында катнаша башлый. Күп тә үтми, татар шагыйрьләре һәм прозаикларының әсәрләрен, аларның хиссият байлыгын халыкка оста җиткерүче артист буларак таныла. Классик әсәрләр буенча куелган радиоспектакльләрдә дә Шәүкәт җитди рольләр башкара. А Чеховның «Дядя Ваня» драмасы буенча куелган спектакль яшь артист күңелендә аеруча тирән ээ калдыра. Монда ул бик күп мәшһүр артистларның хыялы булган Астроа ролен башкара. Яшьлеге сәбәпле бу рольдә әле үз сүзен ныклап әйтә алмаса да, атаклы рус язучысының классик әсәре белән очрашу, образларның психологик тирәнлеге. Чехов әсәренә хас булган чын мәгънәсендәге интеллигентлык, эчке культура Ш Биктммеровны әсәрләндерә, актерның иҗат асылы хакында уйланырга мәҗбүр итә. Шәриф Камалның «Габбас Галин» әсәре буенча куелган спектакльдәге баш герой образын Ш. Биктимеров шул чорда башкарган рольләре арасыннан иң уңышлысы саный. Галимны ул үз эшенә ахырынача бирелгән, гаять намуслы һәм фидакарь шәхес итеп күз алдына бастыра. Аны бернинди авырлыклар да какшата алмый Бары агарган чырае, янып торган үткен күз карашы, карлыкканрак тавышы геройның нинди киеренке уй-фикерләр, хисләр дөньясында яшәвен күрсәтәләр Шәүкәт Биктимеров озак кына еллар театрда социаль геройларны уйнаучы актер булып исәпләнде Чыннан да, иҗатының беренче ун елында аңа бары тик уңай герой рольләрен генә тапшырып киләләр Ул күбесенчә татар авторлары әсәрләрендә уйный Бар яктан бу әйбәт тә кебек. Әмма, шул ук вакытта, актерга бер-берсеннеи вялә ни аерылып тормаган, бер типтарак булган рольлерне башкарырга туры килә Ә бу исә артист өчен иң хәтәр нәрсә — штампка китерүе мөмкин Мәсәлән, алтмышынчы еллар башында Биктимеровка М. Әмирнең «Хөррият», Ю. Әминовның «Умырзаялар» пьесаларында кызылармияче Таһир һәм Максуд рольләрен тапшыралар. Бер үк типтагы ике рольне башкару актерны күпмедер дәрәҗәдә кабатлануга китерә. Ә бит аның сәнгатьтә үз иҗат йөзен табып кына килгән еллары әле бу. Нәкъ шушы чорда язмыш актерның буын ныклыгын, иҗади потенциалын сыный. Үзенчәлекле сынау була ул. Театрда артист һәм режиссерлар да, тамашачылар да Шәүкәтнең сәләтле актер икәнлеген сизеп, күреп торалар. Бу хакта аның спектакльләрдә башкарган рольләре сөйли. Театрның өлкән актерлары да уен рәвеше, табигый таланты белән Шәүкәт Биктимеровның татар театры корифейларын хәтерләтүен әйтәләр, һәм шул ук вакьгтта актерның нинди дә булса ролен үрнәк итеп алып күрсәтү әле бик кыен була. Хикмәт Ш. Биктимеровның сәхнә тәҗрибәсе җитенкерәмәүдә генә түгел. Театр үзе дә бу елларда шактый гына авырлыклар кичерә. Тирән эчтәлекле оригинал пьесалар җитми, театр коллективы заман таләпләренә җавап бирерлек яңа уен рәвешен, яңа сурәт һәм буяуларны табып җиткерә алмый. Актерларга, шул исәптән Ш. Биктимеровка да, бер үк пландагы рольләрне уйнарга туры килә, аларның сәхнә практикасында типажлык шактый зур урын ала. Аерым- аерым алганда, сәхнәдә Ш. Биктимеров гәүдәләндергән уңай геройларның берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел кебек. Әмма кыска вакыт эчендә бер үк артист тарафыннан уйналган һәм асылда бер-берсенә якын торган ул рольләр актерның иҗади үсешен тоткарлый башлыйлар. Ләкин Ш. Биктимеров бу чорда да эзләнүләрен тук - татмый, иҗат дәртен сүрелдерми. 1964—1965 нче елларда без аның уенында яңа сыйфат бөреләре күрәбез. Ф Хөснинең «Бертуган Таһирювлар», А. Расихның «Ике буйдак» романы буенча эшләнгән спектакльләрдәге Заһит һәм Рәхим образлары нәкъ шул хакта сөйли — актерның ныклап аякка басып килә торган сәхнә остасы булуына ишарә итәләр иде. 1960 нчы елларның икенче яртысы, 1970 нче елларның башында Татар академия театры яңа баскычка күтәрелә, коллективның иҗади мөмкинлекләре үсә. Н. Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу», К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», «Американ», Ш. Хөсәеновның «Әни килде», И. Дворецкийның «Чит кеше», М. Байҗиевнең «Хуш, Назлыгөл», Т. Миңнуллинның «Ир-егетләр» һ. б. спектакльләрдә замандашларыбызга хас күркәм билгеләрне үзенә җыйган геройлар сәхнәгә чыга. Шушы ук елларда Шәүкәт Биктимеров иҗатында да яңа этап башлана. 1965 ел. Үзбәк режиссеры Т. Хоҗаев академия театрыбызда Ч. Айтматов әсәре— «Гүзәлем Әсәлине куя. Шәүкәткә юл мастеры Байтимер ролен бирәләр. Гаҗәпкә каршы, роль өстендә эшләү башта авыр бара. Актер һәм режиссер образга ике төрле карашта торалар. Ш. Биктимеров Байтимерне гади һәм кырыс холыклы бер кеше дип уйлый. Андый персонажлар белән ул электән дә таныш. Ә режиссер исә бөтен спектакль поэтик агымда барырга тиеш дип саный. Актерга бүтән дулкынга күчәргә, күнегелгән эздән чыгып, Байтимерне үзе өчен яңа чаралар белән сурәтләргә кирәк була. Читен эш. Көнкүреш кысасы актерны үз ягына каера, «җир» түбәнгә тарта, вакландырырга чамалый, ә режиссер Байтимерне тылсымлы шигъри дөньяга алып керергә тырыша. Шулай да Ш. Биктимеров үзен тиз кулга ала, Әсәл белән Ильясның күңел дөньясына көннән-көн тирәнрәк үтеп керә бара. Үзе дә сизмәстән, рольдә үзен иркен хис итә башлый һәм күп яшәгән, күпне күргән Байтимергә әверелә. Премьерага килгән тамашачылар, әлбәттә, Байтимерне уйнаучы актерның берничә атна элек кенә нинди кыен эзләнүләр аша үтүен сизмиләр, алар сәхнәдә тормышның авыр сынауларына бирешмәгән, намусына кер кундырмаган шигъри, олы җанлы чын кешене күрәләр. Ерак кыргый таулар арасында ялгыз " көн иткән юл мастеры Байтимер аларны бай эчке дөньясы, нечкә һәм зирәк күңеле белән әсир итә. Актер моңа, әйткәнебезчә, гадәти көнкүреш детальләреннән өскә күтәрелү, Әсәлнең рухи халәтен тирән тою, аның хисси яшәешен кабул итү һәм уртаклашу аша килә. Тамашачының күз алдында актер образга яңа сыйфатлар өсти бара, рухи яктан үстерә. Бу роль Биктимеров иҗатын яңа баскычка күтәрә, актерның потенциаль иҗат көчләренә юл ачып җибәрә. Спектакльдә актер белән образ бер бөтенне тәшкил итәләр. Ч. Айтматов героен җанькөне белән кабул итеп, Ш. Биктимеров аңа үзенең йөз-кыяфәтен бирә, ягымлылыгын, күңел җылысын китереп өсти. Байтимер башта үз эченә бикләнеп яши торган кеше булып күренә. Көтелмәгәндә Әсәл белән очрашу аны үзгәртеп җибәрә күңеле яктыра күзләрендә нур уйный. Ул әле Әсәлнең яшь баласын кулына ала. әле самаварга барып тогына, я булмаса юл буена чыгып кызу-кызу атлый, ерак бер ноктага төбәлеп уйланып -ора. Спектакльнең финалында ул янә бүтән халәттә — күңеле инде үз урынына утырган, сабыр холыклы иеше. Әмма элекке төшенкелекнең эзе дө юк. ул эчтән шатлык тоеп, сөенеп яши. БайтимерБиктимерое—тәвәккәл һәм ир йөрәкле кеше Хатыны һәм балаларының үлеме кайгысын йөрәгенә сыйдырган, түэгән, олы җанын, кешелеген саклап калган. Юлдан күтәрел алып кергән яралы шофер Әсалнең элекке ире Ильяс икәнен белгәч тә, коелып төшми, вакланмый Өчесенең арасына килеп утырган төенне Әсәл үзе чишсен һәм хәл итсен өчен Ильяс белән аның икесен калдырып чыгып киткәндә дә, ул ни дәрәҗәдә дулкынлануын күрсәтмәскә тырыша. Байтимер образында Биктимеровның актерлык индивидуальлеге ачык чагылыш тапты. Тормышчанлык, ихласлык, гадилек — аның уенында татар сәхнә сәнгатенең нәкъ шушы мөһим сыйфатлары калку гәүдәләнә. Гади булсалар да, Ш. Биктимеровның геройлары үткен акыл, тирән натуралылык белән аерылып торалар Төз ата торган нык фикерле кешеләр алар. Роль өстендә эшләгәндә Ш Бикткмерое буяулар белән мавыкмый, ә сурәтләү чараларын сайлаганда бик таләпчән Геройлары башта күзгә кереп тормый, ә акрынлап ач*ыла барып, тамашачының күңелен яулый. Кеше гомеренең мәгънәсе, шәхес һәм җәмгыять, кешенең тормыштагы урыны аның аңында, күңелендә бара торган үзгәрешләр — иҗат коллективларын, аерым алганда, татар театрын дулкынландырган проблемаларның үзәгендә әнә шулар ята. Татар академия театрының соңгы еллардагы иң яхшы спектакльләре шул тема белән бәйле. Н. Погодин трилогиясенең өченче өлеше буенча куелган «Баһадирлар» спектакле бу җәһәттән аерым урын алып тора. Театрыбыз Ленин образына ние тапкыр В И. Ленин роленде Ш Бинтимерои мөрәҗәгать итте. 1947 елда «Мылтыклы кеше» спектаклендә юлбашчы образын РСФСРның халык артисты Г. Шамукое тудырган иде. Икенче тапкырында бу гаять җитди һәм җаваплы рольне Шәүкәт Биктимеровка тапшыралар. Актерның даһи юлбашчы образын гәүдәләндерү юлындагы хезмәте, җентекле эзләнүләре, махсус әзерлек алып баруы, иҗади табышлары хакында аерым бер мәкалә язарга мөмкин булыр иде. Эш процессы көнен дә, төнен дә дәвам итә. Өйдә ял иткәндә дә, урамда йөргәндә дө тукталмый ул, хәтта йокы сәгатьләрен калдырып та 'дәвам иттерелә. Иң мөһиме — юлбашчының фикер дөньясын, рухи тормышын үзләштерү Ул тышкы охшашлык, кыяфәтне китерү белән артык мавыкмаска тырыша Үзенә кадәр булган үрнәкләрне кабатлау белән чикләнеп калмаска, яңа чорга лаек сурәт-буяуларны табарга омтыла. һем менә озын-озак айларга сузылган хезмәттән соң меңләгән тамашачылар да. киң җәмәгатьчелек те Шәүкәт Биктимеров тудырган юлбашчы образын хуплап каршылыйлар, актерның ифрат зур көч түгел тапкан табышларына тиешле бәяне бирәләр. Әлбәттә, Ленин образын гәүдәләндерү кебек гаять катлаулы эштә актер һәрьяклап камиллеккә ирешкән, һәрьяктан твгәлләнгәи образ тудыра алган дип раслау дөрес булмас иде. Лениниана ул чиксез тема. Артистның бу хезмәте дә кайбер кытыршылыклардан азат түгел. Тормыш чынлыгы, уй-фикер тирәнлеге, юлбашчыбыз образының колач җитмәс масштаблылыгы һәр күренештә дә тигез чагылдырыл- мый. Әмма ирешелгөн кадәресе, актерның даһи шәхесне аңлауга заман югарылыгыннан карап якын килүе аның киләчәктәге тагын да зуррак мөмкинлекләре турында сөйли. 1960—1970 иче елларда Шәүкәт Биктимеров чорыбызның уңай геройларын гәүдәләндерүдә актив эшләвен дәвам иттерә. Шул ук вакытта ул, тәҗрибәле сәхнә остасы буларак, амплуасын туктаусыз киңәйтә бара һәм кире типлар, сатирик образларны сурәтләүгә дә кыю алыне. Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасындагы Ислам роле артист талантының яңа яссылыкларын калку күрсәтергә мөмкинлек бирде. Барыннан да элек, монда актерның гражданлык позициясе ачык күренә. Сәхнәдән торып ул хосусый милекчелек, мещанлык, битарафчылыкка каршы көрәшә, Ислам кебек үз көнен, үз файдасын гына кайгыртып яшәүчеләрнең череткеч философиясен фаш итә. Ислам-Биктимеровның кешеләргә мөгамәләсендә ниндидер ягымлылык та бар кебек. Үзенә кагылмаганда ул ачык чырайлы, канәгать елмаеп, йомшак басып йөри, кешеләр белән ике куллап күрешә. Сугыш вакытында Ислам фронттан качып кайткан. Тиешле җәзага хөкем итеп, аны төньякка эшкә җибәргәннәр. Срогын тутыргач, шахтада эшләргә калган, эчми-тартмый, акчасын юкка әрәмшәрәм итмичә, ун ел буе шактый зур мал туплаган. Илле яшьтән «шахтер пенсиясенә» чыгып, ул туган якларына кайта, өйләнә, йорт, машина сатып ала. Ләкин аның бу җитешле көн күрмеше бары үзе өчен генә. Хәтте авыру анасына да бу йортта урын табылмый. Актер бу типның һәр сыйфатын берьюлы күрсәтеп бирергә ашыкмый. Характер безнең алда акрынлап ачыла бара. Ш. Биктимеров әлеге персонажның истә калырлык гадәт-кыланышларын, төгәл һәм үткен детальләрен таба. Ислам кемнәндер яшеренгән төсле бик сак һәм шыпырт адымнар белән йөри. Өстәл артында комсызланып, тыгыла-тыгыла ашый. Аның сөйләшүе, өзек-өзек итеп көлүе дә үзенчә, елаганда ул бары тик үзенең интегеп үткән элекке тормышын, үз-үзен кызганып яшь түгә. Дөреслекне күзенә туры карап әйткәндә Исламның йөзенә ерткыч чырае керә, үзен-үзе белештермичә, ул рәхәт, бәхетле тормышка хакы барлыгы турында кычкырынырга тотына. Шул рәвешчә, актер үз героеның битлеген алып ташлап, каты сыртлы мещанның «яшәеш программасын» күрсәтә. Артистның сатирик таланты академия театрында сәхнәләштерелгән рус драматурглары әсәрләрендә тагын да үткенрәк чагылыш таба. Ш. Биктимеров А. Остров- скийның «Соңгы корбан» комедиясендә җилкуар Дульчинны, Б. Горбатовның «Бер төн» әсәрендә хыянәтче Кривохатскийны уйный Боларның икесе дә актерның зур уңышы дип бәяләнергә хаклы. Бу рольләрендә ул спектакль персонажларының характерын һәрьяклап тикшерә, тамашачы алдына төгәлләнгән типларны китереп бастыра. «Бер төн» спектаклендә ул Кривохатскийның яшәеш рәвешен күңел күзе аша үткәреп, аның хыянәт тамырларын эзли һәм аны мещанлыкның черек фәлсәфәсендә таба. Кривохатскийга нинди җәмгыятьтә яшәсә дә барыбер, бары тик аңа тыныч, имин яшәргә генә мөмкинлек бирсеннәр. Илгә немец фашистлары бәреп кергәч, ул дошман белән татуланышу, яңа хуҗаларга яраклашу хакында уйлый. Башта әле ул күзгә бәрелеп тормый торган тыйнак, юаш кеше. Фронт якынлашып килгән шәһәр ыгы-зыгысында да ул үзен тыныч тота, су эчәргә дип кергән кызылармеецлар тирәсендә бөтерелә, кече күңелле, ярдәмчел кеше тәэсире калдыра. Әмма соңрак бу кыланышларның бары җайлашу гына икәнлеге беленә. Мещанның хәтәр асылы да шунда—ул теләсә нинди шартларга җайлаша ала. Әгәр Кривохатский фронт үткән шәһәрдә түгел, кайдадыр ерак тылда яшәсә, аның күңелендәге кара таплар бәлки тышка бәреп чыкмас, кешеләр каршында ул тыныч, тәртипле яшәүче гадәти бер зат булып калган да булыр иде. Әмма шәһәр өстеннән фронт үткән хәвефле бер төн һәркемне уз урынына куя. Совет гаскәрләре шәһәрне калдырып чыкканлыгын ишеткәч. Кривохатский үзенең чын асылына кайта: үз-үзен тотышы кискен үзгәрә, ул эшлекле кыяфәткә керә, кабалана, ашыга, аңа тизрәк яңа шартларга үзләшергә кирәк. Ш. Биктимеров