ПРОФЕССОР РАВИЛӘ
Равилә Бурнашева Татарстаннан чит шәһәрләрдә эшләүче аллергологларга кулланма материал яза иде. Эш әкрен бара, авырулар дәвалап, консультация һәм коллоквиумнар үткәреп, әле бер, әле икенче аудиториягә лекцияләр укып вакыт аз кала. Бүген менә иркенләп утырырга уйлаган иде дә, көтмәгәндә ишектә звонок шалтырады. Теләр-теләмәс кенә ишек ачарга килгән хуҗа хатынның йөзе, базык гәүдәле, тулы түгәрәк битле кешене күргәч, бердәй яктырып китте. —Үринә-ә-ә! , — Каян таныдың? Әллә бер дә үзгәрмәгән- менме? — Сине дә танымыйча! Үзең каян белеп килдең? — Сөйләрмен әле, өйгә керик башта. Моннан күп вакытлар элек, Равиләнең институт бетереп Теләче районының Сауш авылына (ул вакытта Теләче районы бар иде әле) врач булып килгән елында таныштылар алар. Урамга яны белән салынган алты почмаклы өйнең бер ягында участок врачы, икенче ягында тракторчы кыз тора. Икесе дә япь-яшь. Шул яшьлек булгандыр инде, бергә утырып чәй эчәселәре килсә, урамнан әйләнеп йөрмиләр, ике арадагы тәрәзәдән генә сикереп төшәләр. Каян таныдың, ди Үринә. Ничек танымыйсың инде. Үринәнең җырлавын әле һаман хәтерли Равилә. Кара көзге пычракларда эштән кайткан кызның җыр тавышын урам башыннан ук ишетеп ала иде ул. Җырлый иде Үринә. Ардым дип тормый, урам бит бу дип уңайсызланмый, ирләрнекенә тартым калынрак тавышы белән үзәкләрне өзәрлек итеп җырлый иде. Шул моңы белән күңелгә кереп калгандыр да әле ул. Казанга килеп ординатурада укый башлагач, Равилә аның чирәм җирләргә китүен, шунда Әкрәм исемле тракторчы егеткә кияүгә чыгуын, озак еллар эшләгәч, бик зур кадер-хөрмәтләр белән, яңадан үз якларыбызга әйләнеп кайтуын ишеткән иде. Шуннан соң бер хәбәре дә булмады. Инде менә бүген үзе каршыда басып тора. Үзгәргән, билгеле, үзгәрмиме соң кеше. Күпме гомер үтсен дә. ТПулай да бирешмәгән. Сәламәтлеге, көче йөзеннән беленә. Ә Равиләне бик җиңел тапкан ул. Үринәнең туганы Казанның 12 нче больницасындагы аллергия бүлегендә яткан булган. Равилә Бурнашева дигән профессор дәвалады, файдасы бик тиде дип сөйләгән. Чирәм җирләрдә йөреп кайткан булдыклы хатынга профессор хәтле профессорны эзләп табу кыенмыни. Тел Ташкентка илтер, дигән бит борынгылар. Өзелеп-өзе- леп кунакка чакырды. Вятка буендагы Заструк дигән поселокта торалар икән. Мул тормышын, үзе әйтмешли, культура йорты хәтле зур еен, ак мунчасын, алма бакча ларын күрсәтәсе килү генә түгел иде нияте, үзе теләгәнчә бер рәхәтләндереп, яшьлек танышын кунак итәсе килү иде. Шундый итеп чакырды Үринә, эше ни тыгыз булса да, Равилә баш тарта алмады. Тик хәзер генә тү гел, атна-ун көннәр үткәч, институтларга керү имтиханнары тәмамлангач, барырмын дип вәгъдә бирде ул. Болай әйтүенең сәбәбе җитди иде: төпчек кызы Адилә Равилә, икенче көнне эшкә килгәч, Үринә туганының авыру та рихын алып укымакчы иде, өлгерми калды. Почтальон кыз хатлар калдырып чыкты. Ә хатларга тыныч карый алмый ул, ничәмә-ничә кешенең уйфикерләре, аһ-зарлары, шатлыкларысөенечләре тулы конвертлар алдыңда ятсын да, ничек инде, соңыннан укырмын, дип читкә алып куясың. Үзеңдә дәваланып чыккан кешеләр, курсларга килеп, Равиләдә укып киткән врачлар яза бит аны. Хатлар бер дә таныш түгел кешеләрдән дә килә. Ишетеп, ярдәм өмет итеп язалар. Сахалиннан, Омскидан, Краснодардан, Ашхабадтан, Бөгелмәдән. Саратовтан, Каунастан, илебезнең барлык барлык шәһәрләреннән килеп тора бу хатлар. Ә телефон звоноклары... Көндез дә, төнлә дә, өйгә дә, эшкә дә шалтыраталар. «Равилә Халиловна, ни эшләргә?», «Равилә Хәлиловна, киңәш бирегез», «Иптәш Бурнашева, ярдәм итегез...» Аллергия авырулары беренче буларак Казанда өйрәнелә башлап, фәннең бу өлкәсенә Казан белгечләре зур өлеш керттеләр. Илебез нең баш аллергологы Андрей Дмитриевич Адо, аның шәкертләре Николай Николаевич Сиротин, Ләлә Ишимова, Ксения Александров на Маянская, Татьяна Борисовна Толпегнна... Равиләнең дә доктор лык диссертациясе' яклавына өч дүрт ел үтеп китте. Әле кайчан гына башлаган иде бит. Равилә бер өем хдтлар арасыннан таныш адрес күреп алды. Ка зан шәһәренең 12 нче больницасы каршындагы аллергия бүлегенә кергәндә күз төпләре күгәреп торган аксыл йөзле, олы колаклы, ябык кына бер малай иде бу хатның иясе. Бөтен күкрәге белән кал кынып авыр-авыр сулый, буылып-буылып йөткерә. Әнисенең коты алынган. Моннан берничә еллар элек астма чире белән газапланып ире дөнья куйган булган. Бу авыру нәселдән булмагае, бердәнбер улын да алып китмәгәе дип курыккан. Инде аңа өч ел үтте. Шушы өч ел эчендә бер генә тапкыр да малайга приступ булмады. Инде бу хат нинди хәбәрләр китерде икән? медицина институтына сынаулар биреп йөри. — Менә бик әйбәт булыр, кызларыңны да алып килерсең, — диде Үринә. Равилә, бераз хәвефләнә төшеп, кечкенә кайчы белән конверт кырыен кисеп алды. Шул вакыт бүлмәгә бүлекнең баш врачы Татьяна Степановна килеп керде. — Равилә Хәлиловна, обходны башлыйбызмы? Равилә, урыныннан кузгала-кузгала, шакмаклы дәфтәр битенә язылган юлларга күз йөртте: — Солтанны хәтерлисезме, җиденче палатада яткан иде бит... — диде ул. — Техникумның соңгы курсына күчтем дип яза. — Хәле әйбәт болай булгач. Равилә баш врачның тавышында үзе ишетергә теләгән күтәренкелекне тоймады. Җитди итеп, сүзсез генә карап куйды. — Пермьнан килгән авыру борчый мине, Равилә Хәлиловна. Биргән бер даруның файдасы тими; Дөньядан ваз кичкән кеше кебек ята. Җүнләп сөйләшми дә. — Карарбыз, — диде профессор, озын-зифа буе белән өстәл яныннан торып басты, ак калфагын киеп, артка өеп куйган калын, кара толымнарын яшерде. Тәрәзәгә яны белән куелган койкадагы хатынны ул үзе дә күптән күзәтеп йөри иде. Кергәненә өч атна, хәле һаман яхшырмый. Приступлары тынып торган арада тәрәзә артындагы юкәнең саргая башлаган яфракларына карап ята. Ә күзендә Әйтеп бетермәслек тирән сагыш. Мондый четерекле авыруларны профессор үз бүлмәсенә чакырып, ялгыз гына күзгә-күз сөйләшә торган иде. Аны да чакырды. Бик озак дәшми утырдылар. Хатын бераз тынычлансын, ияләнә төшсен дип Равилә сүз башларга ашыкмады, язуын дәвам иттерде. Шулай биш-ун минут утыргач, кәгазьләрен җыеп читкә куйды да, йомшак итеп, хәленә кереп, хатынга карап торды. — Я, сөйләшикме? — диде ул. — Сөйләшик соң, — диде авыру, миңа барыбер дигәндәй итеп. — Без сине иң соңгы методлар белән дәвалыйбыз, иң көчле даруларны бирәбез. Шулай да үзгәреш күренми. Авыруың нервалану- дан килә синең. Әйт әле, нинди зур борчуың бар? Кешегә чыгар дип курыкма, авыруның сере нык саклана. Моны белү миңа дәвалау өчен кирәк. Хатынның күзенә яшь килде, кулъяулыгын угалап, бераз сүз әйтә алмый утырды. Аннан соң чәчләрне агартырлык авыр фаҗигасен сөйләп бирде. Игътибар белән тыңлады Равилә. Соңыннан бераз шелтәләп, юата төшеп, киңәшләр бирә башлады. Бу вакытта алар врач белән пациент түгел, ахири дуслар кебек утыралар иде. Бик еш кына дәвалауны шулай ерактан, авыруны тудырган сәбәпләрне. өйрәнүдән башларга туры килә. Ә кайбер авырулар түземсез. Тиз генә сәламәтләнеп аякка басарга телиләр. Айлар, еллар буена сузылган дәвалауның ахырын көтеп ала алмыйлар, им-том итүчеләргә бдралар. Равилә практикасында да булды андый хәлләр. Бер яшь кенә егетне әле дә оныта алмый ул. Бала вакытында бу егетнең үпкәсенә киста булган. Операциядән соң бронхлары киңәеп калган. Шуның нәтиҗәсендә астма приступлары башланган. Равилә Бур- нашевага мөрәҗәгать иткәндә егетнең хәле шактый авыр булган. Күп көч куеп, озак вакытлар дәваларга туры килгән үзен. Инде хәле яхшыра дип торганда гына, ялынып-ялварып, больницадан чыга да егет Урта Азиягә китеп бара. Кайдадыр шунда бер дәвачы бар, мондый чирләрне ул бик тиз һәм гомергә бетерә икән дип ишеткән булган. Бара егет Урта Азиягә. Дәвачыны да эзләп таба. Им-томчы егетнең аркасын пычак белән тишкәләп, шул урынга банка салырга тотына. Көненә уникешәр приступ була башлагач, тәмам эштән чыгып, яңадан Казанга әйләнеп кайта егет. Нишләдең, дип сорый врач. Егет әйтми. Аркасын ачып карагач кына төшенә Равилә һәм тагын озакка сузылган дәвалау башлана... Әле ярый, эшләргә шартлар бар. Аллергия авыруларын беренче мәртәбә Казан белгечләре өйрәнә башлаганга союзда иң беренче кафедраны да Казанда ачканнар иде. Шунлыктан игътибарның зу- рысы казанлыларга эләгә. Аерым белгечләрнең практикасы буларак гомуми больница палаталарында гына башланган эш хәзер оешкан төс алды. Баштарак елгачылар больницасында бер бүлмә бирделәр. ? озак та үтмәде, Куйбышев исемендәге завод каршында шәһәр каби- i неты ачылды. Ә 1973 елдан шәһәрнең 12 нче больницасында 40 кой- 2 калык аллергия бүлеге оештырылды. Микробиология институтының * аллергология үзәге дә зур фәнни эш алып бара. Яңа методлар, яңа ' дарулар табыла. Элегрәк, мәсәлән, аллергиягә сәбәп булган матдәләр- g не тирегә проба ясап кына белә алсалар, соңгы елларда аларны о каннан да табарга өйрәнделәр. Эшне башлап җибәргән елларда = Равиләгә пробиркалар, микроскоплар да табу проблема булды. Ә хә- ♦ зер аның бүлегендә өч врач, дүрт сестра эшли. Яхшы җиһазланды «. рылган палаталар. Больницаның су һәм физиотерапия, рентген каа бинетлары, лабораторияләре һәр вакыт алар карамагында. Ниһаять, Үринә туганының авыру тарихын укырга да чират < җитте. Печән бизгәге. Аллергологлар өчен гадәти авыру. Бигрәк тә £ май-июнь айларында урманнарда, болыннарда агачлар, үләннәр s , чәчәк ата башлагач азына. Җылы, матур көннәрдә дә кеше бертук тасуыз төчкерә, буылып-буылып йөткерә, күзеннән яшь килә. Бу а авыруны элегрәк грипп белән саташтырып дәвалаганнар. Файдасы 2 тимәгән, билгеле. Соңгы ун-унбиш елда медицина фәненең аллергия » дигән тармагы үсеп киткәч кенә махсус дәвалау уйлап тапканнар. 4 Авыруның беләген берничә җирдән тырнап, шул җәрәхәтләргә төрле үлән чәчәкләренең серкәчен сөртеп карыйлар да кайсы серкәчтән җәрәхәт тирәсе кызарып чыкканын күзәтәләр. Аннан соң инде аллергия биргән серкәчне (ягъни аллергенны) күзгә күренмәслек аз микъдарда кеше тәненә җибәреп дәвалый башлыйлар. Үринә- нең туганы да хәле яхшырып, узган айда өенә кайтып киткән. Ләкин дәвалауның нәтиҗәсен ныгыту өчен тагын бер-ике кат чакырып алырга туры килер әле үзен. Мондыйлар белән эш алай ук катлаулы түгел. Аллергиянең барлык төрләрен дә шулай җиңел генә дәвалап булсын икән ул. Ләкин арада бик җитдиләре бар. Үт капчыгы авыруы белән бәйләнгән астма гына да күпме җәфалый кешене. Авыруларның яңа төрләре килеп чыкмас дип тә әйтеп булмый. Аллергеннар күбәйгәннән күбәя бара. Тормышта бик күп химик матдәләр кулланыла, әледәнәле яңа дарулар чыгып тора. Ә бит болар барысы да ике башлы таяк кебек. Бер яктан кешенең тормышын җиңеләйтү, сәламәтлеген яхшырту өчен бик кирәк, ә икенче яктан, җаен белеп, чамалап эш итмәсәң, әнә нинди кыенлыклдр тудыра. Ординатураны тәмамлагач Равилә Бурнашева В. И. Катеров кул астында бавыр һәм үт куыгы шешенең йөрәк һәм кан тамырлары системасына тәэсире дигән темага фәнни эш алып барды. Бу күренеш Боткин вакытында ук билгеле булса да, авыруның ничек узуы өй рәнелмәгән иде әле. Равилә авыруларны күзәтә башлады. Катеров таләпчән кеше иде, мәрхүм. Шәкертен юк-бар уңышлар белән ка ватландырып җиңел юлга этәрмәде. Кат кат тәҗрибәләр ясарга, инде күзгә күренеп торган нәтиҗәләрне дә яңадан әллә ничә кат тикшеpen чыгарга мәҗбүр итә иде. «Ву кире беткән бәйләнчек карт.ка гаь белгечнең ачуы килген, гарьлегеннән утырып елаган чаклары да булгалады. Ә соңыннан әллә нинди рәхмәтләр әйтерлек булды Равилә, тик остазы җир куенында ята иде инде. Бавыр пристубы белән килгән авыруларда күп вакыт кычыткан бизгәге, астма, экзема кебек чирләрнең булуына ул Саушта эшләгән чагында ук игътибар итә иде. Күп санлы күзәтүләр моның чыннав да шулай икәнен раслады. Менә шулай итеп Равилә аллергия күренешләренә тап булды. Бу эшне ул соңыннан хроник төстәге холецистит һәм аллергия темасына докторлык диссертациясе язганда ныклап өйрәнергә тотынды. Менә кайчан ярады Равиләгә остазының таләпчәнлеге, Ка- теровның көн дә колакка тукып торган: «Мин сиңа бер генә юл да » язып бирмәм, барысын да үзең эшләргә өйрән, үзең, үзең, үзең...» дигән сүзләре менә кайда кирәк булды. Равилә Бурнашеваның докторлык диссертациясе зур уңыш белән якланды һәм бик яхшы дип табылып, медицина практикасында кулланма буларак тәкъдим ителде... Көн кичкә авышкан иде инде. Лаборант кыз иртән алган анализларның нәтиҗәләрен керткәч, җентекләп аларны карап чыкты, врачларны җыеп иртәгесе көн өчен күрсәтмәләр бирде. Эшне тәмамларга да вакыт иде. Бүген кичкә ГИДУВ каршындагы хатын-кызлар советын уздырасы бар. — Равилә Хәлиловна, авыр очрак, бик тиз генә сезне алып килергә куштылар, машина көтеп тора, — дип, бишенче шәһәр больницасыннан килеп җиттеләр. Көн дә шулай. Теоретик мәсьәләләр, иҗади эшләр генә түгел, больницаның тавык чүпләп бетермәстәй күп эшләре баштанаяк үзенә тартып ала тора РСФСРның сәламәтлек саклау отличнигы, ТАССРның атказанган врачы профессор Равилә Бурнашеваны. Шулай да җәй айларында бераз җиңелрәк. Җәй айларында врачларның белемнәрен күтәрү курслары эшләми. Алар килгәч, Равиләгә лекцияләр укуны башлап җибәрәсе булыр инде. Планнарны карап системага салып куясы бар әле. Хәер, практиканың теориягә комачаулаганын кемнең генә күргәне бар соң? Равиләнең күп җирләрдә булганы бар. Рига, Киев. Баку, Свердловск... Бер айлык, ике айлык курсларда аллергия буенча лекцияләр укып кайта. Болай гына, турист буларак, ял итәргә чыкканы, бер тапкыр Кисловодскига барып дәвалануын искә алмаганда, бөтенләй юк. Кара син аны, нинди әйбәт булды бит әле бу Үринәнең чакырып алуы. Хисләрне яңартып, кәефне күтәреп алу өчен күп тә кирәкми икән кешегә. Хатирәләр белән тулы өч көн сизелми дә үтеп китте. Менә инде ул Киров — Казан поездында кайтып килә. Янында — медицина институтының дүртенче курс студенткасы, булачак педиатр, Наиләсе һәм әле яңа гына барлык сынауларны да бишкә биреп, шул ук институтның дәвалау факультетына кабул ителгән Адиләсе. Сүз иярә сүз чыга бит, күршедә утырган кешеләрнең берсе, Равиләнең кызлары да медицинаны сайлауларын белгәч: — Төшемле эштер шул, кызларны да врачлыкка укытмас идең,— дип куйды. — Төшемле, бик төшемле, — диде Равилә көлемсери биреп. — Савыгып чыккан һәр кеше рәхмәт әйтә. Ә бер рәхмәт мең бәладән коткарыр дигәннәр. — Анысы шулай инде, шулай, — диде әлеге кеше, Равиләнең җавабыннан канәгать идеме ул, әллә сүзне озайтасы килмичә генә- ме. тынып калды. Кеше ул җиңел генә хөкем итә. Кызлары институтка кергәндә алар өендә нихәтле сүз булганны бары тик үзләре генә беләләр. Башта Наилә керергә уйлаганда, өч елдан Адилә җыена башлагач, алар белән бик җитди сөйләште Равилә. Врач профессиясе бик кирәкле, изге эш булса да, күп кенә җайсыз яклары да бар. Мәсәлән, көн дип, төн дип тормыйсың, ярдәмең кирәк булдымы, җыенасың да китәсең. Авырулар янына барганда, язгы ташу вакытларында Мишәдә боз астына төшеп киткән чаклары да, кышкы кара төндә бүреләр белән күзгә-күз очрашканнары да булды Равиләнең. ♦ Ул гынамы соң? Ә никадәр мораль җаваплылык. Кеше үзенең п иң газиз нәрсәсен — тормышын сиңа ышанып тапшыра. Саклап кала = алырсыңмы шуны? Утыз елдан артык эшли инде Равилә, үлем ди- < гән хакыйкатькә әле булса күнегә алмый. Бәхетсез очрак булган “ саен җаны тетри. Бәлки җиткәндер инде алар гаиләсенә, кызлары g башка төр профессия сайласа да ярыйдыр. Әйтик, менә музыка буен £ ча, укытучы булу да начар түгел... Ләкин Наилә дә, Адилә дә сүзләрендә нык тордылар, бу яктан * характерлары әниләренекенә охшый иде. Вагонда күбрәк яшьләр. Кайсылары Казан институтларының = беренче курсларына, кайсылары укуларын дәвам иттерергә баралар. ® Яшьләр тиз таныша, тиз аралаша. Бигрәк тә шаян холыклы, ачык < чырайлы, сүзчән Адилә кебек кызлар барында. Вятские Поляны станциясеннән кузгалып та җитмәделәр, алар тирәсендә шау-шулы s бер төркем оешып та алды. Ә Равиләнең күзләре тәрәзәдә. Вятка ф буенда күргән хозурыннан әле булса айный алмый иде ул. Әкрәм * белән Үринә аларны бик күп җирләргә йөрттеләр. Өр-яңадан төзел- “ гән җыйнак, яшел шәһәр Вятские Поляныга алып чыктылар, катер Ф белән Вяткада йөрделәр, урманга бардылар. Вятка суыдай саф. чиста 4 суны бер җирдә дә күргәне юк иде әле Равиләнең. Балыкларына хәтле күзгә күренеп йөзә. Елганың Вятские Поляны тирәсендәге кызыл балчыклы текә ярлары, яр өстендә үскән төз наратлары, шул наратлардан елга уртасына хәтле сузылып төшкән күләгәләр Себер елгаларын хәтерләтә иде. — Равилә Хәлиловна, әйтегез әле, галим булырга сез студент вакыттан ук әзерләндегезме? — дигән сорауга сискәнеп, Равилә тәрәзәдән күзен алды. Шелтә белән Адиләгә караган иде, ялгышканлыгын аңлады. Юк икән, алар авызыннан чыккан сүз түгел. Әти-әниләренең исеме белән мактанырга яратучылар түгел алар. Сары чәчле, озын муенлы, юка ирене өстенә нәзек кенә сары мыек җибәргән бу өгет үзе медицина институтынДа укый икән. Профессор Бурнашеваны 12 нче больницада практика үткән вакытында еш очрата торган булган. Егет үзе дә фәнни эш турында хыяллана булса кирәк. Озакмыни хәзерге яшьләргә. Институтны бетерүгә ординатура, аннан берәр темага диссертация... Карыйсың: ике-өч елдан докторантурага да үрмәли кешең. Бу егет тә галим булуның серләрен тиз генә белеп калырга уйлаган иде, ахры. Әмма профессорның җавабы аны канәгатьләндермәде, күрәсең, башкалар сөйләгез әле, сөйләгез дип, якынрак елыш канда, ул дәшмәде. — Студент вакытта мин фәнни эш белән шөгыльләнермен дип башыма да китерми идем. Хыялым гади врач булып кеше дәвалау булды. Соңыннан, бик күп еллар эшләү тәҗрибәмнән туды ул минем,— дигән иде аңа Равилә. — Дөрес, институтны бетергәч, хирургиядә калырга тәкъдим иткәннәр иде. Авылга җибәрүләрен сорадым. Хәзерге Саба районының Сауш дигән авылына участок больницасы мөдире итеп билгеләделәр. Ул вакытта авыл советы председателе Таһир дигән кеше иде, Закиров. Сугышлардан йөреп кайткан. Җаны тәне белән эшкә бирелгән кеше. Килгәндә шул Таһир абыйның үзенә тап булдым. Юл буе сөйләшеп бардык. Авылыбыз бик әйбәт, укымышлы кешеләр күп чыккан безнең авылдан, институтларда укыталар, дип мактап килде. Мактавының сәбәбен соңыннан белдем, китәр бу кыз, тормас безнең авылда дип курыккан икән председатель. «Ябык кына үзең, нәзек, озын. Тез астыңа төшеп торган ике кара толымың беләнме, җайлы гына сөйләшә белүең аркасындамы, күзләреңнән күренеп торган чаялыгыңнанмы — ошаттым мин сине ул вакытта, авылдан җибәрәсем килмәде»,— дип сөйләде Таһир абый, узган ел очрашкач. Саушка чакырып алганнар иде үземне. Күп сөйләвем белән яшьләрне туйдырдым, ахры, дип, Равилә туктап калды. Ләкин вагондагылар сөйләгез дә сөйләгез, дип кыстагач, үзе дә истәлекләргә бирелеп китте. — Мине авылда калмас бу дип уйлавына иң зур сәбәпне Таһир абый әйтми килгән икән. Үзем күргәч, исләрем-акылларым китте. Эшлисе больницаның больница дип әйтерлек җире юк икән бит. Таһир абый юата, эшне башлап кына җибәр, яңа больница салырбыз, барын да үз өстемә алам, ди. Кире кайтып китәргә намусым җитмәде. Күрәм, авылга медицина ярдәме бик кирәк. Халык йончыган, балалар шешенгән, эч китү, күз авыруы, шеш чыгу белән җәфаланалар. Сугыштан соңгы авыр еллар. Калырга булдым мин бу авылда. Группаның комсоргы булган кыз авырлыктан курыккан, качып кайткан дисәләр, гарьлегеңнән кая керергә белмәссең. Беренче эш итеп больница салу турында уйлый башладык. Колхоз председателе Борһан абый Шиһапов больница салу турында киңәшү өчен идарәнең махсус утырышын җыйды. Таһир абый белән дә күп тапкырлар утырып сөйләштек. Мин Казанга кайтып проектлар эшләтергә, министрлыкка кереп ярдәм сорарга тиеш булдым. Материаллар табу чарасын үзем генә ерып чыга алмаган булыр идем, әти, мәрхүм, ярдәм итте. Бердәнбер кызына бик тә булышасы килә иде шул. Безнең участокка унике авыл советы карый иде. Барысы да больница төзелешенә ярдәм итәргә тотындылар. Атын-кешесен бирәләр. Җиде ай дигәндә кечкенә генә пароход кебек бер йорт «салып кердек». Физиотерапия, теш кабинетлары, лаборатория бүлмәсе ачтык, реактивлар алдык. Ә больницаны ачкан көн үзе бер бәйрәм булды. Киенеп-ясанып, утызар чакрым җирдән килгәннәр иде. Соңыннан да врачка күренергә килгәннәр 30—40 кешедән ким булмый башлады. Ул елларлы трахома белән авыруларны дәваларга да, трактор астында калганнарга гипс салырга да, бала кабул итәргә дә үзебезгә туры килә иде. Равилә, әйтергәме, юкмы дигәндәй, бераз елмаеп торды да: — Хәтта бервакыт кодагый ролен үтәргә дә туры килде,— дип куйды. • — Спектакльдәме? — Юк, сәхнәдә түгел, тормышта. Бик ягымлы, бик тырыш сестрам бар иде. Мария исемле. Иван Иванович дигән укытучы белән яратышалар икән болар. Бервакытны, эштән кайтып өсне дә алыштырырга өлгермәгән идем, капка төбенә пар ат килеп туктады. Иван Иванович белән әтисе миннән кыз сорарга килгәннәр. Гаилә кору кебек эшләр әле башыма да кереп чыкмаган чагым, көләсем генә килә бит үзләреннән. Нигә миннән сорыйсыз, аның үз акылы үзендә бит, дим. Юк, ди Иван Ивановичның әтисе, без бөтен нәрсәнең тәртип белән булганын яратабыз. Мариянең әти-әнисе юк. Шулай булгач, син аның атасы урынында да, анасы урынында да. Ул синдә эшли бит, ди. Ни эшлисең, биреп җибәрергә туры килде бит кызны. Соңыннан туйларында булдым. Мендәр салган тарантаста алып киттеләр үземне, кодагый урынына түргә утырттылар. Авылларда врач врач кына түгел иде ул елларда. Ире эчсә дә, күршесе белән тиргәшсә дә, баласы сүз тыңламаса да, ярдәм сорап килә торганнар иде. Менә шушы тормышны галим булырга әзерләнү дип уйласаң, шулай әзерләндем инде мин. егетем. Соңгы сүзләрне Равилә, тынып калып, почмаккарак чигенеп утырган егеткә карап әйтте. Шуның белән сүз беткәндер дип уйлаган иде, тагын ялгышты. Профессорның күзенә керердәй булып тыңлаган бер кыз: — Саушка кайттым дип әйткән идегез, күңелле булгандыр, ә? — дип сорады. — Күңелле дә, моңсу да булды. Тормыш үзгәрә бит. Мине белгән кешеләр азаеп бара. Яшьрәкләр ишетү буенча гына беләләр. Таһир абый белән Борһан абыйлар исән әле. Барын да искә төшереп сөйләшеп утырдык. Без салган больница тузган инде, анда күптән эшләмиләр икән. Олы Нырсы дигән авылда ике катлы зур больница салып куйганнар. — Музейга куярга кирәк иде аның тегесен. — Музейга куярлык әйберләр күп инде ул безнең тормышта, һәркайсы үзенә бер истәлек саклый,— диде Равилә. Беренче сентябрь җәй көне кебек эссе, матур килде бу ел. Ак чәчәкләр кебек ак алъяпкычлы кызлар, җәй эчендә тартылып, үсеп киткән малайлар мәктәпкә киттеләр. Кулларына юка гына дәфтәр учлап тоткан студентлар институтларга килде. Дәфтәрне әле алар болай гына, кирәк булса-нитсә дип кенә алганнар. Торабара шартлап ярылырлык булып тулар әле аларның портфельләре, китапларны да кочак тутырып күтәреп йөрерләр. Белем алу энә белән кое казу дигәннәр бит борынгылар. Наилә белән Адилә дә бүген институтка җиңелчә генә барырга булдылар. Әниләре Равиләне больница машинасына утыртып артыннан кул болгап калдылар да, җитез-җитез атлап, трамвай тукталышына киттеләр.