Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Әнвәр Давыдов ТӨРЛЕ ЕЛЛАР АВАЗЫ Рәхәтләнү җыры Кояш иңде. Соңгы көлтәмне мин Җыйнак кына итеп будым да, Туры басып, иркен киерелеп, Тәннең талуларын кудым да, Камылларның кыштырдавын тыңлап, Төшеп киттем елга ягына. Җил-җил килә җиңел ал яулыгым, «Алып кит!» дип җилгә ялына. Чулт-чулт итеп чумдым дулкыннарга. Шундый җылы, шундый җиңел су, Чәчләремнән табаныма кадәр Сөеп кабул итте мине су. Бер чумамын төпкә, бер чыгамын, Чупыр-чупыр итеп коенам. Түшем белдн, шаян чуртан кебек, Чуар чуерташка сыенам. Шук балыклар белән ярышып-ярышып, Шундый рәхәтләнеп уйнадым, Айның калкуын да, миңа кызыгып Карап торуын да тоймадым. 1947 Никтер тыңламый башлады Йөрәгемне каләмем. Язарга утырамын да Кинәт туктап каламын Йөрәктә көчле ялкынын Дөрләтеп яндыра хис. Ә кәгазьдә кала бары Күптәнге учактан эз Йөрәк омтыла берәүгә Елый-елый сагына. 1 Шигырьләр шлгыАрьнен архивыннан алынып, беренче кабат басыла Ә каләм яза: «Яратам Сине дусларча гына». Әй, каләм, шаяртма алай, Уйнама син ут белән. Күп яза алмассың мондый Әдәпле саклык белән. Әдәп стенасын яндырып Йөрәктән ялкын чыгар, Шуңа сине манчыш кулым Күкләргә яшен сызар. 1053 Шигъриятемә Кичер мине, кичер, шигъриятем, Ташлап йөрдем сине ничә көн! Йөрәгемдә ялкын яна иде, Бу ялкынны, дидем, нишләтим? һәм теләдем аны сүндерергә Ачып ачы сулар торбасын... Ә син минем өйдә калтыранып, Шул ялкынны көтеп торгансың. Син көткәнсең, алырмын дип шуннан Яктылык һәм утлы җанлылык, Керер өчен кешеләр күкрәгенә, Дәртләндерә торган җан булып. Кичер мине! Шатлан, шагыйрь утын Сүндерерлек сулар юк икән, Тик син генә, аны үзеңә алып, Шагыйрь хәлен Җиңеләйтүче якын дус икән! 1957 Кешенең көчле вакыты — Тавышы галәм яңгырата. Бала күреп, үчлек белән Дәшмә, шагыйрь, син аңарга Мәхәббәтне ваклама син, Ялварттырып үбү-кочу. Сөйгән ярга багышлана Хәзер галәм ярып очу. Мондый сөю теләналмый Вак иркәләү сәдакасын. Сөйсәң, йөрәк тибүеңнән Чор адымын санатасың! 1963 Хәтерләмим кайдасын, Мин сине күргән идем. Охшап тулган айга син Төшкәме кергән идең — Яктырак булсын диеп Мин дивананың төне, Көне буе елмаеп * Йөресен диеп мине? Яки үтеп барганда Турымнан җиңел генә Кагылдыңмы син миңа Хуш исле җилең белән — Барсын әле бу диеп Исерепхыялланып һәм ерак киткәч кенә Карасын бер әйләнеп?.. Кайда соң? Ә, кайда соң , Мин сине күргән идем? Әллә син тал, мин синең Яфрагың үргән идем? Сине күрүем белән Уятты хәзер мине Әллә нинди таныш та, Серле дә хәбәр өне... 1964 Башны тагын минем кька Янып торган корыч кыршау. Тмрәякка кешеләр баса, Тора нәфрәт тулы гөр, шау: — Ул гаепле! Мең кат аны Җәзаларга, җәзаларга! Ник ул үз исмен атады «Данко юк» дип санаганда. Ник кабызды ул йөрәген, Басты безнең алга чыгып, Бирегез аңа кирәген, Китерегез тимер чыбык! Көче җитмәс авыр эшкә Ник алынган? Ник алынган Без бик тыныч торган төштә... Сук уңыннан, сул ягыннан! ... Мин, авырып, йомшап калсам. Башымда гел шундый гөр, шау. Кыса һаман, һаман кыса Янып торган корыч кыршау. 1966 Ак залларның рәхәт креслосы Кочагына моңсу сыенып Онытыла куңел... Дөрес бусы. Моңардан һич кемне тыю юк. Яңгырый анда сөю сагышлары. , Бу — искермәс тема, мәңгелек. Йөрәкләрнең янып кавышканы һәрчак яңа, яңа тәм кебек. Яңа сезон театр язулары Белән, Казан, сиңа көз керә. Тургайлары, бодай басулары... Акрынлап бу тема искерә. Әмма шушы чорда килә миңа Иҗатымның авыр газабы. Көз искерә торган шул темага, Ниндидер бер әйбер язасы — Кырны айкаган көчле давыл белән Кар бөртеге өчен кышкы дау; Игенченең иртә адымыннан Язгы юлда бозлар кыштырдау; Кыякларның яшел ефәк селкеп Кояшка дан җырлап үрелүе; Башакларның кояшта кызган күрке, Толымнарының саргылт үреме; Җәй моңнары — гобой уйнаган таң, Көндез —нечкә кыллы тугай-моң; Комбайннан ургып-ургып чыккан Алтын фанфарасы бодайның,— Бөтенесе сыйсын иде аңа! Утырганда ир иртән табынга, һәм эшлисе эшен уйлаганда Шул көч булсын эшче аңында. Станоклар җырласыннар шуны, Шул көй гүләп торсын реакторда, Операмы, симфонияме булып, Ишеген җимереп керсен театрга. һәм мәңгелек сөю темасы да һич оттырмас, тойса шушыны, Үбешүгә җәйге кояшның да Эсселеге килеп кушылыр. Кәбисә ел авыр кайный җирдә. Иордан чыга ярдан кан булып. Афиналар яна кара утта. Свастика куя кабынып. Тик менә мин, кырда йөрименме, Тыңлыймынмы җырлар ташкынын, Ниндидер бер яңа бәхеткәен Күкрәгемдә тоям халкымның. Кара алтын, алтын бодай белән Ил алдында йөзен аклыймы, Ленин биргән бөек идеягә Җир алдында сафлык саклыймы, Ул ниндидер яңа бер баскычта, Көче гүя эчтән яңара, һаман өскә, һаман югарыга Күтәрелү хисе аңарда. Тел бетә дип коты чыкканнарга Җавапмы бу, зарур законмы? Роберт, Ренат, Эльмиралар ятлый Туган телен Тукай халкының. Уйлар, сүзләр, көйләр көрәяләр. Тарихтагы эзләр барлана. Исемебезгә бизәк булып төшә һәр уңышыбыз беэнең, һәр яңа. Ә Җирдә бит авыр кәбисә ел. Бар өмете белән яшәүгә. Бөтен бер илләрне илтә янки Упкын ягына — җигеп мичәүгә. Үз илендә зур халыкны кырып Ташламакчы, кара тап кебек, Штатларының гранитын җебетеп, Кинг каны ага саркылып. Авыр кәбисә ел кайный җирдә. . Вьетнамда утта джунгли. Ә менә бездә яшел уҗымнарны Әкрен сыйпап язгы җил йөри. Кеше бәхетсезлеген күреп, үз бәхетенә Куанудамыни монда эш... Чынлап баксаң, болар икесе дә Бер бөтен шул эчтә — бер сагыш... 1968 Гөлшат Зәйнашева Иң МОҢЛЫ КӨЙ Бу дөньяда матур көйләр бик күп, Моңнарына хәйран калырлык, Сагышлардан өзгәләнгән чакта Йөрәгеңә дәва алырлык. Үз гомеремдә күпме җырлар, көйләр Отып алып җырлап йөрдем мин. Күпме җырны, көйне юлдаш итеп, Язмышыма алып кердем мин. Ә арадан берсен — гимныбызны Тыңлап туймам гомерем буена. Туган илем, туган телем кебек, Йөрәгемә якын тоела. Гимн минем күңелем бакчасына Иртүк сайрар кошлар шикелле, Бәхет, шатлык вәгъдә итә-итә, Шаулап керә шулай һәр көнне. Төн уртасы җиткәч, радио тагын Гимн уйнап тыныч төн тели. Гомер иткән илем — Ватанымның Иминлеген шулай билгели. Сабый чактан беләм, Гимн — илнең Бар кайгы-шатлыгын җыйнап — ул, Зур көрәштә бөек җиңүләргә Барды дошманнарны кыйнап — ул. Җиңү иртәсендә яңгырады Иң изге, иң бөек моң булып. Шул моңнан көч алып бүген дә ил 'Яши җиңүләргә омтылып. Булды шулай ерак чит илләргә Сәфәр чыккан чагым бик азга. Газаплана идем радиоалгычтан Гимныбызны эзләп мин анда. Табалмасам эфир дулкыныннан, Күзләремә яшьләр килеп, мин Әйтә идем: һәр көн тыңлар идем Кайтсам туган илгә диеп мин. Бу юлларны язып бетергәндә, Гимн уйный, төнге унике. Бар галәмгә җәя моң канатын Иң мөкатдәс, иң-иң матур көй. Җәеп мәгърур моң канатларыңны Яңгыра син мәңге, әй, Гимн!.. , Син яңгырасаң, димәк, Ватан имин, Дөнья имин, димәк, мин имин! Сандугачым-былбылым Җәйге таңда өздереп сандугач, Гел бер көй сайрый, диләр. Гел бер көй көйләп сайрый, диләр, Кунар талын гына сайлый, диләр. Гел бер көйгә сайрасын сандугач, Аны тыңлап кем туйган?! Гел бер илгә кайта ул туры, Шундый канатлар аңа кем куйган?! Сагынып кайта сандугачым-былбылым, Кайтыр юлын белә ул. Кайтып сайрый да йөрәк бәгърөн Канат-канат итеп телә ул! Туган илгә кайткач кына, диләр, Сандугач сайрый башлый. Китсәң ерак, син дә кайт, дустым, Сандугачләр кебек адашмый!.. Черек-черек-черуки Умлчмк монолвеы Каурый-каурый канат кош булсам да, Мин сандугач-былбыл түгелмен. Былбыл тавышы кебек тавышым да юк, Ә шулай да җырлый күңелем. Черек-черек-черуки, Менә шушы минем җыру-көй! Черек-черек-черуки, Менә шушы минем җыру-көй! Сандугач-былбыллар талга куна, Мин дә очып талга кунамын. Талдан талга кунып сайрасам да, Мин гапгади чыпчык кынамын. Мине мактап беркем җыр җырламый, Яннарында очып йөрсәм дә. Ләкин туган җирдән читкә китмим, Салкын кышта егылып үлсәм дә. Ill Барлык кошлар кебек таңнан торып, Мин дә үз җырымны таратам. Беләм, миңа синең исең китми, Ә мин сине, Кеше, яратам! Черек-черек-черуки, Менә шушы минем җыру-көй! Черек-черек-черуки, Менә шушы минем җыру-көй!.. Яшьлек хатирәңдә калырмын Йөрсәң Идел буйлап, Бергә чакны уйлап, Сагынып үткәннәрнең барсын да. Мин әверелеп ярсу дулкынга, Килеп баш иярмен каршыңда. Чыксаң язгы таңда Кырга, болыннарга һәм уйласаң минем турымда, Мин әверелеп тургай моңына, Түгелермен зәңгәр болынга. Кояш баеганда, Йолдыз кабынганда, Син мине оныткан минутта, Мин әверелеп шәфәкъ нурына, Югалырмын кереп болытка. Югалттым диярсең, Оныттым диярсең, Синнән шундый хәбәр алырмын. Мин әверелеп яшерен сагышка, Яшьлек хатирәңдә калырмын.