Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Гамил Афзал

Рухым Ераклардан килде ул, гасырлар түреннән, Риваятьләр, җырлар аһәңенә терәнгән, Елаган-көлгән, Җиңгән-җиңелгән, Алтын өмет дигән рухым минем. Сайрасын таллардан-талларга кунып. Шауласын таулардантауларга кунып, Таралсын үрләрдән-үрләргә күчеп. Тирбәлсен үләндәй — үзәндә үсеп, Сынмас, суынмас рухым минем! Камыштай чайкалсын Иделләр читендә, Җыр булып яңгырасын гармунлы кичендә, Төнлә дә төшемдә, Көндез дә исемдә Ләззәтле, газаплы бурычым минем. Еллар имин тора, сулышлар бик иркен, Газап чигеп йөрми илдә һич беркем, Тагын да шатлыклы килер бер көн әле,— Өмет белән яшә, үлмәс рухым минем! Иске бәет булып чормаларда яткан, Сөреп, чәчеп, урып, кара тиргә баткан, Тормыш арбасына нык җигелеп тарткан. Йөк атыдай чыдам тимер рухым минем. «Булмый» дигән эшне булдыра алган, Алданган чакта да һаман ышанган. Окопларда туңган, утларда янган, Кеше булып калган көчле рухым минем. Шаянлык та, моң да көмеш кылларында, Сайрашырбыз әле галәм юлларында, Соры тузаның да — мең кат сыналган җир. Мәңге көләч яшә, зирәк рухым минем!

Николай Алексеевич Некрасов

Йөз ел элек иҗат иткән шагыйрь. Чоры бүтән, проблемалар бүтән. Ул шау-шулар инде тынган күптән. Цензорларның каралары кипкән. Дошманнары һәм дуслары киткән. Чоры бүтән, проблемалар бүтән, Шагыйрьләрнең шигъри батырлыгы Югалмый да, онтылмый да икән. Көзге төндәй кара еллар аша Яңгырап килде аның намус җыры, Бабайлардан малайларга күчеп, Армый-талмый янган йөрәк нуры Кара еллар каралыгын тишеп, Карурманнар кебек еллар кичеп, Китаплардан китапларга күчеп, Күңел түрләренә үтте туры. Аждаһаның авызына кереп, Ул көрәшкән, җәүһәр кылыч тотып, Дар агачын күз алдында күреп, Көчле ерткычларның битен ертып. Кылыч йөзе — басып торган җире, Сүзе тере, дәлилләре тере, Сокланырлык кыю вөҗдан бит ул, Леп-леп итеп торган бер җан бит ул. Фикердәшләр китә бер-бер артлы, Көрәш хәтәр, әмма хыял якты. Кыю бара шагыйрь, горур атлый, Көрәш — газап, әмма җиңү татлы. Илһамчысы аның — халык исән, Хөр фикерле дөнья аның яклы. Киләчәк һәм халык хакы өчен Йөрәк канын сыгып еллар акты... Йолдыз тота, яшен ташы чөя, Йөзе серле, сүзе мәсхәрәле, Каргый-каргый илен-көнен сөя Иҗтимагый хаклык пәйгамбәре. Чәчәк илтә ак яулыкка төреп, Еллар авыр, югалтулар ачы. Ун гомерлек газап-шатлык күреп, Байрак тотып бара егылганчы. Йөз ел элек шагыйрь иҗат иткән, Заман бүтән, проблемалар бүтән, Асыл егетләрнең батырлыгы Югалмый да, онтылмый да икән. Үзе тере, геройлары тере, Тормыш шаулап ага бүтән эздән, Танымаслык хәзер туган җире... Батырлыклар көтә тормыш бездән. Биеклек Биеклеккә гашыйк минем күңел. Биеклектә гәүдә җиңел, сулыш җиңеп Биек таулар, биек йортлар, биек өянкеләр Биеклеккә омтылырга өйрәттеләр. Биектә очкан кошлар, Биектә йөзгән болытлар, Биеккә карап үскән чыршылар Бик бәхетле һәм серле кебек. Биеклек ул биек хисләр иле кебек. Биеклеккә гашыйк минем күңел. Биектә иркен, Биектә җиләс, Биектә якты, Биек күкләргә карап сулар акты, еллар акты, уйлар акты. Биеклек изге, биеклек яхшы. Биеклеккә гашыйк минем күңел. Биеклектә саф җилләр иссен, пакь җилләр иссен, Биеклектә бәйрәм. Биеклек ваклыктан өстен, мәкердән өстен. Биеклеккә гашыйк минем күңел... Борынгы Казан Казан тирәләре болын-болын, Озын җырлар җырланган урын. Энҗе генә калфак, кара толым Айга карап моңайган урын. Укалы да камзул, сәхтиян читек, Сөйгән ярсыз күңелләр китек. Казан тирәләре кара урман, Ешкынында аюлар йөргән. Сары камыш үскән серле Кабан, Суларында сусарлар йөзгән. Ай чайкала Итил өсләрендә, Айлы кичләр керә төшләремә. Агымсулар тирән, ярлар биек. Буең җитмәс язмышлар кебек. Бәрәкәтле тормыш бирсен диеп, Казан аскан бабайлар килеп. Ташлы ярда ташкын сулар күп, Ташка уелып калыр уйлар күп. Мәҗүси болгарларның Кояшны каршылау җырлары Ялан таулар түбәсеннән Ялтырап чыкты Тәңребез, Таулар аша, тенне куып, Таң китергән таң иребез. Илне иңләп, дулкын кагып, Агыл ята Итилебез, Ярларында бәхет табып, Гомер иткән Эт Иле без. Яшел урманнар өстеннән Яшәреп чыкты Тәңребез. Яшь үләндә көтү көтеп, Шат яшәргә өйрәнегез! Бәхет белән безнең алга Мәрхәмәтле Тәңре килә, Изге рухлы, якты алла, Гадел алла — Тәңре генә! Тигез тугайлар өстенә Тәгәрәп чыкты Тәңребез. Ышанабыз ил көченә, Өметле без, егәрле без. «Тынычлык һәм ирек» диеп Дога яздык әләмгә без. Куллар сузып, башны иеп, Таң алласын сәламләгез! Әшәке кешеләр була, Әшәке халык булмый; Әшәке тарихчы була, Әшәке тарих булмый. Шигырь укыдык без шаулап-гөрләп, Матур залда, ана телендә. Авыз чите белән көлемсерәп, Тукай торды сәхнә түрендә. — Сөям, — диде, — шигырь ярышларын, Ул ярышлар көрәш кебекләр. Сезме минем рухи варисларым, Бик юаш сез, чибәр егетләр... Җилләнә, тирбәлә урманда усак. Заман яхшы була без яхшы булсак, Якты язлар саен яңарып торсак, Җилләнә, тирбәлә урманда усак. Заман яман була без ишәк булсак, Кесә кушмый диеп намусны борсак, Каткан кануннарга ябышып торсак... Җилләнә, тирбәлә урманда усак. Ир-егеткәйләрнең йерәгендә Иярле ат торган пошкырып; Хәзерге ирләрнең йерәгендә Мотоцикл йери эш кырып Авылларга карый-карый узыл китам: Чияле Тау, Салкын Алан, Якты Чишмә... Валлаһи, дим, безнең халык шагыйрь икән, Тормышына ука чиккән, энҗе чиккән Үзе генә ни тора бер «Якты Чишмәң»! Сынадың, тормыш, сынадың; Кайларга сугылмадым, Урадым юллар, урадым, Сынмадым, сыгылмадым. Җан белән юллар яруда Ышаныч — терәк икән, Деньяны тотып барырга Кечлеләр кирәк икән.