НӘВОИ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Бөек фикер иясе, галим һәм шагыйрь Алишер Невой — үзбәк классик әдәбиятының иң зур һәм иң күренекле вәкиле. Үз иҗатында ул Көнчыгышның мәшһүр шагыйрьләре һәм үз* бәк поэзиясе осталарының традицияләрен дәвам иттерә. Аның тирән фикерле һәм кешелекле сәнгате шул чорда ук индө Якын һәм Урта Көнчыгыш шагыйрьләренең игътибарына һәм ихтирамына лаек була. Әзер- бәйҗан халкының даһи шагыйре Фозули, казакъ әдәбиятына нигез салган бөек Абай, төркмән классигы Мәхтүмкүяи, татарның күренекле әдипләре Мөхәммәдьяр, Каюм Насыйри һәм башкалар Нәаои иҗатын, аның фәлсәфи карашларын зур кызыксыну белән өйрәнгәннәр, Үзбәк шагыйренең газәлләре, дастаннары, башка төрки халыклар белен беррәттән, татарлар арасында да киң танылган. Бу хакта сүз чыккач, күренекле галим, филология фәннәре докторы Мансур Хәсәмоа болай дигән иде: «Үзбәк әдәбиятының зур тарихы гасырлар тирәнлегенә тоташа. Шушы бай әдәбиятның даһи классигы Алишер Нәвоиның иҗаты, бигрәк тә аның «Фәрһад вә Ширин» дастаны татар поэзиясе үсешенә гаять зур тәэсир ясады. Татар әдәбияты классикларыннан Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһи- мов һәм башка әдипләребез Нәвоиның поэтик сәнгатенә һәм прогрессив карашларына югары бәя бирделәр». Татар һәм үзбәк әдәбиятлары арасындагы тарихи бәйләнешләрне өйрәнү шундый бер нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә: Нәвоиның гаҗәеп нәфис һәм сәнгатьчә камил әсәрләре төрле чорларда яшәгән татар шагыйрьләрен сокландырган, дулкынландырган, алар өчен хис һәм фикер чишмәсе булган. «Нәвои вафат булганнан соң кырык ел үткәч туып-үскән татар шагыйре Мөхәммәдьярның иҗаты күп яктан аның иҗатына аһәңдәш», — ди татар галиме Шакир Абилов. Үзбәк лирикасын яңа биеклекләргә күтәргән Алишер Нәвои татар әдәбиятына үзенең күләмле әсәрләре белән килеп керә. Аның мәхәббәт, тугрылык, гаделлек турындагы шигырьләре дә татар укымышлылары- ның күңеленә хуш киле. Мәсәлән, шагыйрь Мөхәммәдьяр бөек фикер иясенең аеруча гуманистик карашларын якын күрә. Мөхәммәдьяр гадел җәмгыять турында хыяллана, туган халкының газаплы тормышта яшәвенә көенә. Аның күңелендә җәмгыятьне яхшырту — төзәтү, кешеләрне бәхетле итү теләге дөрли Гуманист җанлы шагыйрь игелеклелекме, гаделлекне, хаклыкны яклый, ятшы кешеләрне мактап җырлый. «Нуры содур» («Күңелләр нуры») поэмасына гына күз салыйк. Әсәрде йөкче образы сурәтләнә. Ул урманнан утын ташый, шуны базарда сатып, гаиләсен туйдырырлык ризык таба Беркөнне базардан кайтып килгәндә, аңа юл буенда ызгышып торучы ике кеше очрый. «Нигә тагышасыз?» дип сорый утынчы. Тегеләрнең бер- се*ачу# белен: «Менә бу егет мина ике сум бурычым түләргә тиеш», дип җавап бире. Йомшак күңелле утынчы, кесәсендәге бар акчасын чыгарып, бурычлы егетне кыйна- луданҗәберләнүдән аралап ала. Икенче таптыр ул базарда бер ярлының балык сатып утыруын күрә. Балыгын берәү дә алмый икән моның. Утынчы аңа да шәфкать күрсәтә — бар акчасын биреп, балыкны ала. Өйгә кайтып, балыкны чистартырга керешсә, ни күрсен: балык эченнән йөз меңлек алтын чыга! Утынчы бу зур байлыкка карый да нәтиҗә ясый: «Бичараларга ярдәм итсәң, хезмәтең заяга китми икән». Шундый ук гуманистик фикерләр, идеяләр Нәвои әсәрләрендә чагыла. «Адәм беркөн, гомере бетеп, күзләрен йомар, ләкин яхшылык кылган кешенең исеме мәңгегә истә кала», — дип яза шагыйрь. Ул хаклык сөюче, игелекле, гадел кешеләрне мак Б тый. Аның туган халкына, Ватанга мәхәббәте чиксез. Новой әсәрләре шундый олы хисләр, гуманизм рухы белән өртелгән. Нәвоиның «Искәндәр дивары» дастанындагы Искәндәр белән Мөхәммәдьярның «1өхфәи Мәрдән» поэмасындагы Искәндәр образы арасында да охшашлык зур. Алар икесе дә илйорт иминлеге һәм тынычлыгы өчен көрәшчеләр итеп тасвирлана. Новой һәм Мөхәммәдьяр иҗат иткән чор, алар яшәгән мөхит үтә каршылыклы һәм караңгы була. Анда хаксызлык, өстен сыйныфларның золымы хакимлек иткән. Хезмәт халкы ач-ялангач яши, мәгърифәт эшлежле- ләре кимсетелгәнхурланган була. Ә залимнар, изүчеләр рәхәттә йөзә. Алдынгы карашлы, кешелекле шагыйрь Новой залимнәрне тәнкыйтьли. Әлбәттә, үзе яшәгән феодаль җәмгыятьнең иҗтимагый һәм экономик нигезләрен тәнкыйть итү дәрәҗәсенә үк күтәрелә алмый әле ул. Бу җәмгыятьне төзәтергә, андагы гаделсезлек- ләрне бетерергә, каршылыкларны юк итәргә мөмкин дип ышана шагыйрь. Аның «Кешеләрнең холык-фигылен яхшырту, хәкүмият башында гадел патшаның утыруы кирәк» дигән сүзләре әнә шуны раслый. Нәвои уенча, патшалар һәм аның түрәләре яхшы да, яман да булырга мөмкин. Шуннан чыгып, ул «гадел» патшаларны мактый, тохеттә .шундыйлар утыруын тели. Шагыйрьнең бу фикере «Хәйрат-әл-Әбрар» дастанында аеруча ачык гәүдәләнә. Шундый ук идеяләрне без Мөхәммәдьяр әсәрләрендә дә очратабыз. Ул да «җиһан кешеләргә тыныч яшәү урыны булсын» ди бит. Шагыйрь халыкның рәхәт тормышта яшовсн үз күзләре белән күрергә тели Кем кулындии килгоничо кыйл яхшылык. Сәна бер кий тәкый килгәй яхшылык Сон яхшылык кыйл. яхшылыкта бар н*>а . Ком иманлык кыйлса, ул твбкай Ж»ха. Шагыйрьнең туры сүэяелек турында азганнарыннан бер мисалга күз салыйк: Кеши ялган сүзднн танма» н.хат ‘ Тугри сүэ белой табар даем пожат. Күрүебезчә. Мөхәммәдьярның шигырьдәге теләк-омтылышлары Нәвоиның хыялы һәм фикерләре белән аваздаш. Алар икесе до гуманизм һәм игелеклелек идеяләрен яклап чыгыш ясыйлар. Биредә тагын шунысын әйтик. Нәвоиның татар шагыйренә йогынтысы форма яки тематика ягыннан түгел, бәлки әсәрләрнең нигез идеясе һом эчтәлеге җәһәтеннән билгеләнә Мехәм- ' Мэ 1 а — файла 'Нажат — КОТЫЛУ мәдъяр, Нәвоиның иҗат тәҗрибәсен өйрәнеп, мөстәкыйль әсәрләр тудырган зур шагыйрь. Күп кенә башка татар язучылары да бөек фикер иясе булган Нәвоиның гуманистик һәм мәгърифәтчелек идеяләре белән илһамланганнар. Нәкъ менә шушы җәһәттән алар бертберләре белән янәшә торалар. Әйтик, Утыз Имәни күп еллар Урта Азиядә яшәгән һәм үзбәк шагыйренең әсәрләрен яхшы белгән. Ул да. Нәвои кебек үк, кешеләрне гыйлем алырга, мәгърифәтле, тәрбияле булырга өнди. «Егет булсаң егетлек күргәз илгә, мәхәббәтлек путасын багла билгә», — ди Утыз Имәни. Нәвои да «кеше үз гомерен берәр файдалы эшкә багышларга тиеш» дип яза. Ислам дөньясында хатын-кыз шәригать кануннары тарафыннан кимсетелгән, кыерсытылган иде. Алармың әриүле язмышы Нәвоины уйландыра, сагышка сала. Шагыйрь хатын-кызны якларга омтыла, әсәрләрендә аларның гүзәл образларын тудыра. Бу яктан «Фәрһад вә Ширин». «Ләйлә әо Мәҗнүн» дастаннары аеруча зур игътибарга лаеклы. Гүэөялек һәм мәхәббәт җырчысы Габделҗәббар Кандалый да хатын-кызга шундый ук гуманлы карашта була. Ул гади авыл кызының матурлыгын җырлый. Әмма әле татар хатынкызларының газаплы язмыштан котылу юлын күрми. Кешечә яшәү өчен укымышлы иргә чыгарга кирәк — шагыйрьнең бердәнбер киңәше шул. Эш эшлоп унике аек. гомер буең, кышын жоен. Сызып бетеп йврәк маен, каның ла калмый кашыкка. Кыекча башына чорнап, урырсың лабаса жырлап. Кулың, битең камыл тырнап, кмыкып билчәя ашлыкка. . Мажнк ир бу.ка юлдашың, күтеңдян китмorой яшең. Гакыл житной, ааат башың үтең салдың ла коллыкка. Әгәр до муллага барсаң, вииең урының булыр TYWW. Күреп доньяда күп файда кыямәттә ки һаы гүрдв Торып яхшы гүрәичәдә. тәмам гомерең буенча ла Саешмәкгә. уенчада, пошына белмәссең бер дә . Җыеп әйткәндә. А Новой да, Г Кандалый да. Мөхәжмәдъяр да үз чорларының социаль каршылыгын аңлап җитмиләр. Үгет- нәсихәт. мәгърифәт юлы белән кешеләрне бәхеткә илтергә мөмкин дигән ялгыш карашта торалар Ләкин аларның көчле ягы шунда, шагыйрьләр төрки хатын-кызларының гаҗәеп матур һәм кешелекле образларын иҗат иттеләр. Без биредә иң элак Нәвоиның «Фәрһад вә Ширин.. «Лайла әә Мәҗнүн» Кандалыйның «Сәхибҗамап» поэмаларын күздә тотабыз. Татар шагыйре Шәмсетдин Зәки (1825— 1865) дә Көнчыгышның шигъри остазлары Хафиз, Низами, Фозули, Һәвои иҗатлары белән якыннан таныш була. Аның лирикасында чагылган гуманистик карашлар Нәвои фикерләре белән аеруча аваздаш. Ш. Зәки тормышка зур мәхәббәт белән карый, кешеләрне гадел, юмарт, игелекле булырга өнди. Болар — Нәвои лирикасының да төп мотивлары. Күпләгән тарихи-әдәби фактларга таянып, без шуны әйтә алабыз: татар халкының күренекле галимнәре һәм әдипләре, шул исәптән Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Галимҗан Ибраһимов һәм башкалар Нәвои иҗатына зур хөрмәт белән караганнар һәм аны гаять югары бәяләгәннәр. Мәсәлән, Г. Ибраһимов Урта Азия халыклары мәдәниятенең татарлар һәм башка төрки халыкларга үзбәк әдәбияты аркылы үтеп керүен һәм аларга йогынты ясавын билгеләп үтә. Шул әдәбиятның алтын дәверендә җитлеккән шагыйрьләрдән Нәвои кебекләр Төркстанда ничаклы кадерле булса, Идел буенда да шундый ук кадерле иде, дип яза татар әдәбияты классигы. Тугандаш татар халкының бөең мәгърифәтче галиме Каюм Насыйри да, Россия һәм Европа мәдәниятләреннән үрнәк алу белән бер үк вакытта. Урта Азия халыклары классик әдәбиятларын өйрәнүгә зур әһәмият бирә. Нәвои әсәрләре белән дә К. Насыйри якыннан таныш булган. Үзбәк шагыйренең туган халкына мәхәббәте, гаделлеккә, хаклыкка омтылышы галимне тирәнтен дулкынландыра һәм ул рухланып үзе дә туган халкына шушы идеяләрне җиткерергә тырыша. «Кырык бакча», «Фәвакиһел җөләса...», «Әбүгалисина» һәм башка әсәрләр безгә шул хакта сөйлиләр. Бөек мәгърифәтченең күләмле әсәрләреннән берсе «Фәвакиһел җөләса» 1884 елда Казанда басыла. Ул кырык бүлекчәдән тора, бүлекчәләрнең һәркайсы аерым темага багышланган. Насыйри бу әсәрдә иҗтимагый, фәлсәфи һәм әхлакый пррблемаларны күтәрә. Нәкъ шул ук мәсьәләләр Нәвоиның «Хәйрат-әлӘбрар», «Искәндәр дивары» кебек әсәрләрендә дә киң яктыртылган. К. Насыйри үзбәк шагыйренең кайбер фикерләрен турыдан-туры тәрҗемә итеп тә бирә. Мәсәлән, «Фәвакиһел җөләса»дәге бер парча Нәвоидан күчерелгән: ■Иген игүче орлык сачар, җир ертып ризык юлын ачар... Дөньяның төзеклеге алар- дан, галәм халкының шатлыгы алардан (ягъни игенчеләрдән — Л. М.). Чәчкән орлык үсеп ындырга килгәнче, адәм кулына кергәнче корткош аннан өлешле. Сәхра йөзе аның белән матур... Тургайлар аның белән шат, уракчыга аннан ризык. Бай, фәкыйрь— барысы да шуннан тук, патшаларга ризык шуннан ук... Патшалар хәзинәсе — игенче кече, байлар байлыгы — игенче кече. Мәмләкәт тоткасы — игенчедер...» Каюм Насыйриның XIX гасыр азакларында язган әсәрләренә игътибар итсәк, без аларда Нәвои иҗатына хас сыйфатларны — ватанпәрвәрлек һәм гуманлык идеяләрен, аның эстетик принципларын күрербез. Нәвои кебек үк, К. Насыйри да батырлык-егетлек. игелеклелек һәм кешелеклелекне, мәхәббәт һәм тугрылык кебек яхшы сыйфатларны мактый, юмартлыкны, гыйлемгә омтылышны, намуслылыкны яклый, ялганчыларга, халыкны җәберләүчеләргә каршы сүз әйтә. Бу фикерләрнең кайберләре укучыга Нәвои әсәрләреннән алынган тәрҗемәләр белән җиткерелә. Татар вакытлы матбугаты битләрендә дә төрле елларда Алишер Нәвои турында хезмәтләр, мәкаләләр шактый күп басылган. Заманында «Шура» журналында «күренекле кешеләр һәм олуг вакыйгалар» рубрикасында А. Нәвои турында күләмле мәкалә басылып чыга. Анда үзбәк халкының даһи улы шагыйрь буларак кына түгел, бәлки зур галим, философ һәм фикер иясе итеп тә олылана. Укучыга аның зур дәүләт эшлеклесе булуы, туган халкын чиксез яраткан бөек шәхес икәнлеге әйтелә. Нәвои әсәрләренең тел байлыгы, сәнгатьчә матурлыгы, үзенчәлекләре ачыла. Гомумән, тугандаш татар халкының галимнәре һәм әдипләре Нәвоины һәр вакыт чын күңелдән олылап килделәр һәм киләләр. Бу сыйфат татар әдәбияты һәм культурасының элек-электән дәвам иткән матур бер традициясе. Әле революциягә кадәр үк, Хәсән бине мулла Мөхәммәт Габәши тарафыннан Оренбургта нәшер ителгән «Төрки кавеме тарихы» дигән китапта Нәвои турында да кызыклы гына мәгълүматлар бирелгән. 1912 елда шул ук шәһәрдә Җамал Вәлиди «Татар әдәбиятының барышы» исемле китабын бастырып чыгара. Анда Алишер Нәвоиның бөек шагыйрь булуы ассызыклап күрсәтелә. 1915 елда Казанда басылып чыккан икенче бер китапта Нәвои әсәрләренең төрле телләрдә Париж, Истамбул һәм Ташкент шәһәрләрендә басылуы хәбәр ителә. Татар әдипләре һәм фән әһелләре Нәвоины зур философ буларак та югары бәялиләр. Алар аның поэтик әсәрләрен дә. фәлсәфи карашларын да бөтен тирәнлегендә аңлыйлар һәм аларны яклыйлар, үстерәләр. дәвам иттерәләр. Нәвоига булган мондый якын мөнәсәбәт, безгә калса, табигый жәл Чөнки үзбәк һәм татар халыкларының тарихы да, язуы да, тормыш шартлары да. гореф-гадәтләре дә, телләре дә бер-беренә элек-электән бик якын тора. Үзбәк халкына аң-белем биргән беренче мөгаллим- нәребезнең күбесе татарлар булуын да искә алсак, бу ике халыкның тарихи бердәмлеге гаять зур булуын күрербез, Шагыйрьнең гуманистик карашлары да тугандаш халыкның рухына бик туры килә. Шундый шартларда Нәвоиның татар халкы арасында популяр шагыйрь булуы бер дә гаҗәп түгел. «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Фәрһад вә Ширин» кебек поэмаларның татар халкы арасында киң таралуын беренче чиратта әлеге якынлык, кардәшлек белән аңлатырга кирәктер. Фольклор экспедицияләре вакытында Татарстан авылларында Нәвои һәм башка үзбәк шагыйрьләренең әсәрләреннән күчерелгән кулъязмалар әле дә табылып тора икән — бу инде шушы фикерне куәтли торган факт. Мәгълүм булганча, соңгы елларда Татарстанда үзбәк халкының даһи улы Алишер Нәвоиның иҗатын өйрәнүгә игътибар тагын да көчәйде. Шагыйрьнең тууына 525 ел тулу уңае белән, мәсәлән. СССР Фәннәр академиясенең Г Ибраһимов исемендәге Казан тел, әдәбият һәм тарих институтында тантаналы кичә үткәрелде. Анда институтның өлкән фәнни сотруднигы Шакир Абилов бөек үзбәк шагыйренең тормышы һәм иҗат юлы турында доклад сөйләде. Докладта Алишер Нәвоиның татар әдәбиятына йогынтысы һәм шушы тәэсир нәтиҗәсендә туган традицияләрнең үсеше хакында да әйтелде Институтта Нәвои китапларыннан һәм аның әсәрләре күчерелгән күлъязма табылдыклардан күргәзмә оештырылган иде. Шул елны ук «Казан утлары» журналында күренекле шагыйрь Әхмәт Исхак тәрҗемәсендә Нәвоиның лирик шигырьләре басылды. Болар барысы да бөек үзбәк шагыйре Алишер Нәвоиның үлемсез иҗатына тугандаш татар халкының ихтирамын һәм олы мәхәббәтен чагылдыра. Үэбәкстанның әдәбият һәм сәнгать әһелләре моңа чын күңелдән куаналар