МӘСКӘҮ, ТОКИО, НЬЮ-ЙЮРК
Инде хәбәр*ителгәнчә, <Казан утлары» журналы редакциясе 1977 ел башыннан КПССның XXV съезды билгеләгән унынчы бишьеллыкны үтәүдә замандашыбызның хезмәт батырлыгын, рухи дөньясының зурлыгын, тормышта, эштә һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә чагылган яңа сыйфатларын күпьяклы һәм күп бизәкле итеп чагылдырган яңа хикәяләргә конкурс игълан иткән иде. Журналыбызның бу саныннан без әнә шул хикәяләрне бирә башлыйбыз. Конкурска әсәрләр 1978 елның азагына кадәр кабул ителә. 1979 ел башында жюри аның йомгагын ясаячак. Иң яхшы хикәяләр өчен 1 беренче (150 сум). 2 икенче (100 әр сум). 3 өченче (75 эр сум) бүләк билгеләнде.
Мин туганнан бирле Идел өсте кырык кабат боз белән капланган. Кырык кабат ачылган. Бу күп түгел. Аз да түгел. Кырык яшь — кеше гомеренең башы булырга, уртасы булырга, ахыры булырга да мөмкин... Мин гомернең кай җирендә икән? » Идел ярында йөрүче бу ир башына мондый сорау иртәрәк килде кебек. Ул бит әле күптән түгел генә авыл мәктәбендә укый иде. Мәктәп бакчасына караган тәрәз янындагы глобусны өйрәнә торгач, аңарда җиңел генә әйләнгән бу дөньяның төрле илләрен, төрле шәһәрләрен күрү теләге туды. Әйтик, Мәскәү, Токио, Нью-Йорк — ул күрәсе шәһәрләр; Италия. Франция, Төркия, Кытай — ул һичшиксез күрергә тиеш илләр рәтендә. «Шуларны да күрмәсәң, җирдә яшәвеңә һәм бу җирнең зурлыгына ничек инанмак кирәк?!» Ул коенып-чумып карамаса, каршыдагы елганың барлыгын да, авылда кайсыдыр малайның үзеннән көчлерәк булуына да, үзен бер тотып кыйнамаса, аның көченә дә ышанмый торган малай иде. Әле кыйнаса да, ышандырырлык итеп кыйный аламы, юкмы?! Күрәсең шундый куәтен файдаланырга кулай урын эзләптер, җиде класс белем алганнан соң, шәһәргә барып, авыл хуҗалыгы училищесына укырга керде. Ә ике елдан... Туган авыл мәктәбендәге глобусны ин- ^е аңардан башка әйләндерәләр. Татарстан ансыз әйләнә, ә ул Омск шәһәреннән Елтай совхозына ДТ-54 тракторы алып кайта иде. Дөресрәге, бер тракторда алар икәү: ул арыгач, аны якташы Мәгамбәр алыштыра. Юлда йомшап калуын, аркасы-биле сызлавын сиздермичә генә ♦ хәзер ул урынын Мәгамбәргә бирәчәк. Мәгамбәр елмаер: — Нәрсә, арыттымы? — дияр... «Бу ничек арымый икән?... Алдагы тракторга хәтле араны да с тигез тота. Тизлекне җиңел алыштыра. Җырлап кайта. Әйе, миннән § көчле бу» дип уйлый ул әлегә ял итеп утырган Мәгамбәр хакында. = Җитмәсә, шул уе белән мавыгып, алдагы тракторның туктаганын о шәйләп өлгерми һәм аңа бәрелә язып кала. Яңа тракторларны сов- S хозга кайтарып җиткерүдә җаваплы Князев ашыгып кабина кырые- ° на килеп баса, ике йодрыгын да югары күтәреп, яный: — Маңгаеңдагы шарларың нәрсә карый?! Трактор өстенә менә- * сең бит!.. Мин сине!.. — ди, сүгенә. Сүзләре аңлашыла, төнге юлга 2 трактордан төшкән ут яктысында озын гәүдәсе чайкала, ачулы йөзе генә ачык күренми. ♦ ♦Әһә, тагын миннән көчле берәү табылырга маташа?! Беләм ин ® де, беләм, Князев, син хаклы. Шулай булгач, сиңа җавап биреп г булмый... Атам мин сине, ди бит. Әллә чынлап та ата торган берәр - нәрсәсе бармы? Андый нәрсәне безгә дә табарга кирәк түгелме?» 4 дип уйлый гаепле малай. Совхозга кайткач, башта чәчкечләр рәтләү эше белән шөгыльлә- Z нергә туры килде. Берничә көннән соң аны тәгәрмәчле трактор рәт- г ләп-җыеп маташкан малайларга куштылар. Монда эш җитдирәк у һәм күңеллерәк иде. Ләкин бетте генә дигәндә көтелмәгән хәл килеп п чыкты. Тракторның моторы кыза, радиаторда су кайный. Малайлар £ ярты көн буе эзләнеп, тракторны йөз кабызып, йөз сүндереп җәфа э ланган бер мәлдә, алар янына әлеге Князев килеп чыкты. Елтайда “• икенче ел эшләгән тракторчы мотор ник кызганын гаять ансат ачыклады. Малайлар суыткыч винтны кире ягы белән куйганнар икән. Шулай итеп винт суык һаваны суырмый, ә мотордан радиаторга кайнар һава куа икән. — Менә сиңа, белгечләр?! Тракторист-машинистлар! Сез радиаторга бензин салмадыгызмы икән әле?! — дип шаяртты Князев. Ул көнне тракторчылар рәхәтләнеп бер көлештеләр. Хыял юлын Ныо-Йорк урамнары аша сузган малай тиздән Елтай совхозыннан утыз чакрым читтә ♦Г» хәрефенә охшатып куелган өч вагонның берсендә тора, авыр итекләре белән каты басып Каза- гыстан җирләрендә йөри башлый. Дөрес, башта төнге далада тракторы сүнгәч, кабинадан төшәргә, кече моторны кабызырга куркып торган чаклары да булды. Бигрәк караңгы: төшәрсең дә бер уч туфрак кебек югалырсың сыман. Аннан — сау бул, илле йортлы туган авыл, якты мәктәп, сау бул, зәңгәрле-сарылы глобус, сау бул, Мәскәү, Италия, Франция... Валлаһи, шулай: әйтсәң кеше көләр, ләкин куркыта... Трактор гөрләп торганда — төнлә аеруча ачык гөрли — җылы кабинада җан тыныч була. Ә хәзер... Ул папирос капты... Шырпы сызды, кабызды. Папирос белән икәү булгач, куркыныч кими. Йом шак буразнага аягы тигәч, ниндидер яңа планетага баскан кебек булды. Гәүдә үз авырлыгын дөрес тоймый сыман... Менә кече мотор... Ул шнурны тарта, нигәдер кул калтырый... Тагы тарта... Ка бынды... Зур мотор шаулап эшкә тотынгач, күңелдә шом бетте. ♦Рәхәт икән җирдә яшәү!» Ул чылбыр өстенә басып кабинага керде. Кузгалды, фаралар яктырды. «Ур-а-а! Яшәү дәвам итә. Теләкләр элекке! Алда Мәскәү, Токио, Нью-Йорк...» Инде ул төнлә дала өстенә төшәргә, буразнаны карарга, сабан тирәнлеген көйләргә дә курыкмый, бу мәсьәләдә аның күңеле тыныч. «Ләкин дөньяда кешенең тынычлыгы бер генә мәсьәлә белән чикләнер микән?» Ул моны да кырда, мәшәкатьле беренче атналарда, таң алдыннан аңлады. Талчыккан тәнгә, нәкъ әнә шул тынычлыгы аша, трактор гөрләве тигез генә үтте-үтте дә, керфекләргә, колак яфракларына эленеп, туган йорттагы таныш капка шыгырдавына әйләнде, аннан капкага ук әверелде. Капканы җылы җил ачты... «Әнкәй каядыр киткән. Капкасын да элмичә калдырган, суга гына чыккандыр, тиз кайтыр», — дип уйлады ул... Ишегалдына узды. Баз куышына таба барды, монда калкулык. Калкулыктан күршеләрнең бакчалары күренә. Әнә биек читән аша Гайшә апалар йорты. Гайшә апаның кече кызы Фатыйма ишегалдында күлмәген сала, өстенә чиләк белән су коя. Чиләген читкә куя да башын югары күтәреп, зәңгәр күккә карый. Чәчләре озын. Гайшә апа зәңгәр капкачлы тәрәзәдән башын тыгып, кызын ачулана башлый: — Ыштаныңны ки, оятсыз, тизрәк ки. Әнә күрше кайткан, сиңа карап тора бит. — Фатыйма тиз генә ак штанын кия. Мунча кырыендагы алабуталыкта ике әтәч сугыша. Арыда, елганың теге ягында, мордвалар яши торган Пүләй авылы күренә. Аннан ары — шәһәр. Әллә ул Куйбышев шәһәре, әллә Петропавловск, әллә Омск? Әллә инде Мәскәүме? Токиомы? Нью-Йоркмы? Шунысын ачык белеп булмый... Әтәчләр сугыша да сугыша, кикрикләре кып-кызыл... Башы бәрелеп, йокысы качкан тракторчы бөтен көче белән педальләргә басты, рычагларны артка тартты. Кинәт ике әтәч бер тракторга әйләнде. Трактор туктады. «Төшәргә, кая килеп чыкканны ачыкларга кирәк», — дип уйлады тракторчы бераз аптырап урынында утырганнан соң. Тракторыннан төшү белән ул әле генә үзе тырмалап йөргән басу ягына барырга ниятләде, ләкин кайсы якка?.. Трактор чирәм өстендә, дөресрәге, күптән казакълар яшәгән һәм күптән хуҗалары ташлап киткән мәйданда тора. «Чамалап кара менә, тракторың кая борылган да ничегрәк бирегә килеп чыккан. Тырмалап йөргән җирең кая?» Тырмалар үлән арасында шактый шуганга чистарып калган. Еракта, малайларның дала өстендә яктырып көйрәгән гомерләре булып, трактор утлары күренә. Әйтерсең бу төндә алар бөтенесе адашкан һәм совхозның бригадаларын, барлык кырларын бергә бутап, тәртипсез рәвештә хәрәкәт итәләр. «Узган эзеңә кабат төшәр өчен хәзер әүлия булырга тиешсең», — дип уйлады тракторчы. Сәгатенә карап куйды: — Тракторны тигезлеккә тарттырырга да, азрак йоклап алырга кирәк. Юкса, хәвефкә юлыгуың мөмкин. Ул уянганда Күкчәтау өлкәсе яктыра, трактор каршында куе- яшел тигезлек, уйдык-уйдык чәнечке үләннәре, аннан ары еракларга җәелеп Тозлыкүл башлана иде. Тракторчы, йомшак үлән өстенә баскан килеш, кайчандыр бу үләндә аунашып үскән казакъ малайлары турында уйланып торды: — Хәзер алар кайда икән? Мөгаен. Алма-Атада яшиләрдер. — ... Елтайда хисапчы абзый бар бит әле. Бервакыт ул: «Минем бабам казакъ, әбием казакъ, үзем казакъ, хатыным казакъ. Килгән кешеләрне казакъ итеп тәрбияләү өчен мин биредә калдым. Эшне үземнең балалардан башладым, нәтиҗәсе ничек булыр?» — дип шаярткан иде. Бәлки аның атасы да шушында тугандыр? Бу мәлдә трактор да нәкъ үзенең хуҗасы кебек нидер уйлап тора иде бугай. Тракторчы чылбырларга карады: «Бераз тарттырасы бар, бушаганнар икән», дип уйлады ул. Аннан радиаторга, янган газлар чыгып торган торбага күз төшерде... Алгы тәрәзәгә карап торды. Ә трактор аңа карый кебек. Ул тракторга. — Менә шулай инде. Без — машиналар. Барабыз да барабыз... Безнең юл — алга! — диде трактор. — Алай ук барырга ярамый. Бәлки алда арып ауган кеше ятар? — диде тракторчы. * — Барабыз, безгә барыбер! — диде трактор. J — Бәлки алда авырып ауган кеше ятар?! — Барабыз, безгә барыбер! — Бәлки ул акыллы дәүләт эшлеклесе булыр?’. — Барабыз, безгә барыбер! — Бәлки ул дөньядагы барлык дәүләтләргә кирәк кеше булыр?! ° — Барабыз, безгә барыбер! — Бәлки ул тракторчы булыр?! •" — Барабыз, безгә барыбер! £ — Алай ук барырга ярамый шул, дустым. Бәлки алда астын- * өскә килерлек упкын булыр?! — диде тракторчы. — Барабыз, безгә барыбер! Без көчле, без тимер, — диде трактор. . — Шулай шул. Сез тимер! — Тимергә барыбер! — диде трактор. — Ә без кешеләр, безгә барыбер түгел, кая барганны уйлап бара х быз... Без нечкә күңелле, йомшак -күңелле, — диде тракторчы. — Сез дә каты булырсыз әле, бездән сезгә катылык йога! — диде < трактор. — Юк, без каты булмабыз! — Балаларыгыз каты булыр! х — Балаларыбыз да каты булмас! t — Балаларыгызның балалары каты булы$! — Юк-юк, кешенең йөрәге бар, күңеле бар. Кеше күңеле һәр- £ вакыт сизгер һәм йомшак булып калачак! — диде тракторчы. — Безнең йөрәк юк, без тимер. Ә тимер бүтәннәргә йога ул, “• аның катылыгы башта аз-азлап беләккә йога, тора-бара сөяккә йога, аннан әкрен генә йөрәккә йога. Кайчан да булса җир тимер беләкле, тимер йөрәкле, каты күңелле кешеләр белән тулы булыр! — диде трактор. — Ышанмыйм! — диде тракторчы һәм тракторына утырып, җир шарының яшел өлешеннән күпереп яткан кара өлешенә ашыкты. Ашыкса да иң кыска юл — узган көннәре булды. Юлы аны шаян мәктәп малаеннан өченче бригаданың җаваплы эшчесенә әйләндерә барды. Инде ул үзен башкалар белән дөресрәк чагыштырып карарга, кимчелекләрен һәм өстен якларын да төгәлрәк күрергә өйрәнде. Совхоз өчен кирәкле кеше икәнен тоя башлады. Бригадиры, ике пешекче кызы, тракторчы һәм комбайнчылары — барысы егерме җиде кешелек бу бригадада татар малайлары өчәү иде. Үзләре үстергән беренче уңышны җыю хакында алар өчәү ки ңәштеләр: — Комбайннарга утырыйк. Мин хәтта комбайн эшен яратарак төшәм, — диде Атлас. ЗапасVI Мәгамбәр дә Атлас фикеренә кушылды: m — Авылда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән идем. Техникада тәҗрибә бар, укып та чыктык, ник эшләмәскә. Әйдәгез, комбайн нар алыйк. Әчебезгә өч комбайн, ярдәмчене бригадир табар. • Атласлар, Мәгамбәрләр белән бергә укыган булса да, уку-уку гына; аны бу эштә тәҗрибәсе булмау куркыта иде. — Син, әйдә, үзең комбайн алырга ният итмәсәң, миңа ярдәмче бул! — диде Мәгамбәр тәҗрибәсезнең хәлен аңлап. — Без бик күп VI Запас — кушамат комбайнчыларның борынына чиртәбез әле, туганкай. Күкчәтауның күзен ачабыз! Килештекме? — диде ул һәм бераз арттыруын, мактануын сиздереп, тамак кырып куйды. — Килештек. Атласка яңа комбайн бирделәр, ярдәмчене бригадир тапты. i Мәгамбәр белән тәҗрибәсез ярдәмчегә иске комбайн эләкте. Шуны алдан караштыру — файдалы гына тәҗрибә булып куйды. Беренче уракка төшкәндә куллар штурвалдан курыкмый иде. Каршыга... бодай кыры килә дә каерылып полотнога ята. Комбайн эчендә ул бераз шаулап алгач бункерга, аннан машина әрҗәсенә кояш нуры белән катыш якты бодай ага... Машина кабинасында яшь кенә солдатлар. Алар һаман киләләр, һаман китәләр. Эзләре комбайнчы хәтеренә катлам-катлам булып ята. Өлкән комбайнчы тырыш та, иске комбайнның көен табарлык хәйләкәр дә булып чыкты. Хәйләсе гади. Күп эшли, авызында ризык булганда да күзе комбайнда, шуңа күрә кайсы детальнең кайчан ватыласына хәтле чамалый. Көннең теләсә кайсы вакытында төялгән машинага утырып китә дә төннең теләсә кайсы вакытында буш машина белән кайта. Янында иртәгә эштән чыгасы я берәр шкңв, я тешле тәгәрмәч, я башка бер деталь була. Үзе елмая: — Запас алып кайттым. Монда хәлләр ничек? — ди Мәгамбәр. и Менә шуннан китте дә инде Запас Мәгамбәр. Әлбәттә, аңа җавап / итеп, «Хәлләр әйбәт!» дияргә тиеш. Чөнки Запас-Мәгамбәр «начар» сүзен яратмый һәм үзе дә әйтми. Ватылган комбайнында шактый казынып, тыгылган барабаннан салам йолкып хәлдән тайган чаклары булса да, ярдәмче аңа «әйбәт» ди.— Кая, үзем карыйм әле,— дип елмая да Запас-Мәгамбәр, җиңнәрен сызгана. Өченче бригада урып-җыюны иртәгә тәмамлый дип торганда, бригадир килеп, Мәгамбәр комбайны һәм тагы ике комбайн күрше бригадага ярдәмгә китәргә тиешлеген әйтте. Мәгамбәр ризалашмады : — Авырып торам, — диде... Бригадада беренче урынны алган, инде телгә макталып кергән ЗапасМәгамбәрне бригадир әллә ни үгетләп маташмады. Авырыйдыр дип уйлады. » — Бәлки ул барыр, — диде Мәгамбәр ярдәмчесенә күрсәтеп. Бу фикер белән өчесе дә килештеләр. Ә урак беткән көнне өлкән комбайнчы үзенең ярдәмчесен бригада йортында каршы алды: u I — Хәлең ничек? — Әйбәт. Миңа ни булсын?! Менә синең исәнлек ничек? — Ал да гөл, артта чәчәк. Ишеттеңме, иске комбайн белән совхозда икенче урынны эләктергәнбез. — Ишеттем... Тереләсеңме? — Минем чирләгәнем дә юк. — Алай булгач, ник син мине кырда ялгыз калдырып киттең соң? — Дөресен әйткәндә, шикләндем. Комбайн таралыр хәлгә җиткән иде, — диде Мәгамбәр әллә чынлап, әллә шаярып. — Алай ук түгел инде. — Шулай ук иде шул. Искегә тимә, исең китәр диләр бит — дөрес ул. Ямаулык җиткереп булмый,— диде Мәгамбәр. * — Җитү генә түгел, әллә ни хәтле запас ка’лды әле. — Җавап Мәгамбәргә ошады. Ул елмайды: Ярар. Булдыралганча эшләдек. Киләсе ел яхшыгарак илтсен. Бу бригада, инде әйтелгәнчә, өч вагонга урнашкан иде. Вагоннар артындагы иңкүлектә — кәрлә каеннар. Язларын каеннарның биленә хәтле җитеп кар суы тора, бераздан су китә, чокырсу җиргә йомшак үлән җәелә һәм үләнлектә баш калкытып Күкчәтау чәчәкләре тибрәнә. Шундый көннәрнең берендә, бәйрәм уңае белән үзәккә кайтып, егетләр мунча керделәр. Үзәк ашханәдә сыйландылар. Төш ва- * кытында. ачык машинада «Едут новоселы, по земле целинной»ны 5 яңгыратып, бригадага кайтып төштеләр. — О-о-о! Безгә кунак килгән! — диде Лихачев машинадан S сикереп. — Гафу итегез, белмәдек. Әгәр белсәк, каршылау мәҗлесе 2 оештырган булыр идек. Бәлки мәҗлес әле дә соң булмас? Исемегез § ничек? — дип шаулады Гомонов һәм кунак кызның каршына басты. Ф — Исемем Клара, ә мәҗлесне без инде уздырдык. — диде кыз * янәшәсендәге пешекчеләргә елмаеп. — Кызлар мине менә дигән чәй 2 белән сыйладылар. Хәтта җырлар җырладык. * — Егетләр тавышы кушылмаган җырның матур яңгыравына _ ышанмыйм,— диде нечкә һәм зәңгәр тавышлы Нагорнов. Җитмәсә, о үзе кызның нәкъ колагына сөйли. г Бондаренко озын куллары белән Клараның борын төбенә үк = чәчәк суза:< — Алыгыз, яшьлек бүләгем! Егетләр барысы да Клара янына җыелган. Һәркайсы аңа нидер = сөйли. Чәчәк тәкъдим итүчеләр саны арта бара. — Билгеле, кыз тирәсендә бу хәтле кайнашу килешми, ләкин х ни эшлисең? — ди бу хәлне күреп читтәрәк торган Атлас. Аңа Мәгамбәр кушыла: — Аның бит совхозында егетләре диңгез, ә кызлары каек кына. ® бармак белән санап чыгарлык. — Менә шуның киресе кирәк иде безгә, — дип, Атлас башын кашып куйды. — Син аның киресен көтмә, тиз булмас, әнә булганын чамала, — диде Мәгамбәр Клара ягына ымлап. — Шунда егетлегеңә ышанырбыз. Син бит дөнья күргән кеше. — һи-и-и, минем Азнакайдагы кызны бу алыштырамы соң?! дигән булды Атлас. — Аның каршында бу нәрсә?! — Алай димә, запаска ярый ул. тиле. — Аннан Мәгамбәр Клара ягына күрсәтте. — Әнә, Горбуновны кара, юк кына нәрсә, авызыннан ут чәчә. Кыз каршында алтын тәре булып баскан. Клараң шуннан күзен аера алмый. Атлас көрсенеп куйды, сүзне шаянга борырга тырышты: — Тел җитми шул малай, алар телен белү җитми. Руслар бәхетле, аларның чәнчә бармак буе Горбуновы да русча белә, гаҗәп бит... Син, Мәгамбәр. ул кызны әрәм җибәрмә. Бар, үзең каерып ал әле. Исемең матур, үзең матур, әллә минем бәхеткә тудыңмы диген. Валлаһи матур кыз бу. Чын уемны әйттердең. Узган елгы урак чемпионы, беренче урын, киң профильле тракторчы машинист, дип таныш. Бар. бар! Син бит русчаны миннән яхшы беләсең. — Үзем барыйммы, рөхсәт итәсеңме? Минем ярдәмче ни әйтә бит әле, фатиха бирәме? — диде Мәгамбәр һәм, каранып та әле генә янында булган ярдәмчесен күрмәгәч, бераз гаҗәпләнгәндәй итте. Аннан тыныч, ләкин горур тавыш белән болай диде: — Сиздеңме, туган? Ышанам мин аңа. мәсьәләне хәл итә бу. Безнең эш бетте. Әйдә, вагонга керик. Мәсьәләне очраклылык хәл итте кебек. Чөнки ярдәмченең дә русча сүз байлыгы чамалы иде. Ыгы-зыгының кинәт сүнеп калган бер мәленнән файдаланып: — Ниһаять, мин бәхетле. Сезнең белән танышырга чират җитте,— диде ул Кларага. Татар икәнлеген, исемен әйтте. — Ә чәчәкләргә килгәндә, бу тирәдәге, хәтта иң якындагы иң матур чәчәкне дә монда беркем белми, аны мин генә беләм, — диде. — Биредә генә ул, әйдәгез, күрсәтәм?! Моннан ун метр ераклыкта, юк, тугыз метр... Сүзгә тагы үзенең гөрләп торган тавышы белән Гомонов кушылды: — Алдамый ул, Клара! Әйбәт егет, минем дус... Егерме җиделе ачкыч белән мине чак кына бәреп үтермәде. — Әйбәт икән алай булгач, — диде Клара һәм көлеп җибәрде. Башкалар да көлде. Гомонов көлмәде: — Ул миңа алмаш чакта, тракторның картерын икәү ачкан идек... Юктан гына тавышланып киттек. Югыйсә, мин аңа тигән кешене буып атарга әзер, — дип, Гомонов күптән булган бер хәлне сөйли башлады. — Кеше буарга ярамый, егерме җиделе ачкыч белән шаяру да әйбәт эш түгел, бигрәк тә янәшәңдә кызлар бар чакта! — диде бөтен серне кызларга ачуны мәртәбәгә санамаган егет. — Син аны тыңлама, Клара. Арттыра. Игътибарыңны үзенә алырга тели дә барып чыкмый, һәм бу дөрес тә. Синең игътибар хәзер без икәү карыйсы чәчәктә булырга тиеш. Өзмәссең, ярыймы? Зәңгәр чәчәк ул, күрми китсәң, ул кап-кара булып, тузанлы юл өстенә ятып төшеңә керер. Аны кешеләр таптап узар. Син аны алырга үрелерсең һәм кемдер авырттырып бармагыңа басар. Әйдә! • Клара уң кул бармагының очлары авыртканны тойды. Ә юк, авыртмый икән, ул шулай уйлады гына. Ничектер, аяклары чәчәк күрсәтергә әйдәүче юнәлешенә атлады, һәркайсы үзенчә сүз әйтеп, аларга башкалар иярде: — Клара, саклан! — Боларны икәвен генә җибәрү ярамас! — Чәчәккә бер үк вакытта икәүләп кинәт үрелә күрмәгез! — Башларыгыз бәрелешер! Арттан ияргән төркемне Гомоновның көчле тавышы туктатты: — Сарыклармы, әллә егетләрме сез?! — Кая? Ул нинди чәчәк? — диде Клара, — мин ерак бармыйм. Китәр вакыт та җитте. — Мин сине озата барырмын, ярыймы? — диде русча авыр сөйләшүен генә түгел, кинәт дөньясын да оныткан малай. Клараны озатып кайткан көнне аның исеме бригада каршында иң югары биеклеккә күтәрелде. — Молодец, егет икәнсең! — диделәр аңа. — Тагын очрашырга сөйләштеңме? — Әлбәттә. Калын Нагорнов үзенең нечкә тавышы белән зарланып, бу хәлдән ризасызлыгын, кыз аныкы булырга тиешлеген, моңа бары Гомонов комачаулавын аңлатырга тырышты. Гомонов акланды: — Юк. юк, мин беркемгә дә комачауламадым. Дөресен әйткәндә, кызга күз салырга үземнең дә өмет бар иде. Ярый инде! Әнә, җайлады, игелеген күрсен. Ә син елама,— диде ул Нагорновка,— Ростовта кызым бар дидең бит. Ник әле син аңа хыянәт итәргә уйлыйсың? — Бусы аңа запаска кирәк,— диде Запас Мәгямбәр. Атлас якташына ике кулын татарчалап сузды: — Мә унны! Булдырдың, малай. Иртәгесен алла белсен, синең бүгенге урының Мәгамбәрнең беренче урынын егып сала. Мәгамбәр ярдәмчесенең җиңенә кагылды: ♦ — Үзебезчә яхшылап сөйләшик әле. Кыз кай яктан, ничегрәк? ; — Әйбәт. ? — Шулай булырга тиеш. Клара Мәскәү ягыннан, Коломна шәһәре янындагы бер авыл- g дан иде. Ул эшләгән балалар лагере өченче бригадага бигүк ерак £ түгел. Төнлә балалар йоклый, чәчәкле кырдагы лагерь өстенә чәчәк- о- сез шәрә ай чыга... = — Клара, әйдә күлгә. — Су керәбезме? . — Әйе, иске гадәт буенча. — Ерак бит. Аннан синең бригадага күпме кайтасың бар әле! Әллә бүген бармыйбызмы? * — Барабыз. ♦ — Турыгамы? Абау, анда үлән бигрәк куе. җитмәсә, биек, я аякка билгә урала. Мин төнлә үлән арасында йөрергә куркам. — Үзең генә түгел ич. Бир кулыңны, курыксаң... Кулың бигрәк 5 җылы.q иделәр. — Санадыңмы? Сана... — Җитте, Клара, ышанам. Әнә, айга кара әле! Ай минем якташ. , Казан ягыннан. — Ул бит Казагыстан аена охшаган. Бу якка хуҗа булып йөри,— диде Клара һәм, күктәге айга карап, бераз сүзсез торды. — Безнең белән Тозлыкүлдә коенып чыккан сыман. — дип дәвам итте сүзен. — шундый чиста, матур, үзе түгәрәк. Шулмы синең якташ ай? — Әйе. — Алдашма, — диде Клара. — мин аны таныдым. Ул минем якташ. Мәскәү ягыннан. — Юк, Казан ягыннан. — Юк. Мәскәү ягыннан. — Казан ягыннан. — Алайса, — диде Клара, без айны икегә бүлик. Тигез бүлә аямасак, кечкенәрәк өлеше миңа булыр. — Ярый. Клара, ярый... Менә күрерсең, мин аны бүләрмен " Өлешемне үземә алырмын. К\ктә калган яртысы сиңа булыр. Әгәр ул ай сиңа ошамаса әйтерсең, мин үз өлешемне^ яңадан күккә менгезермен. Ай тагы түгәрәкләнер, түгәрәк аи сиңа булыр. ». «К У • .* I — Синеке дә... Мә минем таракны.— диде Клара,— кесәңә сал * әле, ату югалыр. Әйдә, куе үләнлеккә хәтле йөгерәбезме? х — Егыласың бит син, йөгерә белмисең. — Бүген егылмыйм, әйдә йөгердек... Кулымны ныграк тот! 1 Ныграк тот минем кулны, — дип кычкырды Клара йөгергән уңай £ га. — Юкса, бу үлән безне аера, мин югалам. Ныграк тот! к — Клара, мин... сине югалтырга теләмим! — Яңадан кабатла! — дип кычкырды Клара. — Мин сине югалтырга теләмим! — Мин дә сине югалтырга теләмим! Тагы кабатлыйммы? Мин мең мәртәбә шулай кабатлый алам, сана! — дип кычкырды Клара һаман йөгерә-йөгерә. — Моннан йөгереп узып булмас. Үлән артык биек. Әкренрәк узыйк. Юкса, миң югалам. Мин сине югалтырга теләмим, — диде Клара. Тиздән алар Тозлыкүл ярындагы ком өстендә ялан аяк йөри Сөенеч тулы ял көннәрен дә бергә уздырып, тәмам дусляптып өлгергән бер мәлдә, юк кына сәбәптән, алар балаларча үпкәләштеләр дә күрешми тордылар. Аннан совхоз үзәгендә очраштылар. Инде Күкчәтау ягында — көз, ләкин әле артык салкын түгел, Елтай урамында кичке эңгер иде. — Исәңме? Совхозга кайттыгызмы? Кышкамы? — диде Клара. — Юк, кышка түгел. Бүгенгә генә, әле бригадада эшләр бетмә де. — Сүз шунда тукталып калды. «Сагындым, сине очратып булмасмы дип кайткан идем», диясе иде ул хәзер. Чынлап та аның кайту максаты шул иде, ләкин әйтеп булмый. «Ниндидер җиңелрәк, шаянрак сүз табу кирәк»,— дип уйлады ул. Алай дисә, Клараның йөзендә бүген шаянлыкның әсәре дә юк. Үзе нигәдер әнисенә үпкәләгәннән урамда күшегеп йөргән кызчык кебек. Әйтерсең ул эле Тозлыкүлдә гомеренә бер дә коенмаган. Моңа хәзер ничек эндәшергә? Эзләгәндә сүзе дә табылмый бит. — Клара, мин айны бүлдем,— диде ул, узган күңелле чакларны искә төшерү нияте белән. Клара әкрен генә елый башлады. — Ник елыйсың син? Клара, елама! — Мин кияүгә чыгам, — диде Клара пышылдауга якын тавыш белән.— Дүртенче бригаданың бригадиры Филипенкога. — Кызылтау юлында мотоцикл белән машинага бәрелгән, хатыны үлгән, яшь баласы калган. Шулмы?.. — Әйе,— диде Клара. Үзе һаман елый, күзләрен сөртә. — Минем аңа кияүгә чыгасым килми. Бөтенесе мине үгетли, ачулана, чык диләр. Яшь баласын кызган, кеше бәлага тарыган. Ярдәм ит, курыкма, батыр бул. Син бит комсомолка диләр. Билгеле, мин яшь баланы кызганам. Үзенең дә хәлен аңлыйм! Ләкин аңа кияүгә чыгасым килми,— диде Клара һәм яше югач тагы да зураеп калган күзләре белән Тозлыкүл ягыннан килгән яшьтәшенә карап торды. Кыз бу мәлдә нәрсә уйлагандыр? Ә яшьтәше тимертомыр, хәтта сыйныфлар, дәүләтләр турында нидер аңласа да, тормышның Елтай урамында чатнаган бу җирендә чарасыз һәм хәйләсез иде. Ул уена килгән беренче фикерен әйтте: — Китик икәү. Әйдә безнең якка, я сезнең якка?! — Китикме? — диде Клара.— Анда нәрсә әйтербез? Минем документлар да дирекциядә. Юк, юк, алай ярамыйдыр, китә алмыйм бит мин?! Нина Владимировна да минем белән ике кабат сөйләште. Мин үзем дә кияүгә шундыйрак хәлдә чыктым, бик бәхетле яшим, ди. Белмим, белмим. Минем башым авырта башлады. Мин берни дә аңламыйм һәм берни дә эшләр хәлем юк. — Филипенко синнән олыдыр ич? — Әйе,— диде Клара. — Совхозда комсомолкалар бетмәгән. Алсын иде, өйләнсен иде башкага. — Мин дә аңа Шулай әйткән идем. Ул башканы алырга теләми,— диде Клара һәм тагын елый башлады. Менә хәзер китерсә икән бер казакъ дус ике яхшы ат. «Мәгез, качыгыз далага!» — дип әйтсә икән. Алар, шул атларга атланып, бер-берсен югалтышмыйча дала буйлап еракка-еракка чапсалар... Аннан атлардан төшеп, кеше килеп җитмәс урында, икесе бергә көлешә-көлешә, учак кабызсалар икән.- Ләкин казакъ дус килми. Атлар юк... Далада алар учагы янасы җирне тракторлар үкерешеп сөрә. Тиздән алар арасына кар төште. Кар Елтай кырларын да каплады. Клара Филипенкога кияүгә чыкты. Кияүгә чыккач, ул үзенең өйләнмәгән дусын соңгы кабат Елтай кибетендә күрде. Күргәч, кул- лары кыймылдамый, алган әйберләрен сеткасына сала алмый тора. Кызыл иренле сатучы ханым Кларага карап: «Бер балалы Фили- пенкога тагын бу бала ник кирәкте икән?» —дип уйлый иде бугай. Җитмәсә, шул мәлдә Клараның кәгазьгә төргән шикәре идәнгә коела, зур күзләренә яшь тула. Ә егет кешегә еларга ярамый. Дөрес, ул хәзер инде үзен егеткә ♦ дә санамый иде. «Бетте, Казагыстанга килеп чын егет булалма- J дым»,— дип уйлады ул, Омскига китүче машинага утыргач.— Бе- £ реячедән, мин, Клараны яратып та, үземне-үзем яклый алмадым, с Икенчедән, Клара миңа бөтен хәлен аңлатты, бәлки ул миннән ярдәм 2 сорагандыр, ә мин иң булдыксыз малайларча битараф калдым... = Мин сине югалтырга теләмим дип кычкырган булдым тагы. Күреп о барам менә, югала... Китәсе дә килми... Калыр идем, тагын яз җитәр 3 дә Клара белән бергә йөргән җиргә ничек аяк басарсың? Дала өс ° тендә тургай булып эленеп торып булмас... Миңа Филипенко белән сөйләшеп карау кирәк иде. Я комсомол секретаре белән. Мин аны * яратам, ул да мине ярата дияргә иде. Совхоз директорына керәсе * булган... Аңа ни сөйләр идем, ничек сөйләр идем? Мин бит шул Клара белән генә сөйләшергә булдырдым. * Аннан соң ул азрак тынычланды... Тагын Елтайда калган Клара- ® ның карашын, инде Клара белән Мәскәү ягына да, Казан ягына да г икәү кайта алмавын, бөтен сөйләшкән сүзләренең инде кар астында = калуын тойды. Кларага да үпкәсе бар кебек: «Мин көчсез малай * булсам, ул миннән дә көчсезрәк... Ничек инде? Аңа кияүгә чыга- ь. сым килми, ди, үзе чыкты. Имеш, кешеләр үгетли, киңәш бирә, = ачулана, ярдәм ит, ди. Ә син үзең кеше түгелмени? Әллә курчак у кынамы? Алай булгач, ник бу якка килеп чыктың?» Шулай да аның иң зур үпкәсе үз-үзенә иде: «Мин сиңа үзем өйлә- п нәм, аңа барма, Клара. Беркемгә дә әйтеп тормыйк, өйләнешик. Фили- 5 пенко башканы эзләр, башканы табар, диясе калган. Шуны әйтә э алмадым. Хәзер соң инде». “• Әйе, соң инде. Инде вагон тәрәзәсендә шәһәр чите. Ул утырган төнге поезд Омскины үтә. — Токиога бара торган юл шушымы? — диде ул янәшәсендә утыручы Клара яшьләрендәге бер кызга. Бу аның шаяруы, глобуслы, кызыл галстуклы көннәренә кайтуы иде. Кыз йөзен тәрәзәгә борды. Каршыда утырган затлы киемле чибәр ханым — кызның әнисе булса кирәк — сорау бирүчегә шикле карашын текәде. — Нинди Токио? — Парижга, Лондонга, Нью-Иоркка барганда юл өстендә кала торган Токио. «Рәтләп киенә дә, матур итеп сөйләшә дә белмәгән бу хәсрәт безнең купега каян эләкте», — дип уйлый иде чибәр ханым. Ул сүзне өзәргә тырышты: — Сез дөрес юлдан барасыз. — Рәхмәт. Шул арада өске киштәгә үк менеп урнашкан салмыш агай сорауның шаяртып бирелүен аңлады: — Энекәш, бу юл бөтен җиргә илтә, дөньясының борынын сөртим. Максатың да исәнлегең генә булсын. Токиога да җитәрсең. Анда ник бара идең? — диде. — Болай гына. Күреп кенә кайтырга. — Күреп кенә кайтыргамы? Дөньясының борынын сөртим. Лондонны да күреп кайтырга дисеңме? Нью-Йоркны да?.. т» 99 — Әйе. — Шулай гынамы? Сиңа ничә яшь? — Унсигез. — Миңа кырык, дөньясының борынын сөртим. Син барып җитәчәксең. Небоскребларына менсәң, кояшларын яхшылап кара, капиталист түгел микән... Минем кебекләргә сәлам әйт. Аларга бик кирәк ул. Үзем дә барып чыгасы идем дә, чирләп киттем. Ике-өч ай гомер калды, врачлар шуны әйтмәгән була... Нью-Йоркка миннән башка барасың инде. Анысы да ярар... Сез барыгыз да әйбәтләр, бергә барыгыз, аерылышмагыз,— диде ул, купедагы хатын-кызларны истә тотып. — Әнисе төшеп калса, кызы белән бар, дөньясының борынын сөртим. Мин авыл каберлегенә кайтам... Энекәш, җил керә бугай. Яхшырак яп әле бу тәгәрмәчле табут ишеген. Гафу итегез. Ярый, сүзем бетте! Салмыш агай җайлабрак ятты. Ул өстенә ак җәймә ябынды. Купе тынып калды. Дүрт кешедә хәзер дүрт төрле уй. Өчесенең уе мәгълүм түгел. Дүртенчесе, Елтайда быел кичергәннәрен яз белән көз арасына сыйдыра алмый йөдәгәне, бу мәлдә болай уйлый иде: «Сыя икән. Яз белән көз арасына теге ханымның да, кызның да, салмыш агайның да хәлләре сыя... Каян икән бу агай? Руска охшамаган. Үзе әйбәт сөйләшә. Кызыгырлык. Миңа да күбрәк сөйләшергә кирәк». Юл озын булды. Башта салмыш агайны аек малай, аннан чибәр ханым белән аның кызын ике әби алыштырды. Күршеләр тагын үзгәрде — купега кызлар тулды. Тик Елтайдан килүченең сөйләшүе турындагы фәлсәфәсе барып чыкмады: «Сөйләшмим, русча белмәвемне үзем кешегә кычкырып йөрмим, — дип уйлады ул. — Булган акыл үземнеке. Җиңел булса да янда чемодан, кесәдә акча... Төшим әле Ташкентларына», — дип дәвам итте ул уйлануларын һәм атластан алган адресын барлап куйды. Чемодан төбендә әле тагы ике адрес бар, аларын Запас Мәгамбәр бирде. «Ал, чемоданың төбен тишмәс, — дигән иде. — Бәлки кирәге чыгар». Запас Мәгамбәр биргән адреслар үз вазифаларын үтәп, чит шәһәргә килеп төшкән җанга тынычлык биреп, аны озата-әйди йөрделәр. Ташкентта әле көннәр җылы, урамнарда тәмле ис: зәңгәр төтен туздырып шашлык кыздыралар, пылау ашыйлар, сыра эчәләр, лимонад саталар иде. Юлчы, Токиога җитмәсә дә, биредә зуррак тукталыш ясап, Ташкентка килеп төшү көнен билгеләп үтәргә булды. Ләкин ул әлегә үзен-үзе ошатып җиткерми: яңа гына буразнадан чыгып килгәне, бу шәһәрдә ят икәне сизелә сыман, өстәвенә, тирләтә. Ул арык аша салынган бер тыныч күпер астына җылы бушлатын тыгып куйды. Икенче күпер астына бүреген яшерде. Кибеттән кереп туфли, җәйге баш киеме, кирпеч төсендәге пинжәк сатып алды. Шуларны киде дә, шашлык ашарга, хәтта бер бокал сыра эчәргә ният итеп, зәнгәр төтен күтәрелгән тарафка юнәлде... «Инде менә карасын бу шәһәр миннән читләшеп?! Мин аның кебек, ул минем кебек», — дип уйлады эченнән. Казагыстанда тапмас борын югалткан егетлеген яңадан кайтару теләге белән беренче адымнарын атлый башлады. Сайланып тормады, йөк бушатучы булып заводка урнашты. «Әлегә ярар, завод эченә соңрак үтәрбез»,— дип уйлады. Иптәшләре аны яраттылар, хәтта кәгазь-каләм белән бәйләнгән бригадирлык эше дә аңа тапшырылды: «Эшне син төгәл язасың, акча да күбрәк төшә», — диделәр. Йөк күтәреп узган адымнарыңны җентекләп язганда, акчасы аның төшәр. Ләкин бу эшнең акчадан күпкә кыйммәт «мин*легеңә кагыла торган уңайсыз ягы чыкты. Эш күләме язылган кәгазьда саннар дөрес булса да, берничә айдан үзенә мәгълүм булганча, бригадирның «итого» дигән гади сүзе дә «этого» дип язылган икән. Кайчандыр укыткан, күп еллар инде шушы заводта склад мөдире ф булып эшләүче карт Василий Федорович бригадирның күңеленә авыр кагылмаска тырышып кына болай диде: — Булганым бар минем сезнең якларда. Иделне дә күргәнем бар. Эссе көндә аны менә бирегә китереп куярга иде, ә? Син җиде класс тәмамладым дисең бит әле. — Аннары бригадир тутырып биргән кәгазьләргә, бригадирның үзенә карап тора да. әкрен генә, ягымлы тавыш белән дәвам итә: — Укырга керергә исәбең юкмы соң, кичке мәктәпкә? Бераз укып алсаң, ярап куяр иде ул. Вакыт дигәнең укысаң да, укымасаң да үтә бит. — Үтә шул. Укырга исәп бар иде барын. — Керергә кирәк. Уку сиңа кыенрак булыр инде, билгеле. Шу лай да укып карарга кирәк. „ Василий Федоровичның киңәше матур, тавышы тыныч, ләкин я нигәдер аның тел төбендә «Синең заманча яза белерлек хәлең дә юк, с мәктәпкә керсәң, укыр чамаң да күренми» дигән сүз ята иде кебек ж тоелды бригадирга. Бу нәрсә исә зур хыяллар белән Мәскәү, Токио. Нью-Йорк юлында йөргән юлчыны оялырга да, уйланырга да мәҗбүр < итә. Эшкә килсә — ягымлы Василий Федорович алдында, яхшы кие- * неп урамга чыкса — кеше алдында кыен. Аның хәзер тәне киеменә, х җаны максатына туры килми кебек. * Шушы хәлен уңай якка үзгәртергә теләп, ул кичке мәктәп- « нең сигезенче классына укырга керде. Шатлыгын Василий Федо- £ ровичка да сиздерде. «Белсен, янәсе, бөтенләй үк өметсезгә чыгарма- и сын оле». Тик шатлыгы аның гомерсез булды. Буйга тәбәнәк кенә, яше белән дә аннан әллә ни зур күренмәгән укытучы кыз класс алдында болай диде: — Син русча бөтенләй яза алмыйсың икән, киләчәктә ничек өйрәнерсең?! — Класс тынып калды. Укытучы дәвам итте: — Белмим, белмим,— диде ул аптыраган кыяфәттә.—Син чынлап та җиде класс тәмамладыңмы? — Әйе. Мин татарча бик яхшы язам, татарча укыдым мин. — Татарча! — диде укытучы, аның сүзен кабатлап. — Кайда укыдың? Бу сөйләшүдән соң ай ярымлап чамасы вакыт үткәч, укытучы тагы шул ук сорауларны бирде. Бу юлы укучы сорауларга җавап бирмәде. Тәнәфес вакытында ул иптәшләре күзенә артык чалынмаска тырышып кына мәктәптән чыкты да. өченче трамвайга утырып, инде бу мәктәпкә бөтенләй килмәскә булып, өенә кайтып китте. Аны йокы алмады. Ут яндырып, булган кадәр китапларын карап, ул озак утырды: инде аның мәктәпкә барасы, классташлары алдында кызарасы юк... Үзе борчыла, бер уйласа, борчылмый да кебек. Аның күңел күзе вагонда очраган салмыш агайга, аннан Касады елгасында су чәчрәтеп, камыш шаулатып коенган бала чакларына карады сыман. Аннан Казагыстандагы тракторларга барып ялганды, әле көндез генә сорау биреп торган тәбәнәк укытучы сына кайтып төште. Шуннан соң аңа Василий Федоровичның ягымлы тавышы, шөбһәсен яшерер өчен генә матур итеп әйткән сүзләре ишетелде. «Уку сиңа кыен булыр инде, билгеле. Шулай да укып карарга кирәк». Бу сүзләр нигәдер аны үрти, кәефен боза.. «Кәефең не бозма, бозма, кәефең яхшы!» — дип боерды ул үэ-үзенә КайчанМӘСКӘҮ, ТОКИО. НЬЮ ПОРШ.. дыр мәктәптә укыганда татарча инша язып алган бишлеләрен күз алдына китерде. Ә күңеле Тукайның «И туган тел, и матур тел...» дип башланган һәм синең ярдәмең белән дөньяда күп нәрсә белдем дигән сүзләрен кабатлады. Шул мәлдә кинәт тынычланып, ул үзе дә шигырь уйлап чыгару сәләтенә ия булган кешегә әйләнде кебек: үрелеп каләм алды, алдында яткан дәфтәр тышына дүрт юллы шигырь язып куйды. Башта ул үзе язган бу юллар белән тәмам килеште, аннан соң «бу юллар бөтенләй үк дөрес түгел, якынча гына дөрес» дигән карарга килдө. Бераздан, үзен «акыллы баш» дип мактануда, тыйнаксызлыкта гаепләп, язганын ертып ташлады да йокларга ятты. Икенче көнне эштән китәргә гариза бирде. Василий Федоровичка да, үзе белән бергә эшләгән башка кешеләргә дә кичке мәктәптә укый алмавын әйтмәде. Аның кая китүе белән кызыксынучыларга: «Күңелгә ошаган эш таптым», — диде. Йөгерек Салар елгаңына якын гына урнашкан ТЭЗ чынлап та аның күңелен тарта, ни әйтсәң дә. экскаватор заводы, эше таныш шикелле иде. Таныш эшләрдә әлегә урын булмау сәбәпле, ул кою цехына обрубщик булып керде. Түзеп-өйрәнеп алган, цех начальнигы да кул биреп күрешә торган Бикташев, Гаврилов, Харисовлар белән янәшә торып эшләү үзе генә дә егетнең күңеленә әллә нихәтле горурлык бирә. Җитмәсә, эшкә кергән көнне үк аңа Бикташев: «Биш көннән артыкка суза алмассың, газлы судан авызың аерылмый, күбрәк сөт эчәргә кирәк», — дигән иде. Ә ул менә икенче аен эшли, кулындагы пневматик чүкеч усал тырылдаган саен тешен металлга тизрәк батыра, формалаган чакта детальдә калган калын җөйләрне каезлап алга бара. Куәте күкрәкне, арканы калтыратса да, инде чүкеч беренче көннәрдәге кебек кулдан ычкынып, кискечен читкә чөеп азаплый алмый, буйсына. — Безнең яңа дус зарланмый бит,— диде Бикташев беркөнне Гавриловна. — Зары юктыр, картлач,— дигән булды Гаврилов. Харисов исә яңа кешегә турыдан-туры сорау бирде: — Син иртән йокыдан уянганда кулларыңда үзгәреш сизмисеңме? — Юк,— диде бу сораудан файдаланып, бераз масаерга җай барын сизгән яңа кеше.— Нинди үзгәреш ул? Ә үзгәрешне ул сизә: йокыдан уянганда гына түгел, эшкә килгән чакта да аның учлары троллейбус билеты тоткан килеш йомарланып кала да, уң кулы учын ачар өчен сул кулының ярдәме, сулны- кын ачар өчен уң кул ярдәме кирәк була. Күрәсең, көн буена чүкечтән кулларга үтеп торган көчле механик калтырау шулай тәэсир итәдер. ТЭЗ заводының кою цехында бер еллап эшләгәннән соң, ул җыю цехына күчте. Бу цехта җыючы-слесарь булып эшләгән елларында ул инде Гомонов, Хоменко, Мәгамбәрләр белән очраша калса, үзен аларга тиң тотып, завод турында сөйләр сүзләре, уртаклашыр фикерләре гаҗәп күп иде... Мәхәббәттә генә яңалыгы булмады диярлек... Очрашканы, озатканы булды. Ял көннәрендә, ак костюм киеп, Ташкент янындагы кызыл тюльпанлы кырларда кызлар белән йөрде. Ләкин бу йөрүләрнең ничектер шәрабләре нык исертә, шатлыклары артык зур. «Чын тормыш алай ук булмас инде»,— днп уйлады ул. — Өйлән, менә дигән кыз бар. Бәхетле булачаксың! — диде аңа бер танышы. Зур дәрәҗәле кешеләрнең бердәнбере булган бу кызны ул, әлбәттә, күрде. Кыз матур гына иде. — Моңа үбәргә иренеңне бирсәң, суырып башыңны да йотачак,— диде икенче танышы. «Алай ук булмас булуын, кыз яхшыга охшый. Чынлап яшәргә ф җыена. Ләкин бу хәтле чынлап яшәү дөньяда мөмкин түгелдер?!» — . дип уйлады ул... Аннан соң, уенда тагын айны бүлде. Ул узган го- ж мерендә айны әллә ничә кабат бүлде инде. Яңадан кушты, тагын о бүлде: — Клара, сиңа тулган ай ошыймы, әллә урак аймы? Ай ярты * гына булганда, сиңа куркыныч түгелме? Караңгы түгелме? — диде. о — Ул чакларны син оныт. Мин инде оныттым. Ай турында = уйларга да, курку турында уйларга да вакытым юк. Мәшәкатем ° күп! — диде хыялдагы Клара. Бу җавап белән егет килешергә те- >_• ләмәде... Шулай да соңгы елларда Клараны сирәк исңә алды, хәзер 2 ул җитлеккән мәхәббәт һәм дөньяның җитдирәк уйлары белән мәш- s гуль сыман иде. — Кеше җитлеккән саен акыллырак була. Акыл үзе исә зурай- ♦ ган саен төгәлрәк, салкын канлырак була. Кызганычка каршы, еш ® кына әнә шул салкын акылга ия җаннарны гына кешелек үзен җы- z лытучы, яшәтүче итеп таный. Ә син, заманыбызның яшь кешесе, х кешелек өчен кем син? — диде аңа бервакыт ак сакаллы якташы. Соравына җавап ишетми торгач, карт тагы дәвам итте.— Син әле u бу хакта уйламагансыңдыр. Син әле чыннан да яшь, ләкин кешелек 1 турында, заман турында үзең һәм әйләнә-тирәдәгеләр хакында уйланырга вакыт. Уналты-унҗидедә булсаң анда бер хәл... Син кем, заманыбызның яшь кешесе? Сүз болайга ук киткәч, яшь кеше җавапсыз кала алмады: £ — Уналты-унҗиде яшемдә чакта да минем шөгылем начар тү- ® гел иде. — Кем соң син, заманыбызның яшь кешесе? — диде аңа ак сакаллы якташы яңадан. Яшь кеше бу сөйләшүгә бик үк әзер түгеллеген, карт алдында уңайсыз хәлгә калу мөмкинлеген чамалап алды. Бу хәлдән җайлап кына чыгарга, карт белән аның үзе шикелле гомумирәк сөйләшергә уйлады: — Кешелек мине, сез әйткәнчә, үзен яшәтүче итеп танымас бәлки. Мин андый зурлыкка ирешә алмадым,— дип башлады ул сүзен. Шунда ук карт аның сүзен бүлде: — Нигә? — Көч җитмәде, бабай. Бәләкәй кеше икәнмен мин. — Монысы тагы нинди сүз, бәләкәй кеше, имеп/,— диде карт хәтта ачуланып.— Зур булырга иде! Шарты бар! Юк дип әйтә алмассың бит? Күптән булган бу сөйләшү яшь кешене озак уйландырган иде. • Чынлап та, әллә соң минем хыяллар бәләкәй булдымы? Арлы- бирле сугыла йөреп, елларымны әрәм иттеме? Алай түгел кебек! Самолетлар тавыш тизлеген куган чакта, бөтен дөньяны йөреп чыксаң да. җирдә әле хәтта арыганчы яшәрлек вакытың калыр. Ә мин я узышлый, я эш белән барып, ашыгып кына Ленинградны, Уфаны, Мәскәүне күрдем. Аннары Махачкала, Ялта, Кишинев...» Ул үае күргән шәһәрләрне шулай хәтерләп, күңелендәге бала чакны — хәт- га Токио, Нью-Йоркларны барлап, узасы юлның әле яртысы да узылмавын, эшлисе эшен яңа гына диярлек башлавын ачыклаган иде. Юлның калган өлешен тизрәкҗнтезрәк үтәргә мөмкинлеге булуын күреп, «әле гомер алда» дигән нәтиҗә ясаган иде. Бүген аңа кырык тулды... һәм башында, сәер бөгәрләнеп, шундый сорау туды: «Мин гомернең кай җирендә икән хәзер?» Соры, салкын, шома бу сорау шулай торыр-торыр да җир өстендә елан сыман кузгалыр, шуышып каядыр китәр. «Кырык яшь минем гомер башы булырга охшаган,— дип уйлады ул Иделгә карап,— уртасы булса әйбәт, ичмасам. Әгәр ахыры булса? Анысы да хәерле булсын! — диде ул елмаеп.— Ахыр чиктә, Гомоновлар, Гавриловлар, Атласлар, Харисовлар белән бергә җиң сызганып эшләү, эз генә яшәп алу өчен дә, Казагыстан далаларында күңеленә якын кыз очратып, аны бёр генә мәртәбә үбү өчен дә. Идел ярында бер кабат ялгызың басып тору өчен дә бу дөньяга килүең хәерле. Бер килүдә күпмедер яшәп, нинди генә нәрсәләр эшләсәң дә — ул бер гомер эше генә булыр... Кешелекнең әнә гомере озын! Тәҗрибәсе искиткеч зур! Кылган эше санап бетергесез! Акыл туплаган, хәйран калырлык акыл! Бүген бөтен нәрсә йөзен шул кешелеккә караткан кебек... Ә Идел йөзтүбән ага... Елгалар йөзтүбән ага. Таулар — йөзтүбән. Алар күптән шулай ята. Сыртларына я урамнар, я ташлар, я карлар урнаша». Уе шунда җиткәч, кырык яшьлек ир үзенең бер танышын хәтерләп куйды: «Кешеләр аңа чират алып керә. Мине чиратсыз кабул итте. Ул һаман үзгәрмәгән. Теле сөйли, тавышы яңгырый, сүзләре аңлашыла, күзләреннән йөзтүбән күңеленең сырты гына күренә»,—4 дип уйлады. Шуннан соң ул юлын Иделдән уңга каерып, Займище ягына, поездлар тукталышына юнәлтте. Аңа Казанга кайтырга вакыт иде. 1975—76