Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗДА ОЧРАШУЛАР

ауков, Алексей Иванович, — кулын яхшылап чүпрәккә сөрткәч, ул минем белән күрешә, — бишенче разрядлы фрезерчы. — Дөресен әйткәндә, мин сезне инженер дип торам. — Димәк, инженер булачакмын, — дип шаярта Алексей. — Әлегә исә эшче һөнәрем буенча күтәрелер өчен — алтынчы разряд алыр өчен читтән торып техникумда укырга туры килә. — Мәҗбүр итәләрме? — Әйе, — ди ул елмаеп, кулларын җәеп җибәрә. — Кем? Комсомол комитетымы?

Унбиш еллар элегрәк, әле мин эшче яшьләр мәктәбендә эшләгән чакта, без еш кына җәмәгать оешмаларында кайбер эшчеләргә басым ясый торган идек: укырга йөрмәсәң. разрядыңны күтәрмиләр, бригадагызга коммунистик коллектив исеме бирмиләр дия идек. Билгеле инде, мондый гына өркетүләрдән файда әллә күпме булмый. Белемгә омтылган яшьләр генә мәктәпне ташламый иде. — Завком дисезме? — Алексей эш коралларын җыештыра- җыештыра сөйләнә.— Юк! Фәнни-техник революция мәҗбүр итә. Без, ризчылар. һәрберебез аның басымын йогынтысын һәр даим сизеп яшибез. — Шулай ук һәрберегезне куалыймыни? — дим мин ышанырга теләмичә.— фәнни-техник революцияне әйтәм. — Нәкъ шулай, һәрберебезне, — дип, Алексей шик калдырмаслык итеп кабатлый. Эштән чыгышлый без аның белән янәшә атлыйбыз. Алексей әле бер, әле икенче танышы белән гәпләшеп ала. аннары миңа таба борылып. аңлата: ул да укый. ди. — Сезнең белән техникумдамы? — Юк. минем белән түгел. Ул кичке мәктәпнең унберенче классында.— Сәлам, Фәрит! — Алексей тагын бер танышына кул бол гый. — Тукшәһитов. ул да фрезерчы, — ди. миңа борылып. — Ул да укый. Ләкин институтта. Өченче курста. — Инженер булмакчымыни? — Юктыр,— дип җавап бирә Алексей,— хәер, әйтә алмыйм.  Әллә завкоммы? Әлегә аңа яңа станокны үзләштерү өчен белем кирәк. Программалы идарә ителүче станокны... — Программалы идарә...— мин дә станокка хөрмәтемне белдереп кабатлыйм. — Ә бездә андыйлар күп,— ди Алексей исе китмичә генә.— Әйтик, минем хәзерге станогым инде оптикалы, элекке 1936 елгы- сыннан күпкә аерыла. Физиканы белми, сызымнарны укый алмый гына мин ул станок янь1на якын да килә алмас идем.— Алексей яңа станогы турында мавыгып сөйләргә керешә. Техник нечкәлекләрне төшенеп җитмәвемне белгәч кенә ул сүзне кыска тота.— Җир белән күк аермасы. Яңасы төгәлрәк тә, җитештерүчәнрәк тә, идарә итәргә дә гади. Әмма гадилеге — катлаулылыгында. Капризланса, белмәгән кеше тыңлата алмый үзен. Алай икән, Лауков шапырынмый икән: РИЗ эшчеләре фән-тех- ника революциясе тәэсирен сизми яши алмыйлар. Нәкъ менә ул аларны катлаулы станоклар янына бастырган, хезмәтләрен кызыклы, мавыктыргыч, мәгънәле иткән. Аларны ул куалый: укыгыз, ди, чөнки җиһазлар да, технология дә алмашына торачак, ди. КамАЗчыларның белем дәрәҗәсе даими күтәрелештә булачак, хәзер үк ул җәһәттән алар үз тармакларында иң югарыда. Мәсәлән, РИЗ- да — ремонт-инструментлар заводында былтыр ук илле өч эшче инженер дипломы белән иде. Мин югары белемле эшчеләрнең берничәсе белән очрашырга теләдем. Кадрлар бүлегенә кереп, беренче очраган өч фамилияне сайлап алдык. Менә алар: Анатолий Александрович Самченко, Юрий Иванович Кожевников һәм Фоат Гомәрович Хисамов. Берничә сменаны Анатолий Александрович янәшәсендә үткәрдем. Эшләгәнен күзәттем. Биографиясен сораштым. Ул мине өенә кунак итеп чакырды. — Килми калмагыз. Минем малайлар кунакларны бик ярата.— дип тә өстәде.— Хатыным да шулай, әнисе дә. Минем әби — анекдотларны юкка чыгарырлык дәрәҗәдә яхшы әби. — Рәхмәт. Танышуга бик шат булачакмын. Ә улларыгыз зурлармы инде? — Берсенә унбиш яшь. Кияү егете диярсең. Икенчесе ике яшьтә. Камазенок. Биредә туды. Шулай ук җитди кеше. Холкын күрсәткә- ли,— диде Анатолий Александрович. һәм елмаеп алды. Бераз иелгәнрәк иңбашларын турайтты — ябык һәм озын буе тагын да биегрәк булып китте. Без Самченко белән инде дуслаштык диярлек. Шулай да аңа бер соравымны бирә алмый йөрим әле. Менә бервакыт көтмәгәндә әйтеп салдым: — Нигә сез инженер башыгыз белән эшче булып йөрисез? — Миңа монда кызыклырак, ә нигә? — дип кайтарып сорады ул үзе. һәм ышандырды. Чаллыга Анатолий Александрович 1970 елда килгән. Аның биографиясендә шушыннан яңа чор башлана. Ул инженерлар белән бергә эшләргә, әлбәттә, күчә ала. Унике ел стажлы эшче, машина төзүче инженер Саратов политехник институтының кичке бүлеген тәмамлаган була. КамАЗда Самченконы техник укыту бүлегенә ике куллап кабул итәләр. Бөек төзелешнең әле башланган гына чагы була. Шул чакта ук кадрлар әзерләргә керешелә. Мәктәп тәмамлаган һәм армиядән кайткан булдыклы яшьләрне сайлап илебез заводларына өйрәнергә җибәрү, булган эшчеләрне кабат укыту кирәклеген Анатолий Александрович аңлап эш итә. Аларны остазлар җитәкчелегендә утызар кешелек төркемнәргә туплап төрле шәһәрләргә җибәрә. Анатолий Александрович өлкән җитәкчеләре була — тикшереп, оештырып йөри. Бер елдан аны РИЗның техник-укыту бүлегенә өлкән инженер итеп күчерәләр. Шәһәрләрдә йөрү, төрле предприятиеләр белән танышу, яңа белгечләр үстерү эше кызыклы булса да, отчетлар язу, исемлекләр төзү — кәгазьгә чуму, әлбәттә, туйдыра. Кулы эш коралларын са- ♦ гына, күңелен Тольяттидан китерелгән яңа станоклар тарта, һәм көннәрдән бер көнне техник-укыту бүлеге мөдире үзе өйрәнчек булып китә: автомат җиһазларны көйләүчеләр курсына языла, һәм бер елдан соң алтынчы разрядлы булып өлгерә. Хәзер швейцар станогын үзләштерә. Мин аның станокны күңел биреп көйләвен күзәтеп тордым. Станокка ул зур ихтирам белән карый. Кат-кат сөртә, иркәли. — Ә институтта алган белемегез кирәксезгә чыгамы инде? — дип сорыйм юри генә. — Нигә алай булсын, киресенчә, бик кирәкле, менә бит ул нинди нечкә нәрсә, — дип, станогын сыйпаштыра үзе, — аны көйләү өчен ул ясалган корычның составын белү кирәк, ә аның маркалары үзгәреп тора, тагын технологияне, металлның механик үзлекләрен аңлау шарт. Ә сызымнары, күрегезче, нинди катлаулы. Эшче һөнәре һәм инженер белеме. Алар бергә кушыла. Физик һәм акыл хезмәте арасында аерма бетеп килә. Анатолий Александрович Самченко образында шул формуланың тормышка ашуын күрдем. Бераздан Юрий Иванович Кожевников белән танышуым мине шуңа тагын бер кабат инандырды. Алар яшьтәшләр диярлек: 1933 һәм 1935 елгылар. Баштарак язмышлары шактый аермалы була. Самченко шәһәрдә үскән. Кожевников — удмурт авылында. Ана+олий җидееллыктан соң техникумга һәм заводка килгән. Юрий, урта мәктәпне тәмамлап, каты авырудан соң үз авылы китапханәсендә эшләгән. Урта буйлы Юрий җирдә нык басып тора сыман. Китапханәсендә аның эшләре яхшы барган. Әмма ул техниканы яратарак төшә. Шул хисе аны Ижевскига металлургия заводына, кайнар прокат цехына алып килә. Өйрәнчектән вальцовщик ярдәмчесе булып үсә. Радиозаводта да эшләп ала. Әмма үз урынын механика цехында таба. Самченко шикелле үк, институтның кичке бүлегендә укый башлый, һәм шуннан алып, бер-берсен белмәсәләр дә, аларның тормышлары игезәкләрнекедәй бер төсле бара. Икесе дә гаиләле килеш укуын дәвам иттерә. Икесе дә, диплом алгач, инженерлыкка күчеп карый. Кожевников ике ел радио приборлары конструкторы булып эшли. Ә аннары икесе дә станокка әйләнеп кайта. Ә бит КамАЗда Юрий Ивановичка өлкән технолог урынын тәкъдим итәләр. Димәк, икесе дә инженер эшендә кала алмаган. Нилектән шулай? Самченко «кәгазь» яратмый. Ә бит Кожевников үз эшләренә күнгән дә була. Хикмәт нәрсәдә? — Конструктор булуны ошатмадым,— ди ул.— Сызымчылар эшен башкарудан уза алмыйсың. Яки Мәскәүдән «пешеп җитмәгән» сызымнар килә — син шуларны җиренә җиткерергә тиеш. Аннары цехлар буйлап йөгер, диспетчер сыман шуларны урнаштырып азаплан. Каршы килсәләр, өсләреннән начальствога җиткер, эшчеләр өстеннән йөр. Туйдырды. — Бәлки сезгә заводыгыз ошамагандыр. Мөгаен, әле планны үтәүдә авыр чаклар туры килгәндер, Мәскәү җибәргән яңалыкларны эшкә ашырып мәшәкатьләнергә ара булмагандыр? — Күрегез әнә сез теләсә кайсы инженерны, участок начальнигын, мастерны. Кызганам мин аларны. Йөгерәләр, инструмент, материал артыннан чабалар, эш өләшәләр, нарядлар ябалар, өстәгеләр »• IfS ИНЕССА БУРКОВА ф К»мАЗДА ОЧРАШУЛАР алдында отчет тоталар. Иртәнге сигездә киләләр, кичке тугызда -китәләр. Тормышмыни бу? — Кызыгырлыгы аз, әлбәттә,— дип килешәм мин.— Ләкин бит ул эшләрне дә кемдер башкарырга тиеш. Сезнең өчен дә тырышалар. Оештыручылар алар. — Шулай, әлбәттә,— дип килешә Юрий Иванович та.— Мин дә шулай дим ич, үземә исә станок янында тынычрак. Кызыклырак та: конкрет эшең бар, ә машинасы белем, зирәклек һәм осталык та таләп итә. Ә-ә, менә нәрсәдә икән бит хикмәт! Эшче булып җитлеккән кеше диплом алган, һәм, күренгәнчә, аларның барысы да инженер хезмәтенә күнегә алмый. Ул элек үз урынында булган, үзен бәйсез сизгән. Ә хәзер шундыйлар турында кайгыртырга, аларга хезмәт күрсәтергә туры килә. Эш хакы да түбәнрәк. Хезмәтен инженер булып башлаган кеше исә чагыштырып тормый, эшне ничек бар — • шулай кабул итә. Ул да хезмәтенең җитешсез якларын үз җилкәсендә татый. Әмма коллектив, завод мәнфәгатьләре хакына түзә, җитешмәгәнне җиткерергә тырыша. Мин җайлап кына Кожевниковтан тагын сорыйм: — Инженер булып эшләп китә алмавыгыз өчен кимсенү хисе кичермәдегезме, Юрий Иванович? — дим. — Кичерми булмый инде анысы,— диде ул.— Эшең бармагач, ачу чыга иде. Станокка күчкәч, күңел тынычланды. Станогым да бит минем менә нинди, кайбер инженерларыңны да якын җибәрмәслек. — Аның каравы, инженер күп станокларның төзелешен белә, телен ача ала. — Мин дә,— дип өстәде Юрий Иванович. — Ләкин сезнең белемегезнең кулланышы тар — нибары бер станокта. — һич кенә дә алай түгел,— дип каршы төште Юрий Иванович.— Мин техник белем бирү курсларында укытам — үзебезнең токарьларны, слесарьларны яңа һөнәргә өйрәтәм. Ел буе диярлек мин аларга теория укыдым. Техникум программасы дәрәҗәсендә. Я, сезнеңчә, мин кем? 1— Укытучы, эшче-инженер. — Шулай шул менә. Бик шәп утыртты ул мине. Мин әле һаман иске шаблон буенча фикерлим: эшчене, инженерны аерып йөртәм икән. Баксаң, эшче- инженер дип кушып сөйләр вакыт җиккән. Шундыйларның берсе — ул үзе. Фоат Гомәр улы Хисамов белән очрашуга мин инде шуны аңлап килдем. Ул программалы идарә ителә торган станоклар бүлегенең электроника лабораториясендә бишенче разрядлы көйләүче булып эшли. Ул да дипломлы. Ленинград институтын тәмамлаган. Хиса- мовның эше электроника, югары математика белән бәйле. Аның һөнәре эшчедән чыннан да югары уку йорты дәрәҗәсендә белемле булуны таләп итә. Әгәр мин башта ук аның белән танышкан булсам, башкаларга кирәкле-кирәкмәс сорауларымны биреп тә маташмаган булыр идем. Хисамов эшенең нечкәлекләре белән миңа кызыксынырга туры да килмәде. Ул үзе сиздерми генә сүзне башкага борып алып китте. Дөресрәге, Фоат белән беренче күрешүебездә коридорда очраган бер кыз шуңа этәрде. Купшы киенгән, йөзендә ел^аю балкып торучы бу кыз Фоатны күргәч тагын да ачылып китте шикелле. — Исәнме. Федя! — дип сәламләргә ашыкты ул аны. — Кайтып та җиттеңме? Ялың бетте дэме? — Санаулы көн тиз уза ул,— диде Фоат коры гына. — Шундый матур булып кызынгансың! — Кыз аның салкын мөнәсәбәтенә игътибар да итмәде шикелле. Кызынуданмы, әллә тумыштан шулай кара тут йөзлеме Фоат — анысы миңа караңгы иде. Ә сыны бик килешле, спортчыларныкы кебек — ул икенче разрядлы гимнаст, өченче разрядлы штангист. ♦ — Кызынган дисеңме? Син комплиментлар яудырырга бик а. юмарт. Яңгыр көн күрсәтмәде,— диде Фоат. — Бәлки җилдәндер? Чынлап менә, җилдә дә кызыналар бит.— = кыз бераз каушый башлаган иде, ләкин үзен кулга алып өлгерде, £ сүзне башкага борды.— Чәршәмбеләреңне кайчан яңартасың? — Берсекөнгә,— диде Фоат. Аның күңеле бераз йомшара баш- < лаган иде бугай. Инде мин кызыксындым: — Нинди чәршәмбеләр ул, Фоат? — Музыкаль чәршәмбеләр. Минем өйдә. ♦ Теге кыз. егетнең күзләренә карарга тырышып, күндәм генә: < — Миңа килергә ярыймы? — дип сорап куйды. — Беләсең бит, ишекләр һәркем өчен ачык. Ләкин шуны белеп * кил: җиңел музыка булмаячак. Җитди халык җыела. Паганинины, =■ Бетховенны сорыйлар. Йокыга талмассыңмы? — Юу-у-ук,— диде кыз канатланып китеп.— Димәк, мин кнләм? < — Әйдә! Кыз (аны без Зина дип белик) күздән югалгач, мин Фоаттан ни ш өчен аның белән үзен бик коры тотуын белергә теләдем. — Җилбәзәк! — дип кулын селтәде ул.— Чүпрәкче. Коеп куйган “ секретарьша. — Аларның төрлесе була.— дидем мин сак кына. — Бәлки шулайдыр да. Бусы миңа бер дә ошамый. Гомумән дә монда хатынкызга карата талканың коры булу яхшы. Юлсызына юлыгып куюың бар. Андыйлар биредә аз түгел. — Менә сиңа мә! — Ә нигә гаҗәпләнәсез! Зур төзелеш. Төрле кеше бар монда. Кем урыныннан куба? — Фоат фәлсәфәгә бирелде.— Кайсыдыр бер ягы китегрәк булган кеше. Барысы да җайлы икән, нигә күченеп йөрсен? Китек язмышлар байтак монда. Әнә, үз ишләрен эзләсен. Фоат белән бәхәсләшмәвең хәерле. Уңайсыз: чөнки үзенең язмышына кагылырга, чагыштырып карарга туры киләчәк. Ул балалар йортында үскән. Аның үзен дә тормышы җайланмаганнарга кушып санарга мөмкин кебек, ә үзен ул андыйлар рәтенә кертми. Хәтта башына да китерми. Шулай булуы яхшы да! Димәк, Казандагы балалар йорты аны нык егет итеп үстергән. Мөгаен, аны шундый кеше итүдә карт няняның зирәклеге беренче этәргеч булгандыр. Ул аңа малай әле бәләкәй чагында ук әйткән: сине Ленинградтан китерделәр, дигән. Бала аңында бу хәбәр урнашып калган. Шуннан башлап Фоат каһарман шәһәр турында һәр нәрсәне күңеленә сеңдереп үскән: үзенең камалган шәһәрдә туганлыгы, әнисенең, улын коткарыр өчен, аны үз авызыннан өзеп туендыруы, әтисенең батырларча һәлак булуы турында хыялый биография уйлап чыгарган. Шуңа ышанып яшәгән. Ятим бала гадәттә ата-анасын көтеп яши. Ә Фоат — юк. көтмәгән әти-әнисен. үзен ташлаганнар дип. битәр ләмәгән. Киресенчә, ул алар турында истәлекне хәтер түрендә саклый. Олыгая төшкәч. Фоат уйлап чыгарылган биографиясенең дөреслеккә туры килмәвен аңлый (ул инде блокада өзелгәч. 1945 елның мартында туган икән). Ләкин уйдырмасыннан баш тартмый. Шул хыялы бит инде аңа ятимлекне матурлап яшәргә, үз язмы шыннан кимсенмичә үсәргә җирлек булган. Кыяфәтеннән аның нинди милләттән икәнен чамалап булмый. Ике телне дә: русчаны да, татарчаны да яхшы белә. Исемен дә төрлечә: әле Фоат, әле Федя дип дәшәләр. Икесенә дә ул риза. Татар җире аны үстергән, Ленин шәһәре образы аңа кеше булып җитлегергә булышкан. Балалар йорты Фоатны көчле, үз дигәнендә торучан, мөстәкыйль холыклы иткән. Тугызынчы класстан соң ул елга флотының һөнәр училищесына һәм кичке мәктәпкә күчә. Дөнья күрәсе, техниканы үзләштерәсе килә аның. Ике елдан соң ул Идел һәм Камада йөзә. Өлкән электрчы-радист егет Ленинградтагы су транспорты институтына читтән торып укырга керә. Ленинградта — яшьлек хыялы шәһәрендә яшәргә теләп, икенче курстан көндезге факультетка күчә, Фоатка кыенга туры килә. Ул укый да, төрле урыннарда эшли дә. һәр җәен төзелеш отрядларында уздыра. Акча эшли. Шул исәпкә укуын дәвам иттерә ала, Ленинград музейларына йөреп, гүзәллек белән ләззәтләнә, филармониядә, диңгезчеләр сараенда җырлый. Капелла солисты Юрий Наумович Шефриннан җыр дәресләре ала. Фоат балалар йортында чакта ук хорда җырлый. Армиягә’ алынгач, гарнизон оркестрында хезмәт итә. Шуннан инде Чаллыга килә. — Чөнки монда бөек төзелеш, — дип аңлатты ул миңа. — Барысы да яңа, беренче мәртәбә. Өр-яңа радиотехника, электроника. Минем күңелгә ятышлы, минем һөнәр. «Үзе үк Чаллыга юлсызлар, үзен кая куярга белмәгәннәр килә» дигән иде. Әмма мин бу хакта әлегә Фоатның исенә төшермәдем, җае чыкканын көтәргә булдым. Чәршәмбе көнне билгеләнгән сәгатькә Хисамов янына тулай торакка килдем. Фоатларның ике кешелек бүлмәсендә биш кыз (берсе Зина) һәм бер егет бар иде. Алар караватларга, урындыкларга утырганнар, хуҗа егетнең грамъязмалары каталогын укыйлар. Өстәлгә стереофонии «Вега» уйнаткычы куелган. Фоат, мине урнаштыргач, нигәдер карават астыннан ике зур чемодан тартып чыгарды. Аларны ачып җибәргән иде, мин гаҗәпкә калдым: чемоданнар пластинкалар белән тулы иде. — Бүген заявкалар буенча концерт,— дип белдерде Фоат, аннары миңа эндәште: —Теләсәгез кайсы әсәрне сайлагыз,— дип, кулыма каталог тоттырды. Яңарыш чоры музыкасы. XVIII йөз итальян хоры, Гайдн, Моцарт, Бах, Бетховен, Лист, Вагнер, Вивальди, Брамс, Шопен, Чайковский, Мусоргский — бөтен классиклар бар монда. Опералар, балетлар, оперетталар, һәм бик күп халыкның музыкасы. Шулай ук заманча җитди әсәрләр, эстрада, совет һәм чит ил музыкасы. Нәрсә генә юк?! Менә бу коллекция, ичмасам! Әлбәттә, ул еллар дәвамында җыелган, һәм әтисе акчасына да түгел, «Вега» үзе генә дә ике йөз сум тора. Фоат бөртекләп җыйган малын әнә нәрсәләргә тота. Башлап Бетховенның 23 нче сонатасы яңгырады. Аннары безне «Апассионата» үзенең көрәш рухы белән яулап алды... Музыка тынганда күзләр яна иде. Йөзләр алсуланган. Ә Фоат шул арада ниндидер китап алып бер өзек укыды: «Аппассионата»- дан да әйбәтрәк нәрсәне белмим. Искиткеч... музыка», «Аппассионата» турында Ленин шулай дигән. — Чынлап та искиткеч.— дип кабатлады Зина.— Ә Бетховенның «Айлы соната»сын мөмкин булмасмы? Минем аны бер мәртәбә дә ишеткәнем юк. — Ай нуры сыман хыялый, уйчан дип уйлыйсыңмы? — дип сорады Фоат. Зина аңа үтенү катыш сораулы караш ташлады.— Юк. Людвиг Релыптаб дигән шагыйрь генә аны шулай айлы төндә Фир- 118 валыптед күле пейзажы белән чагыштырган, һәм исем сонатага ябышып калган. Антон Рубинштейнның бу хәлгә җен ачулары чыккан. Соната салмак ай нурлары шикелле тонык түгел, бәлки фаҗигале, ашкын хисле дигән. Хәер, үзең тыңлап кара. — һәм Фоат «Вега»сын кабызды. . Минем күзләр Зинада иде. Кайгылы тавыш мәхәббәт газаплары, бәхет көтү һәм югалтулар турында җырлаганда аның йөзе моңсулана. Музыка күз явын алырлык чибәр, әмма каты бәгырьле гүзәлне сурәтләгәндә аның чырае җимерелә. Сонатаның өченче өлешендә ярсулы, Ромен Роллан атаганча, «кыргый төнге давыл» стихиясе бүлмәне тутырганда Зинаның күзләре зуррак ачылып, борын яфраклары җилкенә кебек иде. Газаплы һәм ярсу хисләр, кеше һәм язмыш алышуы Зинаның күңелен кузгатып җибәрде. Аның кичерешләрен Фоат та күрде, чөнки бераздан соң бөтендөнья музыкаль әдәбиятының шушы бөек әсәрләреннән берсе турында сөйләп китте: — Бу сонатасында Бетховен безгә үзенең уңышсызлыкка очраган беренче һәм бик тирән мәхәббәте турында сөйли. Ул сүз белән тасвирлап бетереп булмастай дәрәҗәдә чибәр итальян кызы Джульетта Гвиччардины сөя. Джульетта аңа ягымлы була, мәхәббәтен вәгъдә итә. Бетховен аның әсиренә әверелә, үзен җиде кат күктәгедәй хис итә. Шул чакта теге җилбәзәк, — Фоатның йөзенә ачу чыккан иде, — икенче берәүнең кочагына ташлана. Мәгъшукасының буш бер кеше булуын күрү Бетховенга каты тәэсир итә... Үзем Фоат сөйләгәннәрне тыңлыйм, аның Зина турында элегрәк әйткән сүзләреннән баш тартыр дәрәҗәдә үзгәрүен күреп куанам. Музыка аңа бүген Зинаның йөрәген ачты... Ул арада Фоат инде чәй әзерләү белән мәшгуль иде. Печенье һәм шикәрне өстәлгә куйды, «Вега»ны тәрәз төбенә күчерде. Стаканнарга әле бер чәйнектән, әле икенчесеннән чәй сала-сала, бездән сораштыра : — Сезгә һинд чәеме? Әллә катнашмы, ассортинымы? — ди. Фоат Хисамовта музыкаль чәршәмбе шулай дустанә төстә үтте. Биш-алты кешене бергә туплаган шушы кечкенә генә кичә төсендә күп меңнәрне бергә җыйган, аларның күңелләрен бер-берсенә ачкан гигант КамАЗ образын күреп була. Фоатның үзен генә алыйк менә. Нинди бай фонотека җыйган. Музыка пропагандаларга аңа берәү дә кушмаган бит. Аның бу игелеген берәү дә җәмәгать эшенә санамый да. Алары да җитәрлек Фоатның: политинформатор һәм заводның интернациональ дуслык клубы председателе, үз бүлегендә ирекле халык дружинасы башлыгы. Ә музыкаль кичәләр аңа берни белән дә чагыштыргысыз рәхәтлек — башкалар белән кичерешеп, берләшеп музыка серләренә төшенүдән туган садә хисләр китерә. Минем яңа танышларымнан — эшче-инженерлардан берсе Фоат Хисамов менә шундый. zwwvwvwv