ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ТУРЫНДА ЯҢА ХЕЗМӘТ
Татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе булган олы әдип Галимҗан Ибраһимов мирасын өйрәнүнең ярты гасырдан артыграк тарихы бар. Октябрь революциясенә кадәр үк инде язучы буларак аның шәхесе һәм иҗаты тирәсендә шактый кызу бәхәсләр бара. Әдипнең дөньяга карашына, аның әсәрләренә марксистикленинчыл дөрес бәя бирү өчен көрәш Бөек Октябрь революциясеннән соң да дәвам итә. Татар совет әдәбияты классигының иҗат мирасын тикшерү һәм киң масса укучылар арасында пропагандалауга Г. Сәгъди, Г. Нигьмәти, Г. Гали. Г. Халит, Г. Бәширов, М. Гайнуллин, А. Шамов, Р. Бикмехәммәтов, X. Госман, И. Нуруллин, Г. Мөхәммәдова кебек татар язучылары, әдәбият белгечләре һәм тарихчылары, рус галимнәреннән П. Коган, А. Самойлович, Л. Климович, башкорт халык шагыйре С. Кудаш һәм башкалар үзләреннән бик зур өлеш керттеләр. Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнү соңгы ике дистә ел эчендә аеруча киң колач алды. Татар совет әдәбияты тарихы буенча язылган хезмәтләр арасында бу күренекле әдипнең күп кырлы һәм бай иҗаты, кайнап торган иҗтимагый-политик эшчәнлеге теге яки бу дәрәҗәдә чагылмаган бер генә зур хезмәт тә юк дисәк, мөгаен, ялгыш булмас. Г. Ибраһимовның күп кырлы иҗатын өйрәнүчеләр арасында исеме җәмәгатьчелеккә яхшы таныш булган галим, филология фәннәре докторы Мансур Хәсәнов үзенә аерым бер урын алып тора. Аның моңа кадәр Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан монографик хезмәтләре һәм әдип турындагы мәкаләләр циклы укучыларда киң хуплау тапты, әдәби һәм фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан югары бөялөндө. Әле күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында М. Хәсәновның күп еллык эзләнүлөре- нәтиҗәсе булган яңа хезмәте дөнья күрде '. Ул галимнең моңа кадәрге китапларыннан үзенең байтак кына камилләшкән булуы белән аерылып тора. Бу хезмәттә язучының иҗат биографиясенә караган куп кенә әһәмиятле фактларга төгәллек кертелгән, иҗа- дииҗтимагый эшчәилегенә бирелгән характеристика тагын да киңәя төшкән, аның әдәби осталыгы һәм татар әдәбиятында революцион роман жанрын тудырудагы роле турында өр-яңа бүлекләр өстәлгән. Аеруча шунысы куанычлы, язучының «Безнең көннәр», «Кызыл чәчәкләр». «Казакъ кызы», «Татар хатыны ниләр күрми», «Тирән тамырлар» кебек иң популяр әсәрләренә заман югарылыгыннан торып анализ ясалган. Китапта әле генә санап үтелгән әсәрләрнең һәркайсына махсус бүлек багышланган, аларның язылу тарихына киң урын бирелгән, язучының сүз остасы һәм зур фикер иясе буларак үсеш эволюциясе күздән кичерелгән. Татар совет прозасы классигын өйрәнүдә Мансур Хәсәновның принципиаль яңалыгы һәм бу өлкәдә ул керткән өлешнең төп үзенчәлеге нәрсәдә соң? Безнеңчә, барыннан да элек, язучының чиксез бай иҗатын, әдәби-эстетик һәм фәнни мирасын, җәмәгать һәм политик эшчәнлеген бәяләүгә һәрьяклап якын килүдә. Монография авторы бик хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, Галимҗан Ибраһимов — революциягә. халыкларның азатлыгы һәм киләчәге өчен көрәшкә үзенең әдәби талантын, зирәк акылын, энциклопедик белемен генә түгел, йөрәк кайнарлыгын һәм үзенең бөтен тормышын багышлаган киң колачлы әдип. Ул — үз әсәрләрендә социалистик реализмның төп прин * ?1_Х . Хэсә,">0 Галимҗан Ибраһим» Казан, 1977 (рус телендә). Т ципларын алга сөрген зур художник та, тирен фикерле әдәбият теоретигы да, зирәк акыллы, зур эрудицияле принципиаль тәнкыйтьче һәм танылган галим дә. Аның татарлар арасында революцион хәрәкәт тарихы. әдәбият теориясе, эстетика һәм тел белеме буенча язылган күп санлы җитди хезмәтләре бүген дә үзләренең актуальлекләрен югалтмый яшәп киләләр. Берничә роман һәм повесть, дистәләрчә хикәя һәм татар драматургиясендә беренче буларак иҗат ителгән революцион пьесадан тыш, аның тарафыннан 350 ләп мәкалә, татар теле һәм әдәбияты буенча уннан артык дәреслек язылган. Болар өстене ул — күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Г. Ибраһимов иҗатын, аның күп кырлы фәнни һәм идся-пропәгандистлык эшчәнле- ген тикшергәндә, татар җәмәгатьчелеге тормышына ясаган йогынтысын билгеләгәндә М. Хәсәнов үз бурычын үтәүгә бер үк вакытта һәм тарихчы, һәм әдәбият белгече, һәм фикер иясе буларак та якын килә. Зур әдипнең революцион эшчөнлеге һәм иҗатын тикшерүгә әнә шулай һәрьяклап якын килмәгәндә, аның титаник фигурасын күз алдына китереп бастыру, күп милләтле совет әдәбияты тарихында тоткан урынын дөрес билгеләү мөмкин дә булмас иде. Мансур Хәсәнов әдипнең идея-политик һәм әдәби-эстетик карашлары эволюциясен, бунтарь шәкерттән алып принципиаль марксист-ленинчы булып җитлеккәнгә кадәрге юлын бөтен каршылыклары белән чагылдыра. Яңа фактик материалларга, шул җөмләдән бай архив документларына таянып, ул. Г. Ибраһимовның дөньяга карашы милли иҗтимагый фикернең алдынгы традицияләре һәм, беренче нәүбәттә, демократик мәгърифәтчелек хәрәкәте нигезендә формалашканлыгын кире кагылмаслык итеп дәлилли. Туган әдәбиятыбызның күп гасырлы гуманистик традицияләрендә тәрбияләнгән әдип бөек рус әдәбияты аша үтеп кергән бөтенкешелек культурасының иң яхшы казанышларын кабул итеп ала. Монография авторын, барыннан да элек. Г. Ибраһимовның рухи эзләнүләре, аның идеяхудожество ягыннан әсәрдән-әсәргә. этаптанэтапка үсә баруы кызыксындыра. Язучы үзенең беренче иҗат тәҗрибәләрендә реформаторлык хәрәкәте юлында булган булса, озакламый инде аны «яңарыш кертү» лозунглары һәм идеаллары гына канәгатьләндерми башлый. Туган халкын янып сөю һәм аның авыр хәле өчен әрнү хисләре Октябрь алды елларында ук инде аны революцион-демократлар позициясенә басарга этәрә. Менә шуңа күрә дә Г. Ибраһимов алдында: «Революцияне кабул итәргәме, юкмы?» дигән сорау тормый. Ул аны тулысынча һәм һичбер икеләнүсез кабул итә. совет властеның беренче көннәреннән үк үзенең кабатланмас зур талантын революцион идеалларны тормышка ашыру өчен изге көрәшкә багышлый. Икенче яктан, нәкъ менә Бөек Октябрь революциясе аның киләчәктәге иҗади үсеше һәм куркусыз көрәшче булып чыныгуы өчен кирәкле барлык шартларны тудыра, күп кырлы сәләтенең тулысынча җәелеп китүе өчен киң юл ача. Болар исә язучыга үз заманының әдәби процессында һәм гомумән әдәбиятыбыз тарихында иң күренекле урыннарның берсен яулап алырга мөмкинлек бирә. Татар әдәбияты һәм культурасы үсешенә Тукайдан кала, мөгаен, һичкем шул кадәрле зур һәм тирән йогынты ясамагандыр, дип искәртеп уза М. Хәсәнов. Ул татар дөньясында яңа шартларда — пролетар революциясе һәм социалистик тезелеш шартларында җитлеккән искиткеч талантларның берсе була. Тагы шуны да аерым билгеләп узарга кирәктер, автор үзенең хезмәтендә Галимҗан Ибраһимовның иҗади эзләнүләрен анализлау белән генә чикләнми, мәсьәләне киңрәк планда куя. Галимҗан Ибраһимовның революцион эшчөнлеге һәм әдәби иҗат юлы татар халкының рухи үсеш баскычлары һәм милли иҗтимагый фикер формалашуы процессы белән дә тыгыз бәйләнештә карала. Монографиядә билгеләп үтелгәнчә, тугандаш республикаларда яшәүче һәм иҗатларын Октябрь революциясенә кадәр үк башлап җибәргән, соңыннан Совет властена теләктәш булган алдынгы карашлы язучылар, галимнәр, культура эшлеклеләренең аңында дөньяга марксистик-ленинчыл караш туу һәм ныгуы мәсьәләсе аерым бер әһәмияткә ия. Автор бу процессны кирәгеннән артык гадиләштерергә, вакыйгалар инде булып узганнан соң «төзәтергә», үткән юлны каршылыкларсыз, шома итеп күрсәтергә яратучылар белән бәхәскә керә. Шунда ук алдынгы фикерле культура эшлеклеләренеңаңында марксизм-ленинизм идеяләре тулысынча җиңгәнгә кадәр партиягә әле озак еллар буе планлы һем ачык максатлы эш алып барырга туры килгәнлеге искәртелә. Икенче яктан. М. Хесенов үзенең хезмәтендә Галимҗан Ибраһимовны милли мәсьәләләрдә, имештер, партия политикасы белән килешмәүче, партия политикасыннан аермалы булган «үз линия»сен үткәрүче мил- лөтчеоппозицияче итеп күрсәтергә маташучыларга каршы чыга. Ә бит безнең дошманнарыбыз арасында мондый сафсата фикерне якларга маташучылар әле бүген дә юк түгел. Бу күләмле монография белән танышып чыкканнан соң күренекле әдипнең татар прозасы үсешенең тулы бер этабын тәшкил иткән утыз еллык иҗат юлы күз алдына килеп баса. Бу юл чорыбызның төп герое — социалистик җәмгыять кешесен революцион һәм сыйнфый көрәш кочагында күрсәтергә омтылудан гыйбарәт. Автор әдипнең абстракт-романтик гуманизмнан җитлеккән реализмга кадәр булган үсеш эволюциясен бөтен каршылыклары белән ачып бирә. Г. Ибраһимов милли әдәбиятның прогрессив традицияләрен дәвам итүче әдип кенә түгел, ул бер үк вакытта җитди эзләнүләр алып барган художник-новатор да иде. Автор бу фикерне бай материалга нигезләнеп исбатлый. Г Ибраһимов татар әдәби теленең яңа катламнарын күтәреп, аны халык теленең образлы элементлары белән баетты, әдәби телебезнең пластик матурлыгын, аһәңлелеген, поэтик мөмкинлекләрен киңрәк ачты. Күренекле язучының әдәби осталыгы һәм тел байлыгы әдәбиятыбызга килүче һәр яңа буын өчен кабатланмас бай мирас һәм үрнәк булып тора. Аның иҗат принципларын өйрәнеп, алга таба дәвам иттерүчеләр арасыннан автор Гомәр Бә- широв, Мирсәй Әмир, Афзал Шамов, Әмирхан Еники, Фвтих Хөсни, Габдрахман Әпсә- лөмов һәм Гариф Ахуновларның исемнәрен атый. Бу исемлек болар белән генә чикләнми. әлбәттә. Төптәнрәк уйлап караганда, проза жанрында эшләүче бүгенге һәрбер татар язучысы Г. Ибраһимов иҗатының шифалы йогынтысын теге яки бу дәрәҗәдә һәр вакыт тоеп-сизеп тора. Мансур Хәсәнов раславынча, Г. Ибраһимов иҗаты, аның күп кырлы фәнни һәм җәмәгать эшчәняеге татар әдәбияты тарихында гына түгел, күп милләтле бөтен совет әдәбияты тарихында да сизелерлек эз калдырды. Күренекле төркмөн язучысы Берды Кербабаев «Правда» газетасының 1962 елгы 13 март санында болай дип язды: «Совет власте урнаштырылган беренче елларда, Урта Азия халыклары әдәбиятлары белән чагыштырганда, татар әдәбияты аеруча алга киткән иде. Анда Галимҗан Ибраһимов күренекле урын алып торды. Аның әсәрләрендә барлык социалистик милли әдәбиятларның нигезен тәшкил иткән принципиаль яңалык бар иде». Күренекле совет әдәбияты белгече, профессор П. С. Коган Галимҗан Ибраһимов үзе исән чагында ук аның иҗатына югары бәя биреп: «Г. Ибраһимов иҗатындагы кызыксындыру көче — аның күп тармаклы булуында. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала, — дип билгеләп үтте. — ...Киләчәктәге якты тормышка бару хәрәкәтендә Союзыбыздагы барлык халыкларның алдынгы әдәбиятлары зур роль уйнады. Г. Ибраһимов — шушы әдәбияттагы иң кыю рыцарьларның берсе». Хезмәттә әдип иҗатын югары бәяләгән тагы күп кенә күренекле язучы һәм галимнәрнең әнә шундый матур-матур фикерләре китерелгән. Г. Ибраһимовның иҗатыиа А. М. Горький да зур бөя бирә. Ул аны күп милләтле совет әдәбиятының үсешенә үзләреннән аеруча зур өлеш керткән язучыларның берсе дип саный. Г. Ибраһимов китапларын рус совет язучылары А Фадеев һәм Ф. Гладков мактап телгә ала. Л. Соболев исә аны «татар әдәбиятының титаны» дип атый. Милли әдәбиятларның формалашуында Г. Ибраһимов иҗатының ролен чиксез югары бәяләп, аны үзләренең уртак остазлары санап, казакъ язучысы, академик Сабит Муканов. башкорт совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Давыт Юлтый, таҗик әдәбияты классигы Садретдин Айни, үзбәк язучысы И. Солтанов, өзербәйҗан әдипләре Сәмәд Вургун, Мехти Гусейн һәм башкалар да кызыклы фикерләр әйттеләр. М. Хәсәновның яңа хезмәте Г Ибраһимов иҗатын ейрәнү өлкәсендә алга таба бер адым һәм яңа этапка күтәрелү булып тора. Шул ук вакытта ул татар әдәбият белеменең де җитлеккәннөнҗитлегә баруын күрсәтүче факт. Бу монография әдип турында аның биографлары, әдәби процессны тикшерүчеләр, тарихчылар тарафыннан моңарчы язылганнарны (без иң элек М. Хәсәновның үз хезмәтләрен күздә тотабыз — Р. М.) өр-яңа фактлар һәм нәтиҗәләр белен баетып, тулыландырып эшләнгән җитди хезмәт. Автор, киң фактик материалга һәм совет әдәбияты белеменең зур казанышларына таянып. Г. Ибраһимовның иҗат методы турында үз концепциясен булдыруга ирешкән. Фәнни тикшеренүләр практикасында теге яки бу күренекле шәхес эшчәнлегенең аерым якларына ясалган анализ гомуми синтез өчен хезмәт итә. Бу очракта да без Шуны күрәбез. Бер үк вакытта, Г. Ибраһи- мевның бетен иҗат юлын, фәнни, иҗтимагый һәм политик эшчәнлеген үз зменә алган бу синтез аның куп кырлы иҗатының тәрле аспектларын анализлау эчен үзе үк яңадан- яңа мөмкинлекләр ача.