Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИНЛЯНДИЯДӘ ТӨРКИ ТЕЛЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ ТАРИХЫННАН

КЫСКАЧА КҮЗӘТҮ

10

Финляндиядә төрки телләрне өйрәнүнең йөз елдан артыкка сузылган тарихы бар. Бу эш, гомумән, шәрыкны өйрәнү фәне белән бәйле була һәм ул өлешчә әле хәзер дә шулай. Үткән гасыр уртасында Хельсинки университетының шәрык телләре кафедрасы тирәсендә конкуренция башланып, андагы җитәкчелеккә Герман Келлгрен һәм Вильгельм Лагус дәгъва кылалар. Келлгрен 1853—1854 елларны Санкт-Петербург һәм Лейпцигта укыганда, гаҗәеп тизлек белән ислам дөньясының өч төп телен өйрәнә. Бер үк вакытта ул шул телләр турында «Гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә алмашлык» дигән хезмәтен һәм «Ибн-Маликның әл-Ламиясе11» (критик текст һәм искәрмәләр) исемендәге диссертациясен яза, аны 1854 елны яклый. Аның конкуренты Лагус та бик тырышып эшли һәм шул ук елда үзенең саф тюркологик темага багышланган «Төрекчә китапта Огүзнамә турында язган Саид Лукмани» исемендәге диссертациясең бастырып чыгара. Алтмыш җиде биттән торган бу хезмәттә моңа кадәр дөнья күрмәгән кечкенә бер кульязма өйрәнелә. Лагус аны Вена шәһәренең Кайзер китапханәсеннән табып ала. Кулъязмада сәлҗукләр тарихы яктыртыла. Сайлауларда Келлгрен җиңеп чыга һәм 1854 елны көнчыгыш әдәбияты профессоры итеп билгеләнә. Бер елдан соң ул «Фуад һәм Җәүдәт әфәнделәрнең госман теле грамматикасы» дип аталган хезмәтен дөньяга чыгара. Биредә сүз үз чорында ике төрек министры тарафыннан төзелгән һәм госман теле буенча озак вакытлар яхшы дәрес- 10 Немец телендә язылган бу мәкаләне татарчага X. Курбатов тәрҗемә итте 3 Ламия — рифмасында «л» авазы булган шигырь, (Искәрмәләр тәрҗемәченеке ) Ргсемдэ: (сулдан уңга) профессорлар М. 3. 3»киев. Хатип Госман. Гомзр Таһир. - М. X. Гайнуллин. И. Надиров фотосы. лей булып саналган төрек грамматикасының немец теленә күчерелгән басмасы ту- * рында бара. Әмма исламика юнәлешен алга сөрүче османология Хельсинки униаер- а ситетында күзгә ташланырлык нәтиҗәләргә ирешә алмый. Ориенталистик тюрколол гия юнәлеше исә шактый әһәмиятле уңышлар казана. Келлгрен бер үк вакытта тере * терки телләрне тикшерүче дә, борынгы терки язмаларны ачучы һәм өйрәнүче дә, »- чагыштырмалы тюркологиягә юл салучы да була. Бу юнәлеш чынлыкта әле Антти Юхана Сьегреннан ук башлана. Ул 1828 елда Казанда эшли, 1836 елда Кырым татарлары телен өйрәнә. Үткән гасырның беренче яртысында яшәгән Матиас Алексантери Кастрен да тюркологиягә зур гына өлеш кертә. Ориенталистика белән шөгыльләнгән чорда Кастрен госманлы төрекләр телен өйрәнә һәм 1839 елны басылган диссертациясендә фин һәм төрки телләренең туганлыгы турында кызыклы гына фикерләр әйтә. Тел буенча булган соңгырак тикшеренүләрендә, аеруча профессор исемен алу өчен язылган «Алтай телләрендә зат кушымчалары» исемле хезмәтендә, ул урал-әл- тай теориясенә тулырак туктала. Сүз уңаенда шуны да әйтик, «алтай телләре» дигән атаманы фәндә беренче булып (1845 елда) Кастрен куллана башлый. Бу термин бүгенге урал-алтай телләре дигән мәгънәгә якынча туры килә. Ягъни, бер яктан, фин- угыр һәм ненец телләрен, икенче яктан, төрки-татар, монгол һәм маньчжур телләрен үз эченә алган зур бер төркемне белдерә. «Алтай телләре» тәгъбире шушы киң мәгънәдә озак вакытлар кулланышта йөргәннән соң Г Рамстедт аңа яңа эчтәлек бирә һәм шул эчтәлек белән ул халыкара лингвистик терминологиягә килеп керә Күп еллар дәвамында нык тырышлык куеп үткәргән фәнни экспедицияләрендә Кастрен Урал һәм Алтайдагы унбиш тел буенча бай Һәм кыйммәтле материал туплый. Тюрколог буларак, аның'иң әһәмиятле эшләреннән берсе итеп, койбал диалекты. катса татарлары һәм карагае телләре буенча тикшеренүен күрсәтергә кирәк 1847 елның җәендә Абакан далалары һәм Саян тауларында йөреп, кыска гына ва кыт эчендә ул бу телләргә хас үзенчәлекләрне теркәп калдырырга өлгерә. Ун елдан соң бу материалның төп өлешен Шифнер «Минусинск краендагы татарларның сөйләше нигезендә койбал һәм карагае грамматикасы» дигән исем белән китап ител (сүзлеге белән бергә 210 бит) бастырып чыгара. Бу, чыннан да, фин тюркологик лингвистикасының беренче зур уңышы иде. Финляндиядә моның кебек башка хезмәтләр барлыкка килгәнче, дистәләгән еллар буена ул үзенең халыкара әһәмиятен югалтмаган күренекле хезмәт булып калды. XIX гасырның икенче яртысында Хельсинки университетында эшләгән фин тел галиме Август Ахлквист шулай ук тюрколог буларак та таныла. 1856 елда ул озак кына вакыт Казанда һәм аның тирәсендәге авылларда була. Анда татар һәм чуваш телен өйрәнә. Бу телләрнең кардәшлек мөнәсәбәте турында ул чакта бердәм фикер булмый. Күп кенә галимнәр чуваш телен фин-угыр телләренең берсе дип карыйлар. Ахлквист чуваш теленең нигезендә, кардәш телләрдәгедән бик нык аерылып тора торган булса да, төрки формалары ята дип күрсәтә. Чуваш теле буенча Ахлквист җыйган гаять зур күләмле (ике ягы да язып тутырылган 200 ләп бит) кулъязма фин- угыр җәмгыяте архивында әле дә саклана. Әле генә искә алынган фин-угыр җәмгыяте дә — үзенең барлыкка килгән көненнән башлап (1883 ел) алтаистика һәм тюркология буенча Финляндиядә алып барылган тикшеренү эшләренә җитәкчелек итүче һәм нык ярдәм күрсәтүче фәнни бер мәркәз. Җәмгыятьнең нигезен салучы Отто Доннер алтаистиканың аерым тармаклары белән дә якыннан кызыксына. 1887—1891 елларда көньяк Себергә һәм төньяк Монголиягә, шул исәптән Орхонга, андагы таш язмаларны эзләү һәм рәсемгә төшерү өчен фәнни экспедицияләр оештыруда аның хезмәте һәм тырышлыгы шактый зур була. Соңыннан Вильгельм Томсен ул язмаларның борынгы төрки хатирәләр икәнен ачты. Экспедициянең табышлары чиктән тыш кыйммәтле булуын искә алып, Доннер бу тел хатирәләрен бастырып чыгаруга нык ярдәм күрсәтә. Биредә алтаистиканың нинди дә булса тармагы белән турыдан-туры шөгыльләнмәгән фин галимнәренең тулы исемлеген биреп тормасак та, инде хезмәт һәм гомер юллары тәмам булган Арвид Генетз, Хейкки Паасонен, Ирье Вихман, Арттури Каннисто, Кай Доннер һәм И. X. Тойвонен исемнәрен атап әйтергә кирәк. Аларның барысы да финно-угористикага хезмәт иттеләр, урал телләре белән төрки телләр арасындагы бәйләнеш турында әһәмиятле тикшеренүләр бастырып чыгардылар. Тюркология өлкәсендә Хейкки Паасонен (1865—1919) онытылмаслык тирән эз калдырды. Аның мордва һәм остяк телләрендәге төрки алынмалар турындагы хезмәтен, чуваш теле сүзлеген, шулай ук ноталары белән бергә үзе язып алган татар һәм чуваш халык җырлары җыентыгын атап күрсәтергә кирәк. Бу җыентыкның ул «Татар җырлары» (1901 ел) дигән кечкенә бер сайланмасын гына бастырып чыгара алды. Соңрак Мартти Рясянен, Эйно Карахка һәм Иштван Кечкемети Паасонен җыйган татар һәм чуваш телләре үрнәкләрен 550 битлек зур китап итеп чыгардылар. Паасоненның татар лексикологиясе җыентыгы 1965 елда дөнья күрде. Татар телен өйрәнүче фин галимнәреннән тагын Й. Ахтинен-Карсикконы һәм аның «Татар теленең яңа имласы» (1923) дигән хезмәтен әйтеп үтәргә кирәк. Хәзерге алтаистикага нигез салучы мәшһүр фин галиме Г. Рамстедт (1873 ___________ 1950), барыннан да бигрәк, монголист буларак билгеле. Әмма фәнни-тикшеренү эшчәнле- генең тәүге елларында ул төрки телләр һәм тунгус теле, ә соңрак тагын корея теле белән дә кызыксына. Гомеренең шактый өлешен тюркологиягә багышлаган бу фин лингвистының турыдан-туры шушы өлкәгә караган күп санлы ачыш һәм хезмәтләреннән биредә бары икесен атап үтү дә җитә: берсе — «Төньяк Монголиядә табылган ике уйгыр рун язмасы» (1913 ел). Бу хезмәтендә автор Монголиядә үзе ачкан борынгы таш язмаларны җентекләп тикшерә. Икенчесе _______ «Чуваш теле мәсьә ләсенә карата» дигән хезмәт. Рамстедтның фикерләрен яклау һәм үстерү юнәлешендә тора-бара халыкара мәктәп барлыкка килә. Финнәрдән моның иң данлыклы вәкиле ___________________________ Финляндия төрки филологиясенең беренче һәм хәзерге бердәнбер профессоры ___________ Мартти Рясянен. 1910—1914 елларда ул Казан университетында укый. Аның фәнни эшчәнлеге инде илле еллап дәвам итә. Үзенең хезмәтләре белән дөнья тюркологлары арасында ул хөрмәтле урын алды. М. Рясянен — күп эшчәнлек күрсәткән диалектолог, тел та рихчысы һәм лексиколог. Ул орхон-енисей руник язмалары белән дә. Урта Идел буе халыкларының телләре арасындагы үзара бәйләнешләре белән дә, төрки халыкларның тарихи фонетика һәм морфологиясе белән дә этимологик сүзлекләр төзү белән дә бердәй дәрәҗәдә кызыксына, һәр өлкәдә фән өчен кыйммәтле хезмәтләр яза. Рясяненның киң колачлы фәнни иҗатыннан биредә кайбер иң әһәмиятле хезмәтләрен генә атап үтик: «Төрки телләрнең борынгы ядкарьләренә бер караш» (1947 ел), «Төрки телләрнең морфологиясенә материаллар» (1957 ел), «Төрки телләрнең этимологик сүзлеген төзү тәҗрибәсеннән» (1969 ел) һ. б. М. Рясяненның 1949 елда Хельсинкида немец телендә басылган «Төрки телләрнең тарихи фонетикасына материаллар» исемле күләмле хезмәте соңыннан башка телләргә дә тәрҗемә ителеп берничә илдә басылды.1 Рамстедт белән Рясяненның шәкертләре Пентги Аалто һәм Аулис Й. Йоки алтаис- тика һәм тюркология буенча шулай ук әһәмиятле хезмәтләр бастырып чыгардылар Рамстедт юнәлеше бигрәк тә профессор Аалто эшчәнлегендә ачык гәүдәләнде. Бу аның мөстәкыйль тикшеренүләрендә дә. остазы калдырган фәнни мирасны, шул исәптән, «Алтай тел белеменә кереш» дигән мөһим кулланманы, корея теленең этимологиясен һәм калмык теле үрнәкләрен бастырып чыгаруда да күренә Аның «Монголиядәге борынгы төрки тел язмаларына материаллар» (1958 ел) исемле тикшеренүе борынгы төрки тел белеменә җитди өлеш булып тора. Профессор Йокиның Саяндагы җирле халыклар телендәге алынма сүзләрне тикшерүгә багышланган зур күләмле диссертациясе башлыча алтаистика өлкәсенә барыннан да бигрәк тюркологиягә карый. Моннан тыш ул үзе җыйган материаллар нигезендә язылган. Себер- дәге Кызыл шивәсенә һәм этимологиягә багышланган күп кенә мәкаләләрен матбугатта чыгарды. Профессор Армас Салоненның беренче тикшеренүләре арасында уйгыр теле синтаксисына караган хезмәт бар. ә аның икенче бер китабы торки халыкларының тарихын тикшерүгә багышланган. Шуларга өстәп, Финляндиянең Будапешттагы илчесе Пауль Йюркянкаллионың бүгенге төрки халыклар һәм аларның телләре турындагы танылган хезмәтен (1950 ел) һәм шулай ук профессор Юсси Ароның Хельсинки университеты китапханәсендә гарәп, фарсы һәм төрки телләрдәге кулъязмалар» (1958 ел) дигән бик файдалы библиографиясен дә әйтик Күренә ки, фин галимнәренең алтаистика һәм тюркология өлкәсендә гаять әһәмиятле, халыкара танылган хезмәтләре күп. Бүген дә Финляндиядә бу традицион фәнни дисциплиналарны өйрәнү дәвам итә- Кастренның койбал һәм карагае татарлары турындагы материаль! тулыландырылган яңа басмада чыгачак. Рамстедт җыйган материал шулай ук бастыру өчен әзерләнә. Бүтән галимнәрнең дә терки телләрне өйрәнү буенча туплаган материаллары бар, һәм алар аны. халыкара фәнни әйләнешкә кертү өчен, нәшер итәргә әзерлиләр.