Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ИҖАТ СОЮЗЛАРЫНЫҢ БЕРЛӘШТЕРЕЛГӘН ПЛЕНУМЫ Октябрь аенда КПСС елка комитетының Политик мәгариф йортында республика ижат союзларының берләштерелгән тантаналы пленумы булды Пленумда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Г А Ахунов, Художниклар союзы идарәсе председателе Ә И. Тумашев, Композиторлар союзы идарәсе председателе урынбасары М. 3. Яруллин, Архитекторлар союзы идарәсе председателе С. С. Айдаров, Бөтснроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге председателе Р А Җнһаншнна иптәшләр 60 елда татар совет әдәбияты һәм сәнгатенең үсеше хакында докладлар сөйләделәр Пленум эшендә ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. X Хә- сәнов, КПСС елка комитетының культура бүлеге мөдире М М Мусин. КПСС өлкә комитетының фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире Ә С Миндубаев, ТАССР культура министры И. Н. Алиев. КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре А. Г Ка дыйрова катнашты ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Г. Тукай исемендәге клубта Татарстан язучылары партия оешмасының отчет-сай- лау җыелышы булды Партия бюросының еллык эше турында докладны партбюро секретаре урынбасары Кояш Тнмбикова сөйләде Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан Гомәр Бәширов. Мирсәй Әмир. Госман Бакиров, Гариф Ахунов. Сара Са- 1ЫЙК0В.1. Гәрәй Рәхим, Мәдинә Маликова, Райса Ишморатова һ б. иптәшләр партбюроның еллык эшенә анализ ясадылар, алда торган бурычларга тукталдылар Партии оешмасы секретаре итеп драматург Туфан Миңнуллнн сайланды Бюро членнары С Хәким. 3 Нури. М Скороходов, II Юзеев, К Тнмбикова ЖУРНАЛГА - ОРДЕН КПССның Татарстан өлкә комитетының теоретик һәм политик журналы «Коммунист Татарин» («Татарстан коммунисты») марксизм ленинизмны пропаган далау үагы хезмәтләре, хезмәт -ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдәге, алармы хужалык һәм культура төзелеше бурычларын үтәүгә туплаудагы нәтиҗәле эше өчен Халыклар дуслыгы ордены беләк бүләкләнде Олы бүләкне тапшыруга багышланган тантаналы җыелышка. Матбугат йортының конференц-залына республика газеталары һәм журналлары, телевидение, радио, нәшриятлар хезмәткәрләре, галимнәр, партия, совет һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре җыелды. Җыелышта СССР Верховный Советы Президиумы члены. КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф Ә. Табеев катнашты Ул кереш сүз сөйләде һәм журнал байрагына Халыклар дуслыгы орденын беркетте Журнал коллективын КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре А Г Кадый- рова. Татарстан Журналистлар союзы идарәсе председателе. «Социалистик Татарстан» газетасы редакторы 11.1 X Хамматов, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, профессор М. X Мөхәррәмов, Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе. язучы Гариф Ахунов чын күңелдән тәбрик иттеләр РЕВОЛЮЦИЯ ҺӘМ ЯЗМЫШЛАР Проза һәм тәнкыйть секцияләренең берләштерелгән утырышы «Революция һәм язмышлар» исеме астында узды Бөек Октябрьның 60 еллыгына багышланган бу сөйләшүгә Гариф Ахуновның «Идел кызы» романы нигез итеп алынды Кереш сүз белән тәнкыйтьче Флүн Мусин чыкты Аннары Г Ахунов роман өстендә ничек эшләве, шул чор тормышын ничек өйрәнүе турында сөйләде Фикер алышуларда язучылар Г Бәширов. М Әмир. Ә Еники. Ф Хөсни. И Нуруллин Р Мостафии. X. Хәйри. X Сарьян. М Маликова катнашты Алар «Идел кызы» романының татар әдәбиятында олы вакыйга булуын билгеләп үттеләр. Романның уңай якларын да. кимчелекләрен дә күрсәттеләр Балалар әдәбияты секциясенең бюро утырышында яшь язучы Сәмигулла Хәй- ретднновның «Тал тамырлары кебек» исемле хикәяләр җыентыгы пам яшь язучы Гайсэ Гатауллнннын «Этнең койрыгы ник кәкре’» дигән хикәяләр китабы тикшерелде Утырышта бюро членнары, язучылар А Тимергалин. Л Ихсанова. Р Вәлиев Һәм Р Мнннуллин катнашты Ике авторның да җыентыклары Татарстан китап нәшриятына китап ител чыгару өчен тәкъдим ителде МӘСКӘҮ СӘХНӘСЕНДӘ 7 ноябрь көнне Мәскәүнең М Н. Ермолова исемендәге драма театры татар драматургы Диас Вәлиевнең «Диалоглар» дигән әсәре буенча эшләнгән яңа спектакль күрсәтте Д Вәлиевнең яңа әсәре М Н. Еп молова исемендәге драма театрының баш режиссеры. РСФСРның халык артисты В. Андреевны үзенең заманча һәм фәлсә фи булуы белән җәлеп иткән Спектакль не художниклар Н. Эпов һәм С Станц- > бизәгән, музыкасын композитор Ю Саүль- « ский иҗат иткән Төп рольләрдә РСФСР нын халык артисты. СССР Дәүләт премия се лауреаты В Якут. РСФСРның атказанган артистлары В Еремнчев. Ю Медведев. Н. Мокеев кебек күренекле артистлар уйный. Премьерада «Дналоглар»ның авторы Диас Валиев үзе дә катнашты. КИТАПЛАР. КИТАПЛАР ВЛКСМ Үзәк Комитетының «Молодая гвардия» нәшрияты яшьли һәлак булган рус шагыйре Василии Шабановның әсәрләрен туплап чыгарды. Китап өч бүлектән тора. Беренче бүлеккә — шагыйрьнең төрле китапларга кергән әсәрләре, икенче бүлеккә — тәрҗемәләре, өченче бүлеккә соңгы елларда язган шигырьләре тупланган Икенче бүлекнең күп өлешен татар шагыйре Гәрәй Рәхим шигырьләренең тәрҗемәләре тәшкил итә. * Мәскәүнең «Современник» нәшриятында татар шагыйре. Муса Җәлил премиясе лауреаты Ренат Харисның «Русские ворота» исемле китабы рус телендә басылып чыкты. Китапта шагыйрьнең шигырьләре һәм атаклы большевик Мулланур Вахитов- ка багышланган поэмасы тупланган Китапның тәрҗемәчесе — рус шагыйре Вадим Кузнецов чыгарды. Бу повесть татар халкының Данлы улы генерал-лейтенант Якуп ага Ча- нышевка багышланган. Әсәрдә аның яшьлек еллары, совет власте дошманнары ta каршы батырларча көрәшүе тасвир ителә ЮБИЛЕЯ КОНКУРСЫ ЛАУРЕАТЫ 1976 елда Мәскәүнең «Малыш» нәшрияты патриотшагыйрь М Җәлилнең балалар өчен язган «Ирекле җилләр» («Вольные ветры») исемле шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарган иде. Бу җыентык Бөек Октябрьның 60 еллык юбилеена ба гышлап уздырылган «Минем Совет Вата ным» конкурсына тәкъдим ителде. Конкурс жюрие Муса Җәлилнең «Ирекле жилләр» җыентыгын балалар өчен чыгарылган иң яхшы басмалардан дип тапты Китапны т зегән Рафаэль Мостафин. тәрҗемәчеләр Юрий Кушак һәм Игорь Мазьнннга П четлы дипломнар тапшырылды * * «Художественная литература» нәшрияты калмык шагыйре Д. Кугультдиновның сайланма әсәрләренең беренче томын бастырып чыгарды Анда патрнот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган поэма да бар Мәскәүнең «Прогресс» нәшриятында «Под знаком красной звезды» дигән кнтап чыкты Китап фашизмга каршы көрәшүчеләргә: Муса Җәлилгә, күренекле музыкант Сермуска һәм башка герой-интернационалистларга багышланган Германия Демократик Республикасы журналисты һәм язучысы Леон Небенцаль үзенең Муса Җәлилгә багышланган мәкаләсен «По следам Мусы Джалиля» дип атаган. КОНКУРС ЙОМГАКЛАРЫ Табигатьне саклау буенча Бөтенрдссич җәмгыятенең Татарстан республика советы. «Советская Татария» һәм «Социалистик Татарстан» газеталары редакцияләре бе лән берлектә. Бөек Октябрьның 60 еллыгы уңае белән, табигатьне саклауга багыш ланган иң яхшы хикәяләргә, очеркларга, зарисовкаларга һәм фоторәсемнәргә кон курс игълан иткән иде. «Туган ягым — яшел бишек» девизы белән барган әле ■ конкурста журналистлар, галимнәр, эшче ләр. хезмәткәрләр, колхозчылар белән бер рәттән, язучылар да актив катнашты СССР Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Гом >р Бәшировның «Социалистик Татарстан» г - • зетасында басылган «Сөендек матур яшз» исемле очеркы беренче премиягә лаек дип табылды Шагыйрь Роберт Мнңнуллиннын республика газеталары һәм журналлары да басылган табигать турындагы шигырьләр циклына өченче премия бирелде. «Детская литература» нәшриятында 3 С. Живова белән Н. Б Медведеваның «Вопросы детской литературы и детского чтения» дигән китабы дөнья курде. 1966— 1970 нче елларда балалар әдәбиятына багышланган тарихи, теоретик һәм тәнкыйть китаплары һәм мәкаләләренең библиографик күрсәткечләре бирелгән анда Ул китаптан татар балалар әдәбиятына багышланган китап һәм мәкаләләр исемлеген дә табарга мөмкин * * Татарстан китап нәшрияты күренекле башкорт язучысы Вәзнх Исхаковнын «Саумы. генерал!» исемле китабын бастырып УКУЧЫЛАР БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ Узган елның 30 сентябрендә СССР Верховный Советы депутаты. язучы Гариф Ахунов. Чнстай сәгать заводы Культура сараенда 645 санлы Чнстай сайлау округы сайлаучылары белән очрашып, депутатлык эше буенча хисап ясады. Чнстай хезмәт ияләре үзләренең депутатларыннан СССРның Яңа Конституциясен кабул иткәндә, Чистайның 80 мең халкы исеменнән кул күтәрүен сорадылар. СССР Конституциясенең яна проектын бердәм рәвештә хуплауларын әйттеләр 7 октябрьда исә әдип Мәскәүнең «Детская литература» нәшрияты коллективының СССР Конституциясен кабул итүгә багышланган митингысында илебезнен яна Конституциясе турында сөйләде Нәшрият коллективы, язучыга чыгышы өчен рәхмәт әйтеп, үзләрендә басылган яна китапларны бүләк итте 10 октябрьда Гариф Ахунов Яна Конституцияне кабул иткән СССР Верховный Советының VJI сессиясе турында Казан шәһәренең Бауман районы пропагандистларына һәм агитаторларына сөйләде Язучылар Гариф Ахунов һәм Вакыйф Нуруллин Казанның Совет районы, өченче кызлар торагында эшче-яшьләр белән очрашын, «Бөек Октябрь социалистик ре волюциясе һәм татар әдәбияты» дигән темага әңгәмә үткәрделәр Казан шәһәренең Бауман районында уздырылган «Әдәбият һәм хезмәт союзы» бәйрәме уңае белән, Калинин исемендәге эшчеләр клубында махсус кичә уздырыл ды. Бәйрәм Бөек Октябрьның 60 еллыгына багышланган иде Кичәдә язучылар Нәби Дәүлн. Кояш Тимбнкова. шагыйрь Рәдиф Гатауллин. Татарстан китап нәшриятының баш редактор урынбасары Нурулла Габитов һәм Татарстанның атк занган артисты Хәлим Жәләлов катнашты Узган елның сентябрь ахырында ша гыйрьләребездэн Рәшит Гәрәй. Абдулла Сәләхетдннов һәм Кави Латыйпов Чуваш станның Батыр районында булып кайтты лар Алар анда «Казан утлары» журналы укучылары катнашында уздырылган әдәби кичәләрдә чыгышлар ясадылар Октябрь аенда шагыйрь Рәшит Гәрәй, шагыйрь Абдулла Салахетдинов һәм ша гыйрь Ринат Рахимов Пнтрәч районы колхозларында һәм мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар уздырдылар Бу очрашулар вакытында алар үзләренең шигырьләрен укыдылар. «Казан утлары» журналының 1978 елга төзелгән эш планы турында сөйләделәр Шагыйрь Роберт Миңнуллин Казанның 105 нче мәктәбендә һәм 10 ичы интеән.<т- мәктәптә укучылар белән очрашты. Ул анда үзенең балалар өчен язган яңа шигырьләрен укыды, укучыларны иҗат планнары белән таныштырды, татар әдәбияты ту - рында сөйләде Илебезнең Ян: Конституциясе проекты тикшерелгән һәм ул кабул ителгәннән н төрле коллективларда митинглар узды, ыл- гаи көннәрдә СССР Язучылар союзының Ялтадагы ижат йортына яңа әсәрләр язарга килгән төрле милләт әдипләре дә күп санлы укучылар белән очрашып әдәбиятта иреше.тгән казанышлар, аны үстерүнсн яна перспективалары ту рында сөйләделәр. Шагыйрь Зәки Нури катнашкан чыгышлар. мәсәлән, түбәндәге урыниарда булды диңгез порты, төзүчеләр яшәгән ике гомум торак. 3 нче һәм 10 и чы номерлы урта мәктәпләр. Гурзуф Һәм Алупкада эшчеләр клублары. «Тажикстап» исемле теплоход. Ялтадагы ачык эстрада һәм 12 нче номерлы үрнәк профессиональ техник училнше КӨН ТӘРТИБЕНДӘ - ЮМОР ҺӘМ САТИРА Татарстан Язучылар союзы каршында гы поэзия һәм проза секцияләренең берләштерелгән утырышында «Чаян» журналы Һәм «Казан утлары*нын «Елмаеп та. көлеп тә. .* бүлеге мисалында, юмор- сатира жанрының бүгенге хәле һәм аның үсеше перспективалары турында зур сөй ләшү булды. Утырышта шагыйрь Әхмәт Исках доклад ясап, соңгы елларда «Чаян» журналында басылып чыккан әсәрләрнең нигездә бүгенге юмор-сатира жанры таләпләренә җавап бирүен, журнал тирәсенә талантлы яшь авторлар туплана баруын бялгеләп үтте Өлкән буын сатирикларым һәм юмористларын актнврак иҗат итәргә чакырды Язучылардан X Туфан. М Әмир. Н. Дәүли. Г Рәхим. X. Сарьян. Ф Шәфи гуллин. «Чаян» журналының баш редж торы Р. Зәкнев һәм башкалар үзләренең чыгышларында юмор-сатира жанрын үстерү өлкәсендә эшлекле тәкъдимнәр әйттеләр ЯЗУЧЫГА БҮЛӘК Күптән түгел Татарстанның сугыш ветераннары комитетында шагыйрь Н. Дәүли белән укучылар очрашуы булды Ул «Яшәү белән үлем арасында» һәм «Җимерелгән бастион» исемле китапларының язылу тарихы белән таныштырды. Сугыш истәлекләрен свйләде. Соңыннан шагыйрьгә, яшьләр арасында озак еллар патриотик тәрбия эше алып баруы өңен, сугыш ветераннары комитетының Почет билгесе тапшырылды. ♦ ♦ * Язучы Самат Шакир бер айдан артык вакыт Байкал— Амур тимер юлы магистрален төзүчеләр янында булды. «БАМ- стройпуть» идарәсе һәм парткомы Самат Шакирны Почет грамотасы белән бүләкләделәр. ВЛКСМ Үзәк Комитетының БАМ- дагы штабы аңа «БАМның беренче пассажиры» дигән Почетлы диплом тапшырды. ШАГЫЙРЬ — ТӨЗЕЛЕШ УДАРНИГЫ Мәхмүт Хөсәен — КамАЗ төзелешенең беренче казыгын каккан көннәрдән алып үзенең нжатын Чаллы белән тыгыз бәйләгән шагыйрь. Аның «Камада бар бер яшь кала» (Ә Фәттах музыкасы). «КамАЗ— безнең горурлык» (3. Хәбнбуллнн). «КамАЗ — туган йортыбыз» (М Латый-' пов). «Ак кала» (Р Белялов) жырлары ноталары белән рус һәм татар телләрендә «Батырны сынау» дигән китапта дөнья күрде. Җырлары һәм төзүчеләргә культура хезмәте күрсәткәне өчен шагыйрь Мәхмүт Хөсәенгә КПССның Чаллы шәһәр комитеты һәм шәһәр советы карары нигезендә «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исем бирелде, Почет грамотасы тапшырылды. БӨТЕНСОЮЗ СЕМИНАРЫНДА Узган елның октябрь аенда Ленинградта музыка белгечләренең «Совет музыкаль фольклористикасының бүгенгесе һәм киләчәге» дигән темага бөтенсоюз семинары булып узды. Анда илебездәге музыкаль фольклористиканың күренекле вәкилләре катнашты Сәнгать фәннәре кандидаты М Н. Нигьмәтжановның «Татар халык музыкасын тарихи яктан чорларга бүлү» исемле докладын да семинарда катнашучылар яратып тыңлый Докладчы татар халык музыкасының борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр үсешен, башка халыкларның музыкаль сәнгате белән үзара бәйләнештә икәнлеген дәлилләп күрсәтә. РӘССАМНАР — НЕФТЬЧЕЛӘРГӘ Нефтьчеләр шәһәре Әлмәттә «Рәссамнар — нефтьчеләргә» дигән күргәзмә ачылды Анда 70 кә якын рәссамның Бөек Октябрьның 60 еллыгына багышланган 150 дәи артык әсәре — сынлы сәнгать, скульптура. графика үрнәкләре урнаштырылган. СССР Художество академиясе члеи-корреспонденты. РСФСР һәм ТАССРның халык художнигы X Якуповның «Гәрәева». РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Л Фәттаховның «Композитор 3. Хәбнбуллнн» портретлары. К Максимовның пейзажлары. В. Кудель- кин. С. Лывин һәм башкаларның әсәрләре күргәзмәгә килүчеләрдә тирән тәэсир калдыра. ОПЕРАНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯШЬЛЕГЕ М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында яна премьера — «Самат» операсы күрсәтелде. Драматург Хәй Вахит һәм композитор Хөснул Вәлн- уллинның ижадн дуслыгы нәтижәсендә Бөек Ватан сугышыннан сон ижат ителгән һәм заманында зур уңыш казанган бу опера сәхнәдә үзенең икенче яшьлеген башлады Аны сәхнәгә РСФСРның халык артисты. Тукай премиясе лауреаты Н Даутов куйган, операның дирижеры — И. Лапиньш. сәхнәне ТАССРның халык художнигы Ә Нагаев бизәгән. Операда партияләрне Татарстанның атказанган артисткалары Р. Мифтахова. X Гыйниятова. X. Бегичев, С. Рәйнбәкев кебек яшь. талантлы артистлар башкара