Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАГЛАНЫШЛАР НЫГЫЙ

Безнең илнең төньяк күршесе Финляндиядә хәзерге көндә меңнән артык татар яши. Аларның төп өлешен әле Октябрь революциясенә кадәр рс Нижегород губернасының (хәзерге Горький өлкәсе) Сергач өязе авылларыннан күчеп киткән татарлар (мишәрләр) тәшкил итә. Шунда берничә шәһәргә таралышып, җирләшеп киткәннән соң, аларның күбесе сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эш алып бара. Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган мәкаләнең авторы Гомәр Таһир Хельсинки университетында төрки телләр буенча доцент булып эшли Соңгы ун ел эчендә ул берничә тапкыр Казанда булды, Г Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты. Казан университеты галимнәре белән аралашЬт. фәнни-педагогик эшләре буенча консультацияләр алды, архивларда һәм китапханәләрдә эшләде Моннан җиде ел элек Г. Таһир үзе эшләгән университетта төрки халыкларның җир эшкәртү кораллары һәм аларның атамалары турында докторлык диссертациясе яклады. Бу хезмәтен язганда ул Казан галимнәре тапшырган тарих һәм тел материалларыннан ди файдаланды. Г. Таһир — бер монография һәм күп кенә фәнни мәкаләләр авторы. Унга якын төрки һәм көнбатыш телләре белгән тәҗрибәде укытучы буларак. Хельсинки университетында ул зур ихтирам казанды. Казанга соңгы килүендә (1977 елның июнь ае) Г. Таһир Тел. әдәбият һәм тарих институтының гыйльми советы утырышында чыгыш ясады һәм Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәленә багышланган бер китап язып бетерүе турында да хәбәр итте Китапның күләме сигез табак чамасы. Автор аны язганда Казан галимнәренең Тукай турындагы монографик хезмәтләренә. г Казан утлары» журналында һәм аер' җыентыкларда басылган мәкаләләргә таянуын әйтеп үтте. <Бу китапны 1979 елда фин телендә, ә соңрак инглиз телендә бастырып чыгарырга ниятем бар», диде ул. Моннан тыш. Г. Таһир Хельсинки университеты студентларына сөйләгән лекцияләре нигезендә татар Һәм төрек телләре буенча ике дәреслек әзерләгән. Университет нәшрияты планы буенча якындагы өч елда алар дөньяга чыгарга тиеш. 1970 елда Хельсинки университеты каршындагы фин-угыр җәмгыяте. Г Таһирга алтмыш яшь тулу уңае белән. *Та(аг1ске» дигән махсус җыентык әзерләү турында карар кабул итә Әдәбият белгече Азат Әхмәдуллам белән Хельсинкида буһган вакытта (1975 елның июне) безгә ул җыентыкның торышы белән кызыксынырга туры килгән иде Анда татар халкының тарихы, теле, фольклоры турында егермедән артык мәкалә урнаштырылачак. Авторлар арасында төрле илләрнең тюркологлары белән бергә. Мәс- кәү. ^Ленинград Казанда эшләүче татар гашмнәре дә бар. 4 1гы телдә язылган мәкаләләр төп нөсхә телендә басылып, аларга немец һәм инглиз телләрендә аңлатма биреләчәк. Мәкаләләрнең корректуралары нигездә әзер Җыентык 1978 etda дөнья күрергә тиеш. Фәнни һәм педагогик эшчәнлеег белән бергә Г Таһир Финляндиядәге татар tap арасында культура-агарту эшләре дә алып бара Ул Хельсинкида .«оннан ун е i оештырылган Габдулла Тукай җәмгыятенең төп җитәкчеләреннән берсе Фән һәм культура өлкәсендәге бәйләнешләрне ныгытуда бу җәмгыятьнең шактый зур һәм файдалы эш башкаруын басым ясап әйтәсе килә. Казан университеты һәм Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият, тарих институтының бер төркем галимнәре Тукай җәмгыяте чакыруы буенча соңгы елларда Хельсинки һәм Тампере шәһәрләрендә булып, анда яшәүче татарлар өчен фәнни-популяр лекцияләр укыдылар, галимнәр, студентлар белән очраштылар, китапханәләрдә эшләделәр. Татарстанның атаклы артистлары, сәнгать осталары да җәмгыять чакыруы белән берничә мәртәбә Финляндиягә барды. 1968 елда татар артистларын Финляндиянең президенты Урхо Кекконен кабул итте. Быел октябрьда, совет дәүләтенең алтмыш еллык зур юбилее уңае белән, республикабыз артистлары Финляндиядә кабат булдылар һәм концертлар биреп кайттылар. Хельсинкида Тукай җәмгыятенең унъеллыгы да шуңың белән билгеләнде. «Тукай җәмгыятенең төп мәсләге — безнең илләр арасында татулык, тынычлык эшенә өлеш кертү. Җәмгыятьнең уставында шулай язылган»,— ди Г. Таһир. Үзенең бу эшчәнлегендә Г. Таһир Татарстан галимнәре, әдипләре һәм сәхнә осталары тарафыннан киләчәктә дә ярдәм булуына, үзара бәйләнешләрнең тагы да үсә баруына ышаныч белән карый. Финляндия татарларының бер өлеше «Казан утлары», «Азат хатын» журналларын укып бара. Дус галимебез Г. Таһирның түбәндәге мәкаләсе журналда басылу илләр һәм халыклар арасында багланышның ныгый баруын раслаган тагын бер факт ул.