АЛ ДА ГӨЛ
Бүген төшлектә җыелышта утырганлыктан, ашарга вакыт тимәгән иде, кичен тере шайтанның үзен йотардай булып эштән кайттым. Хатын кухняда мәшәләнә. — Китер әле капкаларга! — мәйтәм. — Бераз сабыр ит, мин дә яңарак кына кайттым ич,— диде хатын. — Нигә иртәрәк түгел? — дим кызыбызны чишендерәчишендерә.— Синең бит эш урының якында гына, өстәвенә бала артыннан бакчага да керәсең юк. — Кибетләргә кем керә? — диде хатын риторик сорау белән.— Мин түгелме соң, җаным? Башка ирләр әнә... — Башка ирләр дә башка ирләр! — дидем ачуым чыгып һәм тавышымны шактый күтәреп, мыскыллау тонына күчердем.— Гомерең үтә инде башка ирләргә кызыгып... — Чөнки башка ирләр хатыннарына ярдәм итәләр,— диде хатын мине яхшы мисал үрнәгендә тәрбияләү өмете белән. — Син үзеңнең ялкаулыгыңны миңа аударма! — дидем, бүген эштә начальнигыма әйтә алмыйча бүленеп калган ачуны тулысынча чыгарып.— Синең әбиеңнең әбисен дә бит Акрын Гыйльмениса дип йөрткәннәр. Шартлый яза инде хатын әбисенең шул кушаматын телгә алсаң. Шәп каптырдым әле. Әйтүем булды, кухняда ниндидер савыт «шалт» итеп куйды һәм ишектә хатынның башы күренде. — Син үзеңне бел,— диде ул, тавышын алтмышлы кәтүк җебедәй нечкәртеп.— Кешеләр өч елда тәмамлый торган техникумда алтынчы ел утыруыңны онытма! Кадады йөрәккә. Карале, чибәр Филипп кебек елмаеп торуын? Я инде, хатын дип тор инде шушының белән? Минем нинди кыенлыклар белән производстводан аерылмыйча белем алуымны белеп тора, югыйсә. Эштә дә җитәрлек сүз ишетәм шул уку аркасында, җитмәсә бусы. Атылып кухняга кердем. — Алты елмы, биш елмы — синең дәхелең юк! — дип кычкырдым. Тавыш үзеннән-үзе берничә баллга күтәрелде, чәнчә бармагым, маузер көпшәсе кебек, хатынның ике каш уртасына төбәлде. — Син гыйлемле, ичмасам: ун коридор белемең белән счет төймәсенә ябышып утырасың! Үлде хатын. Чын үлде. Әнә җан бирә. Сүзен әйтә алмый. Их. рәхәт шундый чакта! Чү, терелде, терелде бит, каһәр. — Укуың корысын, ир башың белән акчаны миннән ким алгач! — ди зәһәрләнеп. Кинәт миңа илһам килде, тирә-юнем искиткеч бер нур белән яктырып китте. Мин хәзер иҗат ялкынында кушаяклап чабучы Пегаска атланган саф күңелле шагыйрь. Менә кайчан табыла ул хатын ның күңеленә барып җитә торган бердәнбер сихри сүзләр: — Әгәр синең кебек ашханә системасында эшләсәм, мин дә шактый көрәп алыр идем. Халыкның кесәсе киң... Менә үлә дигәндә хатын күркә кебек кабарынды, бәрәңге туравын ташлады һәм, кулындагы пычагын дәһшәтле селки-селки, минем өскә килә башлады: — Кем көри? Кем көри?!! Таптырам, судка бирәм, ник пычрак атасың?.. Әйт, кайчан күрдең?!! Китте, китте, мин сиңа әйтим... Пычагы күз төбендә казак шашкасыдай уйнап тора. Аның ише нәрсәне кинода күрсәм дә ярты мәеткә әйләнәм. Йөрәк начар минем. Бу юлы исә, нишләптер, хатын пычагын ялт-йолт селки тора, ә мин, дәртләнгәннән-дәртләнеп, үлем нең астынарак керәм. Үләсе булса, кеше очына диләр, әллә хак инде... Хатынның пычагы минем борыннан күп булса каш белән күз арасы кадәр җирдә вираж ясый, һаман якынрак киләм. — Нигә селкеп кенә торасың, бугазга төрт, чәнче! — мәйтәм. Тәмам ярсу чыкты.— Автомат төзәсәң дә, курыкмыйм мин синнән' — дим, чәнчә бармакны пычакка чапырыш уйнатып. Кызып кына киткән идек, бүлдерделәр: телефон шалтырады. Пычак очыннан аерылуы гаҗәп авыр булса да, бармагымны селкә- селкә, кухнядан чыгып йөгерергә мәҗбүр булдым. — һай, телефон трубкаң колагыңа ябышкыры! — дпп калды хатын чын күңелдән. Трубканы алсам — Ильяс икән. Санаторийда иде ул. — Кичә генә кайттым, хәлеңне белим дип кенә шалтыратуым. _______ ди. Шактый сөйләштек. — Безгә килеп чык,— мәйтәм. Ул килсә, хатынның җене котыра инде. Трубканы куйдым да ашыга-ашыга кухняга чыктым. Хатынның пычагы өстәлдә, үзе бәрәңге кыздыра. Чак кына: «Нәрсәдә калдык соң әле без?» дип сорап ташламадым. Әһә, искә төште... — Минем колакта эшең булмасын, төймәләрең уралып, муеныңны буа күрмәсен!— дип ялгап җибәрдем. Әйтүем булды — хатын муенсасын йолкып идәнгә бәрде. — Сигезенче мартта алып биргән шушы чүбеңне дә күпсенәсен * бит син миннән! — диде һәм борчак-борчак күз яшьләре агызып елын _ башлады. S Мин шәбрәк сүз табарга өлгерә алмадым — алгы якта звонок яңгырады. Барып ишекне ачсам — хәләл җефете белән Рәшит бз _ сып тора. « — һу-у-у-у, әйдәгез, түрдән узыгыз, рәхим итегез! ♦ Рәшит минем замандаш, сабакташ. Соңгы вакытта артык акыллы булып китте китүен. Шулай булса да, елга ике-өч мәртәбә килгән = кешегә караңгы чырай катып булмый бит инде. — Хатын. Галия, күр әле безгә кемнәр килде! Мин бар булган тешләремне күрсәтеп, герой кыяфәтендә басып торам. Рәшит хатыны Нәсимә белән минем хатын сөякләре шытыр- Z даганчы кочаклашалар. Хатын тегеләрнең бер алдына, бер артына төшә: — Әле генә сезне искә алып тора идек, озын гомерле булырсыз.— ди. Күзләре дә кибеп өлгергән. — Әйе, әйе, нишләп килеп чыкмыйлар икән, Рәшит дусны са гындым дип, әйтеп кенә бетергән идем,— дим мин дә. — Без дә шулай, без дә шулай, үзегез килмәгәч, сугылып чыгарга булдык,— диләр икәүләп. Без өзгәләнәбез, алар өзгәләнә. Ул арада хатын ашарга өлгертте, бер ярты да өстәлгә менде, табын шулай итеп түгәрәкләнде. Проф союз җыелышына барасы бар иде дә — ярар инде. Хатын чирләде диярмен. ...Сәгать уннарда алар кайтып кнтмәкче булдылар. Мин, юләр, салган баштан сикереп торып «бераз утырыгыз әле» диясе урында: — Ю-у-у-ук. кунасыз, гомергә бер килеп,— дип ычкындырдым. Миңа хатын кушылды: т- Иртәгә ял көне.— Мин ябышам, хатын кыстый, мин кыстыйм. Бер башлагач өзеп буламыни аны. Китсәләр әйбәт буласы иде дә — китмәделәр шул. Ярты сәгать кыстауга түзә алмыйча, тәки кунарга булдылар. Кунакларга олы якка диван-кроватька урын җәйдек. Алар яткан бүлмә турыннан аяк юарга үтеп бара идем, Рәшитнең пышылдавы ишетелде: — Син катырак торсаң, рәхәтләнеп өйгә кайта идек. — Мин сиңа башта ук: «Кинога гына керик, барып йөрмик шуларга», дип әйтмәдеммени?—диде Нәсимәсе үпкәле тавыш белән. — Игәүләмә инде,— диде Рәшит уфтанып.— Мин үзем дә утлы күмердә утыргандай гына утырдым... Мин аяк очларына гына басып, үзебезнең бүлмәгә кердем дә хатын янына яттым. — Телеңне тыймасаң шулай була ул,— диде хатын рәнҗеп. Дәш модем. Үзен белми. Кочаклаштык та йоклап киттек. Ник борчылыр га: барысы да ал да гөл бит.