ЗАМАН КӨЗГЕСЕНӘ КУЕП
үл кырлы иҗат эшчәнлеген егерменче йөзнең унынчы елларында башлап, Бөек Октябрьдан соңгы чорда гүзәл сәнгать казанышларына ирешкән Кәрим Тинчурин драматургия һәм театр сәнгате эшлеклеләре арасында аерым бер урын тота. Татар совет театры ныклап аякка басып, юл ярып китүе белен, иң беренче чиратта, аңа бурычлы. Татар театрының нигез салучысы Габдулла Кариевның вафатыннан соң К. Тинчурин — сәйярчылар арасында танылган авторитет— остазы һәм фикердәшенең иң якын ярдәмчесе сыйфатында яшь республикабызда театр эшен җитәкли. Мәшһүр драматургыбыз Галиәсгар Камалдан эстафетаны кабул итеп алып, К. Тинчурин ел саен дип әйтерлек яңадан-яңа драма-комедияләр иҗат итә. Аларның иң яхшылары — культура хәзинәбезнең аерылгысыз энҗе-җәүһәр- ләре. Актер, режиссер, театр педагогы һәм тәнкыйтьчесе буларак та Тинчурин — чын-чынлап ренессанс сөрәнчесе, яңарыш чоры каһарманы буларак күз алдына баса.
Татар драматургларының беренчеләре арасында Кәрим Тинчурин бүген дә иң күп репертуарлы автор. Аның әсәрләре бүген дә тамашачымы дулкынландыра, квтелмәгән яңа мәгънәләре белен үзенә тарта. «Сүнгән йолдызлар» пьесасы, мәсәлән, свхнә теле, төпкә салынган фикере белән заманча яңгырый, фикер һәм хисләрне хәрәкәткә китерә. Яисә Академия театры сәхнәсендә 1969 елны яңартылган «Американ» комедиясе тамашачыларның күңелләрен яулар, белгечләр тарафыннан да җитди бәяләнер дип кем уйлаган? Ул әсәрләрне сәхнәгә куйган. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Сәлимҗановның режиссерлык табышларын тәкъдир иткән хәлдә, тирән эчтәлекле пьеса булганда гына әйбәт спектакль туа ала диген мәгълүм хакыйкатьне кабатларга туры килә. 1924 елда беренче тапкыр сәхнәгә куелып та. театр тәнкыйтеннән әллә ни зур мактау ишетмәгән әсәрнең кырык биш елдан соң сәхнә шаулатып, театр тормышында тирән эз калдырырлык вакыйгага әверелүенә гаҗәпләнмичә мөмкин түгел. СССР халыкларының театр белгече А. Анастасьев болай Дип билгеләп үтә: «Г. Камал исемендәге татар театры гастрольләре вакытында мәскәүлеләр Кәрим Тинчуринның һич тә искермәгән гүзәл сатирик комедиясе «Амери- Квинны карадылар. Миңа калса, ул бетен күп милләтле совет театры өчен дә кызыклы әсәр». Тәнкыйтьче фикеренчә, «Американ» спектаклендә «тамашачылар кыю, үткен, һәм шул ук вакытта, нечкә сатира дөньясы белән очрашалар» ‡‡‡ §§§. «Правда» газетасында басылган рецензиядә дә «пьеса бүгенге'тамашачыга идеясенең ачыклыгы, заманча Сурәтләү чараларына бай булуы белән якын» диелә
1 А. Анастасьев. 45 телдә. Мәскәү. «Искусство» нәшрияты. 1972 ел. 99. 111 бктдәр Руе 1ТНД»
§§§ О КаЛлалова Традицияләргә таянып «Прама» газетасы. 1970 ел. 1 август саны
К
Тинчурин әсәрләре заман белән бергә ачыла, яңара, тирәнәя баралар. Драматургның бөтен иҗаты бер үк дәрәҗәдә кыйммәтле дигән сүз түгел бу, әлбәттә. «Американ», «Җилкәнсезләр», «Сакла, шартламасын» сатирик комедияләре, «Сүнгән йолдызлар», „Зәңгәр шәл», «Ил» драмалары кебек идея- сәнгать ягыннан камил әсәрләре белән бер- рәттән (ә алар бер дистәдән дә ким. түгел), К. Тинчурин мирасында тәмамланып җитмәгән, сызым-караламалар рәвешендә генә калган әсәрләр дә байтак. «Соңгы сәлам», «Зар», «Нәни абый» кебек йомшак әйберләр дә юк түгел. Шунысы гаҗәп, К. Тинчуринның драматург буларак киң танылып китүе аның иң яхшы әсәрләре хисабына булмаган. Иң кат-лаулы һәм бәяле жанрлардан берсе — сатира жанрына әдип үзе исән чагында шикләнебрәк карау да яшәп килә. Тамашачылар алдында К. Тинчурин барыннан да бигрәк музыкаль пьесалары белән таныла. СССР халыклары сәнгатенең 1930 елда узган беренче олимпиадасында, мәсәлән, татар театры күрсәткән өч спектакльнең икесе К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» һәм «Ил» мелодрамалары була. Шулай ук Казан сәхнәләрендә дә драматургның сатирик әсәрләреннән бигрәк мелодрамалары өстенлек итә. К. Тинчуринның музыкаль-драматик иҗаты аның индивидуаль иҗат стиленең үзенчәлекле бер тармагы ул. Асылда бу теоретик планда тикшеренүне таләп итә торган катлаулы мәсьәлә. Биредә бары тик шунысына басым ясап үтик: аерым-аерым алганда мелодрамаларның кайберләре каршылыклы фикерләр тудырсалар да, төгәлләнгән бер цикл итеп караганда, алар гаять киң колачлы, тирән эчтәлекле күренеш булып алга килеп баса. «Зәңгәр шәл», «Сүнмәс йолдызлар», «Казан сөлгесе». «Ил», «Кандыр буе» музыкаль пьесаларында без революциягә кадәр һәм совет чынбарлыгы шартларында халык үзаңының ничек үсә баруы темасын күрәбез. Әмма шулай да. фикеребезчә. Кәрим Тинчурин талантының тирәнлеге аның мелодрамаларында түгел, ә сатирик комедияләрендә күбрәк ачыла тешә. Ләкин Тинчурин иҗатының чәчәк аткан чорында театрның музыкаль драмалар белән күп мавыгуы әдәби процесста драматург иҗаты тоткан урынны һәм аның әһәмиятен тәнкыйтьнең беркадәр киметеп күрсәтүенә китергән. Аның эшчәнлегенә тулаем алганда югары бәя бирелеп килсә дә. кайбер кырын тенденцияләр булуы да үзен сиздерә. Бу бигрәк тә драматургның Бөек Октябрьга кадәрге чор иҗатына мөнәсәбәттә чагыла. Иҗатының башлангыч чоры кайчак тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә үк кала. Мәсәлән, И. Нуруллинның «Путь к зрелости. Проблемы реализма» исемле кыйммәтле хезмәтендә К. Тинчурин драматургиясе читләтеп үтелә. Әдипне «Сәйяр» труппасы ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен генә яза торган, шул труппа драматургы итеп кенә карау да Тинчуринның революциягә кадәрге иҗатын дөрес бәяләүгә комачаулый. Профессор М. Гайнуллинның «XX йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасы» исемле хезмәтендә, мәсәлән, «бу труппаның алдынгы һәм талантлы драматургларыннан берсе Кәрим Тинчурин иде», дигән юлларны укыйбыз (Татарстан китап нәшрияты. 1966 ел, 341 бит). Болай әйткәндә, К. Тинчуринны Г. Мангушев, Г. Кариев кебек актер-драматурглар белән бер рәткә куярга кирәк булып чыга. («Алдынгы», «талантлы» эпитетлары гына мәсьәләне үзгәртми.) Югары әдәбият күзлегеннән К. Тинчуринның революциягә кадәрге иҗаты ниндидер түбәнрәк дәрәҗәдәге драматургия итеп карала дип әйтергә туры килә.
Драматургның әсәрләренә багышланган монография әле дә булса чыкканы юк, махсус фәнни мәкаләләр дә бик аз. Шулар арасында әдипнең 1935 елны чыккан пьесалар җыентыгына Гомәр Галинең «Драматургның үсеш юлы» дип аталган кереш мәкаләсе, талантлы тәнкыйтьче тарафыннан язылган булса да. инде шактый дәрәҗәдә
искергән К. Тинчурин турында төрле планда язып чыккан кешеләр шактый булуга да карамастан, бу катлаулы талантның табигатенә үтеп керергә әллә ни омтылыш сизелми. Моның уз логикасы бар. Әдәбият белеме күзлегеннән карап тикшерү генә әлеге очракта җитәрлек нәтиҗә бирми. Эш шунда ки. Тинчурин иҗаты әдәбият һәм театр башлангычларын бик тә үзенчәлекле һәм органик төстә бергә тоташтырган иҗат. Әйтик, күп пьесаларына ул режиссер ремаркалары кертә, аннан да бигрәк, турыдан- * туры текст эчендә теге яки бу күренешнең пластик чишелеше бирелә. Болар исе, < гадәттә, спектакльне сәхнәгә куйганда хәл ителә торган мәсьәләләр. Алай гына да з түгел, кайбер пьесаларын (барыннан да элек музыкаль-драматик әсәрләрне) дра- 2 матург сценарий рәвешендә язган һәм алар театрда репетицияләр барышында төгәл- 2 ләнгән хәлгә китерелгәннәр. Бу очракта без егерменче елларда театрда барган “ спектакльләрнең язмалары белән эш итәбез. Репетицияләрдә һәм сәхнәдә уен аакы- 5 тында шомартылып, сыналып һәм билгеле бер камиллеккә ирештерелеп җитмичә, — К. Тинчурин әсәрне бастырып чыгарырга ашыкмый. Болардан башка тагын шунысы £ да бар: Тинчурин, театрның сәнгать җитәкчесе, режиссеры, актеры буларак, труппа- = ның, аерым актерларның иҗат колачын һәм мөмкинлекләрен бик яхшы белеп, күп £ рольләрне мәгълүм шәхесләргә төбәл язган. К. Тинчуринның иҗат стиленә хас бу £ үзенчәлекләр аның әсәрләренең сәнгатьлелек дәрәҗәсенә хилафлык китерми, әл- — бәттә. Чөнки ул һәр очракта диярлек зур оста, чын художник булып кала.
Әмма театраль аспект әдип иҗатының бердәнбер хикмәтле ягы түгел Безнең £ карашыбызча, Тинчурин әсәрләренең иң төп һәм кыйммәтле ягы — мәгънәви эчтә- 3 лейләренең вакыт перспективасында ачыла баруында. Тикшеренүләрдә киң таралган * тарихи-генетик ысул, академик М. Храпченко әйтүенчә, «әдәби әсәрләрнең киләчәк ♦ гомерен алдан күрергә мөмкинлек бирми; ни генә димә, ул әсәрләр тора-бара башка заман орбитасына күчәләр, яңа идея-эстетик ихтыяҗлар сферасына керәләр, һем тикшеренүче галим вак тарихи һәм тарихи-көнкүреш комментарийләре белән үзен күбрәк чикләгән, локаль әдәби чагыштыру-янәшә куюлар белән күбрәк мавыккан саен, әдәби әсәрләрнең яшәеш асылына төшенү мөмкинлекләре кими бара» ****
Сәнгатьнең тәэсир итү кече, проблема буларак, монда хикәяләү жанрларына карата куела. Ә драматургиядә бу мәсьәлә хәлиткеч әһәмияткә ия. Чөнки драма әдәбиятка да, театрга да бер үк дәрәҗәдә карый, аның үзенә күрә бер «эстетик феномен» булуы шуның белән аңлатыла. Драма әсәре, әлбәттә, театр өчен языла, һәм театр. К. Станиславский сүзләре белән әйткәндә, «шушында, бүген, шушы мәлдә» иҗат итә.
Әсәрнең эчке куәте аның кайсы өлешләрендә, ни дәрәҗәдә сакланган булуын белү театр өчен гаять мөһим нәрсә. Кайчандыр язылган пьесадан — һәм эчтәлеге, һәм формасы ягыннан — бүгенге заманның идея-эстетик ихтыяҗлары юнәлешендә нинди дә булса җепләр сузыламы, — театрны әнә шул мәсьәлә кызыксындыра. Драманың тарихи-эстетнк хәрәкәтчәнлеген өйрәнү шушы максатны күздә тота һем ул шуның белән әһәмиятле дә.
К. Тинчурин пьесалары үзләренең идея эчтәлекләре, тема һәм образлары ягыннан аларны тудырган дәвер, заман чикләрендә йомылып калмыйлар. Алар «эчке хәрәкәткә» сәләтле, яңа чорда мәгънәви эчтәлекләре тагын да калкурак, тирәнрәк ачыла. Драматург иҗатының революциягә кадәрге чорын (ә ул әдәбиятыбыз тарихында бик аз өйрәнелгән) нәкъ әнә шул күзлектән тикшерү күп кенә кызыклы фикерләргә китерә.
Кәрим Тинчурин драматургиягә Г. Камал. Ф. Әмирхан. Г. Коләхметовтан соң килә. Аның элгәрләре, нигездә, татар либераль буржуазиясе белән демократик интеллигенция вәкилләре арасындагы бүленеш башланган чорда мәйданга чыгалар. Бу көрәшнең асылын аңлауда төрле дәрәҗәдә торсалар да. үзләренең каләм куәтен алар буржуазиягә каршы юнәлтәләр. Тинчурин шушы процессның киңәя барып, һәр тарафка таралган чагына юлыга. Сыйнфый көрәш кануннарын, тормышны тамырыннан үзгәр-
**** Яаучыпын иҗат индивидуальлеге һәм әдәбият үсеше Мәскәү. «Советский писатель» нәш- Паты. I97S ел. 209 бит. Рус телендә.
теп коруда хәлиткеч рольне уйнаячак көчнең кайда икәнлеген ачык кына күз алдына китерә дә алмаган килеш, Тинчурин 1905—1907 ел революциясеннән соң политик хакимлеккә омтылган милли буржуазияне социаль-этик яктан фаш итүгә керешә. Патша хөкүмәтенең колониаль изү политикасы әле дәвам иткән шартларда буржуазиянең бу дәгъвасы тышкы яктан прогрессив булып күренә. Гомуммилли хәрәкәт, милли азатлык өчен көрәш әләмнәренә төренгән буржуазия үз тирәсенә демократик көчләрне тупларга омтыла. Социаль яктан куркынычлы тозак өнә шунда яшеренгән дә инде. К. Тинчурин буржуазиянең бу кармагын бик тиз күреп ала, хезмәт интеллигенциясе позициясеннән торып, буржуа сыйныфы вәкилләрен һәм аларның иярченнәрен аяусыз камчылый башлый. Ул аларның икейөзлелеген, паразитлыгын, черек фәлсәфәсен эчтән ачып сала. Шушы максатка барыннан да элек сатирик комедия жавап бирә һәм тиздән ул драматургның төп коралына, сугышчан жанрына әйләнә. Мәгълүм ки, уңай геройны гәүдәләндерү сатира жанрында мәҗбүри шарт түгел. Димәк, конфликтны да ул ачыктан-ачык калкытуны таләп итми.
Аеруча әһәмиятлесе шунда ки, буржуаз сыйныфны тәнкыйтьләү белән бергә, Тинчурин буржуаз әхлакның башка катлауларга ясаган кире тәэсирен, зарарлы йогынтысын да күрсәтә. Буржуазия вәкилләренә хас бозык хиссият, уй-фикер сөреше, черек әхлакның төрле иҗтимагый катлауларга да үтеп керүен, аның аянычлы тәэсирен күрү драматург күңелендә әрнү һәм нәфрәт тудыра. Тинчурин каләменең көче дә әнә шунда — дөньяга индивидуалистик мөнәсәбәтнең агрессив, йогышлы күренеш булуын үткен итеп ачып салуында. Тәнкыйть тарафыннан игътибарсыз калдырылып килгән бу тема магистраль юл булып Тинчуринның бөтен иҗаты буенча үтә. Аны без «Беренче чәчәкләр», «Назлы кияү», «Йосыф белән Зөләйха» әсәрләрендә үк очратабыз. Ә совет чорында исә ул юнәлеш яңа мотивлар белән байый, катлаулана, үсә барып, шедевр дәрәҗәсендәге «Җилкәнсезләр» трагикомедиясенә китерә. Егерменче елларның ахыры, утызынчы елларның башында язылган «Хикмәтле доклад», «Алар ечәү иде» кебек әсәрләрендә дә язучы кешеләр аңындагы буржуаз әхлак чагылышларына каршы көрәшә. Иске тәртипләр себереп түгелгән, ә эгоизм, үз мәнфәгатьләреңнең генә колы булып яшәү, карьерага омтылу, башка төрле бозык фигыльләр күпләрнең күңелендә яшеренеп ята, алар яшөүчән, өскә күтәрелеп чыгарга һаман юл эзли. Менә шундый чорда драматургның сатирик иҗаты яңа җәмгыять, яңа кеше өчен куәтле көрәш коралы булып хезмәт итә.
Кәрим Тинчуринның җитлеккән әсәрләренә хас проблематика һәм драматургия үзенчәлекләре «Беренче чөчәкләриендә үк шактый ачык сиземләнә. Тормышта нинди максатны өстен куярга, кайда хаклык, кайда ялган — драма персонажлары үз алларына өнә шундый сораулар куя. Бу сорауларга автор Хәмит шәкертнең тормыш юлы мисалында җавап бирергә тырыша. Гади крестьян улы Хәмит аң-белемгө, фәнгә юл ярырга омтыла. Аның аңлавынча, бу юл аны сөйгән халкына файдалы кеше итәчәк, ярлылыктан интеккән, иске гореф-гадәтләр коллыгында, караңгылыкта җәфа чиккән хезмәт иясе кешесенә бәхетле тормыш алып килергә мөмкинлек бирәчәк. Хәмит киләчәктә үзен врач итеп күрергә тели. Егетнең бу теләге әсәрнең образлы системасында халык җәрәхәтләрен дәваларга омтылыш булып та аңлашыла. Әсәрдә һәр конкрет детальнең диярлек әнә шундый күчерелмә мәгънәсе, тирән кинаясе бар.
Хәмит, унбиш ел буе иске мәдрәсәнең тынчу һавасын сулап, үпкә авыруы алган. Татар яшьләре өчен мәдрәсә — үзенә бер төрмә, халык тормышы да төрмә шикелле үк караңгы. Герой менә шундый тормыштан котылу, халкын караңгылыктан йолып алу теләге белән яши. Көнкүреш планы һәм гомумиләштерелгән поэтик план бергә кушыла. Без моны беренче күренештә үк сизәбез. Мәдрәсәдә укуны төгәлләгән пишкадәмнәр тормышта урын таба алмыйлар. «Укучы» да түгел алар, «укытучы» булырга да өлгермәгәннәр. Менә шундый арадаш ситуация авторның максатына бик тө ятыша, персонажларның фикер-омтылышларын ачып салырга мәҗбүр итә.
Хәмиткә авторның мөнәсәбәте нинди? Тәнкыйтьче Гомәр Гали автор позициясен герой позициясе белән тиңләштерә, аның фикеренчә, Тинчурин Хәмитне үз заманының иң уңай тибы дип саный. Бу хата фикер, драматик ситуацияне исәпкә алып җиткермичә, драманың сүзле сурәтләү чараларын абсолютлаштырудан килеп чыга.
Дерес, автор бу әсәренә 1934 елны яңадан әйләнеп кайта һәм шактый гына үз- әртүләр кертә Яңа редакциядә әсәр геройларының берсе Хәйдәр яшертен эш алып аручы революционер итеп бирелә. Бу хәл әсәрнең таяну ноктасын үзгәртә, драма- ia яңа этәргеч көч барлыкка килә. Элек бик үк аныкланып җитмәгән образларга мәсәлән, Ильяс образы) ачыклык кертелә Тамашачы алдында Хәмитнең дәрәҗәсе ими төшә. Шуңа да карамастан, әсәрне җентекләп укыганда, беренче редакциядә ф к авторның Хәмиткә яхшы мөнәсәбәттә торуын күрү кыен түгел. Хәмит — реакция орының киң таралган интеллигент тибы. Аның омтылышлары реаль мөмкинлекләргә Е уры килми. Бу хакта аңа беренче пәрдәдә үк Кыям турыдан-туры әйтә. Хәмит чын - ормышны да өстән-өстән генә белә. Шуның аркасында ул урам кызы Сатирә ал- =; |ында уңайсыз хәлдә кала. Авторның үз героена карашы гади булмавын беренче 5 1әрдә ахырында аеруча ачык күрәбез. Хәмит үз хыялын тормышка ашырырга ант гтө. Аның күңеле очынган вакыты, тавышы һәм кыяфә*е мәгърур. Шул чак урам на •• |Беренчв садә» җыры ишетелә, Хәмит йөгереп килеп тәрәзәне ача... һәм нәкъ шул = кинутта автор патетик күренешне комедия алымы белән бүлеп куя. Шәкерт Хәким- Е Кан, берни дә булмаган кебек: «Аш кайнап чыкты, камыр салырга әйдәгез!» диюе = >елән бүлмәдәгеләрне «каты җир/ә» төшереп утырта. Геройның пафосына, шул рә- >> 1вшчә, ирония килеп кушыла. Әсәрдә шушыңа охшаш хәлләр аз түгел. Геройларның Е :ейләме психологик характеристиканың бер ягы гына икәнлеге аңлашыла.
Хәмит кебекләрнең җирлеге йомшак, ышанычсыз, халык терәге булырга омты- < «улары да чарасыз хыялдан узмый. Чөнки алар реформистлык программасы белән =. «икләнеп калган — башта үзем кеше булам, аннары башкаларга булышам дигән уто- * тик фәлсәфәдән арырак китмиләр. Киеренке сыйнфый көрәш барган дәвердә ф мәгърифәтчелек иллюзиясе геройны ялгыш юл белән алып китәргә мөмкин иде.
Драманың поэтик гомумиләштерелгән эчтәлегеннән чыгып фикер йөрткәндә, ике социаль көч геройны үзенә ияртергә омтыла. Бу көчләрнең тегесе яисә бусы өстенлек алырга мөмкин. БОльшевик-революционер Хәйдәр өчен Хәмит — ярлы крестьян улы, революциядә аңа урын табылачак. Буржуазия вәкиле Тимерхан өчен исә ул — «ак буржуаз мохиттан чыккан интеллигент. Үз чарасына кереп китеп («кеше булам» ■бәхетемне табам»), ул төп максатын онытырга, халык хезмәтчесе булу теләген югал-тырга да мөмкин. Ә мондый кеше хаким сыйныф өчен бик кулай һәм файдалы ул. Хуҗалары телендә сайрый торган, чыгышы белән хезмәт ияләренә якынлыгы аркасында, массаларга йогынты ясый алырлык тугры хезмәтчене тагын кайдан табасың! Революция байгураларның үзләрен андый йогынтыдан мәхрүм итәчәк бит. Төп геройга хас эчке каршылыкның объектив мәгънәсе, драма конфликты әнә шундый. Әсәрнең алгы планында торган көнкүреш сюжеты шул конфликтны гәүдәләндерүгә хезмәт итә.
Хәйдәр кебекләрдән аерылып калганда, Хәмитнең «Җилкәнсеэләрпдәге Батыр- хенга әверелеп кую куркынычы да бар. Героена теләктәшлек иткән хәлдә. К. Тинчу- рин бик нечкә чаралар ярдәмендә шуңа ишарә ясый. Хәйдәргә килгәндә исә, 1913 ел татар мохитында алар бик күп булмый, драматургка да алар аз таныш. Соңгы пәрдәдә без Хәмитне өметсез авыру хәлендә очратабыз. Үзе сайлаган юлның ялгыш икәнлеген аңлый башлаган ул. Егет беренче чәчәкләр, яшьлек өметләре хакында уйлана, уйлары еледән-әле Хәйдәргә әйләнеп кайта.
Безнең чорда «Беренче чәчәкләр» драмасының шушы яклары алгы планга чыга. Ә злек калку күренгән кайбер образлар эстетик нейтраль булып калалар. Мәсәлән, Суфи образы актуальлеген югалта дип әйтергә мөмкиндер.
Тинчурин үз геройларының эчке дөньясын биредә әле зарури сәбеп-нәтиҗе бәйлелогендо тәфсилләп тикшерми. Психологик тасвир алымына ул совет чорында, иҗатының җитлеккән елларында мөрәҗәгать итәчәк. Әмма геройларның психологиясен күңел тартышлары эчендә күрсәтеп бирүгә омтылмаган килеш тә (психологик Чаралар аша образ тудыру революциягә кадәрге театрыбыз өчен гомумән хас ’Үгвл), персонажның сәхнәдәге яшәешен бик нечкә тоючы драматург характерларны "Сихологик яктан конкретлаштыруга ярдәм итә торган ситуацияләр эзлеп таба белә Әсәрнең икенче редакциясендә ул, Хәйдер образын кертеп һем реакция чорын Марксистик күзлектән бәяләп, ситуация һәм характерлар нисбәтен тагын да камил-
<Ак чәчәк» көнендә туберкулез белән авыручыларга ярдәм итү кампаниясендә катнашкан бер төркем татар артистлары. 1913 ел Басканнар (сулдан) Кәрим Тинчурин, Гөлсем Болгарская. Нури Сакаев Габдулла Кариев, Сара Байкина. Утырганнар: Маһирә Мөштәриева, Җәләл Байкин, Гайшә Терегулова.
ләштерә. Геройлар хакында без аларның сүзләре буенча түгел, ә теге яки бу конкрет хәлләрдә кылган гамәлләре буенча фикер йөртәбез. Менә шушы конкрет хәлләр, ситуацияләр персонаж сүзләре һәм эшләренең чын мәгънәсен ачып бирәләр дә инде.
Беренче вариантта Ильяс образы аңлашылып бетмичә кала иде. Икенчесендә автор тамашачы алдында аның битлеген тагын да ача төшә. Әсәр геройлары өчен исә бу мәкер иясенең чын йөзе һаман да сер булып кала. Автор моңа нинди чаралар ярдәмендә ирешә соң? Спектакль барышында Ильяс төрле ситуацияләргә куела һәм төрле хәлләрдә аның үз-үзен тотышы сәер рәвештә үзгәрә. Әйтик, Хәйдәр белән очрашканда ул кыланышын алыштыра. Кәефханәгә шымчы килеп керүе дә иң беренче аңа тәэсир итә. К. Тинчурин яшертен доносчы Ильяс образы белән драмага политик эзәрлекләү темасын керткән.
Күрүебезчә, автор пьесада бик еш киная алымын куллана. Ремаркаларда күрсәтелгән ым-хәрәкәтләр, театраль метафоралар ярдәмендә тамашачыда төрле ассоциацияләр тудыра, әсәрне өстәмә мәгънәләр белән баета. Мәсәлән, Хәмит сәхнәдә беренче тапкыр күренүгә мәдрәсәнең беренче сыйныфында укучы бер төркем малайлар йөгерешеп керәләр. Алар, күз ачып йомганчы бүлмәнең астын-өскә китереп, юкка да чыгалар һәм сәхнәдә башкача күренмиләр. Шушы кечкенә генә күренеш әсәрдә драматизмны көчәйтә. Унбишәр ел мәдрәсәдә яткан егетләрнең бүгенге хәлен күреп, ул малайларны киләчәктә нинди язмыш көткәнен без бик яхшы аңлыйбыз.
Музыкаль-драматик әсәрләрен санамаганда, К. Тинчурин күпчелек очракта пьесаларын ачык конфликтка кормый, сыйнфый көрәшнең капма-каршы ягында торучы геройлар бер-берсе белән ачыктан-ачык бәрелешмиләр. Ул, әлбәттә, «Җилкәнсезләр» пьесасында капиталист Нуретдингә большевик Сөнгатьне, «Хикмәтле докладита буш куык Мортазага принципиаль коммунист образын, «Назлы кияү» комедиясендә Рәшит байга хезмәтчеләрне, «Йосыф белән Зөләйхаида Сәфәргалигә Солдатны каршы куя алган булыр иде. «Беренче чәчәкләр» әсәренең икенче редакциясендә пьесаның төп сюжет сызыгы итеп революционер Хәйдәр белән милләтче Тимерхан арасындагы конфликтны алырга мөмкин иде. Әмма бу конфликт пьесада беренче планга чыкмый, ә тик чагылып-чагылып кына үтә. Сатирик комедияләрендә булсын,
күрмәсеннәр) властьны сүгәчәк. Милләтче дигән исем алмас эчен ул кәләпүшне ташлап, эшләпә яисә тагын да садәрәге — кепка кия. Эләктерергә тырышып кара син аны. Сәләтле кешеме ул, әллә Сәфәргали кебек эшлексез, җилкуармы — күңелендә барыбер ачу һәм көнчелек хисеннән башка һичнәрсәгә урын юк. Тормышта аска тәгәрәп төшү куркынычы тугач, «Йосыф белән Зөләйха» комедиясе герое Сәфәргали Йосыф кыяфәтенә керергә дә риза була һем гашыйк егет сыйфатында бай карчыкка өйләнеп ала. Ләкин көтелмәгән хәл: йортка керүен керде Сәфәргали, тик берни де отмады диярлек. Бактың исә, җәмгыятьтә генә түгел, гаилә эчендә дә бар икән ул эксплуатация дигән нәрсә! Карт хатынының боерыкларын үтәп, егет йорт эшләрен дә башкара, кибетләргә дә йөгерә. Хәзер инде хатынга приказчик, дворник, сторож яллап расходланасы да юк. Ә Сәфәргали кибеттә төрле вак-төяк әйбер алганнан калган тиеннәр белән канәгатьләнергә мәҗбүр. Алай да бай карчыгы биргән «сабаклар» бушка китми Сәфәргали ишеләрне кәкре каенга терәтү ансат эш түгел ул. Озак та үтми, егет бу тормышның үзе өчен бик кулай якларын аңлап ала. Ул җиң сызганып үзеннән көчсезрәклөрне эксплуатацияләү эшенә керешә.
Романтик юнәлешле язучылар гүзәл Йосыф вә Зөләйха турындагы популяр сюжетны драма калыбына салып эшкәртсәләр, К. Тинчурин капиталистик чынбарлык шартларында мәхәббәт гармониясенең уйдырма гына икәнлеген күрсәтә. Әлеге ■Йосыф» белән карачкы «Зөләйха» арасындагы никах икеләтә әхлаксыз, чөнки типсә тимер өзәрлек егет фәкыйрь кыз ролендә коллыкка яллана. Ир кешене йорт һәм гаилә башы дип исәпләү — шәрык культы — миф кына булып кала.
Әсәрнең төп герое Сәфәргалидә бөтен нәрсәгә карата ачу. үтә чыккан цинизм тупланып килүен драматург бик оста сурәтли. Революция буржуаз мохитның астын өскә әйләндереп ташлаган. Автор революциянең үзен күрсәтми, аның мещаннар дөньясына тәэсирен генә гәүдәләндерә. Вакыйга үсешендәге бу өзеклек әсәрнең эчке сюжетын тыгызлый, киеренкеләтә. Хәзер инде хәлләр бөтенләй киресенчә: Сәфәргали үзенең хәләл җефетенә «буржуй карчык» исеме таккан, һәм ул, әлбәттә, «изүче сыйныф» вәкиленә рәхим-шәфкать күрсәтми. Сәфәргали болганчык суда күбрәк балык тотып калырга, уңае килгәндә максимум файда алырга тырыша. Иске режим вакытында «җәфа чиккән» кеше буларак, аңа матди өлеш тә чыгарсыннар, портфельле урынга да утыртсыннар. Яңгыравыклы революцион фразеологияне үзләштереп тә өлгергән ул. Күп тә үтмәс, Сәфәргали советлар властен эчтән җимерү теләге белән яшәүче политик аферист Батырханга әверелер. Инде комедиянең 1918 ел башында язылганлыгын әйтел үтик...
Театр һәм Кәрим Тинчурин — иксез-чиксез тема. Бер мәкаләдә аны өлешчә генә ачу да кыен һәм четерекле эш. Без драматург калдырган мирасның бик аз өлешен генә күздән кичердек. Шушы башлангыч чор әсәрләре дә Тинчуринның үз заманы эстетик ихтыяҗлары һәм таләпләреннән алда баруын раслый. К. Тинчуринны дөнья һәм рус классикасы. А. Чехов әсәрләре җәлеп итә. Моны без «Мәрҗәннәр» исемле автобиографик новеллалар циклыннан да беләбез. Аның колачы Гаять тә киң, зәвыге күп нәрсәне сыйдыра, сәнгатьне ул коры эмпиризмнан өстен торган югары поэзия дип аңлый. Тинчуринның матбугаттагы чыгышлары да аның фикер көчен, тирән реалист булуын күрсәтеп торалар. К. Тинчурин әсәрләренең озын гомерлелеге нигезендә «Американ» һәм «Җилкәнсезләр» авторының тарихи сизгерлеге, зирәк акылы ята. Татар культурасының ике дистә ел эчендә үткән юлын гына түгел, бүгенге әдәбият-сәнгать процессын да Тинчурин исеменнән башка күз алдына китерүе к«ен. Тинчурин мирасының шифалы йогынтысы башкаручылык сәнгатендә, режиссерлар һәм драматурглар иҗатында ачык сизелә.