Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАЛМАС МИРАС ЭЗЕННӘН


Тукай һем Г. Ибрагимов, Г. Коләхметоа һәм Г. Камал, Ф. Әмирхан һем Ш. Камал — әдәбиятыбызның күрке булган йолдызлык бу Беренче рус революциясе тудырган ташкын белән мәйданга чыккан әлеге язучыларның бары бер пары гына да татар әдәбиятының тулы бер дәверен балкытып торыр иде. Ләкин, нур өстенә нур дигәндәй, алар һәммәсе бер чорда туып, бер чорда иҗат иткән һәм бүген дә бергә — туган халкы һәм күп милләтле совет халкы белән бер сафта, горур атлап, алга — коммунистик киләчәккә үтәләр.
XX йөз башы, хаклы рәвештә, әдәбиятыбызның классик дәвере дип санала Безгә соңгы елларда шушы уңдырышлы һәм бер үк вакытта шактый катлаулы чорның әдәби тәнкыйте—«хәрәкәттәге эстетикапсын җентекләп әйрәнергә туры килде. Вакытлы матбугат сәхифәләреннән чорның үз сулышын бөркеп торган тәнкыйть фикерләре белән танышу Бөек Октябрьга хәзерлек елларындагы татар әдәбияты һәм аның күренекле вәкилләренә булган ихтирам һәм соклану хисләрен тагы да үстерә төште
Фән әдәбият һәм тәнкыйть тарихларын үзара тыгыз бәйләнештә карауны яклый. Заман югарылыгындагы тәнкыйть юк икән, чорның алдынгы иҗтимагый политик омтылышларына җавап бирерлек әдәбиятның ла булуы икеле. Киресенчә дә шулай ук. XX йөз башы татар әдәбияты да әлеге концепциянең дөреслеген раслый: бу чорның әдәбияты гына түгел, әдәби тынкыйте дә үзенчәлекле талантларга шактый бай булган. Талантлы тәнкыйтьчеләр — кемнәр алар? Иң злек, без тәнкыйть зшчәнлеген әдәби иҗат белән нәтиҗәле чиратлаштыра алган зур әдипләр — Г. Тукай, Ф Әмирхан һәм Г. Ибраһимовларны күздә тотабыз. Ләкин бу чорда алар белән бер сафка басып, бетен иҗат энергиясен әдәби тәнкыйтькә генә биргән авторлар—профессиональ тәнкыйтьчеләр булуын күрми китү дә ярамас. Бәхәссез ки, боларның иң күренеклесе Җамал Вәлиди (аның күп кенә тәнкыйть мәкаләләре «Җәләй» псевдонимы белем басылган). Хәер, үз замандашлары да бу исемнең әдәби тәнкыйть мәйданында үзенчәлекле урын алып торуын кат кат билгеләп үтәлер. Мәсәлән, Г Ибраһимоа 1913 елгы татар әдәби процессына күзәтүендә «бу ел берничә яңа имза туды. Болардан мң беренче гакыллы, мәгьнәле, киң алымлы (...) мәкаләләр иясе Җәләй әфәнде . » 1 дип Җ Вәлидинең беренче тәҗрибәләрен үк уңай яктан билгеләп уза.
Тәнкыйть һәм тәнкыйтьчеләр алдында беек рус революцион-демократы В. Г. Белинский иҗатын өйрәнүдән чыгып югары таләпләр куйган Г. Ибраһимоа Октябрь революциясеннән соң басылган «Әдәбият кануннары» хезмәтендә дә «Бездә иң злеЛе менәкъкыйд Мәрҗани. Хәзерге азучыларыбыз эчендә — Җамалетдин Вәлиди»,’ — д!п язып чыкты.
Күренекле әдәбият галиме Г. Сәгъди дә татар әдәби тәнкыйте тарихын яктырткан беренче хезмәтендә бу тәнкыйтьче иҗатына югары бәя бирә: «Шул вакыттагы тәтер
' «Ак». 1914. I сан
* Г. Ибраһимоа. Әдлбимт хаиунаары. К . 1918 ел.
Г
әдәби тәнкыйтьчеләре арасында әдәби әсәрләргә бигрәк акыл, мантыйк ноктасыннан торып һәм иҗтимагый-әхлакый якларына күбрәк кагылып анализ ясаучы, аларга бигрәк шул яктан бәя куярга тырышучылардан берсе—Җ. Вәлиди иде. Татар тәнкыйтьчеләре арасында ул вакытта иң сабырлысы, уртача темпераментлысы да шул булды. Үзе «фәлсәфи тәнкыйть» нигезен алган иде»
Җамал Вәлиди конкрет тарихи чор һәм шартларда мәйданга чыккан тәнкыйтьче, шуңа күрә аның иҗатын да шул тарихи чынбарлыктан килеп бәяләү дөрес булыр. Аның өчен үз вакытында шактый мөһим булып тоелган кайбер мәсьәләләр бүген үзләренең әһәм>иятләрен югалткан булырга да мөмкин, чөнки бу табигый хәл. Ләкин Җ. Вәлиди тәнкыйте, барыннан да бигрәк, заман әдәбиятының үзәк мәсьәләләрен яктырту һәм хәл итүгә юнәлтелгән объектив һәм принципиаль тәнкыйть. Шуңа күрә анда куелган фикерләр һәм мәсьәләләр, нигездә, үзләренең әһәмиятләрен югалтмады, бүген дә актуаль булып кала бирәләр. Мәсәлән, халыкчанлык һәм тормышчанлык, милли әдәбиятның дөнья әдәбиятларына мөнәсәбәте мәсьәләләре шундыйлардан.
Тәнкыйтьченең татар әдәбиятында халыкчанлык мәсьәләсен яктырткан фикерләре аның Г. Тукай иҗатына мөнәсәбәте белән үзара үрелеп бара. Бу бер дә гаҗәп түгел, гомумән XX йөз башы татар әдәби тәнкыйтендә халыкчанлык турындагы фикер һәм карашлар, нигездә, Тукай поэзиясе тирәсендәге бәхәсләргә кайтып кала иде. Чөнки Г. Тукай шигырьләрендә татар халкының рухи халәте, уй һәм кичерешләре, иҗтимагый-политик омтылышлары аеруча тирән чагылыш тапты.
Җ. Вәлидине, икеләнүсез, тәнкыйтьче һәм әдәбият белгечләребездән беренче тукайчы дип санарга була. Ул әдәби тәнкыйть эшчәнлеген башлаган елларда ук Г. Тукай шигырьләре белән рухланып, аларның татар халкының күңел көзгесе булуын кат-кат билгеләп узды. Мәсәлән, Беренче рус революциясеннән соңгы елларда шагыйрь иҗатының халыкка һәм аның иҗтимагый-политик омтылышларына йогынтысын тәнкыйтьче: «Ул халыкның фикер вә хисенә дулкынга җил, ялкынга керосин тәэсире кеби бер тәэсир бирә иде»2,— дип искә ала.
Җ. Вәлиди икенче бер мәкаләсендә Тукай иҗатының үзәгендә торган төп идея ул «аның һәр вакыт мәзлүм халык кайгысын чигүе, андагы хәб инсаният (гуманность)»э, дип күрсәтеп чыга.
Дөрес, XX йөз башында Тукай шигырьләренең халыкчанлыгына хәйран калып, вакытлы матбугат битләрендә үзенең соклануын белдереп чыккан авторлар аз булмый. Ләкин Җ. Вәлиди Тукай иҗатын аңлауда аларның һәркайсыннан күп өстен торды дип әйтергә нигез бар. Тукай поэзиясен ул, күп кенә замандашларыннан аермалы буларак, башыннан ахырына кадәр бер пафос белән язылган дип кабул итеп, аны күккә чөю, идеаллаштыру юлыннан бармады. Шагыйрь язмышы татар халкының үз язмышыдай, ул туган халкының кайгы-шатлыкларын уртаклашып иҗат итте һәм аның иҗтимагый-политик аңы да халыкныкы белән бергә үсә, камилләшә барды дип саный тәнкыйтьче. Мәсәлән, шагыйрьнең Беренче рус революциясе чорындагы иҗаты белән кара реакция һәм яңа революцион күтәрелеш еллары поэзиясе арасындагы аермалыкны ул түбәндәгечә күрсәтеп бирә: «Әвәлдә ул дөньяны өстенә кара нокталар сибелгән аклык итеп күрә иде Инде ул хәзер аңа ак нокталар илә бизәлгән каралык итеп күренә башлады»4. Тукайның дөньяга карашында булган прогрессны ул шартларда шулай дөрес һәм кыю итеп әйтеп биргән башка берәү булдымы икән?..
Мәгълүм булганча. 1913 нче елда, җитди эзләнүләр чорын кичергән Г. Ибраһи- мов, «Татар шагыйрьләре» хезмәтен тәмамлап, «бер тәҗрибә» рәвешендә, үзенең әдәби эстетик принципларын зур аудитория хөкеменә тәкъдим итә.
Ләкин әдәби җәмәгатьчелек аны артык берьяклы гына ац'лый. Тәнкыйтьченең талант һәм халыкчанлык мәсьәләләре тирәсендә зур әңгәмә кузгатырга өметләнүе тормышка ашмый кала. Чөнки «Татар шагыйрьләре»ндә Тукай поэзиясе турында әйтелгән күп кенә каршылыклы фикерләр халыкның иң авырткан җиренә килеп кадала (Тәнкыйтьнең басылып чыгуы, очраклы рәвештә, Тукайның вафаты көннәренә туры килде.) Төрле вакытлы матбугат битләрендә бу хезмәткә каршы бер бер артлы үтә усал мәкаләләр басыла башлый. Менә шундый кызган атмосферада да Җ. вәлиди
Г Сәгъди Бездә әдәби тәнкыйть Казан. 1927. 18—19 битләр.
1 «Вакыт». 1913. 1172 сан
3 «Вакыт». 1913. 1258 сан
4 «Вакыт». 1914. 1454 сан
репидәге фикерләрнең тәнкыйтьченең әдәби эстетик принципларындагы каршылыкларның чагылышы булуын аңлауда беренче адым ясады. Сүз уңаена әйтергә кирәк, бераз соңрак, Г. Ибраһимов үзе дә «Татар шагыйрьләре» уңаеннан язылганнардан Җ Вәлиди мәкаләсен аеруча игътибарга лаеклы иде дип билгеләп үтте» .
Халык шагыйре Г. Тукай иҗатын аның дөньяга карашы һәм идея-эстетик эволюциясе яктылыгында өйрәнүне Бөек Октябрь революциясеннән соң фәнни нигездә башлап җибәрүче шулай ук Җ. Вәлиди булды. Тәнкыйтьченең 1918 нче елда дөнья күргән «Габдулла Тукаевның мәҗмугаи әсәре» һәм 1923 нче елда «Мәгариф» журналында басылган «Тукайның шагыйрьлеге» хезмәтләре бүген дә шагыйрь иҗатын өйрәнүчеләр өчен җитди чыганак булып кала бирәләр.
«Габдулла Тукаевның мәҗмугаи әсәре»ндә Җ Вәлиди беренче тапкыр шагыйрь иҗатын чорларга бүлеп, аның үсеш баскычларын күрсәтте, гыйльми биографиясен тудыруга җитди омтылыш ясады. Тәнкыйтьченең Тукай турында Октябрьга кадәрге вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләрне күзәтеп чыгуы да уз чоры өчен зур әһә мияткә ия була. Әлеге хезмәттә ул Тукай поэзиясе турындагы сөйләшүне традициягә кереп барган халыкчанлык турында сөйләшү белән генә чикләмичә, аның лирикасына. сатирасына, балалар өчен язылган әсәрләре һәм тәрҗемәләренә аерым тукталып аларның һәркайсында шагыйрь ирешкән уңыш һәм кимчелекләрне күрсәтеп чыкты Бу исә тәнкыйтьченең Тукан иҗатын өйрәнүдә тагы бер адым алга атлавы булды.
«Тукайның шагыйрьлеге» мәкаләсендә инде ул халык шагыйрен бөек рус әдә бияты классиклары белән чагыштырып өйрәнү югарылыгына күтәрелә. «Тукай үзетурыдан-туры икенче бер әһәмиятле проблема—әдәби тел мәсьәләсенә барып тота - ша. Әдәби телебезне халык теле нигезендә формалаштыруда Г. Тукай, Г. Ибраһимов Г һәм Ф. Әмирханнарның гаять зур эшчәнлеген күрсәтү белән бергә, без бу мәсьәләне хәл итү юлында Җ Вәлиди эшчәнлеге дә махсус игътибарга лаек дип саныйбыз. (Ж Вәлиди даими рәвештә эшләп килгән күренекле тел галиме дә, аның татар телен гамәлгә кую өлкәсендәге зур эшчәнлеге махсус өйрәнүчеләр көтә.)
Ул тел турында җитди бәхәсләр барган бер чорда, 1912—1915 нче елларда, яңадан кайтып-кайтып «Тәрҗеман» тәкъдим иткән гомумтөрки телнең үзебезгә һичнинди мөнәсәбәте булмаган чит нәрсә икәнлеген күрсәтеп чыкты. Халык телен. Г. Тукай һәм Г. Ибраһимовлар телен, «печән базары теле», «чабаталы урам теле» дип кимсетергә маташучыларга тыныч һәм дәлилле итеп җавап бирә килде. «Булсын, печән базары әдәбияты булсын,— дип язды тәнкыйтьче мәкаләләренең берсендә,— бу бик табигый эш. Юкса татар теле Невский проспектта яки Солтан Баязит мәйданында эшләнергә тиешме? Печән базары дигәч тә гади бер печән сата торган урын дип уйларга ярамый» Халыкның уй-кичерешләрен, кайгы-шатлыкларын аның үзенчә, үз теле белән җырлап биргән сандугач — Г. Тукай иде. ул үзенең әсәрләре белән менә шул «печән базары телемнең нинди зур хәзинә икәнлеген теләсә кемнән матуррак итеп күрсәтә алды. «Минемчә, «Тукаев кем?» сөъәленә иң мөнасеп җавап вә шулай ук Тукаеака иң кыска тәгьриф «Татарча иң матур сүзләр сөйләүче» дигән җөмлә булачакдыр. Шуның ечен телебезнең кадере күтәрелгән саен Тукаев күтәрелә барачак, милли аңыбыз арткан саен Тукаев аңлана барачакдыр».— кебек нәтиҗәгә килә Җ. Вәлиди. Бүген исә. аның ни дәрәҗәдә хаклы булуы бездә аз гына да шик тудырмый
Җ. Вәлиди Тукай поэзиясе белән беррәгтән XX йез башы татар әдәбиятының башка күренекле вәкилләре иҗатын да тирәнтен аңлап, аларга үз вакытында төпле бәя бирә килгән тәнкыйтьче. Аның «Вакытта басылган беренче тәнкыйть мәкаләсе үк әдәбиятыбызның икенче бер классигы Галимҗан Ибраһимовның «Яшь йерәкләр»е уңае белән язылган. «Әдәбият бигрәк тормышның җилен, дулкынын күрсәтә, шуның эчен тормыш никадәр җилле, дулкынлы булса, аның көзгесе булган әдәбият та шул-кадәр рухлы, шулкадәр күренешле була. Әдип, шагыйрь! Болар тормыш дәрьясының уртасына ташланган бер көймәче...» 1 — кебек юллар белән башланып китә ул мәкалә. Тәнкыйтьче Г. Ибраһимовны тормыш дәрьясының уртасында барган көймәчеге охшата һәм бу очраклы рәвештә генә түгел. «Яшь йөрәкләридә язучы чынлап та иске татар тормышының бөтен каршылыкларын оста каләм белән тетрәндергеч картиналарда сурәтләп бирде. «Татарның хәзерге тормышы (...) инсан өчен гаять дәрәҗәдә тар, караңгы, яшерен,— дип яза ул әсәр турында уйлануларын дәвам итеп.— Бу хәлгә үзенең
чынбарлыкка үзенең аек карашын югалтмый кала. «Тукаев шигырьне Аполлон вә аның җирдәге табынучылары өчен сөйләми иде. Ул халык илә бергә, халык өчен ха лык йөрәгеннән сөйли иде— Шуның өчен берничә дистә сәнгатьне сәнгать өчен дип белүчеләргә бервакытта да ул сәнам була алмас»1, — дип языл, «Татар шагыйрьлә-
нең мирасы белән рус шагыйрләреннән бигрәк Лермонтовка охшый. Ләкин ул иҗ * * тимагый мәүкыйгы вә иҗтимагый мәсьәләләргә мөнәсәбәте ягыннан Некрасовка ох- - шый төшәдер; ул да Некрасов кебек поэт гражданиндыр».— дип язды тәнкыйтьче
Тукай исеме һәм әдәбиятта халыкчанлык төшенчәсе XX йөз башы шартларында
инсаният кыйммәтен аңлаган хәсас яшь йөрәк чыдый алмый». Зыя кебек яшь йөрәкләргә нишләргә?.. Бары үләргә генә кала — «аны тормыш кысыл үтерә». Тәнкыйтьченең «Яшь йөрәкләрине һәм аның идея эчтәлеген ии дәрәҗәдә тирән аңлап фикер йөртүенә игътибар итми китү мөмкин түгел.
Әлеге мәкаләдә Җ. Вәлиди, художник буларак, Г. Ибраһимовка аеруча характерлы булган тагы бер үзенчәлекне — аның әсәрләренә хас психологик тирәнлек һәм романтик хикәяләү үзенчәлеген күреп ала. «Галимҗан әфәнде монда шәхси һәм лирик (эчке шагыйрь) булып күренә шикелле. Ул тормышның иң ачык күренеп торган нокталарыннан бигрәк үзенең хыялында ялтыраган йолдызларны күрсәтә»,— дип билгеләп үтә тәнкыйтьчә, үзенә генә хас нечкә сиземләү белән.
Ш. Камал иҗатына хас үзенчәлекләрне ачыклауда да Җ. Вәлиди беренче булып җитди уңышка ирешкән тәнкыйтьче. Бу үзенчәлекле язучының киң катлам укучылар тарафыннан яратып укылуы ни белән аңлатыла соң? Шул хакта уйланулардан килеп ул игътибарын язучының әдәби геройларының рухи халәтен күрсәтү осталыгына юнәлдерә. «Шәриф әфәнде үзенең кыска хикәяләрендә.— дип яза тәнкыйтьче,— безгә тормышның бик оригинальный һәм бик характерный булган сәхнәләрен ача вә анда бик нечкә һәм неуловимый нокталарын тотып күрсәтә»2. Хикәяләр Җ. Вәлидине үзләренең тормыш дөреслеген бөтен нечкәлекләре белән күрсәтеп, вакыйгаларның гади күзләрдән яшеренгән «төн ягын» яктыртып килүләре белән җәлеп итә. Тәнкыйтьченең үз сүзләре белән әйткәндә: «Ш. Камал вакыйгаларның тышкы барышын, тышкы төзелешен түгел, бәлки эчке ягын — психологический ягын әсас итеп тотадыр». Язучы үзенең хикәяләрендә нинди дә булса бер вакыйганы башыннан ахырына кадәр җентекләп сөйләп чыгу бурычы куймый, «мәгълүм бер халәт рухмя (психологический момент)ны эләктереп алып шуны бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра».
Ш. Камал әсәрләренең эчке хасиятен тирәнтен аңлап әйтелгән бу фикерләр бүген дә камиллеккә ирешкән тәнкыйть булып кала бирәләр, бу бер. Икенчедән, Җ- Вәлиди тәнкыйтебездә беренчеләрдән, тормыш дөреслеген чагылдыруны үзенең бурычы санаган әдәбият өчен психологик анализның зур казаныш булуын яхшы аңлап, бу мәсьәләгә әдәби ■ җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлдерде. Тәнкыйтькә психологик анализ төшенчәсенең килеп керүе исә, әдәбиятның реализм юлыннан үсүе өчен яңа мөмкинлекләр тудырды.
*
* §§§§
Җ. Вәлиди әдәби тәнкыйть мәйданына килгән еллар милли әдәби-эстетик фикернең реализм мәсьәләләрен аңлауда җитди эзләнүләр алып барган, тәнкыйтьнең теоретик фикерләргә һәм фәлсәфи-эстетик принципларга игътибары бермә-бер үсә тешкен чорга туры килә. Ул әдәбият-сәнгатьнең үзәк мәсьәләләрен аңлауда беренче мәкалә һәм хезмәтләре белән үк татар' әдәби тәнкыйтенең авангардында баручы Г. Тукай, Ф. Әмирхан һәм Г. Ибраһимовлар сафына кушылды. 1912 нче елда ук дөнья күргән «Татар әдәбиятының барышы» хезмәтендә тәнкыйтьче әдәби хәрәкәтнең иҗтимагый тормыш һәм тарихи чынбарлык белән турыдан-туры бәйләнештә булуына басым ясап, бары тормыш дөреслеген чагылдырган әдәбият кына укучының күңелен били, аңарда эстетик ләззәт тудыру сәләтенә ия була дигән нәтиҗәгә килә. Ләкин әдәбият бит чынбарлыкны чагылдыруның үзенчәлекле һәм специфик төре. Ул фәннән
§§§§ «Вакыт». 1913. 1141 сан.
• «Вакыт», 1914, 1622 сан.
• Ж, Вәлиди Татар әдәбиятының барышы Оренбург. 1912. I! бит
• ФатыПлот — яхшы сыйфатлылык, бу очракта — иҗтимагый файда һаы максатлылык мәгъи» Саилә
• «Аң». 1915 ел. 7 сан. 147 бпт.
• «Вакыт». 1915, 1674 сан.
•ермалы буларак, «хакыйкатьне турыдан-туры түгел, бәлки тәэсир вә тәмсил илә мәй данга куярга тиеш» Г. Ибраһимов кебек ук Җ. Вәлиди дә әдәбиятның спецификасы мәсьәләләренә зур игътибар бирә, ләкин ул тормышчанлыкка каршы куелмый. Шул уңайдан тәнкыйтьченең «Аң» журналында басылган «Әдәби хәрәкәт» исемле мәкалә- ләсе игътибарны җәлеп итә. Кешеләр, үзләренең табигате белән, тормышта еч биеклеккә, өч идеалга омтыла дигән фикер белән чыга Җ. Вәлиди: «...боларның берсе 4 хакыйкать, икенчесе фазыйләт2, өченчесе хәсән (күркәмлек) дер, (...) әдәби иҗат та х шул идеалга таба бер хәрәкәттер, адымдыр» • Шул рәвешчә, әдәби әсәрләр язучы- « ның хакыйкатькә, фазыйләткә һәм күркәмлеккә омтылышы нәтиҗәсендә иҗат ителергә X тиеш дип саный тәнкыйтьче. Бу Җ. Вәлиди тарафыннан тормышчанлык, идеялелек һем g гүзәллекнең әдәбият һәм сәнгать өчен бер дәрәҗәдә әһәмиятле шартлар буларак кабул ителүе турында сөйли иде. Әдәбият һәм сәнгатьнең асылын, аның специфика < сын аңлауда бер чиктән икенче чиккә ташлану очраклары кабатланып торган чорда, X бу фикерләр аеруча зур әһәмияткә ия булдылар. Дөрес, тәнкыйтьчене елеге теоретик фикерләренә һәрчак тугрылыклы булып калды дип әйтеп булмый. Вакыты белән Ч ул үзе дә бу өч шартның бөтенлегеннән тайпылып, әдәбият һәм сәнгатьнең теге яки S бу үзенчәлегенә басым ясау белән мавыгып киткәләде. Мисал өчен, буржуаз-мил « ләтче язучы Г. Исхакыйның «Мөгаллимә»се уңае белән язылган тәнкыйтьне алырга £ була 4. Бу әсәрнең сыйнфый асылын, Г. Ибраһимов кебек6, турыдан-туры фаш итә ал- 4 маса да, Җ. Вәлиди «Мөгаллимә»не шулай ук кабул итмәде. Пьесаның авторын «чын идеалист» дип, ул да әсәрнең тормыш дөреслеген бозып күрсәтүен һәм иҗтимагый ш яктан әһәмиятсез булуын күрсәтеп чыга. Ләкин бу сүз уңаена гына. Җ. Вәлиди S мәкаләнең теоретик өлешендә, әдәбият һәм сәнгатьнең заман тормышына мөнәсәбәтен дөрес аңлатмыйча, төп игътибарын идеаль матурлык һәм хыял дөньясына юнәл ? тә. һәм нәтиҗәдә, әдәбият алдында торган иҗтимагый бурычларны күреп бетермәве ***** белән, ул үз-үзөнә каршы килә. Әдәби тәнкыйть мәйданына аяк атлаган елларында ™ ук: «Әдәбият, бигрәк, тормышның җилен, дулкынын күрсәтә».— дип чыккан тәнкыйть- Ф ченең әлеге каршылыклары нәрсә белән аңлатыла соң? Югыйсә, аның ечен әдәбият ның иҗтимагый тормыш мәсьәләләре белән багланышта үсәргә тиешлеге инде күптән ► кабул ителгән эстетик принцип булып тора иде.
Бу каршылык Җ. Вәлиди тәнкыйтенә очраклы рәвештә һәм вакытлыча гына килеп я кермәде. Киресенчә, ул тәнкыйтьченең иҗтимагый-политик позициясе һәм дөньяга ка- “■ рашыидагы җитди каршылыкларның чагылышы булды. Җ. Вәлиди — зур талант, югары зәвыклы, сизгер һәм принципиаль тәнкыйтьче булуына карамастан, Октябрь революциясенә кадәрге чорда революцион-демократик идеяләр югарылыгына күтәрелеп җитә алмады. Шул сәбәпле ул аерым очракларда заман тормышының прогрессие кәчләрен һәм алар алдында торган зур бурычларны күреп бетерми.
Дөрес, заман тормышы (буржуаз чынбарлык) белән ул үзе дә килешергә теләми, бу ямьсез һәм караңгы тормышның тиз арада нигезеннән үзгәрергә тиешлеген де сиземли. Ләкин сиземләүдән ерак китми, әдәбият алдында торган бурычларны әле- дән әле заман тормышыннан аерып, аны «шомырт ее сирин чәчәкләре илә» генә бизәргә кирәк дигән чакыру белән чыга. «Мондый яшерен, тыныч вә бер төрле тормыш,— дип яза тәнкыйтьче,— даһи сәнгатькярләр ечен тирән идеяле вә зур күренешле мәүзуглар тудыра алмаган кебек, биллитристлар (гади хикәячеләр) өчен дә киң сәрмая бирә алмыйдыр»". Бу сүзләрнең ике зур революция арасында һәм революцион күтәрелеш елларында әйтелүен дә искә алсак, >К Велидичең үз чоры иҗтимагый политик тормышын аңлый алмавы һәм җәмгыятьнең әйдәп баручы көчләрен күрмәве тагы да ачыграк булып күз алдына килеп баса. Тәнкыйтьченең дәньяга карашын дагы чикләнгәнлек, әлбәттә, аны әдөби-эстетик фикерләрендә күп кенә каршылыкларга китерде. Ләкин шуңарга да карамастан, Ж Вәлиди әдәбиятның тормышка мөнә-сәбәтен яңача хәл итү һәм аның иҗтимагый ролен күрсәтү юлында, Г. Тукай. Ф Әмир хан һем Г. Ибраһимовлар кебек үк, армый-талмый эшләгән тәнкыйтьче иде. Ул
1 ж Вллнди Татар адабиятыиыц бдрышы Оренбург. 1912 ел, Xi бит
* «Вакыт». 1914, 1621 сам.
* «Ли». 1915. 3 сан. 59 бит
1912 елда ук: «Әдәбиятның гомуми иҗтимагия илә мөнәсәбәте бигрәк куәтледер. Шуның өчен боларны берсен икенчесеннән аерып язу мөмкин түгел» ',— дип чыгып, югарыда искәртелгән кайбер тайпылуларны исәпкә алмаганда, әдәбият һәм сәнгатьнең асылын аңлатуда идеалистлар позициясенә басмады. Тәнкыйтьченең Г. Тукай поэзиясенә мөнәсәбәте моның ачык мисалы булып тора. «Талант» (истигъдад) һәр милләттә, һәр заманда вә урында килергә мөмкин, ләкин аның күвәттән фигыльгә чы-гуы, җимеш бирүе, шөбһәсез, мохит белән чикләнә»', — дигән фикергә нигезләнеп, ул Г. Тукайның 1905 нче ел революциясе тәэсирендә мәйданга килгән талант һәм уз заманының олуг фикер иясе булуын күрсәтеп чыкты.
Тәнкыйтьченең сәнгатьчә гүзәллек (категория прекрасного) кә мөнәсәбәте белән танышып узу да кызыклы булыр. Гүзәллек мәсьәләсен ул мәхәббәт һәм сөю хисләренә бәйләп аңлатты. Бу, бер карашка, гүзәллек мәсьәләсен шактый кечерәйтү, чикләү булып күренә, ләкин нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. «Мәхәббәт барлыкны матурлый, бизәкли, бу бөтен тупас матдилеккә бер фәрештәви ямь бирә, дөньяны шагыйрәләндерә (реальный тормышны идеализировать итә)»3,— дип язды тәнкыйтьче. Шул рәвешчә, ул мәхәббәт төшенчәсен интим хисләргә, яисә реаль чынбарлыктан аерылган илаһи омтылышларга гына кайтарып калдырмый. Сүз көндәлек тормышны һәм җир матурларын идеаллаштыра торган олы хис — мәхәббәт турында бара. Язучының, бигрәк тә шагыйрьнең әдәби әсәрдә тасвирланучы тормышка һәм үзенең геройларына мәхәббәте. безгә калса, табигый күренеш. Аңардан башка чын сәнгать әсәре турында сүз булырга да тиеш түгел. «Шигырь! Бу нәрсә? Мәхәббәт тавышы түгелме?» — кебек уйланулар да бит, тәнкыйтьченең интим поэзияне яклап чыгуы булмыйча, Зыя Ярмәки һәм Сабирҗан Мөлеков кебек яшь каләмләрнең сәнгатьчә гүзәллектән мәхрүм калган дүрт юллыклары уңае белән языла. Җ. Вәлидинең әлеге шагыйрьләрне Тукайдан үрнәк алырга чакыруы да очраклы түгел. Чөнки Тукай поэзиясе, тәнкыйтьче өчен, Ватанга һәм халыкка булган ярату хисләренең, олы мәхәббәтнең иң ачык мисалы булып торды. в
Сәнгатьчә гүзәллекне мәхәббәт һәм сөю хисләренә бәйләп аңлату Н. Г. Чернышевский диссертациясендә дә әһәмиятле урын алып тора. Мәсәлән, ул үз-үзенә: «Дөньяда иң гүзәл әйбер нәрсә? — кебек сорау куеп, аңарга.— кешедә — мәхәббәт һәм матурлык; табигатьтә — ни икәнлеген әйтүе дә кыен, анда матурлыкның чиге юк»,— дип җавап бирә 4.
Җ. Вәлидинең бөек рус шагыйре А. С. Пушкин иҗатына мөнәсәбәте дә әлеге эстетик карашлардан чыгып аңалатыла. Ул Пушкин шигырьләрендә туган илгә, аның табигатенә һәм рус халкына булган бөек яратуның чагылышын күрде. «Пушкиннан рус әдәбиятының яңа дәвере башлана,— дип язды тәнкыйтьче. — Чөнки аңа кадәр анда чын-чын гүзәл вә тугры хөкәмә бирерлек әсәр юк дәрәҗәсендә иде... Ниһаять Пушкин ул дәвернең капкасын бөтенләй ябып рус әдәбиятын икенче дәвергә — табигый һәм хакыйкатькә якын бер гүзәллек дәверенә кертте»5. Җ. Вәлиди XX йөз башы татар әдәбиятының да шундый ук «табигый вә хакыйкатькә якын бер гүзәллек дәверенә» таба борылуын яхшы аңлый. Ләкин, шул ук вакытта, ул Г. Ибраһимов кебек үк, тормышны турыдан-туры фотография ысулы белән күрсәткән әдәбиятка, үгет-нәсихәттән гыйбарәт булган поэзиягә каршы чыга. Әдәби әсәрдә чынбарлык язучы һәм шагыйрьнең күңелендә туган тойгылар, хисләр аша тасвирланырга тиеш дигән таләп куя тәнкыйтьче. Әмма аның сәнгатьнең спецификасы мәсьәләләренә зур игътибар бирүе, сәнгатьчә гүзәллекне чынбарлыкка һәм әдәбиятның идеялелегенә каршы куюы дигән сүз түгел. «Фикерсез һәр нәрсә җансыз, җансыз һәр нәрсә бар сурәтендә юктыр... Шигырьдә исә сәнаигь нәфисенең башка нуларына караган вакытта да фикер ачык вә аңлаешлы булырга тиеш (_) Шигырьдә фикер тирән, гади яки нечкә вә күркәм булсын» °,— кебек таләпләр, тагы бер кат, Җ. Вәлидинең гүзәллек мәсьәләсен берьяклы гына аңламыйча, әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый бурычы һәм идеялелегенә зур әһәмият бирүе турында сөйли.
Яңарыш һем кискен борылыш дәверендә милли әдәбиятларның дөнья әдәбиятына игътибары бермә бер үсеп китүе яңалык түгел. XX йөз башы — татар әдәбияты һәм сәнгате өчен нәкъ менә шундый кискен борылыш һәм яңарыш чоры булды. Мондый . шартларда әдәби-эстетик фикер үз кабыгында, милли рамкаларда гына чикләнеп кага _ алмый. Әдәби җәмәгатьчелек һәм тәнкыйть алдында дөнья әдәбиятының идея-эсте- Q тик байлыкларын һәм прогрессив традицияләрен үзләштерү бурычы килеп басты. = Ләкин, Җ. Вәлиди билгеләп үткәнчә, XX йөз башларына кадәр дин әһелләре халыкны «безгә остаз булачак халык — әлбәттә, беренче шарт — мөселман булырга кирәк. 4 чөнки мөселман кешегә исламнан тыш гыйлем эзләү, исламнан тыш дин эзләү белән бердер» дип куркытып килделәр. Шул рәвешчә, көнбатышка мөнәсәбәт дини идео- = логия исеменнән зур гөнаһ саналып, ислам дөньясы — Европага һәм шәрык-гарепкә г- каршы куелды. и
Татар әдәбиятының дөнья әдәбиятына мөнәсәбәте мәсьәләсе шундый шартларда ? аеруча принципиаль идеологии проблема булып көн тәртибенә килеп басты. Дөнья < әдәбиятына мөнәсәбәт турында сүз чыкканда, тәнкыйтьчеләрнең әдәби-эстетик позицияләре генә түгел, дини һәм милли мәсьәләләргә мөнәсәбәтләре дә актив хәрә кәткә килә иде. Мәсәлән, «Дин вә мәгыйшәтпчеләр дөнья әдәбияты һәм культурасына мөнәсәбәттә, барыннан да элек, дин һәм шәригать кануннарыннан чыгып эш йөртсә, буржуаз милләтчеләр тик милли рамкаларда гына чикләнеп калуны якладылар —
Җ. Вәли ди исә, замандашлары Г. Тукай, Ф. Әмирхан һәм Г. Ибраһимовлар кебек үк, татар әдәбиятының киләчәген аның Көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятларының < бай традицияләре белән тыгыз элемтәдә үсуендә күрде Язучыларны ул кайтып-кай г тып гареп әдәбияты һәм гареп эстетик фикерен махсус үзләштерергә, «аның эченә ' керергә, тирәнлегенә төшәргә...» чакырды. «Без Европаны никадәр яхшы белсәк, шул т кадәр аның куәтенә, кодрәтенә иманыбыз арта» — дип язды тәнкыйтьче.
Көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятлары Җ Вәлиди өчен, барыннан да элек, үзлә ь ренең реалистик традицияләре — тормышчанлыгы һәм халыкчанлыгы белән якын иде. Шуңа күрә милли әдәбиятның уңышларын һәм бурычларын да ул турыдан туры Z гареп әдәбиятлары белән бәйләнештә карап, гареп эстетик фикере яктылыгында аң а. латырга омтылды. «Әдәбиятта гарепнең тәэсире илә фикеребез, рухыбыз да ул чиксез хыял дәрьясыннан, ул әлеф лила вә лиләләр галәменнән беркадәр арынды. Ул беркадәр хакыйкатьне дә игътибарга алырга, аның белән да хисаблашырга мәҗбүрият сизде»,— дип язды Вәлиди, «Әдәби хәрәкәт» дип исемләнгән тәнкыйтендә 1
«Йолдыз» газетасының 1915 ел, 14 октябрь санында Н. Думави «Бер мөляхәзә» дип исемләнгән мәкалә язып чыга. Аңарда Думави дөнья әдәбиятына мөнәсәбәт мәсьәләсен шәрык белән генә чикләп куеп, төп игътибарын татар халкының шәрки леген исбат итүгә юнәлдерде. Вакытлы матбугат битләрендә бу тискәре концепциягә беренче булып отпор бирүче Җ. Вәлиди булды Думави тарафыннан мәсьәләнең шул рәвешчә өстән генә, иҗтимагый тормыш һәм реаль чынбарлык шартларыннан тулы- сынча изоляцияләнгән хәлдә аңлатылуын, автор торган позициянең нигезсез булуын күрсәтүче факт дип саный тәнкыйтьче «Без заман игътибары белән генә түгел, урын игътибары белән дә хәзер чын шәрык халкы түгелбез. Без шәрыкта түгел, бәлки гарепнең шәрык койрыгында торабыз; безнең мохитыбыз руслыктыр (...) Безнең хә. зерге хәлдә шәрыклы булырга тиешлегебезне исбат өчен каныбызның, чыгышыбызның шәрки булуын дәгъва кылу гына җитми. Минемчә, моның әһәмияте ах (..) Әһәмият чыгышта, канда түгел, тарихтадыр» †††††. Думав и дан аермалы буларак, тәнкыйтьче мәсьәләгә зур принципиальлелек белән һәм материалистик эстетика нормаларын, нан чыгып килә. Татар әдәбиятының рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятларыннан үр нәк алып, аларның реалистик традицияләре яктылыгында үсеп баруы. >Ц. Вәлиди тарафыннан гаять зур әһәмияткә ия булган прогрессив күренеш һәм иҗтимагый тор.
††††† «Ли». 191о. 4 сак. 69—70 битләр.
мыш шартларыннан килүче тарихи зарурлык буларак та аңлатыла. Ул әдәбият Һем сәнгатьнең, әдәби-эстетик фикернең гарепка яки шәрыкка мөнәсәбәтен, нинди де булса «модавга иярү яисә кемнең дә булса тырышлыгы белән генә тормышка ашырыла торган күренеш дип санаучылар белән килешми. «...Мөһим вә олуг тарихи яңаруларга «мода» дип карарга ашыгырга ярамый. Аңар тарихи вә иҗтимагый канун тудырган мәҗбүр итеп карарга кирәк» ',— дип язды тәнкыйтьче. Игътибар итик, Җ. Вәлиди донья әдәбиятына мөнәсәбәт проблемасын материалистик эстетиканың методе, логик принципларыннан чыгып аңлатуны таләп итә — мәкаләдә әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренең иҗтимагый тормыш шартлары белән тыгыз бәйләнештә каралырга тиешлегенә, иҗтимагый шартлылык һәм тарихилыкка җитди әһәмият бирелә.
Тәнкыйтьче үзенең мәкаләләрендә, дөнья әдәбияты дигәндә, иң беренче чиратта, рус әдәбиятын күз алдында тота. Рус әдәбияты аңарда, барыннан да элек үзендә кү- теролгән мәсьәләләрнең тормышыбызга якын торуы белән зур кызыксыну уята иде. Шул ук вакытта ул Көнбатыш Европа әдәбиятлары белән танышуда арадашлык функциясен дә үтәүче әдәбият булып торды, «Руслар безгә Европаны каплый торган пәрдә түгел. Бәлки ачыграк итеп, якынрак китереп күрсәтә торган бер телескоптыр» г.— дип язган иде Җ. Вәлиди тәнкыйть эшчәнлегенең таңында ук. Ул алга таба да рус әдәбияты классикларын чиксез югары бәяләп, аларны өйрәнүгә даими төстә игътибар биреп килде.
Ләкин Җ. Вәлидинең дөнья әдәбиятына мөнәсәбәт мәсьәләсен хәл итүдә керткән евешен никадәр генә югары бәяләсәк тә, аның кайбер кимчелекләрдән дә азат булмавын танырга кирәк. Без Н. Думавиның дөнья әдәбияты төшенчәсен шәрык әдәбиятлары белән генә чикләргә омтылуын билгеләп үткән идек инде. Җ Вәлиди исә, киресенчә, рус һем Көнбатыш Европа әдәбиятларының ролен гаять югары бәяләп, көнчыгыш әдәбиятларны бөтенләйгә игътибарга алмый дип әйтерлек. XX йөз башы татар әдәбияты һәм әдәби-эстетик фикерләренең хәрәкәт юнәлешен, шәрыктан гарәпкә хәрәкәтен берьяклырак кабул итә тәнкыйтьче. Әдәбиятның схоластикадан тормышчанлыкка һәм реализмга таба үсешен турыдаи-туры шушы хәрәкәткә бәйләп, ул көнчыгышның уңай традицияләрен аңлап җиткермәде. Шәрык әдәбиятын гарепкә каршы куйганда әйтелгән: «Госманлыларның үзләренә ярамаган тузган, черегән баганаларын үзебезгә нигез итеп утыртыйкмы?»3 кебек фикер белән килешсәк тә, Җ. Вәлидинең көнчыгыш поэзиясе классикларына онытылганда бер генә мөрәҗәгать итүе бераз гаҗәп тоела.
Мәгълүм булганча, тәрҗемә эше дөнья әдәбиятларына мөнәсәбәт белән турыдан- туры элемтәдә тора. Шуны яхшы аңлап, татар әдәбиятының үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, алдынгы әдәбиятлардан үрнәк алуны һәм алардан мөмкин кадәр күбрәк һәм файдалырак әсәрләр тәрҗемә итүне яклап чыгучыларның да берсе Җ. Вәлиди була. «Тәрҗемәсез милләтләрнең фәкать югары вә мөмтаз катлаулары гына танышып берләшә ала, әмма тәрҗемә аркасында Гюго рус авылларында укыла, Пушкин немец фабрикаларына керә вә Шиллер инглиз шахталарына кадәр нәфүз итәдер» 4. Шул рәвешчә, ул татар әдәбиятында да тәрҗемә эшенең активлаша баруын күреп чын күңелдән куана һәм моның, барыннан да элек, түбән катлам кешеләре — халык массалары ечеи зур әһәмияткә ия булуына басым ясап уза. «Тәрҗемәгә ихтыяҗыбыз чиксез,— дип дәвам итә тәнкыйтьче. — Каршыбыздагы Европа тау кадәр бер гыйлем мехәзә- не, бу һичбер милләткә вә һичбер сыйныф халыкка махсус түгел, бәлки гомуми бер хәзинә». Сүз уңаена искәртеп узыйк, «Европа» дигәндә, автор Көнбатыш Европа әдәбиятларын гына түгел, үзе күрсәткәнчә, иң элек «ватандашларыбыз булган рус едәбиятын» күздә тота.
Җ. Вәлидинең рус әдәбиятын ни дәрәҗәдә тирән аңлап эш итүен, аның оледенела Пушкин, Некрасов һәм Л. Толстой ларга мөрәҗәгать итүеннән дә аңлау читен түгел. Ләкин, артык җәелеп тормастан, бу очракта шуны гына билгеләп үтәсе .килә, ул татар вакытлы матбугатында беренчеләрдөн булып бөек пролетариат язучысы А. АЛ. Горький турымда да язып чыккан тәнкыйтьче. «Рус мөхәррирләренең беренче
■ «Ан». 1916. 4 сан. 72 бнт
• Ж, Вәлиди. Татар әдәбиятының барышы. Оренбург, 1812, 32 бнт.
• «Ая». 1916. 4 сан. 71 бит.
• «Вакыт». 19U. 1193 сан.
сафында булган Максим Горький (...) соңра узе курган, үзе яшәгән иң әшәке почмакларны һәйбәт тәсвир итеп, укучының тәмам күз алдына китереп матбугат мәйданына чыгарган. Аның бар хасияте бәхетсез, гаиләсез вә йортсыз кешеләрнең яхшы якларын, яхшы күңелләрен тасеир итүендәдер. Максим Горький хәзерге исән рус мөхәррирләре эчендә халыктан иң күп хермәт күргән, яшьләрнең иң күл ихлас куйганы бер кешеде𻇇‡‡‡ §§§§§,— дип, ул пролетариат язучысының әсәрләренә, аның халыкчаилыгы- ♦ на үзенең соклануын белдерде. Капиталистик чынбарлыкның күп кәнә ямьсез якларын X фаш иткән, халык массаларының кайгы хәсрәтләрен тетрәндергеч картиналар аша х күрсәтеп биргән реалистик әсәрләрне пропагандалап чыгуы үзе генә дә тәнкыйтьче- ы нең зур кыюлыгы турында сөйли. п
Дөрес, аерым фактлардан чыгып кына без Җ. Вәлидине заманның иң алдынгы у идеологиясен аңлау дәрәҗәсенә күтәрелгән тәнкыйтьче иде дип санарга җыенмый- 2 быз, аны әле икеләнмичә революцион демократик карашлар югарылыгыннан торып j эш итте дип тә әйтеп булмый. Шулай да әдәбият сәнгать мәсьәләләренә мөнәсәбәттә. у ул, нигездә. Г. Тукай, Ф Әмирхан һәм Г. Ибраһимоалар позициясендә торды. Моңарга * ул иҗтимагый-политик сизгерлегеннән бигрәк, нечкә әдәби-эстетик сиземләве аша Ч килде. ш
Җ. Вәлиди, барыннан да элек, Октябрьга кадәрге әдәби тәнкыйтебезнең күренекле вәкиле. Шуның белән бергә ул совет власте елларында да әдәбият, культура ♦ һәм аеруча халык мәгарифе өлкәләрендә эш ләвен актив дәвам итте, тарих, әдәбият х> һәм тел мәсьәләләренә караган хезмәтләр язды. («Татар теленең аңлатмалы тулы сүз- “ леге» араларыннан аеруча игътибарга лаеклысы булса кирәк.) Дәрес, аерым очракларда, зур эрудиция һәм нечкә сиземләү белән язылган хезмәтләренә аның һаман да, л әлеге дә баягы, иҗтимагый политик зирәклек җитенкерәмәде. «Татарстан хәбәрләре»- нең 1922 елның март саннарында ул, үткәндәге мираска мөнәсәбәттә, Г. Ибраһимов п белән принципиаль бәхәскә керә. Менә шул бәхәстә аның ялгышу һем каршылыклары ** аермачык чагылыш таптылар *.
Кыскасы, Җ. Вәлиди 20—30 нче елларда татар совет әдәбияты белеме һәм едеби тәнкыйте авангардында барган Г. Ибраһимов, Г. Нигъмәти, Г. Галиләр югарылыгына күтәрелә алмады һәм тора-бара тәнкыйть эшчәнлегеннән читләшергә мәҗбүр булды, х Әмма педагог һәм тел галиме буларак гомеренең соңгы елларына кадәр армый-Тал “ мый эшләвен дәвам итте: 1921 елда Казаңда Көнчыгыш академиясендә укыта башлый; 1921—1925 елларда Татарстан Җир эшләре Халык Комиссариаты каршында мәдир урынбасары һәм терминология комиссиясе председателе булып зшли; 1922—1925 елларда татар рабфагында укыта. 1923—1931 елларда Көнчыгыш педагогия институты доценты.
Мәкаләдә Җ. Вәлидинең аерым хезмәтләренә тукталып аларны анализлау бурычы «уелмады. Шулай да араларыннан берсен һәм, әйтер идек, бәхетле язмышлысын искә алмый үтү мөмкин түгел: Джамал Валидов. Очерк истории образованности и литературы татар (до революции 1917 г.), М.-Пг.. Госиздат. 1923. Бу китапның бер нөсхәсе бүген дә В. И. Ленинның Кремльдәге шәхси китапханәсендә әдәбият белеме, вдебият тарихы һәм тәнкыйть бүлегендә саклана. Даһи Ленйнның гомеренең соңгы елларында да татар әдәбияты, аның үткәне һәм бүгенгесе белән якыннан кызыксынуы турында сөйли торган факт бит бу. Кем белә, бәлки юлбашчы шушы китап битләреннән РКП(б)ның X съезды көннәрендә Татарстан делегатлары белән сөйләшүдә искә алган Г. Тукай исемен табыл, аның турындагы зур булмаган очерк белән дә танышып чыккандыр. Шушы китаптан Владимир Ильичның Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, М. Гафури. Г. Камал һәм Ш. Камаллар турында язылган юлларны да кызыксынып укыган булуы мөмкин.
Ничек кенә булмасын, шунысы бәхәссез, китап Ильичның шәхси китапханәсенә Очраклы рәвеште генә килеп кермәгән. Чөнки Ленинның уз киталканәсв өчен к ител-
| 1 «Вакыт». 1914. 1307 сан
§§§§§ ’ Кара. Г Халит ӘдЮм пмҗыАтьҗ-п югалмас СЭХВфМәув.— «Оәәәт акИҖәты». 1969, 4 сая
ларны бик зур таләпчәнлек белән сайлавы мәгълүм. В. В. Бонч-Бруевич «Пометки Ленина на «Книжной летописи» дип исемләнгән хезмәтендә, Ленинның 1918 нче елда чыгачак регистрацияләнгән 5326 китапның 55 е белән генә кызысынуын, ә 1919 елда 3415 тән нибарысы 22 не генә сайлавын билгеләп уза. Ул гына да түгел, әле сайланган китапларның да бер өлешен, үзе .танышып чыкканнан соң, ул төрле китапханәләргә җибәрә торган була. Бары шуннан соң гына китапларга инвентарь номеры һәм «библиотека Н. Ленина» дигән штамп сугылган. Җ. Вәлидинең «Очерк истории образованности и литературы татар (до революции 1917 г.)» хезмәте әлеге штампка лаек дип табылган иң бәхетле китаплар исемлегендә 5783 нче номерны йөртә.
« е
Элекке Тәтеш өязе. Апае авылында туган, Иж-Буби мәдрәсәсендә белем алган, соңыннан тәнкыйтьче, тел галиме һәм педагог булып танылган Җ. Вәлидигә шушы елның 13 нче октябренда 90 яшь тула (1887—1932). Әйе, аның җиң сызганып иҗат иткән елларыннан һаман ераклаша барабыз икән. Мәңге алга чапкан вакыт белән бергә бу әдипнең тәнкыйть һәм фәнни-эстетик мирасы да бездән өзлексез ераклаша бармыймы соң?.. Юк, бу сорауга уңай җавап бирү мөмкин түгел. Аның тәнкыйте һәм эстетик карашлары системасында үзәк урынны биләгән тормышчанлык һәм халыкчанлык, дөнья әдәбиятының алдынгы үрнәкләре белән багланыш мәсьәләләре бүген дә үзләренең актуальлекләрен югалтмады, киресенчә, алар куп милләтле совет әдәбияты һәм культурасына аеруча характерлы принциплар буларак һаман да тирәнәя генә баралар. Әдәбият белемебез һәм тәнкыйть тә Г. Тукай, Г. Ибраһимов һәм Ш. Камал кебек күренекле әдипләребез иҗатын өйрәнүдә инде күп кенә уңышларга иреште, менә шушы уңышларда да Җ. Вәлидинең игътибарга лаеклы өлеше бар кебек. Тәнкыйтьченең 90 еллыгы якынлашкан көннәрдә безне әнә шул характердагы уйлар били.