Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Күккә менеп... канат кагынып
Кешеләргә карыйм: йөзләрендә Нурдай балкый якты елмаю. Кешеләргә карыйм: күзләрендә Чагыла кайчак сагыш-моңаю.
Кошлар җырын тыңлыйм: кайчак шашып, Кайчак тынып-тынып сайрыйлар.
Кошлар җырын тыңлыйм: аларда да Була, имеш, сагыш-кайгылар.
Очар кошлар авыр кайгылардан Калыр өчен, имеш, арынып, — Бик биеккә менеп, зәңгәр күктән Әйләнәләр канат кагынып.
Әйләнәләр юлга җыенганда, Диңгез-таулар аша үтәргә. Кеше исә үзенең бар кайгысын Йөрәгенә салып күтәрә.
Көзләрне аралап
Көз керде авылда өйләргә, Туйларның саны, әй, исәпсез. Телләрдә тЪгын шул бер үк сүз:
— Кавышмый йөрисез нишләп сез?
Аккошлар очалар парлашып, Сез һаман аерым ояда.
Бу сүзләр кагыла миңа да, Кагыла бу сүзләр сиңа да.
Аккошның күзләре ни төсле, Карамы, әллә соң зәңгәрме? Сиңа да шулаймы икән ул: Читен соң сагыну хәлләре.
Аккошым, дип әйтмим мин сиңа, Көз җиткәч аккошлар китәләр. Син китсәң, мин ялгыз нишләрмен. Моңсу бит аккошсыз иртәләр.
Көз керде авылда өйләргә, Мичләргә иртәрәк ягыла... Томанлы көзләрне аралап, Яз булып килермен яныңа.
Сагыну хисе...
Шәрәф Мөдәррис истәлегенә
Яратсам да сине, «Яратам!» дип Әйтәлмәдем исән чагыңда.
Исәннәрне искә алучы аз, Киткәннәрне һәркем сагына.
Ә мин сине барлык дусларыңнан Артыграк сагынам шикелле. Юатырга теләп үз-үземне, Иңнәреңә сарылам шикелле.
Исән чагыңда ук сагына идем, Туганымдай якын булганга.
Кунып чыгар урын тапмасам да, Чаба идем сезнең урамга.
Кулың биреп, белмим, тордыңмикән- Ачкан чакта йортың ишеген.
Кул җылысы түгел, кыен чакта Җан җылысы кирәк кешенең.
Авырсынмый-нитми дәшә идең Үзеңә дә кысан бүлмәңә.
Олы җанлы дуслар йөзенә соң Төшәмени кара күләгә?!
Ут-суларны кичкән солдат булып
Бүлешә идең соңгы телемең.
Бүлмәң тар булса да, дуслар өчен Иркен иде синең күңелең.
Чын дусларсыз яшәү җиңелмени Бу тынгысыз кырыс заманда?! ... Исәндер ул әле, исәндер, дип Сине эзләп йөрим һаман да.
Сүнми икән, бары дөрли икән Сагыну хисе, сагыну ялкыны.
Айлап түгел, көнләп сагына-сагына Узып барам еллар аркылы.