Логотип Казан Утлары
Очерк

МӘЙДАН ТОТУ


иңәшмәдән таралыштылар. Таныш баскычлардан акрын гына атлап, Галимҗан төшеп килә. Йөзе борчулы. Асфальтка төренгән үзәк мәйданга чыгуга, үзен көтеп торган машинасына утырмыйча, авыр адымнар белән Гагарин урамы ягына, космонавтлар аллеясына таба юнәлде ул. Аның беркем белән күрешәсе дә, исәнләшәсе дә килми иде. Бүген Әлмәткэ СССР нефть промышленносте министры килеп төште, ял көне булуга карамастан, «Татнефть» берләшмәсе залында киңәшмә
үткәрде. Гүя ул Галимҗан Әхмәдиев өчен генә килгән, күбрәк аңа карап сөйләде шикелле:
— Девон нефтен табу көннән-көн катлаулана бара, иптәшләр, узган дан җылысында кызынып яшәп булмый хәзер,— диде министр, залдагы тынлыкка колак салып,— җир маеның һәр тоннасын сугышып алырга туры киләчәк. Нефть чыгару күләмен киметмәс өчен бөтен чараларны күрергә, һәр яңалыкка ике куллап тотынырга!..
Тәнкыйть сүзләрен дә кызганмады министр. Исемен атап әйтмә- сә дә, Әхмәдиев ягына карап-карап куйды. Бөтенесен белеп, төбенә төшеп сөйләде. Гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки ул үзе дә Татарстан җирлегеннән күтәрелгән, заманында «Татнефть» берләшмәсен җитәкләгән кеше.
Галимҗан башын аска иеп, министр әйткәннәрнең һәммәсен үз адресына алып утырды. Чөнки ул җитәкчелек иткән «Әлмәтнефть» идарәсе коллективы соңгы айда нефть табу графигын үти алмады.
Министр һич көтмәгәндә:
—• Әхмәдиев шикелле фидакарьләр, заманында «Җәлилнефть» идарәсен аякка бастырган, патриот-шагыйрь исемен йөрткән эшчеләр поселогының нигез ташын салышкан талантлы җитәкчеләр бар чагында... — дип, дәртләндереп, аның исемен уңай яктан телгә алып куйды. Галимҗан моны, әлбәттә, үзенчә кабул итте: «Каты төрттерә бу, ерактан уратып...»
Производство планы үтәлмәүнең коллектив өчен нинди зур хурлык булуын яхшы белә Әхмәдиев. Ә җитәкчегә тагын да авыррак. Үт куыгын сытардай әчесен ул чөмерә, иң авыр җәзасын ул күтәрә. Әхмәдиев үзенең ни чаклы зур, җаваплы пост биләп торуына хәзер генә чынлап бәя бирә башлады шикелле. Министр әйтмешли, нефть бит ул индустрия азыгы гына түгел, ул халыкара политика да.
Галимҗан өенә урау юллар белән кайтырга булды. Аллея бик озын, атлыйсы да атлыйсы. Баш очында август кояшы. Юкәләргә, тирәкләргә серле моңсулык иңгән. Куе яфраклар арасыннан космонавт-ларның галәм җилләренә ачык, саф, мөлаем йөзләре чагылып кала. Даныгыз мәңгелек, хезмәтегез авыр. Бездә дә җиңел түгел, космонавт иптәшләр. Эшче маркасын үз биеклегендә тотар өчен һәр көнне яуга барырга кирәк. Ничек килеп чыкты соң әле бу, социалистик ярышта елдан-елга җиңүче булып барган, ундүрт тапкыр СССР Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагын яулап алган Ленин орденлы «Әлмәт- нефть» идарәсе шундый хурлыклы хәлдә торып калды? Гомергә булмаган хәл. Саный башласаң, аның сәбәпләре күп, әлбәттә, Девон катламнары һаман сулана бара, басым кими. «Сөте» сыекланды девонның. Төзүчеләр нефть эшкәртү корылмаларын вакытында төзеп өлгертә ал-мыйлар. Ә тозлы сулардан чистартылмаган нефтьнең кемгә кирәге бар?
Әлмәт нефтьчеләре бораулаучылардан ел саен яңа йөз скважина кабул итеп алалар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, быел алары белән дә тоткарлык килеп чыкты. «Кысыр» скважиналар саны да арта төшкән.
Бара торгач, чайкалып киткәндәй булды Әхмәдиев. Соңгы вакытта ялы да тими, тынгылык та юк. Төннәрен күзеннән йокы кача. Ул адымнарын акрынайтты. Тирә-ягына игътибар биребрәк карый башлады. Әлмәт матур шәһәр. Шулай да Җәлил поселогын якынрак күрә Галимҗан, торган саен ныграк сагына аны. Яңа эш, гомереңдә беренче башкарган зур эш истәлекле һәм мавыктыргыч була, яшь бакча утырткандагы шикелле, өмет, хыялларың бергә үрелеп бара. Булачак шәһәрне үзләре планлаштырдылар, нигезен бергә салдылар. Галимҗан анда, беренчеләрдән булып, үзе күчеп утырды, гомерлек кө шунда төпләнеп калырга* план корып яшәде. Ул — Җәлил поселогының беренче почетлы гражданины.
Урыны гаҗәеп матур. Урман арасы. Аланнарында чыпчык башы зурлыгындай җир җиләкләре кызарып пешә. Баш әйләндергеч, исерткеч саф һава. Күлләр юк икән, анысы бәла түгел...
Поселок янында, халык өмәсе белән, түгәрәк күл ясадылар. Әлбәттә, шактый өзгәләнергә һәм җилкәне кашырга туры килде: акча урынына — энтузиазм. Әхмәдиев үзе башлады, башы йомыры, Җилкәсе калын, ерып чыгар әле, диючеләр дә булды. Кулында бай техника, җиксен шул куәтне.
Әмма олысы-кечесе бергәләп ясады күлне. Бетон ярлар Кама суы белой тулгач, быргы кычкыртып, ял көннәрендә халыкны өмәгә дәшеп йөргән пионерлар, кызыл лентаны кисәргә нефть идарәсе начальнигы Әхмәдиемнең үзен чакырдылар.
— Галимҗан абый, яңа күлне котлап, бер чумып та алыгыз инде?! — диделәр алар, чәүкәләр сыман чыр-чу килеп. Сүз тыңлау*
Ленин һәм Октябрь Революциясе - орденнары кавалеры. СССРның = почетлы нефтьчесе, Татарстанның ** атказанган фән һәм техника эш- m леклесе Галимҗан Мәннаф улы Әхмәдиев
чан Галимҗан абыйлары ялындырып тормады. Тиз-тиз генә чишенде дә, кулларын алга сузып, биек вышкадан түбәнгә очты. Күл өсте чайкалып куйды. Әхмәдиев пырхылдап, су астыннан чыгуга, яр буендагы балалар «ура* кычкырырга тотындылар. «Идарә башлыгы да коенырдай булгач, чын күл инде бу! Галимҗан абый әйтсә, балыгы да булыр әле...»
Әхмәдиев, колач салып, җиңелчә генә йөзеп китте...
Нефтьчеләр поселогы кырыенда культура сарае торгызырга кирәк булгач, төзүчеләр зәңгәр күккә канатларын җәйгән мәһабәт имәннәрне кисеп аударырга җыендылар. Күтәрү краннары маневр ясый алмаячак, эш тоткарлана, диделәр. Әхмәдиев имәннәрне кисәргә рөхсәт бирмәде. Төзүчеләр тарткалашып, бәхәсләшеп карарга булдылар:
— Галимҗан Маннапович, объектны тапшыру срогы сузыла бит?!
— Күпмегә? — дип сорады нефть идарәсе начальнигы алардан, кырыс кына елмаеп.
— Ну, кимендә ике-өч айга.
— Ә мондый имәннәрне үстерү өчен кг*.ен” т"е- • т ^чрәк!
Үзсүзлелеге ягыннан күршегә керәсе түгел • де I ^.ъгдҗанга. Тамырларын гасырлар төбенә җибәргән батыр иь. янәр ышыгында Җәлилчеләрнең куанычы булган яңа культура сарае үсеп чыкты. Җитлеккән сылу каеннарны, шәм шикелле төз наратларны да поселок пропискасына алдылар. Аларның да бит җаны бар.
Җәлил эшчеләр поселогын министр үзе телгә алмаса, бәлки әле бу турыда уйланып та бармас иде Галимҗан. Бәйләнчек истәлекләр хәзер инде бер алга, бер артка төшеп, аны эзәрлекләвендә дәвам иттеләр. Җәлил биографиясенең дәвамын эзләп, герой шагыйрь исемен йөрткән калага бервакыт Берлиннан Леон Небенцаль килеп төшә. Аның кем икәнлеген Галимҗан яхшы белә иде. «Проблемы мира и социализма» журналының баш редакторы, Җәлил поэзиясен, аның батырлыгын тынычлык өчен көрәш коралы итеп күтәрүче.
— Муса — немец коммунистларының иң якын союзнигы. Аның «Алман илендә» дигән шигырендәге аерым юллар безнең дәүләт гимнына кертелде, — ди Небенцаль, нефть идарәсе башлыгына мөрәҗәгать итеп.— Сез Җәлилгә куелачак һәйкәлне ничегрәк күз алдына китерәсез?
Галимҗан ГДРдан килгән кунакны һәйкәл проекты белән таныштыра... Шагыйрь ялан баш. Йөзендә сабыр уйчанлык. Шинелен салып, иңенә аскан. Аягында солдат итекләре. Гүя ул озын походка җыенган. Карашлары кояш чыгышына төбәлгән...
Небенцальнең йөзендә канәгатьләнү билгесе. Алар, поселокның яңа кварталлары белән танышканнан соң, ак чәчәкле, хуш исле болыннарга чыктылар. Немец кунагы урман авызындагы нефть скважиналарының ритмлы сулышын тыңлап, операторлар белән дусларча әңгәмә корып йөрде. Бу җирләр «Дуслык юлы» тамырлары белән ГДРга кадәр барып тоташкан. Мондагы тормыш агышын, хезмәт пульсын, күңел җылысын аның туган илендә тоеп, сизеп яшиләр. Ул аны яхшы белә. Саубуллашкан чакта Небенцаль болай дигән иде:
— Сезнең халык үзенең киләчәгенә нык ышанып яши. Кешеләр шуның белән көчле.
Озак та үтмәде, шагыйрь һәйкәле үз урынына — «Җәлилнефть» идарәсе бинасы каршына менеп басты. Һәйкәл әйләнәсендә ал, кызыл роза чәчәкләре. Якында гына автовокзал. Берөзлексез вахта машиналары агыла. Бөек Җәлил аларны көн саен иртә таңнан гүя эшкә озатып кала.
Кыскасы, Җәлил поселогы Галимҗанның канында, миендә кайнап туды. «Җәлилнефть» идарәсеннән Әлмәткә күчмәскә дип, озак тартышты ул. Куптарып алгандай алдылар. Монда Ришат Булгаковның да роле зур булды, әлбәттә. Дус, җитмәсә, сабакташ. Унынчы класстан башлап бит, тормыш юллары бервакытта да кисешмәде,ф гел бергә диярлек узды...
Нишләп соң әле Галимҗан гел үткәннәре турында уйлана? Тая-t ну өчен нигез ташы эзлиме? Әлмәттә дә нигезе нык ич. Ул бирегә1" күчеп килгәннән бирле, «Әлмәтнефть» идарәсе Советлар Союзындагы= барлык шундый идарәләр арасында иң алдынгы урыннарның берсен^ алып килде. Үзе партиянең шәһәр комитеты бюросы члены, депу-о тат... Нигезе нык булганга күрә аңа таяналар да, йөкнең саллырагын күтәртәләр. ♦
...Әхмәдиевләр гаиләсе шәһәрдәге иң тыныч урамнарның берсен-а дә, таш особнякта яши. Челтәр рәшәткәле мондый йортлар Әлмәттә® байтак. «Без утрауда яшәп өйрәнмәгән, күршеләрсез тора алмый-s быз», — дип карасалар да, аларны бу йортка көчләп диярлек керт-" теләр Әл' чефть» идарәсенең бөтен начальниклары шунда яшә-^
■ г">1мыйк инде, диделәр.
t ’ эргәндә, капкя төбендә «Москвич» ы тора,5
уш .. я л.к >.<ь MI.л, с. -сен көтеп, шофер белән янәшә, кабина-^ да утыра иде. Фатыйма ханым, бер кулына термос, икенчесенә калынга портфель тотып, Галимҗанның каршысына чыгып басты.
— Әтисе, Рамилне Карабаш күленә алып бармакчы идең бит,— диде ул, иренең кәефен чамаларга тырышып,— ял көнең бушка узмасын, үзеңә дә ял кирәк. Менә кайнар аш, азык-төлек...
Галимҗан эштәге борчуларын өенә алып кайтмаска тырыша, яшеннәре, күкрәүләре узгач, берәр атнадан соң гына аларны көлеп кенә искә төшереп ала. Бу юлы да сер бирмәскә тырышты ул, улының башыннан сыйпап, аркасыннан сөеп куйды. Рамил сөенеченнән нишләргә белмичә, кабина утыргычында талпынып алды, теленә салышты :
— Чәйне без учак ягып, синең солдат котелогында кайнатырбыз, өйеме, әти? Пуля тишекләрен мин кургаш белән ямадым...
Улына караса, Галимҗанның йөрәге әллә нишләп куя. Күзләре елмаерга тырышса да, йөзе моңсу Рамилнең. Мәктәпкә йөртмиләр, өйдә генә укыталар. Галимҗан елына бер килгән отпуска көннәрен гел Рамиле янында үткәрә. Урманга, су буйларына алып чыга аны. Фатыйма ханымга бигрәк тә авыр. Врач ул. Ә яраткан эшенә йөри алмый, тизрәк Рамилне сәламәтләндерәсе килә аның.
— Карабаш күленә Миңлебай аша барырбыз, улым,— диде Галимҗан, шоферга күз кыскандай итеп,— без киттек, әнисе.
Рамилгә барыбер, янында тик әтисе булсын, Әлмәт урамнарын узганда унар катлы йортлар тезелеп калсын, каршыга бөдрә каеннар йөгерсен һәм кабина пыяласы аша җил сызгырганы ишетелсен.
Их, әйбәт тә түшәлгән соң Миңлебай юллары. Кемнәр генә узмаган моннан. Бик күпләрнең хезмәт биографияләре шуннан башланган. Әлмәт шәһәренең тууына да Миңлебай мәйданары сәбәпче булды. Чупай тавы ташларыннан төзелгән ак шәһәр шушы юлдан узды, «Әлмәтнефть» идарәсе — Әлмәт шәһәренең яшьтәше.
Миңлебай елгасы янындагы икенче номерлы скважинадан девон фонтаны бәреп чыгуга, Ромашкино авылыннан атаклы нефть табу остасы Корбан ага Валиев килеп җитә, будка куйдыра. Ә ул кайда будка куйдырса, шул тирәдә шәһәр туа. Лениногорск белән дә, Әлмәт белән дә шулай булды.
♦Әлмәтнефть» — үзе шикелле күп кенә идарәләрнең анасы. Аңардан «Сөләйнефть», «Әлки нефть» кебек эре нефть предприятиеләре аерылып үсеп чыкты. Моңа карап ул ярлыланмады, илгә «кара алтын» бирүне киметмәде.
Алты идарә начальнигы алмашынган. Тәртип саны буенча, җиденчесе булып, Әхмәдиев килде. Миңлебай, Каенлы, Әлмәт мәйданнарын биләп торган бу катлаулы хуҗалыкны сабакташ дусты Ришат Булгаковтан кабул итеп алды ул.
— Мин дүрт ел чиләндем, сиңа да бик авыр булыр,— диде Ришат, нефть идарәсе дилбегәсен Галимҗан кулына тапшырган чагында,— «ура» кычкырып, бүрек чөеп йөргән заманнар узды. Катлам басымы һаман төшә бара, фонтан ата торган скважиналар калмады диярлек. Өлкә комитетында миннән «Урыныгызны кемгә тәкъдим итәр идегез?» —дип сорагач,— «Тартса, Әхмәдиев кенә тарта ала бу авыр йөкне»,— дидем.— Ачуланма, Галимҗан.
Өлкә комитетында аның үзенә дә төшенерлек итеп әйттеләр. Булгаковны Татарстан нефть берләшмәсенең баш инженеры итеп күтә- рәселәрен белгәч, бу авыр йөкне теләсә дә, теләмәсә дә үз җилкәсенә алды.
«Әлмәтнефть» идарәсенә күчеп килүнең беренче көннәреннән үк Әхмәдиев шундый кыенлык алдында калды: көн туса — кабинет ишеге ябылмый, телефон шалтыраудан туктамый. РИТСлар, цехлар аңардан техника таләп итә. Берсенә — трактор, икенчесенә — бульдозер, ә өченчесенә ниндидер агрегат кирәк. Җәлилдә чагында мондый хәл сирәк була иде. Галимҗан серенә тиз төшенеп алды. Бөтен техника, элекке система буенча, төрле участокларга сибелгән килеш калган.
♦ Җәлилнефть» идарәсендәге сыналган тәҗрибәгә таянып, нигә прокат-ремонт цехы оештырмаска, барлык техниканы бер йодрыкка тупламаска? Бу фикерне, беренче булып, Булгаков яклап чыкты. •Кулым җитми калды, кыюрак тотын, Галимҗан»,— диде. Үзгәртеп корулар, әлбәттә, шактый’вакытны алды. Әмма тора-бара үзен бик нык аклады. Әхмәдиев янына уфылдап чабып килүләр кимеде. Прокат-ремонт цехы нефть идарәсенең мускулына, йөрәгенә әйләнде. Техника кирәк булса, барлык заявкалар шунда ява.
Әхмәдиев җаваплылыкны күбрәк производство командирларының үзләренә тапшыру ягын карады. Түбәннән килгән инициативаны тоткарлау — эш өчен иң хәвефле нәрсә. Мастерларга да, гади эшчеләргә дә йомышчың итеп карамаска, киресенчә, аларга иҗади фикер йөртергә юл ачарга кирәк. Бу җәһәттән инде Әхмәдиевне өйрәтәсе юк иде.
Галимҗанның бер «йомшак» ягы бар. Аны Җәлилдә дә белә иделәр, монда да сизеп алдылар. Ул үз янына килгән гади эшчене, кырыкка ярылырга җитешеп йөргән чагы булса да, кабул итмичә калмый. Оператор яки слесарьмы, кем генә булмасын, ул бит сине атасы урынына күреп, бик зур йомышы төшкәндә генә килә яныңа, эшче сыйныфы вәкиле буларак килә. Ни вөҗданың белән кире борып җибәрәсең аны.
Бер эпизод хәтерендә бик нык уелып калды Әхмәдиевнең. Гадәттәгечә, аның кабинетына бүлек начальниклары җыелырга тиеш иде.
— Галимҗан Маннапович, җир асты ремонты цехыннан бер опе-ратор... кабул итүегезне үтенә,— диде секретарь кыз, идарә җитәкчесенең «йомшак кылына» кагылып һәм шуңа күрә бик кыюланып,— бүлек начальниклары бераз сабыр итсеннәрме?
— Әйе, аз гына көтсеннәр,— диде Әхмәдиев, ишек ягына карап,— кая, чакырыгыз иптәшне!
Салкын декабрь көне иде. Кабинет уртасына киемнәре ләмгә.
нефтькә буялган бер егет кереп басты. Бияләе шыкылдап идәнгә төште. Галимҗанның йөрәге кысылып куйды. Шундый яшь малай чагында, нәкъ шундый декабрь әчесендә, ул фронт юлына чыгып киткән иде. Аның кабинетында гүя теге елларда бозлы елга сулары кичкән сапер егет — үзе басып тора...
«Иптәш запастагы инженер-капитан»,— дип дәшәр төсле менә хә- ♦ зер аңа. >
— Өстеңне салып куй,— диде ул кайгыртучан тон белән,— сөйлә, о ни йомыш?!
Егет бозланган курткасын салып почмакка сөяде, уңайсызланып < кына Әхмәдиевнең каршысына килеп утырды.
— Мине цех комсомоллары җибәрде,— диде ул, үзен кулга 2 алып,— безнең эштә үзгәреш кертергә кирәк, Галимҗан Маннапович, болай яшәп булмый... Килгән бере качу ягын карый...
Ремонт цехы эшчесе үзенең зарларын сөйләп бирде. Тәкъдимнә- ® рен әйтте. Егет чыгып китүгә, бүлек начальниклары, идарәнең парт- * ком секретаре һәм профсоюз җитәкчесе кереп утырыштылар. Әхмә- = диев сүзне скважиналар ремонтлау цехыннан башлап җибәрде. Берәүгә дә сер түгел иде, анда эш шартлары бик авыр. Ачык кыр. s Җил-буранда ышыкланыр урын да юк. Өс-баш һәр вакыт пычрак, с юеш була. Квартирасызлар байтак. Хезмәт хакы да башкалардан ар- = тык түләнми.
— Андый урыннан мин дә качар идем, — диде Әхмәдиев, идарәнең партия комитеты секретаре Наилә Закировнага сораулы караш ташлап.
Закированың үтә җитди, мөлдерәмә күзләрендә елмаю чаткысы кабынып куйды:
— Качмас идегез, Галимҗан Маннапович, башка юлын табар идегез, — дип сүзгә кушылды ул, кечкенә йодрыкларын төйнәп, — мөгаен, берәр җитәкченең якасыннан алыр идегез.
— Кемнең якасыннан?! — Шулай диде дә, үзе дә сизмәстән, кызарынып көлеп җибәрде Әхмәдиев. Башкалар да аңа кушылып көләргә тотындылар.
Капиталь ремонт цехы белән Әхмәдиев турыдан-туры үзе шөгыльләнде. Беренче чиратта, әлбәттә, җир асты «хирург»ларының эш шартларын яхшыртырга кирәк иде. Ачык кырда ял бүлмәсе булдырырга (күчмә вагон да ярый), түләүсез кайнар аш оештырырга көчебез җитмәсмени? Хәтта сугыш кырларында да солдатларны кайнар аштан өзмәделәр, батальон кухнялары арттан ияреп йөрде. Девон коесыннан күтәрелгән торбаларны бәби шикелле коендырып алсаң, дип фикер йөртте Галимҗан, курткасы пычракка баткан теге егетне исенә төшереп... Чиста инструментларны ремонтлавы да ансатрак булачак. Ә юдыру агрегатларын табу зур проблема түгел.
Ремонтчылар — безнең төп терәгебез. Скважиналар сафта булганда, алар нефть биреп торганда гына без нефтьче исемен күтәреп йөри алабыз. Ни өчен капиталь ремонт цехы эшчеләренә квартираны беренче чиратта бирмәскә?!
Бригадаларга ремонт саны исәбеннән бүләк акчасы түләнеп килүен белгәч. Әхмәдиевнең ачуы йөзенә чыкты. Халтурага юл куйганбыз, димәк. Сәгать мастерскоендагы, заводлардагы шикелле, ремонтның сыйфаты өчен ниндидер гарантия булырга тиеш бит. Ул чагында скважиналарның гомере шактый озынаячак, ә ремонт саны, киресенчә, кимиячек. Шулардай килгән экономия бәрабәренә ел ахырында түләнә торган «13 нче» хезмәт хакын арттыра төшәргә мөмкин. Производство белән идарә итү, бер карасаң, шахмат уены сыман. Бөтен фигуралар уенда булырга тиеш. Берсен дә бушка йөртмәскә...
Машина, Миңлебай үрен төшеп, РИТС урнашкан бина ягына таба борылды. Таулар куенына сыенган Миңлебай авылы сулда калды. Ә уң якта — челтәрле биек торбалар. Цирк гөмбәзен хәтерләткән бетон шарлар гүя һавада асылынып калганнар, — аскы фундаментларын башка корылмалар каплап тора. Миңлебай мәйданында табылган нефть шушы корылмалар аша үтә, тозлы судан чистартыла, җиңел фракцияләр аерылып чыга.
РИТС бинасы янында «Татнефть» берләшмәсенең баш инженеры Булгаков басып тора иде. Кай арада килеп тә җиткән. Янында — Таипов, РИТС дип аталган (элекке промысел инде) шушы хуҗалыкның җитәкчесе. Солдатка каралган яшь-җилкенчәк сыман, чәчен һәрчак төптән алдырып йөри.
Машина ишегалдында шып туктауга, урыныннан торып баскан Рамил, «Карабашка килеп җиттек тәмени?» дйгән сыман, әтисе ягына борылды. Булгаков аптырап калган Рамилгә ачык кабина тәрәзәсеннән кулын сузды:
— Саумы дим! Термослар, кармаклар төяп алай кая барасыз?
— Карабаш күленә, Ришат абый, — диде тегесе, бик батыраеп, — сезне дә алып китәбез.
Булгаков зәңгәр урман өстендәге кояшка күз төшереп алды. Көн инде кичкә авышып бара иде. Август кояшының йөзенә, өлгергән бодай башакларыныкы сыман, балавыз төсе кергән.
— Бара торсыннар, — диде Ришат, Әхмәдиевнең җиңеннән тартып, — без куып җитәрбез.
♦Татнефть» берләшмәсенең баш инженеры һәм идарә начальнигы диспетчерлар залына Узуга, анда утырган оператор кызлар бераз каушап калгандай иттеләр. Җитен чәчлесе электроника аппараты көзгесенә карап, төзәтенеп алды, матур гына итеп, иренен турсайтты.
— Сулану коэффициенты? — дип сорады аңардан Әхмәдиев коры гына.
— Җитмеш процентка җитте, Галимҗан Маннапович.
Табылган нефтьнең 70 проценты су!
Булгаков белән Әхмәдиев бер-берсенә борчулы караш ташлап алдылар. Ә РИТС начальнигы Таипов ике кулын артка куйган да, сүзгә кушылмыйча, бер читтә тыныч кына басып тора. Үз сменалары өчен кызлар үзләре җавап бирсеннәр, янәсе.
Җитәкчеләр эчкәре залга узды. Бер кыз «шык-шык» итеп машинкада басып утыра. Куәтле насослар җыю пунктына күпме сыекча озаткан, нефть эшкәртү корылмаларында шушы минутта нинди процесслар бара, ниләр башкарыла — һәммәсе төртке-төртке булып, телетайп тасмасына төшә. Машинистка кыз шуны саннар теленә күчерә һәм электрон-исәпләү машинасы аша үткәрә. Кирәкле мәгълүматларны минуты белән Әлмәткә хәбәр итәләр. Эшләр монда хәзер шулай көйләнгән. Миңлебай мәйданындагы барлык скважиналарның (ә алар алты йөздән артык!) хәл-әхвәлләре, «кан» басымына, «йөрәк» тибешенә кадәр идарә пультыннан берөзлексез күзәтеп торалар.
РИТС начальнигы килүчеләрне үз кабинетына чакырды. Җыештыручы Майсрур апа аларга чәй хәзерләп кертте. Иртәдән бирле авызына берни капмаган булуы шунда гына исенә төште Галимҗанның.
— Киңәш кылыйк әле, иптәшләр, — диде Булгаков, кайнар чәйне көмеш кашык белән болгата-болгата, — иртәгә Мәскәүгә очам. Министр бүген китте. Баштан сыйпамаслар мөгаен.
Әхмәдиев уйга калды: «Менә кая барып җитте эшләр».
— Миңлебай мәйданында миллион тонна нефть биргән скважиналар бар, алар инде үзләрен йөз өлеш аклады, — дип сүзгә кушыл-
ды Тайпов,— ни генә кыландырмадык Девон картны. Кытыклап ††† та, күкерт белән «өшкереп» тә карадык. Хәзер басым убылып кими, ә министрлык...
Булгаков аның сүзләрен шунда ук элеп алды:
— Министрлык дәүләт планын киметү ягына бармас. Моңа ♦ исәп тотарга ярамый безгә. Татарстан илгә миллиард ярымлап тон- Л на нефть бирде. Әле девонда запас җитәрлек. Әзер байлыкны җир 5 астында калдыру — җинаять дип исәпләнә. Уйлашырга кирәк. н
— Аска су керә бит, Ришат Тимергалиевич. Шуңа гына әйтүем. 5 Бер карасаң, икесе дә хаклы сыман. Бигрәк тә Миңлебай мәйда- 5
ны хәзер тәмам суланды. «Әлмәтнефть» идарәсе мәйданнарында 2 катламга су кудыручы ун насос станциясе эшләп тора. Йөздән ар- '' тык скважина аша ел саен илле миллион кубометр су кудырыла. ♦ Нефтьчеләр «кара алтын»ны кая куярга күптән өйрәнделәр, ә нефть- ® кә ияреп менгән агулы суларны нишләтергә? °
Җавабы әзер: чистартып яңадан җир астына озатырга. Ә моның з өчен чистарту корылмалары санын бик нык арттырырга туры киләчәк. Димәк, төзүчеләрнең үкчәләренә басарга. Тозлы суларга тор- - балар, насослар да озак чыдамый. Тутыгуга каршы көрәш — бүген- _ ге көннең кадагы. Нефтьчеләр ярдәмгә фәнни-тикшеренү институтла- , рын, галимнәрен чакырдылар. Нефть чыгару күләмен әле шушы дә- s рәҗәдә саклап тору мөмкинлекләре бар. Җир мае биш төрле катлам- л да ята. Хәзергә без шуның иң астагы сәндерәсеннән генә файдаланабыз. Девон байлыгының уннан бер өлеше кадәрлесе әле карбон катламында саклана. Анысына кул да тимәгән.
Әхмәдиев «Лениногорскнефть» идарәсендә эшләгән чагында ике катламны бер скважинадан файдалану мәсьәләсен кузгаткан иде. Өлкән инженер Николай Горохов белән бергәләп, схемаларын төзеделәр, тәкъдимнәрен нигезләп исбат иттеләр. Министрлык моны хуплады. Менә ничә ел инде, кирәкле җиһазларның һаман кайтып җиткәне юк. Бу алымның киләчәге искиткеч зур. Ннчәмә скважи-нага, күпме дәүләт акчасына һәм вакытка экономия булачак!
Әхмәдиев сүз арасында шуларны искә төшереп алды, тәкъдимен дә әйтте:
— Югары дәрәҗәдә сөйләшеп хәл ителә торган нәрсә бу, Ришат Тимергалиевич. Мәскәүгә баргач, җитдирәк итеп куй әле бу мәсьәләне.
Алар аерылышканда көн инде кичкә авышкан иде. Ришат Булгаков үз машинасын Әхмәдиевкә бирде.
— Карабашта ухагыз суынадыр. Без Таипов белән тау чишмәсенә сугылабыз, — диде ул бераз мутланып, — әнисе әле чишмә суы көтеп, самаварын да яңартмый торадыр.
Таиповпың әнисе чәйгә кран суы тотмаганлыгын белә иде Булгаков.
Әхмәдиев үзенең бөтен сәләтен, тормышын нефтькә багышлады. Туганнары да Галимҗан эзеннән китте. Әхмәдиевләр фамилиясеннән унбер нефтьче. Һәммәсе югары белемле. Күбесе Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтын тәмамлаган. Энесе — Рифкать Әхмә-
††† «Кытыклау» — катламга су кудырган вакытта, басымны бер арттыру, бер киметү нәтиҗәсендә барлыкка килгән дулкыннар Шулар җир маен өскә күтәрүгә ярдәм Итәләр
» Күкерт әчелеге катламга барып җитүгә, анда көчле реакция башлана
диев хәзер техник фәннәр кандидаты, Мәскәү ВУЗында тау токымнарын бораулау фәне буенча лекцияләр укый. Әлмәт белән дә араны өзми. Менә бит Галимҗанның өлкән кызы — Җәлил салына башлаган елны беренче класска кергән Галиясе дә әтисе укыган институт баскычларын атлап узды. Хәзер «Әлмәтнефть» идарәсендә геолог булып эшли. «Әхмәдиевләр династиясе»... дигән канатлы сүз юкка гына таралмаган шул. Тамырлары нык, тирәнгә киткән. Туган җир туфрагыннан куптарып кара син аны.
— Галимҗан абый сихерләде безне, — диләр, кайсысы белән сөйләшсәң дә, — эшем авыр дип бервакытта да зарланмады. Гел матур якларын гына сөйләде. Хәзер инде авыр булса да түзәбез.
Нефтьчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү турында күп кайгыртты Галимҗан абыйлары. Әйтик, әзер нефтьнең күләмен савытларга салып үлчәмичә, чаннар эченә төшеп йөрмичә генә исәпләп чыгарырга мөмкинме? Кеше ышанмаслык нәрсәне дөрес булса да сөйләмә, дигәннәр картлар. Сөйләде дә, ышандырды да Әхмәдиев.
Үзәк нефть үткәргеч торбаларга нигә счетчиклар беркетеп куймаска? Бу мәсьәлә буенча Галимҗан, фәнни-тикшеренү институтларына мөрәҗәгать итә, заводлар белән элемтәгә керә. Үзе әйтмешли, бер ишектән кусалар, икенчесенә бара.
Бала еламыйча тумый, көйсезләнмичә дә булмый. Көтеп алынган автоматлар кайта, ләкин алар җир мае өчен җайланмаган булып чыгалар. Гел көйсезләнеп торалар, өстәвенә, күз дә йоммый алдашалар. Саннарны дөрес күрсәтмиләр. Кемнәрдер инде бу яңалыктан кул селтәргә дә әзер.
— Үгисетмик әле, үз балаларыбызга караган кебек карыйк, «алдашудан» туктарлар, — ди Галимҗан һаман саен үҗәтләнә барып, — дөнья реактив тизлек белән барганда, бизмәнгә тотынып ятарбызмы?
Әхмәдиев башлангычын «Татнефть» берләшмәсе җитәкчеләре —■ шул ук Вәлихановлар (бүгенге көндә СССР нефть промышленносте министры урынбасары), Булгаковлар (хәзер «Татнефть» берләшмәсенең генераль директоры), Үзбәк Саттаровлар яклап чыга. Автомат- счетчиклар үз хокукларын бик тиз яулап алалар. Алар, «спутник» дигән аппаратлар аша, идарә пунктларына, операторларга төп-төгәл саннарны әйтеп кенә торалар. Бу алым, Советлар Союзында беренче буларак, «Әлмәтнефть» идарәсендә кулланыла башлады.
Нефть мәйданнарын комплекслы автоматлаштыруда, производствоны яңача оештыруда Галимҗан Әхмәдиевнең хезмәтләре әйтеп бетергесез зур. Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе аны алтын һәм ике көмеш медаль белән юкка гына бүләкләмәгән. Татарстанның атказаган фән һәм техника эшлеклесе, СССРның почетлы нефтьчесе дигән мактаулы исемнәр дә җиңел генә яуланма- гандыр.
Әхмәдиев үз кабыгында йомылып ята торганнардан түгел. Кешеләр белән аралашырга, сөйләшергә, бәхәсләшергә ярата ул. Аның дуслары һәм шәкертләре һәркайда бар. Төмәндә дә, Мангышлакта да, хәтта Афганстан чүлләрендәге нефть промыселларында да. Бу тынгысыз кеше дөньяның уналты илендә булып кайткан. Польша, Германия, Кытай — ут аша узган солдат юллары. Швеция, Италия, Испания, Алжир, Марокко, Гвинея, Сенегал... Болары туристик сәяхәт маршрутлары. Финляндия, ФРГ — нефть һәм газ табу буен ча бөтендөнья конгресслары... Галимҗан бу ике конгресста Советлар Союзыннан делегат булып катнаша.
Йөргән таш шомара, диләр. Шомару бер хәл. Дөнья күрү сине масштаблы уй йөртергә, гыйбрәт алырга, үз илеңнең гражданины, чын хуҗасы булырга өйрәтә.
Ә план үтәлеше белән эш ничек булып бетте соң? Орденлы «Әл- мәтнефть» идарәсе сентябрь аенда өзеклектән чыкты һәм алдагы ике ай эчендә теге хурлыклы көннәрнең бурычларын да артыгы белән кайтарды. Хәзер елмаеп йөрсә дә, Әхмәдиевнең йөзе ул чагында кырыс һәм уйчан иде. Вак йомыш белән янына барырга кыя алмадылар. Нефтьчеләрнең Техника йортына — тантаналы бәйрәм кичәсенә җыелган халык арасында аны кызганып куючылар да булды. Чигә чәчләре элеккедән ныграк агара төшкән, чалбар балакларына сырлан ябышкан. Кайтып эш киемен алыштырырга, кырынырга да вакыты булмаган. Президиумда иң арттагы рәттә утырды.
— Ул хәвефле өзеклек безне дә дер селкетте. Фронттагы сыман, бөтен подразделениеләрне үрә бастырдык, — дип искә ала Галимҗан Әхмәдиев шул вакыттагы киеренке көннәрне, — төзүчеләр безнең кулга тапшыруны һаман сузып килгән нефть эшкәртү корылмалары, насос станцияләре, күмәкләшеп тотынгач, бер ай эчендә сафка бастырылды. Производство тармакларын автоматлаштыру һәм теле- механикалаштыру утыз процентка артты. Паникага бирелмичә, көн дими, төн дими эшләдек.
«Әлмәтнефть» идарәсе промыселлары унынчы бишьеллыкның беренче елы планын срогыннан бер ай алда үтәделәр.
Галимҗан Әхмәдиев «Җәлилнефть» идарәсенә ун ел гомерен багышлады. Әлмәткә күчүенә дә инде җиденче ел икән. Аның карамагында колачлы, бәрәкәтле зур нефть мәйданнары. Ә быел аны «Татнефть» берләшмәсенең баш инженеры иттеләр. Мәйдан тотулары бик авыр. Ул — көчлеләр эше. Гади көч белән генә дә алдырып булмый. Беренче чиратта — гаделлек. Тыелган алымнар куллансаң, иртәме, соңмы, хур итеп мәйданнан сөрәләр. Нәкъ сабан туендагы шикелле. Халык хәрамны, ялганны бер вакытта да кичерми. Син — ил күз алдында.
Ленин, Октябрь революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Галимҗан Әхмәдиевнең намусы саф. Сугышчы солдат буларак, полк байрагы астында биргән беренче антына ул гомер буена тугрылыклы булып калган. Аның янына саф күңел белән генә килергә мөмкин.