ЛАЧЫН КЫЗЛАР
рофсоюзларның XVI съездында сөйләгән речендә Л. И. Брежнев I болай дигән иде: «Юбилей елы— һәр вакыт истәлекләр елы, йомгак ясау МЫ. Ләкин без, коммунистлар, эшләнгән 1шләрнең масштаблылыгын, тарихи әһәмиятен законлы горурлану белән билгеләп |үтү өчен генә артка борылып карамыйбыз, без уткәндәгеләрне гаять бай тәҗрибә резервуары итеп, уйлану материалы итеп, үз карарларыбызга һәм хәрәкәтләребезгә звнкыйть күзлегеннән анализ ясау материалы итеп кабул итәбез. Без үткәндәгедән бүгенге һәм киләчәк эшләр ечен рухлану алабыз».
Әдәбият дөньясына да турыдан-туры карый торган сүзләр бу. Октябрьның 60 еллыгын билгеләп үткәндә, һәр язучы үз (иҗатында мәгълүм бер ызан тоя. Ул чикнең бирге ягында — бүгенгәчә башкарылган эшләр, укучыга ирешкән китаплар, аргы ягында — гомер булса, язасы әсәрләр, иҗади планнар...
Прозаик Шамил Рәкыйпов юбилейны зур зезмәтен тәмамлап каршылады, «Кызлар- волдызлар» повестеның икенче китабын — •Кипарислар җырыон бастырып чыгарды.1 Өсәр халкыбызның Бөек Ватан сугышы ел- |лерында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгын тасвирлауга багышланган. Совет кеше- «еренең каһарманлык үрнәкләрен автор бу очракта хатын-кызлардан гына торган ’«иге бомбардировка авиаполкы сугышчылары мисалында күрсәтә.
Октябрь һәм Бөек Ватан сугышы — болар papa аерылгысыз бәйләнештә торалар. Кешелек тарихында күрелмәгән дәһшәтле ■гугышта совет халкы социалистик революция казанышларын саклап калды, планетаны фашизм үләтеннән коткарды, дөнья Мртасында яңа социалистик дәүләтләр барлыкка килүгә юл ачты, милли-азатлык Ирәкотенең яңа көч белән күтәрелеп ки- ’үанә зур йогынты ясады.
' Кипарисыр жыры. Татарстан мтал нашркя- Ч Казан. 1176.
Шамил Рәкыйповның ике китаптан торгәя күләмле повесте геройлары — Октябрь, бөек партиябез, Ленин комсомолы, совет мәктәбе үстергән бөркетләр, ил бәйсез- леген яклап ут еермәсен кичкән батырлар, бүгенге якты һәм мул тормышыбызны тәэмин иткән фидакарьләр. Алар төрле милләт вәкилләре. Кунак каршыларга җыенган кызларның бик гадәти бер әңгәмәсене генә колак салыйк.
«— Ит булса, мин бисбармак пешерер идем, — диде Хиваз.
— Мин — пылау...
— Мин — чихохбили...
— Ә мин — галушки...
Кызлар тагын әллә ничаклы милли ашларның исемнәрен телгә алдылар, авыздан сулар килде. Җиңнәрне сызганып, ак алъяпкыч тагыл, плитә тирәсендә маташкан тыныч ей тормышын искә төшердек».
Дүртенче һава армиясендә беренчеләр- дән булып гвардияче исемен яулаган бу полкның тугыз очучысы — Вера Беликка, Евгения Жигуленкога, Руфина Гашевага, Татьяна Макаровага, Наталья Меклинга, Анастасия Попоаага. Екатерина Рябоаага, Ирина Себровага һәм Ольга Санфировага берьюлы Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу исә үзе генә дә төрле милләт кызларының монолит бер көч булып, фашист еерен аяусыз дөмбәсләве турында сөйләүче факт булып тора. Бу полк очу-чысы Евгения Руднева һәм повестьны хикәяләп баручы Мәгубә Сыргланованың да Советлар Союзы Герое икәнлекләрен әйтергә кирәк. Полкташлардан барлыгы 23 кеше шушы мактаулы исемгә лаек була!
Язучының игътибар үзәгендә башлыча ике образ тора. Алар — татар кызлары— Ольга Санфирова һем хикәяләүче Мәгубә Сыртланоаа. Ольга (полкташлары аны Ляля, Ләйлә дип йертәләр) сугышчан елкан дустының сейләае аша ачылса, Мәгубә үзенең полкташларына булган мөнәсәбәте аша күз алдына баса. Баш персонажларның һар
П
икесе — катлаулы характер, үзенчәлекле 'холык
ияләре. Автор аларны күпкырлы психология
Кешеләре буларак сурәтли, җанлы кешеләр итеп
күз алдына бастыра, һәр образ бихисап вакыйга
һәм күренешләр һәм кичерешләр ярдәмендә
тудырыла.
Гомумән, Шамил Рәкыйпов үз геройларын
белеп, яратып яза. Алар йөзендә ул совет
кешесенә хас югары мораль сыйфатларны,
гуманлыкны, интернационализм хисләрен
чагылдырырга омтыла. Шул ук вакытта язучы
совет кешеләренең фашизмга чиксез нәфрәтен
дә куе буяулар белән сурәтли, повестьта
батырлык темасы алгы планга калкып чыга.
Полкташлар бу хакта нык уйланалар, фикер
алышалар, бәхәсләшәләр, илбасарларга каршы
аяусыз сугышта уй-фикерләрен практик төстә га-
мәлгә ашыралар.
«... Хикмәт батырлыкны ничек аңлауда, аңа
ничек хәзерләнүдә.— ди комиссар Рачкевич.—
Ягъни үз эшеңә, хәрби бурычыңа
мөнәсәбәтеңдә. Санфирова бу мәсьәләне бөтен
нечкәлекләре белән аңлый... Кешенең үз
бурычларына булган мөнәсәбәте иң киеренке, иң
куркыныч моментларда сынала. Мондый чакта
ул, иң кадерле нәрсәсен — тормышын куркыныч
астына куеп, тәвәккәллеккә бара, туган иле, су-
гышчан иптәшләре өчен йөрәген, Данко сыман,
факел итеп кабыза — үлемсезлеккә атлый...»
Ольганың бөтен тормышы һәм сугышчан юлы —
шушы сүзләрне тулысынча аклаган матур бер
җыр. Ольга Санфирова һәм аның полкташлары
образлары белән язучы төпле, нигезле тагын
бер күркәм фикерне раслый: сугыш күпме генә
үлем һәм җимереклек китермәсен, күпме генә кан
һәм күз яше, толлык һәм ятимлеккә сәбәпче
булмасын, кеше булган кешеләрдә, социалистик
чынбарлык тәрбияләгән затларда асыл
сыйфатлар җуелмый. Сугышчылар саф,
нәзакәтле, принципиаль, ярдәмчел һәм
тугрылыклы булып калалар. Бу җәһәттән
Ләйләнең фикерләрен автор бер ноктага туплап
бирә алган: «Комиссар Рачкевич әйткәнчә, азрак
баш-күз генә алыйк, матурлык, зәвык турында
авыз тутырып сөйләшә башларбыз әле. Затлы,
гүзәл халык ич без. Фашистны дөмбәсләп йөреп
тупасланырга, күркәмлекне җуярга һич ярамый.
Җаныбыз да, тәнебез дә пакь булсын, матур
булсын! Утлы давыллар аша узып та
таушалмаганнар, сау-сәламәт калганнар
дисеннәр».
Шул ук уңайдан Мәгубә Сыртланозаның үз
сүзләрен дә искә алып узу кызыклы булыр. «...
Каһәр төшкән сугыш күпне күрсәтсә дә, без
һаман нечкә күңелле хатын- кыз икәнбез әле.
Мөгаен, бу — яхшыдыр. Кызгану хисеннән
мәхрүм ителгән кешене камил акыллы дип әйтеп
булмый», кебек уйлануларга бирелә ул. Лачын
кызларның кер чайкау күренешләре. Женя
Руднева- ның Керчьне бомбага тотар алдыннан
Пушкинның Кырымда булуы турында мавыгып
сөйләгән сүзләре. Яңа елны каршылау кү-
ренешләре — болар бары да җирдә хатын- кыз
гүзәллеген корытырлык кара көч юк икәнлеге
турында сөйли булса кирәк.
Дошманга каршы нәфрәтнең һәр очучы
күңелендә иң изге төшенчәләргә бәйле рәвештә
формалашуын автор зур осталык белән күрсәтә
алган. Монда оныгы язмышы, аның фаҗигасе
өчен үч алырга омтылучы Марфа әбине генә
алыйк. Ул әсәрдә гомумиләштерелгән символик
образ дәрәҗәсенә күтәрелгән.
«Кызлар-йолдызлар» һәм «Кипарислар җыры»
китапларында тагын бер бик мөһим фикер
ярылып ята. Бигрәк тә ул әсәрнең соңгы
өлешендә ачык тоемлана: бөтен немец та
фашист түгел. Бу фикергә язучы безнең экипаж
немец җирендә һәлакәткә очраган эпизодта
басым ясый. |
«... Штурман үз командирына карый алмый,
яшьле күзләрен зәңгәр күккә төбәгән. Анда ап-ак
бөдрә болытлар йөзә. Чит телдә сөйләшүчеләр
өч-дүрт адымда гынв инде. Әгәр...
— Ат!..
— Барлык немецлар да фашист түгелләр
ич инде!
Пистолет атылмыйча кала, һәм штурма»- хаклы
булып чыга: немецлар очучы кызларны
үзебезнекеләргә илтеп тапшыралар» (
Арысландай сугышып, җиңү яулаган кыз-.,
ларның сугыш беткәннән соңгы көннәрен, исән
калганнарның бүгенге тормышын хи кәяләп
автор дөрес эшләгән. Әйтик, бе. Клава
Серебрякованың ике елдан артың
госпитальләрдә ятуын, унбишкә якын one, рация
кичерүен, ниһаять, югары уку йор тында белем
алып, укытучы булуын белә, без. Хиваз
Доспанова да педагог икән. Ун биш орден һәм
медальләр кавалеры, су. гыштан соң озак вакыт
комсомолның Ка загыстан Үзәк Комитеты
секретаре бульп эшли. Полк комсоргы Саша
Хорошилова Архангельская фәннәр докторы,
г алим—
Кыскасы, повесть — олы язмышлар ту_
рындагы әсәр. Ш. Рәкыйпов моңа кадә|
дә документаль прозаның матур үрнәкләрен
биргән иде инде. «Чәчәкләр сөйли белә»дә ул
татар халкының батыр улы Александр Матросов
һәм Газинур Гафиятуллин улемсезлеген
кабатлаган Бари Шә- еәлиев образын тудырды,
«Каиден син, Жан?» повестенда Советлар Союзы
Герое Иван Константинович Кабушкинның гүзәл
тормышы хакында сөйләде, «Таңнар һаман
матурмы?» дигән әсәрдә татарлардан беренче
Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин һәм
аның дусты — Советлар Союзы Герое Иван
Чернопятко узган сугышчан юлны тасвир кылды.
«Кызлар-йол- дызлар» повестенда исә язучы
документаль проза жанры мөмкинлекләрен тагы
да киңәйтеп җибәрә алган. Документальлек һәм
язучы фантазиясе аерылгысыз булып үрелгәнгә
күрә, әсәр, реаль чынбарлыкның бирелешенә
һичбер зыян салмаган хәлдә, сәнгать
таләпләренә тулы җавап бирерлек булып
җитлеккән. Шуның нәтиҗәсе буларак, повесть
психологик тирәнлеккә ия, сюжет җыйнак һәм
мавыктыргыч. Бу хәл автор теленә һәм
персонажлар сөйләменә дә тәэсир итми калмаган.
Бәян итү ысулын сайлаганда. Шамил Рәкыйпов
гарәп әкиятләре — «Мең дә бер кичәвдәге алым-
ны кулланган. Бу хакта китапның керешендә ачык
әйтелә. Без, укучылар, бу алымны баштан ук
кабул итәбез һәм каһарман очучы ханым
хикәятләрен ышанып тыңлый- укый башлыйбыз.
«Сүзем юк. — ди Мәгубә Сыртланова, — чибәр
Шәһрезадә телгә оста. Тик йомшак паласта аяк
бөкләп әкият сөйләп утыру әллә ни шаккатыргыч
эш түгел ул. Менә безнең полк сылулары мең дә
бер йөз төн очып, үзләре кебек кызларны гына
түгел, бөтен кешелекне фашизм коллыгыннан
йолып калдылар».
Повестьның төп әйтер сүзе, каймагы шунда булса
кирәк. Шул сүзләр, шул фикер художник каләме
белән расланганга күрә дә, әсәр, һичшиксез, уңай
бәягә лаек.