КАМИЛЛЕККӘ ОМТЫЛУ
әрҗемә — төрле әдәбиятлар арасында үзара элемтә урнаштыручы күпер ролен үтм. Теге яки бу халыкның милли казанышларын, әдәбият өлкәсендәге уңышларын да башка халыкларга •тәрҗемә җиткерә. Күл милләтле Советлар илендә тәрҗемәнең роле аеруча үсте, киң колач алды.
Кат-кат уйланылган, җиде мәртәбә үлчәнеп язылган тасвир гына үзенең художество дөреслегенә укучыны тулысынча ышандыра, аны факт буларак, вакыйга буларак тетрәндерә ала. Тәрҗемәдәге дөреслек, оригиналга тәңгәл килү дә нәкъ әнә шуның сыман. Шулай да тәрҗемә — ул оригиналның һәр сүзен, һәр җөмләсен түкми-чәчми күчереп кую түгел әле. Тәрҗемә әсәре оригиналга үзенең рухы һәм идея эчтәлеге белән, стиле һәм теленең самими байлыгы белән якын килсен, яңгырашы һәм музыкасы белән тәңгәл булсын ечен шактый көч сарыф итәргә туры килә.
Эчтәлекне төгәл бирү — хәзерге буын тәрҗемәчеләр өчен проблема булудан туктады шикелле: һәр ике телне җитәрлек дәрәҗәдә белүче тәрҗемәчеләребез инде автор әйтергә теләгән фикерне, автор сурәтләгән картинаны, һич тә хилафлык ки- термәстән, укучыларыбызга җиткерергә өйрәнделәр дип әйтергә була. Шул сәбәпле тәрҗемә китапларның укучыга тәэ- сорат көче дә ускәннән-үсә бара. Әдәби әсәрнең кыйммәте аның кайсы телдә иҗат ителгән булу-булмавына бәйләнмәгән, бәлки эчтәлеге һәм формасының бердәм булуына, автор яки тәрҗемәченең сурәтләү чаралары һәм теле ягыннан ни дәрәҗәдә камиллеккә ирешә алуына бәйләнгән. Профессионалы тәрҗемәчеләр кулыннан узган китапны укыганда әсәрнең эчтәлеге турында мәгълүмат алу белән генә чикләнеп калмыйча, авторның тел байлыгын, андагы үзенчәлек-нюансларны, язу стилен тулы-сынча аңлап, бу хакта җәелеп фикер йөртергә мемкин.
Бүгенге көндә бәйге тоткан тәрҗемәчеләребез кем җитте аның китабына ябышырга атлыгып тормыйлар, сайлап кына, төпченеп кенә эш итәләр, стиль ягыннан үзләренә якынрак торган, яхшы аңлаешлы, яраткан авторларының китап-ларын тәрҗемә итүне мәгъкуль күрәләр. Ә бу инде тәрҗемәиең әйбәт чыгачагына гарантия дигән сүз. Чөнки мондый очракта ул иптәш авторның мохитына кереп китә, аның биографиясен, иҗатын мемкин кадәр тулырак күзалларга тырыша һәм, әлбәттә, оригиналдагы сүэ һәм җөмләләрне турыдан-туры тәрҗемә итү белән генә канәгатьләнә алмый, бәлки анда тасвирланган вакыйгаларны үзебезнең әдәбият җирлегенә күчереп куярга, оригиналдагы персонажларга тәңгәл килердәй типларны иҗат итәргә омтыла.
Татар теленә тәрҗемә итүчеләргә мәйдан шактый иркен: дөнья классикасы, тугандаш әдәбиятлар, рус классикасы һәм рус совет әдәбияты безнең телгә әле күл күчерелмәгән. Әлбәттә, беренче чиратта, классиканы күбрәк тәрҗемә итәргә кирәк, анысы бәхәссез. Ә инде заман әдәбиятын-нан әсәрләр сайлаганда аеруча таләпчән булу кирәк. Тәрҗемәче иң элек: теге яки бу роман, повесть заман сынавын узганмы. оригиналда яратыл укыламы! — кебек сорауларга җавап бирергә тиеш.
Заман сынавын узган һәм оригинал хәлендә үзенең укучыларын елдан-ел ишәйт- кән әсәрне икенче телгә түкми-чәчми күчереп кую ансат башкарыла торган эш түгел. Бердән оста художник кулы белән язылган китапның теле ифрат үзенчәлекле һәм бай була — тәрҗемәчедән үз ана
Т
телен әйбәт белүне һәм ул байлыктан оста файдалануын сорый; икенчедән, ул бай һәм камил телнең бөтен нечкәлекләрен, нюансларын уз телеңә күчерергә, ә моның өчен оригиналга тәңгәл килердәй тәгъбирләр табарга кирәк була; өченчедән, олуг художник ул әсәрен иҗат иткән дәвердә нинди настроениедә яшәгән, аның юл арасына салган бизәк-оттеноклары нидән гыйбарәт — боларның һәммәсен дә ныклап өйрәнү һәм үз телеңдә шуларны мөмкин кадәр тулы, хыянәтсез чагылдыру таләп ителә... Уйлап баксаң, чын-чыннан камил вә гүзәл художество әсәрен тәрҗемә итү шактый гына мәшәкатьле, күл көч сарыф итүне, армый-талмый эшләүне со-рый торган нәрсә икән ләбаса!..
Татарстан китап нәшрияты 1976 елда бастырып чыгарган китаплардан рус әдәбияты классигы А. И. Купринның «Атышу» повесте (Р. Даутов тәрҗемәсе), дөнья классикасыннан Д. Лондонның унлап хикәясе (Ф. Хәсәнов тәрҗемәсе), тугандаш халыклар әдәбиятыннан Ч. Айтматов повестьлары (Я. Халитов тәрҗемәсе) һәм Ә. Мохтарның «Чинар» исемле мәшһүр романы (Л. Хәмидуллин тәрҗемәсе) китап сөюче- ләребезне инде куандырып та өлгергәндер. Чөнки ул китаплар, бер яктан, һәр авторның иҗатында үзәк урын тотардай гүзәл әсәрләр булса, икенче яктан, татарча язылган оригинал әсәрләргә тиң итеп эшләнгәннәр, җиңел укылалар.
А. И. Куприн безнең укучыларга яхшы таныш: әле бер ун ел чамасы гына элек Рәис Даутов тәрҗемәсендә аның «Повесть һәм хикәяләрне дөнья күргән иде. Хәзер шул ук тәрҗемәче шундый ук осталык белән аның «Атышу» (Поединок) дигән повестен татарча эшләп чыгарды.
«Атышу» повестен әгәр дә оригиналы белән чагыштырып карасаң, беренче җөмләсеннән үк тәрҗемәчегә бәйләнергә мөмкин: ул авторның фикеренә үзеннән әллә ниләр өстәп бетергән, күпертә төшкән кебек. Ләкин бу беренче карашка гына шулай тоела икән. Чөнки әле генә без «үзеннән өстәгән» дигән фикер, нык7 лабрак карасаң, оригиналның шул ук абзацында икән ләбаса...
Китапта нибарысы 2—3 урында гына көйгә зыян китергән җөмлә очрый. Мәсәлән, Куприн үзе җәнлекләрне ифрат ярата һәм өендә гомере буе бер көтү эт асрый, аның хәтта маймылы һәм бер аю баласы да була. 1933 елны, Парижда яшәгән чагында, ул көндәлегенә болай дип язып куя: «Этләр күз алдыбызда кешегә әйләнәләр. Шул ук вакытта безгә кешеләрнең эткә яки чучкага әйләнгәнен дә күргәләргә туры килә». Бер юньсезен автор бу повестенда да «старый и свирепый меделянский пес» дип атый. Ә менә эт-ләр дөньясыннан хәбәре юк тәрҗемәчебез әлеге чагыштыруны йомшарта: юаш холыклы бурзай белән алыштыра һәм үзенең авторын рәнҗетә. Миңа калса, бу очракта «явыз йөнтәс эт танавы» дию урынлырак булыр иде сыман...
Гомумән алганда, Рәис Даутов А. И. Купринны элек-электән олуг художник дип саный, аның таланты алдында баш ия, китапларын ихлас күңелдән яратып укый. Бу авторның хикәя вә повестьларын татарчалаштырганда да тәрҗемәче җөмләне җөмләгә түндереп баруны максат итеп куймый, ул автор сурәтләгән картиналарны, оригиналга мөмкин кадәр якынрак килеп, үзебезнең әдәби телгә күчерүгә омтыла. Язучы үзе татарча белеп, безнең телдә язса, бу фикерләрен ничегрәк итеп әйтер иде икән? Ниндирәк сүзләр кулланыр иде икән? Тәрҗемәче әнә шулай дип баш вата, һәр аерым очракта сүзләрне авторның табигатенә туры килердәй итеп тезәргә тырыша, һәм аның эзләнү вә тырышулары сокланырлык нәтиҗә бирә: ул китапның гаять җиңел укылуына, табигыйлегенә, музыкальлегенә ирешә. Моның никадәр көч таләп иткәне, чын- чыннан иҗади хезмәт икәнлеге яхшы мәгь-
А. Толстой үзенең мәкаләләрендә җөмләне озынга сузмаска, артык сүзләр — чүп сүзләр тутырмаска өнди. Аның үзенең җөмләләре эшләнеше ягыннан хәйран калдыра: из песни слова не выкинешь, дигәндәй, укыган чагында бер генә сүзен дә төшереп калдыра алмыйсың.
Җөмләнең лаконичный булу-булмавы тәрҗемәдә үзен бигрәк тә нык сиздерә. Тәрҗемәнең сыйфатын билгеләү өчен текстны үзгәртеп карарга кирәк. Әгәр дә аны адым саен үзгәртеп була икән, ул тәрҗемәне уңышлы дип әйтеп булмый. Ә инде һәр җөмләсе ныклап уйланган, һәр сүзе урынына куелган икән — андый тәрҗемәне һич тә үзгәртү мөмкин түгел: бәллүр касә бөтен чагында гына чыңлый, аның берәр җире кителсә яки чыртлап ярылса — чыңлаудан туктый. Оста кулы белән эшләнгән тәрҗемә китабында да- шулай ук: бер генә сүзен алсаң да — сүтелә, укылмый, җырламый башлый.
Момың шулай икәнлегенә Р. Даутов тәрҗемәсен караганда инанасың.
«От поручика Николаева никто не был?*
«Поручик Николаевлардан килүче-китү- че булмадымы?» (27 б.)
Тәрҗемәче биредә һәр сүзен, һәр иҗеген контексттан чыгып яза: сүз Николаевлар ееннән чакыручы-фәлән булу-булмавы турында бара. Шуны күздә тотып, русчасында гәрчә Николаев үзе генә телгә алынса да, тәрҗемәче кыю рәвештә бездә әйтелгәнчә ала: Николаевлар. Күп кеше бу фразаны тәрҗемә иткән чагында: «Килүче булмадымы?»— дип бирер иде. һәм алай дип бирү мәгънәви яктан дәрес тә булыр иде шикелле. Әмма Рәис Даутов тота да үзеннән бер сүз өстәп җибәрә, һәм шуның белән җөмләнең саф татарча, музыкаль яңгырашына ирешә. Әнә шул өстәлгән сүзне, «артык» сүзне аласың икән — әсәрнең көе, музыкаль тонально- сте, ритмы юкка чыга.
«Пари было большое — что-то около ста рублей».
■Зурдан бәхәсләшкәннәр — йөз сум акчадан диме» (5 бит).
Оригиналда бәхәснең суммасы якынча гына күрсәтелгән. Русча язганда ул шулай табигый чыга. Ә менә шуны «якынча»- лый башласаң, безнең телдә гайре табигый яңгыраячак. Әнә шул хәл тәрҗемәчене уйланырга мәҗбүр иткән дә: тел бистәсе поручик Веткин армия тормышыннан алып сөйләгән мәзәгендә «йөз сум» дип әйтә дә, әйтми дә шикелле, һәрхәлдә, тә- гаен өзеп кенә әйтми бугай, шуны татарча ничегрәк әйтер иде икән бу исерек- баш? Әһә, кешедән ишеткәнен сөйли икән ич: шулай булгач, үз өстене алмастыр, я башкаларга сылтар, я бик үк анык итеп әйтмәстер шикелле: «йөз сум акчадан диме»...
Безнең тәрҗемәләрдә күләмнең чак кына артуына кайбер иптәшләрнең капризы дип карарга һич ярамый: аның сере ти- рәндәрәк ята. Тәрҗемәчеләребез сабый чактан ук татар әдәбиятының сихри дөньясы белән рухланып үскән, шуның традицияләренә мөкиббән китеп мыек чыгарган кешеләр һәм аларның азмы-күпме тәфсилләбрәк сурәтләргә яратулары табигый хәл
Шул ук вакытта, җитлеккән сүз осталары буларак, бүгенге кәндә бәйге тоткан тәрҗемәчеләребеэнең үзләренең иҗади йөзләре почерклары бәр. Әйтик, Рәис
Даутов геройның холкын, эчке дөньясын йөрәге аркылы, күңеле аркылы уздыра һәм, әнә шул кичерешне күз алдына аермачык килеш, кирәк чагында җөмлә кысаларын бозып, геройның халәтен үзенчә, телебездәге байлыктан иркенрәк, баерак файдаланып тасвирлый — сүз сайлауда үзен иреклерәк тота. Әмма бу иркенлек аны һич тә оригиналдан читләштерми, киресенчә. андагы эмоциональ байлыкны, бизәкләрне тулырак чагылдыруга китерә. Бүтәннәрдән дә нәкъ шулай эшләүне, шундый ук нәтиҗәгә ирешүне таләп иту дөрес булмас иде. Чөнки оригиналны һәркем чак кына үзенчәрәк күрә һәм шуңа бәйле рәвештә бизәкләрен үзенчәрәк төшерә.
Сәнгатьтә моңа мисаллар аз түгел. Әйтик, моннан йөз ел элек (1873—1874) Сена буенда, табигать кочагында, күңелләренә хуш килгән бер үк күренешне француз импрессионистлары Огюст Ренур белән Клод Моне икәүләшеп полотнога төшерәләр. Берсе үзенең эшен «Аржантейдагы җилкәнле көймә» дип, ә икенчесе «Ар- жантейдагы җилкәнле көймәләр» дип исемли. Картиналар сюжөт ягыннан, әлбәттә, бер-берсене охшаган. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки алар бер үк вакытта бер ук пейзажны тасвирлыйлар. Әмма бу охшашлык гомуми күренештән узмый, тышкы охшашлык булу белән чикләнә. Бөек рәссамнарның һөркайсы чын-лыкта исә үзенең сурәтләү стилен исбатлый, табигатькә үз күзе белән карый. О. Ренуар дөньяга ихлас күңелдән гашыйк булып, һәр детальне аермачык сурәтли: басмадагы кеше дә, төнбоеклар фонындагы үрдәкләр дә, күтәрелгән җилкәннәр дә, якындагы көймә дә һичбер төрле шик тудырмыйлар, һәркемне ышанырга мәҗбүр итәләр, күңелдә мәхәббәт хисе уяталар; тик болар һәммәсе дә билгеле бер мизгелдә тотып алынган. Ә менә К. Моне полотносында шул ук әйберләр хәрәкәттә бирелгән: су өсте дулкынланып тора, күктә болытлар йөзә, җилкәннәр алай ук матур да түгел кебек, әмма алар- ны җил киергән, алар шуңа тигезлеген җуйган, бер генә буш көймә дә юк — ишкәкчеләр каерылып ишкәк ишәләр; алгы пландагы кешенең көймәгә кереп иелгән чагы туры килгән; төнбоеклар арасындагы үрдәкләр — йөзеп бара. Димәк, рәссамның игътибар үзәгендә хәрәкәт тора.
Әдәби дискуссиядәге чыгышында В. Солоухин һ. һейненең бер шигырен ике рус
177
шагыйре тәрҗемә иткәнлеген әйтеп үтә. Аларның берсе — Ф. И. Тютчев, икенчесе — М. Ю. Лермонтов. Бер үк әйберне ике классик һәркайсы үзенчә язганлыктан, тәрҗемә әсәре ике төрле яңгыраш алган, һәм шуның нәтиҗәсендә укучы икесен ике төрле кабул иткән.
Безнең тәрҗемә практикасында бер үк әйберне төрле чорда төрле кешенең эшләгәне һәм хәтта әле бер китапны, өлешләргә бүлгәләп, берничә кешенең берьюлы башкарганы да булды. Язучының бер үк китапка кергән әсәрләрен төрле кеше тәрҗемә итүгә яңарак мисаллар сыйфа-тында И. С. Тургенев һәм Ч. Айтматов китапларына күз салу урынлы булыр.
Рус әдәбияты классигы И. С. Тургенев повестьларын тәрҗемә иткәндә Фәния Гайнанова да. Вакыйф Зыятдинов та көчләрен кызганмыйча эшләп, шактый гына уңышка ирештеләр. Әмма авторның стилен икесе ике төрлерәк аңлау, һәркайсы үзенчәрәк кабул итү сәбәпле, аларның җитлеккән тәрҗемәче буларак үз йөзе, үз каләме булу сәбәпле, тәрҗемәләр бер- берсеннән аерылып тора.
Кыргыз халкының мәшһүр язучысы Чыңгыз Айтматов әсәрләрен татар укучысы үз ана телебездә укый. Тик бу авторны бездә моңарчы төрле язучы тәрҗемә итеп килде: Әмирхан Еники, Миркасыйм Усманов, Яхъя Халитов. Ә менә узган ел Ч. Айтматовның повестьлары бер тәрҗемәче кулы белән генә эшләнеп аерым китап булып чыкты. Ул Яхъя Халитов тәрҗемәләре иде.
Яхъя Халитовның тәрҗемәләренә гомумән оригиналга мөмкин кадәр турылыклы булу, авторның тасвирларын, бер дә читкә китмичә, шундагы лексика ярдәмендә чагылдыру хас. Миңа калса, ул кирәгеннән артык җитди эш итә: оригиналдагы ваграк җөмләләрне бергә кушу белән мавыкмый; чамасыз катлаулы, авырлары очраганда исә — аларны бүлгәләми, шул көе саклый; диалогларда автор сүзләрен, нәкъ оригиналдагыча итеп, персонаж сүзләре беткәч кенә терки; мәкаль һәм әйтемнәргә адекват бирми, калька ясый; полутон- нардан гомумән качарга тырыша...
Әйтик, атның ял асты дымлы яки тирләгән диясе урынга ул авыз тутырып «юеш» ди (оригиналда: «влажно»); ялан кырда аның героена бераз шикле, хәвефле генә түгел, бәлки «куркыныч» була (оригиналда: «жутковато» һәм, ихтимал, күңелгә шик төшә, дип әйтергә кирәктер).
Калька ясау һәр вакыт матур нәтиҗә бирми:
«...а что кочевка на носу — тебе хоть бы что».
«... күчеп китәр вакыт борынга килеп төртелгән — ә синең исеңдә дә юк» (86 бит).
Чамасыз җитди булу исә еш кына интонацияне югалтуга китерә:
«А ты судишь обо всем раньше времени».
«Ә син бөтен нәрсә турында алдан ук нәтиҗә ясап куясың» (88 бит). Җайдар әйтә моны, Танабайның хатыны. Ләкин ул аңарга төс түгел.
«Да уж припомню как-нибудь крепко, не обрадуешься!»
«Ярар, җае чыккач шундый итеп исеңә төшерермен — үзең дә сөенеп бетә алмассың!» (91 бит).
Мин биредә, Яхъя Халитов ашыккан яисә аннан-моннан гына эшләгән, дип әйтергә һич җыенмыйм. Нык әзерлекле, зур тәҗрибәле бу тәрҗемәченең һәр җөмләне башыннан кичерүе, һәр сүзне бизмәнгә салып кабат-кабат үлчәве һич бәхәс тудырмый. Үзе эшләгән китапларда төгәл-леккә ул әнә шулай ирешә. Минем фәкать, ул лирик планда язылган әсәрләрне тәрҗемә итәргә алынып, бик үк дөрес эшләмидер, диясем килә. Үзенең иҗади йөзен булдырган оста тәрҗемәче, әлбәттә, повестьны әйбәт кенә татарча язып чыга алган. Китап яхшы укыла. Анысы шулай. Әмма тәрҗемәче әсәрне сизелер-сизел- мәс кенә авырлаштыра, полутоннар кирәк урында саллы-катгый сүзләр куллана, йөгереклек таләп ителгән җирдә салмак җөмләләр белән эш итә.
«Он на голос чуткий, как нож под ру-
«Тавышка шундый сизгер ул — кулга тидереп караган үткен пәке йөзе кебек» (18 бит). Гөлсарының тай вакыты. «Тавышка сизгер» дип Яхъя дөрес әйтә. Әмма аның чагыштыруы уңайсызрак килеп чыккан. Карт көтүченең чагыштыруында сүз чәч пәкесенең үткенлеге турында бармый, бәлки пычакның кулга буйсынуы, кул кушканны үтәве турында бара (ул пычакның алай үк үткен булмавы да ихтимал).
Гөлсарыны ияргә өйрәтәләр. шабыр тиргә батыралар, ә эчәргә бирмиләр, бичаракай төн буе газапланып чыга. Иртән хуҗасы килә дә аның белән ягымлы итеп сөйләшә:
«Я, нәрсә, бик ачыктыңмы, ә? Эчәсең
киләме? Беләм...» (28 бит). Бу диалог Та- набайиың настроениесенә туры килеп җитмидер шикелле... Мал-туармы яратып, иркәләп сөйләшкәндә ул, һичшиксез: «Шулай булмыйни!..»— дип әйтердер сыман. Гәрчә оригиналда «Знаю...» булса да, бераз неч-кәртебрәк бирергә иде.
Дөрес, әллә нигә бер генә Я. Халитов оригиналдан бераз читләшә дә төрле төшенчәләр арасына басма салып ташлый һәм шуның белән татарча табигый яңгыраш булдыра. Әйтик, бер урында интонацияне тулыландыру өчен үзеннән «валла- һилны өсти, һәм бу Танабайиың халәтенә бигрәк тә тәңгәл килә.
Бер үк персонажның «запомним дип әйткәнен ул үзе җитәр дип санаганда гап- гади «онытмам белән чикләнә, ә инде картларча сөйләшүне укучы ныграк төсмерләсен өчен кирәк тапканда — «хәтереңә салып куйм дип «үзгәртәп.
«Если бы тебя увидел сейчас Торгай, перевернулся бы в могиле...»
«Сине хәзер Тургай карт күрсә, гүрендә торып утырыр иде» (29 бит).
Мондый җөмләне һәркемнең җиңелгә санап, русчадагы сүзләрне тәрҗемә итүе ихтимал, ә Я. Халитов аны телдә йөргәнчә, матур итеп яза.
Гәрчә аның всадникны «атлы җайдак» дип әйтүе бераз сәеррәк тоелса да, чабанны «куйчы» дип, табунщикны «йолкынчы» дип алуы уңай тәэсир калдыра. Ат чабышы, Гөлсарының үзенә дан яулавы, Танабайга шөһрәт китерүе сокланырлык итеп тасвирланган.
Тәрҗемәче китапның оригиналга якын булуы һәм татарча яңгырашы, укылуы турында кайгырта, шушы максатка ирешү юлында көчен кызганмый.
Миңа калса, М. Шолохов. В. Лацис кебек художникларның җитди һәм күләмле, тәрҗемә өчен гаҗәеп авыр, саллы романнарын татар укучысына үз ана телебездә укырлык дәрәҗәгә китереп бүләк иткән Яхья Халитов иҗади осталыкның яңадан- яңа үрләрен яулап бара.
Безнең әдәбиятта тугандаш төрки телләрне яхшы гына белеп, шул халыкларның әдәбиятын татарчалаштыру үрнәкләре аз булмады. Бу өлкәдә олуг тәрҗемәчебез Сәрвәр Әдһәмова иң зур уңыш казанды дисәк тә, хата булмас: аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә безнең укучы-ларыбыз казакъ язучысы М. Әүэзовның •Абай» дигән гүзәл романын үз ана телебездә уку бәхетенә иреште.
Ә узган ел үзбәк язучысы Әсгать Мох, тарның «Чинар» романын Лерон Хәмидул- лин оригиналдан эшләп чыгарды.
Тәрҗемәче һәр ике телнең нечкәлекләрен белеп, гаять зур сизгерлек белән эш иткән һәм шуның нәтиҗәсендә китап матур укыла. «Чинарпны укыганда. Л. Хәми- дуллинның лексиконы әдәби телебезгә мул өлеш кертә, баета, аңарга яңа сино-нимнар, бизәкләр өсти дигән фикергә киләсең.
Тәрҗемәче үзбәк халкының тормыш- көнкүреш, милли колорит һәм геройларның настроениесен шактый оста бирүгә ирешкән. Персонаж телендә бу настроение үзен аеруча нык сиздерә: кем, нинди тавыш белән әйтә — ягымлымы аның та-вышы. ясалма-ялагаймы, битарафмы, кырысмы, әллә инде бөтенләй янаулымы, гайрәтлеме — романдагы әнә шул оттенок- ларны Л. Хәмидуллин дөрес чагылдыра алган. Диалоглар аның тәрҗемәсендә лирик бизәкләргә өртелгән.
«— Балаларның мин танымаганнары да бар шикелле?—дип көлеп куйды Ачил баба.
— Вай, өч-дүрт елга бер килгәч бул- мыйни!—диде Өмидә. — Ешрак кил» (287 бит).
«— Онытмассыңмы минем гозеремне.
— Юк. юк, Ачил баба, борчылма, эшне бүген үк соратып алырмын...» (194 бит).
Диалоглар әнә шулай табигый агыла — Ачил бабаның ил кайгысын кайгыртуына, гуманистлыгына сокландыра һәм әсәрнең тәэсир көчен бермә-бер үстерә алар.
Мәгәр шунысы кызганыч, татарчага әй-ләндергәндә тәрҗемәчегә оригиналның йогынтысы чамадан тыш зур була, һәм ул безнең укучыга бик үк аңлашылып җитмәгән «җедә», «бикәр», «чарчаган» ише сүзләрне дә вакыт-вакыт үзбәкчә килеш калдыргалый.
Тәрҗемәдә «ул» һәм «бу»иың янәшә килгән чаклары да бар. шулай ук ара-тирә «син» белән «сез» бутала. Аннары татын синонимнар сайлауда бик үк уңышлы булмаган урыннар очраштыргалый: «саэыга» мәгънәсен Лерон кайчак «уңайлана» яки «төзәлә» дип ала. Иң аянычы — парлы сүзләр тезмәсе. Алар ишлерәк булып киткән һәм китапны һич тә бизәми «шпиль-мана- ралар», «ил-мәмләкәт», «костюм -смокинги Һ. б. Тик ул аерым сүзләр бу тәрҗемәнең гомуми тукымасына артык зур зыян китерә алмый. Андый сүзләр очраганда
бераз тукталып каласың да, яңадан онытылып, тәрҗемәнең йегерек укылуына сокланып, күңелеңә хуш килеп өлгергән геройлар дөньясына чумасың...
Рус әдәбияты тарихында гәрчә унлап пелне әйбәт белгән һәм Дантеның «Илаһи комедия»сен турыдан-туры итальянчадан эшләгән тәрҗемә даһие М. Лозинский кебекләр күп булмаса да, берничәшәр телне үз ана телләредәй белгән һәм тәрҗемә эшенә күп хезмәт куйган кешеләр байтак очрый. Кызганычка каршы, безнең арада чит телләрне белеп, классик романнарны турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә итәргә сәләтле кешеләр әлегә юк. Америка әдәбияты классигы Джек Лондонның хикәяләр җыентыгын рус теле аркылы тәрҗемә итеп чыгаруны әнә шуның белән аңлатырга кирәк. Китапны төзегәндә тәрҗемәче Фатих Хәсәнов язучының зур шөһрәт яулаган хикәяләре арасыннан да иң матурларын, Д. Лондон иҗаты өчен иң характерлыларын сайлап алган. Кереш сүзне дә тәрҗемәче үзе язган. Мәктәп балаларын бу җыентык, һичшиксез, сөендергән булырга тиеш.
Хикәяләр мавыктыргыч һәм җиңел укылалар. Тәрҗемәче халыкның сөйләм телендәге сүзләрне дә кыю гына куллана, гомумән җөмләне җыйнак һәм матур итеп төзи белә:
«Ул инде унөч кояш күргән. Төньякта ел исәбен шулай саныйлар, ник дисәң, һәр кыш саен кояш җирне караңгыда калдыра да үзе төшеп китә, ә икенче елны, кешеләр янә җылынып, бер-берсенең йөзенә карый алсыннар өчен, җир өстенә икенче кояш күтәрелә» («Киш турында хикәят»).
Җөмләләр бер-берсенә менә шулай матур гына бәйләнеп, җай гына агылганда, китапны бер тын белән укып чыгардай буласың.
«Ул көртлекне хәлдән тайдырды, әмма үзе дә тәмам алҗыды. Кошкай авыр сулап кырын ята иде. Юлчы да көртлектән унлап адым гына читтә, аның янына килеп җитә алмыйча, хәлсезләнеп егылды. Юлчы хәл җыйган арада кош та тернәкләнеп өлгерде, һәм ул комсызланып кулын сузуга, көртлек пырылдап очып китте» («Яшәү теләге»).
Тәрҗемәченең лексиконы бай, хикәяләү манерасы җылы кабул ителә. Мондый җиңел текстны укыганда вакыйганың ничек очлануы, кешенең коточкыч бәладән ни рәвешле котылуы аеруча нык кызыксындыра. «Сакраменто буенда», «Мексикан» һәм күп кенә башка хикәяләр дә укучыда зур кызыксыну, романтика хисе уяталар. Китапның башыннан алып ахырынача кыю һәм тәвәккәл, дөнья гизгән авторны шәйлисең, аның халәтендә яшисең.
Тик ара-тирә бик үк урынлы кулланылмаган сүзләр, бер-берсенә бик үк бәйләнеп җитмәгән җөмләләр очравы гына бераз күңелне рәнҗетә. Гүя син Аляскада берәр исемсез инеш буйлап барган чакны, романтикага бирелеп, хыял диңгезендә йөзгән чакны, кинәт кенә түмгәккә абынып егыласың да аптырап каласың...
«— ...Ул елларны гел шушында эшләп үткәрдеме?
— Тәнәфесләре булга лады булуын» («Качак» хикәясе). «Тәнәфес» сүзе болай үзе начар сүз дә түгел, мәктәп балаларына бик таныш та. әмма ул бүгенге көндә фәкать билгеле бер функцияне үти. Бу урында: китеп тә йөргәләде, дип читләтебрәк әйтергә кирәк булгандыр.
Яки менә «украдкой ложился на нарты» дигәнне «урлап кына чанага ята икән» («Каһарманлык» хикәясе) дип бирү текстның табигый агылышына зыян китерә, аны авырлаштыра.
Әллә тәрҗемәче артык ашыккан, әллә автор сурәтләгән табигатькә биһуш булып, персонажларының батырлыгына сихерләнеп, кирәкле сүзләрне хәтеренә төшерә алмаган — әйтүе кыен, әмма, ул, аерым очракларда, үзенең көчен-сәләтен тулысынча эшкә җикмәгән. Тәрҗемәнең тигез эшләнмәве сәбәпле кайбер хикәяләрнең эмоциональ тәэсире билгеле дәрәҗәдә кими төшкән.
Фатих Хәсәнов, маҗаралы әдәбиятның тәмен белүче һәм хыял дөньясында йөзәргә яратучы кеше буларак, Джек Лондон иҗатын өйрәнүен дәвам итеп, киләчәктә укучыларыбызга фантастика жанры короленең тагы да күләмлерәк китабын бүләк итәр дип ышанырга кала.
Күреп үткәнебезчә, тәрҗемә өлкәсендә уңышларыбыз шактый, әмма киләчәктә җитди уйлануны таләп иткән мәсьәләләр дә аз түгел. Шуларның берсе — чит телләрне яхшы белгән тәрҗемәчеләр тәрбияләү. Әдәбиятка аяк басучы өметле яшьләр бер-ике чит телне белеп, тәрҗемә сәнгатенә өйрәнәләр икән, алар алдында иксез-чиксез мәйдан ачылачак. Тәрҗемә өлкәсендә киләчәктә әнә шундый яшь буын бәйге тотачак.