Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭЗЛӘСӘҢ-ТАБЫЛА


Башкортстан татарларының календарь поэзиясе
Еш кына, кем әйтмешли, халык иҗаты өлкәсендә эшләп *теше төшкән» өлкән генә агайлардан да шулай дип әйтүчеләр бар'
— Син. туган бераз шыттырмыйсыңмы, бармы соң ул. чыннан да, бездә календарь йола иҗаты? Әгәр бар икән, нигә соң бастырып чыгармыйсың, кайда аграр җырлар, нигә алар, һич югында, журнал битләрендә күренми?
Башкортстанда яшәүче татарлар арасында, мәсәлән, йола иҗаты үрнәкләрен шактый күп табарга мөмкин. Күңел биреп, вакытын кызганмый картлар стелен» таба белгән. стәпи туратка» утырып, авыллар иңләгән кешегә, әйтер идем, әллә күпме табыш очрый. Эзләсәң — табыла. Энҗенең, һәр адымда аунап ятса, кадере булмас иде. Ә бит энҗе бар!
Менә шул гүзәл хәзинәнең гаҗәеп үзенчәлекле бер өлкәсе — календарь иҗат үрнәкләре белән танышыйк, кадерле укучылар.
Сынамышлар
уҗалык итүнең характерына карап һәм борынгыларның табигатьне, тирәлекне танып-белергә омтылулары, күзәтүләре нигезендә, беренче чиратта, халык сынамышлары барлыкка килә. Сынамышлар. барыннан да элек, табигатьтәге үзгәрешләргә (яңгыр яву, кар төшү, ел фасыллары алмашыну, кошлар килү-китү, агачларның яфрак яруы яки коюы һ. б.) бәйле. Мәҗүсилек вакытларында туган бу халык сынамышлары соңрак ислам һәм христиан (керәшеннәрдә) Дине карашлары белән аралаша. Календарь йола поэзиясенә алар мәкаль-әйтемнәр. ышанулар, арбаулар. келәүләр рәвешендә килеп керә.
Билгеле булуынча, болгар чорында да әле безнең ата-бабаларыбыз унике иягә табына. Дөресрәге, һәр елның «иясе» (хуҗасы) бар дип инана, шул ияләргә ышана. Соңыннан бу ышанулар халык календарена сынамышлар рәвешендә килеп керә, йола иҗатына әверелә. Бу караш буенча, унике ел бер түгәрәк (мәсәл) барлыкка китерә һәм ул түбәндәгечә күзаллана: Тычкан. Сыер. Барые, Куян. Ләү (кәлтә балык). Елан, Елкы. Куй, Минин (маймыл), Тавык, Эт һәм Дуңгыз еллары. Әлеге елларның, халык ышануынча, һәркайсының үз сыйфаты бар. Башкортстанның Шаран районы Алпай авылында яшәүче Нигъмәтҗан бабай Шөйхуллин (1896 елгы) шушы мәсәл буенча
Мисалга ■иггеролгая вҗат үрнәаиаәреиак баракыд аа имела авторы ааыа алды
Х
2018 enra кадәр махсус календарь төзегән һәм шуның белән эш итә. Менә аның календаре:
1971 — 83 — 95 — 2007 — дуңгыз елы,
1972 — 84 — 96 — 2008 — тычкан елы,
1973 _ 85 _ 97 _ 2009 — сыер елы,
1974 — 86 — 98 — 2010 — барыс елы,
1975 — 87 — 99 — 2011 — куян елы,
1976 — 88 — 2000 — 2012 — ләү елы,
1977 — 89 — 2001 — 2013 — елан елы,
1978 — 90 — 2002 — 2014 — елкы елы,
1979 — 91 — 2003 — 2015 — куй елы,
1980 — 92 — 2004 — 2016 — маймыл елы,
1981 — 93 — 2005 — 2017 — тавык елы,
1982 — 94 — 2006 — 2018 — эт елы.
Мондый календарь нигезендә туган сынамышларны Башкортстанның кайбер татар авылларында әле дә ишетергә мөмкин. Нигъмәтҗан бабай Шәйхуллин телендә алар болай яңгырый:
Барыс елы — байлык. Тычкан елы — баллык. Сыер елы — туклык. Куй елы — кытлык, Куян елы — йотлык >, Балык елы — мал үсәр,
Барыс елы — бар да үсәр һ. б.
Күрәсез, бу 12 еллык цикл (мәсәл) нигезендә тотемистик ышанулар ятса да, ахыр чиктә алар аграр характерлы, халыкның җир эшкәртү, иген игү, малчылык өлкәсендәге меңәр еллык практик тәҗрибәсенә барып тоташа.
Сынамышлар бик күп төрле һәм гаять катлаулы. Алар хәтта җыр текстларында да очрый. Берничә мисал:
Күкләр күкрәмәс элек Торналар тор-торласын. Быел еллар туклыкка дип, Күңелләрем җырласын.
Нигезе: күк күкрәүдән элек торна кычкырса, ел туклыклы була, имеш.
Шәфәкъләр таңга сузылды, — Яңгыр булуга билге.
Кирәк иде, көтә идек Җәйгә кергәннән бирле.
Нигезен әйтеп торасы юк шикелле, тел-текстында ята,
Соңлап ярды яфракларын Быел һәр җирдә агач. Еллар авыр килер инде, Булмасак иде тик ач.
Агач яфракларын соңлап ярса, ел авыр килер, дигән халык юравы әлеге җырда чагылыш таба. Мондый мисаллар күп.
Самаклар-
Ел каршылау йоласы — нардуган. Гадәттә ул декабрьның соңгы көннәрендә һәм январь башларында үткәрелә торган була. Дөрес, Башкортстан татарлары бу йоланы нәүрүз (искечә 7 нче март) башында да үткәрә килгәннәр. Шуңа, күрәсең, нардуган самаклары нәүрүз әйтүләр белән бер үк вакытта башкарыла иде, дип сөйлиләр- 1 Лотлык — ачлык
’ Самак — башкортларда һамак — такмазага якын. Тамак тебе белән, кычкырып әйтелә.
Моңа артык гаҗәпләнәсе юк, болгар календаре белән таныш булган һәр укучы беләдер безнең ата-бабаларыбыз яңа елны кайчандыр нәүрүздә каршылаган. Ягъни һәр ике йола да яңа елны каршы алуга карый, киләчәк уңыш турында, мал-туарнын үрчүе хакында, гаилә иминлеге турында борынгыларның хәстәрлеген чагылдыра, магик ышанулы көнкүреш хәрәкәтләреннән тора. Фал ачулар, күрәзәлек итүләр оештырыла, йорттан-йортка йөреп, теләк теләү характерында сый-хөрмәткә җыр-самак әйтелә. Фал ачканда әйтелә торган иҗат, нигездә, сынамыш, ышану яки күрәзәлек итү характерында.
Менә Башкортстанның Шаран районы Алпай авылында язып алынган фал ачу җырлары:
Нардуганым нарына. Бакма кеше ярына. Күрше авыл Алпайда Мулла көтә, картайган.
Бу җыр тигән балдак иясен — яшь кызны, димәк, карт мулла хатынлыкка ала
Нардуганым нар төсле. Матур ярлар бар төсле. Сиңа гына караганы — Бөкересе бар төсле һ. б.
Самак исә бөтенләй башка. Башкортстанда ул нардуган җыры яки нәүрүз әйтү дип тә йөртелә. Хәзерге телгә күчерсәк, самаклар алар — яңа ел теләге җырлары. Шулердан үрнәкләр:
Нардуган, нардуган, Нардуган, хуҗалар, Котлы, мөбарәк булсын, Тормыш түгәрәк булсын. Мал-туарыгыз артсын, Колыннарыгыз чапсын. Игеннәрегез бик уңсын, Күкәй кебек тук булсын. Нардуган, нардуган
Монысы нардуган самагы булды. Инде нәүрүз әйтү дигәнен дә китереп утх<:
Кызыкайлар, дустыкайлар, Җитте ич нәүрүз айлар. Эшегезне ташлагыз, Йон-йомарлам катмагыз, Орчык шырылдатмагыз. Кызлар, кызлар, тыңлагыз, Нәүрүз җитте, уйнагыз, Казы, күкәй, коймак, май Әзерләек без дааай, Нәүрүз, нәүрүз!
Бусы яңа ел кичәсендә утырмага җыелган яшь кызларның җыры. Кешесенә корал, нәүрүз әйтүләрнең тексты да үзгәрә:
Нәүрүз килә яшәреп. Яшәреп тә теш ярып. Сөләйман абзый, көтәмсең, Табак-савыт бирәмсең!
• Башкортстаппык Яриэкей райовы. Усман-Ташлы авылыма Мирхәйбулла Хаыядуллимиая 11898 елгы) 1973 елла ятып алынды Шул ук самакпы Благовар районы. Каргалытамак авылы •арчыгы Фатыйма Терегулова (82 яшь) «нәүрүз. «наүрүз» дип башлый.
Нәүрүзгә табак кирәк. Табакка кабак кирәк. Май, күкәй, калак кирәк. Сиңа яшь кортка кирәк: Тамагыңны туйдырыр. Күп балалар тудырыр. Иген-икмәк уңдырыр. Күмәчең дә кызганма, Озак яшә, сызланма. Нәүрүз, нәүрүз!
Самаклар гел бер характерлы түгелләр. Сорау-җавап рәвешендә дә очрыйлар:
Нәүрүз, нәүрүз! Кайда киттең!
— Киттем урам буйлап, Хуҗалардан аш-су юллап.
— Нәүрүз, нәүрүз. Моңарчы кайда идең!
— Ялан-кырда идем, Инде сезгә килдем.
— Нәүрүз, нәүрүз! Ашыкма, китмә. Менә капка-сиртмә. Бу йортта хуҗа — Мулла Йомагуҗа. Илдә ул уңган. Абыстае булган.
Атлары юрга, Җефәк бавы кулда. Ярлы юк монда, Керәек шунда. — Нәүрүз!
Теләкне ничек тели беләсең бит. Менә ашап-сыйланганнан соң әйтелгәне:
Урыс капка. Тәрәзәң япма. Әйтәбез нәүрүз1 Ярлыкасын ходай. Еллар килсен уңай. Нардуган бүген. Әбекәй, сәен.
Нәүрүз!
Нәүрүзчеләрне яки чардуганчыларны сыйламаган очракта, ата-анасын кушып тиргәгәне дә. куркытканы да юк түгел. Йоласы шундый — берәү дә үпкәли алмый. Менә «йомшаграк» итеп әйткәне.
Нәүрүз, абыз түткәем! Бир маең, ипикәең.
Бирмәсәң — тартып алырмын. Чүлмәкләрең ярырмын!
Нәүрүз! 1
• Нәүрүз вйтүләр һәммәсе дә Башкортстаннын Туймазы районы авылларында язын злыкды. Яздыручылар җитмештән өстәге «арчыклар.
Сөрән сугулар
Иң олы календарь йолаларның берсе — сөрән. Бу бәйрәм дөньядагы күпчелек халыкларга билгеле. Ел фасылы алмашыну—язга чыгу белән бәйле ул. Явыз рух- ‡‡‡‡ ларны куу, кыштан котылу, язгы кояшны котлауга кайтып кала. Чувашларда — суран, мариларда — сур ам, керәшеннәрдә — сүрән. Бу көнне төркем-төркем яшьләр, быр- с; гылар кычкыртып, өйдән-өйгә кереп, сыйланып йөри, бүләк җыя. сөрән суга (сөрән 3 сала). Хуҗалар сыйламаса, алар үзләре кергән өй учакларын сүндерә, идән-сәке так- jS таларын куптара түләр дә кайчак Сөрәнчеләр: Хуҗалар: һ. б. зыяннар эшли торган була. Сөрән сугулар белән нәүрүз әй- үзара бик охшашалар Ләкин аермалар да юк түгел. Игътибар итик: ~ — Әби-бабай, аманмысыз. Аш-тәгамнәр салганмысыз! ♦ — Маяшлар әзер, туганнар, “ Утырыгыз, оланнар! Сыйланганнан дыралар: » соң сөрәнчеләр хуҗаларга изге теләкләр Алтын да гынай ишек, көмеш тупса. Атлый да гынай йөгереп без кердек. Әби дә бабай — илнең солтаннары, Табыннарыгызны лай хуп күрдек. белдерәләр, мактау яу- гв S S л ® Аслары ла йомырка, өсләре май, Тәбәләре телең йотарлык. Кибән-эскертләрегез ишәйсен, Гомерегездә күрмәгез тарлык! ө
Сүз дә юк, сөрән сугуларның тел-тексты вакытлар узган саен үзгәреш кичерә, ләкин бер нәрсә даими кала: кереш өлеш (йорт хуҗаларына мөрәҗәгать итү), төп өлеш (бүләк яки аш сорау) һәм традицион бетем (бүләк биргәндә — мактау, бирмәгәндә янау, куркыту).
Шунысы кызыклы, сөрән сугу җырлары аерым очракта турыдан-туры самак (такмаза) формасын ала. Бу, күрәсең, шуның белән аңлатыла: календарь йолаларның барысында да йорттан-йортка йөреп ашамлык һәм бүләк җыю була. Шуңа күрә алар хакында исемнәре ук шуңа ишарә бит: нардуган кычкыру, нәүрүз әйтү, сөрән сугу — барысында да хәбәр салу бар. Менә сөрән сугуларның самак формасында киптеме:
Сөрән сугып очтан-очка. Килеп җиттек Куанычка ', Хәтәр, диләр, сырасы. Бирсә ничек чыдасы. Мал-туарлы курасы. Иген тулы бурасы, Улына кәләш кирәк. Сөрәннән киңәш кирәк.
Куаныч агай, угез суй, Өстәп кызыл туның куй. Илдән-илгә йөрербез. Матур кызлар күрербез. Даулап алып бирербез. Яулап алып бирербез!
‡‡‡‡ Куаныч ксшс исеме, типтәр
Ә син, абыз туткаем. Бир сөт, май, ипекәең. Бирмәсәң, бирмәсәң. Без әйткәнгә кунмәсәң, Нурлар төшмәс йөзеңә, Хурлар төшәр узеңә
Келәүләр
Келәүләр яки теләүләр календарь иҗатта шактый зур һәм үзенчәлекле урын билиләр һәм бик күп йолаларда актив чагылалар. Мәсәлән, мәҗүсилек чорыннан сакланып калган шундый йолаларны күрсәтергә мөмкин: карга келәве (карга боткасы яки карга туе), балык келәве (балыкның күп булуын сорап үткәрелгән бәйрәм), кыр келәве (яңгыр боткасы яки яңгыр бәйрәме), ызба келәве (яңа өй котлау мәҗлесе) һ. 6. Хәтта борынгы җирле календарь буенча махсус келәү ае була, елның алтынчы аена — көз башына туры килә.
Билгеле булуынча, ислам дине үзенең бөтен яшәве дәверендә мәҗүсилеккә каршы каты көрәш алып барган. Ләкин бер генә диннең дә әле киң масса аңыннан мәҗүсилекне соңгы чиккәчә кысрыклап чыгара алганы юк. Бигрәк тә җитештерү көчләренең түбән, примитив булуы аркасында киң масса борынгы мәҗүсилекне ташламый. Дөрес, безнең яңа тормыш һәм социализм шартларында һәртөрле мәҗүси табынуларга урын калмый. Ә менә шул чордан килгән иҗат балалар фольклоры, уеннары сыйфатында һаман да очраштыра. Мәсәлән, карга боткасы, яңгыр бәйрәме уздырулар, шул чакларда йомырка тәгәрәтеп уйнаулар, карга булып кычкырулар, тавык булып кыткылдаулар (карга туенда), су сибешүләр (яңгыр туенда) һәм азак-тан табигатьнең иң гүзәл бер җирендә күмәк аш оештырулар, уеннар уйнау, җыр- сүздә алышулар — бала-чага өчен, билгеле инде, искиткеч күркәм, хозур тоела. Мәҗүсилек дәвереннән килгән иҗат, шул исәптән келәүләр дә, менә ни өчен бу уеннар (йолалар) белән бергә балалар репертуарына килеп керә, инде аларга хәзер бернинди магик эчтәлек салынмый. Борынгылар исә сүзләр ярдәмендә, мөрәҗәгать итүләр аша киләчәк уңышның, мал-туарның, гаиләнең язмышын хәл итеп була дип уйлаганнар, шуңа омтылганнар. Келәүләрнең безнең көннәргә килеп җиткәннәрендә дә менә шул күзәтелә. Берничә мисал китереп үтик.
Чәчү тәмамланып, игеннәр шытып чыгуга (тамыр җибәрүгә) Башкортстанның Ык буе районнарында борынгылар җир-анага, кояшка табыну, келәү әйтү үткәргәннәр. Шуның келәве:
Җир атасы — җирән сакал!
Җир анасы—асыл бикә!
Түбәсенә туклыгын бир. Тамырына ныклыгын бир, Ил өстенә муллыгын бир, Ил эчендә безгә дә бир! Башлыйк теләкне.
Күтәрик беләкне, — Кояш, шаһит бул!
Корылыклы елларда исә кыр келәве (яңгыр боткасы) үткәрелә торган була. Бу очракта шулай ук кояшка (бар нәрсәгә тереклек бирүче символ итеп каралган) һәм болытка, яңгырга мөрәҗәгать иткәннәр, кием белән суга кереп, келәү әйткәннәр. Аерым урыннарда ак алаша, ак үгез, ак сыер, ак балык (ак — иминлек символы) корбан иткәннәр. Дөрес, күбрәк очракта корбанга кара сыер һәм кара сарык куелган. Чөнки, борынгыларның ышануынча, соңгылары яңгыр, кара болыт символы булып күзалланган. Кыр келәвенә мисал:
Яңгыркаем, яу, яу, яу! Илгә ачлык килмәсен,
1 Серәй сугулар Ярмәкәй районы Шах авылында Шаһгали Хәоәновтая (1889 елгы) 1967 елда язып алынды,
Ачтай халык үлмәсен. Чума чире йөрмәсен! Яңгыркаем, яу. яу. яу! Иген-ашлык күп булсын, Башаклары тук булсын, Кибән-эскерт зур булсын! Яңгыркаем, яу. яу. яу! Кара сарык суярмын. Ботын сиңа куярмын. Сөтле сыер абзарда. Бар да булыр яуганда, Яңгыркаем яу, яу, яу!
Уңыш җыеп алганнан соң, тоташ келәү ае уздырылган. Келәү аеннан калган ♦ иҗатның аерым чаткылары бүгенге көндә дә очраштыра. Шуңа мисал: урак беткән- ю нән соң, уракчы хатын-кызлар җирдә тәгәрәшеп аунаганнар һәм келәү әйткәннәр: °
Җир, җир, көчем бир, <
Ябага тайның көчен бир,
Алтын алма төсен бир. Ф
Алты атым куәт бир.
Алтмыш арба арыш бир.
АлтмыШ арба бодай бир. х
Алтмыш арба борай бир.
Алтмыш арба тары бир.
Бир. бир, барын бир! в
Җир! Җир! I =
Җар салулар'
Формалары һәм төзелешләре ягыннан келәүләргә үтә якын торган иҗат бар: ул җар салулар. Әмма җар салулар, келәүләрдән аермалы буларак, бары тик кыш язга борылган вакытта гына яңгыраганнар һәм келәү йолалары шикелле олылап уздырылмаганнар. Җар салуларның иң яңгыраган ае — нәүрүз, хәзерге календар» буенча март ахыры һәм апрель башы. Бу айда борынгылар, аеруча бала-чага һем яшьләр, биегрәк урыннардан, йорт, кура башларыннан, тау-түбә өсләреннән торып, кояшны чакырганнар, сүзләр ярдәмендә тизрәк кышны озатырга тырышканнар, камырдан пешерелгән кошлар «очырганнар» (очлы таякларга, колга башларына кадап йөгергәннәр). Бу кошларның очып йөрүләрен күргәннән соң, борынгылар уәнча. янәсе кояшны тоткарлап, кышны саклап торучы кара көчләр курка, еркеп кача.
Җар салулар үзләре дә бик күп төрле. Арада бүгенге кәйдә дә балалар репертуарында шактый популяр булганнары бар:
Эт кояшы, тегеләй кит, Безнең кояш, болай кил! Кояш, чык. чык, чык!
Болыт, кач, кач, кач. Без уйнарбыз җылыткач! Тәти кашык базарда, Майлы ботка 1 казанда. Әти китте базарга.
Кызыл үгез * бар анда. Әти кайткач базардан. Ботка төшәр казаннан. Кояш, чык, чык, чык!
Җар салулы Гнгтка — Яол|
Кайсы бер җар салуларда корбан терлекләре турыдан-туры вәгъдә ителә:
Асыл кояш, болай кил, Эт кояшы, тегеләй кит, Майлы кашык бирермен, Кызыл үгез суярмын. Итен сиңа куярмын, Майлы таба бирермен, Кояш, чык, чык, чык!
Җар салучылар ярдәмгә кошларны да алалар. Мәсәлән, Башкортстанның Миякә районы Сатый авылында Гани бабай Абдуллиннан (1881 елгы) язып алынган җар салуларның берсендә болай диелә:
Асыл кояш, кил бире. Кил бире, китмә кире! Кошлар да көтә сине: Тавыклар да кыткылдый. Чыпчыклар да чыркылдый. Ак үрдәкләр бакылдый, Ата казлар каңкылдый. Каргалар да каркылдый. Уйнап йөри кызылтүш. Юлга чыккан сыерчык. Бар да җара : кояш чык! Кызыл әтәч куярбыз. Асыл кояш, җәһәт кил. Яшел җәйне тизләп кил.
Җырлар
Халкыбызда элек-электән килгән бер матур йола саклана. Ул — өмәләр уткәру. Нәкъ менә өмәләр вакытында кайчандыр, хезмәткә ямь, яшәүгә тәм биреп, җырлар яңгыраган һәм хәзер дә яңгырый. Тарихлар төпкеленә киткән саен өмә җырларының тел-тексты да мәҗүсилек эзләрен үз эченә күбрәк ала бара. Бу аңлашыла да. Чөнки, алда әйтелгәнчә, безнең ата-бабаларыбыз хуҗалык итүнең һәммә тармагына сүзләр ярдәмендә йогынты ясарга, әлеге очракта эшне җиңеләйтергә мөмкин дип караганнар. Безнең көннәргә килеп җиткән өмә җырларында турыдан-туры йолачылыкны чагылдыру мотивлары күренми. Халык ышанулары, табынулары бөтенләй диярлек чагылмый. Еш кына аларда семья, никах темасы урын ала. Мондый хәл башка халыкларның календарь мирасында да күзәтелә. Шулай да өмә үткәрү ритуаллары шактый тотрыклы яшәвендә дәвам итә. Мәсәлән, Башкортстанның Чакмагыш Шаран, Бакалы, Ярмәкәй төбәкләрендә каз өмәләре вакытында борынгыдан калган шундый ритуаллар очрый: а) өмә башлыгы сайлау (беренче булып өмәгә килгән кыз), б) өмәгә бары тик ата-анасы булган кызларны дәшү (казларның нәсел-нәсәбе туктамасын, янәсе), в) йолыкканда каз идәнгә төшәргә тиеш түгел (югыйсә, киләчәктә казлар уңмый), г) су буена җиткәнче каз каурыйларын чәчеп бару һ. б. Җырларда исә болар берсе дә чагылыш тапмый. Игътибар итегез:
Каз өмәсе, каз өмәсе, Өмә өмәләгәндә. Егетләр мактаган була •
Теләр-теләмәгәндә.
Безнең авыл уртасында Борылып үсә наратлар.
1 Бар да җара — барысы да жар (оран) сала.
Өмәчеләрне хурламас Безнең кебек ир-атлар. Ал да була, гөл дә була Өмәченең куллары. Утка салсаң, уттан чыга Ир-егетнең уңганы. Бу өйләрнең мичләре. Ак икән кирпечләре. Гомергә дә онытмабыз Сездә булган кичләрне.
Шундый ук хәлне башка төр өмә җырларында да күзәтергә була. Тула өмәсенә бәйле җырларны алып карыйк. Яшьләр хәзер тула басуның ни икәнен дә белмиләр. Ә бит тула басуы җиңелдән булмаган. Көн генә җитмәгән, чыра яктысында озын кышкы кичләрдә (январь, аеруча февраль айларында) эссе су белән станок (куша) артында туктаусыз эш итәргә туры килгән. Бу эш барыннан да элек хаты>А<ызлар җилкәсенә төшкән.
Дөрес, тула өмәсенең дә үзенә генә хас ритуаллары бар. Ләкин җырларда бу ритуаллар, йола элементлары гомумән чагылыш тапмый дисәк тә хата булмас. Шулай да кайсыбер текстларда күпмедер дәрәҗәдә тула җырларының барсына да уртак моментларны табарга мөмкин. Күз салыйк: гадәттә төшке ялга туктаган чакларда тула өмәсе уздырылган йортның тәрәзәсе янына егетләр җыела. Тулачылар (кызлар) аларны тәрәзә аша тула ашы (коймак) белән сыйлыйлар. Шунда гармунга кушылып җыр-әйтеш булып ала.
Кызлар башлый:
ЭЗЛӘСӘҢ — ТАБЫЛА
Күмәк:
Басыйк әле туланы, Тулалары буламы!
Эч серләрне сөйләшик. Йөрәкләрне бүлешик. Туласы булам дими. Иясе алам дими.
Өзеп бетерик туласын, Башын тотып уласын.
Кызлар:
Шәльяулык куе чәчәкле, Ябынышырбыз әле. Гел-гел бергә булалмабыз. Сагынышырбыз әле.
Күмәк:
Туласы тулам дими, Хуҗасы алам дими. Өзеп бетерик тупасын. Башын тотып уласын! Шуннан соң сына күчә: җыр егетләр белән кызлар арасындагы кара-каршы әйтеш форма- Егетләр: Әй. тула. тула, тупа, Тулада кызлар була. Кызлар белән уйнагачтын. Безнең күңелләр була. Арадан бер кыз: Тәрәзәләрдән карама. Бүрек тышың апама. Ьат: Нигә булсын алама. Кар сыргандыр аңарга.
Икенче кыз: Алма бирдем — алмадың.
Алларыңа салмадың.
Күкрәгеңне ииргән идең,— Әллә кемне алмадың.
Икенче егет: Аклы ситсы күлмәгеңнең
Әбүркәләре 1 еч рәт.
Безгә ямьсезләр дә ярый, — Өзелеп сеяргә кирәк.
Сазаган кызлар:2 Тула басам, тула басам,
Тулам бер дә ырамый. Кешеләргә кияү килә, — Безне беркем сорамый.
Кичке ял вакытында һәм эш соңында янә дә уеннар оештырыла, җырлар ише-
Башкортстанның Ык буе регионында өмә җырлары хәтсез табыла. Арада шулай ук печән өмәсенә, урак өмәсенә, орчык өмәсенә, бура өмәсенә караган җырлар еш
Шулай итеп, татар халкының календарь йола поэзиясе дә, вакытлар сынавын үтеп, безнең көннәргә килеп җитә. Шигъри яктан алар халыкның хуҗалык турында, гаилә иминлеге хакында туктаусыз хәстәрлек күрүе аркасында туган уй-тойгысын, фикерен, кәефен, ни-нәрсәгә табынуын чагылдыра, хезмәт ярдәмендә генә якты хыялны тормышка ашырырга мөмкин дип ышанучыларның иҗат җимеше булып тора. Шуңа күрә дә календарь иҗатның күп кенә төрләреннән (самаклар, келәүпәр, фал ачулар, күрәзәлек итүләр, арбаулар һ. б.) иң яхшы үрнәкләр матур әдәбиятта, Сөнгатьтә яшәвен дәвам итә.