Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЕВРОПАДА ТАТАР ШАГЫЙРЬЛӘРЕ


Ышаныч
ПУБЛИЦИСТИК НОТА
Әйе, ялгышмыйсыз, «азат дөнья»дагы
«дуслар!» Без — коммунист.
Без җиребезнең матур киләчәгенә ышанабыз, шул юлга бар гомер багышланган, без — оптимист.
Пессимизмның ни икәнен беләбез,
беләбез төшенкелеккә бирелгән кешеләрне, фаҗигагә юлыккан илләрне;
ләкин,
«кеше — кешегә бүре» димәбез.
Ышанабыз: яктылык, хаклык җиңәчәк!
Ышанычыбыз — Эринда, Палестинада, Чилида — бар дөньяда күкрәр кызыл чәчәк! Ышанычыбыз бәхәсләшә Пентагоннар белән, маоизм белән (һәм без хаклы, мең кат хаклы юлыбыз, беләм!). Бездә — коммунистик иман, ул шигъри сүз белән яктыртылган һәм мин илемә, Партиямә, юлыма шигърияткә ышангандай ышанам.
Ышанам Маяковскийча, Хикмәт,
Нерудача: яшибезме — һәр сулышта — без коммунист.
Ә шигырьдә —
без оптимист!
Париждан Казанга, шагыйрь дуска хат
Люксембург бакчасында нәкъ Алмаздай, Салаваттай — балалар. Люксембург бакчасында — чәчәк кебек кызлар, малайлар.
Балалар — кайда да шул: күбәләктәй җитез, шук. Алдыңа басалар, тел күрсәтеп, көлеп, аннан тагын уенга чабалар... Балалар күк тату, садә булса икән дөнья, илләр! ... Парижда, Люксембург бакчасында уйларым агалар... агалар.
Беләсеңме, әле хәзер генә Нотр-Дамнан чыктым «месса тыңлап»... Гаҗәп матур икән собор, чынлап! Гәрчә Квазимодоны, Эсмеральданы күрмәдем. Гөнаһлымын: бик ошаттым парижанкаларның үзләрен.
Аларга, татарчалап:
— Сез искиткеч гүзәл! — дидем.
... Син фольклор өйрәнәсең бит? Хәтереңдәме «Рус-француз сугышы бәете»? Әллә нигә искә төште...
Аннары бер шигырь...
Ишетсен дип Элюар, Аполлинер — кычкырып сөйлим:
— «Кабан —
Казанның моңлы бер күзе...»
Уйлар — таркау.
Миндә — сагыну катыш бер моңсулык xncefr Сагындыра Казан.
Читтә нинди генә гүзәллекләр күрмә, Казанымнан язмыш аермасын!
Безгә шунда язган. Шөкер! Ә Парижда булу — тудырсын бер яңа шигырь.
Ә калганы...
Хәер, җитәр.
Кайткач сөйләшербез. Ә бүген син шигырь тулы бәллүреңне, дустым, илдә минем өчен дә бер күтәр!
Француз яулык, француз яулык! Кемнәр йөри икән ябынып?!
Эре чәчәкле иде, әй, яулыгың, әнкәй, ничек синең саулыгың? Француз яулык ул әбиләр яулыгымы? Олыгайгач хәзер син дә ябындыңмы?
Париж.
Эйфель манарасында мин, яулык болгыйм бүген.
Ул яулыкка —
Эйфель үзе, Версаль, күперләре белән Сена, — гүя Париж төшкән.
(Казан сурәте ясалган яулык ник юк?1 — Җилфердәтер идем аны биектән!)
Бүген — минем сагыну көнем.
Бүген — ераклардан күренә миңа илем, туган җирем, әнием!
Иң татлы хис, ахры — Ватанга мәхәббәт.
Чит җирләрдә сагыныр җирең, сагыныр кешең булу нинди рәхәт!
Әнкәй, ничек анда синең саулыгың? . Кайткач, күзләреңнән сагыну яшен сөртер шушы яулык — француз яулыгым!
Турда идек без ул көнне. Луарада — томан.
Килеп тапты безне монда, борынгы Тур замогында, «Нормандия-Неман»!
Атаклы бу дивизиядән чал полковник — Жкзлье, Экзюпери күк мөлаем, күз карашы — җылы, елмаюлы, озын буйлы, — безнең алга басты.
Тыңладык без дуслык сүзен, тугры дусның — «ас»ның.
Туган илем күген күргән, безнең тарафларны, уйлыйм, һаман биек йөртә дуслык канатлары!
Тур шәһәре артта калды. Ә күңелдә һаман чал ветеранның карашы, «Нормандия-Неман».
•Нормандия-Неман»!
Орлеан кызлары
Төш әле атыңнан, Жанна д’Арк1 Күрәмсең, без Орлеанда. һәйкәлең янында Орлеан кызлары белән рәсемгә төшәм мин. Эвелина, Сильвия, Софи... — һәммәсенең күңелендә синең сурәт. Синең символ күзләрендә, синең девиз:
— Францияне коткарырга кирәк!
һәрчак яңа Жанна туа тора...
Бүген соң коткарырга кемне — нидән? Кемнән?
Фикер коллыгыннан?
Тук фикердән?
Аек акыл җитмәүләрдән, түбән төшүдән?
Коткарырга ярый хәтта үзеңнән-үзеңне! Жанна д’Арк!
Ә син коткаргансың Францияне, илеңне! Шул турыда сөйли синең алтын һәйкәл. Безнең белән ул рәсемгә төште.
Эвелина, Сильвия, Софи...
Алар белән син дә Иделемә — дуслык лагерена бер килерсең төсле!
Луврда, Джоконда янында
Венера Милосская!
Каршыңда мин
озак туктап торалмадым, кичер! Лувр зур шул...
Антик дөнья, хуш әлегә!
«Яңарыш» залында
көтә мине мәшһүр Мона Лиза — Джоконда.
— Серле ханым, минме сине аңлый алам?! Күпме әдип, күпме рәссам шушы сихри елмаюың серенә ачкыч табалмаган.
Джоконда, кем син? Нигә шулай елмаясың?
Син — ана булачак бәхетле бер затмы?
Белмим. Тик үземдә бүген,
Луврда, «Яңарыш» залында ниндидер бер яңарыш мин сиздем — шагыйрь буларак, Кеше буларак... Сәнгать көченә ышанычым зур, какшамас.
Хуш, Джоконда, тагын бер гашыйгың артты, — ул ташламас!
Ага Сена, ага Сена... Ниләр әйтим, Париж, сиңа?!
Маяковский әйткәнчә, «Яшәп синдә үләр идем, Шундый җир — Мәскәү булмаса», һәм... алтын Казаным минем!
Якын миңа шагыйрьләрең, хәтта Гаврош-гаменнарың, Өч бөек революциянең шаһитлары — урамнарың: Бастилия мәйданында, Зират-шәһәр Пер-Лашезда, Коммунарлар диварында, Париж халкы, уем — сездә.
Ага Сена, ага Сена, ниләр әйтим, Париж, сиңа?!
Бөек шәһәр! Манзараңны укыдым зур китап итеп. Укучыңның хәтере өчен кичер — куйсам мин онытып кайбер битең... Әмма истә Булыр Мари-Роз урамы: Ильич торган йорт-музей һәм якын дус — мосье Лежандр.
Мин аңладым шуны, Париж: булма син нинди илләрдә, туган ил ул — үзең белән, йөрәгең — туган җирләрдә. Үз Ватаның көтсә генә читтә рәхәт күңелләргә!
Ага Сена, ага Сена...
— Сау бул,— дидем,— Париж, сиңа!
Федерико Гарсиа Лорка!
Кабул ит җырымны минем: Бүген синең истәлеккә Ал канәфер мин китердем, Федерико Гарсиа Лорка!
Романска төрәм хисем, Нәфрәтемнең кайнар көче — һаман канмаган зур үчем — Синең иртә үлемең өчен, Федерико Гарсиа Лорка!
Чыклы август иртәсендә Син егылгач, Гранадада Апельсиннар — алтын түгел, Нәкъ кырык ел — кан төсендә, Траурда испан халкы, Федерико Гарсиа Лорка!
Дон-Кихотлы Испаниядә, Син сөйгән Андалузиядә Үтерелгән шагыйрь җыры. Шәүләң — кара жандармга, Инде башсыз франкочыга Яный көчле дәһшәт булып.
Егерменче гасыр шигыре! Синең төсең — көрәш төсе. Синдә инде күпме яра: Лорка өчен, Җәлил өчен, Фучик өчен... арта бара, Көрәш тынмый! Шигырь — байрак! Ал каннардан ул кызара.
Байракта — синең дә исемең, Федерико Гарсиа Лорка!
Колагымда нигә яңгырый әле
бер җыр димме:
— Европада... татар... шагыйрьләре!
Европада —
Одер, Висла, Влтавада каберләре.
Китермәгән монда дипломатик миссия, вәкаләт тә.
Сорбоннага, Краковка
укырга дип килгән алар бәлки!
Юк.
Хәтта чит илләргә сәяхәткә 1
сирәк чыга татар шагыйрьләре.
Европада ләкин каберләре.
Сугыш җиле алып килгән дә ирләрне, Берлин төрмәсеннән Европага баккан Җәлил.
Атакада чакта кергән анда Кәрим.
Польша аша узган Кутуй. Европада — Баян. Европа өчен гомерләре янган.
Алар чакыра безне, чакыра истәлеге, соңгы шигырьләре, каберләре:
— Европада,
Европада татар шагыйрьләре!
Якташларын эзләп шагыйрь менә бара Гете иленә, Фучик җиренә. Текә, горур тота шагыйрь башын: саклый дуслар рухын, бөек хакын. Ачыла бар дөньяга олы, сабыр җаны.
Колагымда яңгырый, һаман яңгырый:
— Европада татар шагыйрьләре!
1973—1976