Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘВЕРЛӘР ДОКУМЕНТЫ


Илебез дулкынландыргыч кеннэр кичерә. Котып диңгезеннән башлап казакъ Даналарына, Балтик ярларыннан Сахалин утрауларына тикле иксез-чиксез киңлектә, предприятиеләрдә, завод цехларында, төзелеш эстакадаларында, колхоз-совхоз басуларында СССР Конституциясенең яңа проектын тикшеру, аның хакында фикер алышу бара. Конституция проектының илебез бәйрәменә — Бөек Октябрьның 60 еллыгына туры килуе нур өстенә нур өсти.
Партия Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы һәм КПСС Үзәк Комитетының Гянеральный секретаре иптәш Леонид Ильич Брежнев җитәкчелегендәге Конституция «миссиясе олы эш башкардылар: даны гасырларга яңгырап барырлык тарихи документ дөньяга туды.
Конституция проекты бөтен дөньяның игътибарын үзенә туплады. Континентлар «узгалды, политик партияләр телгә килде. Ә илебез халкы, хезмәттә яңа вахталарга басып, тагын да ныграк тырышлык һәм дәрт белән эшләп, ватанга һәм партиягә турылыклы икәнен тагын бер кабат исбат итте һәм итә.
Депутат буларак миңа СССР Верховный Советының алтынчы сессиясендә катнашу бәхете эләкте. КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Л. И. Брежневны СССР Верховный Советы Президиумы председателе итеп сайлаган чактагы бердәмлекне, күмәк алкышларны күреп, мин бер нәрсә турында уйландым: коммунистлар Мртиясенең абруе нинди зур бездә, аның җитәкчелек көче социализм җәмгыятенең барлык тармакларында, Советлар ватанының бөтен тормышында өзлексез үсә, зурая, арта бара. Шуның өстәвенә бу бердәмлек—дөньяның иминлеге ечен армый- |ПЛмый көрәшүче, безнең партиянең сыналган җитәкчесе Леонид Ильич Брежневның күренекле, көчле шәхес икәнен дә әйтеп тора.
Безнең илебез үзенең инде дүртенче Конституциясен төзи. 1918 һәм 1924 елгы конституцияләрне минем буын кешеләре күрмәде. Ул еллардагы беренче конституцияләрнең илгә, ирек алган халыкларга нинди сөенеч-шатлыклар китергәнен өл- “»ииәр сөйләвеннән ишетеп кенә беләбез. Ә менә 1936 елгы Конституциянең хезмәт "’шепорендә нинди дәрт, нинди энтузиазм тудырганын без үз күзебез белән күреп һпдек. Күмәк тормышка берләшкән авылларда, кыр-тугайларда илнең иркенлеге, йотлыгы турында, хезмәт кешесенә чын ирек һәм зур хокуклар биргән бердәнбер «турындагы җырлар ил өстендә яңгырап торды Нәкъ шул елларда Гадел Кутуйның •Тишырылмаган хатларны дөньяга килде. Озак та үтмәстән, ул, рус теле аша. Евро- о* илыклары телләренә күчте. Талантлы прозаик, ялкынлы публицист, ихлас күңелле •*^*"рь Кутуй СССР халыкларының зур гаиләсендә бәхетле булырга хокук алган ’отяр талкының яңа язмышын күңел кузгаткыч эмоциональ көчле образларда сурәг- ** б*рә алды, шуңа күрә дә «Тапшырылмаган хатлар» бик тиз арада үзенең мил- •"Окяаган укучысына тапшырылды, инде менә кырык елдан артык вакыт илебез «а- "“’пврының төрле телләрендә яңгырый.
Яңа Конституция проекты — алга киткән социализм иленең расланасы Төп Зако- илебез әдипләрен, шул исәптән татар совет язучыларын да. яңадан-яңа әсәрләр
язарга рухландырачак. Безнең Төп Законыбызда Совет дәүләтенең какшамас нь принциплары, Ватаныбыз утлар-сулар кичеп, канлы фашизмны җиңеп ирешкән уңыс лар теркәлгән. Зур итеп, саллы итеп теркәлгән!
Яңа Конституция проектының совет халкының рухи тормышына, культурасын әдәбият һәм сәнгать хәзинәләренә кагылган статьялары горурлану хисләре уятп Дәүләтнең иҗат союзларына, гомумән нәфис сәнгать үсешенә булышырга, ярдә итәргә тиешлеге Конституциягә аерым закон итеп кертелүе горурлану хисе уяты кына калмый, безгә зур җаваплылык та өсти.
«Социалистик Ватанны саклау СССРның һәрбер гражданының изге бурычы» дис лә проектта. Яңа Конституция проекты сугышны пропагандалауны тыя, шундый прс паганда алып барган һәркем закон белән җәзага тартылачак дип кисәтә. Бөе Ленин тарафыннан Советлар дәүләте төзелгән көннәрдә ук күтәрелгән тынычлы политикасы, сәяси системаларының төрле булуына карамастан, барлык халыклар һә; илләр белән янәшә тыныч яшәү политикасы Конституциядә Советлар Союзыны тышкы политикасындагы төп принцип итеп игълан ителә. Тышкы политика буенч мондый билгеләмә кешелек тарихында беренче мәртәбә Төп Законга языла.
Безнең илебез язучылары, безнең илебез әдәбиятлары өзлексез һәм тайпылыш сыз рәвештә тынычлык идеясен яклыйлар, аның өчен көрәшәләр. Сугыш китергә! афәтләр язучылар җилкәсенә дә төште, язучылар гаиләләренә дә зур фаҗига бульи керде. Польша җирендә Гадел Кутуй кабере, Кенигсбергта — Фатих Кәрим кабере Альп тауларында Совет Армиясе политругы Нур Баян кабере... Кышкы айлы кичләр дә бу каберләрне тулы ай яктырта һәм алар Европа дәүләтләре чигендә яңа фа шизмны уздырмаучы алыштыргысыз часовойлар кебек басып торалар. Фашизм җә залап үтергән батырлар — Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Рәхим Саттар. Хәертдин Мө җәй һәм аларның башка сугышчан иптәшләренең каберләре кайда икәнен әле кеше лек дөньясы белми. Беренче китапларын гына чыгарып өлгергән талантлы егерме яшь язучыбыз сугыш кырларында ятып калды. Әдәбиятыбызда Г. Әпсәләмов һәл С. Хәким. Г. Бәширов һәм Н. Арслан, И. Гази һәм Ш. Маннур, Н. Дәүли һәм Ә. Да выдов, Т Журавлев һәм Ш. Мөдәррис, Р Ишморат һәм Г. Насрый, X. Камал һә» 3. Мансур. А. Расих һәм 3. Нури, X. Госман һәм Г. Хуҗи, А. Шамов һәм Ә. Фәйэ» Р. Техфәтуллин һәм Ә. Маликов, Г. Паушкин һәм М. Садри, Н. Исәнбәт һәм М. Мак суд. М. Әмир һәм К. Нәҗми, Ә. Исхак һәм Я. Винецкий, М. Ногман һәм М. Хесәе! сугыш елъязмасын тудыру буенча тиешенчә тырышып эшләделәр. Тәнкыйтьче-галим нәребез Гази Кашшаф һәм Рафаэль Мостафинның Муса Җәлил һәм җәлилчеләр тор мышын җентекләп өйрәнеп язган китаплары, Шамил Рәкыйпов белән Самат Шакир ның Бөек Ватан сугышы батырларын эзләп табу буенча башкарган эшләре ихтирамг лаек. Сугыш чорындагы фронт һәм тыл батырлыгын яктыртуга урта буын әдипләр һәм шагыйрьләре Аяз Гыйләҗев һәм Ш. Галиев, Г. Афзал һәм Роберт Әхмәтҗане! Р Кутуй һәм И. Юзеев. Г. Мөхәммәтшин һәм М. Шабаев лаеклы өлеш керттеләр
СССР Язучылар союзының быел булып узган Пленумында союзның беренч секретаре Георгий Марков безнең язучыларның хәзерге шартларда тынычлык өче ни рәвешле көрәш алып баруларын хәбәр итте. Конституция проектын тикшерү бар ган көннәрдә СССР Язучылар союзыннан күренекле делегация Европа, АКШ, Кане да һәм бүтән илләр әдипләренең Софиядә булып узган Халыкара конференциясенд катнашты. Конференциянең темасы: «Язучы һәм тынычлык: Хельсинки рухы һә культура осталарының бурычы» дип билгеләнгән иде. Очрашу Болгария һәм ССС Язучылары союзларының инициативасы белән оештырылды. София форумында 15 дән артык күренекле сүз остасы катнашып, 34 ил, халыкара һәм мирти оешма ис< меннән сүз алып барды. Дискуссия вакытында төрле илләрнең язучылары әдипләрне тынычлык өчен, планета халыкларының бәхете өчен көрәштәге урыннары турынх җитди суз сөйләделәр.
Безнең Төп Законыбыз проекты азат хезмәткә гимн булып яңгырый. Туган җир< безне үзенең аңлы, намуслы хезмәте белән гөлгә әйләндергән алтын куллы кеш! ләргә мәдхия ул. Социализм — тигез хокуклы хезмәтчәннәр җәмгыяте. Социализ : гасырлар буе дәвам иткән хурлыклы күренешне — кешене кеше изү. җәберләү»- алып ташлады, кешеләргә хезмәт итәргә тулы хокук бирде. Безнең илнең кешеләр һәр яклап үсәргә, тәрәккый итәргә мөмкинлек алдылар.
Азат хезмәтнең җәмгыять байлыгы, халыкның һәм гаиләләрнең бәхетле-мул яшәү яыганагы булуын ачып бирү белән бергә, Конституция проекты безнең илдә хеэмәт- нек СССР гражданнарының беренче бурычы, вазифасы булуын әйтә.
Хакыйкать чагыштыруларда ныграк ачыла диләр.
Быел миңа чит илләргә чыгарга туры килде, һиндстанда һәм Бельгиядә булдым, һиндстан— бөек культурасы, бик борынгы культурасы булган ил. Бу бөек культураны «икарь итмәстән, аның зурлыгын таныган хәлдә, мин бер нәрсәне әйтергә тиешмен: Һиндстанда әле эшсезлек шул хәтле дә зур ки, тәүге мәртәбә бу илгә аяк басу бе- ЯМ халыкның фәкыйрьлеге бик нык күзгә ташлана. Торыр урыны булмаган, юньләп гияр киеме булмаган кешеләр урамнарда куна, туристлар, чит ил делегацияләре фтыннан төркемнәре белән ияреп, ашарга сорап килә. Хезмәт биредә вазифа бул- мган гына түгел, биредә әле күп кенә кешеләрнең хезмәткә хокукы да юк дигән сүз. Менә шуңа күрә дә безнең илгә товар җитештерә торган йөз мең эшчеле предприя- гиеләрдә без Советлар Союзына карата иң зур ихтирам сүзләре ишеттек.
Бельгиядә «капиталистик муллык». Беренче карашка бар да ал да гөл кебек: бетонлаган юллар, кирпечен кирпечкә тезеп салган йортлар.. кибетләрдә товар күп. Берничә көн шунда булып, ил белән, хезмәт кешеләре белән якыннанрак танышкач. Күңелдәге хис икегә бүленә: беренче хис — культура байлыкларын саклый белүләреме, музейларына соклану булса, икенче хис — әйбәт кенә хезмәт хакы алган (хезмәт- гә чакта) кешеләрнең дә бик тә тыйнак киенүе, ашау якларына да акчаны бик сак готулары, гомумән дә тормышка сагаеп караулары булды. Сөйләшә торгач, төп хакый- кать ачыкланды: биредә, барлык капиталистик илләрдәге кебек, хезмәт кешесе ир- кгесе көне өчен тыныч түгел, иртәгесе көненә аның ышанычы юк икән. Эшсез калдымы— ул инде бәхетсез. Ник дисәң, квартир хаклары гаять кыйбат, хәтта ярты хез- *»т хакы тора диярлек, укыган өчен, дәвалаган өчен акча түләргә — кая барма, анда акча түләргә кирәк. Бездә чит ил кешеләренең үз машиналары булуын кайбер яшьләр «авыз суларын» корытып сөйлиләр. Без Бельгия сенатындагы дәрәҗәле кеше- wp белән сөйләштек. Алар әйтә: 10 миллион кешегә 3 миллион ярым машина — jm безнең бәхетсеэлегебез, — диләр. Без. сездәге кебек, арзанлы җәмәгать тран- (Порты булдырырга тырышабыз, шуңа таба барабыз, — диләр. Бу — бик табигый, «енки безнең Татарстанның яртысы хәтле генә булган илдә шул хәтле машина саф Шаны агулый, йота, сулар сулыш калмый. Бельгиялеләр үзләре елгаларда балык Һтенләй калмаудан, елгаларның үле булуыннан зарланалар, ике атналык ялыбызны без кояшта яту, саф һавалы җирдә куэгалмый-селкенми үткәрү өчен чит илләргә «ыгабыэ, диләр. Менә шуннан соң «капиталистик муллыкның» нәрсә икәнен аңлый яшлыйсың инде! Үз илеңдәге хезмәткә хокукның нәрсә икәнен тирәнрәк төшенәсең!
Хәзергә әле сүз хезмәт хокукы һәм хезмәт вазифасы хакында барды. Хезмәтнең Безгә— язучыларга — кагылган икенче ягы да бар. Бу — әдәбиятта хезмәт кешесенең образын тудыру мәсьәләсе. Безнең Татарстаныбыз — ирекле хезмәтнең нинди могҗизаларга алып килүен раслаган иң яхшы мисал. Совет власте елларында безнең республикабыз гөрләп үскән индустриаль республикага, куәтле авыл хуҗалыгы республикасына, фән һәм сәнгать республикасына әйләнде. Табигый ки. боларның бары- Ы «дәбиятка үз таләпләрен куйды. Быел июнь аенда Мәскәүдән килгән күренекле Рус язучылары безнең эшчеләр сыйныфына багышланган, инде русча басылып чык- ИН 12 роман һәм повестебызны тикшергәннәр икән, бу республиканың йөзе совет шарында бик нык үзгәрүдән, нефтьчеләр, химиклар, машина төзүчеләр калалары усеп чыгудан туган нәрсә.
! Безнең эшче кешеләр турында язган әсәрләребез яхшы бәя алсалар да, безгә •« тынычланырга иртә. Безнең әсәрләребездә хезмәт, әхлакый һәм сәнгать катего- W»ce буларак, нинди урын алып тора — менә шуңа басым ясарга кирәк.
I Үземнең кечкенә генә тәҗрибәмнән мисал китерәм. Әле башлап язучы чагым- М У*. Дустым Фазыл Мостафин белән. «Тынгысыз йөрәк» исемле пьеса язган идек, рканы Татар дәүләт академия театрында куйдылар һәм ул, нефтьчеләр турындагы Крема. дөбер-шатыр килеп, сәхнәдән җимерелеп төште. Бу минем өчен дә, дустым Һ»Н до бик рәнҗешле хәл булды, башта без гаепне режиссерларга, актерларга сыл- ИДЫк. тик соңыннан гына гаеп үзебездә икәнне аңладык: без нефтьче кешенең дра- Мсын күрсәтмәкче идек, аның урынына нефть чыгаручы техниканы күрсәткәнбез.
Техника кешене каплап киткән. Пьесада тимер бик күбәйгән. Табигыйдер ки, тиме| салкын нәрсә, шатлана һәм кайгыра белми, яратуны исә белми дә белми инде —ди мәк, тамашачының күңелен җылыта алмый.
Мин производство әсәрләрендә һәм гомумән барча әсәрләрдә дә төп урынд! кеше булырга тиешлегенә шул чагында бик нык ышандым, әмма техник процессла) фон гына булырга тиешле дигән уйдан ерак торам. Ә бу хәзер бик тә таралган фи кер. Производство процессы, ягъни хезмәт поэзиясе, әсәрнең үзәгендә булырга ти еш, тик шуны истә тотарга кирәк: әсәрдә ике үзәк барлыкка килмәсен. Әгәр aeroj кешене һәм аның эшен бердәм итеп күрсәтә алса гына, эштә хезмәт кешесенең ха рактеры ачылса, бүтәннәргә мөнәсәбәтләре, язмышы билгеләнсә генә, роман, повест| яки пьеса ота, укучының һәм тамашачының күңелен яулап ала. «Синең замандашың! фильмында, яки Игнатий Дворецкийның «Чит кеше» пьесасында эш нәкъ шулай тора Дөрес, аларда станоклар гөрләми, мартен мичләре янмый, техника шулай да бар Бу очракта техника — производствоны оештыру мәсьәләсе. Әмма шул саф техно логи я булып күренгән нәрсә психологик-әхлакый проблема да булып китә. Леони< Ильич Брежневның Май пленумында ясаган докладында һәм Конституция проектында акыл хезмәте белән, физик хезмәт арасындагы чикләр бетә баруы, бу хезмәтләрнең көннән-көн тигезләшүе турында сүз әйтелә. Ә болар — безнең өчен, ягъни язучылар өчен, бик тә уйландыра торган, безнең хезмәтебезгә зур җаваплылык өеп торган билгеләмәләр.
Конституция проектының кереш өлешендә шәхесләр үсүе өчен безнең илдә зур мөмкинлекләр ачылуы, хезмәт кешеләренең югары аңлылыгы, патриотлар һәм интер-националистлар булып җитешүе әйтелә. Без моның шаһитлары. Илебезнең теләсе кайсы тарафында гөрләп күтәрелгән бөек төзелешләр — Кама автомобиль гиганты, Чебоксар трактор заводы. Байкал-Амур магистрале һәм аларда чыныгып, тәрбияләнеп үскән яшь буын, шуларга өстәлгән өлкәннәр — Стахановлар, Мирсәет Ардуанов- лар, Чкаловлар тәҗрибәсе безне, язучы-әдипләрне, илебез ирешкәннәрне гомумиләштерергә, социализм җәмгыятендә туып-үскән яңа кеше характерын зур итеп колачлы итеп ачып бирергә өнди, дәвер документы булган СССР Конституциясе проекты һәм аны тикшерүдә катнашкан меңнәр, йөз меңнәр фикере яңа әсәрләр язарга рухландыра.
ЯКЛЫЙБЫЗ, ХУПЛЫЙБЫЗ!
«Язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында ачык партҗыелыш була. Көн тәртибендә — СССР Конституциясе проектын өйрәнү, аның турында фикер алышу»- Мат бугат йортының фойесына эленгән шушы белдерүне укып, җыелышка коммунистлар гына түгел, партиясез язучылар да килде. Чөнки сүз дәүләткүлам әһәмиятле, бөте1. халык тормышына кагылышлы документ — Төп Закон турында барачак.
СССР Конституциясе проекты хакында докладны әдипләр зур кызыксыну белә: тыңлады. Аны Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов сөй ләде. Докладчының сүзләре икеләтә тәэсирле, чөнки ул — СССР Верховный Совет» депутаты да. Совет иле парламентының Конституция проектын бөтенхалык тикшерүе., нә чыгарырга карар иткән сессиясендә үзе катнашкан, шуны яклап, Татарстанны меңләгән сайлаучылары исеменнән тавыш биргән вәкил.
Төп Законыбызның яңа проекты турындагы докладны тыңлаган минутларда хыя көче, күңел күзе белән тарихи үткәннәргә карыйсың. Илебез узган юллар, халкыбы. яулаган үрләр күренә.
Юлыбызның башы — 1917 елда.
Юл башында — «Аврора» залпы, Ленин кул куйган беренче Декретлар.
Шуннан соңгы 60 ел эчендә Совет дәүләте ирешкән җиңүләр — гасырлар к< занышына тиң. Бүгенге көннең кояшлы биеклекләреннән инде тарих булып калга күп нәрсәне барлый алабыз.
Ил кырларында гражданнар сугышы... Ашлык, тимер, күмер өчен көрәш... Ко) хозлашу... Беренче бишьеллыклар... Совет дәүләтенең беренче Төп Законы— Бөе
Сатан сугышы һәм кырык бишенче ел язында Кызыл мәйданда Җиңү парады... Орбитада беренче спутник!.. Космоста — Юрий Гагарин!... Гигант КамАЗлар һәм БАМ- нар—
Конституциябезнең яңа проектында болар санап чыгылмаган, әлбәттә. Ләкин анда халкыбыз узган тарихи юл. Совет дәүләтенең һәм экономик, һәм политик, һәм социаль казанышлары фәлсәфи һәм юридик категорияләрдә беркетелгән. Яңа Конституция зур тарихи үзгәрешләрнең, җәмгыятебездәге революцион яңарышларның җимеше буларак туа.
Проектта социалистик дәүләтебез хәл итәргә тиешле тарихи бурычлар билгеләнә. Шунысы әһәмиятле, анда илнең материаль һәм социаль үсеш перспективаларын күздә тоту белән беррәттән, яңа кеше тәрбияләү проблемасы да нигез итеп куела. Конституциянең һәр сәхифәсе совет гражданнары, аларның хокуклары турында кай- гыртучанлык белән сугарылган. Бу — Совет Конституциясенең демократик асылын билгели торган бик үзенчәлекле күренеш.
Фикер алышуларда беренче булып сүз алган күренекле язучы, Г. Тукай бүләге лауреаты Фатих Хөсни, бик дулкынланып һәм илһамланып, шул хакта сөйләде.
— Яңа Конституциябез проекты җирдә коммунизм төзүче бөек кеше — Совет кешесе турында кайгырту җәһәтеннән гаҗәеп дәрәҗәдә гуманлы, кешелекле, гаҗәеп дәрәҗәдә игелекле, — диде ул. — Барыннан да элек. Проект бик әтрафлы. Партия аның битләрендә җәмгыять һәм шәхес тормышының барлык якларын колачлый. Бу тарихи документта илебезнең эчке хәле дә, тышкы политикасы да чагыла. /Лин аны укыганда кат-кат уйландым: дәүләтебезнең эчке бердәмлеге какшамаслык, куәте искиткеч зур бит! Дөньякүләм абруе искиткеч олы! Төп Законыбыз проекты күңелдә шушындый горурлык трйгысы уята. Булачак Конституциябезнең һәр статьясы, һәр юлы хезмәт халкының тормышы хакында тирән кайгырту хисе белән язылган, Ул, әлбәттә, дәүләт мәнфәгатьләрен күз уңында тота, социалистик җәмгыятебезне тагын да үстерүнең юлларын билгели. Куандыра бу безне, шатландыра. Гражданин язмышын, шәхесне тәрбияләү мәсьәләсен киң демократик нигезгә куя безнең яңа Конституция. Җитлеккән социализм шартларында кешенең гармонияле үсеше өчен кирәкле мөмкинлекләрне гарантияли. Гаҗәеп зур нәрсә бу! Шушы җәһәттән безнең яңа Конституция проекты бик тә кешелекле, бик тә гуманлы.
Фатих Хөсни яшьләрчә дәртләнеп сөйли. Язучы күңеле әсәрләнмәслек тә түгел шул. Төп Законыбыз проекты хәзерге социалистик җәмгыятьтә яшәүче кешеләрнең политик, иҗтимагый һәм социаль үсешен чагылдырып кына калмый, киләчәк буынны тәрбияләү юлларын да яктырта. Проектта, мәсәлән, күп милләтле совет дәүләте гражданнарына — СССР халыкларының һәркайсына туган телдә уку, белем алу мөмкинлеге тәэмин ителә. Бу бит Ленин рухы, Ленин идеяләренең дәвамы.
Тоибунада «Азат хатын» журналының баш редакторы Венера Ихсанова. Ул үзенең чыгышын «Ватан турында җыр»ны искә алудан башлады:
— НәкЬ җырда әйтелгәнчә, -дөньяда илләр күп. җирләр күп». Законнар да күл терле. Капитал илләренең берсендә ул законнар хатын-кызны сайлау хокукыннан мәхрүм итә, икенчесендә эш хакын азрак түләүне күздә тота... Шуларны уйлаганда, трибун шагыйрь Маяковскийның горур сүзләрен кабатлыйсы килә: «Укыгыз, көнләшегез, Советлар Союзы гражданы мин1. »
Әйе, совет хатын-кызларының горурланырлыгы бар. Ленин имзасы куелган беренче совет Декретлары ук «чәче озын, акылы кыска» дип кимсетелгәннәргә ирләр белән тигез хокуклар бирде. Ул хокуклар миллионлаган хатын-кызларга хезмәт юлын ачты, балаларны сау-сәламәт итеп үстерү мөмкинлеге тудырды. «Әгәр дә социалистик переворотка хезмәт иясе хатын-кызларның гаять зур өлеше җитәрлек тартылмаса. социалистик переворотның булуы мөмкин түгел», дигән иде В. И. Ленин. Совет дәүләте хатын-кызны нәкъ менә шушы переворот өчен көрәшкә, хезмәт мәйданына чыгарды. Хатын-кызларның гражданлык тойгысы үсте, алар илебездә социализм төзү эшенә зур өлеш керттеләр. Моны безнең бүгенге тормышыбызда да күрергә мөмкин. Республикабызда 26 хатын-кыз — Социалистик Хезмәт Геройлары. Орденнар, медальләр белән бүләкләнгән уңганнарыбыз меңнәрчә.
Хезмәт хокукы — хатын-кызга куаныч та. бәхет тә ул! Белгечләр арасында ха- I тын-кыэларның күплеге ягыннан СССР дөньяда беренче урында тора. Илебездәге
югары һәм махсус урта белемле белгечләрнең 59 проценты хатын-кызлар. Укытучылар арасында алар 70 процент. Ленин фикеренең хаклыгын тормыш шулай раслый. Республикабызда хатын-кызлардан министр да, райком секретаре да, колхоз җитәкчесе дә, язучылар, шагыйрьләр дә, авыл советы председательләре дә бар. Ә депутатлар күпме! Хатын-кызларга шундый хокуклар һәм вәкаләтләр биргән дәүләтләр дөньяда күп түгел.
Конституция проектында гаиләнең җәмгыятьтәге роленә дә зур игътибар бирелә. Гаилә татулыгы — ир белән хатынның җан тынычлыгы гына түгел, җәмәгатьчелек өчен дә кыйммәтле нәрсә, һәр гаилә — үзенә бер дөнья. Бу "микродөньяда» каләм осталарыбыз өйрәнерлек һәм гыйбрәк-сабак итеп язарлык нәрсәләр куп. Гаилә ныклыгы, гаилә бәхетенең зурлыгын, социаль әһәмиятен ачып биргән әдәби әсәрләр көтә укучы. Конституция проектына әдипләребезнең җавабы шуның белән дә белдерелсен...
Тукай бүләге лауреаты, прозаик һәм драматург Мирсәй Әмир, Конституция проектын яклап, болай диде:
— Төп Закон — дәүләтебезнең нигез ташы. Проект тирәнтен уйланып, җәмгыятебез узган юлны марксистик-ленинчыл нигездә анализлап язылган. Без аны чын күңелдән яклыйбыз, һәр язучы яңа Төп Законны тормышка ашыру өчен көрәшче булыр дип ышанам. Бу — безнең намус эшебез, безнең тарихи миссиябез...
Табигатьне саклау, аның байлыкларын ишәйтү — хәзерге заманның иң җитди проблемаларыннан берсе. Бу мәсьәлә СССР Конституциясе проектында да яктыртыла. Язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин Төп Законга шул хактагы статьяның кертелүен бик урынлы дип санавын белдерде, шушы проблемага карата фикерләрен уртаклашты, тәкъдимнәрен әйтте.
— Конституция проектында совет гражданнарының иҗади көчләрен, сәләтләрен ачарга, шәхеснең гармонияле үсешен тәэмин итәргә дигән изге бурыч куела, — диде шагыйрь һәм прозаик Нәби Дәүли. — Бу бурычны үтәүдә әдәбият һәм сәнгать бик зур урын тотачак. Чын сәнгать әсәре — халык хәзинәсе ул. Шушындый әсәрләр иҗат итүче талантларыбызның кадерен белик. Төп Закон проекты һәр гражданинның кадерен белергә куша. Халык белән киңәшеп эшләргә куша.
— Ә мин бүгенге тормышыбызның кадерен белик димәкче булам.— Өлкән язучы Госман Бакиров сүзен шулай башлады. — Хәзерге көннәрне ерак үткәннәр белән чагыштырып утырдым да исләрем китте: чагыштырмаслык алга киттек бит, иптәшләр! Конституция проекты тормышыбызның матурлыгын сакларга, аны ишәйтергә дә өнди. Мин дәүләтебезнең Төп Законы проектын чын күңелдән яклыйм.
Язучылар партоешмасының ачык җыелышы бертавыштан карар кабул итте: илебез Конституциясе проектын бердәм яклыйбыз һәм хуплыйбыз!
Михаил Шолохов,
рус язучысы. Социалистик Хезмәт Герое. СССР Верховный Советы депутаты.
ДҮРТЕНЧЕ БАСКЫЧ
Проектын бөтен халык тикшерә торган яңа Совет Конституциясе минем буын кешеләре өчен — сан ягыннан караганда — дүртенче конституция. Ил үсешенең дүрт тарихи баскычы — минем биографиямнең дә баскычлары.
Безнең беренче Конституциябез 1918 елны кабул ителде. Минем тормышымдагы кискен борылыш шул елга туры килә. Аңарчы мин гимназиядә укый идем, әмма илдә башланган гражданнар сугышы укуымны бүлдерде. 1918 елны, миңа әле унөч кенә яшь булса да, эшли башларга туры килде.
Продработник булдым. Донны 1922 елга чаклы җәфалап яшәгән бандаларны куып йердем, бандалар безне эзәрлекләде. Тормыш үз дигәненчә барды. Төрле кыен хәлләрдә калырга туры килде. Бәлки без ул чагында ныклап уйлап та җиткермәгәнбездер, әмма шулай килеп чыга, без дә ул чакта чамадан тыш яшь илебезнең төп хокукы — яшәү хокукы өчен көрәшкәнбез.
Минем биографиям хезмәткә гарантияләнгән хокук алуымны раслый. Мәскәүнең Кече Бронная урамында, хезмәт биржасында егерменче елларда эшсезләр белән чират торганым хәтеремдә. Эш ягыннан бәхетсез булмадым мин: йөк төяүче, йөк бушатучы, гади эшче, ташчы итеп куйдылар, хәтта бер йорт идарәсендә эш башкаручы булып та эшләдем... фһлар узды. Егерменче еллар ахырында газеталардан эшсезләр бетүе, хезмәт биржалары ябылуы турында укып сөендем.
Миңа ничектер шулай бер мәлне Америка публицисты Роберт Уилтонның «Россия үлем түшәгендә» дигән китабы эләкте. Исемдә, ул китап 1919 елны чыккан иде. Автор бик хәтәр селтәнә анда экономик яктан караганда, аның уенча, совет режимының яши алуы мөмкин түгел, политик яктан караганда, бу — абсурд. СССР Конституциясенең яңа проектын укыганда мин шул сүзләрне исемә төшердем. Америка күрәзәчесен тарих әйләндереп ыргытты. Яңа Конституция проекты без ирешкән шундый да зур уңышларны теркидер ки, аларны хәтта язучы хыялы да башына сыйдырып бетерә алмый. Эш ирешелгәннәрдә генә дә түгел, эш перспективада. Ә ул перспектива — Конституциядә бик гади, бик тормышчан итеп сыйныфсыз җәмгыять, коммунизм җәмгыяте төзү дип язылган.
Безнең дүрт Конституциябез дә бер орлыктан — гаделлеккә һәм тынычлыкка омтылудан үсеп чыгалар. Шулар хакына социализм төзү өчен кирәкле, чамадан тыш авыр, сөялле, ә сугыш елларында кан коюлы алтмыш ел узылды. Октябрь революциясенең практик тәҗрибәсе, гуманизмы, пафосы һәм күркәмлеге әнә шунда.
Конституция проектының яңалыгы — ул барыннан да бигрәк социалистик демократиянең, авыр көрәшләрдә без фашизмнан саклап алып калган демократиянең киңәюе һәм тирәнәюе
Сугыш минем буын кешеләренең язмышына ачы фаҗигасе белән килеп керде. Фронт вакыйгалары, тоталь сугыш күренешләре минем күңелемдә җуелмас эз калдырып киттеләр. Мин җитмеш яшьлек әниемне югалттым, ул безнең станицаны — бернинди стратегик әһәмияте булмаган тыныч станицаны — бомбага тотканда һәлак булды. Минем йортым, китапханәм миналардан янды. Мин әллә ни хәтле дусларымны югалттым. Бу минем шәхси бәхетсеэлегем, шәхси кайгым гына түгел — шәхси бәхетсеэлекләрдән, шәхси кайгылардан халык кайгысы, гомуми бәхетсезлек җыела, ул фаҗигане кешеләргә сугыш китерә.
Шуңа күрә мин тагын бер мәртәбә, нык ышанып әйтәм. Конституция проекты миңа да турыдан-туры кагыла. Өлешчә алганда, ленинчыл тынычлык политикасын Конституция белән раслау, халыкара мөнәсәбәтләрдән сугышны алып ташлауны закон белән беркетү, халыкларның иминлеген саклау, төрле социаль стройдагы дәүләтләрнең үзара хезмәттәшлеген киңәйтү, үстерү. Болар миңа кеше буларак та. язучы буларак та турыдан-туры кагыла. Әйе. төрле илләрдә яшәгән язучыларның дөньяга карашлары төрлечә булуы мөмкин, безне бер нәрсә: кешелеккә файдалы булырга, имин-лекне сакларга омтылу берләштерергә тиеш
Игътибар итегез: Конституция проектында социаль үсеш һәм культура дәүләт кайгырткан өлкәләрнең беренчеләре урынына’куелган. Шунлыктан язучы хезмәтенең әһәмияте һәм җаваплылыгы бермә-бер арта.
Совет иленең бүгенге көне — бәхетле көн. Әмма без -бәхетле тормыш» дип әйткән чакта «җиңел тормыш» дигәнне күз алдында тотмыйбыз. Эшлисе эшләр күп әле. Җиңәсе кыенлыклар җитәрлек. Нәкъ менә шундый актив, иҗади тормыш өчен көрәшеп, җәфа чигеп һәлак булалар минем китапларымның геройлары. Язмышлары катлаулы аларның. Минем уемча, тормыш дөреслеген бер читкә куеп, чынбарлыкны бизәп күрсәткән язучы — яхшы язучы була алмый.
(АПН|.